🕥 34-minuto de lectura

Сихерче (Кыскартып алынды) - 2

El número total de palabras es 4471
El número total de palabras únicas es 2374
32.5 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
47.0 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
55.1 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
  — Төнлә шушы җирдән узарга зерә дә шикләнә ием, ахирәт. Әллә нишләп абындыра иде.
  — Җеннәре юлга таш-фәлән ыргыткандыр.
  Хатыннарны Садыйк карт туздырып ташлады:
  — Китегез, катыннар, тузга язмаганны лыгырдамагыз! Мәйт сезне!
  — Катын-кыз сүзенә катышма, Садыйк бабай, тик тор!
  — Үлгән кешене чәйнәмиләр, катыннар, мәйт сезне! Исән чакта, көн чырае күрсәтмәдегез бичарага.
  Барысының да тавышын күмеп, берсе кычкырды:
  — Зиратка күмдермәскә иде Убыр карчыгын!
  Зәһәр тавыш иясенә дә Садыйк карт «өлеш» чыгарды:
  — Мәйт сине! Бу патша заманы түгел. Тәминдар олан үзе кабер казытты.
  Тагын шаулаштылар.
  — Ызбасын сүтсеннәр иде. Бала-чаганы өркетеп тормасын иде.
  — Сүтәрлеге калса! Җиргә сеңгән ич. Узе белән бер яшьтәдер, билләһи.
  — Озак яшәде, карчык, озак.
  — Ходай биргәнен яшәгәндер, күпсенмәгез.
  — Галимҗан килә!
  — Ну чаптыра атын!
  — Таптатмасын, кыргый айгырын җиккән!
  Халык, икегә аерылып, юл бирде. Галимҗан айгырдан да битәр ярсыган иде.
  — Аю биетәләрме? Нигә җыелдыгыз?! — диде ул, төркемгә җикеренеп. — Ферма буш, ындыр табагы буш, кибетләр ябык. Сездән сорыйм: аю биетәләрме?! Марш, эшкә! Кая Сәлах?
  Сәлах — янгын сүндерүче ир, әйтерсең халыкны ул җыйган, гаепле сыман башын иеп, председатель каршысына килеп басты.
  — Без монда, Галимҗан абзый.
  — Кирәкле нәстәң үзең беләнме?
  — Ул нәстә йоклаганда да үзем белән, Галимҗан абзый.
  — Багорыңны әйтәм, ата каз! Бу карчыкның йорты авылның ямен җибәреп тормасын, яндырырга кирәк. Кисәве пыскып-нитеп калмасын, багорың белән әйләндергәләп бар.
  — Була ул, Галимҗан абзый!
  Халык гөҗ килде. Берәүләр Галимҗан фикерен куәтләде:
  — Ул сәләмә йортка хуҗа табылмас, табылса да, анда яшәмәс, карчыкның өрәге куркытыр... Әйдә, янсын!
  Икенче берәүләр председательнең усал ниятен килештермәде:
  — Артыгын кылана, сүттерсә бер хәл, утынга ярар иде...
  Садыйк карт таягы белән Сәлахка селтәнде.
  — Башыңны ярам, ахырзаман калдыгы! Төрт кенә, мәйт сине!
  — Тыңлама шул бетәшкән картны! Төрт! — диделәр.
  — Шаярма, Сәлах! Гөнаһка батасың! — диделәр.
  Сәлах икеләнде. Багорын сөйрәгән килеш, бер өйгә таба атлады, бер кире чигенде. Яндырмасаң — председатель куша, яндырсаң, чынлап та, Садыйк карт маңгаеңны ярыр. Ул карттан рәхим-шәфкать көтмә, күршесен дә сугып имгәткән иде. Бәхәс куерган саен, халык кызды гына.
  — Җәмәгать! — диде төркем арасында чабулап йөргән председатель. — Мин бу урынга яңа мәктәп салдырам!
  — Үзең пенсиягә тайгачмы? Моңарчы ни карадың?
  — Әйдә, салдырсын! Балалар күрше авылга йөреп интекмәс.
  — Салдыра, карга әкияте!
  — Мәктәп өчен бүтән урын тап!
  Төркем күрмичә дә калды, Галимҗан җебеп төшкән Сәлахны ачу белән читкә әтәрде дә шырпы сызып, түбәгә ыргытты... Коры саламга ут тиз элде, болытларны ялмарга теләгән сыман, һавага ут көлтәсе ургылды.
  Сәвилә, күмеп кайтучы ирләрне көтеп, тыкрык башында тора иде, кулында картларга бирәсе хәер акчалары иде, янгынны күргәч, кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде:
  — Кешеләр! Анда бит — изге китаплар!
  Халык тораташ булып каткан иде, кызның йөгереп килгән шәпкә ут эченә сикерүен искәрмәде...
  Сәвилә күкрәгенә нәрсәдер кадалуын тойды. Тик моны ачыкларга өлгермәде, төтенгә буылды. Тәнен ут көйдерде. Эссе иде, чамасыз эссе иде, бу карчык сөйләгән тәмугка охшаган иде... «Нәрсә яна? Чытырчытыр агач янамы, әллә улмы? Күлмәкне саласы иде... Ут... ут...
  Тукта... сүн, ут... Яндырма, яндырма! Кая соң теге яңгырлы алан?
  Тәминдар! Алып кит шул аланга, зинһар, дим! Мин энә карагына әверелермен, синең бит ул бөҗәкне күргәнең юк, Тәминдар! Мин ул, мин. Мәликә апага әйт: энәсен яшермәсен, урламыйм, исемем генә шундый минем — энә карагы! Кызык сез, кешеләр! Табигатьтә карак җан иясе була димени?! Менә сез — карак, ичмасам! Бөтерчек хәтле генә тиен баласы оясына ташыган чикләвекне дә урлап ашыйсыз. Әй, сез, кешеләр, кешеләр! Кыш көне ачтан үләчәк бит ул тиен!»
