- Lea el próximo trabajo literario para 11.° grado
- Мәхәббәттән Җырлар Кала (Кыскартып алынды)
🕥 35-minuto de lectura
Колыма Хикәяләре - 09
El número total de palabras es 4539
El número total de palabras únicas es 2506
30.9 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
44.1 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
51.3 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
— Әйдә, әйдә, такталарны палубага!
Көч-хәл кузгалып, сәке кырыена хәтле шуышып килдем. Кемдер торырга булышты.
— Ә, син тереме?.. Бир кулыңны,— кемдер сәке өстенә тартып алды.
Кичкә таба без тагын Мәхмүд белән, бу юлы инде чират буенча, палубага параша алып чыктык. Тик инде яңа мичкә — карамай белән майланырга да өлгермәгән, колаклары да юк. Төбеннән сүс бау белән элмәкләнгән. Күтәрергә җайсыз. Әле бер, әле икенче якка авыша, түгелә. Хәл дә юк. Баскычка куя-куя көчкә алып чыктык.
Тып-тын. Бөек океан җәйрәп ята, йокымсырый. Әйтерсез лә өч көн, өч төн шашынып тузынган шторм, унар метр биеклеккә күтәрелгән, корабны йомычка итеп кагып йөрткән тау-тау дулкыннар булмаган да. Әмма... үз-үзебезне капшап-чеметеп карыйбыз — бу безме, чыннан да исәнме?
— Әй, сасыклар, тиз әйләнегез!
Парашаны көч-хәл күтәреп борт кырыена таба алып киттек.
Кояш, кып-кызыл кояш, Тын океан эченә төшеп бара. Ә безнең «Джурма», үз артынан ак күбекле койрык калдырып, төньякка ашыга, курс — Магадан.
Линкольн приискасында
1
1940 елның көзендә, улакларда су туңып, алтын юу тукталгач, безнең колоннаны Линкольн приискасына күчерделәр. Колымада Совет заманында Америка президенты исемендәге приискамы? Гаҗәп шул. Үзем дә төшенә алмыйм. Ул вакытта, билгеле инде, безнең башта прииска исемен төпченү кайгысы юк иде.
Колонна Томанлыдан төнлә ай яктысында кузгалса да, Линкольнга җиткәнче күз бәйләнә, караңгы төшә башлады. Ул арада кар да яварга тотынды. Без, бер-беребезгә кысылып, бушлатларның булыр-булмас якаларын күтәрдек. Суык.
Ниһаять, алда, сопка итәгендә, манаралар күренде. Күңелгә җылы булып китте — тиздән барак, бәлкем, кичке баланда да бирерләр...
Алдан җибәрелгән бригада безгә инде ышанычлы урын — ике рәт чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган, озынлыгы биш йөз, киңлеге ике йөз метр чамасындагы лагерь да эшләп куйган. Дурт почмакта һәм ике як урталыкта манаралары да бар. Анда инде зур ак толыпларга уранып, мылтыкларын безгә таба төбәгән сакчылар да басып тора. Лагерь эчендә бер-берсенә каршы салынган дүрт барак. Әмма, нигәдер, аларның кабыргаларына кар өеп куйганнар. Менә шул инде торагыбыз, без шунда кышларга тиешбез.
Ләкин анда җитү әле бик мөшкел хәл. Безнең колоннада ничәмә йөз тоткын. Җитмәсә, барысы да илле сигезенче статья белән. Җәзалары да, ким дигәндә, ун ел яки артыграк каты режим. Өстәвенә, һәр мәхбүснең формуляры өстенә кызыл кара белән «Аеруча хәтәр!» дип язып куелган. Менә шуларның берсен генә югалтып кара — конвой әһеленең башы югалачак.
Машиналар зона алдына килеп туктауга, алдагысыннан беренче булып конвой башлыгы сикереп төште. Ачулы әмер. Сүгенү. Чинап эт өрү, ыгы-зыгы. Машиналарда берәр генә конвоир калдырып, башкаларын камарга җибәрделәр. Ул арада манара һәм капка өсләрендәге прожекторлар кабынды. Конвой башлыгының тавышы яңгырады;
— Тыңлагыз! Машиналардан төшеп, унардан сафка тезелеп, тезләнергә боерам! Бер адым читкә атлаучылар, качарга омтылучы исәпләнеп, атылачак! Тиз-тиз төшегез!
Кузгалдык. Көн буенча кысылып, кузгалмый утырудан, суыктан аяклар агач булып каткан. Капылт кузгалып, алга омтылуга, атлый алмыйча, бер-беребез өстенә аудык. Машиналарның бортларын ачтылар — карга мәтәлдек.
— Ууф! Аягым...
Минем кырыйда гына берәү җан тавышы белән кычкырып җибәрде. Борылдым. Скульптор карт Алексей Николаевич икән. Кар өстендә мүкәли, тора алмый. Күтәрим дип бөгелгән идем, җиргә сеңеп китә яздым — аркага приклад төште.
— Урыныңа бар!
Гадәттәге процедура башланды.
— «А» хәрефләре, өстәл янына!
Тоткыннар машиналарга фамилияләренең баш хәрефе буенча төркемләп утыртылган иде. Беренче машинадагы- лар, торып, өстәлгә якынлашты да тагын тезләнде.
— Беоенче номео, өстәл янына кил! Тиз!
Алдагы рәтнең сул як кырында тезләнгән беренче арестант күтәрелде — озын, ябык, әйтерсең лә колга. Аркасында нәни генә биштәр. Ул, абына-сөртенә өстәлгә җитеп, үзенең «паролен» кычкыра башлады:
— Александров Александр Андреевич. 1917 елда туган... Унбиш ел төрмә.
