- Lea el próximo trabajo literario para 11.° grado
- Төнге Тамчылар (Кыскартып алынды)
🕙 7-minuto de lectura
Татарларым!..
El número total de palabras es 917
El número total de palabras únicas es 521
40.6 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
49.3 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
54.6 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Оран-поэма
Сезгә дәшәм, газиз татарларым,
Алтыннарым минем, талантларым!
Татарларым, сезне мактый-мактый
Карлыгыплар бетә тамакларым...
Татарларым — алыпсатарларым,
Татарларым — укымышлыларым,
Татарларым — бал кортлары кебек,
Әш атлары кебек тырышларым.
Татарларым минем, тапкырларым,
Чакматашлар кебек чыдамнарым!
Кемнәр соң әле без? Күпме соң без?
Мин очына әле чыгалмадым...
Күпме санасаң да, актарсаң да
Татарымның милли катламнарын,
Санап кына бетерерлек түгел
Бу дөньяның бөтен татарларын.
Күпме кавем бергә береккәнбез,
Бөтен дөньясына танылганбыз! -
Тарих дигән биек йолдызлыкта
Бөек татар булып кабынганбыз!..
***
И борынгы күчмә татарларым,
Төрлеләрдән-төрле төркиләрем.
Тыңлыйм да мин елыйм татарымның
Төркиләрдән килгән җыр-көйләрен...
Уклы чорлар, туплы чорлар кичкән,
Утлы чорлар кичкән татарларым,
Евразия далалары буйлап
Бүгенгегә күчкән татарларым!
Скиф та без, татар-монгол да без,
Сармат та без, угыз, хәзәр дә без.
Кемнәр генә булыр идек хәзер,
Бер ырулы булсак әгәр дә без?!
Без кыпчакларның да, сөннәрнең дә,
Без нугайларның да дәвамнары:
Шул чорлардан килә татарларның
Патшалары һәм дә гавамнары...
Болгарлардан, Алтын Урдалардан,
Ханлыклардан калган татарларым;
Заманында Париҗларны алган,
Берлиннарны алган татарларым!
Бу тарихта күпме җимерелгән
Патшалыклар, илләр, каганатлар...
Ә халыклар калган... Чаба һаман
Шул чорлардан безгә калган атлар...
Үзгәрешләр һәм әверелешләр...
Мең төрлегә тарих әверелә.
Теләсәк тә, хәзер кайтып булмас
Бабайларның бөек дәверенә.
***
Безне алда ниләр генә көтә?! —
Белә алмабыз шул, теләсәк тә...
Без яшибез бүген! Татар килеш
Без яшәргә тиеш киләчәктә!
Татар юлы ул— гасырлар юлы,
Татар юлы озын һәм катлаулы.
Татар юлы такыр булмаса да,
Ул мең тапкыр изге һәм мактаулы!
Ул юлларга геллар сибелмәгән,
Без үзебез сибик ул гөлләрне.
Татар юлы киләчәккә бара,
Без күрербез микән ул көннәрне?..
Кем генә юк татар арасында?!
Нинди уйлар татар баласында?
Татар юлын кемнәр ярып барыр?
Кемнәр калыр татар арбасында?
Безнең башка барыр юлыбыз юк...
КОлыбыздан язмыйк, татарларым!
Ходай безгә шушы юлны язган,
Юлдан язу — язык, татарларым!..
Мең сынаган язмыш, мең санаган
Мең алтынга торыр татарларын!
Бөек халык кына ерып бара
Гасырларның тарих кантарларын...
***
Сугышта да, тыныч тормъшта да
Батырлыклар кылган татарларым;
Башка дәүләтләрнең мәртәбәле
ПТәхесләре булган татарларым!
Тик яшәмик башка милләтләрнең
Хезмәтчеләре һәм колы булып!
Яшик әле үз милләтебезнең
Газиз кызы, газиз улы булып!
Башкаларга хезмәт итү ярый,
Онытмасаң әгәр үз-үзеңне,
Онытмасаң әгәр үз халкыңны,
Югалтмасаң әгәр үз йөзеңне...
Сезне кайчак мин аңлый да алмыйм,
Серледән дә серле татарларым!
