🕙 19-minuto de lectura

Өч Аршын Җир - 5

El número total de palabras es 2443
El número total de palabras únicas es 1419
38.4 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
54.1 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
60.3 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
  Инеш тә шул ук: каз-үрдәкләр мыжылдап тора үзендә, ыштан балакларын бот тиңентен сызганган сипкелле малайлар агач дөмбе белән комырыклардан вак чабакларны, этлиләрне пыркытып чыгарып җил­гәргеч иләгеннән бозып ясалган бәләкәй җәтмәләр бе­лән балык сөзәләр... Ярларында таллар... Тал арала­рында бозау көтүе утлап йөри...
  Инеш аръягында үзгәреш!.. Таллык белән тау арасында Мирвәли исемнәрен дә белмәгән әллә нихәт­ле машиналар канатларын, яңакларын ялтыратып тезелешеп торалар. Авылның механизациясе шунда икән. Хәзергә алар ял итә. Арырак бензин баклары, әллә нинди подваллар, сарайлар... Хуҗалык үскән, димәк!
  Йортлар да үзгәргән: элек салам түбәле кырык терәүле мескен өйләр арасыннан ара-тирә генә такта түбә кукыраеп чыгып тора иде. Хәзер салам түбәләр бер-ике җирдә генә калган...
  Ә кешеләр?..
  Кешеләр әллә ниндиләр... Мирвәли авылдашла­рының күбесен танымый, бик күпләр аның үзен та­нымыйлар... Башта бу хәл куандырса да, тора-бара бик читен нәрсәгә әйләнде. Берәрсе килеп Шәмсегаянны сораштыра башласа, бигрәк тә уңайсыз иде аңа!.. Аны белә, димәк, Мирвәлине юри-марый гына танымаган булып маташа... Шәмсегаянның күп еллар тоташ балалар бакчасында эшләвен, Карачураны сагы­нуын, бер генә көн дә, минут та онытмавын ишеткәч, соратучыларның күзләре яшьләнә, барысы да аны бик кызганалар, офтаналар иде. Аны кызганалар, ә Мирвәлине?..
  Нигә берәү дә аның хәлен сорашмый, аның чал башына кинәт ябырылып төшкән хәсрәтен бүлешергә ашыкмый?.. Нигә?.. Ул да шушы авыл кешесе ләбаса, шунда туган, шунда үскән!
  Мәрхүмәне олылап җиргә иңдергәч, аны бөтенләй оныттылар...
  Башта төркем-төркем, аннан берәмләп халык зи­раттан таралып бетте. Беркем дә кабер янында чү­гәләп утырган Мирвәлигә күз салмады, үзе белән ча­кырмады, «безгә кагыл, кереп чык», — дип эндәшмә­де... Ичмасам, берәрсе: хәзер нишлисең, кая барасың инде?» — дип сорасачы!..
  Гомер буе юатып түгел, кеше кайгыртып түгел, юанып, иркәләнеп яшәргә өйрәнгән Мирвәлигә болай бердәм рәвештә һәм ачыктан-ачык үзен үгәйсетүләрен, санга сукмауларын күтәрү бик авыр, үтә кыен иде. Ул агай-энеләренә, авылдашларына, танышла­рына чын күңелдән рәнҗи, үзен санламауларын күреп, аның болай да сынык күңеле тыгын да сүрәнләнә, мескенләнә бара иде...
  Зираттан чыгып баручыларның акрын гына сөй­ләшкән сүзләре дә аның йөрәгенә туп-туры утлы ук булып кадала, җыела-бөялә иде.
   • Туган җире тарткан икән бичараны!
   • Әй, уңган да хатын иде инде!..
   • Аның урак урулары...
   • Печән чабуын әйт син!
   • Аш-суга гаҗәп оста иде...
   • Ярдәмчел, кече күңелле...
   • Шул Мирвәли олактырды инде аның башын...
   • Теге Мирвәлиме инде бу?
   • Үзе инде, үзе!..
  Чүгәләгән иде Мирвәли, җиргә үк утырды. Үзе хакында әйтелгән сүзләрне күтәреп торырлык түгел иде...
