- Lea el próximo trabajo literario para 7mo Grado
- Шагыйрь - Габдулла Тукай
🕥 33-minuto de lectura
Сәер Кыз (Кыскартып алынды) - 1
Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
El número total de palabras es 4310
El número total de palabras únicas es 1885
37.1 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
49.5 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
57.7 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
(Драма)
(Кыскартып алынды)
Катнашалар:
Дилбар – 19 яшь.
Рания- Дилбәрнең апасы, 25 яшь.
Мөхтәр - рәссам, 45 яшь.
Ләйлә – рәссамның хатыны, 40 яшь.
Нәҗип- клуб мөдире, 80 яшь.
Әсәд – Дилбәрнең егете, солдат.
Эухот – Раниянең аерылган ире.
Авыл. Культура йорты. Бию залы. Мөхтәр, җыелма баскычка басып, стенага бизәкләр ясый. Дилбәр керә. Таң калып карап тора.
Дилбәр. Исәнмесез!
Мөхтәр (чак кына сискәнеп ). Исәнмесез!
Дилбәр (әкрен генә якынаеп). Кай арада шушындый гүзәллекне ясарга өлгердегез?
Мөхтәр. Мин бит фәкать шушы эш белән генә мәшгуль.
Дилбәр. Якынрак килергә ярыймы?
Мөхтәр (елмаеп). Нишләп ярамасын?! Ярый.
Дилбәр. Сезнең исемегез Мөхтәр, шулаймы?
Мөхтәр. Әйе. Каян белдең?
Дилбәр. Директорның, телефоннан сөйләшкәндә, исемегезне атаганын ишеттем. Мин бит шушы Культура йортында китапханәче булып эшлим.
Мөхтәр. Шулаймыни-и-и?! (Эшеннән туктый.)
Дилбәр. Мин берничә көн монда керергә базмый йөрдем. Сезнең килгәнегезгә инде бер атна бугай.
Мөхтәр. Әйе, бер атна булды. Нишләп керергә кыймый йөрдең?
Дилбәр. Әллә тагы. Комачаулармын дип курыктым. Моңарчы бер тапкыр да чын рәссамны күргәнем юк иде әле.
Мөхтәр (кызны кызыксынып кузата). Узен шушы авылныкымы?
Дилбәр. Әйе. Безнең йорт кибет кырында.
Мөхтәр. Минем дә моңарчы мондый чибәр китапханәчене күргәнем юк иде.
Дилбәр. Көләсезме?
Мөхтәр. Көлмим, ихластан әйтәм. Авылда китап укыйлармы соң?
Дилбәр. Берничә кеше генә.
Мөхтәр. Китапханәгезгә мин дә язылырмын, ахрысы. Язылмасам, гөнаһ булыр.
Дилбәр (стенадагы рәсемнәрне күзәтеп). Ничек шушылай матур итеп ясарга мөмкин?!
Мөхтәр (баскычтан төшеп ). Ошыймы?
Дилбәр. Искиткеч. Бу сурәтләр бик таныш. Сез безнең авыл тирәсендәге табигатьне ясыйсыз түгелме?
Мөхтәр. Нәкъ шулай.
Дилбәр. Бу бит мин туып үскән табигать. Гаҗәп!
Мөхтәр (кулларын чүпрәккә сөртеп ). Табигате гүзәл булганга күрә авылда калдыңмы?
Дилбәр. Бәлки, шулайдыр. Мин, авылдан берәр атнага гына китсәм дә, бөдрә талларны, чишмә буйларын, болыннарны, урманыбызны сагынып саргая башлыйм. Ә дөресен әйткәндә, мин, мәктәпне тәмамлагач, калага киткән идем.
Мөхтәр. Кала тормышы ошамадымы әллә?
Дилбәр (йөзенең төсе үзгәреп). Мин аннан качып кайтып киттем.
Мөхтәр. Нишләп алай?
Дилбәр. Белмим. Үзем гаепледер. Кешеләргә, бәлки, артык тиз ышанамдыр. Мин ул тормышны аңлый гына алмыймдыр, мөгаен. Анда матурлык төшенчәсе дә башка мәгънәгә ия.
Мөхтәр. Матурлык ул кайда да матурлык. Аңа мөнәсәбәт кенә төрле тарафта төрлечә булырга мөмкин. Матурлык дөньяны коткарачак, дигән бер даһи.
Дилбәр. Ә аерым бер кешене коткара аламы соң ул? Кешеләр бит матур нәрсә күрсәләр, аңа шундук якынаерга тырышалар, матур нәрсәне үзенеке итәргә омтылалар. Матур әйберне һәркем үзенең милке итәргә хыяллана.
Мөхтәр. Матурлык күпме кешене иҗатка илһамландыра, күпме җырлар җырлана матурлык турында. Менә син, шундый чибәр кыз, үзеңнең гүзәллегеңнең әһәмиятен тоймыйсыңмыни?
Дилбәр. Ә минем гүзәллегем үзен үзе саклый алмый бит. Аны саклар өчен, янәшә ниндидер көч булырга тиеш. Ә ул көч ямьсез генә була ала.
Нәҗип тавышы ишетелә: «Дилбәр!»
Дилбәр (сискәнеп). АҺ! Нәҗип! Минем монда булганымны эйтмәгез.
Чыгып йөгерә. Нәҗип керә. Костюмнан, ак күлмәктән һәм зур төенле галстук таккан.
Нәҗип (кырыс булырга тырышып). Барамы?
Мөхтәр (көлемсерәп ). Әтсәң бара.
Нәҗип. Теге кызый нишләп монда йөри?
Мөхтәр. Кайсы кызый?
Нәҗип. Дилбәр.
Мөхтәр. Нинди Дилбәр?
Нәҗип. Китапханәче.
Мөхтәр. Мин бернинди китапханәчене белмим.
Нәҗип. Монда кермәдеме ул?
Мөхтәр (баскычны башка урынга күчереп). Монда беркем дә кермәде.
