🕥 33-minuto de lectura
Китәм Инде, Китәм! - 1
El número total de palabras es 4289
El número total de palabras únicas es 1828
36.3 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
49.0 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
57.1 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
(Ике пәрдәле драма)
КАТНАШАЛАР:
Ильяс — биюче, 30 яшьтә.
Наил — шофер, 25 яшьтә, эре сөякле, таза ир-егет.
Рәзинә — Наилнең хатыны, 21 яшьтә.
Роберт — философия фәнен укытучы, 50 яшьтә, чандыр гәүдәле, коры сөякле.
Гүзәлия — Робертның хатыны, китапханә хезмәткәре, 35 яшьтә.
Альберт — продюсер, 30 — 35 яшьләрдә.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Берничә гаилә яши торган малосемейка фатирының коридоры. Берничә бүлмә ишеге, кухня һәм бәдрәфкә керә торган урын күренә. Коридор аркылы бау сузылган һәм нәкъ уртада алагаем олы брезент чалбар эленеп тора. Ыгы-зыгы. Рәзинә кухня плитәсе янында мәш килә. Роберт үзләренең бүлмәсеннән чыга һәм баудагы чалбар астыннан иелеп үтәргә мәҗбүр була.
Роберт (коридордан үтеп барышлый). Минем сезгә бер үтенечем бар — бу чалбарны монда элмәсәгез иде.
Рәзинә (иреннәрен турсайтып). Ә кая элим соң мин аны?
Роберт. Ичмаса, әнә тегендәрәк. Мондый киемне үз бүлмәгездә киптерсәгез дә ярар иде.
Рәзинә (еламсырап кычкыра). Наил! Наил, дим!
Наил атылып килеп чыга. Өстендә майка, трико чалбар.
Наил (әле хатынына, әле күршесенә карап). Нәрсә? Нәрсә булды?
Рәзинә (үпкәле тавыш белән). Чалбарыңны монда элгәнгә ачулана.
Наил (баудагы чалбарга карап тора). Ник, ни булган чалбарга! Кемгә кагыла ул? (Робертка.)
Нишләгән минем чалбар?
Роберт (бераз каушап). Бернишләмәгән. Мин ачуланмадым, фәкать үз теләгемне генә белдердем.
Наил (кыҗрап). Ник гел безгә бәйләнәсең син, ә?! Әле ботинкамның ишек катында ятуын ошатмыйсың, әле бәдрәфтә озак утырасың дип йөдәтәсең, йә булмаса баудагы керләребезгә бәйләнәсең!
Роберт (читкә борылып). Уф, ник әйттем.
Наил. Вәт шул шул! Әйтмә, ник әйтәсең! Беләсең килсә, минем хатын йөкле, аңа дулкынланырга ярамый. Дөрес әйтәләр икән интеллигент белән күрше булма дип!
Роберт. Ярар, ярар, тора салып минем зыялылыгыма тел-теш тигезмәгез инде! Туйган инде сезнең киемегезне иснәп йөреп.
Наил. Син минем чалбарымнан туйсаң, мин синең үзеңнән менә болай гарык булдым!
Гүзәлия чыга.
Гүзәлия (борчулы кыяфәт белән). Ник шаулашасыз, ни булды?
Наил. Әнә мужигыңа минем чалбарым ошамый.
Роберт (матавык башланганга нык борчылып). Нишләп шулай пырдымсыз сөйләшәсез сез, культурасыз?!
Наил. Чөнки син вакчыл, беҗек кеше, синең белән башкача сөйләшеп булмый. (Рәзинәгә.) Ал чалбарны! Чукынып китсеннәр!
Рәзинә. Ярар. (Җәһәт кенә чалбарны баудан ала.)
Гүзәлия (өзгәләнеп). Ярарыгыз инде, юк кына нәрсә аркасында шау-шу куптармагыз, болай да баш авыртып тора.
Наил (тынычлана төшеп). Баш, баш... Минем хатын әнә, корсаклы, аңа борчылырга ярамый. Ә бу
— чалбар, чалбар!
Гүзәлия (уртадагы бүлмә ишегенә ишарәләп). Менә бу бүлмә кайчаннан бирле буш тора, шуның ачкычын коменданттан алып, киемнәр киптерә торган бүлмә ясарга иде дә бит.
Рәзинә. Ул бүлмәгә яшәргә кеше кертми калмаслар, шуңа күрә сезгә ачкыч кем бирсен!
Наил (кырт кисеп). Ул бүлмә безнеке булырга тиеш!
Роберт. Нишләп сезгә?
Наил. Чөнки минем хатын авырлы, минем гаиләм ишәергә тора.
Роберт (Наилгә таба атлап). Ә мин инде иллегә җитеп киләм, безгә тиеш ул бүлмә!
Наил (авызын кыйшайтып). Минем белән килделе-киттеле сөйләшсәң, син иллегә барып җиталмаячаксың!
Роберт. Хам!
Гүзәлия. Ярар инде, Роберт, күрмисеңмени, бу кеше белән сөйләшүдә мәгънә юк.
Рәзинә. Тынычлан инде, Наил, син дә. (Кулындагы чалбарны тоткан килеш.) Батареяга куеп киптерермен.
Роберт (кул селтәп бүлмәсенә таба китә). Ярар, кире урынына элеп куегыз, тик шаулашмагыз гына.
Рәзинә (үпкәле тавыш белән). Йә ал, йә эл. (Чалбарны янә элеп куя.)
Гүзәлия (канәгатьсезлек белән чалбарга карап тора). Юк инде, чынлап та, йөрергә комачаулый бит, аны тегендәрәк эләргә дә мөмкин түгелме?!
Наил (кинәт ярсып). Шулаймы! Менә алайса!
Чалбарны баудан йолкып алып, бер балагына аягы белән баса да урталай ерта.
