🕥 34-minuto de lectura
Килә Ява, Килә Ява... - 2
El número total de palabras es 4369
El número total de palabras únicas es 1685
39.1 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
53.2 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
61.4 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Фәндәс. Зәйнәп, матурым, менә сиңа акча... Бар, кибеттән берәр эчемлек алып кайт. (Чалбар кесәсеннән бөгәрләнеп беткән кәгазь акча алып бирә.)
Зәйнәп. Мин сезнең кибетләрегезне белмим.
Фәндәс. Автобус тукталышында киоск бар, шуннан ал. Берәр әйбәт коньяк... Лимон булмасмы.
Зәйнәп теләр-теләмәс кенә, сукранып чыгып китә.
Рәшит. Кил әйдә, калганын салып бетерик әле. Нинди төшләр күрдең?
Фәндәс. Әллә тагы... Саташ-боташ инде шунда.
Рәшит. Өндә дә шул саташ-боташ инде ул. Әйдә утыр. (Рюмкаларга коньяк сала.)
Фәндәс (чыраен сытып). Уф, мин эчмәм инде.
Рәшит. Эч, эч, җиңеләеп китәчәксең. (Эчәләр.)
Фәндәс. Менә шундый хәлләр, туган. Син анда ЖКУда безнең гаилә хәлләрен сөйләмә инде, зинһар.
Рәшит. Юк, юк, син нәрсә. Сантехнигыма да катгый итеп әйтеп куярмын, күп сөйләшмәсен. Син үзең кем булып эшлисең соң?
Фәндәс. Бер кечкенә фирма директоры мин.
Рәшит (як-ягына каранып). Үзең фирма директоры, ә фатирың бик әллә ни түгел.
Фәндәс. Тиздән яңа фатир сатып алырга җыена идек. Акча бар. Бөтен нәрсә бар.
Рәшит. Күрәм, болай бернәрсәгә дә кытлык кичермисез бугай анысы.
Фәндәс. Шулай да бит... Саҗидәгә генә нидер җитми һаман. Гел кыбырсый, теңкәгә тия. Түземсез.
Мин аңа һәрвакыт әйтәм: сабырлык кирәк. Вакыты җиткәч Ходай үзе бирә ул, мәйтәм. Ял йортына берүзем китүнең сәбәбе дә шул — бераз хатыннан ял итим дигән идем. Менә бит нинди көтелмәгән матавык килеп чыкты. Теге тилесенең монда килеп җитүен кара әле син!
Рәшит. Зәйнәпне әйтәсеңме?
Фәндәс. Соң инде!
Рәшит. Димәк, яраткан. Яратырлык иткәнсең.
Фәндәс (уйланып тора). Ышанасыңмы, юкмы, мин бит ул Зәйнәп белән хәтта бер тапкыр да йокламадым.
Рәшит (аптырап). Ничек инде?!
Фәндәс. Ресторанда килеп мине үзе биергә чакырды. Ошыйсың, диде. Мин сине әллә каян күреп алдым, башкалардан аерылып торасың, оригинальный ир, диде. Биедек, исердек, урамда йөрдек. Тагын коньяк эчтек, минем бүлмәгә кайтып аудык. Ләкин мин аның белән йокламадым.
Рәшит. Ачу килерлек шул. Ну монда хәзер син барыбер хатыныңа исбатлый алмаячаксың инде. Ул
Зәйнәпне берәр ничек җүләр дип исбатларга иде.
Фәндәс. Тиле түгел кешене ничек тиле дип исбатлап булсын инде?!
Рәшит. Аның акыллы түгел икәнлеген исбатлап торасы юк, әлбәттә.
Фәндәс. Саҗидә белән мөнәсәбәтләр гел киеренке булганга бик эч поша иде, хәзер инде тәмам ерып чыккысыз булды.
Рәшит. Төкерсәнә! Әйдә тотып куйыйк. (Эчәләр.)
Фәндәс. Авырмы сантехниклар белән эшләве?
Рәшит. Авыр, бик авыр. Ну алар миннән куркалар.
Шәйхи (атылып килеп чыга). Юк, болай булмый, синең кем икәнеңне әйтми калалмыйм!
Рәшит (аны изүеннән эләктереп ала, түш кесәсенә акча тыгып куя.) Бар, эшлә. (Шәйхи берсүзсез китеп бара.)
Фәндәс. Ник кыза ул?
Рәшит. Нервысы какшаган. Үзең уйлап кара, көннәр буе бәдрәфтә казына... Аннары... Фатир чираты җитте аның, шуңа нәчәлствога бераз үпкәләбрәк йөри. Ну Шәйхигә мин шушы арада бирәм инде фатир, чөнки әйбәт эшләүче, тырыш сантехникка охшаган.