  Кыз ыңгырашуын ишетте. Үзе ыңгыраша, үзе шуны ишетә... «Нихәл бу? Янып бетмәдемени әле ул? Чытыр-чытыр итте ич, агач түгел, сөяге янды... Җелегенең эреп агуын тойды бит ул... Тәмугта кайна да үлмә, имеш!»
  — Күзеңне ач, нарасыем, — диде өстенә иелгән апасы. — Бер ай буе саташасың инде. Үз аңыңа килсәң ярар иде, Ходаем.
  — Апа... мин теремени? Мин исәнме? Нигә бу тиклем тәнем әрни соң?
  — Тыныч ят, бала. — Апасы юеш мамык белән аның иренен чылатты. — Су эчермә, диде брач, су сорама.
  — Торгыз әле мине, апа.
  — Селкенмә! Бәйләвең чишелмәсен! Син бүлнистә, бала.
  Ул пешкән! Әнә апасының хәсрәтле күзеннән укыды: ул куркыныч пешкән! Әйе, әйе, хәзер аңлашылды: китапларны алам дип, утка томырылгач, матча, ишелеп, кире чыгар юлны бикләде. Кочагында китап иде... Калганын хәтерләми, ничек котылды, хәтерләми, калганы саташу, бары тик озын-озак саташу...
  — Синең өчен хәсрәтләнеп елый-елый сукыраям инде, бала, үлеп терелдең, Раббым!
  — Елама, апа.
  — Бу хәлләрдән соң да акылга утырмасаң, белмим, нишләрмен. Аһ итә халык, телендә гелән син. Психлар брачына бәйнә-бәйнә аңлаттым, болай ул-бу димәде психлар брачы.
  — Психолог, апа.
  — Шул, шул, үзе. Баланың күчеш чорында үзгәрешләр була инде, апа, ди. Без үстек, әллә ниткән чорны күчтекме-юкмы, Ходай белсен!
  — Юк белән башыңны катырма, апа. Мине ут эченнән кем алып чыкты?
  — Тәминдар апчыккан, бала! Үзем күрмәдем.
  — Нишләп ул хәлемне белергә килми, чакыр, апа.
  — Тәминдармы? — Апасы көрсенде. — Тиз генә килмәс шул укытучы абыең... Ни бит... өтермәнгә яптылар аны, балам! Алай бәргәләнмә әле син, тыңла. Мәликәгә дә әрнү өстенә әрнү, әнәтерәк.
  Тәминдар күтәреп чыккач, җан әсәре сизелмәгән бит, үлде дип уйлаганнар сине. Хәбәр китергәч, мин дә Буштан изып егылдым. «Син үтердең, бабай», — дип, Тәминдар кызулык белән Галимҗанның ияк астына кундырган. Тегесенең дуга рәтләп торган чагы икән, ат астына мәтәлгән. Айгыры да үзе сымак дәҗҗал иде, бичара хайван уттан да әреккәндер, гөпелдәп төшкән персидәтельнең күкрәгенә кушаяклап типкән. Сулышсыз калды, ди, Галимҗан, «ә» дияргә җитешмәде, ди. Тикшерделәр дә Тәминдарны бинават ясадылар шул, өч ел бирделәр.
  — Ул ташның җиле Тәминдарга да бәрелгән...
  — Нинди таш ул, балам?
  — Сорама, апа...
  Сәвилә күзен йомды. Күкрәгенә кадалган әйбер авырттырып, чәнчеп алды. Ул саташмый иде, ул чынбарлыкта иде. Карчык әйткән ут аша үтте ләбаса, хәзер кызның җаны белән янәшә белекченең җаны урнашып маташа. Теге кадалган әйбер карчык җаны икән! Ике җанга, берләшү өчен, нинди тәмуг газабы кичерергә кирәк булган! Ут кына куша алган, ут кына!
  Кинәт ул үзен Убыр итеп күрде. Ул нәкъ Убыр төсле уйлый, сөйләшә, ыңгыраша иде...
  — Апа... Сигезенче ятактагы кыз миңа карый. — Сәвилә иелгән апасының колагына пышылдады: — Күзендә үлем аның... Бөерләре кипкән.
  — Әстәгъфирулла! Тәүбә, диң! Төнлә генә салдылар аны, брач, рәтләнер, диде әнкәсенә.
  Бөерләре кипкән кыз төнлә үлде...
  6
  ...Авылны чыккач, кызны бер атлы куып тотты. Ул, сизенеп, алт итеп, артына борылды. Кара айгыр! Галимҗанның олы малае бәреп үтергән, имеш, диделәр авылда, әнә ич әкрен генә юыртып чаба, арбасында яңа председатель, шулай ук Галимҗан малае, монысы — төпчеге.
  Нишлаптер, Сәвиләнең тыны кысылды, сумка күтәргән кулының хәле китте. Ул, читкә тайпылып, яшь председательгә юл бирмәкче булды.
  — Тр-р, Көмештояк, чибәр кызны узасын, — диде егет, аигырны янәшә туктатып.
  «Аны авылда мактыйлар, ипле кеше, диләр. Ләкин аның тамырларында Галимҗан каны ara, — дип уйлады кыз. — Ул мине танымый, таныса, таптап үтерер иде».
  — Мин — Сәвилә, — диде ул, үзе сүз башлады. — Әтиеңнең үлемендә мине дә гаепләделәр.
  — Беләм, — диде егет, һәм, сикереп төшеп, арба төбенә салган печәнне кабартты. — Утыр, чибәр кыз.
  «Мин бит Сәвилә! Әллә күзең сукырмы?! — дип сискәндереп кычкырасы килде кызның. — Мин сезнең нәселне күралмыйм. Сез дөньяны корытыр өчен яралган ике аяклы хәшәрәтләр!»