Рәзинә (йөзенә газап чыга). Аһ! Харап итте өр-яңа чалбарны!
Наил (акырып). Мәгез, теләсә кая элегез!
Чалбарның бер яртысын бер якка, икенчесен икенче якка ыргыта.
Гүзәлия (курка-курка гына Наилгә таба атлый). Тынычлан инде, Наил, тынычлан!
Роберт (күршесенең ярсуыннан котсыз калып). Наил, гафу ит инде, бу кадәре тәэсир итәр дип уйламаган идем.
Рәзинә (елый). Наи-и-ил.
Наил (урындыкка утырып башын куллары белән кыса). Якын килмәгез! (Еш-еш сулый.)
Рәзинә (барып чалбарның ике яртысын да ала, әйләндергәләп карый). Бүген үк тегеп куям, җөеннән генә ертылган. Наил, ишетәсеңме, хәзер үк тегеп куям... Җөйдән генә киткән. (Бүлмәләренә кереп китә.)
Гүзәлия (чак кына ишетелерлек итеп). Наил, болай ук ярсыма инде, без бит сиңа бернинди ачусызнисез...
Наил (читкә карап). Ярар, ярар.
Роберт (елмаерга тырышып). Моннан соң теләсә нәрсәңне эл шул урынга, без риза...
Наил (башын чайкап ыңгыраша). Саруымны кайнатмагы-ы-ыз.
Роберт (нәрсәнедер исенә төшергәндәй талпынып куя). Хәзер! (Тиз генә үз бүлмәләренә кереп китә.)
Рәзинә чыга.
Рәзинә (ире янына килеп баса). Наил, ботка ашыйсыңмы?
Наил (усал тавыш белән). Ашыйм.
Рәзинә (савытка ботка сала). Маен күп салыйммы?
Наил (тавышында кырыслыкны саклап). Сал.
Роберт үзләренең бүлмәсеннән чалбар тотып килеп чыга.
Роберт (Наил янына йөгереп килеп чалбарны суза). Күрше, мәгез, сезгә бер өр-яңа чалбарымны бүләк итәм. (Ялагай тавыш белән.) Мине кичереп, шуны кабул итегез, зинһар!
Наил (авызына ботка капкан килеш аптырап карап тора). Нәрсә?!
Рәзинә (көлеп җибәрә). Сиңа үзенең чалбарын бирә...
Гүзәлия (елмаеп). Алыгыз, алыгыз.
Наил (түзеп торалмый, капкан боткасы белән тончыга-тончыга көләргә тотына). Миңа... синең чалбарың... Мин бит... илле алтынчы размер киям... ә син — кырык алтынчыны.
Барысы да рәхәтләнеп көләргә тотыналар. Озак көләләр.
Роберт (уңайсызланып). Сезнең әрәм булган чалбарыгыз өчен... Мин... гафу үтенеп... (Үзе дә башкаларга кушылып кеткелдәп көлә башлый.)
Гүзәлия (атмосфера үзгәргәнгә чиксез куанып). Роберт, әйдә, без дә чәй эчик. (Табын әзерли башлый.) Аннары базарга чыгып керербез.
Роберт (өстәл янына утырып). Үзең генә барып килерсең инде, минем язасым бар.
Наил (ботка ашый-ашый). Безгә дә һава сулап керергә кирәк булыр.
Рәзинә (иренең кәефе яхшы якка үзгәрүдән кинәт канатланып). Хуҗалык товарлары кибетенә барып килербез. Обой клее кирәк.
Гүзәлия (сагаеп). Ә нигә сезгә обой клее?
Рәзинә. Кирәк.
Роберт (борчулы кыяфәт белән). Обой клее обой ябыштырырга кирәк инде ул... Ни... Әллә обой ябыштырасыгыз бармы? (Чынаягын саклык белән өстәлгә куеп катып кала.)
Наил (күз кырые белән генә карап). Тынычланыгыз, зинһар. Бүлмәбездә обой купты, шуны ябыштырасыбыз бар.
Гүзәлия (шатланып). Ә-ә-ә, алай икән.
Наил (Рәзинәгә). Болар бит менә бу буш бүлмәне дә үзебезгә алырга маташабыз дип курыктылар.
Ха-ха-ха...
Роберт (җитдилек белән). Көлмәгез, Наил, бер дә көлке түгел. Мин егерме биш ел техникумда философия укытам, миңа яшәргә уңайрак шартлар кирәк. Әгәр дә киләсе атна эчендә бу бүлмәгә урнашучы булмаса, эшемнән Ходатайство алып, аны үземнеке итәчәкмен.
Наил (көлемсерәп). Юк, булдыра алмаячаксың. Дүшәмбе көнне үк гинекологтан хатынымның йөкле икәнлеге хакында справка юнәтеп, ЖЭКтан бу бүлмәне алам, менә әйткәние диярсең!
Роберт (кулъяулыгы белән авыз кырыйларын сөрткәләп). Ярар алайса, судлашачакбыз.
Наил (нәфрәтле кыяфәт белән). Мин синең белән судлашып тормаячакмын, монтировка белән чигәңә бер генә бирәм, һәм дә ки Министерство просвещения фатир сораучы бер философтан шатланып котылачак.
Роберт (сикереп тора). Ничек шушы затсыз, мәнсез хайван янында ашап-эчеп утырмак кирәк!
Гүзәлия (иренең беләгенә тотынып). Тынычлан! Сез нәрсә инде, Наил, аз гына булса да олы яшьтәге кешегә карата үзегезне итагатьлерәк тотарга кирәк.
Наил (шопырдатып чәй эчә). Үзе башлады.
Роберт (ярсып). Оятсыз!
Наил (тыныч кына). Кычкырма, хатыным авырлы, аңа тавыш ярамый, бигрәк тә синең әче тавышың. (Чәй эчә.)
Рәзинә (ялварулы тавыш белән). Наил, җитәр инде.
