- Lea el próximo trabajo literario para 4to Grado
- Көз - Әминә Бикчәнтәева
🕙 2-minuto de lectura
Кояш артыннан киткән тургай (өзек)
Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
El número total de palabras es 310
El número total de palabras únicas es 238
54.1 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
64.8 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
72.6 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Туган-ускен авылымны сагынып, кунакка кайттым. Туган җирдәге бөтен нәрсә ник болай җанга бик якын була икән? Хәтта урам туфрагына басканда да күңелем тетри...
Әйтергә онытканмын, кызарып җиләк пешкән чаклар иде бу. Ашлыклар күкрәп үсеп утырган чак. Бик матур чак. Кояш кызуы басыла төшкәч, мин Олы күлгә барырга дип юлга чыктым. Көн сүрелеп бетмәгән иде әле. Кечкенәдән үк бик таныш, бик күп тапкырлар атта да, җәяү дә чабып узган юл буйлап әкрен генә барам. Тузанның кайнарлыгы хәтта ботин табаны аша сизелә... Кояш гүя эрегән һәм менә-менә минем башка тамаҹак. Әлсерәп авызларын ачкан кара карга балалары, мин бик якынайгач кына, анда да теләр-теләмәс кенә, канатка күтәреләләр дә, ерак та китмичә, яңадан төшеп куналар.
Барып җиткәч, балык сикерүдән җәелгән су алкаларына карап,
төрле уйлар уйлап, чирәмдә бик озак утырдым.
Кояш үз юлы белән әкрен генә төшеп бара... Әлгерә башлаган бодай исе, татлы бал исе борынга керә... Рәхәт! Ә тургайлар кичкырын бигрәк тә котыралар икән. Баш турымда сайрыйлар. Әллә инде бөтен тургайлар минем баш очыма җыелганмы? Гөрләшәләр генә... Мин күккә карап чалкан атам. Чалкан ятып, тургай моңын тыңлыйм. Әнә берсе... әнә икенчесе... Түгәрәкләр ясый-ясый, һаваны бораулап менеп баралар. Мин аларны күздән ыҹкындырмаска тырышып карап атам. Колак төбендә: челтер-челтер, туррый-туррый, яй-яй...
Кояш бата инде. Күл буйларына дымлы караңгылык төшә башлады. Ә күк йөзе әле зәп-зәңгәр, яп-якты... Бигрәк тә кояш баешы ягы... Ә болытлар кып-кызыл... Баягынак кар тауларыдай өелеп торган ак болытларга кинәт ут капты, болытлар ялкынланып яналар...
Кояш иңгән саен, тургайлар күтәрелә, күтәрелә... Гүя кояштан аерыласылары килми, гүя кояш аларның әниләре...
Җирдә инде күптән кояш юк. Ә когарыда бар әле. Күккә чәчрәгән соңгы кояш нуры тургай канатында кызарып чагылып китә. Әнә шулчакта инде мин югалган тургайны яңадан шәйли башлыйм.
Әнә ул ак болыт таулары фонында кара нокта кебек кенә булып леперди. Ул әле һаман менә. Ул кояшны күрә булса кирәк. Ә җир инде кояшны күрми. Камыш ышыгында су өсте инде кап-кара. Ә камышлар инде йокыда...

Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.