🕙 18-minuto de lectura

Курай Уйный Бер Малай

Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
El número total de palabras es 2396
El número total de palabras únicas es 975
41.5 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
55.6 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
62.8 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
  Беренче экият
  
  Бер авылда яши икән гаҗәп оста бер курайчы малай. Ул су буенда уйнаса, бакалар, балыклар, кыслалар, судан башларын чыгарып, курай тавышын тыңлыйлар икән. Курайчы болында уйнаса, чикерткәләр, кырмыскалар, бал кортлары - барча бәҗәкләр дә аның янына җыелалар, ди.
  Бу курайчы малайның киребеткән усал апасы булган. Апасы энесенең курай уйнаганын бер дә яратмый икән.
  - Колагымны тондырып бетердең инде! Тукта! - дип, курайчыны көн саен орыша, ди.
  Апасының бу кыланышларына бәләкәй курайчы бик тә рәнҗегән. Шуннан ул бакчага чыгып уйный башлаган. Ләкин усал кызый аңа бакчада уйнарга да рөхсәт итмәгән. Инде соңгы чиктә киребеткән кызый энесенең кураен утка ташлаган. Шуннан соң малай урманда качып уйнарга мәҗбүр булган. Урманда рәхәтләнеп уйный-уйный икән дә кураен имән куышына яшереп кайтып китә икән.
  Көн саен урманда курай тавышы ишетелеп тора, ди. Курай тавышы ишетелгән саен, апасы энесен битәрли, ди. И эзли икән,и актарына икән киребеткән кызый - барыбер курайны таба алмый икән.
  - Барыбер табармын! Табармын да утка ягармын!- дип ант иткән киребеткән.
  Кәннәрдән бер көнне әнесенен аланда курай уйнаганын сагалап торган бу. Сагалап торган да курай яшерелгән урынны күреп алган. Малай, кураен имән төбендәге куышка куеп, кайтырга чыккан. Ул кузгалу белән, мәкерле кызый качкан җиреннән атылып чыккан да курайны чәрдәкләп ташлаган. Үзе ямьсез итеп көлә башлаган.
  Курайчы аның тавышына борылып караган. Караса, ни күзләре белән күрсен, курай өстендә апасы биеп маташа, ди. Курайчының шулкадәр ачуы килгән, хәтта, тыны капланып, сүз әйтә алмый торган. Киребеткән:
  - Ха-ха-ха! Телеңне йоттыңмы, малай актыгы?! - дип, курай ватыклары өстендә юри сикергәли икән.
  - Син - әшәке кыз! Син миһербансыз! - дип кычкырган курайчы. - Син җырлый белмисең, шуңа күрә җырчыларны яратмыйсың. Син курай уйный белмисең, шуңа күрә курайчыларны сөймисең. Син җырсыз, моңсыз! Син кеше түгел, син – бөҗәк! Гомерең буена җыр-моң ишетми интегеп, тилмереп яшәсәң иде! — дип, елый-елый каргаган.
  Малайның күз яшьләре курай кыйпылчыклары өстенә тамган. Шул мәлне кинәт аяз көнне күк күкри башлаган. Тирә-як караңгыланып киткән. Аландагы барча күбәләкләр дәррәү һавага күтәрелгәннәр, шулчак усал кыз кайры кортына әверелгән.
  Курайчы аптырап калган. Елавыннан туктаган. Шунда гына ул нәрсә булганын аңлап алган. Сак белән Сок әнисенең каргышы шикелле, курайчының каргышы да апасы өстенә төшкән. Ләкин малай моңа һич тә куанмаган. Ул апасын эзләп караган — таба алмаган. Кайры корты яфраклар арасына кереп югалган.
  