  Ә зиратта мул булып үлән калкынган! Сусыл сабак­лы әнисләр чәчәк аткан. Койма буенда күпереп утыр­ган баллы ай чәчәкләре өстендә алтын суы йөгерткән төклетуралар, бал кортлары оча... Выж да выж... Җил, каен яфракларын лепердәтеп, җирдә шадралан­ган күләгәләрне туктаусыз уйната... Мирвәли үзе дә сизмәстән җирдән, үлән арасыннан кытыршы, иске нарат күркәсе алып чалбар кесәсенә тыкты...
  Күтәрелеп тә карыйсы килми аның хәзер...
  Карарга кыймый!
  Кая карап күзне ял иттерәсе? Төне буе атлап ары­ган аякларны, ватылган тәнне ял иттерерлек тыныч почмакны каян табарга?!
  Бер Шәмсегаян гына: «Монда кал!» — диде.
  Бер ул гына...
  Монда... Карачурада...
  Калыргамы? Менә шушы үтә кырыс кыяфәтле авылдашлары белән аны бәйли торган берәр нәрсә калганмы соң?..
  Бүген ул үзе туып-үскән нигез яныннан да үтеп китте. Нигезе буш... Берәү дә кыеп анда йорт тергезеп җибәрмәгән... Бакчасы өстеннән тыкрык ясаганнар.
  Өй урынын уртада калдырып, ике яклап үтеп йөриләр икән... Яшел таплы җир өстендә күгәргән, мүкләнгән нигез ташлары арасыннан юан сабаклы алабуталар, карга борыннары, сукыр кычытканнар үсеп чыккан. Кемдер үлән арасыннан кереп йорт турына муртаеп беткән шәп-шәрә усак казык каккан.
  Бүген, ул кайткач кына какканнармы әллә?..
  Тыкрыкның ике ягында да дәү-дәү өйләр.
  Дәү-дәү өйләрдә яңа кешеләр...
  Мирвәли заманында туып кына килгән яңа буын­ның үз бала-чагалары үсеп беткән...
  Уйлар аның башын җирдән күтәрделәр, ул томан­лы күзләре белән авыл урамнарын капшый баш­лады...
  Урамнар элеккечә... Урамнарның ике ягыннан да баганалар тезелешкән. Мирвәли бик бәләкәй чагында «чыжым баганалары» дип йөртәләр иде аларны...
  Өйләр...
  Өч кое!
  Хәйдәр карт казыган коелар... Аның өч улы граж­даннар сугышыннан кайтмады. Шулар истәлеге итеп өч кое казыган иде ул... Шәмсегаян белән алар шунда очрашалар иде. Өч кое янында тугыз тирәк. Хәзер дә исән икән әле алар...
  Имән урамы... Мирвәлинең бабасы: «Без бәләкәй чакларда Бөгелмәгә олау йөртә идек. Имән урамыннан чыгуга, карурман башлана иде. Барып җиткәнче гел урман эчләп үтә идек», дип сөйли иде.
  Әйе... Монда аның ерак бабалары туган. Авылның нигезен салган кара Чура үзе дә аның ерак бабасыдыр әле... Бу зиратта аның әтисе ята, әнкәсе... Монда Шәмсегаян... Калыргамы монда?..
   • Хуш, Шәмсегаян!..
  Оешып каткан аякларын сыкрый-сыкрый язып ул урыныннан купты, Шәмсегаяны белән кат-кат саубул­лашты...
  Урамнан кайтырга базмады ул, ындыр артлатып туп-туры Шәрифҗаннарга китте. Аның аты шуларда. Шәрифҗаннар Шәмсегаянның якын кардәшләре...
  Аңа, азга гына булса да, каядыр барып сыенырга, үзен кеше итеп сизәргә кирәк иде. Шунсыз булмый! Шунсыз ул хәлсезләнеп, егылып үләчәк. Тик үзеңне кеше итеп тою өчен, башкаларның да сине үз ишләре итеп санаулары кирәк иде.
   • Шәрифҗан, ә, Шәрифҗан!
  Ачык тәрәзәдә, тамчылы гөлләр арасында Шәрифҗанның юка, сары сакалы күренде.
   • Нәрсә бар?
   • Чык әле монда.
  Шәрифҗан мыштырдап, теләр-теләмәс кенә бол­дырга чыкты, култыксага таянды һәм «ни сүзен бар инде тагын?» дигән сыман, тавыш-тынсыз гына көтә башлады.
