- Lea el próximo trabajo literario para 11.° grado
- Мәхәббәттән Җырлар Кала (Кыскартып алынды)
🕥 34-minuto de lectura
Колыма Хикәяләре - 03
El número total de palabras es 4415
El número total de palabras únicas es 2308
32.2 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
45.1 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
52.9 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
— Безгә барыбер. Фамилияң? Тизрәк.
— Борциковский Николай — Казан педагогия институты студенты.
— Син?
— Шәйхетдинов Касыйм — «Кызыл яшьләр» газетасы редакторы.
— Ильясов Гали — Татар академия театры режиссеры.
— Син нәрсә аптырап торасың?
Параша янында басып торган Габдулла сискәнеп китте.
— Мин? Мин бит комсомол райкомы секретаре. Мин...
— Ярар.— Майор әйтеп бетерергә бирмәде, бүлде: — Фамилияң?
— Әхмәдуллин Габдулла,..
Аннан соң ике укытучы, бер прокурор, бер ВКП(б)« ның авыл райкомы секретаре аваз бирде. Сәкедә урын булмагач, аларны стенага каратып бастырдылар. Мин дә шулар рәтенә эләктем. Башкалар әле сорау алудан кайтмаган иде.
Гадәттә барлауда саныйлар да чыгалар иде, болай мәсхәрәләп яткырмыйлар, стенага терәмиләр иде бит. Бу ни бу? Бәйрәм алдыннан тагын нинди «яңа тәртип» күрсәтәләр монда?
— Отбой. Ятыгыз. Тавышланмагыз,— диде алдагы майор, тикшерүне төгәлләп, тагын бер тапкыр камераны сөзеп карап.
— Ә кичке аш? — кемдер югары сәкедән кычкыра салды.
— Бүген анысы юк,— диде дә башлык ярдәмчесе ишекне япты. Йозакны юри, ахрысы, шалтыр-шолтыр китереп бикләде. Уйны уйга сузып очларын бәйли алмыйча җәфаланганда, тагын ишек ачылды, ашыгып надзира* тель керде елан төсле пышылдады:
— Ыш-ш-ш, «А» хәрефенә кем бар? •
Бусага төбенә өч тоткын килеп фамилияләрен әйттек ләр.
— Алкин.
— Кирәкми.
— Акимов.
— Кирәкми.
— Атнагулов.
Сәлах ага, болай да ябык, озын, әз генә шадра кеше, хәзер бөтенләй караңгыланып, хәлсезләнеп китте. Ул әле иртән генә сорау алудан ватылып, көч-хәл белән кайткан иде.
• «Б» хәрефенә?
Надзиратель әйтеп тә бетермәде, өске сәндерәдән Николай сикереп тә төште. Надзиратель чак тайпылып калды.
— Хәшәрәт! Баса яздың бит, чулак җен.
— Мин бит Борциковский,— диде Николай бер дә борчылмыйча. Ул әле сорау алуда булмаган, беренче чакырылуы иде.
• «Б»га тагын кем?
Югарыдан кемдер җавап бирде:
— Баһаутдинов тора алмый. Яна гына...
— Молчать!—Надзиратель ачуыннан сикереп китте,— Анысы миңа кагылмый. Торгызыгыз!
Тынлык. Беркем кузгалмый.
— Торгызыгыз,— дип надзиратель акырып җибәрде,— кабахәт контрлар! Кемгә әйтәм мин? Өстерәп төшерегез.
Тагын тынлык.
— Мин сезне акылга утыртырмын, анагызны...— надзиратель, кабахәт сүзләр белән сүгенеп, коридорга таба борылды.— Керегез әле!
Ишек артында көтеп кенә торганнар, ахры, ике дәү-дәү надзиратель атылып керде. Өлкән надзиратель түбәнге сәкедә ыңгырашып яткан Мәхмүткә ишарәләде:
— Әнә теге контрны алып чыгыгыз.
Бераздан Камайны, Галимҗан Нигъмәтине, Гомәр Галине, рәссам Зәбихне алдылар. Сәкедә урыннар бушады. Әмма бер генә тоткын да, аягүрә торудан хәлсезләнүләренә карамастан, ул урыннарны алырга ашыкмады.
Тынлык. Авыр, кара тынлык.
Ә коридорда һаман ыгы-зыгы. Нинди тынгысыз бу бәйрәм алды төне?
— Син, энем, минем якка борылып ят әле, бер эчемне бушатыйм. Юкса, болай уйлый-уйлый акылдан да шашарсың... Очы очка җитми,— диде сул ягымда яткан күршем. «Өч көнлек секретарь». Белмим, аны нигәдер шулай атыйлар. Үзе шул кушаматка өйрәнгән, рәнҗеми дә. Әмма хәзер мин аның кушаматы белән кызыксынудан яки сөйләшергә теләүдән ерак идем. Үз уйларым үземә җиткән — очы-кырые юк. Теге вакытта ялгыш кына кулга алуларыдыр, төрмәне күрсәтмичә генә чыгарып җибәрмәгәйләре, дип борчылган идем. Инде менә төрмәне дә, андагы мәхбүсләрне дә күрдем. Моннан чыгу мөмкинлеге исә көннән-көн ерагая бара. Бөтен ышаныч амнистиядә... Анысы булыр да, булмас та төсле — су өстендәге калкавыч кебек, бер күренеп күңелне ярсыта да тагын суга бата... Шуңа күрә әлеге иптәшкә:
— Эчне пошырма әле,— дидем дә борылып яттым.