Фәндәс. Син Шәйхине кыерсытма инде, яме.
Рәшит. Ник әле алай дидең?
Фәндәс. Кызганам мин аны.
Рәшит. Ник әле син аны жәлләп утырасың? Гарип түгел, ни түгел...
Фәндәс. Ул бит югары белемле кеше, дипломлы инженер, сантехник булып эшләргә мәҗбүр.
Рәшит. Жәлләмә! Ул инженер, ә менә мин — актер! Мине кем жәлләр икән?!
Фәндәс. Син карап торуга бер дә мескенгә охшамагансың. Кем әле син?
Рәшит. Рәшит.
Фәндәс. Отчествоң?
Рәшит. Просто Рәшит. Татарда нинди отчество ди инде ул!
Фәндәс. Менә син акыллы кешегә охшагансың.
Рәшит. Рәхмәт.
Фәндәс. Бер киңәш бир, нишлим?
Рәшит. Ничек инде, нишлим?!
Фәндәс. Күрәсең бит нинди кәнитил килеп чыкты. Шунысы бик рәнҗетә — мин бит Саҗидәгә хыянәт иткән кеше түгел. Гомумән, аңардан башка миңа беркем дә кирәкми. Мин аны гомергә яраттым, хәзер дә яратам. Болай да беҗегрәк кеше иде ул, хәзер инде бөтенләй дөнья кубар. Ничек ышандырыйм, ничек исбатлыйм?! Ул бит минем хатыным, мин аңардан башка яшәвемне күз алдыма да китерә алмыйм!
Рәшит. Да-а-а, монда хәлләр мин уйлаганча гына түгел, җитдирәк һәм тирәнрәк икән. Менә мин сиңа карап-карап торам да, кем әйтмешли, тагын бер карап куям. Әйбәт кеше син. Синең кебекләрдән бераз көнләшәм хәтта. Мин беркайчан да югалып кала торган егет булмадым, әмма ләкин синең кебекләрдә очрый торган сыйфатларга мин һәрвакыт кытлык кичердем.
Фәндәс. Мәсәлән, ниндиләренә?
Рәшит. Аны болай гына әйтеп аңлатып булмый бит.
Фәндәс. Үзем гомергә җебек булдым. Бик күп кирәк очракларда гайрәтем җитми.
Рәшит. Мин яшьрәк вакытта кешелек дөньясын яратырга, җирдәге барлык кешеләргә мәхәббәт белән яшәргә омтыла идем. Әле кайвакыт була иде шундый мизгелләр — мин бит кешеләрне яратмыйм, дип үземне битәрли идем. Гадәттә мондый хисләр берәр пычрак эш кылгач яки берәрсенә авыр сүз әйткәч, яисә берәрсен кыйнагач туа торган иде. Яши-яши аңладым: кешелек дөньясын яратырлык түгел икән, гомумән, бөтен кешеләрне ярату мөмкин түгел. Аерым кешене ярату мөмкин, анысы да вакытлыча гына. Кешеләрне яратам, дип кычкыручы кешегә игътибар белән кара әле, гадәттә андый кеше пычрак була, аның күңеле кара һәм ул аны хәтта яшерә алмый — кешеләрне яратам дигән ахмак сүзләр булып сасы авызыннан тышка бәреп чыга. Ләкин кешеләрне кыйнарга да ярамый, ахрысы. Сыерны кыйнаганнан сөте дә артмый, акыл да керми бит.
Фәндәс. Гаиләң бармы?
Рәшит. Бар иде кайчандыр. Хатын белән аерылгач, яңа гаилә корып булмады.
Фәндәс. Өйләнерсең әле.
Рәшит. Хатын-кыз белән күп чуалангач, алардан ныграк шикләнә башлыйсың шул. Ниндидер изге төшенчәләр юкка чыга төрле хатыннарны татыгач. Нәрсәдер югала, гашыйклыклар, яратулар да бөтенләй башкача була башлый. Беркемгә дә ышанмыйм, чөнки үземне бик яхшы беләм, чөнки үземә ышанырлык түгел.
Фәндәс. Алай төшенкелеккә бирелмә әле. Башка кайгың булмаса, төкер! Менә минем хатын белән нәрсә килеп чыкты көтмәгәндә. Ничек хәл итәргә бу матавыкны.
Рәшит. Ә син үз агымына җибәр бу халәтне. Ташла. Уйлама. Үзеннән-үзе ничек килеп чыга, шулай барсын. Син бит белмисең бу очракта нинди адым ясавың файдалырак икәнне? Нишләргә кирәклеген шайтан белсен.