  Ничек сүз башларга? Кеме ул Шәрифҗанның? Кар­дәшеме алар, якыннармы? Утыз ел бер-берсен күрмәгән кешеләр арасында нинди якынлык калсын?.. Ә нигә калмасын? Бер-берсен бөтенләй белмәгән ят кешеләр дә туганлык куллары сузалар ич еш кына! Әнә, тимер юл­да кайтканда... Бөтен поезд купты!.. Тик алар аның кем икәнен белмиләр иде шул! Мирвәлинең кем икәнен белсәләр, ярдәм кулы сузарлар идеме алар?
  Шулай да, нигә Шәрифҗан бөтенләй ят итә әле аны?
   • Ни бар, ни әйтәсең килә?
  Болай сүзсез, төнтек, мокыт адәм түгел иден ләбаса син, Шәрифҗан!.. Гармунчы егет идең!.. Авыл­дашың Мирвәлигә бер генә дә җылы сүзең юкмыни?.. Гомер буе җир сөреп синең бармакларың тубырланып каткан, йөзеңнең кызыллыгын җил ашаган, калын тырнакларың саргаеп яргаланган... Күңелеңнең дә чишмәсе корыдымы әллә?.. Я, дәш бер сүз, Шәриф­җан... Син югарыда, болдыр өстендә торасын... Син хуҗа... Мин аның яныннан зираттан кайттым бит... Беләсеңме, ул «кал!» диде...
  Шәрифҗан авыл җанлы иде, үзенең артык коры­лыгын аңлап, Мирвәлине өйгә, чәйгә чакырды.
   • Кер әйдә. Чәй дә кайнаган... Ачыккансыңдыр...
  Ни дидең син? Чәй?.. Юк, чәй эчәсе килми Мирвә­линең, аңа хәзергә чәй кирәкми. Чәйне ул болай да өнәп бетерми, тук карынга гына эчә... Аңа бер җылы сүз генә кирәк, Шәрифҗан! Күзләреңне яшермә инде, карачы бер аның ягына!..
  Ахмак галимнәр кешенең ризык капмыйча, су йотмыйча ничәшәр тәүлек җан асравын исәпләп баш ватканнар. Кыенмы әллә моны исәпләү? Син менә йомшак сүз ишетмичә, җылы караш тоймыйча ирекле адәм баласының күпме яши алуын санап кара!..
  Утыз ел дәвамында ул тегендә, читтә Шәмсега­янның назына җылынып, аның иркәләвенә сыенып яшәгән икән! Менә Шәмсегаяны юк инде! Аның белән барысы да киткән: җылы караш та, йомшак сүз дә... Ә Мирвәлигә яшәргә кирәк бит әле!..
  Тирә-якта кешеләр нинди күп! Үзара алар нинди якыннар: туганнар, абыйлар, апалар, җизниләр, сеңел­ләр, балдызлар, кодалар, кодачалар... Я булмаса ип­тәшләр, кардәшләр, яшьтәшләр, аркадашлар, юлдаш­лар... Нинди җылы җепләр бәйли адәми затларны якты дөньяда!
  Шәрифҗан да элек Мирвәлине «җизни» дип зурлап йөртә иде. Нигә шул җылы сүзне хәзер әйтми ул? Бер мәртәбә генә, ялгыш кына авызын тутырып «җизни!» дисәче! Шәрифҗаннар күршесендә генә Мирвәлинең кодасы тора... Кода!.. Нинди ягымлы, матур, кадерле сүз икәнсең син! Кода! Бәйрәмнәрдә ачык чырай, татлы сүз, кайнар бәлешләр, сөенечле сүзләр, хатирәләр!..
  Бер мәртәбә «кода» дип әйттерер өчен Мирвәли дөнья малын, дуңгыз канын бирер иде!.. Тукта — нәрсә бирә ала соң ул? Ние калды?
  Кардәш, авылдаш, яшьтәш, адаш... Нинди тирән мәгънәле кадерле сүзләр икән болар!
  Тукта! Кем эндәшә соң аңа баядан бирле? Шәриф­җан икән. Беркем дә түгел Шәрифҗан...
   • Чәй эчәргә керәсеңме дигән идем?
  Кемгә эндәшәсең син алай, Шәрифҗан? Мирвә­линең иңбашлары өстеннән кая карыйсың?..