Конвой башлыгы кулындагы формулярны лагерь вәкиленә бирде. Капка төбендә тоткынны ике конвоир көтә. Тентү.
— Бушат биштәреңне!
Капчык чишелә. Кар өстенә үзе эшләгән агач кашык, консерв банкасы — котелок, иске-москы чүпрәкләр чәчелә. Бер конвоир шулар өстенә ташлана — актара, һәрбер җөйне капшый.
— Чишен тизрәк! — дип акыра икенче конвоир.— Мыштырдама!
Җил. Ярма булып кар сибелә. Суык. Тоткын шыр ялангач көе кар өстендә сикеренә...
Сигез йөз арестант менә шулай сират күперен кичә.
Ниһаять, төн уртасы узгач кына алыш-биреш мәшәкате очланды. Аннан вахтерлар безне икешәр йөздән бүлеп, баракларга камадылар. Инде, ичмасам, бераз җылынырбыз дип атылып-бәрелеп керсәк — ис китте.
Барак дигәнебез киндер чатыр булып чыкты. Тышкы як стеналарга кар өеп чыгуның хикмәтенә дә менә шунда гына төшендек. Җылы булсын өчен икән... Әмма бу чатырда җылы дигәннең торуы чамалы иде. Идән — җир. Стеналар, түшәм-түбә — киндер. Ике як стена буенда икешәр катлы сәкеләр (такта урынына урталай ярылган каен бүрәнәләр түшәлгән). Сәкеләр арасында, урталыкта — ишек каршында һәм түрдә — таш өстенә куелган ике тимер мичкә. Алар мич хезмәтен башкарачак икән: өстә — морҗасы, алда — утын тыга торган тишеге бар.
Вахтер һәрбер мичкә берәр кочак утын бирде. Ягып җибәрдек. Озакламый мичләр пешерелгән кысла кебек кызарды. Менә кайда ул дөньяның рәхәте — җылынып туя алмыйбыз. Әле ал, әле арт белән әйләнәбез. Бияләйләрдән, бүрекләрдән көек исе чыга башлады. Яныннан һич китәсе килми...
Ләкин бу рәхәт озакка сузылмады — өстән тамчы тама башлады. Мичләр чыж-пыж итә. Каралып-каралып китә. Бу күтәрелә. Әйтерсең лә беренче тапкыр ягылган кышкы кара мунча. Мич кызган саен палатка түбәсе өстендәге кар күбрәк эри Тамчы шыбырдый гына. Өске сәкеләрдән түбәндәгеләргә күчтек, ләкин анда да ышыкланыр урын юк. Тышта буран, ә палатка эчендә яңгыр — тып-тып тама.
Бөтен тирә-як ап-ак томан эчендә. Кояш та, таулар да, кәрлә агачлыклар да — берсе дә күренми. Әйтерсең лә Колыма ак кәфенгә уралган. Шылт иткән тавыш юк. Сулыш алып булмый — тын кысыла. Суык — ут кебек көйдерә. Бармаклар бияләй белән бергә катканнар, лом тотарга бөгеп булмый. Баскан җирдә тыпырдыйбыз, юкса аяклар ЧТЗга (Чиләбе заводы тракторының көпчәгеннән укмаштырылган резин ботинкаларга) ябышып, катып калачак.
Борынга төтен исе килә. Ара-тирә томан арасыннан кызыл ялкыннар күренеп кала. Анда — учак. Учак янында — конвой. Борын кытыклана. Нинди тәмле ис, көйгән ботка исе! Бер генә кашык шул боткадан авыз итеп, учак янында утырсаң... Кинәт томан ярылып китте, нәрсәдер дөп итте.
— Александр! Саша! Нәрсә булды?! — Янымда гына шурф казып торган озын егет Александров, ломын кочаклаган килеш, үзе чокый башлаган шурф өстендә ята. Иелдем. Йөзе күм-күк. Күзләре калайланган. Тарткалыйм: — Саша, Саша! — Эндәшми. Нишләргә? Учак янган якка карап кычкырам.— Гражданин начальник, кеше үлә!
— Хөрәсәннәр! Контрлар, ата-бабагызны...— Конвой башлыгы сүгенә-сүгенә килде.— Монда да корткычлык эшлиләр, кабахәтләр. Менә бит, эшләмәс өчен кырык хәйлә табалар. Ә син аның артыннан сөйрәл,— ул Александрны пимасы белән тибеп этәреп карады.— Каткан, үләксә. Менә, халык дошманы, үлгәндә дә халыкка зыян итмичә үлми бит ул, сволочь! — Түрә, ачуланып, арлы-бирле йөри башлады. Мин, юл биреп, арткарак чигендем.— Хәзер менә теләсәң нишлә. Калдырсаң, кичкә хәтле таш булып катачак, җавап бир. Зонага озатсаң, сакчыларның икесен алырга туры килә. Ә монда — күзгә төртсәң күренмәслек томан: контрларның көткәне дә шул гына. Ә син нәрсә, бәбәкләреңне миңа терәп каттың?! — Ул, Александрны ташлап, миңа ябышты.— Сиңа әйтәм түгелме? Шурфны кем казый? Пушкинмы? Яле!
Ул сугарга дип кизәнгән иде, таеп китте, мин, тиз генә ломны алып, шурфны чокый башладым.
— Гражданин начальник! — Эш кораллары ташый торган чананы өстерәп, бригадирыбыз Имәнкулов килеп чыкты.— Менә чана китердем.
— Ярар. Салыгыз! Зонага!