Фәндәс. Алай түгел инде. Ничек тә булса аңлашырга кирәк. Хәзер Зәйнәпне, Саҗидәне янәшә утыртып аңлатып карарга кирәк.
Рәшит. Туктале. Ә син ничек уйлыйсың, хатыныңның сөяркәсе бармы?
Фәндәс. Син нәрсә инде! (Үзе пошаманга кала.)
Рәшит. Хатының чибәр, әле яшь, аның да бит сөяркәсе булуы ихтимал.
Фәндәс (шикләнеп). Ни сөйлисең!
Рәшит. Син ял йортында чакта монда сөяркәсе белән очрашып яткан булса ни хәл итәрсең?
Фәндәс. Юк, юк, минем Саҗидәм андый хатын түгел! Миңа хыянәт итми ул.
Рәшит. Ә син хыянәт итәсеңме соң?
Фәндәс. Юк.
Рәшит. Ә Зәйнәп килгән бит сине эзләп.
Фәндәс. Зәйнәп бит ул. Саҗидә андый түгел.
Рәшит. Хатын-кызның һәрберсе ике фужер шампанский эчкәч дөньясын оныта. Яше дә, карты да.
Фәндәс (курка). Син нишләп, Саҗидәнең сөяркәсе булуы ихтимал, дидең?
Рәшит. Чөнки дөнья бит бу. Кешеләр дөньясы.
Фәндәс. Минем бу турыда хәтта бер генә тапкыр да уйлаганым юк.
Рәшит. Кайвакыт уйларга да кирәк...
Фәндәс. Син сантехниклар начальнигы булгач... ЖКУ кешесе буларак, бәлки, берәр нәрсә ишеткәнең бардыр минем хатыным турында?
Рәшит. Юк ла, болай гына әйтәм инде. Бераз уйларыңны икенче юнәлешкәрәк җибәрер өчен.
Фәндәс. Кая югалды теге?
Рәшит. Зәйнәпме?
Фәндәс. Әйе.
Рәшит. Ул югала торган нәмәрсә түгел, бер дә борчылма.
Фәндәс. Кайтты бугай.
Зәйнәп кайтты дип уйлыйлар, ләкин Саҗидә кайтып керә.
Фәндәс. Әнигә сөйләдеңме?
Саҗидә. Сөйләдем.
Фәндәс. Кирәк түгел иде!
Саҗидә. Кирәк иде! Кабахәт! Әнә шул шлюхаң белән яшә!
Фәндәс. Туктале, кычкырма. Рәшит әфәндедән яхшы түгел.
Саҗидә. Кычкырам! Синең белән рәхәт күрмичә яшәү җитмәгән, өстәвенә сөяркә ияртеп кайткансың!
Рәшит (үзен тыя алмый). Җитте сиңа! Тынычлан! Тыңла иң элек ир кешенең сүзен!
Саҗидә (күзләрен акайтып). Ә сез ник кычкырасыз миңа?!
Рәшит. Чөнки монда минем специалистым бик нечкә эш башкара бәдрәфтә, комачауламагыз, аңа тынычлык кирәк.
Шәйхи (бик сәер кыяфәттә килеп чыга). Син...
Рәшит (кесәләрен капшый, долларлары беткән булып чыга). Фәндәс, акча биреп тор әле, зинһар.
(Фәндәс акча суза.) Шәйхигә бир әле шуны. (Фәндәс Шәйхигә акчаны бирә, Шәйхи берсүзсез кире туалетка китә.)
Фәндәс (борын тишекләрен киңәйтеп). Рәшит, сез минем хатынга кычкырмагыз бүтән.
Рәшит. Гафу ит. Саҗидә, син дә гафу ит, зинһар. Болай ярамый бит инде.
Фәндәс. Сигаретың бармы?
Рәшит. Бар.
Фәндәс. Әйдә, саф һавада бер тартып керик әле.
Рәшит. Әйдә. Кайда тартабыз?
Фәндәс. Балконда. (Чыгып китәләр.)
Шәйхи (Саҗидә янына килеп). Ну син нәрсә инде?! Син әле башта аныклап ачыкла: теге ял йорты себеркесе чынлап та иреңнең сөяркәсеме, юкмы.
Саҗидә. Аның нәрсәсен ачыклыйсың инде, көн кебек ачык лабаса!
Шәйхи. Ә менә бу Рәшит ЖКУның сантехниклар начальнигы түгел бит.
Саҗидә. Нәрсә әйтмәкче буласың?