Гүзәлия (корылык белән). Дөресен әйткәндә, бу бүлмә безгә булырга тиеш.
Рәзинә (гаҗәпләнеп). Сез бит икәү генә. Ә без тиздән өчәү булачакбыз.
Роберт (тавышын көрәйтеп). Суд хәл итәр!
Шул вакытны Альберт килеп керә. Затлы костюмнан, урта бармагында алагаем зур алтын йөзек. Кыяфәте, килеш-килбәте, үзен тотышы бай һәм үз-үзенә ышанучы кеше икәнлеген искәртеп тора. Барысы да тынып калалар. Альберт, беркемгә игътибар итмичә, буш бүлмәгә ачкыч ярата башлый.
Роберт (коридор почмагыннан). Гафу итегез, сез кем буласыз?
Альберт (ачкычларының әле берсен, әле икенчесен йозак тишегенә тыгып кыштыр-кыштыр китерә). Кемгә охшаганмын соң?
Наил (аңа таба атлап). Әллә безнең яңа күршебезме?
Альберт (Наилгә карап ала). Мин шушындый эт оясында яшәрдәй кешегә охшаганмынмыни?
Роберт. Андыйга охшамаганга күрә сорыйбыз да инде без.
Альберт (Наилгә карап). Синең булачак күршеңә охшаганмынмы?
Наил (усалланып). Син бандитка охшагансың. Нишләп йөрисең монда?
Альберт (елмаеп). Кызма, җүләр. Ә-ә-ә, менә, таптым ачкычны. (Бүлмә ишеген ачып кереп китә.)
Рәзинә (куркып). Кем бу?
Гүзәлия (котсыз калып). Безнең булачак күршебезгә охшаган.
Наил (иснәнеп). Шушындый тәмле исле әдикалун сипкән кеше мондый бүлмәгә урнашмас.
Роберт. Ачкычы кулында бит.
Наил. Коммерсант булса, шушы бүлмәне склад урынына да тотуы ихтимал. Мафиозник бу. Монда притон урнаштыруы да мөмкин.
Гүзәлия. Аллам сакласын.
Рәзинә. Һәрхәлдә, иманлы кешегә охшамаган инде.
Роберт (барысын да тынычландырырга ниятләп). Таныш түгел кешегә алдан ук бәя биреп куймагыз әле.
Наил. Карак-мазар түгелдер бит?
Гүзәлия. Карак шаһитлар күреп торганда керми инде ул.
Рәзинә. Ышан хәзерге каракларга.
Гүзәлия. Менә бүлмә өчен талашып утыра идегез. Ниһаять, хуҗасы да барлыкка килде.
Наил. Ашыкмагыз, әүвәле моның кем икәнлеген ачыкларга кирәк.
Роберт (пышылдап). Барыгыз, Наил, сез бит бик батыр кеше, кереп танышыгыз, белешегез — кем ул, нишләп йөри монда, нинди уй-ниятләре бар?
Наил (шүрләп). Үзе чыгар әле.
Рәзинә. Кем икән бу?
Гүзәлия. Аның белән сөйләшкәндә үзегезне кырысрак тотыгыз, кем икәнлеген ачыклаганчы.
Шактый вакыт көтәләр. Ниһаять, Альберт чыга. Барысы да тынып калалар.
Альберт (коридор буйлап атлый). Таракан бармы?
Наил (горур кыяфәт белән). А как же! Аллага шөкер. Малосемейкада ни булырга тиеш, шуның барысы да бар.
Альберт (стеналарга, түшәмгә күз ташлап). Кандала да бармы әллә?
Роберт (ирония белән). Юк, кызганычка каршы, анысы юк.
Альберт. Үзең бөтен нәрсә бар дисең. (Бәдрәф ишеген ачып карый, чыраен сыта.) Бәдрәф шушымы?
Наил (мыскыллы тавыш белән). Юк, библиотека.
Альберт (кыяфәтенә усаллык чыгарып). Мин синең белән шаярып сөйләшмим бит.
Наил. Ник, күрмисеңмени бәдрәф икәнен? Сорап тормасаң!
Роберт (җылы тавыш белән). Гафу итегез, сез кем буласыз соң?
Альберт. Альберт.
Роберт. Эш урыныгыз кайда инде?
Альберт. Бөтен җирдә. Альберт мин, Альберт.
Наил (һаман да кырыс булырга тырышып). Альберт дигән сүз әле бернинди ачыклык кертми.
Безнең гаражда гына да алты Альберт бар.
Альберт. Анда минем шикеллесе юктыр бит?
Наил (җитди итеп). Юк, мондые юк.
Альберт (коридор буйлап арлы-бирле йөри). Син бик батыр егеткә охшагансың.
Рәзинә ирен арттан чеметә. Альберт моны абайлап ала.
Во-во, хатының үзеңә караганда акыллырак булып чыкты. Авызыңны чамалап ач. Кайсы авылдан син?
Наил. Каенлыдан.
Альберт. Бик әйбәт. Мин, җәмәгать, бүлмәне карарга килдем. Монда минем бер кешем урнашачак.
Болай карап торуга яшәрлек бүлмә бугай... Вакытлыча, әлбәттә. Алга таба күз күрер. (Наилгә якын килеп.) Бөтен нәрсә вакытлыча бу дөньяда. Шулаймы, Каенлы җүләре?
Наил (батыраерга тырышып). Син, давай, бик нитмә әле...
Рәзинә (пышылдап). Каршы әйтмә инде.
Альберт. Вот, вот, тый син аны.
Роберт (ялагайрак тавыш белән). Монда урнашасы кешегез дә бөтен җирдә эшлиме?
Альберт (үтә җитди кыяфәт белән). Ул бик талантлы кеше.
Роберт. Нинди өлкәдә?
Альберт (кулын өскә күтәреп). Ул — биюче.