Александрны чанага сузып салдык. Бригадир ике тотч кынны чакырып алды. Алар чанага җигелделәр.
— Кузгалыгыз.
Бер конвоир алдан, икенчесе — арттан. Егерме өч яшьлек студент Александр Андреевич Александров китте. Томанга күмелде. Мәңгелеккә...
Конвой башлыгына чыннан да мәшәкать өстәлде. Ул бригаданы бер түгәрәккә җыйды. Шурфларны участок буена түгел, боҗра-боҗра торып казырга боерды. Камау сызыгы тагын да якынлашты. Учак җылысыннан аерылганга, этләр чинап, улап өрергә тотынды. Кызык холыклы кеше бу конвой башлыгы. Әле генә ул мине теләгәнчә сүгеп, сугып егарга омтылган иде, хәзер инде учакларны күчерергә кушты. Бу эш ярый калды. Кисәүләрне күчергәндә, арлы-бирле йөренеп, учак кабызып, шактый җылынып алдык. Җитмәсә, учак тирәсендә бер-ике икмәк сыныгы да табылды. Билгеле инде, аны йөгергән арада кисәүдә җы- лытып-эретеп ашап бетердем. Хәл керде.
. Учаклар тагын ялкынланып яна башлады. Этләр хуҗалары белән бергәләп ут янына кызынырга утырды. Мин тагын шурф казырга тотындым. Норманы тутырырга кирәк бит. Бер караганда — нормасы әллә ни дә түгел — диаметры утыз сантиметр, тирәнлеге бер метрлы шурф казу. Башта мин үзем дә пүчтәк эш дип тотынган идем — юк икән.
Менә бүген иртәдән бирле азапланам, ә шурфның тирәнлеге кырык сантиметрга да җитми. Җир корыч булып каткан. Суккан саен лом зыңлап сикереп китә. Бар көч белән тагын бәрәсең — тагын сикерә. Шулай азаплана торгач кына бер кыйпылчык кителә. Тагын, тагын сугам.
— Я хода, ни өчен мине болай газаплыйлар?! Ни өчен?!
3
Белмим, әллә инде түрәләрнең рәхиме килде, әллә инде кеше җитешмәү — мине «ипподром»га күчерделәр. Монда да кинәнерлек әллә ни юк, шулай да, шурф казыгандагы кебек, смена буена бер җирдә кадалып тормыйсың. Ә Колыма шартларында бу инде ярыйсы ук җиңеллек.
Грунт никадәр генә каты булмасын, тоткын шурфны тиешле тирәнлеккә җиткерергә мәҗбүр. Карцер, паектан мәхрүм итү, ору-сугу, һәрхәлдә, тәэсирсез калмый — мәхбүс я үлә, егыла, я шурфны бер метр тирәнлеккә төшерә. Шуннан соң бу бригаданы башка участокка, тагын шурф- цокыр казырга күчерәләр. Тегендә шартлатучылар килә. 10 е-408 145
Җир калтыранып китә. Күк күкрәгән сыман гөрселдәү ишетелә. Аннан җир чайкалып, челпәрәмә килеп, күккә атыла.
Менә шушы тар-мар ителгән грунтның бер кыйпылчы- гын да калдырмыйча җыеп читкә илтеп өяргә кирәк. Шунда гына бу участок алтын юу сезонына тулаем әзерләнгән булачак.
Грунтны ташыр өчен махсус чаналар эшләнә. Аларның табаннары бүрәнә. Аркылы агачлар да шул табанлыктан кисеп куелган һәм болтлар белән беркетелгән. Чана өстенә ®ч-дүрт кубометр җир сыешлы әрҗә куела. Ул да калын каен такталарыннан җыелган һәм кыршаулар белән тарттырылып ныгытылган. Менә шушы әрҗәле чана «ко- лымашка» дип атала.
Грунт шартлатылган участоктан өемгә хәтле — боз юл. Аның озынлыгы ике-өч чакрымга җитә. Бу — үзәк юл. Аңа төрле яктагы участоклардан казылып, чокырланып беткән кушма юллар килә. Безнең участок исә — бу үзәк юлның урта бер җирендә. Шулай булгач, безгә колымаш- каны ике-өч чакрымга түгел, аның яртысына гына илтергә туры килә. Бу да ярыйсы ук отыш.
һәр колымашкада биш тоткын. Өчәү, аркалыкларга җигелеп, алдан тарта, икәү арттан этеп бара. Менә шулай колымашкага җигелеп җир ташу «ипподром»да эшләү була инде.
Бүген көн аяз, болытсыз, томансыз. Тәбәнәк, соргылт күктә — өч кояш. Өчесе дә кызгылт боҗралар эчендә. Бу кояшлар гадәттәге кояш кебек балкып, нур чәчми, бик сүрән кызарып кына торалар. Шунлыктан, көн әле иртә булуга да карамастан, әйләнә-тирә эңгер-меңгер, кояш тотылгандагы кебек шомлы. Үзе болай чатнама суык түгел, кырык-кырык биш градуслар тирәсендә генә булыр. Колыма өчен бу күпмени!
Безнең «бишлек»тә гел яшьләр, кулга алынганчы комсомолның җитәкче оешмаларында эшләгән егетләр. Шуның өчен безне кайберәүләр «комсомоллар звеносы» дип тә атый.
Звено башлыгы — Әбҗәлимов Мәхмүт. Аның ярдәмчесе — Николай Васильевич Акимов. Ул Мәхмүткә караганда шактый таза, имән төбе сыман юантык. Лагерьда аны Поддубный дип йөртәләр. Әйтерлеге дә бар. Берничә тапкыр егетләр көрәшеп карады, ләкин Николайны егучы булмады. Бу бит әле ачлы-туклы йөргән хәлендә. Әгәр туйганчы ашатсаң! Звеноның өченче әгъзасы — Ардалион Михайлович Нижегородцев. Буе-сыны белән Николайга капма-каршы. Озын. Ябык. Коры сөяк. Сөякләренең таралып китмичә укмашып йөрүенә ис китә.
