- Lea el próximo trabajo literario para 11.° grado
- Мәхәббәттән Җырлар Кала (Кыскартып алынды)
🕥 36-minuto de lectura
Колыма Хикәяләре - 14
El número total de palabras es 4674
El número total de palabras únicas es 2458
33.0 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
46.5 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
54.5 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
— Улым!—диде әти, нигәдер авыр сулап.— Мин менә гомер буена балта чаптым. Әле менә үземә дигән өй дә юк. Син минем ялгыз улым. Сине укытып, балтадан котылырмын дигән идем, булмады,— ул сүнеп барган «кәҗә сыйрагын» чытырдатып суырды. Очкыннар чәчрәде.— Булмады!—Тагын көрсенү.— Ходай шулай язгандыр инде. Син дә кулыңа балга алмасаң, булмас. Мин бүген Сафа белән килештем. Без аңа яңа өй салабыз, ә ул безгә өеннән артып калган бүрәнәләрне, такталарны бирә. Шулай тырышып үзебезгә бер куыш рәтләмәсәк, булмас.
Әти сүнгән төпчеген кар өстенә ташлап таптады. Яшь кар шыгыр-шыгыр килде.
Якында гына эт өрде.
5
Калын карагай бүрәнәләр. Көч-хәл күтәрәбез, үзләре сөяк сыман каты, карандаш очлый торган үткер балта чапкан саен сикереп-сикереп китә, бигрәк тә туң вакытта. Менә шушы бүрәнәләрне әүвәле тап-таза итеп кырырга, .чистартырга, аннан өч ягын такта кебек итеп тигезләп чабып чыгарга һәм шоп-шома итеп ышкыларга кирәк.
Шуннан соң гына бура бурый башлыйбыз. Почмакларны «француз йозагына» бикләп, әти үзе чаба, кисә. Ул кадәресенә әле минем кул ятмый. Мин күбрәк иртәдән кичкә хәтле бүрәнә чабам, уем алам, тырнак куяр өчен тишекләр бораулыйм.
Бура үскән саен бүрәнәләрне югарырак күтәреп салырга туры килә, бер генә тапкыр түгел — берничә тапкыр.
— Шулай, шулай...— ди әти, күзләрен кысып бер алга, бер артка атлый, әле яңа гына куйган бүрәнәнең ятышын, уемның дөрес булуын карый. Аннан бүрәнәне тимер сызгыч белән сызып чыга.— Әйдә әле!
Әле генә көчкә-көчкә күтәреп куйган бүрәнәне тагын көч-хәл күтәреп җиргә салабыз. Әти бүрәнәнең сызылган җиреннән тагын балтасын ялатып, кәгазь калынлыгы юнып ала...
Агач аяк кирәк җирдә бөгелми, кирәкмәгән җирдә таеп китә, авыр күтәргәндә җирне тишеп керә, суырып та ала алмыйсың.
Кичен чәй эчәр-эчмәс егылам, ә иртән... Иртән кузгала алмыйм, бөтен тәнем ватылган, аксак аягымның тезе каҗалып, чи яра булып кансылый. Торырга кирәк.
Ниһаять, яз башына өйне салып бетердек. Сафа җизниләр дүрт бүлмәле матур өйгә күчтеләр. Безгә — иске өй һәм артып калган бераз бүрәнә, такталар. Әтинең әле моңа хәтле дә җыеп килгән матчалыклары, ишек-тәрәзә яңаклары бар икән. Менә шуларның барысын караштырып, инде үзебезгә өй салырга җыенабыз.
— Өйгә тотынсак, ашарга юк,— диде беркөнне әти, такта ышкылаганда.— Мин торгта эшләүче Хафизга өй салырга килештем. Көндез анда эшләрбез, ә иртә-кичен үзебезнең өйне сипләрбез.
Менә шулай итә-итә, ниһаять, үзебезнеке дигән куыш та булды. Казах әйтмешли, уз башыбызга төтен чыгара башладык. Минем чулак аяк та, өстерәлә торгач, барыбер бүтәнчә булмас инде дип, ахрысы, сөялләнеп тупасланды, элеккечә үк атлаган саен кырылып чиләнми. Куллар да балтага ятышланды. Әти инде миңа бура почмакларын «француз йозакка» бикләүне, ишек-тәрәзә яңакларын утыртуны да тапшыра башлады. Билгеле инде, үзе һәрвакыт күзәтеп-өйрәтеп тора.
Ә менә үги ана белән ара һаман да җылына алмый. Ул җае килгән саен «үтмәс товар» дип кадап ала, кырыкка җиткән сакаллы сабыйның ыштырларын юар хәлем юк дип, керләремне атып бәрә башлады. Ахырында, әти белән киңәшеп, өйләнергә булдым, Маһинур исемле бер тол хатынны алып кайттым.
Менә шунда исем китте. Тагын чәпчер инде дисәм, әни һич тә шау-шу күтәрмәде, хәтта коймак коеп, никах урынына бер мәҗлес ясап, күрше хатыннарын чәйгә дә чакырды.
Мин дә куандым. «Әллә кайчан өйләнәсем калган икән, әни май булды»,— дип мактанып та алдым.
Маһинур беренче көннән үк өйдәге бар эшне: кер уу, идән юу, сыер саву, сыер куу, аш-су пешерүне үз кулына алды һәм җитез-пөхтә булуын күрсәтте.
Сүзгә саран әти дә беркөнне аштан соң:
— Ярады, киленнән уңдык,— диде.
Минем дә күңел күтәрелеп китте. Ниһаять, сукмак юлга алып бара. Эш тә җитәрлек. Сугыш вакытында кый- ралган дөньяны халык төзәтергә ашыга. Шуның өчен бер эш бетәр-бетмәс икенчесенә димләп киләләр.