Наил. Ә эш урыны кайда?
Альберт. Ул — биюче, профессиональ биюче, аңладыңмы? Аңлатыгыз әле шул Каенлы дебилына.
Наил (кыҗрап). Но-но... Син бик нитмә...
Рәзинә (иренең җиңеннән тартып). Тик кенә тор инде.
Роберт (сөенеп). Димәк, биюче... Яхшы, бик яхшы.
Гүзәлия (шатлык белән). Бик әйбәт, күршебез биюче булачак икән. Күңелле булыр.
Наил (борчылып). Нәрсәсе күңелле булыр? Дөбердәп теңкәгә тиячәк. Минем хатын авырлы, аңа тавыш ярамый.
Рәзинә (уйга калып). Чыннан да, ул монда репетиция ясап тузан куптарыр бит.
Альберт. Ха-ха-ха, вәт проблема, ә! Тузан куптарыр, ха-ха-ха. (Кинәт җитдиләнә.) Туктагыз әле, ә сез нишләп эштә түгел?
Роберт (ашыгып җавап бирә). Бүген якшәмбе бит.
Гүзәлия (елмаеп). Ә мин сәгать унга барам эшкә.
Альберт. Кая?
Гүзәлия. Китапханәгә.
Альберт. Аңлашылды. (Бәдрәфкә күрсәтеп). Шушы бит сезнең китапханә...
Гүзәлия (үпкәләп). Юк, мин чын библиотекада эшлим, чын китапханәче булып.
Альберт. Аңлашылды. (Кинәт көлеп җибәрә.) Вәт проблема! Тузан куптарыр, ха-ха-ха! (Көлә-көлә чыгып китә.)
Наил. Ышанмыйм мин бу кешегә.
Роберт (битараф тавыш белән). Яшәеш өчен синең ышануың белән ышанмавың арасында аерма юк.
Рәзинә (уйланып). Биючеләр бик шук булалар инде алар.
Роберт (үзалдына). Синең Наилең шикелле үк түгелдер әле.
Гүзәлия. Бәлки, кеше буларак яхшыдыр ул.
Роберт. Ярар, фаразлар кылып тормагыз. Кеше буларак... ни буларак... Биюче буларак та, бәлки, начар түгелдер.
Таралышалар.
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Икенче көн. Шул ук урын. Йокыдан торып арлы-бирле йөриләр. Кем бәдрәфкә керә, кем газ плитәсе тирәсендә бөтерелә, кем физзарядка ясый.
Гүзәлия (кухня өстәлен сөрткәләп). Төнлә дөбер-шатыр килделәр, әллә биюче килеп тә җиткәнме?
Рәзинә (тас күтәреп үтеп китә). Грузчиклары иде, ахрысы. (Тасны шалтыратып ванна бүлмәсенә кертеп ташлый.)
Наил (ишек катында тәмәке тарта). Аңа диван, урындыклар, шкафлар алып килделәр. Тәмәке тартырга торган вакытым иде. Әлегә үзе күренмәде.
Роберт (кулларын як-якка җәеп зарядка ясый). Әйбере күпме?
Наил. Ул бүлмәгә ничек күп әйбер керсен инде. Диван, бер шкаф, ике урындык иде бугай.
Гүзәлия. Әйбер ташучыларның берсе шул булгандыр мөгаен.
Наил. Юк, алар исерекләр иде. Шутниклар! Кайсыгыз биюче дип сораганием, юк, без җырчылар, дип җавап бирделәр.
Ильяс килеп керә. Спорт сумкасы күтәргән, джинсы костюм, кроссовка кигән.
Ильяс (якты елмаеп). Исәнмесез!
Барысы да тып-тын калалар, Ильясны җентекләп күзәтәләр.
Гүзәлия. Исәнмесез!
Роберт. Исәнмесез!
Наил. Сәлам!
Ильяс. Сез барыгыз да шушында яшисезме әллә?
Роберт. Кызганычка каршы, барыбыз да монда торабыз.
Наил (Ильяска таба килә). Ә барыбыз да шушында яшәсәк нәрсә?
Ильяс (җитдиләнеп). Юк, болай гына... Кызык бит.
Наил. Нәрсәсе кызык инде аның?
Ильяс (бераз аптырап). Мин әллә берәр ярамаган сүз әйтеп ташладыммы?
Гүзәлия. Юк, юк, борчылмагыз.
Роберт (ягымлы итеп). Яңа кешедән бераз шикләнү бар бит инде ул.
Ильяс. Алай икән. Шушымы минем бүлмә?
Роберт. Әйе.
Ильяс. Ярар, мин кереп урнашыйм әле. (Бүлмәне ачкычы белән ачып кереп китә.)
Рәзинә (борчылып). Бер дә биючегә охшамаган бит бу.
Гүзәлия. Охшаган, охшаган.
Наил (авызын кыйшайтып). Биючелеге шулкадәрле генәдер инде. Шәп биюче булса, бу таракан оясына килеп кермәс иде.
Роберт. Анысы инде кайвакыт кешенең үзеннән тормый. Иле шундый булгач... Әллә нинди затлы кешеләр мескен хәлдә бүген.
Наил. Мәсәлән, сез.
Роберт (нәфрәтләнеп). Ичмаса, иртүк төрттереп сөйләшмәгез. Гаражыгызга баргач пырдымсызланырсыз. Мин бит сезгә караганда да телгә остарак, ләкин әдәпле сөйләшергә тырышам.
Гүзәлия. Әйе, иртә таңнан әйткәләшә башламагыз әле.
Ильяс чыга. Җиңел спорт киеменнән.
Ильяс. Әйдәгез танышыйк. Мин — Ильяс.
Роберт (кул биреп). Роберт абыең булам. Бу минем җәмәгатем — Гүзәлия ханым.
Ильяс (Наилгә кул биреп). Ильяс.