Дүртенчебез — Гений Измайлович Республиканец. Гәүдәгә тәбәнәк, юантык булса да, йөзгә чибәр. Киң маңгай. Тпрән утырган зур, соргылт күзләр. Туры борын. Юка иреннәр. Түгәрәк матур ияк.
Мөгаен, сезне аның исем-фамилиясе гаҗәпләндерәдер.. Чыннан да артык яңгыраулы бит. Юри үзләштерелгән тагылма исемдер яки кушаматтыр, дип уйлый күрмәгез. Юк, тегесе дә түгел, бусы да.
Аның ата-анасы бик иртә ачлыктан үлә. Өч яшьлек малай Казан урамында бер кешесез ялгыз кала. Кемдер аны балалар йортына алып барып бирә. Исеме ничек? Атасы кем? Фамилиясе ничек? Беркем белми. Малай — хәл эчендә. Менә шунда, Казан балалар йортында, коллективның гомуми җыелышында, табылдык балага исем кушыла; Җыелыш күпчелек тавыш белән карар чыгара: «Малайның исеме — Гений, фамилиясе — Республиканец булсын. Татар баласы булуы күренеп торсын өчен, атасы исемен Измайлович дип куярга».
Озакламый бу балалар йорты, ни сәбәптәндер, таратыла. Гений Республиканецны Беренче укчы татар полкы үзенә балалыкка ала. Ул шунда тәрбияләнә, үсә, мәктәпкә укырга йөри башлый. Ниһаять, полк улы Гений, югары белем алып, зур тормышка аяк баса. Башта ул Татар академия театрының директоры булып билгеләнә. Анда берничә ел эшләгәч, Гений Измайловичны Татарстан культура идарәсе башлыгы итеп тәгаенлиләр.
1936 нчы елда Казанда Владимир Ильич Ленинның мемориаль музеен оештыру мәсьәләсе күтәрелә. Бу аеруча җаваплы һәм әһәмиятле эшне — музей оештыруны кемгә тапшырырга соң? Шобага Республиканецка төшә. Чөнки ул инде башка оешмаларда да үзен оештыру эшләренә сәләтле, армый-талмый эшли белүе белән таныткан була. Гений Мәскәүгә Надежда Константиновна янына китә. Владимир Ильичның гомер юлдашы Республиканец кандидатурасына бик риза булуын белдерә һәм мөмкин булган кадәр ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә. Республиканец зур дәрт, куаныч белән юлбашчыбызның Казанда торган елларын, беренче революцион адымнарын җанландырып, яңа буын күз алдына бастыру эшенә бирелә. Музейда яңа- дан-яңа экспонатлар, документлар барлыкка килә. Ләкин бу әле аз, бик аз. Ульяновлар гаиләсе торган йортны нәкъ 1884 елгы хәлгә китерү, шул вакыттагыча җиһазлау сорала. Ә вакыт аз. Октябрьнең егерме еллыгына өлгертергә кирәк. Шул көнне музейның ишекләре ачылырга тиеш! Гений көне-төне йөгерә, эзли, ашыга.
1937 елның җәй уртасында Республиканец Мәскәүдән, Крупскаядан телеграмма ала. «Музей оештыру эшләре буенча тиз арада миңа килүегезне үтенәм. Н. Крупская». Гений шул көнне үк вокзалга йөгерә — билет алып вагонга кереп утыра. Поезд кузгалыр алдыннан гына купега НКВД вәкиле кереп, Республиканецны «бер генә минутка» комендатурага кереп чыгарга чакыра... 8
Беренче колымашканы тырышып, түбәсеннән өеп төядек. «Ипподром»да норма — участок. Менә шушындагы тар-мар ителгән грунтны җыеп, тазартып, өемгә ташып бетерергә кирәк. Алданрак эшне бетерсәң, учак ягып, ут, янында җылынырга рөхсәт ителә. Мондый рәхәткә кем өметләнми соң?
Мин, звенога яңа килгән кеше булганга, гадәт буенча урта аркалыкка җигелдем. Уңда — Мәхмүт, сулда — Николай. Арттан колымашканы Ардалион белән Гений этә.
— Бер, ике, өч, киттек!
— Яле, тагын бер!
Ә колымашка урынында. Биш арестантның җан-фәр- ман тырышуына, этүенә ул «эһ» дә итми, кузгалмый.
— Болай булмый, егетләр,— Мәхмүт аркалыктан чыга,— табаннар бозга каткан. Ломнарны алып кырыйдан, астан күтәрегез әле. Әйдәгез, бергәләп, взяли!
Менә бит бәла, колымашкапы боздан һич кубарып алып булмый. Өстерәп килгәндә табаннар кызган, туктагач бозга ябышып катканнар. Хәзер лом белән дә каерабыз, бишәүләп җилкәләрне куеп этәбез. Кузгалмый бит, ләгънәт төшкере! Ахырда, бик озак азаплана торгач кына чана кузгалды. Аркалыкларга җигелеп тартып киттек... Колымашка чинап, сыкрап көчкә-көчкә генә бара. Иң читене — менә шушы тыкрыктан чыгу, ә төп юлга эләксәң, боздан җиңелрәк шуа.