Нәҗип. Договорларны яңа бланкларга күчереп язарбыз, түләү шул сөйләшкәнчә булачак, бернинди үзгәреш юк. Фойены бөтенләй бизәргә тиеш буласың.
Мөхтәр. Рәсемнәр дә алдан сөйләшкәнчә кирәкме?
Нәҗип. Әйе-әйе, мин теге көнне авыл тирәсендә күрсәтеп йөргән урыннарны шушында ясарга кирәк.
Мөхтәр. Камера яки фотоаппарат белән ул урыннарны төшереп кайтырга иде.
Нәҗип. Ярар, анысын эшләрбез, тик менә камера каян алырга соң?
Мөхтәр. Фотоаппарат та җитә. Фотоаппарат яхшырак та әле ул.
Нәҗип (уйга калып). Анысы да юк бит әле аның. (Кинәт җанланып.)
Хәер, табарбыз.
Мөхтәр (елмаеп). Бигрәк кыбырсучан кеше син.
Нәҗип (утә җитди кыяфәткә кереп). Минем урында эшләп кара. Бөтенесе, культураны сакларга, культураны үстерергә, диләр, ә конкрет эшләр гамәлгә кылучысы аз.
Мөхтәр (пумаланы буяуга мана, үрелеп, рәсемнең бер урынын төзәткәләп куя). Культураны аны саклыйсы да юк, үстерергә дә маташырга кирәкми. Культура ул кешеләрнең ыгы-зыгысыннан тормый. Культура - мөстәкыйль нәрсә.
Нәҗип (рәссамга беравык карап торгач). Культура булмаса, нәрсә ашар идең икән?
Мөхтәр. Иҗатчы кешеләрдән тора культура. Аны сакларга, үстерергә омтылучылардан түгел.
Нәҗип. Хәтәр икән!
Нәҗип җил-җил атлап чыгып китә.
Китапханә. Дилбәр илһамланып китап укырга тотына. Китапны читка куя.
Радиоалгычны кабыза. Яңгыраган җыр көенә бераз бөтерелеп тә ала. Сәер илһамлык белән утырганда, Рания керә. Дилбәр әле аны күрми, тәрәзә ягына борылып утыра.
Рания (сак кына). Нихәлләрең бар?
Дилбәр (кинәт борыла, бермәл карап торып). Рания апа! Җаным, бәгърем! Каиттынмыни?
Рания. Исәнме, сеңлем!
Дилбәр сикереп тора. Кочаклашалар.
Дилбәр (стенадагы сәгатысә күз салып). Син ничәнче автобус белән кайттың?
Рания. Мин автобус белән түгел, юл уңаендагы машиналарга утырып кайттым.
Дилбәр (борчулы кыяфәт белән). Апа, куркыныч бит.
Рания. Әй сеңлем! Бу дөньяда нәрсә куркыныч? Без куркырга тиешле вакытта курыкмыйбыз, ә юк кына нәрсәләрдән исә котыбыз алына.
Кара-каршы утыралар.
Дилбәр (апасын җентекләп күзәтеп ). Йөзең хәсрәтле, апа.
Рания (авыр сулап). Аерылыштык. Ниһаять! Законлы рәвештә. Котылдым! Ә чыраемдагы хәсрәт - арыганлыктан. Белсәң иде ул кешедән ничекләр туйганымны.
Дилбәр. Кызганыч. Шундый бай кешегә барган идең. Балда-майда гына йөзәсе урынга, менә ничек килеп чыкты.
Рания. Бизнесмен психологиясен сиңа аңлатып тормыйм, чөнки мин аны үзем дә аңлый алмадым. Андый собственниктан Аллам үзе сакласын. Аларда некрофил психологиясе.
Дилбәр. Анысы нәрсә тагы?
Рания. Бүгенге кешеләр җансыз нәрсәләрне яраталар. Техника, компьютер - болар барысы да кешеләрнең мәхәббәтенә ия. Тере кеше, җан, күңел, бәгырь - болар бүгенге заман өчен зур кыйммәткә ия түгел. Моны Көнбатыш психологлары некрофил психологиясе дип аңлаталар.
Дилбәр. Бигрәк куркыныч кеше булган икән ирең.
Рания. Әле көнләшмәсә бер хәл иде. Аның бит мине гел өйдә генә утыртасы килде.
Дилбәр. Синең эшең публичный булгач, көнләшергә сәбәп табыладыр инде ул.
Рания. Көнче кеше ул сәбәпне ничек булса да таба. Мин аерылуын аерылдым, ләкин әнигә тагын удар бит инде бу.
Дилбар (елмаеп ). Апа, кайгырма инде, нишлисең бит. Дөнья барыбер матур. Яшәү барыбер рәхәт.
Рания. Синдә бүген ниндидер сәер илһамлык бар. Әсәдеңнән хат килдеме әллә?
Дилбәр (сискәнеп). Ой! Әсәдтән?.. Юк. Шушы арада хаты килергә тиеш. (Уйга кала.) Әсәді..
Рания. Көтәм дип вәгьдә биргәч, солдатыңа хатларны ешрак яз инде син. Нәрсә караңгыландың? (Пауза.) Әсәд - тупас егет, әлбәттә. Бәлки, армиядән олыгаеп, җитдиләнеп, бераз агарып кайтыр. (Сеңлесенә сынаулы караш белән карый.) Сагынасыңмы соң?
Дилбәр (борчулы тавыш белән). Әллә тагы.
Рания (торып, китап киштәләре арасында йөри). Әй шушы авыл кызларын| Егетне армилгә озаткан булып, аны көткән булып... Ярый ла ул ныгытып яратып озатсаң, аннары өзелеп сагынып көтсәң.
Дилбәр (иреннәрен турсайтып). Апа, ярар инде.
Рания (көлеп). Булды, булды. (Киштәдән китап ала.)
Ноҗип керә. Дилбәргә таба йөзенә яғымлылык чыгарырга тырышып атлый.