— Юк, син тыңла әле, энем,— дип каныкты бу,— тыңласаң, кайгың таралыр. Күреп торам бит, син әле өйләнмәгән дә егет. Инситутта сөйгәнең дә калгандыр. Ни өчен мине «өч көнлек секретарь» дип атыйлар, шуны сөйлим әле. Син шагыйрь бит. Теге «Кырык вәзир»дәге «Бер сәгатьлек хәлиф»не укыгансыңдыр, нәкъ шуның сыман.
— Алай бик кызык булгач, сөйлә инде.
Мин күршемә таба борылып яттым.
— Менә, энем, мин көч-хәл белән ТКУны тәмамладым. Аннан Казан артындагы авылларның берсендә райком инструкторы булып эшли башладым. Дөресен әйткәндә, миндә әллә ни оештыру таланты да кәпрәеп күренмәде. Кушканны эшлим дә йөрим. Кушмаганга тыкшынмыйм. Үзем болай, энем, тумыштан барга канәгать. Күктән йолдызлар үрелеп алу өметем булмады. Дәрәҗә баскычларыннан күтәрелү турында да уйламыйм, чамамны беләм дә мыштым гына йөрим. Ул арада уртакул бер авыл кызына өйләнеп тә алдым. Җаныем да әллә кая үрелмәде, колхозда сыер сава башлады. Ә менә ел башыннан эшләр үзгәрде дә китте.
— Әйе, шуннан?
— Кызыгы әле алда, энем. Менә бит, язгы чәчү алдыннан гына, безнең беренче секретарьны һәм минем ту- рыдан-туры башлык агитпроп мөдирен бер төндә алдылар да куйдылар. Обкомнан килгән вәкил: «Алар халык дошманнары», дигәч, ышанасы да килмәде. Ләкин, Казаннан килеп әйткәч, ышанмый кая барасың? Икенче секретарьны — беренче, мине мөдир итеп сайладылар да куйдылар. Җаваплы эшне кабул итәргә дә өлгермәдем, бер төндә теге икенче секретарьны да алдылар. Аны да: «Дошман булган, астыртын корткычлык эшләгән», диделәр. Өченче секретарь авырып больницада ята иде... Обком вәкиле тотты да мине беренче секретарь итеп тәкъдим итте. Ис китте. Сайламаслар, дигән идем. Бюро членнарының берсе дә каршы кул күтәрмәде. Дөресен әйткәндә, былтыр конференциядә сайланган бюро членнарының яртысы юк—төрмәдә утыралар иде.
Менә мин беренче секретарь кабинетында. Ул арада Казаннан тагын вәкилләр килеп тулды. «Район оешмаларында корткычлар утыра, хәзер үк аппаратны алардан тазартырга кирәк, менә исемлек»,— диделәр.
Аптырадым. Үзем белән бергә эшләгән иптәшләр, һич тә корткычка охшамыйлар иде. Нишлисең, югарыдан кушкач, тыңларга кирәк. Бюро җыйдым. Өч көн район аппаратын корткычлардан тазарттым. Инде дүртенче көн, уф алла, үз эшемә тотыныйм дип җыенсам, райком ишеге төбендә ике адәм:
— Иптәш секретарь, безгә кереп чыгыгыз әле,— диделәр.
Киттем. Менә инде утыз тугызынчы тәүлек монда ятам. Әле һаман...
Шалтыр-шылтыр ишек ачылды. Барыбыз да сикереп тордык — кемдер сорау алудан кайтты, ахры. Юк икән. Надзиратель пышылдап:
— «Р» хәрефенә кем бар? — дип сорады.
Янымдагы «өч көнлек секретарь» идәнгә сикереп төште,
— Рамазанов Миңлегали.
— Киен.
Миңлегали пальтосын, фуражкасын таба алмый кабалана. Мин аларны баш очыннан суырып алып бирдем. Ул, ашык-пошык киенеп, чыгып китте. Әллә ничек йөрәгем сызылып калды. Беркатлы, риясыз шул кешене жәлләде күңелем.
Камерада тагын тынлык урнашты. Түшәмдәге корымланып беткән лампочка кызарып кына яна. Шуның өчен монда ярым караңгы. Кемдер буылып йөткерде. Кемдер авыр көрсенде һәм тавышланып рәнҗеде-газапланды:
— Я алла, бу нинди хаксызлык!
Чыннан да, нигә мондый гаделсезлек, ә? Иртәгә бит олы бәйрәм. Октябрь революциясенә егерме ел тула. Ә без менә монда, тынчу төрмәдә, бет, борча, кандала оясында ятарга урын таба алмый нахак газапланабыз.
Зәйтүнә хәзер нишли икән, ә? Җүләр, нишләсен, рәхәтләнеп караватында сузылып ятып йоклыйдыр. Иртәгә демонстрациягә барасы бар бит. Ә хәзер инде төн уртасы... Күңелем тулып китте — күзләремнән яшь коелды. Эре-эре тамчылар битемне пешерә. Капланып үкси башладым.
— Ибраһим, Ибраһим, сиңа ни булды, елама,— диде ниндидер йомшак тавыш.— Ярамый.
Ә мин тыела алмыйм, аның саен буылып-буылып үксим.
— Нигә мондый хаксызлык?..
— Ибраһим...
Артык йомшак, якын, ягымлы тавыш. Кем соң ул минем өчен болай борчыла?
Торып утырдым.
— Елаудан файда юк,— диде Алкин, миңа якынрак шуышып утырып.— Ялгыз син генә түгел бит.
— Алай да... Мин нинди халык дошманы булыйм ди, Алкин абый? Мин бит балтачы малае. Совет хөкүмәте мине институтка кадәр китерде.
— Ә менә Гыйлем Камай? Ул кем? Фабрикант баласымы? Аның әтисе гомер-гомеренә бурлак булган, Идел буенча баржалар тартып йөргән. Гыйлем үзе пристаньнарда йөк бушатып йөргән. Совет хөкүмәте аркасында гына укып, утыз яшендә профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән. Аның ачышлары фәнгә зур казаныш китерде һәм илебезне дөнья күләмендә югары дәрәҗәгә күтәрде. Ул...
