- Lea el próximo trabajo literario para 10er grado
- Ярлы тормыш
🕙 2-minuto de lectura
Тавариф-Эз-Заман
El número total de palabras es 289
El número total de palabras únicas es 247
42.0 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
52.8 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
58.8 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
БАШТАН ҮТКӘННӘРНЕ СӨЙЛӘҮЧЕ БУЛЕК
Лаек җаннар ишетсен моны бар да:
Кичердем күп кыенлык мин җиһанда.
Сарыф иттем егетлек дәверемне,
Алыйм күбрәк, диеп, дини белемне.
Мөселман илләренә илтте юллар,
Төшеп калды кулымнан күпме еллар.
Күп булдым галим затлар арасында,
Ядка алдым сүзләрен аларның да.
Чумып диңгезгә, күп әнҗеләр алдым,
Гамәл өчен барсын күңелгә салдым.
Җимеш җыйдым гыйлемлек бакчасыннан,
Зурын сайлап аларның арасыннан.
Мөһимнәрен кешеләргә өләштем,
Зур өстенлеккә бу эштә ирештем.
Гыйлем юлында йөреп артты нурым,
Наданлыкка үземнең бетте урын.
Бозыклыкка ният булмады миндә,
Гомер чиктем олылар хезмәтендә.
Юмартлык диңгезеннән тамчы йоттым,
Комарлык! күрсәтеп, күп энҗе оттым.
Шушы максат белән күп илдә булдым,
Бу елларда сәяхәт шактый кылдым.
Юллар мине сусыз чүлләргә илтте,
Кызудан тән үләрлек хәлгә җитте.
Ничә төрле хәтәрләр килде башка,
Качып китеп сыгындым тауга-ташка.
Җәфа чиктерде очрап юлбасарлар,
Кылыч белән яралар салды алар.
Далага аттылар, бәйләп кулымны,
Юлбасарча кылып төрле золымны.
Начар дуслар кулыннан җәфа чиктем,
Күземнән канлы яшьләр күпме түктем.
Җәбер күрдем гүзәл алдакчылардан,
Золым курдем кораллы сакчылардан.
Кичердем кимсетүләр көнчеләрдән,
Алар кылды хыянәт миңа һәрдәм!.
Тыйнак кына үтенеп авыз ачтым,
Сабыр җамыннан ачы сулар эчтем.
Мәгариф әһле хөрмәт итте бик куп,
Наданнар хурлады, кимсетте бик күп.
Бәхәсләр мәҗлесенә еш юлыктым,
Бәхәсләшеп отылдым яки оттым.
Бу дөнья әһле - солтан һәм дә ханнар —
Миңа ул чакта бирде зур урыннар.
Әшен сәнгатыгәге аур осталарнын,
Күреп һәм дус булып, күп ләззәт алдым.
Күпме гауга, газаплар баштан ашты,
Ашарга бетте икмәк, карным ачты.
Сусап кайчак, үләрлек хәлдә калдым,
Зәгыйфьләнеп танем, туфракка аудым.
Өемдә булды кайчак мул сый-хөрмәт,
Ничәләр билне баглап итте хезмәт.
Шулай аһ-зар белән бу гомрем үтте,
Сәяхәттә йөрү ахрына җитте.
Кичәрмен бу җиһаннан, йорт италмый,
Кешеләр күк исем-данга җиталмый.
Шуңа мәҗнүн дигән исем күтәрдем,
Гадел хөкмен чыгарсын үзе Тәңрем...
...Сәяхәттә егетлек дәүрем үтте,
Ватанга кире кайту вакты җитте...
Лаек җаннар ишетсен моны бар да:
Кичердем күп кыенлык мин җиһанда.
Сарыф иттем егетлек дәверемне,
Алыйм күбрәк, диеп, дини белемне.
Мөселман илләренә илтте юллар,
Төшеп калды кулымнан күпме еллар.
Күп булдым галим затлар арасында,
Ядка алдым сүзләрен аларның да.
Чумып диңгезгә, күп әнҗеләр алдым,
Гамәл өчен барсын күңелгә салдым.
Җимеш җыйдым гыйлемлек бакчасыннан,
Зурын сайлап аларның арасыннан.
Мөһимнәрен кешеләргә өләштем,
Зур өстенлеккә бу эштә ирештем.
Гыйлем юлында йөреп артты нурым,
Наданлыкка үземнең бетте урын.
Бозыклыкка ният булмады миндә,
Гомер чиктем олылар хезмәтендә.
Юмартлык диңгезеннән тамчы йоттым,
Комарлык! күрсәтеп, күп энҗе оттым.
Шушы максат белән күп илдә булдым,
Бу елларда сәяхәт шактый кылдым.
Юллар мине сусыз чүлләргә илтте,
Кызудан тән үләрлек хәлгә җитте.
Ничә төрле хәтәрләр килде башка,
Качып китеп сыгындым тауга-ташка.
Җәфа чиктерде очрап юлбасарлар,
Кылыч белән яралар салды алар.
Далага аттылар, бәйләп кулымны,
Юлбасарча кылып төрле золымны.
Начар дуслар кулыннан җәфа чиктем,
Күземнән канлы яшьләр күпме түктем.
Җәбер күрдем гүзәл алдакчылардан,
Золым курдем кораллы сакчылардан.
Кичердем кимсетүләр көнчеләрдән,
Алар кылды хыянәт миңа һәрдәм!.
Тыйнак кына үтенеп авыз ачтым,
Сабыр җамыннан ачы сулар эчтем.
Мәгариф әһле хөрмәт итте бик куп,
Наданнар хурлады, кимсетте бик күп.
Бәхәсләр мәҗлесенә еш юлыктым,
Бәхәсләшеп отылдым яки оттым.
Бу дөнья әһле - солтан һәм дә ханнар —
Миңа ул чакта бирде зур урыннар.
Әшен сәнгатыгәге аур осталарнын,
Күреп һәм дус булып, күп ләззәт алдым.
Күпме гауга, газаплар баштан ашты,
Ашарга бетте икмәк, карным ачты.
Сусап кайчак, үләрлек хәлдә калдым,
Зәгыйфьләнеп танем, туфракка аудым.
Өемдә булды кайчак мул сый-хөрмәт,
Ничәләр билне баглап итте хезмәт.
Шулай аһ-зар белән бу гомрем үтте,
Сәяхәттә йөрү ахрына җитте.
Кичәрмен бу җиһаннан, йорт италмый,
Кешеләр күк исем-данга җиталмый.
Шуңа мәҗнүн дигән исем күтәрдем,
Гадел хөкмен чыгарсын үзе Тәңрем...
...Сәяхәттә егетлек дәүрем үтте,
Ватанга кире кайту вакты җитте...
Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.
- Lea el próximo trabajo literario para 10er grado
- Ярлы тормыш