Нәҗип (Ранияне күреп уңайсызланыбрак китә). О-о-о, Рания кайткан!
Рания. Исәнмесез! (Китапны кире киштәгә куя.)
Нәҗип (ни әйтергә белмичә). Казан ничек анда?
Рания. Казан урынында.
Нәҗип. Казан урынында, тик безнең күңелләр генә үзенә урын тапмый, димәкче буласыңмы әллә?
Рания (тирән сулап куеп). Аллага шөкер, күңелләр дә үз урынында, беркая чыгып очмаган. Ярый, Дилбәр, өйгә кайтам. Инде әни дә кайтып җитәр. Аның кайтуына ашарга әзерли торыйм.
Рания чыгып китә. Нәҗип ишекне ябып килә.
Нәҗип (сагаеп). Апаңның битендә төс юк. Бер-бер хәл булмагандыр бит?
Дилбәр. Юлдан арыган ул. Якын ара түгел бит.
Нәҗип. Анысы шулай. (Дилбәрнең каршысына утыра.)
Дилбәр. Əme дә авыр. Җурналистика өчен егерме биш яшь бик аздыр әле ул, анда бит тәҗрибә кирәк. Ул эшли торган газетада бигрәк тә.
Нәҗип. Иреннән аерылып та йөри дип ишеттем әле мин аны.
Дилбәр (ачу белән). Кем әйтте? Аллага шөкер, әйбәт кенә яшәп яталар әле.
Нәҗип. Минем бер курсташым Казанда яши. Апаңнар белән бер подъездда торалар икән. Күптән түгел Казанга баргач очраштык та, шул сөйләде.
Дилбәр. Гайбәтне сөйләгән кешене дә, гайбәтне тыңлаучыны да җенем сөйми. (Торып китмәкче була.)
Нәҗип (кызны кулыннан тотып). Утыр әле, утыр. Мин бит аны монда беркемгә дә сөйләмим. Җурналистикада эшләп, ирең тегендә-монда көн-төн чаба торган бизнесмен булгач, ай-һай, авырдыр шул. Аңлыйм, аңлыйм. Хатын-кызга бит аңа игътибар кирәк, наз кирәк...
Дилбәр (әңгәмәдән тәмам туеп). Ярар, һәркемнең үз эше инде.
Нәҗип (кесәсеннән кечкенә флаконлы ислемай чыгара). Дилбәр, менә сиңа кечкенә генә бүләк.
Дилбәр. Нәҗип абый, син нәрсә, кирәк түгел.
Нәҗип. Беренчедән, абый түгел, Нәҗип кенә. Икенчедән, минем сиңа бүләк ясыйсым, кәефеңне күтәрәсем, сине шат күңелле итәсем килде.
Дилбәр. Минем күңелем болай да шат. Ни туган көн түгел, ни Сабантуй түгел
Нәҗип. Кызларга бүләкне елның теләсә кайсы фасылында, календарь көннәренә карамыйча бүләк итәләр.
Дилбәр (бүләкне Нәҗипкә таба этәреп ). Кирәк түгел, рәхмәт, алыгыз.
Нәҗип (бүләген кызның алдына куеп). Юк-юк, торсын өстәлеңдә. Үпкәләтмә мине. (Пауза.) Син көннән-көн чибәрләнә барасың. Синең чәчкәдәй ачылып килүеңә мин бик шат. Алайса, каладан төссезләнеп, котсыз калып кайткан идең.
Дилбәр (торып баса). Мин киштәләрдәге тузанны сөртим әле.
Нәҗип. Бераз сөйләшеп утырыйк инде.
Дилбәр (тагын утырып). Нәрсә турында?
Нәҗип. Беткәнмени?
Дилбәр. Алайса, комплиментлар әйтмә, яме.
Нәҗип. Ярар, әйтмәм. (Паузадан соң.) Мөхтәрнең рәсемнәре ошыймы сиңа?
Дилбәр (кинәт илһамланып ). Искиткеч! Рәссам табигатьне бөтенләй башка күзлектән күзәтә. Мин яраткан таллар, инеш буйлары, урман яны, чынбарлыкта бер төрле гүзәл булса, аның ясаганында үзгә, башка төрле ямьле.
Нәҗип (гасабиланып ). Дилбәрне белмим, минем янга кермәде, дигән була. (Торып әрле-бирле йөри.) Аның эше стенадагы бизәк буларак болай ярап тора инде. Барыбер син ярата торган инеш буйларын таң калырлык итеп ясамаган инде ул.
Дилбәр (бер ноктага карап елмая). Миңа ошады.
***
Мөхтәр стенаны бизәвен дәвам итә. Почмакта караңгылык эченнән Дилбәр күренә.
Мөхтәр (рәсемен ясый-ясый, борылмыйча гына). Дилбәр, синме?
Дилбәр. Мин. Ничек белдегез, сез бит мине күрмәдегез?
Мөхтәр. Күңелем сизде.
Дилбәр (рәсемнәрне карый-карый). Кызык! Сез гел безнең авыл табигатен генә ясыйсыз.
Мөхтәр. Әйе. (Баскычтан төшә, пумаланы, буяуны өстәлгә куя, кулларын чүпрәккә сөртә.)
Дилбәр. Шунысы гаҗәп: сез нәкъ мин ярата торган урыннарны сурәтлисез.
Мөхтәр. Синдәй гүзәл зат ярата торган күренешләрне ясамыйча, нәрсә ясыйм инде мин!
Дилбәр (мөкиббән китеп). Искиткеч! Бу бит могҗиза! Сез илаһи зат!
Мөхтәр. Юк-юк, алай мактама. Алайса, хәзер калак сөякләремнән ике канат үсеп чыгачак та, мин очып китәчәкмен.
Дилбәр. Очып китмисез, мин сезне аягыгыздан эләктереп алып төшерәм. Мин сезне беркая да җибәрмим.
Көләләр.
Мөхтәр (ясалма җитдилек белән шаярып). Күзең каты булып куз тигезсәң...