Менә шулай яхшы гына эшләп, торып ятканда, беркөнне сеңелем Разия яшь баласы белән иреннән аерылып кайтты. Башта мин аның кайтуына сөенгән дә идем. Билгеле инде, иреннән аерылуга түгел, үзебезнең гаиләгә кушылуына. Ничек кенә әйтмә, үги анадан туган булса да, бердәнбер кардәш, сөйләшсәң дә, киңәшсәң дә дигәндәй. Ул бит инде акылга утырган, унъеллыкны тәмамлап, өлкә судында секретарь булып эшли.
Әмма бу юравым белән ашыкканмын икән...
Гаҗәп, Разия бусагадан атлап керүгә, әтинең миңя булган карашы үзгәрде — суынды. Ул инде элекке дәй минем белән ачылып сөйләшми, киңәшми. Кашлары салынган, йөзе һәрвакыт чытык. Ә беркөнне эштән кайтканда турыдан-туры әйтә салды, йөрәккә хәнҗәр кадады:
— Син инде үзеңә лаеклы эш тап та үзеңә куыш эзлә. Өй тыгызланды,— диде ул ачулы тавыш белән, кырыс кына.
Коелып төштем. Мондый сүзне ишетермен дип уйламаган идем. Әти бит кечкенәдән мине ярата — аркасына асып йөри иде. Ә инде Казанга китеп кулга алынуымны ишеткәч, ул көне-төне елаган, хәтта асылына башлаган. Кайткач, күкрәгенә кысып, балалар төсле үкереп елады, күрә алмам дигән идем... өнме, төшме... дип, кочаклап йоклады ул мине беренче төндә. Ә хәзер? Ни булды аңа? Нигә кырысланды?
Әтинең бу көтелмәгән сүзләрен мин, билгеле инде, Маһинурга әйтмәдем, әмма үзем төнозын керфек какма-
дым, борчылып чыктым. Нишләргә? Кая барырга? Хәзер бит мин ялгыз башым гына түгел, икәү, бәлкем өчәү дә...
Әтинең бу кырыс сүзләренең серен күршеләр чишеп бирделәр. Әни инде әллә кайчан аларга әйтеп йөри икән.
— Үзенә генә түгел, кешегә дә кәсәфәте тия. Менә шул ристан аркасында кызым югарырак эшкә күчә алмый. «Агаң халык дошманы»,— дип, юлын кисәләр мескеннең, көн дә елый. Кайчан гына күздән югалыр, җан көеге.
Ә икенче көнне Разия әти алдында әйтә салды:
— Син миңа туган түгел, син — халык дошманы! Синең аркаңда мине эштә күтәрмиләр. Кит бездән!
Шул кичне мин өйдән чыгып киттем. Кая? Үзем дә белмим..,
6
Диңгез кешеләрнең кайгысын юа, диләр. Ә мин: «Урман кешенең хәсрәтен тарата»,— дияр идем. Әнә бит! Берсеннән-берсе биек, төз, кара-кучкыл чуклы таҗ кигән егет-карагайлар юл буйлап басканнар да мине тын гына озата баралар. Алар арасында яшь каеннар, гөләп, тубылгы куаклары һәм чәчәкләр... Әчкелтем карагай сагызы белән чәчәкләр исе борынны кытыклый. Сулап туя алмыйсың!
Юлның сул ягында күгелҗемләнеп кул күренеп кала. Борылышта ул бөтен хозурлыгы белән күренә. Ярында — аркылы-торкылы гранит ташлар. Кайсы кит балыгын хәтерләтә, кайсы дөя, кайсы кызыл сыер булып тездән су эченә кереп баскан.
— Чыпылт, чыпылт...
Вак дулкыннар яр читендәге гранит ташларга акрын гына сугылалар да кире чигенәләр. Аннан тагын пышылдашалар: «чыпылт-чыпылт». Әйтерсең лә серле әкият сөйлиләр.
Түгәрәк күлне калын кара карагайлар белән капланган тау урап алган. Таулар хәзер күксел томан эчендә. Тып-тын. Күл өстендә бер җыерчык юк. Таулар, урманнар күл төбендә шәүләләнеп әкияти бер күренештә балкыйлар. Гүя бу зөбәрҗәт касәдә әбелхәят суы...
Тирләгән идем, чишенеп коендым, тән рәхәтләнеп-җи- ңеләеп китте. Урман уртасыннан сузылган борма юлга кабат чыктым, инде сәфәрем ерак калмады. Урман эчендә
урнашкан Боровой урман техникумында минем иске дус Харис директор икән. Кичә моны Сафа җизни әйтте.
— Безнең Харис кияү техникумда директор. Нинди эш кирәк, хәзер табып бирә. Хәлимә дә шунда. Үзеңне күргәч, куанырлар,— диде.
Төнлә товар поездына утырып Шучы каласына килдем. Аннан инде — таныш юлдан җәяүләп техникумга.
Чү! Кинәт сискәнеп туктап калдым. Нәкъ минем аяк астыннан гына юлны бүлеп тиен сикерде, мөгаен, юлым уңар болай булгач...
— Син инде мине гафу ит,— диде Хәлимә иртәнге чәй янында, ничектер, әрнүле тавыш белән. Үзе калтыранып китте.— Үпкәләмә...— сүзе бүленеп, кинәт туктап калды.
Кыз вакытында Хәлимәнең йөзе түгәрәк, бит алмалары кызарып пешеп тора иде. Без аны үчекләп Алмапа дип йөртә идек. Алай үчекләгәч, ул бигрәк тә кызара, матурая төшә иде. Хәзер Хәлимә нигәдер сулган гөл төсле кипкән, юкарган, яңак сөякләре калкып, бите озынаеп киткән.