Чыктык. Ыгы-зыгы — шәһәр урамындагы сыман. Уң яктан грунт төялгән колымашкаларны өемгә этеп-тартып баралар. Сул яктан буш колымашкалар кире кайта. Кычкыру. Сүгенү. Мәхшәр.
Үзәк боз юл барган саен сөзәкләнеп үргә күтәрелә. Очына барып җиткәндә син инде биек, ясалма тау өстендә буласың. Аста — яр. Менә шунда җиткәч, колымашканы кырые белән борып, йөкне аударасың. Тотып калмасаң, чана үзеңне дә өстерәп алып төшеп китәчәк. Ә инде тү- -бәндә — җәһәннәм чокыры! Юл туктаусыз үргә менә, шуның өчен монда гел арттан этеп, сакланып барырга кирәк. Югыйсә, колымашка ычкынса, туктатам дип уйлама. Ул, үз авырлыгы белән басып түбән очачак.
Безнең аяктагы ЧТЗлар бозланып каткан, тимераяк кебек шуа, бер урында басып торып булмый. Без алга омтылабыз, аяклар артка китә. Бер урында таптанабыз шулай. Аптырагач, бүтәннәргә юл биреп, колымашканы читкә чыгарып туктаттык. ЧТЗларны лом белән суккалап, бозларын ватып җиңеләйтеп алдык. Тагын юлга төштек. Аяклар инде таймый, бар көч белән тартабыз. Бара. Тизрәк! Ашыгабыз. Участокны тазартып бетерергә кирәк бит. Учак янында җылынуы нинди рәхәт!
Кинәт өем янында шау-шу күтәрелде. Кычкырулар! Оүгенү! Нәрсә булган? Күтәрелеп карарга өлгермәдек, алдыбыздан барган колымашка, бар грунты белән чигенеп килеп, безнең колымашкага бәрелде...
Кайбер кешеләрне бәхет дигәнең үзе эзләп таба. Менә архитектор Алексей Николаевичны алыйк. Линкольнга килгән көнне ул машинадан егылып аягын сындырган иде. Шуның аркасында кышның иң зәһәр суыгында өч ай рәхәтләнеп авырулар чатырында ятты. Инде аннан гына чыккан иде, безнең палаткага кизү итеп куйдылар. Моңа кадәр Колымада ишетелмәгән, булмаган хәл бит, илле сигезенче статьялы кизү булсын, имеш. Иң шәп вазифа ич бу лагерьда. Аны бары чын җинаятьчеләр генә башкара. Бүтәнчә булуы да мөмкин түгел. Кизү торучы тәүлегенә еч тапкыр конвойсыз гына гомуми зонага чыга. Мәсәлән, иртә белән ул чатырдагы тоткыннар саны буенча паек алып кайта. Ничек кенә әйтмә, икмәк тураган җирдә сынык-са- нык төшмичә, валчык коелмыйча калмый. Кизү менә шулерны җыеп ашый ала. Төш вакытында ул ашханәгә баландага бара. Болариы безгә караганда яхшырак ашаталар. Аларның өстәлендә балык башлары, эчеп бетерелмәгән баланда да кала. Аларны да җыеп ашарга була бит. Кич белән тагын ашханәгә...
Кизүнең эше дә — оҗмах рәхәте. Тышта илле-алтмыш градус суык, ә ул чатырда, мич янында без җилкәгә салып ташыган утынны яга. Төнлә инде аяк киемнәрен, чолгауларны киптерә. Көндезен — иске-москыны ямый, пима, ЧТЗны төпли яки, чүпрәк тапса, бияләй тегә. Бияләйне сатып, өстәмә бер паек яки бер-ике төрем тәмәке алырга була. Тоткынга тагын нәрсә кирәк?
Дөрес, бу урында Алексей Николаевич түгел, башка берәү булса, аны почмакка кысып яки аерым бүлеккә чагып күздән җуярлар иде. Ә Алексей Николаевичка һичбер арестант үчекми. Аны барысы да ярата.
Ул үзе болай буе-сыны белән әллә нн күзгә ташланырлык кеше түгел. Тәбәнәк. Ябык. Җитмәсә, аз гына бөкресе дә бар. Бите озынча. Аны тагын да озынайта төшеп ап-ак кәҗә сакал сузылып төшкән. Яше — җитмешләр тирәсендә булыр. Әмма шуңа карамастан, бик хәрәкәтчән, тынгысыз карт.
Ул һич тик тормый, һәрвакыт үзенә бер эш таба. Чатырда берәр тоткын авырый икән, аның янында, һичшиксез, Алексей Николаевич. Компресс куя, яфраклар кайнатып чәй эчерә. Берәү өметсезлеккә бирелеп баш күтәрми ята бдшласа, безнең карт аңа да җитешә — көлә-көлә эчең катарлык мәзәкләр сөйли яки утыз ел төрмәдә-коеда утырган атаклы испан язучысы Сервантес һәм бүтәннәр.
турында гәп башлый. Мәхбүс үзе дә сизмичә күтәрелә, тернәкләнеп китә.
Күптән түгел ул бетен баракны шаккатырды. Хәйран калдык. Эштән кайтсак, аш өстәлендә ак һәм кара шахмат фигуралары, парадтагы сыман кара-каршы тезелеп торалар. Менә кызык. Буш вакытларда чиратлашып уйный башладык. Күңелле. Уен кызыгына бирелеп, кайда икәнеңне дә онытасың. Ара-тирә бригадалар арасында, аннан чатырлар арасында турнир да оештырырга керештек. Әмма бу күңел ачу озакка бармады. Чираттагы тентүләрнең берсендә шахматларны табып мичкә яктылар. Безнең чатыр өч тәүлек карцер режимына куелды.