  — Көмештояк, әйт инде чибәр кызга, ялындырмасын, — диде егет, шаяртып. Айгыр, чынлап та, башын чайкап кешнәп җибәрде.
  «Көмештояк... Чибәр кыз... Нинди төчеләнү бу! Тапкан исем! Гаҗәп: ул минем нәфрәтемне сизми. Югыйсә мин нәфрәттән бишкә ярылырга әзер. Гаҗәп, аның күзләрендә мәкер дә юк! Күзләре якты нур белән мөлдерәмә тулган. Минем дә хаталануым мөмкин ич...»
  Сәвилә сумкасын егеткә сузды.
  — Җайлап урнаштыр, зинһар, әйберләр ватылмасын.
  — Әллә гөмбәне, җыеп, урманда ук тозлыйсыңмы, Сәвилә?
  — Мин күлгә барам.
  — Бик шәп! Безгә юл уңае, илтеп куярбыз, әйеме, Көмештояк?
  «Атаңны тибеп үтергән хайванга ничек шулай яратып эндашерга мөмкин?! Әллә аның Сәвилә алдында кылануымы. Баксаң, ул көннәрдән бер көнне айгырны чаптыра-чаптыра яндырып үтерер».
  — Мин синең турында ишетеп беләм, Сәвилә. — Яшь председатель җиңелчә генә дилбегәне какты. — Әйдә, таныш булыйк. Исемем — Рияз. Үткән ел авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым. Өйләнмәгән, буйдак.
  — Әтиең кулындагы чыбыркыны алайса синең кулга тоттырдылар, - диде кыз, көлемсерәп.
  — Мин, әтинең малае булсам да, аның эшен дәвам итүче түгел,
  Сәвилә туган. Әти яшаган, әти эшләгән заман аңлаешсыз, буталчык заман иде. Яңа тормыш корабыз дип, алар кешелек мен еллар буе төзегән зиннәтле сарайны җимерделәр. Яңалык дигәнең гел ватудан гыйбарәт булган.
  — Кемнәр җимерде сон ул сарайны? Синең әтиең кебек кансызлар бит!
  — Кансызлар идарә итүенә халык үзе риза иде. Сарык көтүен хәтерләтә иде бермәлне халык. Кая кусалар, шунда чапты, дәшмәде, артыгын сорамады.
  — Сарык көтүенә кушылмаучылар да бар иде. Тик алар берәнсәрән генә иде, әтиеңә аларны буйсындыру бернигә дә тормады. Ул фәкать Убырдан гына шүрли иде.
  — М-да, бөкре карчыктан барыбыз да шүрли идек. Аның яшәү рәвеше табигый түгел, ясалма иде, бер әкият төсле. Шул нәрсә безне куркыткандыр, бәлки.
  Сәвилә сагайды.
  — Нинди ясалмалылык турында әйтәсең, аңламадым? —диде.
  — Аштан ашка йөреп, карчык-корчык белән чүкердәшеп яшисе әби я, бәддога укый-укый, чишмә чистарта, я, аркасына капчык асып, урманда саташып йөри. Бервакыт, малай чак иде, бүрәнә өеме артына посып карап торам. Убыр әби, сукыр карга тотып, өенә кереп бара.
  Үзе мыгыр-мыгыр сөйләнә, Алла ризалыгы белән күзеңне ачармын, ди, сахрага очарсың, ди, иркенгә, ди. Нәрсә белән ачмакчы ул карга күзен, башым җитми! Ышандырмый әбинең кыланышы, хет үтер!
  Ясалма, бер сүз белән әйткәндә! Син килешәсеңме, Сәвилә?
  Менә ничек икән! Әле бит үзе зарлана: мең еллар буе төзегән сарай — гореф-гадәтләр, кануннар җимерелә, ди. Ул сараең җимерелгәч, син нинди табигый тормыш белән яши аласың ди инде! Димәк, синең яшәү рәвешең ясалма! Карчыкныкы түгел, синеке! Ул, киресенчә, әдәп-йолаларны саклый иде, гореф-гадәтләргә таяна иде. Аның тамыры өзелмәгән иде. Боларны егетнең күңеленә ничек сеңдерәсең?!
  Маңгаеңны юлда аунап яткан ташка шак-шок бәрү белән бер ич бу!
  Аңламый икән аңламый, күңеле бүтән, җаны бүтән...
  7
  Урта ишек ябылгач, халык, фельдшерга чират көтеп, Сәвилә ягында утыра башлады. Иртән бигрәк тә хатын-кыз күп җыела иде.
  Лыгыр-лыгыр сөйләшәләр, чирдән зарланалар. Чаршау артында кайнашкан Сәвилә ара-тирә аларның сүзенә колак сала, аеруча сары чәчле хатынның тавышын бүтәннәрдән аерып алмакчы була иде. Атна буена Сәкинә Бариевнага йөри ул, үзе авыру да түгел, сәламәт кешегә дә охшамаган.
  — Сәкинә апа биргән төймә белән генә йоклыйм. Иллә тәмле йоклата, көтүгә чак уянам, — дип, Сары чәч чираттагыларга серен ачкач,
  Сәвилә, чаршауны этәреп, хатынга карады. Яшь икән үзе, утызлар чамасы булыр. Сәкинә Бариевна аңа көчле йокы даруы бирә, димәк, күзләре тоныклана төшкән.
  — Апа, синең ике айлык көмәнең бар, — диде кыз.— Бүтән дару ашама. Балаң гарип туар.
  — Миңа әйтәсеңме, акыллым? — Сары чәч кызарды, урындыгына этелебрәк утырды, аннан усал гына: — Ай сине, телеңә телчә чыккыры, нәстә лыгырдыйсың монда! — диде.
  Хатыннарның да колаклары тырпайды. Бәрәч, Галия иреннән бер ел элек үк аерылды түгелме соң?