Дилбәр. Минем күзем каты түгел. Аннары мин бит чын күңелдән, сокланып әйтәм. Сөбханалла! Күз тимәсен өчен, әни һәрвакыт «Сөбханалла» дип әйтергә куша.
Пауза.
Мөхтәр (кыздан күзләрен алмыйча ). Бигрәк чибәр һәм акыллы шул син. Сөбханалла! Каршы килмәсәң, мин сине ясар идем.
Дилбәр (оялып кына). Минеме? Рәсем итепме?
Мөхтәр. Сурәт итеп. Картина итеп.
Дилбәр (уттай янган битен ике куллап тотып). Битем яна.
Нәҗипнең тавышы ишетелә: «Дилбәр! Син кайда? Дилбәр!» Дилбәр чыгып йөгерә. Нәҗип Мөхтәр янына керә.
Нәҗип (ачулы кыяфәттә Мөхтәрнең рәсемнәренә карап торып). Әрәмә болай куе төстә буламыни?!
Мөхтәр (тыныч кына). Була. Кешенең күңеле дә йә яктыра, йә караңгылана, йә ярсый, йә тынычлана.
Нәҗип (стенага карый-карый атлап). Чишмә буендагы таллык кая?
Мөхтәр (көлеп ). Әле ясыйсы бар. Борчылма бер дә.
Нәҗип. Кем әйтмешли, карап карарбыз.
Мөхтәр. Бик тынгысыз әле син бүген.
Нәҗип. Әч поша. Килешүне синең белән шундый зур суммага төзедек. Әле беркемгә беркайчан андый акча түләнгәне юк иде. Шуңа күрә рәсемнәрең затлы, сыйфатлы булсын дип янып йөрим. Шундый расход тотып клуб бизәткәч, йөзгә кызыллык килмәсен.
Мөхтәр (баскычын рәтләп куеп, эшкә тотынырга җыена). Борчылма.
Нәҗип (рәссамга карамаска тырышып). Аннары ни... Бу авыл җире... Дилбәр - шушы авылда туып үскән кыз...
Мөхтәр (Нәҗипкә текәлеп карап). Шуннан?
Нәҗип (як-ягына карана-карана). Ул синең анында еш күренә. Яхшы түгел.
Мөхтәр. Нәрсәсе яхшы түгел? Ул ярата торган төбәкләрне, ул ярата торган урыннарны ясыйм бит мин.
Нәҗип (коры гына). Беләм мин сезне... худоҗникларны. Кызның башын бутама.
Нәҗип китә. Ерактан аның тавышы ишетелә: «Дилбәр!» Мөхтәр елмаеп кабатлый: «Дилбәр!» Музыка. Мөхтәр эшен дәвам итә. Шыпырт кына Рания керә. Рәссамның эшен күзәтеп тора. Аннары якынрак килә.
Рания. Исәнмесез!
Мөхтәр. Исәнмесез! (Раниягә карап тора.) Сез Дилбәрнең апасыдыр, мөгаен?
Рания. Әйе. Без төскә-биткә аның белән охшашмаганбыз, ничек белдегез?
Мөхтәр. Мин бит рәссам.
Рания (рәсемнәрне, бизәкләрне күзәтеп ). О-о-о!
Мөхтәр (рәсемен ясый-ясый ). Шәпме?
Рания. Дөресен әйтимме?
Мөхтәр. Әйдәгез, дөресен ярып салыгыз әле.
Рания. Минем Казанда рәссамнар белән аралашканым бар, аларның хезмәтләре белән таныш дисәм дә буладыр. Миңа очраган барлык рәссамнарның осталыгы, минемчә, бер дәрәҗәдә, аларның берсен алып аның урынына икенчесен куйсаң, берни үзгәрмидер шикелле. Бәлки, мин аңлап бетермимдер. Дөрес, һәркемгә дә бирелә торган талант түгел. Әмма зур рәссам белән кечерәк рәссам арасында аерма тапмыйм.
Мөхтәр. Аерма эзләргә кирәкми дә. Аны белгечләр генә билгели.
Рания. Белгечнең дә зәвыгы нинди бит...
Мөхтәр. Әйе, сез хаклы. Шуңа күрә хәтта белгечләр дә бәя биреп маташмасын инде.
Рания. Миңа Дилбәр сезнең турыда шундый илһамланып сөйләде ки, хәтта минем сезнең үзегезне кереп күрү теләге туды.
Мөхтәр (көлемсерәп). Кая, тагын бер уртакул дәрәҗәдәге талант иясенә күз салыйм әле, дидегезме?
Рания (Мөхтәргә таба килеп). Сез миңа үпкәләмәгәнсездер дип ышанам.
Мөхтәр (баскычыннан төшеп). Нинди үпкәләү! Рәссамнар күп, дөрес әйтәсез. Аларның хезмәтенә бәя бирүчеләр дә артык күбәйде, бәлки, сәбәпне шуннан эзләргә кирәктер. Гомумән, хәзер шагыйрьләр дә күп, артистлар да күп, җырчылар да күп. Шулкадәрле культура массасыннан затлысын абайлау да бик үк җиңел түгелдер.
Рания. Ул масса культурасыннан чын сәнгать дип атардае бик аз шул.
Мөхтәр. Сез, җурналистка буларак, үзегезнең хәзерге бихисап каләм ияләре арасыннан затлысын атый аласызмы? Таң калырлык мәкаләләр укыганыгыз бармы? Дөрес, анда кемнедер сүгеп, балта белән кизәнеп язган мәкаләләр бар ул. Ләкин эт кебек өрү һәм үт белән язу чын җурналистика түгелдер, минемчә.
Рания. Хәзер укырга да, эшләргә дә мөмкинлекләр киң. Элек бит, музыкант яки каләм иясе булыр өчен, белемне теләсә кем ала алмаган.