— Нигә алай дисең? Нәрсәгә үпкәлим ди. Яхшы каршы алдыгыз, сыйладыгыз. Рәхмәт. Мин инде танымассыз да дип уйлаган идем. Юк, онытмагансыз. Без бит бала чактан ук дуслар.
— Менә шул эшне боза да инде...
Аптырап калдым.
— Ничек? Мин бит сагынып килдем.
— Тсс! — Хәлимә миңа бармак янады да сикереп торды, йөгереп барып ишекне тартыбрак япты, кире урынына килеп утырды, авыр көрсенде.— Уф алла... Кара, авызыңнан андый сүз чыгарасы булма!
— Нинди сүз?
— Сагындым дип әйтә күрмә, дим.
— Нигә?
— Нигә булсын, болай да Харис төне буе миемне игәп чыкты. Ул синең иске ярың, сине эзләп килгән. Арагызда бернәрсә бар,— ди.
— Их, Хәлимә, Хәлимә, миндә хәзер хатын-кыз кайгысымы? Үземнең йөкле хатынымны кая куярга белмим. Әле ялгыз башыма да урын юк. Кичә кич Хариска барысын да сөйләдем ләбаса. Мин монда хатын эзләп түгел, эш эзләп килдем. Харис мине яхшы белә бит. Булышыр дип өметләнгән идем.
— Их|„— Хәлимә тагын көрсенде.— Барысын да төше-.
нәм, әмма...— Күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәде.— Кулымнан килсә, мин синең өчен әллә нәрсәләр эшләр идем. Хәзер, үзең күрәсең, ике бала. Харис шундый көнче. Бер адым атларга бирми. Менә бүген, син булгач, иртәнге чәйне дә эчмичә, җенләнеп чыгып китте.
— Менә сиңа кирәк булса... Ә мин Харисны үз күреп, берәр эшкә урнаштырыр дип килгән идем.
— Тсс! — Хәлимә энә кадалгандай сикереп торды.— Әнә үзе кайтып килә. Син тизрәк кузгал инде...
Станциягә кире килдем. Вокзалда, гадәттәгечә, ыгы- зыгы, шау-шу, ашыгу, кабалану. Берәүләр Кәкчәтаү ягына китә. Берәүләр Акмоллага. Ә миңа кая барырга? Кемгә таянырга? Нишләргә? Баш чатный. Җавап таба алмыйм.
Аптырагач, вокзалдан бераз читкәрәк китеп, чирәм өстенә пальтомны җәйдем дә яттым. Көн болытлы. Ярты аяк сикереп-сикереп китә, һава бозылыр алдыннан шулай кылана ул, хәерсез.
Кесәдә нибары унбиш сум акча (яңача бер сум 50 тиен). Аның белән нинди билет аласың. Бер тамак ялгарга да җитми бит ул. Нишләргә соң?
Менә сиңа ирек! Менә сиңа туган ата! Менә сиңа әни, сеңелең... Көткәннәр! йоклап киткәнмен икән, паровоз кычкыртканга сискәнеп уяндым. Күкчәтау ягыннан ниндидер бер поезд килеп туктады — пассажир поезды. Берәүләр төшә. Берәүләр менә. Кочаклашалар. Үбешәләр. Көлешәләр... Бәхетле җаннар! Әнә, каршыдагы вагон тәрәзәсендә өстәлгә тезеп куйган шешәләр. Сөт, кефир. Авызыма сулар килеп китте...
— Ибраһим, бу синме! Нишләп торасың?
Егылып китә яздым. Алдымда — Галәү Маннапов. Бергә уйнап үскән малай. Хәзер инде агай булган. Тулы гәүдәле. Өстендә яхшы костюм. Аптырап калдым, ни әйтергә дә белмим.
— Исәнме?.. Кая барасың?
— Алма-Атага, киңәшмәгә... Төсең юк, әллә авырыйсыңмы?
— Әйе, башым чатный. Кара әле, Галәү, мин акчамны алдырдым, инде билетка да юк.
Ул арада кызыл фуражкалы дежурный вокзал ишеге алдында эленеп торган җиз кыңгырауны какты.
— Менә, кесәдә бер утыз сум бар...
Галәү костюм кесәсеннән бер уч акча чыгарып миңа тоттырды да поездга таба йөгерде.
Кесәгә акча кергәч, хәтерем дә яктырды. Тукта, Ак- моллада минем бер дус бар бит. «Антибеста» бергә яттык. Ул бытовик, срогы да тулырга тиеш. «Әгәр Күкчә- тауда рәтле эш табылмаса, үземә кил. Урнаштырам»,— дигән иде.
Кассага йөгердем...
7
Төнлә аз гына яңгыр явып узган иде, ә монда, Ак- молла урамнарында, аяк атлагысыз саз, бигрәк тә минем ише агач аякларга. Атлаган саен тездән батып китәм, агач аякны ике куллап суырам. Көч-хәл аны тартып икенче адым ясыйммы, тагын батам. Кай җәһәннәмдә тора бу Алтай? Кайда соң аның Шанхай дигәне? Шәһәрнең көньягындагы иске бараклар, саман өйләр белән тыгызланган «нахалкалар» бистәсен Шанхай дип атыйлар икән. Әйтүенә караганда, Алтай шул Шанхайның урта бер җирендә, базарга каршы, чат башындагы өйдә торырга тиеш.
Ниһаять, җан тиргә төшеп, былчыракка батып, сора- ша-сораша Алтай торган өйгә килеп җиттем. Эчем жу итеп китте, яртылаш җиргә сеңгән сыман йорт, түбәсе кыйшайган, ишек каерылган. Түшәме җимерелеп төшкән бер бүлмәне үтеп, икенчесенә кердем. Кап-караңгы, бернәрсә дә күренми. Бары тик колак тондыргыч чебен мыжлавы.