Тик Алексей Николаевич бирешми. Тагын да кызыграк яңалыклар уйлап таба. Шуларның берсе тагын бөтен лагерьны куандырды, әмма аның да соңы фаҗигале булды.
5
Сезнең йолдызлар тавышын ишеткәнегез бармы? Мөгаен, юктыр, чөнки аларның сөйләшкән тавышлары бары төньякта гына ишетелә бит. Тыңлап карагыз әле, алар хәзер менә минем янда сөйләшәләр.
— Тып-тып! Тып-тып!
Ишеттегезме, ә бит минем янда беркем юк. Күктә калтырап торган йолдызлар һәм ярты ай. Ай сөйләшми. Ул ялгыз. Ә йолдызлар, күрәсезме, алар никадәр! Әйтерсең лә күк йөзенә алмаз кыйпылчыклары сипкәннәр. Менә шул куштаннар кызлар кебек пыш-пыш киләләр, серләрен бүлешәләр:
— Пып-пып! Пып-пып!
Бер урында басып торып булмый, суык. Авыз-борыннан чыккан сулыш — пар бөртекләре һавага таралып китә алмыйча зәһәр суыктан шартлыйлар: «пып-пып». Шушы тавышны якутлар «йолдызлар тавышы» диләр. Менә бүген дә шундый, йолдызлар сөйләшә торган суык кичләрнең берсе. Эш бетте. Ә зонага һаман кайтармыйлар. Торган саен суык көчәя. Әллә инде зәмһәрир учакларына утын өстиләр. Ялкыннары бөтен тәнне ялап, көйдереп ала. Бер урында сикерәбез. Ниһаять, тилмереп көткән боерык: «Тезелегез!» Зонага йөгерәбез. Ян яктан этләр дә юырта. Өрмиләр. Колаклары салынып төшкән. Баскан саен кар шыгырдап китә. Сулыш тыгыла. Тын алып булмый. Яндыра. Керфекләрдә — боз. Борын агара. Авыз корышкан. Атлаган саен абынабыз. Конвой сүгенә, акыра, егылганнарның аркасына — приклад. Йөгерәбез.
Көчкә генә зонага килеп җиттек. Ярый әле яхшы дежурный туры килде. Тентеп маташмады, тиз генә санады да капканы ачты.
Үзебезнең палаткага якынлашкач, гаҗәпләнеп туктап калдык. Бу пи бу? Кайдан килеп чыккан соң монда Төньяк шаһзадәсе! Туңуыбызны онытып, аның тирәсендә әйләнә башладык. Гаҗәп! Зона эчендә, безнең чатыр алдында, тармаклы мөгезләрен артка ташлап, башын югары күтәреп, һава иснәп, мәһабәт болан басып тора.
— Карагыз әле, иптәшләр,— диде Алексей Николаевич, кичке баланданы чөмереп бетереп, шау-шу басыла төшкәч,— әгәр дә вахта капкасыннан чатырларга килә торган юлга аллея эшләсәк, ничек булыр?
— Нинди аллея тагын? — Аптырашып калдык. Әллә инде карт саташа башладымы?
Палатка эчендә, бомба шартлаган төсле, ха-ха-халап көлу күтәрелде.
— Туктагыз! Туктагыз әле! — Карт, кулларын селкеп, ачулы кыяфәт белән кычкыра башлады.— Нигә көләсез, мин сезнең белән киңәшергә телим бит.
— Иң яхшысы: бер чүмеч баланданы ничегрәк артык чәлү турында киңәшик.
— Баланда! Баланданың җитмәгәнен мин үзем дә беләм. Ул — корсакка. Күңелгә дә азык кирәк бит...
— Баш катырма әле, корсак буш булгач, күңел күзе лә сукырая.
— Әйдә, Алексей Николаевич, сөйлә әле.
— Мин кардан, су сибеп катырып, төньяк хайваннарының сыннарын эшләп куярга уйлыйм.
— Әйбәт ич, нигә эшләмәскә?
— Әйе, әйбәт булыр иде. Ләкин...— Мин икеләнеп калдым.— Аларны эшләргә байтак кар кирәк булыр. Аны кайдан алабыз? Зонадагы карны инде эчеп бетереп киләбез ич.
— Менә шуның өчен дә сезгә эндәшүем.
— Булмаса, болай итик,— диде бригадирыбыз Зариф Имәнкулов.— Ягарга ботак-санак алып кайтабыз бит. Икенче култыкка кар-боз кантары кыстырыйк.
Бу эшкә күрше чатыр тоткыннары да кушылды. Зона бер, урам бер. Аллея да бер булачак бит. Имәнкулов бу турыда лагерь һәм конвой башлыкларына әйтеп рөхсәт алды. Алар өчен дә кызык бит, зонада — җанварлар аллеясы.
Шулай итеп, кич белән эштән кайтканда, җилкәгә ботак-санак күтәрсәк, култык астына кар яки боз йамарла- мын кыстыра торган булдык. Ил төкерсә, күл була, диләр бит, аз-азлап ташысак та, чатырыбыз алдында кар-боз өеме көннән-көн үсә башлады. Алексей Николаевич эшкә тотынды. Төнлә ул кизү вазифасын башкара: — мичкә яга, аяк киемнәрен, чолгауларны, бияләйләрне киптерә, ә көндезен, палатканы тиз генә себереп-тазартып чыга да, сын эшләргә керешә. Баланда, паек алып кайтып өләшкәч — тагын шул эшкә.