Затлыдан да затлы, асылдан да асыл,
Төрледән дә төрле татарларым...
Заманында урыс патшасына
Барып башын орган татарларым,
Татарлыкларын бик күптән инде
Хәтерләми торган татарларым,
Сездә дә бит ага татар каны,
Сез дә безнең татар кавеменнән...
Ах, тарихта күпме татарыбыз
Башка халыкларга әверелгән?!
Исемнәрен татар тарихына
Алтын белән язган татарларым;
Иманыннан һәм диненнән язган,
Һәм теленнән язган татарларым...
Сез дә безнең үзебезнең татар,
Динсезләрем, туган телсезләрем...
Кемнәр генә булсагыз да, сезгә,
Сезгә генә минем гөл-сүзләрем...
***
Бәхет әзләп, дөнья читләренә
Барып чыккан сәйяр татарларым.
Кая гына барып егылса да
Торып баскан гаярь татарларым!
Теләгәннәр күрер: бер күз салсаң,
Бер борылып баксаң үткәннәргә,
Татар фәкать игелеккә дәшкән,
Гыйлем нуры чәчкән бүтәннәргә.
Кылыч тотып түгел, китап тотып
Килгән безнең татар күршесенә...
Кайда да бер колит һәм бер караш,
Кайда да әти — татар кешесенә.
Татар булган җирдә хәтәр дә бар!
Татар шулай, әйдә, хәтәр булсын!
Без хәтерсез түгел, татарларым!
Татар барда һәрчак хәтер булсын!
Онытмагыз татарлыгыгызны,
Иң түрдәге түрә татарларым, —
Ходай бит ул барысын да белә,
Барысын да күрә, татарларым!
Милләтне дә сез тотарга тиеш,
Дөнья тоткан и бай татарларым!
Күрмәмешкә салышмагыз, зинһар,
Бу дөньяның гидай татарларын...
***
И җир тоткан башкорт татарларым,
И эш тоткан мишәр татарларым,
Керәшен һәм типтәр татарларым, —
Сездән башка нишләр татарларым?!
Ярымтатар-ярымтөрекләрем,
Ярымтатар-ярымүзбәкләрем,
Сезне уйлыйм, сезне уйлаганда
Өзгәләнә җаным, үзәкләрем!
Бәгырьләрне телә Кырымдагы
Туганнарым — кардәш татарларым:
Үзе диңгез булыр иде анда
Татар түккән кан-яшь, татарларым...
Казахлашып, кыргызлашып беткән,
Поляклашып беткән татарларым:
Башкаларга, башка халыкларга
Яраклашып беткән татарларым...
Татарлыкка күчкән, татар телен
Су шикелле эчкән чувашларым,
Татар телле ар һәм мариларым —
Бергә гомер кичкән юлдашларым...
Сез исәнме әле, якташларым —
Башкортстандагы татарларым.
Мин бит беләм анда миллионнан,
Миллионнан артык татар барын!..
Башкорт булып йөргән татарларым,
Татар белән катнаш башкортларым;
Татардан да, башкорттан да киткән,
Урыслапып беткән манкортларым...
Урыслашып бетмисезме әле
Сез дә, Урал, Себер татарларым,
Әстерхан һәм Иҗау татарларым,
Ниҗгар, Самар, Сембер татарларым?
Сез татармы әле, Кытай белән
Казах җирендәге татарларым,
Мордва һәм Чуваш илендәге,
Мари Илендәге татарларым?
Ырынбурның кайнар далаларын
Туган җире иткән татарларым,
Бәхет әзләп, авыллары белән
Фин иленә киткән татарларым...
Ә сез бармы әле, Бакудагы,
Балтыйк буендагы татарларым? —
Һәрчак җанымдагы, күңлемдәге,
Һәрчак уемдагы татарларым...
Сезнең хәлләр ничек, Мәскәү, Пенза,
Чиләбе һәм Барда татарларым?..
Кая карама да кая барма,
Бар да татар, бар да татарларым!
***
Без гасырлар аша халык булып,
Татар булып бергә тупланганбыз! —
Тарих тарафыннан расланганбыз,
Ходай тарафыннан хупланганбыз!