— Шундый галимне нигә соң төрмәгә япканнар?
— Бу сорау мине дә борчый,—диде Алкин көрсенеп, сүздән язып. Аннары өстәде: — Иптәш Сталин бу башбаштаклыкка юл куймас, тикшерер.
Алкин сакалын тарап, уйланып торды да тагын кабатлады:
— Тикшерер. Башкача һич мөмкин түгел. Менә, татар әдәбиятының ерак тарихын җанландыручы, бүгенгесен үстерү өчен армый-талмый эшләүче галимнәр — Галимҗан Нигъмәти, Сәләх Атнагулов та ярлы крестьян гаиләсеннән.
— Ә сез?
— Минем әти дә ярлы крестьян булган. Үзем Казанда бер олаучы абыйда ат карап, «барабыз» булып эшләп үстем. Аннан рабфакта укыдым.
— Ә шулай да, абый... Нигә болай чып-чын коммунистларны, Совет хөкүмәте өчен сугышкан кешеләрне төрмәләргә тутыралар, ә? Әллә инде фетнә кузгалып, хөкүмәт эсерлар кулына күчкәнме? Бәлкем, иптәш Сталин да хәзер төрмәдә утыра торгандыр, ә?
— Юк, анысы ук булмас, булмас,— диде күршем, сагышлы тавыш белән.
Тагын ишек шалтырады. Ачылды. Ниндидер шинельле бер кешене төртеп керттеләр.
Без түбән төштек. Таныш түгел, яңа кеше иде ул.
— Иптәш, сезне әллә яңа гына кулга алдылармы? Тукта, сез... сез Беренче татар полкы командиры Тупиков түгелме?
— Алкин!
Кочаклаштылар. Бер-берсеннән аерыла алмыйлар. «Күз» ачылды. Ачулы ялгыз бәбәк карады. Ябылды. Ә Алкин белән Тупиков һаман әле кочаклашып, аптырап, куанып, борчылып, бер-берсенә сораулар яудыралар.
— Я, ярар,— диде Алкин, ниһаять, үзеннән байтак озын, таза командирның кочагыннан чыгып.— Әйдә, утыр. Син кайдан килеп төштең?
— Эх, әйтмә инде! — Тупиков сәке кырыена утырды.— Өч көн инде сорау алалар. «Имәнкулов белән бергә контрреволюцион оешмада торгансыз. Ул инде гаебен таныды», ди тикшерүче.
— Ялганлый,— Алкин утырган урыныннан сикереп торды.— Ялган. Зарифны әле бүген генә сорау алырга чакырдылар. Ул һичбер документка кул куймый, шуның өчен барган саен кыйныйлар.
— Ә мин инде, тикшерүчегә ышанып, Имәнкуловны яла ягуда гаепли башлаган идем.
— Юк, юк, ышанма. Зарифны инде бер атна илиләр. Сорау алудан кайтып егылырга өлгерми, тагын күтәрәләр. Кыйныйлар. Коры сөяккә генә калып бара. Тагын нинди яңалык?
— Менжинский клубында хәрби трибунал. Өченче көнне «Буа эшен» караганнар.
— Әйе, әйе, ишеткән идем. Нәрсәдә гаеплиләр, кемнәрне?
— Кемнәрне булсын, Буа районының барлык җитәкчеләрен. Райком секретарьларын, башкарма комитет председателен һәм башкаларны. Барысы уналты кешене4. Имеш, корткычлык оештырганнар. Кичә хөкем карары укылган.
— Аклаганнармы?
— Аклаганнар: унбишен атарга, бары редактор Яу- шевка гына унбиш ел төрмә.
— Булмас! — Алкин кычкырып җибәрде.— Булмас!
— Кызганыч, ләкин бу дөрес,— диде Тупиков, авыр сулап.— Дөрес.
Алкин камера буенча арлы-бирле йөрде дә килеп туктады:
— Тагын?
— Бүген шунда ук бер төркем хәрбиләргә суд башланды. Анда дивизия командиры Дзент та бар, ахрысы. Шулай ук корткычлыкта, фетнә әзерләүдә гаеплиләр, ди. Безне дә шул төркемгә тыгарга тырышалар. Анда кушсалар — бетәбез!
— Шулай уйлыйсыңмы?
— Башкача мөмкин түгел. Кара әле, Алкин,— Тупиков тавышын баса төште,— исемдә вакытта әйтеп калыйм. Зариф кайтса, болай диген...
Кинәт камераның ишеге ачылып китте, алҗыган, мышнаган надзиратель башын тыкты:
— Тупиков мондамы?
— Монда.
— Уф алла! — Надзиратель гыжылдап сулап, ишекне ачып җибәрде: — Син сволочьны коридор бетереп эзләп йөрим, үз камераңны белмисеңмени?
— Үзең керттең ләбаса.
— «Үзең, үзең»! Сез монда төрмә тулы, ә мин — берь- ялгызым. Әйдә тор, чык!
— Я, хушыгыз! — Тупиков кулларыбызны каты итеп кысты да чыгып китте.
Тимер ишек шап итеп ябылды.