— Өйдә кеше бармы?!
Нәрсәдер кыштырдады, каршыдагы сәкедән мияулап песи сикереп төште, карлыккан тавыш гырылдады:
— И... коргыры, тагын кем җөри, жокы бирмәй?
■— Чичәй, Алтай дигән адәм шушында торамы?
Әйтерсең камчы белән сукты:
— Китче, Алтай-балтаеңды белмәймен, ни дигән каңгырган җансың!
— Мин, чичәй Күкчәтаудан.
— И... әнә бакзал башында Торсын кассапчы торады. Алтай-балтаеңды шуннан сора!
Тагын саз ерып, кирегә, вокзал якка, итче Торсынны эзләп киттем.
Капка төбендә мине көрәк белән су ерып, кура тазалап йөргән бер карт каршылады, озын, чандыр, чөй сакал. Өстендә иске чапан, башында кыркылып беткән бүрек.
— Әссәламегаләйкем, ага?
Әллә саңгырау, сәламемне алмады, шикле бер карап белән озак карап торды, аннан кырыс кына эндәште.
— И... көннең кашы каралганда ни кылып җөрисен)
— Ата, сез Алтай дигән адәмне белмисезме?
Карт сискәнеп артка чигенде:
— Ул кем, җулдасыңмы?
Мин куанып киттем: төпченеп сораша,— мөгаен, монда тора.
— Ие... якын юлдашым иде.
— И... җаксы адәм икәнсең... жулдасың төрмәдә утыра. Талаган кичә төндә.
Бусында инде башыма чукмар белән суктылар, аңгы- миңге килдем.
— И җаксы килдең,— чал ачулы тавыш белән мыгырдады:— милиция ул сукбайның жулдасларын эзләп җөри иде... Искәртү кирәк.
Бу чал сакаллы дорфа карт яныннан ничек ычкынганымны да белми, алдыма-артыма карамый йөгерәм. Кая? Үзем дә белмим. Ниндидер бер тыкрыкка килеп кысылдым. Әллә кайдан бер кәрлә эт чыгып, абалап өрә башлады.
Артта кемнәрнеңдер ашыгып килүләре, сөйләшүләре ишетелде. Бар көчемә йөгерә-атлый тыкрыкның очына чыктым. Күмер өеме. Вагоннар. Ниндидер тупик. Мин күмер өеме янына барып егылдым. Якыннан гына уф-уф килеп паровоз үтте.
Төн буенча яңгыр яуды.
Мин тупиктагы бер товар вагоны астында утырып чыктым. Арыган, алҗыган булуыма карамастан, күзләремә йокы кунмады. Бердән, вагон басарга йөргән карак дип тотып ябарлармы дип хәвефләнсәм, икенчедән, эч бокыр- бокыр килеп һич тынычлык бирми. Бичара нишләсен, инде икенче тәүлек авызга бер валчык төшкән юк. Алтайга җиткәч тамагымны бер туйдырырмын дигән идем, ярый әле үземне эләктермәделәр. Теге дорфа картның карашы яман иде, вакытында ычкындым...
Алсу нур бөркеп кояш күтәрелә башлады. Тирә-як яктырып, матураеп китте. Яңгырдан соң монда күмер өем- ңәре, төтен сеңгән иске, җимерек вагоннар арасында да йртәнге тәмле хуш ис!
Ә шулай да ашыйсы килә.
Вокзал артындагы базарда, озыннан-озынга сузылып киткән өстәлләрдә сөт, эремчек, катык, ара-тирә бөтен тәбикмәкләр дә күренә. Нинди тәмле ис!
Вокзалдагы пассажирлар килеп әле бер, әле икенче өстәлгә туктыйлар, сөт белән, катык белән табикмәк ашыйлар. Аларга карап авызыма су килә.
Читкәрәк китеп, өстемдәге күлмәгемне салдым, төрмәдән кайткач, әти үзе: «Мә, улым үзен киеп туздыр»,— дип бүләк иткән иде бит...
Вокзалдан читтә аулак бер җиргә — ташландык шпаллар өстенә килеп утырдым да ике тәбикмәкне бер шешә сөт белән ашадым да бетердем... Сизми дә калдым. Үз гомеремдә, хәтта Колымада да, мондый тәмле ризык ашаганым юк иде. ''
Корсак тулгач, тынычланып, шпал өстенә сузылып яттым.
Күзем эленеп киткән.
— Ту-ту-ту!
Сискәнеп уяндым.
Каршыдагы биек өелгән тимер юлдан поезд килә. Алтын билбаулы яшел вагоннар. Алда кызыл түшле мәһабәт тепловоз. Поезд якынлаша. Вагоннарның тәрәзәләре ачык. Аннан пассажирлар карый. Менә вагон-ресторан. Өстәлләрдә шешәләр. Әнә ике пассажир кулларындагы стаканнарны чәкештерә. Ишеге ачык тамбурда хәрби киемдәге бер егет белән күк күлмәкле бер кыз басып тора. Алар бер-берсенең кулларыннан тотышып, далага карап көлешә-көлешә ни турындадыр сөйләшәләр. Поезд шпаллар өеменә якынлашты. Аларның күзләре миңа төште. Кыз елмаеп миңа кул болгады — «хушыгыз!» Аңа ияреп теге хәрби егет тә кул болгады.
Кара, дөнья нинди матур! Кара, дөньяда әле нинди әйбәт кешеләр яши. Түзмәдем, сикереп торып үзем дә теге кыз белән егеткә яулыгымны болгадым.
— Хушыгыз! Хушыгыз!
— Ту-ту-ту!