Мөхтәр. Иҗат - һәркемнең күңел халәте, үзенең эчке ихтыяҗы, шуңа күрә кешене үзенең иҗаты белән бергә-бер калдырырга, иҗатчыга бәйләнмәскә кирәк. Мәсәлән, мин үзем - кәсепче. Иҗатым белән тамагымны туйдырам, мин шуның белән яшим. Беркемнең дә мине килеп тәнкыйтьләргә хакы юк. Заказ бирүче кеше генә миннән теге яки бу сыйфатны таләп итә ала. Иҗатчыларны мин өч төркемгә бүләм: кәсепче профессионаллар, җан газаплы иҗатчылар, тщеславный бездарьлар.
Рания. Тщеславие барлык иҗатчыларда да бардыр.
Мөхтәр. Миндә, мәсәлән, юк ул. Мин хезмәтем өчен күпме акча аласымны беләм. Нәрсәгә миңа тщеславие?
Рания. Шушы өч төркемнән иң бәхетлесе кайсылары?
Мөхтәр. Иҗатының яшәү мәгънәсе икәнен тоеп, шул ук вакытта аның дөньяви мәгънәгә ия түгеллеген аңлаучылары бәхетлерәктер.
Рания. Ә иң бәхетсез иҗатчылар кемнәр?
Мөхтәр. «Мин бәхетсез!» диючеләре — иң бәхетсезләре.
Рания (Мөхтәргә карап торып). Сез чин худоҗникка охшагансыз. Чын иҗатчыны шушы үземнең туган авылымда очратырмын дип уйламаган идем.
Мөхтәр. Нишләп әле андый фикергә килдегез? Моның белән Казандагы бик күп иҗатчылар бәхәскә керер иде.
Рания (Мөхтәрне психологларча күзәтеп сөйли ). Сездән иҗади көч бәреп тора. Сез үзегез эшләгән эшкә нык ышанасыз һәм хезмәтегезгә тугры, шуңа күрә аягыгызда нык басып торасыз. (Рәсемнәргә карый-карый атлый.) Мин, Казанга килү белән үк, бер шагыйрь егет белән таныштым. Ул миннән өч курска өлкәнрәк, инде танылып бер китап та чыгарырга өлгергән. Аның шигырьләре шәп, ләкин бер генә шигыре дә үзенең холкына, сыйфатларына туры килми иде.
Мөхтәр. Кеше үзенең эчке асылын ничек бар, шулай ачып салса, бер дә күркәм күренеш булмас иде.
Рания. Димәк, ихласлык дигән төшенчә инкяр ителә?
Мөхтәр. Белмим, һәркем ни уйлаганын, нинди хисләр кичергәнен ачыктан-ачык әйтә башласа, инде кешелек дөньясы күптән беткән булыр иде.
Рания. Димәк, чынлап та, бөтенебез уйныйбыз?
Мәхтәр. Без иҗатчылар турында гына сөйләшә идек түгелме? Минем фикеремчә, һәрбер иҗатчыда эчке установка куелган - властька омтылу. Иҗаты белән ул кешеләр өстеннән власть алмакчы була. Хәтта артист та сәхнәгә тамашачыны яуларга дип чыга, ул да тамашачы минем властьта дип уйлый. Собственниклар барысы да. Милекчеләр. Кешенең табигате шундый. Ә иҗатчыда кешедәге барлык сыйфатлар - яхшысы да, начары да - акцентланган, күренеп тора, чәчрәп тора. (Пауза.) Сезне бу әңгәмә ардырмадымы?
Рания. Юк, ардырмады. Киресенчә. Бу кыска гына әңгәмәдән мин үземә бик күп нәрсә алдым. Шушы темага бер зур мәкалә язачакмын.
Мөхтәр (шаярып ). Мәкаләгездә, зинһар, минем исемемне атый күрмәгез, яме.
Рания (елмаеп). Ярар.
Мөхтәр (стенаны күзәтеп ). Урманыгызга бара торган юл уңаендагы чишмә буен һәм андагы таллыкны ясыйсы бар. Фотога төшереп кайткан идем, фоторәсем бик үк уңышлы чыкмаган. Барып яңадан төшереп кайтырга кирәк.
Рания (кинәт җанланып). Мине дә алып барыгыз әле.
Мөхтәр (сөенеп). Бергә барыйк дип үзем сезгә тәкъдим итмәкче идем. Шушында туып үскән кеше буларак, сез мине үзегез алып барыгыз анда.
Рания. Рәхәтләнеп. Кайчан барабыз?
Мөхтәр (сәгатенә карап ). Вакытыгыз булса, хәзер үк.
Рания. Киттек.
Мөхтәр. Фотоаппаратны алам да китәбез.
Почмактагы тумбочканы ачып, фотоаппаратны ала. Алар икәүләшеп чыгып китәләр. Музыка. Дилбәр атылып килеп керә. Үзенә урын таба алмыйча, фойе буйлап йөгереп йөри. Нәҗип керә.
Нәҗип. Дилбәр! Син монда икән.
Дилбәр (җикереп ). Әйе, монда мин, монда, монда!
Нәҗип. Рәссамның кайда икәнен беләсеңме?
Дилбәр. Юк, белмим!
Нәҗип. Алар синең Рания апаң белән чишмә буендагы таллыкта йөриләр.
Дилбәр (ярсып). Син әләкче! Гайбәт сөйләргә ярамый!
Нәҗип. Ә олы яшьтәге рәссам белән авыл җирендә... әле ире белән аерылышмаган килеш...
Дилбәр. Анда синең эшең юк! Ник син теләсә кая тыгыласың?!
Нәҗип. Дилбәр, син нәрсә?!
Дилбәр (ике куллап башын кысып). Гафу ит, гафу ит, кызып киттем.