Наил (теләр-теләмәс кенә кулын суза). Наил.
Ильяс (Рәзинәгә). Ә сез?
Наил. Ә бу минем хатыным — Рәзинә, аңа дулкынланырга ярамый, ул йөкле.
Роберт. Сез чынлап та биючеме?
Ильяс. Әйе.
Наил. Кем булып эшлисең соң син?
Ильяс (көлеп). Биюче.
Наил. Аңламадым. Әллә син мине аңламадыңмы... Безнең гаражда бөтенесе бии... эчкәч. Ләкин аларның кайсы шофер, кайсы слесарь, кайсы сварщик...
Ильяс. Мин сварщик түгел, мин — биюче.
Наил. Йә, биеп күрсәт.
Ильяс (тантаналы тавыш белән). Танышуыбыз хөрмәтенә рәхәтләнеп бер бию башкарам!
Музыка. Бию. Барысы да таң калалар. Ильяс күршеләрне биюгә чакырып карый, ләкин барысы да тартыналар һәм биючедән читкәрәк качалар. Наил генә, үзенең кыю икәнлеген тагын бер кат исбатлар өчен, Ильяс каршына чыгып, сәер һәм кәмит хәрәкәтләр белән пыр тузып биеп ала. Наил хәлдән таеп урындыкка утыргач та әле Ильяс үзенең биюен шактый вакыт дәвам итә.
Ильяс (биюдән туктый, еш-еш сулый). Менә шулай...
Роберт (чын күңелдән сокланып). Шәп! Карап торуга болай ук хәтәр бии торган кеше дип уйламассың үзегезне.
Ильяс (көлә). Шулаймы?
Гүзәлия. Браво! (Кул чаба.)
Рәзинә (таң калып авызын ачып тора). Әлә-лә-лә-лә.
Наил (хатынына). Яп авызыңны, тинтәк!
Роберт (кабалана башлый). Ярый, кич белән очрашырбыз, мин эшкә киттем. Техникум буфетында капкалармын инде.
Наил (Ильяска). Син хәзер нишлисең соң?
Ильяс. Ник алай сорыйсыз?
Наил. Без менә эшкә китәбез, ә син нишлисең?
Ильяс. Минем бүген беркая да барасым юк, ял итәрмен, бераз йоклап алырмын, китап укырмын.
Берүзем каламмыни хәзер монда?
Гүзәлия. Юк, минем ял көнем. Рәзинә дә отпускыда. Без өйдә.
Наил (Робертны читкә алып китә). Хатыннарыбыз янында бу дәртле күркәне калдырырга курыкмыйсыңмы?
Роберт. Наил, сез нәрсә инде, әллә нинди уйлар белән башыгызны кайнатмагыз. Нишләп сез гел кара уй-фикерләр белән йөрисез?! Күрмисезмени аның нинди якты кеше икәнлеген?!
Наил. Беләм мин ул яктыларны!
Роберт. Ярый, кич белән очрашуга кадәр.
Гүзәлия. Роберт, сәгать ничәдә кайтасың бүген?
Роберт. Гадәттәгечә. (Чыгып китә.)
Наил (таләпчән тавыш белән). Минем хатын авырлы... Аңа дулкынлану, дөбердәү, тавыш, тузан ярамый. Аңладыңмы?
Ильяс. Аңладым. Ничәдә кайтасыз?
Наил. Вакытында кайтырмын. (Сагаеп.) Минем ничәдә кайтуым нигә сиңа?
Ильяс. Кич утырып, якыннанрак танышырбыз. Шуңа сорадым.
Наил. Ә-ә-ә, алай дисәң генә... Киттем мин.
Рәзинә. Наил, кайтуыңа нәрсә пешерим?
Наил. Боткадан башка нәрсә пешерә аласың инде син?!
Рәзинә. Борчаклы аш.
Наил. Ботка пешер! (Ильяска.) Чалбарыңны бүлмә уртасына элмә, яратмыйм.
Рәзинә. Наил, ярар инде.
Наил. Ярар түгел. Аннары... ботинкаңны ишек катында калдырма.
Ильяс (күңелсез елмаеп). Аңладым, тәртипле булырга тырышырмын.
Наил. Вот так! (Чыгып китә.)
Рәзинә (еламсырап). Ичмаса, чит кешеләр янында ботка гына пешерә аласың димәсә ни булган!
Гүзәлия. Әйтсен. Яшь бит әле син, пешерергә беркем дә өйрәнеп тумый. Яши-яши өйрәнәсең аны.
Рәзинә (Ильяска). Сез Наилнең дорфалыгына карамагыз. Ул бик әйбәт кеше, күңеле андый кырыс түгел аның. Үзен тота гына белми.
Ильяс. Ул миңа бик ошады. Әйбәт егет, бер дә аптырап тормый, турыдан бәрә.
Гүзәлия. Ашыйсыгыз киләме?
Ильяс. Бераз бар.
Гүзәлия. Әйдәгез, утырыгыз, менә коймак белән чәй эчәбез хәзер.
Рәзинә. Тары боткасы яратасызмы?
Ильяс. Яратам.
Рәзинә. Хәзер салып бирәм.
Ике хатын, Ильяс тирәсендә бөтерелеп, ашарга әзерлиләр.
Ильяс. Алайса, мин тиз генә бүлмәгә кереп чыгыйм әле. (Бүлмәсеннән бер шешә затлы вино алып чыга һәм өстәлгә куя.) Танышу хөрмәтенә — французский. Ночной клубта биегән өчен биргәннәр иде.
Фужерлар бармы?
Гүзәлия. Бар. (Шкафтан өч фужер алып өстәлгә куя.)
Рәзинә. Юк, юк, мин эчмим, Наил белсә, бәреп үтерә!
Гүзәлия. Чыннан да, аңа ярамыйдыр. Йөкле бит.