  — Ашасам, синең ни эшең бар?! — диде Сары чәч, бүртенеп. — Сина ни пычагыма кирәк ул! Башымның авыртуына түзеп булмагач кабам мин аны, йоклатмый аптыраткач.
  — Мендәреңне алыштыр, апа. Син чирле каз йоныннан ясалган мендәрдә йоклыйсың.
  — Кит, каян беләсең? Казым чирләгәч суйдырдым да йонын йолкып алдым шул.
  — Син үлгән казны йолкыгансың, апа. Комсызлык аздырган.
  Галия сикереп торды. Тынып калган хатыннарга карап акырды:
  — Нәстә бәбәкләрегезне акайттыгыз! Табам шул, табам бала, җилдән табам!
  Зәһәрле агуның иң куесы Сәвиләгә тамды. Хатын чаршауны йолкып алырдай булып тузынды:
  — Әй, син, тутый кош, кем әйтте үлгән каз йолкыганны. Сиртмә койрык Әлфияме? Ул гына күргән иде, чепи күз! Җиде бабасын хәтерләтәм әле чукынчыкның.
  Сәвилә оеп басып торды. Их, бу теле, тиктормас теле. Югыйсә Убыр күпме тукыды аңа, дәшмә, диде, кычкырма, диде, башыңа каргыш яудырырлар, диде...
  Медпунктка йөрүчеләр сирәгәйде. Капыл кимеде авырулар. Сәвилә моңа үзе дә бик аптырады. Дөрес, карчык-корчык сөлек салдырырга килә иде. Мактап та китә иде. Әмма бүтәннәр күренмәде. Хәзер Сәкинә Бариевнаның абруй куагын җил селкетә башлаган иде инде, аның дару сатып көн үткәрүен беләләр иде. Фельдшерга ышанмыйлар, сәер кыздан шикләнәләр. «Чиреңне күзеңә карап белә икән, берочтан кылган гөнаһларыңны да әйтә, ди. Я кеше алдында йөзеңне кызартыр, Алла сакласын», — дип, күбесе Сәвиләнең күзенә чалынмауны хуп күрә иде. Кайберләре нәрсәдер көтә иде. Арада кызның шөгыленә көлеп караучылар да, аны бөтенләй инкяр итүчеләр дә табылды. Янәсе, нәрсә майтара соң ул, шарлатан кызый! Җыен беркатлыга кәмит күрсәтеп, алдап ята шунда. Каюм хатынының аягын утырткан, диме? Каюм шыттыра. Фәридәнең бүсерен тапканмы? Фу, күпертмәгез! Барысы да ялган, барысы да әкият!..
  8
  Печәнлеккә менеп йоклаган кызны апасы төрткәләп уятты.
  — Тәминдар абыең кайтты, Сәвилә.
  — Нәрсә, апа?!
  — Тәминдар абыең үз йортына кайтты, дим! Шыр сөяк. Күтәрәмгә калдырганнар ябулы йорт эчендә бичараны. Мәликә кая басканын да белми, бик сөенә. Ирсез гомер — нурсыз гомер, аерым яшәгәндә, шәт, аңлагандыр. Кайтасы да килмәгән, ди, Мәликә янына, каенесе үгетләгән, ди. Теге яшь персидәтел, Галимҗан төпчеге инде... Ачык малай, узган-барганда: «Исәнме, апа!» — дип исәнләшеп уза. — Апасы аягын бөкләп, җайлап ук утырды. — Мин дә хәл белергә кердем Тәминдарларга. Ишегалдын бүлдергәнсең икән, ди. Әллә ничек, рәнҗебрәк әйтте. Сүзен йотып кына сөйләшә. Үзгәртә икән кайгы адәм баласын! Нишләп сүзгә катышмыйсың, Сәвилә?
  — Уйлап ятам, апа. Карчыкның өендә бөтен нәрсә янып беткән, ә Аятелкөрси исән. Бераз читләре генә көйгән...
  — Түр як дивар ишелмәгән бит.
  — Ишелмәсә дә, мүгенә хәтле ут ялмап чыккан ич!
  — Исеңә төшермә, куй әле шул хәерсез көнне! Тәминдар турында әйтәләр бит сиңа!
  — Әй, апа, апа, бөтенесе дә шул хәерсез көннән башланды лабаса! Мин янып терелдем инде, ә Тәминдар юк, юк! Ул һаман яна, ут аның җанына күчкән! Ә болай өчебез дә бәхетле кебек: ул да, мин дә,
  Аятелкөрси дә...
  — Мәликә — чая хатын, сүндерер ялкынын. Менә урман кисәргә җибәрер. Диләнке алдык, ди. Син дә печәнлектә аунап ятма, кер, нихәл, Тәминдар абый, диң, күреш. Артыңнан утка ташланды бит...
  Әзрәк күңеле булыр кешенең.
  — Үзе керсен, апа. Күршедә генә ич, ерак ара түгел.
  — Абау, олы башын кече итепме? Ничек оялмыйсың?!
  — Мин — хатын-кыз, апа.
  — Бу тәкәбберлегең белән кияүсез дә калырсың әле, кызый. Синең яшьтә минем артымнан бер көтү егет ияреп кайта иде. Сугышалар иде,
  Сәрвәр минеке дип. Ә сиңа егет-җилән якын килергә курка.
  — Мин Алламны үзем сайлыйм, апа.
  — Нинди Алланы?!
  — Мин яраткан кеше — ул минем Аллам була, апа.
  — Тфү! — Апасы читкә төкерде. — Аяз көнне яшен сугар, Алла исемен кушып сөйләмә, җүнсез!