  Икенче әкият
  
  Курайчы малай көн саен урманга керә икән. Ул һәр көн шулай киребеткән апасын эзләгән. Әзләгән, ләкин таба алмаган.
  Беркөнне курайчы малай урманга менгән, пәкесе белән кура-көпшә кисеп алган да курай ясаган. Ясаган да, һәй, мин сиңа әйтим, уйнап җибәргән.
  Тукран, тукылдавыннан туктап, күршесендәге сандугачка әйткән:
  - Тыңласана, күршем, нинди кош ул шулай өздереп сайрый? - дигән.
  Кара елан кәлтәгә дәшкән:
  - Карале, кордаш, нинди гүзәл җырчы килгән урманыбызга? — дигән.
  Болан, пошины туктатып:
  - Белмисеңме син, мөгездәш, кем ул шулай матур итеп сайрый? - дип сораган.
  Җәнлекләр дә, кошлар да курай тавышы ишетелгән якка киткәннәр. Килеп җитсәләр, ни күзләре белән күрсеннәр, алан уртасындагы имән төбенә утырып, бәләкәй генә бер малай курай тарта. Кош-кортлар агач ботакларын тутырып, сыгылдырып утырганнар да курай моңын тыңлыйлар икән. Алан тулы мең төрле төстәге матур күбәләкләр, оча-оча, курай көенә бииләр, ди. Ул еланнар түгәрәкләнеп тезелгәннәр дә башларын әле бер якка, әле икенче якка боргалап-сыргалап бииләр икән. Ул мәһабәт боланнар, мәгърур пошилар тезелешеп әйләнәләр, ди. Ул торналар очып барган җирләреннән аланга төшеп тыпырдарга тотынганнар.
  Бәйрәм башланган аланда. Әйтерсең лә урман уртасында җәнлекләр, кош-кортлар өчен музыкаль театр ачканнар!
  Малай уйнавыннан туктаган һәм кайтырга дип кузгалган.
  - Курайчы малай, курайчы малай, кал инде! Тагын бераз гына, бәләкәй генә уйна инде! - дип ялварганнар җәнлекләр.
  - Соң бит инде, мин иртәгә тагын килермен! - дип, курайчы малай кайтып киткән.
  Кош-кортлар, җәнлек-җанварлар таралганнар. Күбәләкләр аланда кунаклап калганнар. Бары тик бу аланның иң матур, ин нәфис күбәләге генә кунакларга теләмәгән. Ул курайчы артыннан калмыйча ияреп оча икән.
  - И курайчы, курайчы, сузем тыңлап карачъи - дигән күбәләк.
  Курайчы болай дигән:
  - И күбәләк, күбәләк! Ни гозерен бар, сөйлә! Сүзең булсын түгәрәк!
  - И егеткәй, егеткәй, алып кит мине син, әй! Зинһар, калдырма мине! Мин синең кураеңа үлеп гашыйк булдым! Мин курайсыз яши алмыйм! Ал мине үзең белән авылга!
  - Чуар канат күбәләк!Син бит алан бөҗәге! Синең урының монда, синең гомерең кыска!
  Шуннан соң күбәләк елый башлаган һәм тагын да ныграк ялварырга тотынган:
  - Ташлап китсәң син мине, мин учакка ташланам! Ташланам, шунда янам!
  Курайчы риза булган. Күбәләкне өенә алып кайтып киткән. Кайтканда, ул матур итеп курай уйнаган, чибәр күбәләк, шатлыгыннан нишләргә белмичә, курай очына кунып, канатларын лепелдәтеп биегән.
  Өйгә кайткач, курайчы йокларга яткан. Күбәләк, курайдан аерылмыйча, курай көпшәсе эченә кереп кунаклаган.
  Иртән торгач, курайчы малай күбәләкне эзли икән, эзли икән, табалмый икән. Тәрәзәдән очып чыгып киткәндер дип уйлаган малай. Бик уфтанган, кайгырган бәләкәй курайчы, күбәләксез калдым дип. Бик тә ямансу булган аңа. Шуннан, күбәләккә багышланган моңлы гына бер көй уйнамак булып, кураен алган. Өреп карый икән, ләкин нишләптер курай сызгырмый икән. И азапланган, и интеккән курайчы. Шулай өрә торгач, курай эченнән матур күбәләкнең үле гәүдәсе килеп төшкән.
  