Таркалырга безнең хакыбыз юк! —
Бик тырышсалар да таратырга...
Ә таркалмас өчен, үз-үзеңне
Һәм халкыңны кирәк яратырга!
Татарлыкны күз карасы кебек
Саклыйк әле, саклыйк, татарларым!
Уз милләтен сатып кем баеган?! —
Татарлыкны сатмыйк, татарларым!
Исән әле Ватан, сез бар чакта,
Татарларым — ватанпәрвәрләрем!
Исән әле татар, сез бар чакта,
Татарларым — татарпәрвәрләрем!
Без үзебез әгәр аттырмасак,
Кем аттырыр безнең татар таңын?!
Без үзебез әгәр сакламасак,
Кемнәр саклар безнең татар җанын?!
Без үзебез әгәр күтәрмәсәк,
Кем күтәрер безнең татар данын?!
Аның өчен сез бар, татарларым!
Аның өчен без бар, татарларым!..
Син югалтма, татар, үз кыйблаңны,
Кычкырып әйт, татар, үз сүзеңне!
Якла, Ходай, якла татарыңны!
Сакла, татар, сакла үз-үзеңне!
Без бар икән, без татарлар икән,
Татар булып калыйк, татарларым!
Киләчәккә манкорт булып түгел,
Татар булып барыйк, татарларым!..
***
Күңелдәге кайбер уйларымны
Әйтми калалмадым, татарларым!
ПТупты сузләрдән дә үтемлерәк
Сүзләр табалмадым, татарларым!
Мин табар да идем, барысын да
Әйтеп кенә булмый, татарларым!
Хәер, әйтеп кенә, артыгыздан
Әтеп кенә булмый, татарларым...
Әйтеп кенә булмый, сез үзегез
Ни әйтәсен аңлап торасыздыр;
Анласагыз, мыек борасыздыр,
Я булмаса тамак кырасыздыр...
Халкыбызның киләчәген уйлыйк,
Кабатламыйк тарих хаталарын!..
Мин сүземне әйттем! Язмышыбыз
Үзебездән тора, татарларым!
Газиз та-тар-ла-рым!
Сезгә дәшәм, газиз татарларым,
Алтыннарым минем, талантларым!
Татарларым, сезне мактый-мактый
Карлыгыплар бетә тамакларым...
Татарларым — алыпсатарларым,
Татарларым — укымышлыларым,
Татарларым — бал кортлары кебек,
Әш атлары кебек тырышларым.
Татарларым минем, тапкырларым,
Чакматашлар кебек чыдамнарым!
Кемнәр соң әле без? Күпме соң без?
Мин очына әле чыгалмадым...
Күпме санасаң да, актарсаң да
Татарымның милли катламнарын,
Санап кына бетерерлек түгел
Бу дөньяның бөтен татарларын.
Күпме кавем бергә береккәнбез,
Бөтен дөньясына танылганбыз! -
Тарих дигән биек йолдызлыкта
Бөек татар булып кабынганбыз!..
***
И борынгы күчмә татарларым,
Төрлеләрдән-төрле төркиләрем.
Тыңлыйм да мин елыйм татарымның
Төркиләрдән килгән җыр-көйләрен...
Уклы чорлар, туплы чорлар кичкән,
Утлы чорлар кичкән татарларым,
Евразия далалары буйлап
Бүгенгегә күчкән татарларым!
Скиф та без, татар-монгол да без,
Сармат та без, угыз, хәзәр дә без.
Кемнәр генә булыр идек хәзер,
Бер ырулы булсак әгәр дә без?!
Без кыпчакларның да, сөннәрнең дә,
Без нугайларның да дәвамнары:
Шул чорлардан килә татарларның
Патшалары һәм дә гавамнары...
Болгарлардан, Алтын Урдалардан,
Ханлыклардан калган татарларым;
Заманында Париҗларны алган,
Берлиннарны алган татарларым!
Бу тарихта күпме җимерелгән
Патшалыклар, илләр, каганатлар...
Ә халыклар калган... Чаба һаман
Шул чорлардан безгә калган атлар...