Нәҗип. Мин теләсә кая тыгылмыйм. Минем тынгысызлыгым ул сине яратуымнан. Белсәң иде, Дилбәр, сине күргәч, йөрәгемнең ничек типкәнен, күңелемнең ничекләр кайнаганын. Синең миңа карата битарафлыгың җанымны ашый. Мин сине шундый яратам. Мин сине төшләремдә күрәм, мин синең белән саташам. (Стенадагы рәсемнәргә ишарәләп.) Менә бу рәсемнәрне мин куштым ясарга. Синең яраткан урыннарың булганга. Бу чишмә буйларын, бу әрәмәлекләрне, бу болыннарны син яратасың, син шунда уйнап үскәнсең, шуңа күрә мин нәкъ шул урыннарны ясарга тәкъдим иттем. Китапханәне дә инде күптән яптырырга телиләр. Синең аркада яптырмыйм.
Дилбәр чыгып йөгерә. Нәҗип аның артыннан чаба: «Дилбәр! Дилбәр!»
Китапханә. Дилбәр боегып утыра. Рания керә, кулында - кечкенә кәстрүл.
Рания (ишек янында басып торган килеш). Дилбәр, сеңлем, сине болай ук үпкәләтерлек нәрсә эшләдем соң мин?
Дилбәр (ачуланып). Сиңа оят түгелме?! Ирең белән аерылышканга әле санаулы гына көннәр...
Рания. Нәрсә булды соң әле? (Сеңлесе янына килеп утыра, кәструлне әстәлгә кул.)
Дилбәр. Син ана апарга алып килденме?
Рания. И-и-и, сеңлем! Син көнләшәсең бугаи? Бик таныш хис, бик таныш.
Дилбәр (кызып). Син бу арада дөньяга нәфрәтле, шуңа шулай сөйләшәсең. Сәнгать кешеләреннән башка дөнья матур булмас иде.
Рания (кулын сеңлесенең иңенә куеп). Ә син күрәсеңме, ул бит безнең туып үскән табигатьне ясый. Ә ул матурлыкны без синең белән туганнан бирле күреп сокланабыз.
Дилбәр. Син гел минем фикерләремә аркылы киләсең.
Рания. Сине җиргә төшереп, чынбарлыкка тәпиең белән бастырасым килә.
Дилбәр. Бүтән кайгың юкмы әллә?!
Рания (авыр сулап). Кайгыларыбыз җитәрлек. (Сеңлесенә назлы караш белән карый.) Бәхетле мизгелләребез дә юк түгел. Хәтерлисеңме, син кечкенә чакта әллә нинди сораулар биреп йөдәтә идең. Ул сорауларның кайберсенә үзем дә җавап таба алмый идем әле.
Дилбәр. Ә син минем өчен шундый олы, акыллы, бөтен нәрсәне аңлый торган булып тоела идең. Син көянтә-чиләкләр белән суга барганда, мин дә, тизрәк үсеп җитеп, синең кебек булырга хыяллана идем.
Хәтерлисеңме, гел сиңа иярә идем. Син гел миннән қача идең, иптәш кызларың белән серләрегез бар иде, мин барыбер елый-елый иярә идем.
Рания. Әйе. Хәйран көйсез бала идең син, сеңлем.
Дилбәр. Минем һәрвакыт иркәләнәсем килә иде. Син минем өчен ниндидер илаһи зат идең, апа, сүз белән генә аңлатырлық та түгел. Ярый син бар әле. (Апасын кочаклый.)
Рания. Син дә минем иң кадерле кешеләремнең берсе. Сез бит икәү генә минем өчен кадерле кешеләр - әни дә син.
Дилбар (канатланып). Апа, әйдә, иртәгә урманга җиләккә барабыз. Балачактагы кебек - син бер литрлы банкага җыярсың, мин ярты литрлыга. Син бит мине җиләккә алып бармас өчен дә гел тарткалаша идең. Ә мин барыбер иярә идем, барыбер син мине кызганып калдырмый идең. И апа! (Күз яшьләрен сыпыра.)
Рания (елмаеп). Җиләккә баргач та, үзеңне көйләтеп теңкәмә тия идең.
Дилбәр. Апа, барабызмы иртәгә җиләккә?
Рания. Миңа Казанга китәргә кирәк.
Дилбәр. Кайчан?
Рания. Иртәгә үк.
Дилбәр. Миңа үпкәләдеңме әллә?
Рания. Юк. Чакыралар. Сорап тагын берәр атнага калыр идем дә, китүем хәерлерәк булыр. Әүхәт килеп җитәр шикелле.
Дилбәр. Аерылышкач нишләп килергә тиеш ул.
Рания (сыкрап). О-о-о, ул киләчәк, әле теңкәгә тиячәк, әле җелекләрне суырачак.
Рания чыгып китә. Музыка. Караңгылык.
Сәхнә яктырганда, Дилбәр башын өстәлгә салып йоклый. Әүхәт керә. Кулында төргәкләр, кәгазь каплар, чәчәк бәйләме.
Әүхәт. Дилбәр!
Дилбәр (сискәнеп). Ә? Син... сез...
Әүхәт. Мин. Өегез бикле. Рания кайда?
Дилбәр (битен сыпырып, чәчләрен тәзәткәләп). Апа Казанга китте.
Әүхәт (күзләрен челәйтеп). Алдамыйсыңмы, балдызым?
Дилбәр. Алдамыйм. (Карап тора.) Мин һаман балдызмыни сезгә?
Әүхәт (якынрак килеп). Җизнән икәнемне оныттыңмы әллә?
Дилбәр. Апам белән аерылышкач, җизни түгелсездер инде.
Әүхәт. Инде «сез» дип үк сөйләшә башлады. Менә сиңа күчтәнәчләр.
(Тәргәкләрне әстәлгә кул.) Вазаң бармы?
Дилбәр. Өч литрлы банка бар.
Әүхәт. Чәчәкләрне утыртып куй әле.
Дилбәр банка алып килә, чәчәкләрне шунда утыртып куя.
Әүхәт (ары-бире йөренеп ). Аралар бозылу була инде ул. Гаилә кору җиңел эш түгел. Бер-береңне гафу итә белергә дә кирәк. Алайса, алга таба ничек яшәргә?