  Мәликәнең шаукымы тиде, ахрысы, кинәт Сәвилә күңелсезләнеп калды. Җанын кая куярга белмәде. Бер сәбәпсезгә эч пошу хәерлегә түгел иде, кыз, юаныч эзләп, сахрага китте. Сахраның җиле дә йомшак иде. Ул хәзер табигатьтә генә җан тынычлыгы таба, күңеле дә, гөл бөресе сыман, табигатьтә генә ачыла иде. Шуңа күрә ул аның таза һәм сәламәт булуын теләде. Ләкин теләк — бер нәрсә, ә менә ялангач, шыксыз урман-болыннарны терелтү икенче нәрсә иде. Элек болын мондый хурлыкка төшмәгән: Сәвилә аны күз алдына китерә. Бил тиңентен печән үскән анда, үлән арасында җиләк кызарып пешкән.
  Чәчәкләрнең исәбе-хисабы булмаган, аларның санын йолдызлар белән генә исәпләгәннәр. «Күк гөмбәзе — йолдыз белән, болын чәчкә белән тулыр иде», — дип сөйли картлар... Авыл халкына печәнгә хәтле болынга керү, болынны таптау гөнаһ саналган. Сагындыра ул чаклар!
  Күңел ирексездән шул елларга тартыла. Ә үткәнгә юл бикле, үткән үткәндә кала... Ә бит Сәвилә, болынны элеккеге хәленә кайтару өчен, күпме тырышты! Идарәгә барды, кат-кат барды, Рияз белән сөйләште.
  Яшь председатель аны «иртәгә кил» дип җибәрә, ул тагын бара, тагын «иртәгә...» Ахырдан Сәвилә аңлап алды: Рияз юри шулай чакыра иде. Сәер кызга битараф түгел иде егет, килгән саен, ул аны озаграк тотмакчы була, сөйләндерә, үзе кызыксынып тыңлый, әгәр урыныннан кузгала башласа: «Я инде, әз генә утыр», — дип ялына иде. Ничек кенә ялынса да, яшь председательгә күңел ятмый иде. Нәрсәдер аңардан этәрә иде... Сәвилә моны анализлап маташмады, чөнки Рияз аны бер тамчы да кызыксындырмый иде. Кешеме — кеше, председательме — председатель, ә җанында ни бар, аңа барыбер иде... Идарәгә соңгы килүендә Рияз, икенче покос өлгергәнче, болынга терлек-туар кертмәскә вәгъдә биргәч, Сәвилә очынып йөргән иде. «Ниһаять, миңа теләктәш кеше табылды», — дип уйлаган иде. Ә бүген, тояк эзләреннән чуарланып беткән болынны күргәч, ул чүт егылмады. Көтү таптап узган! Шулмы егетнең вәгъдәсе!
  Кыз утырып елады. Кешеләрнең әшәкелеген җиңәрлек хәле юк иде аның. Шундый бер тылсымлы көч кирәк иде хәзер. Табигать, күзләрен мөлдерәтеп, яклау көтә түгелме соң?! Аны рәнҗеткән бәндә җәзасын алырга тиештер ләбаса! Җинаять кылган бит ул! Кем хөкемгә тартыр, кем? Халыкмы? Талаучы да — халык, җәза бирүче дә — халык, болай булмый... Яраны яра төзәтми. «Халык» исемен күтәреп йөрткән авыл халкына тапталган болының да, саеккан чишмә-елгаларың да кирәкми. Ул үз ишегалдындагы дөнья белән генә яши. Хәсрәте дә, шатлыгы да бер көнгә — бүгенге көнгә сыйган. Әгәр киләчәген кайгыртса, үстергән бер баласын таш калаларга озатыр идемени ул?!
  Юк, хөкем Сәвилә кулында гына! Рияздан ул өметен өзде. Мәми авыз! Көтүчеләргә кисәтү ясаса, ни була иде!
  Сәвилә үлән кыштырдаган тавыпгка башын күтәрде. Алан уртасыннан чалгы тотып... Тәминдар килә иде.
  9
  Ул аны танымады. “Җанында әрнүле хис кузгалды. Тәминдар әүвәлге Тәминдар түгел, Тәминдар бүтән иде. Ят һәм салкын иде ул.
  Бәгыре каткан кешегә охшаган иде. Төрмә шулай үзгәрткәнме укытучыны? Агач бүкәне ясаганмы?
  Кыз аның янында үзен җайсыз сизде. Әллә ничек, Тәминдар килеп туктагач та, яшәү биргән, улемнән йолып калган иргә ни рәхмәт әйтә алмады, ни, «исәнме» дип, кул бирмәде. Каушады Сәвилә. Ничек каушамасын ди! Аның каршында шәүлә иде ләбаса! Шәүлә! Я Ходай,
  Тәминдарның күңелендә — бушлык, карашында — бушлык, төпсез бушлык... Бу ирнең яшәү дәртен өреп сүндергәннәр төсле. Аның, чалгы күтәреп, аланга төшүе дә аптыраганнан, барыр урын тапмаганнан гына! Яки аны Мәликә куып җибәргән. Тәминдарнын каткан бәгырендә аның эше юк! Кышлык печән әзерлисе бар. Күпме әтелептөртелеп йөрер икән Тәминдар атлы ир?! Я Изге Көч! Ярдәмеңнән ташлама, зинһар!
  Нәрсә сөйләштеләр, бер генә сүз дә хәтердә калмаган, борчак сыман, җиргә коелган. Иртәгесен кыз хыялы белән кат-кат шул аланга очып килде. Үлән кыштырдаган тавыш ишетте, Тәминдарны күрде, әмма шуннан башкасын һич тә хәтерли алмады. Хыял куркыныч бушлыкка барып бәрелә иде. Үзе дә тәкәббер инде! Якын итеп эндәшмәде Тәминдарга. Әндәшергә иде юкса... Аның салкын йөрәгенә килеп сыенырга да бозын эретергә иде... Ул бит Тәминдарга кирәк! Бик тә кирәк... Хәзер Сәвиләдән дә артыграк кем аңлар ир җанын?..
  «Юк, ашыкма, Тәминдар... Минем җанымнан агылган дулкын тиздән синең Җан белән очрашыр... Башыңны күтәр... Миңа кара...