Үзгәрешләр һәм әверелешләр...
Мең төрлегә тарих әверелә.
Теләсәк тә, хәзер кайтып булмас
Бабайларның бөек дәверенә.
***
Безне алда ниләр генә көтә?! —
Белә алмабыз шул, теләсәк тә...
Без яшибез бүген! Татар килеш
Без яшәргә тиеш киләчәктә!
Татар юлы ул— гасырлар юлы,
Татар юлы озын һәм катлаулы.
Татар юлы такыр булмаса да,
Ул мең тапкыр изге һәм мактаулы!
Ул юлларга геллар сибелмәгән,
Без үзебез сибик ул гөлләрне.
Татар юлы киләчәккә бара,
Без күрербез микән ул көннәрне?..
Кем генә юк татар арасында?!
Нинди уйлар татар баласында?
Татар юлын кемнәр ярып барыр?
Кемнәр калыр татар арбасында?
Безнең башка барыр юлыбыз юк...
КОлыбыздан язмыйк, татарларым!
Ходай безгә шушы юлны язган,
Юлдан язу — язык, татарларым!..
Мең сынаган язмыш, мең санаган
Мең алтынга торыр татарларын!
Бөек халык кына ерып бара
Гасырларның тарих кантарларын...
***
Сугышта да, тыныч тормъшта да
Батырлыклар кылган татарларым;
Башка дәүләтләрнең мәртәбәле
ПТәхесләре булган татарларым!
Тик яшәмик башка милләтләрнең
Хезмәтчеләре һәм колы булып!
Яшик әле үз милләтебезнең
Газиз кызы, газиз улы булып!
Башкаларга хезмәт итү ярый,
Онытмасаң әгәр үз-үзеңне,
Онытмасаң әгәр үз халкыңны,
Югалтмасаң әгәр үз йөзеңне...
Сезне кайчак мин аңлый да алмыйм,
Серледән дә серле татарларым!
Затлыдан да затлы, асылдан да асыл,
Төрледән дә төрле татарларым...
Заманында урыс патшасына
Барып башын орган татарларым,
Татарлыкларын бик күптән инде
Хәтерләми торган татарларым,
Сездә дә бит ага татар каны,
Сез дә безнең татар кавеменнән...
Ах, тарихта күпме татарыбыз
Башка халыкларга әверелгән?!
Исемнәрен татар тарихына
Алтын белән язган татарларым;
Иманыннан һәм диненнән язган,
Һәм теленнән язган татарларым...
Сез дә безнең үзебезнең татар,
Динсезләрем, туган телсезләрем...
Кемнәр генә булсагыз да, сезгә,
Сезгә генә минем гөл-сүзләрем...
***
Бәхет әзләп, дөнья читләренә
Барып чыккан сәйяр татарларым.
Кая гына барып егылса да
Торып баскан гаярь татарларым!
Теләгәннәр күрер: бер күз салсаң,
Бер борылып баксаң үткәннәргә,
Татар фәкать игелеккә дәшкән,
Гыйлем нуры чәчкән бүтәннәргә.
Кылыч тотып түгел, китап тотып
Килгән безнең татар күршесенә...
Кайда да бер колит һәм бер караш,
Кайда да әти — татар кешесенә.
Татар булган җирдә хәтәр дә бар!
Татар шулай, әйдә, хәтәр булсын!
Без хәтерсез түгел, татарларым!
Татар барда һәрчак хәтер булсын!
Онытмагыз татарлыгыгызны,
Иң түрдәге түрә татарларым, —
Ходай бит ул барысын да белә,
Барысын да күрә, татарларым!
Милләтне дә сез тотарга тиеш,
Дөнья тоткан и бай татарларым!
Күрмәмешкә салышмагыз, зинһар,
Бу дөньяның гидай татарларын...
***
И җир тоткан башкорт татарларым,
И эш тоткан мишәр татарларым,
Керәшен һәм типтәр татарларым, —
Сездән башка нишләр татарларым?!
Ярымтатар-ярымтөрекләрем,
Ярымтатар-ярымүзбәкләрем,
Сезне уйлыйм, сезне уйлаганда
Өзгәләнә җаным, үзәкләрем!