Поезд китте. Ерактагы чәчәкле Алма-Атага, карлы түбәләре күкләргә үрелгән Алатау ягына китте. Бүгенге беренче һәм соңгы сөенчем дә шул поезд белән офыкка китеп югалды. Мин тагын үземнең авыр, чәнечкеле уйларым белән калдым.
Кояш инде баеп бара икән. Әле яңа гына күтәрелеп килә иде түгелме? Тагын төн якынлаша. Кайда йокларга? Нигә йокларга? Аннан кая барырга — уңгамы, сул-, гамы? Юл юк! Өстемдәге соңгы күлмәкне сатып ашадым* Кесәдә бер тиен акча юк.
Нигә соң болай?
Әнә берәүләр нинди пөхтә, матур итеп киенәләр, нәф- селәре ни тели, шуны ашыйлар, кая барасылары килсә, шунда китәләр. Ә мин? Мин — бүре! Мине куалар, эзәрлеклиләр. Кешеләр минем белән сөйләшергә курка. Мин алардан куркам. Нигә?! Мин дә бит алар төсле үк кеше. Миңа бит әле утыз сигез генә яшь. Мин бөтен яктан камилләшкән, дөньяда үз урынын тапкан ир булырга тиеш бит! Ә хәзергә — сәләмә киемнәргә төренгән агач аяклы гарип. Нигә мин гарип? Анадан шулай гарип булып тудыммы? Сугыш мәйданында илемне саклап гарипләндемме? Ни өчен мине тере гарип ясадылар һәм хәзер чирканып яннарыннан куалар?
Җир тетрәнеп китте. Сискәнеп аягүрә бастым. Поезд килә. Кызыл вагоннар! Әйтерсең лә берәү җилкәмнән төртеп торгызды. Кызыл вагоннарга таба атладым. Тизрәк! Тизрәк! Ашыккан саен агач аяк төртелә, сөртенә. Әнә инде вагоннар гөрелтесе. Якынлаша! Якынлаша! Тизрәк! Пальто чабуы аякка уралып, йөгерергә бирми. Аны салып ыргытып, өемгә йөгердем. Җир дер-дер итә. Менә уф-уф итеп, пар бөркеп, тирә-якка төтен таратып килүче паровоз күренде. Тизрәк! Соңгы көчемне җыеп, тырмашып, өемгә үрмәлим. Төнге яңгырдан соң балчык йомшарган, шуа, бата. Нәрсәдер дерт-дерт итә. Әллә җир, әллә минем йөрәк. Җитә алсам гына ярар иде... Әмма... мин инде рельска ятам дигәндә генә, соңгы чуен тәгәрмәч дыңгырдап, тәгәрәп узды. Мин хәлсезләнеп, ачынып шпаллар өстенә аудым.
— Булмады...
8
Нәрсә соң ул фактура? Нәрсә соң ул нетто? Брутто? Тара? Унлы үлчәүдә ничек үлчиләр? Контора счетында ничек исәплиләр? Ходай белсен, төшкә дә кермәгән нәрсәләр. Ә шулай да мин менә Кызыл Яр авылындагы кооперация ашханәсендә буфетчы — товар алам, товар сатам, хисап бирәм.
Мондый җаваплы эшкә ничек алдылар дисезме? Билгеле инде, кызганып түгел, чыгырыннан чыккан мохтаҗлыктан гына. Бу ашханәдә буфетчы, гадәттә, биш-алты айдан артык эшләми, судланып төрмәгә китә икән. Шуның өчен авылда инде бу буфетка керүче табылмаган. Ә ашханә-буфет эшләргә тиеш. Мин, ходайга тапшырып, тәвәккәл кылдым. Нишлисең, аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума, диләр бит...
Вакыты җитмәсә, үләм дисәң дә үлә алмыйсың икән. Бу талпыну да барып чыкмагач, бераз суындым. Икенче көнне өстәге пальтомны саттым да Күкчәтауга кайтып киттем. Төн уртасында ишекне шакыдым. Йоклыйлар. Бераз икеләнеп, кыймыйча торгач, тагын тәвәккәлләдем.
— Кем анда җиде төн уртасында?
— Мин, әни.
— Ә, үтмәс товар, тагын кайттыңмы!
Үги әни өйалды ишеген ачты, әмма үзе уртага басты — тәбәнәк, юан, ак күлмәк-ыштаннан. Ачулы. Кулында җиделе лампа.
— Маһинур өйдәме?
— Булыр өйдә,— әни нигәдер җилкәләрен сикертте, лампа пылт-пылт итеп китте,— уйнаштан бала тапты. Әле менә кичә Разиянең итәген урлап качып киткән.
— Кайда инде ул хәзер?
— Чертым беләме? Милиция белән эзләп таба алмадык. Бик кирәк булса, табарсың әле. Ярар, әтиеңә иртәгә эшкә барырга кирәк.
Ишек шап итеп ябылды. Лампа сүнде.
Дөньяда әле мәрхәмәтле кешеләр дә бар икән. Бер иптәшем паспортымны алыштырып бирде. Икенче иптәшем «ун ел хисапчы булып эшләде» дигән язуга кул куеп, мөһер сугарга җөрьәт итте. Нәкъ менә шул документларны юллап йөргәндә, Кызыл Яр авылындагы ашханәгә буфетчы кирәк дигән хәбәрне ишеттем.
Сельпо председателе, урта буйлы, аз гына шадра битле казах, документларны күргәч, көлеп җибәрде:
— Уйбай, нәкъ үзе, ун җыл хисапчы булып эшләгән,— дип документларны бухгалтер кызга сузды.
Тәрҗемәи хәлне хезмәт кенәгәсенә ятыштырып язып бирдем. Председатель Мостафин миңа бер ташландык йортны күрсәтте.
— Шушында катын-балаңны алып кил. Алда күз күрер.
Шул көнне үк келәттән аракы, шәраб, конфет, шикәр кебек товар алып, фактурага кул куеп, буфетны ачып җибәрдем.