Ильяс фужерларга вино сала, Гүзәлия белән чәкештереп эчәләр. Шуннан соң Ильяс ашарга тотына.
Рәзинә. Мин беренче тапкыр мондый биючене күрәм.
Гүзәлия. Минем дә якыннан беренче мәртәбә күрүем. Сез җыр һәм бию ансамбленнән түгелме?
Ильяс. Юк, мин ирекле биюче.
Рәзинә. Мондый талантлы кешеләр зур-зур фатирларда яшиләрдер дип уйлый идем мин.
Ильяс. Төрлесе бар. Затлы йортларда яшәүчеләре дә бар, минем кебекләре дә шактый... күбрәк булмаса.
Гүзәлия. Гаиләгез юкмы?
Ильяс (караңгыланып). Бар иде. Аерылыштык. Бер бүлмәле фатирыбызны хатынга калдырдым да менә монда килеп эләктем.
Рәзинә. Балаларыгыз бармы?
Ильяс. Өч яшьлек кызым бар.
Рәзинә (кызганулы тавыш белән). И-и-и, ник аерылдыгыз?
Ильяс. Аны болай гына аңлату мөмкин түгел. Әйдәгез, вино эчик.
Чәкештереп вино эчәләр.
Гүзәлия. Ә ата-анагыз исәннәрме?
Ильяс. Юк. Әнием мине тапканда үлгән. Әтигә илле яшь булган мин туганда. Моннан дүрт ел элек җирләдек. Әнием бит мине кырык яшендә тудырырга уйлаган, күз алдыгызга китерәсезме? Менә шундый хәлләр. Әти тагын өйләнеп торды. Үги әнием әтидән күпкә яшь иде, хәзер кайдадыр, белмим.
Гүзәлия. Шулай шул, әллә нинди язмышлар килеп чыга. Тормыш үзе кыйный инде ул... Шуны әйтмәкче булам... Сезнең перспективалар бардыр, мондый талант белән...
Ильяс. Перспективаларын белмим, шулай да планнарым юк түгел.
Рәзинә. Сезгә ничә яшь?
Ильяс. Утыз.
Рәзинә. Ә биергә кем өйрәтте?
Ильяс. Үзем өйрәндем.
Гүзәлия. Үзең белән бергә тумаса, кеше өйрәтеп кенә сәләтлеләнү мөмкин түгелдер инде ул. Әнә минем апамның кызын фортепианода өйрәтеп карадылар, вокал укытып маташтылар, аптырагач гитара алып бирделәр — берсен дә булдыра алмады, ни җырламый, ни уйнамый.
Ильяс (урындыгында киерелеп). Бик тәмле булды. Рәхмәт. Менә тагын тамак туйды. Адәм баласына күп кирәк түгел, кәефләр күтәрелеп китте.
Рәзинә (балаларча шатланып). Тагын биеп күрсәтегез әле.
Гүзәлия. Ашаганнан соң биюе авырдыр ул.
Ильяс. Дөрес әйтәсез. Гомумән, биюче ач тамакка биергә тиештер... Тәкъдиренә шулай язылгандыр, ачлы-туклы килеш биергә. Ә шулай да, сез сорагач, тамагым тук булуга карамастан, тагын биеп күрсәтәм.
Кыска гына бию.
Ильяс (еш-еш сулый). Ничек?
Рәзинә (кулларын чәбәкләп). Искиткеч!
Гүзәлия. Браво! Сезгә ешрак күренергә кирәк — телевизорданмы анда, кинога төшәргәме... Күбрәк тамашачыга чыгарга, киңрәк аудиториягә.
Ильяс. Кирәк нәрсә күп инде ул... Күрдем инде аудиторияләрен дә, тамашачыларын да... Аны кем белгән инде — нишләргә кирәклекне, нишләсәң яхшырак буласын...
Гүзәлия. Мин менә карап торам... Сез ниндидер боек кеше икән.
Ильяс. Ә сез, биюче булгач, ул клоун сыман гел көлеп, шаярып, шамакайланып торырга тиештер дип уйлагансыздыр, шулаймы?
Гүзәлия. Алай ук түгел дә инде... Барыбер талантлы кеше шат, горур, бәхетле булырга тиеш шикелле...
Ильяс. Ярый, мин ял итим әле, бу арада йокы эләкмәде.
Гүзәлия. Рәхмәт сезгә!
Ильяс. Үзегезгә рәхмәт! (Бүлмәсенә кереп китә.)
Рәзинә. Матур бии, әйеме?
Гүзәлия (нык дулкынлана). Матур бии, матур... Их, Рәзинә, йөрәгемне тыңлап карасаң иде, белсәң иде аның ничек типкәнен. Дөньяда әллә кемнәр бар. Әллә нинди кызык кешеләр килеп чыга. Син аның күзләрен күрдеңме соң?
Рәзинә. Әллә тагы.
Гүзәлия. Син аның күзләрендәге моңны абайламадыңмыни? Күңелем тынгысызлана, аның монда килүе юньлегә түгелдер.
Рәзинә (читкә карап). Өстәмә бүлмәдән колак кактыгыз, шуңа күңелегез тынгысызлана.
Гүзәлия (сөмсере коела). Рәзинә, сеңлем, моннан ары миңа бу сүзне катмагыз, зинһар! Дөресен әйткәндә, миңа өстәмә бүлмәләр бөтенләй кирәкми, миңа җан җылысы җитми, җан җылысы. Син бәхетле, синең тиздән балаң туачак, бөтен уй-кайгыларың шул нарасыйга бәйле булачак, сиңа шул тере хәзинәдән башка беркемнең һәм бернәрсәнең кирәге калмаячак. Мин синең киләчәгеңнән алдан ук көнләшеп торам, миңа андый бәхетләр насыйп булмады һәм инде булмас та. Сиңа ул биюче егетнең күзләрендәге сагышны күрү, уку кирәк түгел. Сиңа кеше күңеленең моң-зарлары нигә кирәк, бит сине алда шундый бәхет көтә! Аннары, син икеләтә бәхетле! Беләсеңме ни өчен?