Шәйхи (усалланып). Кем соң ул?
Саҗидә. Каян белим!
Шәйхи. Ул бит минем начальнигым түгел.
Саҗидә. Минеке дә түгел.
Шәйхи. Менә бу моментта синеке бит ул...
Саҗидә. Ул минем сөяркәм түгел!
Шәйхи. Ә син Фәндәскә исбатлый аласыңмы Рәшитнең сөяркә түгеллеген?!
Саҗидә. Син әйтмисең! Син яхшы кеше. Син бер сүз дә әйтмисең Фәндәскә. (Сумкасыннан акча алып бирә.)
Шәйхи (акчага карап тора). Акча бирсәләр, алмый калалмыйм инде мин. Алам инде. Сантехник бит мин. (Акчаны алып кесәсенә тыгып куя.)
Коньяк күтәреп Зәйнәп килеп керә.
Зәйнәп (алып кайткан әйберләрне өстәлгә урнаштыра). Уф, хәтта киоскка да чират сезнең монда.
Провинция провинция инде ул...
Шәйхи. Карале, йонлы баш, мин сиңа беркем дә түгел, ләкин ЖКУ вәкиле буларак маңгаеңа утыз икеле ачкыч белән тартуны үземнең бурычым дип саныйм.
Зәйнәп. Төрмәдәге унитазларны чистартасыгыз килә мәллә?
Шәйхи. Син... (Ыргыла.)
Саҗидә (аны тыя). Кызма, Шәйхи, кызма, кирәкми. Карагыз әле, чибәркәй, инде оят, намус дигән төшенчәләр сезгә берни түгел икән, бәлки, башкача сөйләшергәдер сезнең белән.
Зәйнәп. Ничек ул башкача?
Саҗидә. Бәлки, Шәйхи түгел, сез утырырга тиештер төрмәдә?
Зәйнәп. Ни өчен?
Саҗидә. Оятсыз рәвештә бәреп кереп гаиләне таркатырга маташуың өчен.
Зәйнәп. Нинди кешеләр сез! Нинди шулхәтле дөрес кешеләр соң сез? Минем йөрәгем, җаным юкмыни! Ул мине алдап, әллә ниләр вәгъдә итеп рәхәтләнеп ятты да... Мин бит уенчык түгел, миндә дә горурлык бар! Мин дә үземне таптарга, мыскыл итәргә ирек бирә торганнардан түгел. Мәңгегә бергә булабыз дип, айлы төндә минем алдымда тезләнеп ант итте, менә, пожалуйста, мәңге минем белән булсын! Мин эт баласы түгел лә, әле сөеп, әле тибеп җибәрергә. Мин бит ышандым!
Саҗидә. Юк, моңа бернәрсә дә аңлатып булмый.
Шәйхи. Моңа аңлатып торасы юк, артына тибеп чыгарып җибәрәсе генә бар.
Зәйнәп. Сезнең намусыгыз җитәме соң әле тибәргә! Чүпрәк!
Саҗидә. Тукта! Ник аны мыскыл итәсең!
Зәйнәп. Ә сез, чистоплюйка, артыгызны кысып тик кенә утырыгыз, яме. Мин яраткан кешемне эзәрлекләп фатирына килеп керергә оялмадым. Ә сез үзен сантехниклар начальнигы дип атаган сөяркәгезнең кем икәнлеген дә әйтергә куркып утырасыз. Ник соң куркасыз, алай бик чиста, әхлаклы кеше булгач? Ирегезгә әйтеп бирә аласызмы Рәшитнең кем икәнлеген, ә? Сантехниклар начальнигымы ул, әллә сөяркәгезме?!
Шәйхи (аңа таба килә). Син...
Зәйнәп (кычкырып җибәрә). Якын килмәгез!
Саҗидә. Шәйхи, тынычлан. (Зәйнәпкә) Син дә тыныч бул!
Зәйнәп. Мин бик тә тыныч. Хәзер ирләр керәчәкләр һәм әйтеп бирәчәкмен Рәшитнең кем икәнлеген. Фәндәс белеп торсын әле хатыны монда нишләп ятканны.
Саҗидә (күзләрен акайтып). Аһ, елан!
Шәйхи. Тукта, Зәйнәп, ашыкма, алай ярамый. Менә сиңа... Мә, бу акчаларны ал, әйтми тор.
Бөтен булган акчасын бирә, Зәйнәп акчаны ала. Шуннан соң Шәйхи яңадан үз эшенә тотына. Фәндәс белән Рәшит керәләр.
Фәндәс. Тормыш катлаулы нәрсә инде ул.