Бәгырьләрне телә Кырымдагы
Туганнарым — кардәш татарларым:
Үзе диңгез булыр иде анда
Татар түккән кан-яшь, татарларым...
Казахлашып, кыргызлашып беткән,
Поляклашып беткән татарларым:
Башкаларга, башка халыкларга
Яраклашып беткән татарларым...
Татарлыкка күчкән, татар телен
Су шикелле эчкән чувашларым,
Татар телле ар һәм мариларым —
Бергә гомер кичкән юлдашларым...
Сез исәнме әле, якташларым —
Башкортстандагы татарларым.
Мин бит беләм анда миллионнан,
Миллионнан артык татар барын!..
Башкорт булып йөргән татарларым,
Татар белән катнаш башкортларым;
Татардан да, башкорттан да киткән,
Урыслапып беткән манкортларым...
Урыслашып бетмисезме әле
Сез дә, Урал, Себер татарларым,
Әстерхан һәм Иҗау татарларым,
Ниҗгар, Самар, Сембер татарларым?
Сез татармы әле, Кытай белән
Казах җирендәге татарларым,
Мордва һәм Чуваш илендәге,
Мари Илендәге татарларым?
Ырынбурның кайнар далаларын
Туган җире иткән татарларым,
Бәхет әзләп, авыллары белән
Фин иленә киткән татарларым...
Ә сез бармы әле, Бакудагы,
Балтыйк буендагы татарларым? —
Һәрчак җанымдагы, күңлемдәге,
Һәрчак уемдагы татарларым...
Сезнең хәлләр ничек, Мәскәү, Пенза,
Чиләбе һәм Барда татарларым?..
Кая карама да кая барма,
Бар да татар, бар да татарларым!
***
Без гасырлар аша халык булып,
Татар булып бергә тупланганбыз! —
Тарих тарафыннан расланганбыз,
Ходай тарафыннан хупланганбыз!
Таркалырга безнең хакыбыз юк! —
Бик тырышсалар да таратырга...
Ә таркалмас өчен, үз-үзеңне
Һәм халкыңны кирәк яратырга!
Татарлыкны күз карасы кебек
Саклыйк әле, саклыйк, татарларым!
Уз милләтен сатып кем баеган?! —
Татарлыкны сатмыйк, татарларым!
Исән әле Ватан, сез бар чакта,
Татарларым — ватанпәрвәрләрем!
Исән әле татар, сез бар чакта,
Татарларым — татарпәрвәрләрем!
Без үзебез әгәр аттырмасак,
Кем аттырыр безнең татар таңын?!
Без үзебез әгәр сакламасак,
Кемнәр саклар безнең татар җанын?!
Без үзебез әгәр күтәрмәсәк,
Кем күтәрер безнең татар данын?!
Аның өчен сез бар, татарларым!
Аның өчен без бар, татарларым!..
Син югалтма, татар, үз кыйблаңны,
Кычкырып әйт, татар, үз сүзеңне!
Якла, Ходай, якла татарыңны!
Сакла, татар, сакла үз-үзеңне!
Без бар икән, без татарлар икән,
Татар булып калыйк, татарларым!
Киләчәккә манкорт булып түгел,
Татар булып барыйк, татарларым!..
***
Күңелдәге кайбер уйларымны
Әйтми калалмадым, татарларым!
ПТупты сузләрдән дә үтемлерәк
Сүзләр табалмадым, татарларым!
Мин табар да идем, барысын да
Әйтеп кенә булмый, татарларым!
Хәер, әйтеп кенә, артыгыздан
Әтеп кенә булмый, татарларым...
Әйтеп кенә булмый, сез үзегез
Ни әйтәсен аңлап торасыздыр;
Анласагыз, мыек борасыздыр,
Я булмаса тамак кырасыздыр...
Халкыбызның киләчәген уйлыйк,
Кабатламыйк тарих хаталарын!..
Мин сүземне әйттем! Язмышыбыз
Үзебездән тора, татарларым!
Газиз та-тар-ла-рым!
Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.
- Lea el próximo trabajo literario para 11.° grado
- Төнге Тамчылар (Кыскартып алынды)