Рәзинә. Ни өчен?
Гүзәлия. Син нечкә күңелле түгел, шуңа күрә. Тирән карый белмәгән кеше бәхетле ул.
Рәзинә (иреннәрен турсайтып). Син мине кыерсытма инде, Гүзәлия апа.
Гүзәлия. Кыерсытмыйм ла инде, сеңлем, ничек бар — шуны әйтүем генә.
Рәзинә. Син минем йөкле булуыма, тиздән бала табачагыма ачу итеп, көнләшеп минем белән кырыс сөйләшәсең.
Гүзәлия (хисләре ташуын көчкә тыеп). Алай түгел, Рәзинә. Дөрес, көнләшүем дә шактыйдыр. Тик мин сиңа әйтер сүземне аңлатып җиткерә алалмам, ахрысы. Гомер үтеп китеп бара, шунысы аяныч. Бер рәхәт күрмичә үтеп китә бит гомер. Әллә нәрсә көтеп, гел киләчәк тормыш турында хыялланып картайганыңны сизми дә каласың. Ачуланма, сеңлем, мин сине яратам. Әле генә әйткән авыр сүзләрем сиңа юнәлтелмәгән, алар минем үземнең күңелемдәге, эчке проблемаларның, җанымдагы капмакаршылыкларның нәтиҗәсе буларак, фәкать болай гына, тышка бәреп чыгалар. Гафу ит мине, сеңлем.
(Елый.)
Рәзинә (аны кочаклый). Гүзәлия апа, син нәрсә инде!
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Ильяс коридорга репетиция ясарга чыга. Музыка яңгырый. Бию. Альберт килә.
Альберт (кулындагы папканы кухня өстәленә ташлый). Сәлам!
Ильяс (кул биреп күрешә). Сәлам!
Альберт. Ничек?
Ильяс. Беркөе.
Альберт. Йоклап буламы?
Ильяс. Начар йоклыйм дип әйталмыйм, тыныч монда.
Альберт. Кыерсытучы, авыр сүз әйтүче юкмы?
Ильяс. Кем кыерсытсын инде мине монда?! Акчаң юкмы, дип ник сорамыйсың?
Альберт. Булыр, булыр.
Ильяс. Теге ике йөз долларны да һаман бирмисең.
Альберт. Бирермен, бирермен. Ночной клубта биеп алырга кирәк иде.
Ильяс (чыраен сытып). Юк, туйдым мин ул ночной клублардан. Тегеләре өчен дә түләп бетермәдең әле.
Альберт. Нинди кеше соң син, ә! Шундый зур эш эшләнергә торганда син тиеннәр чутлап утырасың!
Ильяс. Ашарга-эчәргә, киенергә кирәк бит.
Альберт. Минем Америка проекты белән баш каткан, ә син мине юк-бар белән бимазалыйсың.
Ильяс. Барып чыгамы соң инде ул гастроль, юкмы?
Альберт. Нишләп барып чыкмасын! (Папкасын алып килә, аны ачып кәгазьләр актара башлый.)
Менә контрактлар төзелеп бетте дияргә була. Кайбер техник якларын гына хәл итәсе калды. Америкада чыгыш ясаячаксың, шуны аңлыйсыңмы син, юкмы?! Лос-Анджелес, Нью-Йорк... Бәхетеңнән җүләрләнмәсәң ярар иде инде.
Ильяс. Уңышка ирешүдән җүләрләнгән кешене күргән юк әле.
Альберт. Менә күрәсеңме бу документларны. Тиздән синең өчен бөтенләй башка дөнья ачылачак.
Ильяс. Син гел вәгъдә итәсең. Теге, ресторандагы чыгышым өчен дә яртысын гына түләдең әле.
Альберт. Барысы өчен дә берьюлы алачаксың. (Кырысланып.) Нинди кеше соң син, ә! Минем белән алай сөйләшмә инде. Мин синең продюсерың. Миннән башка ачтан үләсең син.
Ильяс. Үлмим. Илдә чыпчык үлми.
Альберт. Чыпчык булып яшәү рәхәтме соң?! Шушындый талантың белән син чыпчык булып чүплектә казынырга түгел, һавада зур кош булып очарга тиешсең.
Ильяс. Болай да ярты гомер һаваларда очып үтеп китте инде.
Альберт. Ярар, кирле-мырлы сөйләшеп утырма. Хатының белән развод булдымы?
Ильяс. Аерылыштык, законно.
Альберт. Әйбәт булган. Киләсе атнадан костюмнар тектерә башларбыз.
Ильяс (кәгазьләрне карап). Барып чыгар микәнни?
Альберт. Әле һаман ышанмыйсыңмыни?
Ильяс. Ул нинди гастрольләр соң? Тагын кемнәр катнашачак анда?
Альберт. Коллектив бигүк зур булмаячак. Син гвоздь программы булачаксың. Мин инде реклама белән шөгыльләнәм. Инде Америкада сине пропагандалау башланды, дурак! Аңлыйсыңмы?
Ильяс (җанлана). Ышанасы килә. Бәлки, ялганлыйсыңдыр. Ләкин шул ялганга ышанасы килә. Без бит гомер буе алданып яшибез. Сүзгә, күз карашына, матурлыкка, киләчәккә... Гомумән алданып яшибез. Алай гына да түгел, алданасы килә бит! Дөресен әйткәндә, Америкага барасым килә минем.
Анда биеп күрсәтәсем килә, үземнең дөньяда барлыгымны игълан итәсем килә. Ә мин ышанам, анда да бик күпләрне таң калдыра алырмын.