Икенче көне Күкчәтауга барып, Маһинур белән улым Шамилне алып килдем. Маһинур өйнең эчен-тышын сылап, агарта, юа башлады.
Кызыл Ярдагы беренче көн үзе бик кызыклы башланып китте. Ул кичне безгә Хозер килде. Чын, һич ялган юк, ышанмасагыз, менә үзегез хөкем йөртегез.
Кич белән, ашханә ябылгач, мин буфеттан бер бөтен икмәк, ярты кило шикәр, бер әчмуха чәй алып кайттым. Ә Маһинур, башындагы дебет шәлен сатып, чиләк, чәйнек, табак-савыт, кашык һәм бер кило ит алган булган. Мин кайтканда өй ялт иткән, анда тәмле аш исе аңкый иде.
Ниһаять, беренче тапкыр Маһинур белән үз куышыбызда, күршедәге казах карчыгы бүләк иткән тәбәнәк, тү- рәрәк өстәлебездә үзебез пешергән ашны ашарга утырдык. Күптәннән инде итле аш ашаган юк иде, хуш исе борынны кытыклый.
— Я, карчык,— дидем мин көлеп,— өстәл байларча, музыкасы гына юк!
Сүземне очлый да алмадым, ишек ачылды.
— Әссәламегаләйкем!
Аптырап калдым. Ишек төбендә ап-ак сакаллы бер казах карты басып тора, култык астында ак яулыкка төрелгән зур гына төргәк.
— Вәгаләйкемәссәлам, ата, югары чыгыгыз,— дидем, әле һаман гаҗәпләнеп.
Карт кыстатып тормады, төенчеген тәрәзә төбенә куйды да, кулын юып, өстәл янына утырды.
Аштан соң чәй эчтек!
— Хәерле булсын,— дип, карт бер аять укып дога кылды да тагын миңа карап: — Инде бер сырылай тартсам, ничек булыр? — диде.
Шаккаттык! Бу ни дигән сүз! Ап-ак сакаллы карт! Дога. Инде...
Ул арада карт, урыныннан җитез генә торып, тәрәзә төбендәге төенчекне чиште һәм тальян гармун чыгарды.
Бармаклары бик җитез генә әле өскә, әле зека йөгерә, гармун телләре ашыгып аваз чыгара. Менә Себер татарларының иң яраткан көйләре «Бишкүл». Карт яхшы ук яңгырау тавыш белән җырлап та җибәрде.
Бишкүл көе, Бишкүл көе, Бишкүл көен яратам.
Бишкүл көенә җырласам, хәсрәтемне таратам...
Бераздан гармунга Маһинур да кушылды.
9
Бу ашханә Кызыл Яр авылының кырыенда — Чагалы елгасы борылышында «Г» хәрефе шәкелендә салынган иске бер өйдә урнашкан иде. Иске булганда да шундый
иске — исең китәрлек. Ул әле тумышында ук беләк юанлыгы карагай сайгаклардан гына әштер-өштер әмәллән- гән булган, нигезсез, җиргә түшәп кенә. Тора-тора ул тузган, утырган, нәкъ тавык тәпиендәге өйгә әверелгән.
Әнә, тәрәзә төпләре астында, почмакларында баш сыярлык тишекләр. Алар иске-москы капчык, чүбек-чабык белән генә томаланган. Түбәдәге шиферларның күбесен җил куптарып алып ташлаган.
Эчке яктан ашханәнең стеналары кайчандыр фанер белән тышланып, ак буяу белән буялган да булган. Әмма хәзер инде ул фанерлар җыерчыкланып күпергәннәр, калкып чыкканнар. Буявы кубып, саргаеп, шадраланган. «Г» хәрефенең ыргагында — аш пешерү бүлмәсе һәм кечерәк кенә буфет кисәге. Ә инде «Г»ның «ботында» — зал. Анда дүртәр кешегә исәпләнгән җиде-сигез өстәл һәм җимерек урындыклар. Уртада калай белән тышланган зур мич.
Кухняда — ике кеше. Баш повар, ул ук — ашханә мөдире. Аның ярдәмчесе, ул ук — официантка. Мин — буфетчы. Менә бар штат.
Баш повар —тәбәнәк, ябык, мескен генә бер ир. Ә исеме, мыскыллап куйган сыман,— Великанов Иван Иванович. Авызында һәрвакыт какланып беткән трубка пыскып тора. Иван Иванович сөйләшергә яратмый, әмма һәрвакыт ниндидер бер көй шыңшып йөри.
Ярдәмчесе Вера Петровна шефның нәкъ киресе — мәһабәт гәүдәле, балтырлар, беләкләр сылык-сылык итеп торалар. Әгәр ул ачуланып бер кизәнсә, Великановның көле күккә очачак. Гөнаһларына керер хәлем юк — тавышланганнарын ишеткәнем булмады — һәр икесе үз эшендә: Вера Петровна бертуктаусыз сөйли, авылның иң соңгы яңалыкларын фаш итә, ә Иван Иванович, трубкасын пыскытып, бетмәс-төкәнмәс көен шыңшый.
Алар икесе дә мине яхшы каршы алды. Иван Иванович зур гына җамаякны түбәсеннән тутырып, уртасына көнбагыш мае салып, тары боткасы бирде. Вера Петровна (ул вакытлыча буфетчы хезмәтен дә башкара икән) бер түтәрәм ипи дә китереп куйды һәм ашханәгә кемнәр килүен, нәрсә ашауларын сөйләп китте.
— Монда күбрәк авылныкылар килә бит, кайсы банктан акча ала, кайсы ревкомга, кайсы исполкомга... кайсы комендатурага... немецлар, поляклар, төрмәдән кайтканнар...