   • Ә? Чәй дисеңме? Эчәсем килми...
  Монда озак торырга ярамый. Аяклар калтырый... Ишегалды тар, сулышны бүлә... Тавыклары күп, келәт алдында үрдәкләр бакылдап җим теләнеп торалар...
  Мирвәли урамга чыкты... Юллар тузанлы, маши­налар үтеп-сүтеп торалар. Бәбкә үләннәре койма ышыкларында гына... Урамда кешеләр күп. Әле дә ярый, алар Мирвәлине онытканнар!..
  Онытканнармы?.. Онытмаганнар!
  Язулы капкалы йорт. Нәрсә бу? Колхоз идарәсе икән... Шунда кереп караргадыр бәлки? Аякларына егылып гафу сораргадыр?.. Шәмсегаян: «Кал!» — диде ич! Иелгән башны кылыч кисми дигән акыл да бар.
  Ул идарә йортына борылды. Йорт алдындагы бәлә­кәй генә бакчада, буявы уңган эскәмиядә җемелдәп торган түгәрәк ак сакаллы, сул җиңен чалбарына кыстырган берәү утыра иде. Ул сыңар кулын ак кашы өстенә куеп Мирвәлине көтеп алды. Мирвәли дә аның яныннан үтеп китәргә яхшысынмады, сәлам биреп эскәмиягә барып утырды.
  Күләгәдә җиләс, салкынча иде. Ул, үзенең аз гына тынычланганын сизеп, утырдашына сүз катарга бул­ды. Теле әйләнмәде. Икесе дә сүзсезлекне яхшысын­мыйча төрле юк-барлардан башлап киттеләр.
   • Кыздыра!
   • Яндыра-а!
   • Әйдә, кирәк иде...
   • Кирәк, әлбәттә.
  Идарәдән ерак та түгел күләгәдә өч-дүрт бозау әлсерәп мышнап ята.
   • Урынын тапканнар!
   • Күләгәдә әйбәт шул.
  Тагын тынлык урнашты. Кыекта чыпчыклар чы­рылдаша.
   • Председатель андамы? — Мирвәли башы белән идарә тәрәзәсен күрсәтте.
   • Ни калган аңа анда?
   • Идарә түгелме соң бу?
   • Булса ни! Тик безнең председатель идарәне сөй­ми. Кәнсәләрдә анда кәгазь генә була. Ә ипекәйне аны кырда үстерәләр.
  Мирвәли башта утырдашын танымаган иде. Пред­седатель хакында сүз кузгалгач, ул аны төсмерләде. Кем шулай кашларын җыерып көлемсери иде соң?! Кодамы, күршеме, кардәшме?.. Бәй, бу аның адашы ич! Күпер төбе Салих малае Мирвәли!.. Алар яшь ча­гында дуслар иделәр, бер-берсен «адаш» дип кенә йөр­тәләр иде.
   • Танымый торам үзеңне, адаш, — диде ул.
   • Адаш? — дип баягыча көлемсерәде икенче Мир­вәли. — Адаш... Сәер булып китте. Карачурада адаш­лар юк хәзер... Күптән бу сүзне ишеткән юк иде!..
   • Нигә юк?
   • Утыз ел инде беркем дә баласына Мирвәли ди­гән исемне кушмый...
  Мирвәлинең аркасына салкын тир бәреп чыкты.
   • Нигә?
   • Яратмыйлардыр,— диде туп-туры карап икенче Мирвәли.
  Мирвәлинең адашы яныннан тизрәк китәсе килде, яхшысынмады. Ул башын салындырып тып-тын гына утыра иде. Кайчан исә бер үзенең хөкем карарын ишетергә тиеш иде ләбаса ул!.. Адашы түзмәде, аңа таба борылды.
   • Председатель кирәк идемени? — дип сорады.
   • Кагылып чыгыйм дигән идем шул.
   • Ни йомыш бар иде соң аңарда? Мин үзем дә идарә члены.
   • Йомыш дип... Авылда калыргамы әллә дигән идем...
   • Бөтенләйгәме?
   • Әйе, бөтенләйгә...