Дилбәр (чәчәкләргә бармаклары белән кагылгалап ). Башка кешене үз милке дип санарга беркемнең хакы юк, минемчә. Сине матур әйбер урынына күреп, син кемгәдер тавыш-тынсыз хезмәт итәргә тиеш булсаң, монда гафу итү, гафу итмәү турында сүз кузгатасы да юк. Бу дөрес түгел.
Әухәт(аптыраита калып). Мин сине анламадым, син нәрсә әйтергә телисең?
Дилбар (тавышын күтәреп). Ничек инде яраткан кешеңне шахси милкең итәргә омтылырга мөмкин?! Ярату алай булмый бит инде ул!
Әүхәт (ачулануын яшермичә). Гаиләдә кемдер баш булырга тиеш. Син әле артык яшь, аңлап бетермисең. Син апаң сөйләгәннәр буенча гына фикерлисең.
Дилбәр (сүлпән генә). Бәлки.
Әүхәт, Дилбәр чыгалар. Музыка.
Мөхтәр эшли. Стенада Рания сурәте. Дилбәр кәстрүл тотып керә. Стенада апасының сурәтен күреп, тораташ булып ката.
Дилбәр (сурәткә караган килеш ). Рания апаны ясагансың.
Мөхтәр. Әйе. (Кулларын чүпрәккә сөртә-сөртә.) Сине ясасам, йә завклуб эшеңнән куар. Өстәвенә егетең армиядән кайткач көнләшер.
(Кызга елмаеп карап тора.) Шуңа күрә апаңны ясарга булдым. Сез берберегезгә охшагансыз.
Дилбәр (катгый итеп). Юк, мин апама охшамаганмын, мин әнигә охшаганмын.
Мөхтәр (кызның кулындагы кәстрүлгә ымлап). Бу нинди кәстрүл?
Дилбәр (уйга калып). Ашарга алып килгән идем.
Мөхтәр. Миңамы?
Дилбәр (бер ноктага текәлгән килеш). Юк, үземә.
Әүхәт керә.
Әүхәт (ерактан ук). Исәнмесез!
Мөхтәр. Исәнмесез!
Әүхәт. Дилбәр, Рания кайда?
Дилбәр (паузадан con). Казанда.
Әүхәт (усал тавыш белән). Мин аны анда тапмадым.
Дилбәр (кырыс). Казан хәтле Казанда бер кешене табу кыендыр инде ул.
Дилбәр кәстрүлне ачу белән шапылдатып өстәлгә куя да чыгып китә. Әүхәт бик озак стенадагы Рания сурәтенә карап тора.
Әүхәт. Бу шушы авыл кызымы?
Мөхтәр. Әйе.
Әүхәт (ачуланып). Ә кем сезгә аны ясарга кушты?
Мәхтәр. Беркем дә кушмады. Үзем ясадым. Ә сез кем буласыз?
Әүхәт. Мин стенадагы ханымның ире булам.
Мөхтәр. Мин бик шатмын. (Читкәрәк китеп, сурәткә карый.)
Яхшы чыкканмы соң?
Әүхәт. Аңа бөтенләй охшамаган.
Мөхтәр (көлемсерәп). Бөтенләй охшамагач, ничек таныдыгыз соң сез хатыныгызны?
Әүхәт (Мөхтәргә текәлеп карап). Сезгә карап аңладым. Сез профессионалы рәссаммы?
Мәхтәр. Әйе, мин - профессионал.
Әүхәт. Оят түгелме соң, чын, тирән мәгьнәле затлы картиналар ясыйсы урынга, стеналар бизәп йөрисез?
Мәхтәр (тыныч кына). Әлегә бер дә йөзгә кызыллык килгәне юк.
"Узегез нинди һөнәр иясе буласыз?
Әүхәт. Мин - эшмәкәр. Бизнесмен. Сезнең кебек һаваларда очып йөрмим, җирдәге реаль эшлар белән мәшгуль.
Мәхтәр. Чәнки сез җирдәге бөтен нәрсәне үзегезнеке итәргә омтыласыз, шуңа күрә күкләргә күтәрелергә вакытыгыз юк.
Әүхәт. Сез дә бит бөтен дөньяны үзегезнеке дип хис итәргә яратасыз. Сайлап алынганнар кешеләр, имеш, талант ияләре. Ə сез мин эшләгән эшләрне эшләп карагыз. Иҗатыгыз белән дөньяны яуларга омтыласыз, ә картайган көнегездә карыйсыз - гомерегез стенага агач ботаклары ясап үткән икән.
Мәхтәр. Һәрбер кеше - кем булуына карамастан собственник. Һәрбер кеше үзе белән пространствоны тутырырга омтыла. Үзенең таланты, хезмәте, амбицияләре белән. Тик менә нинди ысуллар белән, кешелеклеген югалтмыйчамы - монысы һәрбер кешенең шәхси эше.
Әүхәт. Сез, сәнгать кешеләре, артык күп дәгъва белдерәсез. Претензияләрегез китергән файдагызга тәңгәл түгел.
Мәхтәр. Ә эшкуарларның?
Әүхәт. Мин алып кайткан азык-төлек кешеләргә көн саен кирәк. Ә синең картиналарыңнан башка кеше гомер буе яши ала.
Мөхтәр. Сез читтән алып кайткан ризыктан башка да кешеләр ачтан үлмәс. Сез китергән файда да туплаган малыгызга адекват түгелдер, бәлки.
Әүхәт. Халыкның тамагы яңа туя башлады. Миңа шунысы кызык: сәнгать кешеләре культураны беренчел дип исбатларга тырышалар. Имеш, башта культура үсәргә тиеш, аннары гына икътисад. Бу бит:
«Кешенең гәүдәсе түгел, киеме әһәмиятлерәк», - дигән сыманрак килеп чыга.
Мөхтәр. Иң беренчел нәрсә, алайса?