  Менә әйбәт... Минем күзләр сине чакыра — тоясыңмы? Әлбәттә, тоясың, кадерле кешем... Чигәң кысмыймы инде?.. Авыр уйлардан арындыңмы?.. Сиңа рәхәт, әйеме?.. Бас, бас... Гәүдәң мамык төсле, шулаймы?.. Син кош бит, Тәминдар... Кош син!.. Әнә сиңа канатлар үскән...
  Җилпе канатыңны... Хәзер капкадан чыгабыз да кыр ягына очабыз...
  Очабыз, очабыз, Тә-минда-а-ар!..»
  Ир ничек торып басканын сизмәде. Хәлсез аяклары таушалган гәүдәсен капкага таба сөйри иде. Ул чынлап та кош икән! Әнә алар, басу уртасыннан салынган тар сукмакка җиткәч, җирдән аерылып оча башладылар. Алда — Сәвилә, зәңгәр күлмәкле кыз бала... Канат җилпегән саен, күкрәк читлеге йомшарып, сулыш алуы җиңеләя бара... Нинди рәхәт очу! Аңа бу халәт таныш та кебек. Әйе, әйе, балачакта, бер кайгысыз, бәхетле малай чакта, ул шулай оча иде. Аяклары җиргә тими иде аның. Ул аруның нәрсә икәнен белми иде... Менә тагын беркатлы малай чагына әйләнеп кайтты! Югыйсә чама белергә вакыт... Аның бу кыланышын күрсәләр, бот чабып көләчәкләр. Икенче көнне авылга «Тәминдар акылдан язган» дигән хәбәр таралачак.
  Тик, нишләптер, туктый алмый ул. Сәвилә белән куышып оча да оча, оча да оча!.. Мәңге-мәңге, кош булып, биеклектә каласы иде... Мәңгемәңге... Нинди рәхәт! Шуышып уза гомер... Чү, теге аланга борылды кыз... Ул түбәнәя, кыйгачлап, шунда төшмәкче бугай.
  Аяк табанын йомшак үлән кытыклады. Тәминдар исенә килде.
  Сихерләп йөгерткән кызны ул ачуланмакчы иде, Сәвиләнең риясыз, җылы карашын тоеп дәшмәде, чабылган үлән кебек, җиргә ауды.
  Җанын биләгән караңгы бушлык кимеде төсле... Ул моның өчен кызга бурычлы. Инде тәгәри-тәгәри елыйсы килә... Ләкин ир кешегә балавыз сыгу килешми. Бәгырь каткан, ташка әверелгән, ул таш һаман күкрәкне изә... Нишләргә, нишләргә?!
  — Авылда безнең әтине «Хак Габдулла» дип йөртәләр иде. Туры сүзле иде ул. Хак юлдан тайпылучыларга көн күрсәтми иде. Такмак чыгарып хурлый иде. Әшкә батыр булды үзе, җимертеп эшләде, балта остасы иде; умырып ашады, гәүдәгә таза иде, минем чама... Гел каныкты үзенә түрә-мазар, акчасын кисте я хезмәт көнен язмады.
  Ул ялгыз иде. Аны ни яклаучы, ни «Хак Габдулла дөрес» дип, сүзен күтәреп алучы юк иде. «Нәрсә җитми икән Хак Габдуллага?» — дип гаҗәпләнә иде авыл халкы. Әтигә бер генә нәрсә — дөреслек кирәк иде. Ә бит авылдашлары дөрес яшәмәгәннәрен белеп яшәде. Шулай да ялган тормышка яраклашты, вәхшилеккә түзде. Аның кулыннан җирен тартып алдылар — дәшмәде, җилкәсенә атланып, сыртын каезлый-каезлый таладылар — дәшмәде, кече авыл, перспективасыз авыл дип оясын туздырдылар, ата-баба каберен тигезләп, икмәк чәчтеләр — дәшмәде. Юрган астында гына иркенләп аягын сузган бичара адәм баласына капма-каршы зат иде әти, бунтарь җан иде. Бер тапкыр, нәрсәдер сөйләп утырганда, күршесе: «Мин — кричтиан малае», — дип ычкындырган. Әти кирәген биргән моның. «Кричтианның җире, сукаларга аты, чәчәргә орлыгы була, кая синең алар? Калхуз батрагы — менә кем син!— дигән. — Хөкүмәт бабаң үтерде кричтианны, Ленин биргән җирен тартып алып», — дигән. Әти ул елларда ук чамалаган нәрсәнең нәрсә икәнен. «Җалу капчыгы» дип, район җитәкчеләре дә өнәмәде аны. Галимҗан председатель булгач, кинәт биреште әти... Җебеп төште, аның әттәкелегенә каршы тора алмады. Эни: «Бу пычрак дөньяда буялып яшәгәнче, үлүең мең хәер дип сөйләнә атаң», — дип зарлана иде. Төрмәдә чакта әти һич күңелемнән китмәде. Иректә дә һаман әти, әти... Әчтән нәрсәдер кимерә, ашый мине, Сәвилә! Әти каберендә рәнҗеп ятадыр шикелле. Улы бер җебегән бит аның! Югыйсә атасы тапмаган дөреслекне ул табарга тиеш иде. А, юк шул, Тәминдар эзләмәде аны. Якын кешесен элмәккә тыккан Галимҗан рәхәттә гомер чикте, ашады-эчте, ә ул, черек баш, күрмәмешкә салышты. Хәтта председательнең кызына өйләнеп җибәрде. Минем кебек мәгънәсезнең яшәргә хакы бармы моннан ары, я?
  Бу Тәминдарның аклануы түгел иде, бу аның уянуы иде. Тик ул уянуның хәтәр бер ягы бар: үз-үзеңне табалап, авыруга сабышасың.
  Яшәү рәвешең ошамый, ә үзгәртергә көчең юк. Көчсезлек кулыңа бау тоттыра. Дөнья белән хушлашу бердәнбер җиңел юл кебек күренә.