Башта Алексей Николаевич карны палаткага кертеп, тагаракка сала да су коеп изә. Аннан ул бу измәне өстәлгә алып, камыр әвәләгән кебек әвәли, өя. Кар өеме акрынлап сын рәвешенә керә башлый Баш, койрык, аяклар барлыкка килә. Бәйләүче, ныгытучы материал итеп таяк, чыбык-чабык, чүпрәк-чапракны да файдалана. Менә шушы хәлендә сын чатыр алдына чыгарыла. Ул анда шыкырдап ката. Шуннан соң инде скульпторның төп эше башлана. Җанварга «кием» киендерергә, күзләрен ачарга һәм тик аңа гына хас бер хәрәкәттә — позада туктатып калдырырга кирәк.
Төньяк җанварлары, кошлары күбрәк ак төстә — буяу кирәкми. Ә менә боланнар, пингвиннар һәм башкалар өчен соргылт, кара төсләр кирәк ич. Оста аптырамый. Аллага шөкер, корым бар, көл бар...
Алексей Николаевич, консерв банкасына борын куеп, комган сыман бер савыт эшләп алган. Менә шушы «тылсымлы» комган бөтен сыннарга җан иңдерә. Комган эчендәге су кирәк икән кара, кирәк икән соры була. Менә шул хикмәтле су сын өстенә бөркелә. Көн — суык. Сын өстенә сибелүгә, су бөрчекләнеп катып кала. Менә шул рәвешле тире-йон, каурый барлыкка килә. Барлыкка килә, дип әйтергә ансат. Ә чынында — михнәт.
Сыннарны «терелтү» эше, иң нечкә хезмәт тышта эшләнә. Ә суык кырык биш-илле градустан да ким түгел. Менә шунда су белән, кар белән сәнгать әсәре тудырып кара! Берничә көн ул, кулына кашык та тота алмыйча, баланданы савыт читеннән чөмереп кенә йөрде — бармакларын өшетте. Ләкин аңа карап, карт эшен ташламады. Каяндыр балык мае табып, бармакларын майлап, чүпрәк белән урап, тагын үзенең «остаханәсенә» чыкты.
Бу эш ике айдан артыкка барды, һәм, ниһаять, яңа елга — 1940 елның утыз беренче декабренә — «мәрмәр сыннар аллеясы» әзер булды.
Бәйрәм бәйрәм инде ул — әзерлек кирәк. Тоткын да аңа әзерләнә. Бер ике көн кала гына түгел, бер ай алдан.
Безнең түлеклек рацион: биш йөз грамм икмәк. Иртә- кичен берЪр чүмеч (ярты литр) баланда. Төшкегә баланда һәм ярты чүмеч арыш камырыннан чумар. Чумары эләксә, бик яхшы, күбрәк чумар суы гына була. Менә шушы ризыктан соң илле-алтмыш градус суыкта унике сәгать буе лом белән чуер җирне чокырга яки колымашкага җигелеп грунт ташырга — норманы тутырырга кирәк. Паекны тилмереп көтәсең, инде кулыңа тигәч, ашаганыңны тоймый да каласың — әллә булды, әллә юк. Корсак һаман буш, һаман сорый... Тагын көт!
Менә шушы паектан бәйрәм өлешен дә чыгарырга кирәк. Кирәк! Бәйрәмдә, Яңа елны каршылаганда, ичмасам бер туйганчы ашарга. Ә ничек? Ничек булса да! Декабрь башлану белән без, авызыбыздан өзеп, берәр кыйпылчык- ны үзебездән үзебез яшерә башладык. Кая яшерергә? Ул икмәк кыйпылчыкларын чатырда калдыру һич мөмкин түгел, аны шундук «сугалар». Кая? Кечкенә янчыкка саласың да, күзне йомып, бушлат кесәсенең иң төбенә төшереп җибәрәсең. Юкса — кул калтырый, күз йотып алырга тора. Шулай итеп, янчык иң ышанычлы җирдә — кесәдә. Йөргәндә, утырганда, бөгелгәндә ул тәнгә бәрелеп кытыклый. Авызга су килә. «Бер генә бөртек, бер генә валчыкны алып кап инде! Рәхәтләнеп китәрсең. Хәл йерер!» — ди шайтан нәфес, вәсвәсәли. Кайвакытта үз кулыңны үзең кесәдә бурлыкта тотасың. Кулны тартып аласың да ачудан сикереп торып колымашкага җигеләсең.
Яңа елга әзерлектә мин башкалардан уздыра төштем. Әйтмәгәнем булсын: конвой башлыгы ничектер миңа рәхимлерәк карый. Анда-монда йөгерергә, чыбык-чабык җыярга, учак ягарга булса, миңа куша. Мин инде хәл кадәренчә җитез, йөгереп эшлим. Учак та тиз кабына, утын да ярыйсы була. Менә шул чыбык җыйган арада куаклыкта яфраклар очрый. Мин аларны кесәгә, кесәгә. Палаткага кайткач киптерәм. Менә дигән чәй.
Утыз беренче декабрьдә, эштән кайту белән, безнең чатырларның ишегенә йозак салдылар. Этләрне зона эченә җибәрделәр. Саклык. Кем белә, монда гел «илле сигезләр» ич. Яңа ел алдыннан аларның әллә нинди усаллык эшләүләре дә мөмкин.
Төн. Барак тирән тынлыкка чумды, һәр тоткын сәкедә — үз урынында. Кайсы яткан, кайсы ярым кыйшайган, кайсы сәкедән аякларын төшереп, башын иеп утырган. Тып-тын. Йоклыйлар. Юк. Мондый төндә йокларга мөм- кинме соң? Алда—1941 ел... Ул мәхбүсләргә нәрсә алып киләчәк? Амнистия? Яңа срок? Ирек? Кабер?