Эчем жу итеп китте. Әйтерсең лә минем төрмәдән кайтканны, ялган язулар белән йөргәнне белеп, сынап 234
әйтә... Әмма Вера Петровна миңа игътибар да итми. Инде дөньядагы бүтән хәлләрне тезә башлады.
— Карагыз, сез бурычка бирмәгез. Бурычка эчеп тең- кәгә тияләр. Әле миңа гына да дүрт-биш кеше бурычлы. Ала алсам ярар иде...
Дөресен әйткәндә, мин такылдавык хатынның бу сүзләренә әллә ни игътибар итмәгән идем. Әмма озакламый бу сүзләрнең алтын булуына шигем калмады. Инде кар төшкән иде. Буфетта җил уйнап тора. Аракы тезелгән киштәләрдә ап-ак кар чачаклары асылынып тора. Ашханәдә кунаклар юк. Мин өстәл-буфет артында утыр- дым-утырдым да, тәмам дерелди башлагач, кухняга, Иван Иваныч янына, тәмәке тартырга кердем — плитә янында җылырак. Вера Петровна утын ярырга чыгып киткән иде. Папиросымны тартып бетерергә дә өлгермәдем:
— Начальник килә! — дип, атылып-бәрелеп Вера Петровна керде. Кочагындагы ярты олау утынын плитә янына ташлады, мич селкенеп китте. Үзе һаман такылдый: — Менә бәла... Ә син, буфетчы, нәрсә шаккаттың. Чык тиз- Еәк. Уф, алла, алъяпкычым кайда?!— Ул әле бер, әле икен- . е почмакка йөгереп мәш килде.— Кайда гына куйдым?
— Вера Петровна,— диде Великанов артык ашыкмыйча, трубкасын плитә кырыена суга-суга,— алъяпкычың билеңдә ич.
Мин чатанлап буфетыма чыктым.
— Өч кешегә заказ.— Вера Петровна залга чыгып, килүчеләрдән заказ ала. Мин талон язам. Повар шул талоннар белән үзенең аш-суын җибәрә. Кичен повар белән талоннарны барлап, санап, кухня ризыгының ничә сумлык сатылуын исәплибез.— Бер литр аракы, өч гуляш.
— Өч кешегә бер литрмы?
— Тиз дим. Ул көттергәнне яратмый.
Ике шешә аракы, стаканнар бирдем. Тагын яздым. Ул арада тагын берничә кеше килеп, тәмәке, шырпы сорады, талон яздырды. Мин бу котны алган башлыкның кем булуын да сораша алмый калдым. Бары заказ кәгазенә «Начальник» дип сырлап, счетта сумманы исәпләп төшерә башладым.
— Тагын бер бөтен, ике гуляш,— дип, Вера Петровна исәбемне ялгыштырды.
Аракыны бирдем. Гуляшка талон яздым. Сумманы исәпләп, заказга өстәдем.
Залда халык күбәйгәннән-күбәя бара, өстәлне өстәлгә кушалар, кухняга кереп, кыйшык аяклы эскәмияне дә алып чыктылар. Кунакларның барысы да диярлек кып- кызыллар, чиртсәң, битләреннән кан сирпер. Әллә суыктан, әллә аракыдан.
Озакламый залда күкле-яшелле тавыш белән җыр да күтәрелде, русча, казахча. Заказны язып биреп, исәпләп өлгерә алмыйм. Иван Ивановичның инде өч көн сатылмый туңып яткан гуляшлары да, җылытылып, «худка» китте. Туп-тулы бер ящик аракы бар иде, бушады. Ахырда шампан шәрабына күчтеләр.
— Минем инде аякларым йөрми,— дип, Вера Петровна еларга җитешеп зарлана башлады.
Бары тик төнге сәгать өчне сугып киткәч кенә көч-хәл белән өйләребезгә таралдык. Иртәгесен тагын буфетка. Буран, көрт. Култык таяклары көрткә бата да мин мәтәлеп барып төшәм. Торам, тагын егылам. Ә буран ко- тырганнан-котыра бара. Көчкә генә ашханәгә килеп җитеп егылдым. Буфет шкафын ачып, үлчәүне өстәлгә куеп, шешәләрне тезәргә өлгермәдем, бер хатын килеп керде. Лампочка кызарып кына тора, караңгы. Өстәлгә килеп җитәр-җитмәс, сорап түгел, боерып:
— Бер литр аракы,— диде теге хатын.— Мин фәлән начальникның әйеле (хатыны).
Куанып киттем. Менә әйбәт булды дип, тиз генә кесәмнән кичәге түләнми калган заказ кәгазен чыгардым.
— Кичә ирегез бездә утырган иде... Заказны түләмәде... Тугыз йөз җитмеш сигез сум егерме өч тиен.
— Җала җапмагыз,— дип, хатын кырт кисте.— Менә — бер литрга.— Ул ачу белән миңа илле сумлыкны ыргытты: — Минем җулдасым акча түләмәй заказ бирмәйде.
Аптырап ни әйтергә белми торганда, хатын ике шешәне сумкасына салды да ишеккә атлады һәм ачулы рәвештә:
— Җарайды, мин җулдасыма сезнең җалагызны ай- таен,— дип ысылдады.
Ишек шап итеп ябылды.
Мин сылк итеп урындыгыма ишелдем. Менә сиңа кирәк булса! Нинди яла?
Төш авышкач, түрә абзый хәрби киемдәге бер кеше белән залга үтте. Бераздан Вера Петровна йөгереп килде:
— Начальник сине чакыра.
Мөгаен, исәпләшергәдер дип, заказ кәгазен кесәмә салып, счетны култык таякка кыстырып йөгердем,
— Сәламәтсезме?
— Рәхмәт. Яхшы.