  — Җаның авыру икән синең, Тәминдар, — диде кыз, — чирең куркыныч икән...
  10
  ...«Түзәргә кирәк, түзәргә! Түзәрлек әмәлең калмаса, әнә җиргә ятып ауна, чирәм йолкый-йолкый ела, язмышыңны каһәрлә, «Нигә мин бүтәннәр сыман гап-гади тормыш корып яши алмыйм икән?» дип өзгәлән... Тик үкенергә ашыкма, ашыкма! Әгәр син Җан дигән серле дөньяның могҗизалы ачкычын Убырдан алып калмасаң, Тәминдарны күптән югалтыр идең. Ә бит аны терелтүче — син! Син — белекче кыз!.. Аһ, башның сызлавы! Бәгырьгә үтә... Тукта, аны, коткарса, уй гына коткарыр. Ә Тәминдарны уйлап юанудан да татлырак нәрсә бар?! Әйе, ул аны терелтте. Анасы бу иргә бер яшәү сулышы өрсә, Сәвилә икенче сулыш өрде... Шуннан бирле Тәминдар йөрәккә бигрәк тә якын! Ул Сәвиләнеке, бары тик Сәвиләнеке генә.
  Җанының бер өлешен дә күчерде ич кыз аңа! Хәзер ул беркемгә дә бирәчәк түгел кара сагыштан йолып калган кешесен! Әйдә, «килешми» дисеннәр, «оятсыз» дип сүксеннәр... Ул бит яратуны үзе сорап алмады. Аларны язмыш очраштырды... Кирәк икән — кушсын, кирәк икән — аерсын, барысы да язмыш иркендә... Мәхәббәт таң кебек, барыбер туар иде.
  ...Бу юлы да ике арада киртә бар иде. Еллар ята иде сузылып. Тик ир аны сизмәде... Аланда биюче кыз сурәте хәтерен яндырып үтте.
  Татлы, бәхетле мизгелләр кире әйләнеп кайтты шикелле. Инде хистойгылардан качып кына котылып булмастыр...
  Аланда аны Тәминдар көтә иде, ул шунда ашыкты. Ләкин урман авызында Рияз очрап, юлы бүленде. Яшь председательнең беренче мәртәбә генә сагалап торуы түгел иде инде. Ул һаман Сәвилә белән очрашу әзләде. Ә кыз теләмәде бу күрешүләрне, егетне күрсә кача башлады. Ике араны суыткан сәбәпләр байтак иде. Беренчедән, Рияз Сәвиләгә теләктәшлек курсәтмәде, вәгһдә биреп тә, болынны таптаттырды. Ә бит аның ярдәм итәргә бөтен мөмкинлекләре дә бар иде! Ул Сәвиләнең ничек сызланып йөрүен белде ич!
  Икенчедән, ул дорфа иде. Бу нәрсә аның мин-минлегеннән килә иде. Дәрес, ул аны бик оста яшера белә, хәйләкәр иде Галимҗан тепчеге, атасына охшаган. Картайгач, ул накъ Галимҗанны кабатлаячак иде. Ә хәзер яшьлеге белән генә егет риясыз, беркатлы булып күренә, һәрхәлдә аны шулай күреп алданалар иде.
  11
  ...Унөченче көнне, ниһаять, Тәминдар әйләнеп кайтты. Бу шатлыктан кыз тилерә язды. Әмма биек койма артындагы йортта аның нинди исәпләр корып йөрүен белергә ашыкмады. Шымчы кебек якын кешеңнең күңелендә казынуның мәгънәсе юк иде. Барысы да тартышмыйча, үз җае белән хәл ителсен. Тәминдарның «китәбез» диюләре дә, хатыны белән арасын өзүләр дә... Мәхәббәттә дә кеше кол булмаска тиеш. Тик язмыш кына усал шаяртмасын, аны Тәминдардан аерып бәхетсез итмәсен иде...
  Сагынган кешесе кул сузарлык арада гына яшәсә дә, төннәрен кыз аланга барды. Очрашу, күрешү урыны алан иде... Ә Тәминдар күренмәде, Тәминдар һаман кичекте... Бер кичне апасы, йөрәкне шомландырып:
  — Алар җыена, — диде.
  «Кемнәр — алар? Тәминдарлармы? Нигә — алар? Ул бит берәү генә!
  Берәү, берәү, берәү! Кулына сыңар чемоданын тотып килеп керәчәк Сәвиләләргә, килеп керәчәк тә «әйдә, киттек» дип әйтәчәк! Зурдан кубып әйбер җыюның, әйбер тутыруның һич кирәге юк. Нигә шундый юк-бар сораулар белән газаплый соң ул Сәвиләне?! Нигә аланга килми?! Әгәр инде күңел дөньясын тәртипкә салыйм дисә, өч көн вакыт җитмимени?! Кайтканына өч көн, өч төн ләбаса! Сәвилә аны минутларын саный-саный көтте бит. Әллә авылдан китмәскә уйлаганмы! Булмас, булмас! Юл бар, юл еракка сузыла. Бәлки, чакырып сөйләшергәдер үзен? Анлык кына кеч бар... Теге чакта буйсындырды ич... Баскычтан куптарып алгач, урманга хәтле икәү очтылар. Теге чакта, теге чакта... Теге чакта ир кайгы боҗрасы белән уратылган иде. Хәсрәтеннән тәмам боеккан иде ул, аңа Сәвилә бик кирәк иде.
  Ирләр авыр чакта гына хатын-кызга тартыла... Ә хәзер кыз кирәкми, кыз артык, һәрхәлдә, җан шулай сизә. Җанның туктаусыз сулкылдап торуы да тикмәгә түгел. Аның җаны ялгышмас...»
  "Узеннен артык икәненне белгәч, нинди сөйләшү-аңлашу ди!