Тоткын уйлана. Башы чатный, ярыла яза. Уйлана.
...Төрле ашамлыклар, эчемлекләр белән тулы өстәл. Шат күңелле, якты чырайлы дуслар. Балалар. Ата-ана- лар. Хатының...
— Даң-доң!
Сәгать уникене суга. Өстәл янындагы кешеләр барысы да аягүрә басалар. Шешәләр ачыла. Бокалларда янып торган шәраб.
— Яна бәхет, яна шатлык өчен...
— Шак-шок!
Тоткын сискәнеп айнып китә, тәмле уйларыннан аерыла.
Ишектә конвой.
— Ятыгыз, үләксәләр, нәрсә көтәсез? Отбой!
6
Иртәгесен, яңа ел көнне, каравыл башлыгы үзе килеп ишектәге йозакны ачып, иртәнге тикшерү-барлауны үткәргәч, лагерьга чыгып йөрергә рөхсәт итте.
Әкият кебек матур көн. Ашыкмыйча, калгып кына тәңкә кар ява, әйтерсең лә күктән йолдызлар коела... Алар күзләрне чагылдырып җем-җем итәләр.
Караңгы, тынчу палаткадан чыгуга, күз чагылып, баш әйләнеп киткән иде... Хәзер инде сулап туеп булмый — сал- кынча хуш ис! Гаҗәп икән ул яңа явып торган тәңкә кар исе — шәраб эчкән кебек тәмле исертә, тәнгә егәр өсти, дәрт өсти. Бар кайгы-хәсрәтең онытыла.
Барыбыз да аллеяга атладык. Юлның ике ягында метр биеклегендәге мәрмәр нигезләр... Алар өстендә — тундраның гүзәл җанварлары, кошлары. Каядыр ашыгып барган очкан җирдән алар монда бик азга кына ял итәргә туктаганнар, кунганнар.
Вахта капкасыннан килгәндә сезне беренче булып болан каршылый. Ул, чабып барган мизгелдә, кинәт сагаеп туктап калган. Зур, тармаклы мөгезләр артка ташланган, колак шәм булып торган. Аның каршында арт аякларына басып, тундрага хәйран калып карап торган ак аю. Аннан төлке, бүре, шакал, куян, пингвин, акчарлак, морж...
һәрберсе үзенә генә хас рәвеш алып тукталганнар. Безнең белән танышырга килгәннәр, хәзер-хәзер күтәрелеп юк булырлар кебек... һәммәсе дә үз зурлыгында, үз төсендә.
Кар һаман ява. Йолдызлар коела. Ул йолдызлар постаментлар өстенә, аларга басып торган сыннарның иңенә куналар һәм тылсымлы бер нур белән балкыйлар. Гаҗәеп матурлык.
Арестантлар аллея буенча акрын гына әле вахтага, әле палаткаларга таба атлый, сыннар алдында туктап кала. Нинди матур, нинди гүзәл бу дөнья!
7
Бу аллея лагеребызны җылытып, яктыртып җибәрде. Җанварлар, кошлар иртә белән безне эшкә озатып кала, ә кичен алар, ерактан үрелеп карап, безне каршы ала. Без ашыгабыз, әйтерсең лә анда безне туганнарыбыз көтә. Аена бер була торган ял —мунча керү көнендә лагерьдагы барлык тоткын шушы аллеяда була.
Берәүләр кайчандыр, кайдадыр күргән зоопаркны искә ала, икенчеләр үзләренең ау маҗараларын хәтерләп-сөй- ләп, тыңлаучыларны көлдерә, ә өченчеләр, сынга табынучылар кебек, тукталып, башларын иеп торалар.
Мин үзем дә, аз гына буш вакытым булды исә, аллеяга чыгам. Озак, бик озак карап торам бу салкын, әмма күңелгә бик җылы сыннарга. Еракта, Тын океан артында, тайга артында, казакъ далаларында калган туган Күкчә- тавым күз алдыма килә минем. Дөнья нинди зур, нинди гүзәл. Анда хайваннарга, кошларга урын бар. Ә кешеләргә? Ә кешеләргә нигә тар бу киң дөнья?
Мин үзем ешрак болан алдына килеп туктыйм. Нигәдер ул мина бик якын. Аның белән сөйләшәм, иң яШерен, изге серләремне бүлешәм. Уйга, хыялга батам... Менә шушы боланга атланып иреккә, туган җирләргә очсаң иде, Анда барып җитәр өчен ничәмй-ничә диңгезләрне, ничәмә-ничә тауларны, кара-караңгы урмайнарны кичәргә кирәк бит. Озын юл. Авыр юл. Куркыныч юл. Сиң абынмассыңмы? Син арымассыңмы, толпарым? Юк! Юк! Син бит бар җанварлардан түзем, бар йөгерекләрдән йөгерек. Мин ышанам сиңа, җанварым. Оч, алып оч мине, толпарым, туган якларга!
8

Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.
Siguiente - Колыма Хикәяләре - 10
- Piezas
- Колыма Хикәяләре - 01
- Колыма Хикәяләре - 02
- Колыма Хикәяләре - 03
- Колыма Хикәяләре - 04
- Колыма Хикәяләре - 05
- Колыма Хикәяләре - 06
- Колыма Хикәяләре - 07
- Колыма Хикәяләре - 08
- Колыма Хикәяләре - 09
- Колыма Хикәяләре - 10
- Колыма Хикәяләре - 11
- Колыма Хикәяләре - 12
- Колыма Хикәяләре - 13
- Колыма Хикәяләре - 14
- Колыма Хикәяләре - 15
- Колыма Хикәяләре - 16