   • Калырга? — дип кабатлады ул Мирвәлине сис­кәндереп.— Калырга дисең инде син... Уйларга кирәк моны! Син миңа үпкәләмә, үткәннәрне искә төшергәнне кайчак үзем дә яратмыйм. Шулай да әйтик, авыл халкы җәбер-җәфаны байтак күрде! Ул сугыштан соңгы интеккәннәрне күрсәң син? Хезмәт көненә берни бирмәделәр диярлек. Налоглар, заемнар белән җәфа­ладылар. Еллар буе берни бирмәделәр, еллар буе барын бездән сорадылар. Рәхмәт, ниһаять, колхозчыны кеше­гә саный башладылар... Күзебез ачылды, җитәкләп безне көр тормышка чыгардылар... Ә күңеле йомшак аның крестьянның? Бала туганны ишеткәндә һәркем­нең күңеле йомшара. Ә крестьян һәрвакыт табигать арасында... Ул һәр яз җирдә тереклек яңаруын, тор­мыш тууын күреп, куанып яши. Шуңа күрә күңеле йомшак, шигъри аның... Гафу итә дә белә, кирәкмәсен оныта да? Барын кичердек, ә нинди игеннәр үстердек быел? Күрдеңме икән?.. Яшәдек, яшибез. Тик син кайтырсың һәм монда калырга уйларсың дип башы­ма да килгәне булмады? Үз җирен каһәрләгән кешене, өстебез ялангач чагында күпме кием-салымны турак­лаган кешене, күз карасыдай кадерле игенне дегет белән аралаган кешене, күпме мал-туарын агулап кит­кән кешене... Гафу итәргә, сыендырырга, урын бирергә дисеңме?? Белмим, белмим...
  Мирвәли ялт итеп сикереп торды да китә башлады. Бераз баргач артына борылды, идарә тәрәзәсенә кара­ды, һәм:
   • Миңа күп кирәкми инде хәзер... Күрәсең ич, картаелды. Яшисе яшәлгән дигәндәй, миңа хәзер өч аршын җир җитә, — диде.
  Адашы җиргә карап уйга калды. Мирвәли үз сүз­ләренә тагын нидер өстәргә, үзенең газапларының бер өлешен булса да аңа ачарга, уртаклашырга теләде. Өлгермәде.
   • Өч аршын сорыйсыңмы,— диде адашы тагын көлемсерәп.— Кадерле ул туган җир! Ай, кадерле!.. Күпме авылдашлар аның өчен башларын безнең го­мердә генә чит җирләрдә салдылар. Берлинда, Будапештта. Каты бәгырьле димә, минем ул җир өчен чын-чынлап даулашырга хакым бар! Өч аршын җир!.. Күп сорыйсың син, Мирвәли?.. Хәзер менә сорыйсың! Ә нигә качтың син Карачурадан? Әйт әле?
   • Кимсеттеләр мине, җәберләделәр,— дип мыгыр­дады ул.
   • Ә безне?.. Еллар буе кара тир түгеп эшләп берни алмаган чакларыбызда безне кимсетмәделәрме? Әрне­мәдекме?.. Тик туган җиребезне каһәрләп мөртәткә әйләнеп чыгып качмадык!
  Юк, председатель белән очрашуның кирәге дә юк икән. Кирәкми... Барыбер аңлаша алмаслар алар!.. Ә Шәмсегаян кал диде!
  Үз алдында да юкка чыккан Мирвәли алпан-тил­пән атлап урам уртасыннан Шәрифҗаннарга кайтып бара.
  Чыннан да, нигә киттеләр соң алар Карачурадан?.. Куркып бит! Куркып-өркеп кителде, посып яшәлде. Тукта! Инде хәзер дә хаклык белән, хөкемең белән очрашудан куркып чыгып китәргәме?.. Кочакларын җәеп, аркасыннан сыйпап каршыларлар дип өмет­ләнеп кайтмады бит ул!
  Монда калырга кирәк! Шәмсегаянга гына сөйләгән сүзләрен ул авылдашларына да җиткерергә тиеш!.. Властьлар сыйдырмаса, туганнары, агай-энеләре бар ич әле аның! Кырыс булса да, почмагын биреп торыр­лык Шәрифҗан бар... Әнә ич, чәйгә дәште! Гаебе зур Мирвәлинең, моннан китү ул гаепне тагын да зурайту, үстерү генә булачак... Хәзер барырга да, туганнарның аягына егылырга кирәк.