Альберт. Молодец! Менә шулай морально хәзерләнә тор! Оештыру эшләре башланды инде. Сине фотога төшерергә кирәк, берничә вариант, срочно Америкага җибәрергә. Ярый, сау булып тор!
Ильяс. Хуш! (Альберт чыгып китә.) Их, бер кайнаштырып аласы иде дә бит! Өермә куптарып алырга иде бер генә тапкыр булса да!
Бию. Гүзәлия чыга, карап тора.
Гүзәлия. Син бәхетле кеше.
Ильяс. Ник алай дисең?
Гүзәлия. Ничек кеше шулай булдыра ала, мин шаккатам. Мин һәрвакыт талантлы кешеләрне гайре табигый күренеш дип кабул итәм. Ходай бирсә бирә инде, тик менә һәркемгә дә бирми бит.
Ильяс. Әй, Гүзәлия, гайре табигыйлек, бәлки, дөрестер, ләкин бәхет турында һич кенә дә килешмим. Бәхет сәләткә карап килми ул. Син нәрсә, елыйсыңмы әллә?
Гүзәлия (дулкынланып). Мин бик шат синең монда килүеңә. Төксе тормышка ниндидер якты төс керттең син. Ә минем күңелем сизеп йөрде синең киләсеңне.
Ильяс (ягымлы елмаеп). Бигрәк сизгер икән күңелең.
Гүзәлия. Кайдан син?
Ильяс. Мин түгелмәгән күз яшьләре иленнән!
Гүзәлия. Андый ил бармыни ул?
Ильяс. Бар.
Гүзәлия. Анда җиләк-җимеш тәмледер, чишмә сулары шифалыдыр, шуңа күрә анда синдәй затлы кеше туадыр.
Ильяс. Юк, анда җан газабы дигән бер генә төрле ризык бар.
Гүзәлия. Әллә нинди куркыныч сүзләр сөйләмә инде.
Ильяс (елмаеп). Син дә куркак икән.
Гүзәлия. Куркыныч бит... Ә син мине биергә өйрәтә алмассыңмы?
Ильяс. Үзең әйттең бит — тумыштан килә торган сәләт, өйрәтү мөмкин түгел, дип...
Гүзәлия. Ә син мине өйрәтеп кара, бәлки, миндә ул сәләт йокыга гына талгандыр.
Музыка. Ильяс белән Гүзәлия биюе.
Ильяс. Өмет бар. Сиңа спорт костюмы яки җиңел, иркен кием кирәк. Мин сиңа дәресләр биргәләрмен.
Гүзәлия (Ильясның кочагыннан ашыкмыйча гына чыгып). Ә мин сине аңлый башладым шикелле...
Ильяс. Нәрсәмне?
Гүзәлия. Синең күңел боеклыгыңның серен чамаладым кебек.
Ильяс. Кирәкми. Кеше күңеленә кереп казыну беркайчан да яхшы тәмамланмый.
Гүзәлия. Гафу ит. Мин казынырга җыенмыйм да.
Ильяс. Син үзең боек.
Гүзәлия. Шулай шул. Боек.
Музыка.
ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Кич. Ильяс бүлмәсе. Ильяс диванда китап укып ята. Наил керә.
Наил (коры гына). Нишлисең?
Ильяс (китабын тумбочкага куя да торып утыра). Китап укыйм.
Наил. Нинди китап? (Китапны алып чыраен җыера.) Сур...рин... Киек... Кыек... кирек...
Ильяс. Серен Кьеркегор.
Наил. Ни соң ул?
Ильяс. Ни түгел, кем! Кеше исеме ул. Дания философы һәм теологы, унтугызынчы гасырда яшәгән.
Наил. Бу аның китабымы?
Ильяс. Әйе. «Курку һәм тетрәнү» дигән әсәре.
Наил. Философмыни ул?
Ильяс. Әйе.
Наил (кат-кат әйләндергәләп караганнан соң тумбочкага ташлый). Күршедәге техникум философы гына җитмәгәнмени, чит илнекен укып ятасың. Исемен ничек дисең?
Ильяс. Серен Кьеркегор.
Наил. Мин әйтә ала торган түгел икән. Безнең гараждагы мастерның исеме дөньяда иң катлаулыдыр дип йөри идем, тагын әллә ниндиләр бар икән әле. Ни дип яза инде ул кеше?
Ильяс. Болай гына аңлатып булмый аны.
Наил. Ни турында?
Ильяс. Кеше күңеле хакында.
Наил. Аңлашылды. (Кырыслык белән.) Син алга таба нишләргә уйлыйсың?
Ильяс. Яшәвемне дәвам итәргә.
Наил. Синең белән бик җитди итеп сөйләшәсем бар.
Ильяс. Чалбарны коридор уртасына элмәскә, ботинканы ишек катында калдырмаска, ваннага тәмәке көлен коймаска, бәдрәфтә озак утырмаска — шул турыда сөйләшмәкче буласыңмы?
Наил. Юк, җитдирәк мәсьәлә хакында.
Ильяс. Тыңлыйм.
Наил. Минем сүзем менә шушы бүлмәгә бәйле инде.
Ильяс. Сиңа бу бүлмә кирәк инде, аңлыйм. Ә мин нишләргә тиеш?
Наил. Безнең балабыз туачак, без ул кечкенә бер бүлмәдә ничек яшәрбез!
Ильяс. Мин дә бит урамда кала алмыйм. Мин булмаган сурәттә дә сиңа кем бирә әле бу бүлмәне?
Наил. Син килеп чыкмасаң, мин бу мәсьәләне хәл итә ала идем, эштән ходатайство алып.
Ильяс. Мине куып чыгарырга ниятләмисеңдер бит?
Наил. Хатыныңа фатир калдырып киткәнсең бит син.
Ильяс. Әйе, без аерылыштык.
Наил. Ник, бар, гаиләң янына кире кайтып кит.

Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.