Алкин түбәндәге сәкегә сузылып ятты. Мин икенче катка менеп киттем. Күзләремне йомдым, әмма йокы юк. Уйлар, уйлар. Бал корты төсле мыжылдыйлар. Бу ни хәл, ә? Армиядән кайтуыма әле дүрт ел да юк. Мин өч ел Казанда Беренче татар полкында хезмәт иттем. Полкның командиры Тупиков, комиссары Имәнкулов иде. Мин аларга сокланып карый идем. Алар икесе дә гражданнар сугышында катнашкан, каннарын, җаннарын аямыйча Совет хөкүмәте өчен сугышкан кешеләр. Имәнкулов Зарифның күкрәгендә Кызыл Байрак ордены. Аны Реввоенсовет председателе иптәш Фрунзе үзе бүләкләгән — Төркестанда басмачылар белән сугышта күрсәткән батырлыклары өчен. Ә хәзер? Алар икесе дә төрмәдә. Нигә? Нигә? Артык арылган, ахрысы, күзләрем йомылып китте...
Зәйтүнә белән утырып көймәдә Кабан күлендә йөзә идек. Мин мандолина уйныйм, Зәйтүнә җырлый, «Агыйдел» көенә, минем шигырьне җырлый:
Агыйдел алкын икән, Сулары салкын икән; Агыйделкәй кызларының Йөрәге ялкын икән.
Зәйтүнә кинәт җырны бүлә дә миңа карый — бармак яный.
— Ә син каян беләсең?
— Нәрсәне? — аптырап ишүемнән туктыйм, төшенмим.
Зәйтүнә бик җитди.
— Ник, үзең язгансың бит. Агыйдел кызларынын йөрәге ялкын икән, дип. Кем әйтте? Я, җавап бир әле?
Мин көләм.
— Кем булсын. Синең йөрәк. Бөре кызының йөрәге,— Үзем, ишкәкләремне ташлап, аның иреннәренә үреләм.
Шул чак көймәбез чайкалып китте.
...Ниндидер шау-шудан сискәнеп, күзләремне ачтым. Камерадагылар барысы да торып утырганнар—үрелеп тыңлыйлар. Алкин ишек төбендә колагын ишек ярыгына куйган.
Мин дә торып утырдым.
Коридорда тагын ниндидер ыгы-зыгы. Ашыгып атлап, коридорны дер селкетеп, әле бер, әле икенче якка узалар. Берәү, икәү генә түгел, күбәүләр. Пышылдап сөйләшкән, сүгенгән тавышлар. Инде бит таң алдыдыр? Бу нинди вакытсыз ыгы-зыгы? Барыбыз да сулыш алуны кисеп тыңлыйбыз: нәрсәгә бу хәтле йөгерешәләр анда коридорда?
Кинәт безнең камераның ишегендәге йозак та шалтырады. Алкин парашага таба авышты. Әллә инде сорау алудан китерделәр. Йөрәк сызлана, сыкрый, сыгылып- сыгылып китә.
— Дөп-дөп! Дөп-дөп!
Бу нинди тавыш? Дөп-дөп... Чү, бу бит минем үз йөрәгем шулай тавышланып суга — тынычсызлана. Ярсый. Әйтерсең лә менә-менә ниндидер коточкыч фаҗига булырга тиеш, йозак тагын шалтырады. Ишек тартылды. Берничә дагалы итек допылдап килеп туктады. Китерделәр. Мөгаен, сорау алуда изгәннәр, култыклап китерделәр...
Пышылдау. Ишек каты итеп этелде. Дагалы итекләр дөп-дөп итеп алдагы камераларга таба уздылар. Алкин тагын ишек төбенә чүгәләде.
— Каршыдагы камера ачылды,— ди ул.— Бер, ике өч... Өч кешене алып чыктылар.
Ишек шыгырдап ябылды, йозак шалтырады. Алты аяк адымы түбәнге катка төшә торган баскычка таба кузгалды. Дөп-дөп. Пышылдау. Кинәт «күз» ачылып китте. Акайган бәбәк кадалып карады да акырып Җибәрде:
— Ятыгыз, контрлар!
Ишеккә ике тапкыр типтеләр. Тагы теге карлыккан тавыш колакны тондырды.
— Ятыгыз дим, этләр, ятыгыз!
Барыбыз дә сәкегә сузылдык. Аяк тавышлары ераклашты. Коридор тып-тын булып калды.
Без дә тынычлана башладык. Әмма игътибарыбыз әле һаман ишектә. «Күз» ачылды да ябылды. Алкин әле һаман бусагага чүккән килеш тыңлый. Тынлык. Инде ул да арып, китәргә дип кузгала башлаган иде, баскыч ягыннан ашыгып атлаган дагалы итекләр тавышы ишетелде. Якынлашты. Узды. Туктады.
— Сизәсезме,— диде Алкин,— үлем камерасына килделәр.
Барыбыз да сикереп торып утырдык. Сулыш киселде
йөрәк тибүдән туктады. Ни була? Нинди җинаять эшләргә җыеналар анда, бәйрәм алды таңында?
Шыгырдап каршыдагы үлем камерасының ишеге ачылды. Корыч тавыш чыңлап китте. Мөгаен, ашыгып кергәндә штыклар бер-берсенә сугылдылар. Ишек шыгырдап ябылды. Тынлык. Үлемгә хөкем ителгәннәрне киендерәләр иде, ахры. Ишек ачылды. Ыгы-зыгы. Баскыч ягыннан тагын берничә пар дагалы итек бу камерага таба ашыгып атлады. Ыңгырашу. Ниндидер кагылу-сугылу. Өстериләр иде, ахры. Кемдер гөп итеп идәнгә егылды. Тагын ыгы-зыгы.
— Ип-тәш-ләр... Буа-лар...
Җан тетрәткеч ачы тавыш бөтен төрмәне телгәләде. Әйтерсең лә ток сукты. Барыбыз да сәкедән сикереп төштек. Ишеккә өелдек. Коридордагы ыгы-зыгы көчәй- гәннән-көчәя бара. Сугылу, гөрселдәү, ыңгырашу, чырылдау. Тынлык. Аяк адымнары. Кузгалдылар.