  Өченче әкият
  
  - Сабантуй якынлаша! Сабантуй якынлаша! Сабантуйда җырчылар вә курайчылар ярышы булачак! Иң оста җыручы, иң оста курайчы исемен яуларга кемнәр батырчылык итә!
  Игъланчы шундый хәбәр салган авылга.
  Бу авылда курай уйный белмәгән бер малай булган. Ул курай уйнарга өйрәнмәгән. Абыйлар, апалар курайчыларны мактап бетерә алмыйлар, ди: һай, афәрин, шәп уйныйлар, һай, җаннарым, матур көйлиләр, диләр икән. Андый чакларда курай уйный белми торган малай болай дип әйтә, ди:
  - Аның каравы миндәгедәй матур маркалар берәүдә дә юк! Аның каравы минем альбомдагы күбәләкләрдәй матур күбәләкләр берегездә дә юк!
  - Сабантуй якынлаша! Сабантуй! Тавышларыгызны, курайларыгызны көйләгез! — дип, тагын кычкырып узган игъланчы.
  Барча кураичылар да ярышка әзерләнә башлаганнар. Һәммәсе дә, аулак урын сайлап, курай уйнарга тотынганнар болар.
  Бәләкәй курайчы күнегүләр ясарга урман аланын сайлап алган. Ул көн саен, аландагы имән төбенә утырып, курай тарта икән. Аның уйнаганын ишетеп, чикерткәләр, бал кортлары, кырмыскалар, күбәләкләр, бөҗәкләр, шөпшәләр җыелганнар. Алар арасында искиткеч матур бер күбәләк очып бии икән. Курайчы малай үзе курай уйный, үзе, шаккатып, матур күбәләкне күзли икән. Шундый матур булган инде ул күбәләк, хәтта күбәләкләр җыя торган малайның альбомында да мондый матур күбәләк булмаган. Малай уйнавыннан туктап әйткән:
  - Күбәләк, күбәләк, мин сиңа гашыйк булдым! Әйдә минем белән авылга!
  Күбәләк аңа болай дигән:
  - Курайчы малай, курайчы малай! Мин синең белән авылга кайта алмыйм! Минем гомерем шушы аланда узарга тиеш!
  Шуннан соң малай елый-елый ялварган күбәләккә:
  - Әйдә инде, и гүзәл күбәләккәй... Безнең өй җылы, якты...
  - Аланда да якты, җылы! – дигән күбәләк.
  - Мин сиңа бик матур бакча чәчәкләре бүләк итәрмен!
  - Аландагы чәчәкләр матуррак, сафрак! – дигән күбәләк.
  - Мин сине кадерләп кенә тотармын! — дигән малай.
  - Сезнең өйдә ут бар! Күп күбәләкләр шул утта канатларын көйдерделәр инде! — дигән күбәләк.
  - Юк, - дигән малай. - Безнең мичебез юк! Без өйне пар белән җылытабыз!
  - Алайса сездә кайнар куык бардыр?
  - Юк! Безнең өйдә неон лампасы!
  Ләкин күбәләк риза булмаган. Очып киткән.
  Курайчы малай моңлы итеп курай уйный башлаган. Шундый моңлы итеп, матур итеп уйнаган: кубәләк түзә алмаган, кире очып килгән дә курай очына кунган.
  - Мин риза!- дигән күбәләк.
  Шулай итеп, курайчы аландагы иң матур кубәләкне өенә алып кайтып киткән. Бу хәбәрне ишетеп, бик күп курайчылар җыелганнар. Күргәне бере аһ итә икән.
  - Ай-һай матур күбәләк! Искиткеч канатлары! Бик матур буяулары! - диешкәннәр курайчылар.
  Һәммәсе дә шаккаткан, сокланганнар, һәммәсе дә бәләкәй курайчыны тәбрикләгәннәр. Бәҗәкләр, маркалар җыючы малай гына бер сүз дә әйтмәгән. Барысы да таралгач, ул болай дигән:
  - Син бу кубәләкне мина бир! Мин сиңа ин яхшы маркамны, шуның өстенә ун гади күбәләк бирермен.
  Курайчы риза булмаган.
  - Мин аны алмашырга дип алып кайтмадым! — дигән дә малайны әрләп чыгарган.
  Шуннан теге юньсез малай хәйлә кора башлаган. Курайчы югында килеп, күбәләкне котыртырга тотынган:
  - И күбәләк, берүзеңә ямансу, минем альбомда күбәләкләр бик тә күп, әйдә безгә, бездә рәхәт! — ди икән.
  - Миңа курайчы өендә дә рәхәт! Мин курай яратам!- дигән күбәләк.
  - Минем өйдә дә сыбызгы бар, әйдә, сызгыртып күрсәтермен! Очып чык тәрәзәдән!
  Күбәләк риза булмаган.
  Шуннан күбәләк җыючы малай, тиз генә кайтып, курай алып килә дә, тырыша-тырыша, курай уйнаган була. Ләкин күбәләк, аның уйнавын ишеткәч, рәхәтләнеп көлгән генә.
  - Син уйнамыйсың, син сызгыртасың гына! Барыбер син минем курайчымны уздыра алмыйсың! Колакларымны рәнҗетмә! – дигән.
  Теге малай ачуыннан кураен сындырып ташлаган да кайтып киткән.
  - Барыбер ул күбәләк минеке булыр! - дип мыгырдана икән үзе.
  Ул,урман аланына магнитофон алып килеп, бәләкәй курайчының уйнаганын сагалап торган да язып алган магнитофон тасмасына. Курайчы өйдә юкта, магнитофонны тәрәзә каршындагы агачлар арасында көйләп куйган да әйләндерепме-әйләндерә икән.
  - Һай, матур уйный; мөгаен, бу минем курайчымдыр!- дип, матур күбәләк җилләткеч тәрәзәдән бакчага очып чыккан.
  Шуны гына көтеп торучы юньсез малай ятьмәсе белән күбәләкне тотып та алган. Тотып алган да өенә алып кайтып киткән.
  Күбәләкне югалткан кайгысыннан бәләкәй курайчы бик нык хәсрәтләнгән, моңайган. Өзелеп-өзелеп уйнаган малай. Курай тавышын ишетеп, матур күбәләк тә өзгәләнә, бәргәләнә икән. Ишеккә барса, ишек бикле, тәрәзәгә очып килсә, тәрәзә ябык.
  — Беркая да китә алмыйсың! — дигән юньсез малай. - Мин бар тишек-тошыкларны бикләп бетердем!
  Кубәләк түшәмгә очып менгән, лампа тирәли бөтерелә-бөтерелә очып йөргән дә кинәт мич авызына кереп киткән... Бәхетенә күрә, мич ягылмаган булган. Күбәләк морҗадан очып чыккан да курайчы малай өенә кайткан. Ләкин ул, морҗадан чыкканда, корымга буялып пычранып беткән булган. Бәләкәй курайчы аны танымаган.
  - Син минем күбәләгем түгел! Ул кара түгел иде! - дигән малай.
  - Мин дә кара түгел! — дигән күбәләк.
  - Мин үземнең кубәләгемне көтәм! - дигән дә малай ишекне бикләп куйган.
  Күбәләк тәрәзәгә очып килгән, малай тәрәзәне дә ипкан.
  Берүзе калган күбәләк. Кич җиткән, караңгы төшкән. Яңгыр ява башлаган. Яңгыр күбәләк канатларындагы корымны юып төшергән. Күбәләк тагын да чибәрләнгән.
  Таң аткач, курайчы малай, тәрәзә ачарга дип килгәч, тәрәзәгә кунган гүзәл күбәләкне күреп кычкырып җибәргән:
  - Күбәләгем, кайттыңмы?
  - Юк, – дигән күбәләк. - Мин синеке түгел!
  Гүзәл күбәләк шулай дигән дә урманга очып киткән.
  