  Капка төбенә кайтып җитте Мирвәли. Күн ите­генең тузаннарын озаклап багана төбендәге бәбкә үләннәренә сөртеп торды. Ишегалдына керде, һәм лапаста җигүле бүз атны күреп коелып төште. Димәк, монда аңа урын юк!..
  Үз гаебенең зурлыгы аның миенә шул чакта гына барып җитте. Аңа монда урын юк! Сыйдырмыйлар!..
  Ул, хушлашырга теләп, хуҗаларны эзләде. Як-ягына каранды, берәү дә күренмәде. Сөйләшергә кирәк дип тапмаганнар!.. Ичмасам Шәмсегаянның сүзләрен әйтеп калдырырга иде... Аның соңгы сәламен тап­шырырга, күчтәнәчләрне өләшергә...
  Шыгырдап капка ачылды. Бер төркем кеше кү­ренде. Кемнәр болар? Кая баралар?
  Уртада Шәрифҗан килә. Төркем тын гына Мир­вәли янына килеп җитте, кешеләр ярым алка ясап аны урап алдылар. Шәрифҗан Мирвәлигә карап бераз торды да атка ымлады.
   • Больница аты, кирәк була башлар дим.
   • Әйе, әйе... Мин хәзер китәм. Кузгалам...
   • Җизни!...
  Мирвәли сискәнеп ап-ак агарынды! Менә аның хөкем сәгате җитте! Тик аңлагыз, авылдашлар, кыен аңа, бик кыен?.. Гаебен аңлаган саен авыррак була бара!
   • Җизни... Атны илтергә кирәк... Газизҗан аны сәгатьтә эшли... Аннары, без, агай-әне, монда үзаралай сөйләштек... Олы башың белән әллә кайларга китеп йөрмәссең инде, үзебездә генә калырсың...
  Ярты сәгать үтәр-үтмәстә таныш юлдан Кызыл ярга бер ат менеп бара иде. Арба артыннан ике кеше атлыйлар. Мирвәли бик арыган булса да: «Азрак озата барыйм»,— дип Газизҗанга ияргән иде. Газизҗан Шәрифҗанның йорттагы төпчек улы икән. Ул да Мирвәлигә ике тапкыр «җизни» дип эндәште...
  Менә алар тау өстенә менеп җиттеләр. Мирвәли йортына борылып карады... Аста Карачура... Аста инеш... Аста зират...
  Мәктәп тәрәзәләренә кунып кояш ялтырый. Имән урамыннан ук башланып киткән бодай басуында болыт күләгәләре шуышалар... Бодай кырлары ындырлардан алып офыкка кадәр җәелгән... Бәлки Бөгелмәгә кадәр үк шундый басулардыр?.. Кем белсен...
  Тау сыртындагы корыган үлән чылгыйлары, ко­рышкан абагалар арасында тынгы белмәс чикерткәләр скрипкәләрен уйныйлар. Тау итәге буйлап үзәннәрдән килгән җил монда җитәрәк, капылт кына өскә менеп китә дә Мирвәлинең буй-буй яңа күлмәгенең ачык изүеннән үрелеп, аның йөрәген барлагандай, шунда бутала... Шунда аның йөрәге, шунда! Әнә ничек тибә... Типсен әле ул! Мирвәлигә яшәргә кирәк! Яшәргә...
  Алда, тонык кына гөжләгән урман авызында, ка­рылдашып дәү, симез каргалар очалар...
  Ул озак итеп, үзе бүген төнлә үткән юлга, аның белән соңгы кат сөйләшеп үткән юлга карады... Әгәр бу аңлашулар моннан элегрәк елларда булсаларчы! Ун ел элек, биш ел элек!..
   • Я, бар, Газизҗан улым... Врачка рәхмәт әйт. Хайванкайны рәнҗетмә!..
  Кояшны каршы алырга офык артыннан чыккан юка, чуар болытлар алсу нурга манчылдылар. Ул ур­манга кереп барган Газизҗанга тагын бер тапкыр кулын болгады да акрын-акрын түбәнгә, кичке мәшә­кать белән ыгы-зыгысы тагын да арткан зур авылга, туган авылына, ниһаять, аларның икесен дә сыен­дырган Карачурага таба төшеп китте...
  Октябрь — ноябрь. 1962 ел.
  Мәскәү — Казан.
Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.