— ...Ип-тәш-ләр,— тагын гырылдап, буылып чыккан тавыш —А... атар-га а-лып ба-ра-лар... Без га-еп-сез... Сталин... Сталинга...
Тавыш гырылдап киселде.
Нижегородцев ике кулы белән ишекне кыйный башлады:
— Сез нишлисез, палачлар!
Күрше камераларның да ишекләренә типкәли, кычкыра башладылар.
— Палачлар!
— Сталинга язабыз!
— Бүген Октябрьгә егерме ел тула, ә сез большевикларны атасыз!
Шау-шу. Дөбердәү. Акыру. Бөтен коридор, бөтен Плә- тән төрмәсе дөрләп кабынды-кузгалды, гөр килде.
Ул арада тагын коридордан ыңгырашу, буылып, гырылдап чыккан тавыш:
— Яшә-сен... Ста-лин!..
— Сук авызына!
— А-а...
Коточкыч ыңгырашу.
— Авызына чүпрәк тыгыгыз.
Тагын ыгы-зыгы. Берничә кеше тартышып барып идәнгә егылды, күрәсең. Коридор селкенеп киткәндәй булды.
Төрмә артында мылтык аткан тавыш ишетелде.
Этләр буылып-буылып өрә башладылар.
Без барыбыз да ишеккә барып ябырылдык.
4 Е-408
10
Ниһаять, зарыгып, сабырсызланып, өметләнеп көткән бәйрәм көне, Октябрь революциясенең егерме еллык тантанасы көне — җиденче ноябрь.
Бу иртәдә беренче сюрприз — безнең камераны иртәнге баландадан мәхрүм итү булды. Үткән кичке баланданы бирмәүне дә оныта алмый идек әле. Менә сиңа кирәк булса — «бәйрәм бүләге*.
Болай да буш корсаклар тагын кысылды һәм быкыр- дап-кычкырып ашарга сорады. Ә баланда мичкәсе бүген безнең камера янына тукталмады.
Сәбәп?
Сәбәбе дә аның әллә ничек, ак күңеллелектән, беркатлылыктан килеп чыкты.
Гадәттәгечә, бүген иртә белән дә йокыдан торырга (кем йоклады икән бу фаҗигале төндә!) чаң суктылар.
— Даң-доң! Даң-доң!
Без әле урыннардан сикереп торырга өлгермәдек, ишек ачылды, ашыгып төрмә башлыгының ярдәмчесе килен керде.
Ул көндәгечә бик пөхтә киенгән — киеменең бер җирендә җыерчык юк. Җиңел, шат, күркәм, рәхимле, мөгаен, бәйрәм тәэсирендәдер. Без дә җиңеләеп киттек. Камера яктыргандай булды. Мин үземнең беркатлылыгым белән ул әле безне бүгенге олы бәйрәм, Октябрьнең егерме еллыгы белән тәбрик итәр, дип тә өметләнгән идем. Анысы ук булмады. Алай да, ул бүген башка вакыттагы кебек ачулы кычкырмады, елмаеп кына эндәште:
— Әйдәгез, барлашып алыйк.
Без өйрәнгән гадәт белән параша янына кысылдык. Көяз түрә бармагы белән һәрберебезнең күкрәгенә төртеп санады — сәкегә чыгарды.
— Бер, ике өч... уналты.
— Башкалар сорау алуда, гражданин начальник,— дип рапорт бирде камера старостасы Алкин.
— Бик яхшы,— диде ул елмаеп, кесәсеннән блокнотын алды, язарга омтылды—карандашы юк. Әле бер, әле икенче кесәсен актарды — борчылды.
— Ах, шайтан алгыры, кабинетта онытып калдырганмын,— ул үтенү белән безгә карады.— Бәлки, берәрегез- дә карандаш кисәге бардыр?
Әле генә сорау алудан кайткан Галимҗан ага Нигъмәти аның янында тора иде. Ул карашны үзенә кабул итте. Уңайсыз хәлдә калган түрәгә ярдәм күрсәтергә ашыкты.
— Миндә бер бик кечкенә генә карандаш кисәге бар иде...
Бу сүзләрне ишетүгә, Алкин калтыранып китте, күзләре белән Нигъмәтигә ниндидер ишарәләр ясады. Әмма Нигъмәти аңа игътибар итмәде.
— Менә, менә,— көяз түрә хәтта иелә төште, елмаюдан бите балкып китте. Без дә елмайдык,— нинди әйбәт, үз кеше.— Миңа кечкенә булса да ярый.
Галимҗан ага Нигъмәти чалбарын ычкындырып ыштан бөрмәсеннән кичә Алкин алып кайтып биргән карандаш сыныгын алып бирде.
— Рәхмәт, коткардыгыз,— түрә блокнотына барлау санын язды да теге карандаш сыныгын кесәсенә салып куйды.
— Гражданин начальник,— Галимҗан ага хәтта кулын сузды.— Сез ялгыштыгыз...
— Юк,— диде түрә рәсми һәм коры гына. Шундук йөзе дә агарып, суынып китте: — Бу карандаш монда урлап алып киленгән. Аны миңа тапшыруыгыз өчен, профессор әфәнде, сезгә күп рәхмәт. Ә камера, тәртипне бозган өчен, карцер режимына куела. Надзиратель, әмерне алырсыз. Пока иртәнге ашны бу камерага бирмәгез.
Ул, кергәндәге кебек үк, ашыгып атлап чыгып китте. Ишек ябылды. Камерада хушбуй исе һәм тирән ачыну калды.