  Дүртенче әкият
  
  Икенче көнне курайчы малай тагын аланга киткән. Бу юлы тагын бер күбәләк курайчыга ялына башлаган. Ул күбәләк барча күбәләкләрдән дә матуррак булган. Ләкин егет күбәләкне өйгә алып кайтырга теләмәгән. Күбәләк шундый ягымлы итеп үтенгән: курайчы түзә алмаган, күбәләкне авылга алып кайтып киткән.
  Курайчы малайның гүзәл күбәләге турындагы хәбәр тиз таралган. Бу хәбәрне ишетеп, тагын җыелганнар кешеләр. Тагын кызыгып карыйлар икән күбәләккә.
  Шунда күбәләк әйткән:
  - Мин курай уйнаучыны яратам! Малайлар, курай ярышы уздырыгыз! - дигән.
  Һәй, башланган ярыш! Һәркем, булдыра алганча, тырышып-тырышып, курай уйный. Берәм-берәм дә, күмәкләшеп тә уйнаганнар болар. Уйнап арыгач, күбәләк әйткән:
  - Миңа менә бу малайның уйнавы ошады! Мин шул малайга булам! – дигән.
  Курайчылар аптырап калганнар. Шулай итеп, күбәләк иң оста курайчыга ияреп киткән.
  Икенче көнне тагын курай ярышы оештырганнар.
  Бу юлы башка бер малай остарак уйнаган. Күбәләк аның кураена күчеп утырган.
  Бу авыл малайлары арасында оста курайчылар бик күп булган. Беркөнне берәүнең уйнаганын яраткан күбәләк, икенче көнне башка курайчыга илргән күбәләк. Шулай остадан остага күчеп йөри торгач, күбәләкнең канатлары төссезләнгән, буяулары коелып беткән. Соңгы ярышта күбәләк беренче урынны алган курайчыга әйткән:
  - Малай! Бу юлы син остарак уйнадың! Мин сиңа булам! - дигән.
  Оста курайчы болай дигән:
  - Син төссез, ямьсез инде! Кирәгең юк!
  Курайчылар таралган. Күбәләк берүзе калган. Күбәләк елый-елый кайгырган. Шулай нишләргә белми аптырап торганда, аны авылга алып кайткан бәләкәй курайчы килеп чыккан.
  - Көннәр дә суыта башлады! Әйдә, күбәләк, безгә! — дигән дә малай күбәләкне учына алган.
  - Рәхмәт, миһербанлы курайчы! - дигән күбәләк. - Мин сиңа күп хәсрәт алып килдем. Хәзер мин синең йортыңда кала алмыйм! Син мине аланыма илтеп куй!
  Курайчы малай күбәләкне аланга озатып куйган.
  