  Әнә үзе белән бергә туган горурлыгы койма ярыгыннан да карарга кушмый. Көчләп яратып булмаган төсле, көчләп яраттырмыйлар.
  «Мәхәббәт» исемле бөек зат каршында да түбәнлеккә төшәсе юк Сәвиләнең...
  Әйе, теге чакта рухы имгәнгән ирне ул терелтте. Моңа дәрте җитәрлек иде. Гомер буена җитәрлек иде бу тылсымлы дәрт! Үлгәнче яратып, үлгәнче табынып яшәрлек иде. Алай-болай горурлыгын җиңгән очракта да, ул хәзер Тәминдарга якынаюдан курка инде. Тәминдар бүтән, мәңге үзгәрмәячәк, бүтән! Бер төнне җаны, күпме җибәрмәскә теләсә дә, гәүдәдән аерып, каядыр очты. Таң алдыннан гына кайтып керде ул. Сәвиләнең бөтен тәне авыраеп китте. Димәк, агач-куакларга ышкылып-бәрелеп, урман-кырлардан Тәминдарны эзләгән... Тапмагач өзгәләнгәндер. Юкка бу тиклем сызланмас иде бит... Акыл гына акылсыз әнә, ирнең ят кешегә әверелүенә ышанмый. Акыл нинди беркатлы!
  Ул Тәминдарны хыянәт итмәс дип уйлый. Әгәр хыянәт итә калса төкер син аңа, ди. Сиңамы соң, табигать баласына, мескен иргә табынырга, ди! Акыл яратуның нәрсә икәнен беләмени?! Җан белән тән генә белә яратуны...
  Көннәр тоташ яңгырга күмелде... Урман-кырлар белән беррәттән, сагыштан боеккан күңелгә дә көз төсе иңеп бара иде. Апасы күченде.
  Сәвиләнең риза-бәхиллеген алып, үз нигезенә күченде. Китәселәр китә, каласылар кала торган исәп-хисап ае иде бу. Моңсу ай иде. Ниһаять,
  Тәминдар да кымшанды. Аю сыман, өненнән чыгып, яңгырлы иртәдә машина әрҗәсенә җиһазларын төяде. Инде кузгалдык дигәндә генә, җәяүле кеше дә атлап үтәрлек чокырга кереп баттылар. Төшкә хәтле өч таза ир машина этте, чокыр тигезләде. Бу бәладән котылгач кына, авыл башында көпчәкләре тишелде. Көпчәк алыштыра-алыштыра, әбәтне уздырдылар. Олы юлга җитәрәк, мотор янды... Ә көзге яңгыр чиләкләп койды да койды.
  Тәминдар үз гомерендә беренче мәртәбә ачы итеп сүгенде. Төсе качкан чыраен болыт сарды. «Аның эше! — дип мыгырданды ул. — Аның сихере!» Күз алдына килеп йөдәткәне генә җитмәгән, инде юлга аркылы төшә, җибәрми! Күпме түзәргә була! Болай да үтерде бит, төшләренә кереп саташтырды!
  «Кая барасың?» — дип, кулына ябышкан хатынны бер читкә селтәп атты да, кызу-кызу, авылга таба китте Тәминдар. «Аның эше!
  Җанны суырды, җелеккә үтте! Аның эше-е!»
  Әчтә дөбер-дөбер ачу кайный иде. Ул капканы да, ишекне дә тибеп кенә ачты...
  Лычма су булган Тәминдарны күргәч, Сәвиләнен сулышы кысылды. Шушы ирне— күкрәгеннән ут алып терелткән ирне танырлык түгел иде: корбанына сикерергә эзерланган ерткыч-җанварга охшаган иде ул, күзләре нәфрәт белән ялтырый иде.
  — Нишләп җанымны тотып торасың, җибәр! Тотма, җибәр! — диде ир кыргый тавыш белән. — Әйе, мин сине алып китәм дидем, артыгын лыгырдап ташладым. Анда һәр адымыңны тикшерәләр икән, буялмаган паспорт кирәк, буялмаган мөнәсәбәтләр! Синең дөнья түгел анда, авыл да, урман да, алан да түгел! Шәһәр, цивилизация, аңлыйсыңмы?!
  Хатын аерып, авторитет югалтсам — төкерәләр миңа! Яңа тормыш башламас борын, ник югалтыйм, ди, дәрәҗәмне! Минем үсәсе бар!
  Сәвилә дәшмәде. A Алла! Тәненең һәр күзәнәген назлап уяткан Тәминдармы соң бу? Кайда соң аландагы Тәминдар, кайда?! Нигә ул бу ахмак кешене куып чыгармый, нигә җанын мыскыл иттерә?! Кайчан әле Сәвиләнең үзен кемгәдер көчләп такканы булды?! Бу ирне аның беркайчан да тотып торганы юк... «Кит» диясе иде шуңа, теле әйләнми, ирене иренгә ябышкан...
  — Их, сине! — диде өзгәләп ташларга җитешкән ир. — Их, сине!
  «Кем син?» — дип сорый идем элек, хәтереңдәдер. Сихерче икән бит син, сихерче!
  Ят сүз кызны сискәндереп җибәрде. «Кем диде ул, кем диде? «Сихерче» дидеме?!»
  Тәминдар артыннан ишекне япмыйча калдырган иде, яңгыр тамчылары белән аралашып, тыштан салкын җил аҗгырып керде. Сәвилә дерт итеп куйды. Яшиселәр бар бит әле, алда яшиселәр бар. Ул яшәр.
  Ул җирдә бер тапкыр яшәп китте бит инде... Убыр кыяфәтендә йөз ел яшәде. Тик аны аңламадылар. Әлбәттә, аны хәзер Убыр дип уйламыйлар, чәнки башыңны ташка бәрә-бәрә исбатласаң да, җанның бер тәннән икенче тәнгә күчүенә ышанмаячак кешеләр...
  
Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.