— Сволочь! — Сорау алудан кайтуга аскы сәкедә керпе төсле бөгәрләнеп ятып, камерадагылар белән ләм- мим сөйләшми торган тәбәнәк юан кеше — район прокуроры, кемдер үзен ,тибеп җибәргәндәй, чәчрәп сикереп торды да Галимҗан агага сугарга кизәнде: — Синең аркаңда ач калдым!
— Акрын,— якында гына торган Сөббух Рафиков тегенең кулын тотып калды, этеп җибәрде.— Син генә түгел, барыбыз да ач. Галимҗан ага әнә үзе дә нишләргә белми...
Чыннан да, Галимҗан ага битен ике кулы белән каплап, бөгелеп төшкән иде.
— Син, малай, миңа кул сузма,— прокурор тагын әтәчләнә башлады.
— Кул сузу түгел,— Сөббух кызарынып-бүртенеп, аңа таба үрелде,— буып ук ташлармын.
— Каравыл! — Прокурор акырып ишеккә ташланды.— Каравыл, ишекне ачыгыз!
«Күз» чайкалды, аннан акайган сыңар бәбәк карады. Ишек ачылды.
— Нигә акырасың?
— Үтерәләр.
— Ха-ха...— надзиратель кычкырып көлә башлады.— Юк, үтергәндә болай кычкырмыйлар, прокурор әфәнде...
— Мин... мин... честный. Мондагылар барысы да дошманнар, халык дошманнары.
— Утыр яхшы гына,— надзиратель чыннан да керпе сыман тырпайган, коридорга чыгарга омтылып, төкерекләрен чәчә-чәчә пышылдаган прокурорны этеп җибәрде.— Кем честный, кем юк — аны тикшерү ачыклар. Кит!
Прокурор идәнгә тәгәрәде. Кемдер арттан аяк чалды, ахрысы. Ишек ябылды. Прокурор киредән урынына менеп ятмакчы иде, шау-шуга уянган Камай (ул әле таң алдыннан гына сорау алудан кайткан иде) прокурорны җилкәсеннән алып күтәрде дә, арт ягына тибеп, сәке астына кертеп җибәрде.
— Ят шунда, чыксаң, инде чынлап үтерәм,— диде тыныч кына.
икән.
— Нәрсә, инде суд та башланганмы?
— Инде икенче көн. Менжинский клубында трибунал хөкем итә, ди. Ябык суд. Берәүне дә кертмиләр. Клуб солдатлар, этләр белән саклана. Менә шул укытучы гаҗәпләнеп, хәвефләнеп сөйләде.
Мин дә, башкалар да, югары сәкеләрдән төшеп, кра- гилы егет янына өерелдек. Сөббух «күз»не капларга басты.
— Һади Атласов инде алтмышның аръягында булуына карамастан, таза, нык, җиңел сөякле, хәрәкәтчән кеше. Ул Инде бер срок утырып кайткан. Соңгы елларда Бөгелмәдә укытучы булып эшли иде, ди. Үзе бик нәзакәт
ле, тәрбияле, югары белемле галим. Француз, немец, инглиз телләрендә яхшы сөйләшә, китаплар тәрҗемә итә иде, ди.
— Әйе, әйе, беләбез,— диде Камай ага,— талантлы кеше. Шуннан...
— Трибунал аны Бөгелмәдә контрреволюцион оешма төзеп, Совет хөкүмәтен җимерүгә әзерләнүдә гаепли. Бу оешманың актив членнары дип, Бөгелмәдән, аның тирәсендәге авыллардан алтмыштан артык мулла, мәзин, укытучыларны кулга алганнар. Минем янымда утырган укытучы да шул исәптән икән. «Дөресен әйткәндә, Һади аганы судта гына күрдем»,— ди үзе. Атласов судта менә ничек сөйләде, ди: «Бөек Ленин вафат булганнан соң, бигрәк тә соңгы елларда, Сталин милли сэя'сэтне Маркс — Энгельс тәгълиматларыннан ераклаштыра бара. Милли кадрларның үсүенә, аларның мөстәкыйль фикер йөртүләренә киртә куя. Совет илендәге көнчыгыш халыкларының гарәп алфавитыннан латинга күчүләрен алкышлап, Владимир Ильич: «Бу тарихи вакыйга — көнчыгыш халыкларын бөтен дөнья культурасына алып чыгуда күпер»,— дигән иде. Ләкин ул бу бөек борылышны үз күзләре белән күрә алмыйча калды. Әмма көнчыгыш халыклары, аның васыятьләрен истә тотып, аңа рәхмәт укыйлар һәм латин хәрефен киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә—укытырга көч салалар. Ә Сталин, һичбер нигезсез рәвештә, тагын алфавит алыштыру мәсьәләсен күтәрде Һәм инде мәҗбүри рәвештә тормышка ашыра. Бер кеше гомерендә совет көнчыгыш милләтләре инде өченче алфавитка күчәләр. Безнең халыкның күбесе болай тиктомалдан надан калачак. Шулай ук телләрнең тууы, үсеше турындагы Сталинның соңгы тезислары Маркс тәгълиматына капма-каршы»,— дигән. Бу урында Атласов, немец һәм инглиз телләрендә Маркс хезмәтләреннән цитаталар китереп, үз фикерләрен дәлилләгән.
— Молодец,— диде кемдер, урта сәкедән.
Сөйләүче аңа игътибар итмәде, дәвам итте:
— Ахырда ул сүзен болай тәмамлаган: «Әгәр иптәш Сталинның кайбер фикерләре белән килешә алмау җинаять икән, мин сезнең хөкемдә. Әмма мин Совет дәүләтен җимерергә әзерләнмәдем һәм контрреволюцион оешма булдыру нияте белән мавыгу җүләрлегенә барып җитмәдем. Чөнки мин үзем хәл кадәре бу хөкүмәтне урынлаштыру өчен көрәштем, корал белән чехларга каршы сугыштым. Тарих — шаһит».
