🕙 1-minuto de lectura

Тамыр Көлләре

El número total de palabras es 97
El número total de palabras únicas es 80
38.7 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
44.9 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
52.4 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
  Бу төбәктә тайга шаулаганын
  Кемнәр, ничек искә алырлар?
  Ул шаулардан инде җилләр искән,
  Тау-тау булып яна тамырлар.
  
  Яна тамырларда алтын дастан,
  Дастаннарда — кавем тарихы,
  Тарихларда яна Җир өмете,
  Өметләрдә нәрсә? —
  Барысы!
  
  Тамырларда мәхәббәтләр яна,
  Мәхәббәттә яна җыр моңы,
  Җыр моңында яна кеше дигән
  Гали затның бөтен зурлыгы.
  
  Яна тамыр! Тамыркайлар яна!
  Күккә карап нәгърә орырлык! —
  Көлләр булып кала тамырлардан
  Мең буынга җитәр
  Бер хурлык.
  
  Үзәк өзгеч бер хатирә булыр
  Бу чорларның яман яңгыры...
  ...Язмышларга ургый-ургый дулый
  Вәхшәт туе — Тамыр Индыру.
  
  Вакыт җилләрендә тарихларны
  Карарлар да беркөн җилгәреп, -
  Офыкларны каплар кара көлләр -
  Хурлык көле — Тамыр көлләре...
Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.