  Бишенче әкият
  
  Шуннан соң курайчы аланга бөтенләй бармас булган.
  Әнисе әйткән курайчыга:
  - Бар аланга! Ал кураеңны, уйна, тарат моңың! Бәлки, апаңны табарсың!
  - Юк, әнкәем, - дигән курайчы малай, – кабат аланга бармыйм. Кабат мин курай уйнамыйм. Аланда курай уйнаган көнне мин авылга гел сагыш кына алып кайтам.
  Бик озак гомерләр ул шулай ялгыз, курайсыз гына яши биргән.
  Ләкин тумыштан курайчы булган кеше курайсыз яши аламы соң инде?! Бәләкәй малай түзмәгән, тагын аланга киткән, тагын курай ясаган, тагын, тирә-якны шаккатырып, курай уйный башлаган. Аның моңын ишетеп, тукран сандугачка дәшкән:
  - Тыңласана, күршем, нинди кош ул шундый өздереп сайрый?
  Кара елан кәлтәгә әйткән:
  - Карале, кордаш, нинди гүзәл җырчы килгән урманыбызга?
  Болан пошины туктаткан:
  - Белмисеңме син, мөгездәш, кем ул шулай матур итеп моңлана?
  Аланга барып баксалар, имән төбенә утырган да бер бәләкәй генә малай курай тарта икән. Тагын аланда бәйрәм башланган. Биегәннәр боланнар, биегәннәр еланнар, биегәннәр бәҗәкләр, биегәннәр торналар, биегәннәр кубәләкләр.
  Уйнап бетергән дә малай, тагын берәр күбәләк илрмәсен дип, артына борылырга да куркып, авылга таба йегера башлаган. Бөтен күбәләкләр дә аның артыннан калмый очып баралар, ди.
  - Иярмәгез! - дип кычкырган курайчы.
  - Син озак килми тордың, без синнән башка яши алмыйбыз! — дигәннәр күбәләкләр.
  Малай куаклар арасына кереп качкан. Әллә нинди чытырманлыкларда йөргән. Күбәләкләрне юлдан яздырырга тырышкан ул. Төн җиткәч кенә, күбәләкләр йокларга яткач кына, курайчы авылга кайтып киткән.
  Сабантуй көне җиткән. Иртән иртүк игъланчъг барча курайчыларны да уяткан:
  - Мәйданга! Мәйданга! Җырчылар ва курайчылар ярышы башлана!
  Курайчы малай сикереп торган да ярышка әзерләнә башлаган. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, аның курае сызгырмый икән. Өреп карый - барыбер уйнамый. Әчендәге ярысы купкандыр, чистартырга кирәк дип, кызган без белән малай курай көпшәсен чистартырга тотынган. Берзаманны курай тишекләреннән төтен ургый башлаган. Төтен эчендә бер шәүлә күренгән. Тора-бара шәүлә гүзәл кызга әверелгән. Кызның матурлыгын күреп, курайчы телсез калган.
  - Кем син?- дип сораган курайчы, төтен таралгач. - Пәри кызымы? Сихерчеме?
  - Мин пәри дә, сихерче дә түгел! — дигән кыз, аның тавышы гаҗәп матур, моңлы булып чыңлаган. - Мин – синең апаң! Җәберләгәнем өчен, син мине каргаган идең...
  Курайчы малай шаккаткан: киребеткән кызый шулкадәр үзгәргән, бөтенләй танымаслык булып матурайган. Апасы курайчы малайны кочаклап алган. Кочаклаган да үз башыннан кичкән хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп биргән.
  - Синең каргышың өстемә төшкән көннән бирле мин бөҗәк булып яшәдем. Кошлар мине чукымасын, мине тотып ашамасыннар дип, шуыша-шуыша, үрмәли-үрмәли, качапоса яшәргә мәҗбүр булдым. Кеше булган чакларымны искә төшереп, ачынып-ачынып елый торган идем. Син, аланга килеп, курай уйныйсың. Син шулкадәр матур уйныйсың икән! Шулчакны мин кеше булуның, музыка тыңлауның гаҗәп бер рәхәтен тойдым. Син, көн саен килеп, курай уйныйсың, мин көн саен сине сокланып тыңлыйм. Курай моңын тыңлый-тыңлый, миңа канатлар үсеп чыкты. Мин күбәләккә әйләндем. Башка күбәләкләр белән синең янда бөтерелдем, уйнадым, биедем. Шуннан соң, сиңа ияреп, авылга, кешеләр арасына кайтасым килде. Ләкин син соңгы вакытларда бик тә кайгылы, кәефсез, бер күбәләкне дә ияртмәдең. Кичә син йөгергәндә, сиздерми генә, мин кураең көпшәсенә кереп яттым.
  Кыз шатлыгыннан елый-елый сөйләгән. Әнесе аның күз яшьләрен сөрткән.
  - Әгәр дә син курай эчендә янып үлгән булсаң? – дигән малай.
  - Моңсыз, аһәңсез, җырсыз яшәгәнче, үлем мең өлеш артык! Мең рәхмәт сиңа! Син мине кеше иттең! - дигән кыз.
  Малай кураен алып уйнап җибәргән. Гүзәл кыз чиста, матур, нәфис тавыш белән аңа кушылган. Кыз шулкадәр матур җырлаган, малай шулкадәр оста уйнаган: ярышта алар беренче урынга чыкканнар.
Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.