— Дөрес. Атласов Колчак тылында безнең өчен
эшләде һәм бик кирәкле данныйлар бирде,—диде комиссар Имәнкулов. , Й
— Бүлмәгез әле! Шуннан?
«Әгәр дә,— дигән Һади ага, өстәл артындагы трибунал членнарына карап,— әгәр дә уйдырма гаепләү актыгызда күрсәтелгәнчә, мин контрреволюцион оешма торгызырга, Совет хөкүмәтен җимерергә уйлаган булсам,— тагын кабатлыйм, андый ният миндә булганы юк,— кемнәргә, нинди көчләргә таянган булыр идем? Гафу итегез, ярты ел нахакка төрмәдә утыруыма да карамастан, мин әле уз акылымда. Әгәр ул кара юлга бассам, сез алдыма китереп бастырган мулла-мунтагайларга түгел, яшь көчләргә таянган булыр идем. Шуның өчен, бу акылга-аңга сыймый торган уйдырма төркемне миңа бәйләмәгез. Мин аларны белмим, белергә дә теләмим». Ул укытучыны бүген тагын судка алып киттеләр. Мине...
Кинәт каерып ишек ачылды. Әңгәмәгә мавыгып, вакытның узганын да сизми калганбыз, йозак шылтыраганын да ишетмәгәнбез.
— Төшке аш.
Исебез китте. Ишек төбендә — ризык кисмәге. Пар чыгып тора — чумар. Аның исе дә борынны кытыклый. Инде тәүлеккә якын корсак буп-буш — «корыга» эшли бит. Кызыл балчык чүлмәкләр берәр чүмеч баланда белән кулдан-кулга күчә башладылар. Миңа да чират җитте. Чүлмәк кулга тиюгә чөмерә башладым. Төбендә кашык белән бутарлык бер чумар да юк иде. Әллә чөмергәндә йотып куйганмын, тоймаганмын, әллә инде чумарның җисеме түгел, исеме генә булган. Иң соңгы чүлмәккә прокурорны тартып чыгардылар. Әмма ул чүлмәкне алуга тагын мүкәләп сәке астына кереп китте.
Тамак ялгаганнан соң теге крагилы егетне дә алып чыгып киттеләр. Ул Татпрофсоветта физкультура-спорт бүлеге мөдире булып эшләгән ди. Аңа да «корткычлык» ямаганнар. Әллә көләргә, әллә еларга?
Кичке аш алдыннан торбаны шакыдылар. Алкин «Бестужев әлифбасы»на күчте, идәнгә чүгеп, торбага колагын куйды һәм аннан килгән хәбәрне иҗекли башлады. Сулышны өзеп, Алкинга төбәлдек:
— Три-бу-нал Ат-ла-сов-лар төр-ке-мен...— хәбәрне тапшыручы, бу җиргә җиткәч, пауза эшләде... Әллә инде «күз» комачауладымы.— Атласовның үзен дә а-тар-га хө-кем ит-кән...
Алкин, хәбәрне әйбеп бетерер-бетермәс, идәнгә утырды. Электр тогы суккандай катып калдык. «Күз» чайкалды. Ачылды. Кан баскан ачулы бәбәк карый.
йөрәк тибүдән туктады сыман. Күзләремә яшь килеп уыгылды.
— Я алла, бу нинди бәйрәм бу?
Сабырсызланып, өметләнеп, соңгы ышанычларны бәйләп, дүрт күз белән көткән бөек бәйрәм — Октябрьнең егерме еллык тантанасы үтте дә китте. Ашыгыч процесслар, атулар, көне-төне туктаусыз сорау алулар, кый- наулар, гарипләндерүләр, мәсхәрәләүләр белән узды. Ә без көткән, ышанып көткән амнистия телгә дә алынмады. Киресенчә, бәйрәм көннәрендә камерага яңадан- яңа арестантларны тыгызлап тутыра башладылар. Болар инде «өченче дулкын» кагылганнар. Өченче секретарь, өченче председатель, өченче зав, өченче ректор, өченче директорлар. Алар әле үзләре башкарасы эшнең эчтәле- ге-юнәлеше белән танышу түгел, яңа кабинетларының нинди булуын хәтерләп калырга да өлгермәгәннәр.
Тукта, юкка зарланам бит, бәйрәмнең очы — ризыгы, соңга калып булса да, безнең камерага да җитте ич.
Бу сөенечле хәл унынчы ноябрь көнне кичкә таба булды.
Камерада аеруча авыр бер тынлык иде — кайсы ятып, кайсы утырып-калгып уйга чумган. Пыяла күзләре ватылган рәшәткәле тәрәзәдән суык җил өрә, калфакка кар өя. Хәзер инде камерада ялангач берәү дә юк. Кемнең нинди киеме — чүпрәге бар, шуңа уранган. Төшке баланда инде корсакка кергән булуга карамастан, ул һаман буш. Төшенеп бетә алмыйсың, шундый вакытта тоткынның уенда әллз ирек, әллә ризык күбрәк урын ала Менә шуның өчен сөйләшәсе килми — рәнҗүле тынлык.
йозак шалтырады.
Төрмәдә утыра торгач, үзенең язмышына күнегә башлый тоткын, шулай булырга тиеш сыман. Ә менә чаң тавышына, йозак шалтырауга һич күнекми. Нәкъ беренче ишеткәндәге кебек, бар гәүдәсе белән чирканып, калтыранып китә һәм сулышы киселә — ни була? Хәзер дә шулай сискәнеп, калтырап торып утырдык.
Ишек ачылды.