Мөлаем генә кеше икән бу начальник. Йөзе түгәрәк. Матур. Елмаеп кына сөйләшә.
— Син җаңа буфетчымы?
— Әйе.
— Җаксы, җаксы,— ул тагын елмайды. Папирос кабызды, суырды. Иптәше — озын, таза гәүдәле кеше — нигәдер торып чыгып китте. Начальник авызыннан зәңгәр боҗралар чыгарып өрде дә миңа карады.— Бурычка товар бирергә ярыймы?
Аптырап калдым. Счетым кулымнан төшеп китә язды.
— Юк, ярамый, иптәш начальник.
— Алай булгач, нигә минем әйелемә «бурычыгыз бар» дидең?
— Мин бит... заказ буенча.
— Яле, яле... монда бир әле ул кәгазеңне.
Уф алла. Ичмасам хәтерләр... Мин халат кесәсеннән заказ кәгазен алып начальникка суздым.
— Рәхим итегез. Тикшерегез.
Кашлар җыерылды. Тавыш кинәт сикереп ачулы тонга күчте:
— Бир, күп сөйләмә! — Ул минем тугыз йөз җитмеш сигез сумлык заказ кәгаземне кулымнан тартып алды да ертып-ертып идәнгә ташлады, үзе шунда ук сикереп торып ишеккә таба атлады.— Хөкүмәт малын тагын бурычка таратасы булсаң, мин сиңа урын табармын!
Култык таякларым төшеп китте. Мин мичкә сөялеп калдым.
Ишек шап итеп ябылды.
10
Буфеттан катып-туңып соң гына кайтып, йокларга гына яткан идем, кемдер тәрәзәне шакый башлады. Җимереп керәмени, бөтен өй селкенә. Бу дөбердәүгә бишектә йоклап яткан улым куркып уянды да елый башлады. Үзем дә сискәнеп кычкырып җибәрдем.
— Кем анда? Ни кирәк?
— Милиция! Ач!
Миңгерәүләнеп киттем — «килделәр!»
Маһинур бишектән баланы ала башлаган иде, бу та- вышка ул баланы төшереп җибәрде. Мин чалбар уры: нына гимнастерканың җиңен кия башлаганмын. Аны аты! бәрдем. Чалбар юк, таба алмыйм гына үзен.
— 'Әй, үлеп калдыңмы, ач җылдам!
Тагы да катырак суга башладылар, әллә тәрәзәдән керәләр инде!
Бала акыра. Маһинур елый. Мин, нәрсә эшләргә белми, чалбарсыз урын өстендә әйләнәм, үзем дер-дер киләм, әллә туңам, әллә куркудан.
Мөгаен, ялган язулар белән йөрүемне сизгәннәр. Их, нигә шул түрә белән бәйләндем.
Мин әле күптән түгел генә Казанга, Кави агага ха? язып, «Акколак һәм Сакколак» исемле кечкенә поэмамны җибәреп, берәр редакциягә тәкъдим итүен үтенгән идем. Җавап тиз килде, әмма вафасыз. «Поэмаң балалар теле белән матур язылган, сюжеты да мавыктыргыч. Әмма бер редакциягә дә тәкъдим итә алмыйм. Сәбәбен үзең беләсең. Әле күптән түгел генә, ун ел срогын тутырып, тәнкыйтьче-журналист Гомәр Гали кайткан иде. Өч-дүрт ай эш таба алмый аптырап йөрде. Кичә тагын кулга алганнар үзен. Шулай булгач, Казанга килергә җилкенмә!»— дигән иде Кави ага хатында. Менә, чират миңа да җитте.
— Ач дим, җылдам!
— Үлеп калдыңмы, мур кыргыры...
Маһинур абына-сөртенә барып ишекне ачты, өйгә ажгырып буран керде. Аның эченнән өсләрен ап-ак кар сарган ике милиционер күренде.
— Җыен, милиция башлыгы чакырды!
Күз ачкысыз буран. Алда кар ерып ике милиционер бара. Алар артыннан култык таякларым белән көрткә бата-сөртенә мин тырмашам. Артта бала күтәргән Маһинур мине озата бара. Милиция конторасы авылның аргы башында. Үч иткәндәй, нәкъ шул яктан буран бурый.
Мин инде шабыр тиргә баттым, ә алда әллә никадәр барасы. Без әле ашханәгә генә якынлашабыз. Ул буран эченнән карачкы булып күренеп-күренеп кенә кала. Мөгаен, инде аны да, авылны да соңгы күрүем.
— Әй, буфетчы!—диде алда барган милиционерларның берсе, яшь казах егете туктап: — Башлыкка Күкчәтаудан кунаклар килде, ике литр аракы сорады.
Әйтерсең лә өстемнән мең пот йөк төште, бушап, җиңеләеп киттем:
— Мә, Маһинур, ачкычларны, күпме сорасалар, шул хәтле аракы бир үзләренә.
Маһинур ачкычны алды да куана-куана ашханәгә йөгерде.
Мин буран эчендә күмелеп калдым.
— Уф, алла, өнемме, төшемме?

Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.
Siguiente - Колыма Хикәяләре - 15
- Piezas
- Колыма Хикәяләре - 01
- Колыма Хикәяләре - 02
- Колыма Хикәяләре - 03
- Колыма Хикәяләре - 04
- Колыма Хикәяләре - 05
- Колыма Хикәяләре - 06
- Колыма Хикәяләре - 07
- Колыма Хикәяләре - 08
- Колыма Хикәяләре - 09
- Колыма Хикәяләре - 10
- Колыма Хикәяләре - 11
- Колыма Хикәяләре - 12
- Колыма Хикәяләре - 13
- Колыма Хикәяләре - 14
- Колыма Хикәяләре - 15
- Колыма Хикәяләре - 16