Әүхәт (кызып-кызып). Яшәү рәвеше, нигез, йорт-җир, экономика. Кешенең иң элек йорты, нигезе, ашарга ризыгы булырга тиеш. Шуннан соң гына ул җырлый, бии, рәсемнәр ясый башлый. Яшәргә йортың, шартларың булмаса, нинди сәнгать турында уйларга мөмкин? Борынгы заманнардагы иң беренче сәнгать үрнәкләре — пещера стеналарындагы рәсемнәр бит. Ул рәсемнәрдә мамонтка ауга баралар, иген игәләр, кыскасы, кеше ризык табу, яшәү шартларын булдыру күренешләрен ясаган. Димәк, башта ризык таба ул, яшәргә куыш ясый, аннары гына учак тирәсендә биергә, җырларга тотына.
Мөхтәр. Ярый. Килешергә мөмкин. «Культурамы, экономикамы беренчел?» дигән сорауны биргәндә, «культура» төшенчәсенә нинди мәгънә саласың бит. Культура дигәч, тотып карап була торган сәнгать үрнәген генә күз алдына китерәсез. Бер үк йортны төрлечә салырга мөмкин, бер үк куышны төрлечә корырга мөмкин. Әчке культурасы булган кешенең йорты культурасызныкыннан аерылып торачак. Культуралы кеше белән культурасызның ризыкка мөнәсәбәте дә аерылып тора. Акчага сатып алган сәнгать үрнәкләре генә кешене бизи алмый. Культура ул - эчке халәт.
Әүхәт. Без төрле нәрсәләр хакында сөйләшәбез.
Мөхтәр. Юк, бер үк нәрсә турында сөйләшәбез. Нинди генә коттедҗлар салмагыз, нинди генә машиналарда йөрмәгез, нинди генә техника алмагыз - барысында да иҗатчыларның хезмәте бар, барысында да сәнгать үрнәкләре чагыла. Дөрес, сез ул сәнгати әйберләрнең собственнигы булып саналасыз, ләкин сәнгатьнең, культураның собственнигы була алмыйсыз, чөнки ул - күңел халәте.
Әүхәт. Бездән башка яши алмаячаксыз. Чөнки иҗат җимешләрегез өчен без генә акча түли алабыз.
Мөхтәр. Акча түлисез икән, димәк, сез дә бездән башка яши алмыйсыз.
Əyxər. Син дә милекче, син дәсобственник, ләкин синең собственность зур кыйммәткә ия түгел.
Мөхтәр. Ул сиңа шулай тоела, ә миңа исә бөтенләй башкача тоела.
Бәясен билгеләрлек әйбер кыйммәткә ия түгел. Фәлән сум әйбернең кыйммәте юк. Бәлләп булмаслык нәрсәләр бихисап куп. Менә шул төшенчәләр чиксез кыйммәт. Кеше хәтерен күпмегә бәяләр идең? Анаңның гомере, балаңның гомере ничә сум тора? Кешедәге һәрбер хисне ничек бәяләмәк кирәк? Сатып алып булмаслык нәрсәләр күп. Шуны онытасыз сез.
Əyxər. Әллә нинди глобаль темаларга кереп китәсең. Бәхәсне бер координат системасында алып барырга кирәк.
Мөхтәр. Бер координат системасында да шулай ук килеп чыга. Хатының синнән аерылып монда килеп керде, рәссам хезмәтен күзәтеп, күңеленә вакытлыча гына булса да юаныч тапты...
Әүхәт. Шуннан? Тагын нәрсә әйтерсең?
Мөхтәр. Әллә ниләр әйтеп торасы юк. Менә бу мин ясаган сурәте Рания өчен, никтер, сез икегез туйда төшкән фоторәсемнән кадерлерәк. Нишләп алай? Моңа син дә, ул үзе дә һәм мин дә җавап бирә алмам, мөгаен.
Әүхәт кызу-кызу атлап чыгып китә. Мөхтәр кәефсезләнеп утыра. Музыка. Дилбәр керә. Ул кергәч, Мөхтәр җанланып китә.
Мөхтәр. Монда кергән кеше киттеме?
Дилбәр. Машинасына утырып чапты. Ул Рания апаны эзәрлекләп йөри.
Мөхтәр. Апаң чынлап та Казандамы?
Дилбәр. Әйе. (Рәссамның күзләренә туры карап.) Синең кәефең кырылган. Әүхәт авыр сүз әйттеме?
Мөхтәр. Юк, әйтмәде. Мин үзем аңа артык каты әйтеп ташладым, ахрысы. (Пауза.) Бераз ардырды. (Беравык Дилбәргә карап елмаеп утыра.) Син тагы да чибәрләнеп киттең.
Дилбәр (шатланып). Чынлапмы?
Мөхтәр. Чын-чынлап.
Дилбәр. Мине рәссам ясарлыкмы?
Мөхтәр (урыныннан кузгалып). Әлбәттә. (Дилбәргә якын килә.)
Мин сине стенага түгел, портретка ясыйм.
Дилбәр (каушабрак). Портретка?
Мөхтәр. Ул дөньяда иң шәп портрет булачак!
Дилбәр канатланып чыгып йөгерә. Музыка.
Дилбәр фойе уртасында урындыкта утыра. Мөхтәр аның рәсемен ясый. Дилбәр үзен бик киеренке тота.
Мөхтәр (эшеннән туктап, Дилбәргә карап тора). Син үзеңне киеренке тотасың. Каушыйсыңмы?
Дилбәр (каушавын яшерергә теләп). Юк... әллә ничек...
Мөхтәр. Тирән иттереп сула, гәүдәңне йомшарт. (Ясавын дәвам иттерә.)
Дилбәр. Нәҗип командировкадан кайтканчы тәмамлыйсыңмы?
Мөхтәр. Тырышырмын.
Музыка. Сәхнә берничә тапкыр караңгыланып яктыра. Портрет инде әзер диярлек.
Дилбәр. Дөрес утыраммы?
Мәхтәр (елмаеп). Син, ничек утырсан да, дөрес утырасың.

Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.