Гаҗәп! Ишектән кеше түгел, зур бер капчык керә башлады. Гомердә күрмәгән хәл — төрмә, камерага иләмсез зур капчык керә. Аптырап калдык — ни булыр? Берәр хәтәр булмаса ярый инде. Төрмәдә һәрнәрсәгә шикләнеп карыйсын бит.
Менә капчык шыгырдап камерага керде, шап итеп идәнгә утырды. Аның артыннан капчыкның хуҗасы ку- ренде. Әллә инде кыш бабай. Менә сиңа кирәк булса, берсеннән-берсе гаҗәбрәк. Бөрмәле ак тун, озын колаклы куян бүрек. Ак йоннан басылган киез итекләр...
Ишек ябылды.
— Исәнмесез, иптәшләр,— диде көр тавыш һәм куян бүрек селкенеп куйды, тирә-якка кар чәчрәде,— бәйрәм котлы булсын.
Камера аптыраудан телсез калды.
Ниһаять, куян бүрек баштан кулга күчте. Урта яшьләрдәге түгәрәк йөзле ир. Сары чәч. Зур яшькелт күзләр. Үзе бик тыныч күренә. Тагын көр тавыш.
— Нигә сәламне алмыйсыз? Менә сезгә бәйрәм күчтәнәче алып килдем,— кунак иелеп, капчыкның авызын бәйләгән җепне ычкындырып җибәрде, бүлмәгә тәмле икмәк исе таралды.— Староста бардыр сездә? Мә, бар, иптәшләргә дә бүлеп бир. Бәйрәм ашы тигез булсын. Мәгез.
Алкин алгарак чыгып кул бирде.
— Таныш булыйк, бу камераның старостасы Алкин.
— Тукта, тукта әле,— кунак Алкинның кулын җибәрмичә селеккәләде,— кара әле, син теге Казан шәһәр комитеты секретаре түгелме, күрермен дип уйламаган идем,— көлеп тә җибәрде.— Ә бит «Кызыл Татарстан»да үзеңне бик селеккәләгәннәр иде, корткыч дип. Үзең болай...— ул җентекләп-игътибар белән Алкинны баштанаяк карап чыкты,— үзең болай корткычка охшамыйсың... Ха-ха! Ха-ха!
Камера бердәм шаркылдап көлеп җибәрде.
— Ярар, егетләр, башта тамак ялгап алыгыз, кая, менә бу сәкегә аударыйк. Берәр нәрсә җәегез әле...— Сөббухның одеялы яңарак, тазарак икән, ул шуны сәке буена җәеп җибәрде. Хуҗа капчыкны шунда аударды. Күзләр дүрт булды: киптерелгән сохари, түгәрәк күмәчләр, гәрәбәдәй сары бавырсаклар тау булып өелделәр.
— Рәхим итегез. Хәзинәдә бары.
Менә бит көтмәгәндә...
Авыз сулары корып, күчтәнәчне «кортлап» торган без тоткыннарга Алкин староста әүвәле берәм-берәм сохарины, бавырсакны өләшеп чыкты, аннары шуны сорау алудан тагын урлап кайткан карандаш үзәге белән учына язды, һәрбер ризыкны егерме дүрткә бүлде, сорау алырга чакырылган иптәшләрнекен аерым алып куйды.
Ниһаять, корсаклар чын-чынлап тулдылар. Үзебез дә туендык. Әмма, нәфес — шайтан, диләр бит, туюын туйсак та, күңел туймый, кесәләргә — алдагы көннәргә дип яшереп куйган сохариларны да анда-санда «урлап» алып кетердәтәбез.
«Кыш бабай», колакчын бүреген, тунын салып ташлап, сәкегә утырды да, безнең сөенә-сөенә кетер-кетер китерүгә куанып, сорашканны да көтмәстән, көр тавыш белән сөйләп китте:
— Мин Мөхәммәтгали Мөхәммәтзариф улы булам. Район башкарма комитеты председателе идем. Гөнаһ шомлыгы, июль аенда «Кызыл Татарстан» газетасында «Корткычлар» дигән мәкалә чыкмасынмы. Шунда менә мине дә телгә алганнар. Бу газета районга килеп җитүнең икенче көнендә абзагызны райкомга чакырдылар да, әүвәле партбилетны алдылар, аннан эштән «азат» иттеләр. Өйгә кайттым да, «Гөлҗиһан, җаным, мин әйтәм, әйдә, хәзерлән. Сохари киптер. Анда әллә ни сыйламыйлардыр. Андагы дус-иш тә йөрәк ялгар, мулрак булсын, дим. Инде Казанда безнең ике райком секретаре, ике башкарма комитет председателе һәм аларның урынбасарлары, шулай ук районның башка җитәкчеләре утыралар иде. Әлхасыйль, шулай булгач, мине алуларына шик-шөбһә юк иде.
— Авылдашларыгызны очратмадыгызмы әле? — диде Сөббух, авызындагы сохарины кетердәтеп.
— Юк әле, энем,— дип бик рәхәтләнеп елмайды кунак.— Иншалла, очратырмын.
— Бүлдермәгез инде, кешегә сөйләргә ирек бирегез. Шуннан?

Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.
Siguiente - Колыма Хикәяләре - 04
- Piezas
- Колыма Хикәяләре - 01
- Колыма Хикәяләре - 02
- Колыма Хикәяләре - 03
- Колыма Хикәяләре - 04
- Колыма Хикәяләре - 05
- Колыма Хикәяләре - 06
- Колыма Хикәяләре - 07
- Колыма Хикәяләре - 08
- Колыма Хикәяләре - 09
- Колыма Хикәяләре - 10
- Колыма Хикәяләре - 11
- Колыма Хикәяләре - 12
- Колыма Хикәяләре - 13
- Колыма Хикәяләре - 14
- Колыма Хикәяләре - 15
- Колыма Хикәяләре - 16