Рәшит. Аны без үзебез катлауландырабыз ла.
Зәйнәп (йөгереп килә). Фәндәс, менә коньяк алдым, кәнфит, лимон алдым.
Саҗидә. Уф, оят, хурлык!
Фәндәс. Әйдәгез әле, утырып сөйләшик, тынычланыйк, бер-беребезне аңларга тырышыйк, ниһаять.
(Утырышалар.)
Саҗидә. Йә, сөйлә инде.
Фәндәс. Җәмәгать, минемчә, монда бернинди фаҗига юк. Коелып иңәрлек һәм гаиләне куркыныч астына куярдай берни күрмим.
Рәшит. Мин дә шулай уйлыйм. Барысы да тәртиптә.
Зәйнәп (сикереп тора). Тәртиптә?!
Шәйхи (кулына шланг тотып туалеттан атылып чыга). Син, ыштыр бит, тик кенә утыр ирләр сөйләшкәндә! Шланг белән бер генә бирермен оятсыз чыраеңа!
Зәйнәп. Фәндәс!
Рәшит. Шәйхи, тынычлан, син бит эштә! Син дә, Зәйнәп, нервыланма, әнә сок йотып куй. Үзең ял йортында буталасың, ә үзеңнең нервыларың бөтенләй беткән — общежитие кастеляншасыныкыннан да болайрак.
Фәндәс. Тынычланыгыз, зинһар. Зәйнәп... Саҗидә... Монда аек акыл белән фикер йөртү мәслихәт.
Саҗидә. Тынычланып сөйләшү, аңлашу менә бу себерке күздән югалгач кына мөмкин булачак.
Зәйнәп. Синең ни хакың бар мине мыскыл итәргә?! Мескен! Мин Фәндәскә сезнең хакта да берничә сүз әйтергә мәҗбүрмен.
Шәйхи (туалеттан зур торба кисәге күтәреп килеп чыга). Үтерәм, ана дуңгыз!
Зәйнәп. Фәндәс, коткар!
Рәшит (сикереп торып Шәйхине этеп җибәрә). Син эшлә, тыгылма!
Фәндәс. Болай сөйләшеп булмый инде. Зәйнәп, син хәзер үк кит!
Зәйнәп. Китмим! Нишләп әле Рәшит монда утыра, ә мин китәргә тиеш?
Фәндәс. Аңламадым?..
Зәйнәп. Бәлки, сөекле хатының Саҗидә аңлатып бирер...
Рәшит. Тик кенә утыр, пумала! Фәндәс туган, эш шунда ки, мин сантехниклар начальнигы түгел.
Фәндәс. Ә кем соң сантехниклар начальнигы?
Рәшит. Белмим.
Фәндәс. Ә кем соң син?
Рәшит. Мин, туган, Рәшит атлы. Хатының янына дип килгән идем.
Фәндәс. Шаярасың!
Рәшит. Шаярмыйм! Шәйхи, кил әле монда.
Шәйхи (килә). Нәрсә?
Рәшит. Мин бит синең начальнигың түгел, шулаймы?
Шәйхи. Ни сөйлисең?! Син безнең участок начальнигы!
Рәшит. Әйт дөресен! Тәлгать Бариевич сезнең начальник!
Шәйхи (аның колагына). Харап итмә инде гаиләне. (Кычкырып.) Шаяра ул, шаяра. Безнең начальник бу.
Рәшит (Шәйхине этеп җибәрә). Комедия оештырмагыз инде, зинһар! Мин Саҗидә янына кунакка килгән идем.
Фәндәс. Саҗидә, ни сөйли бу кеше?!
Саҗидә. Әйе, минем яныма килгән иде. Син генә гуляйть итәргә димени!
Зәйнәп (шатланып). Ну ничек хәзер ситуация?!
Рәшит. Тик кенә утыр, карачкы!
Фәндәс. Димәк, бу синең сөяркәң?
Саҗидә. Әйе.
Шәйхи (йөгереп килеп җитә). Саҗидә ханым, катлауландырмагыз инде!
Саҗидә. Кит!
Фәндәс. Ә син соң ничек оялмыйча, ни йөзең белән мине битәрләп утырасың, оятсыз!
Зәйнәп. Әйтмә дә!
Фәндәс (ярсып). Күземнән югал! Син минем хатыным түгел! Аерылам!
Зәйнәп. Яхшыатлы булып кыланып утыруын карале син аның!
Фәндәс (кыҗрап). Әйберләреңне җый да күземнән югал!
Саҗидә (котсыз кала). Фәндәс! Туктап тор!
Шәйхи белән Саҗидә Фәндәсне тынычландырырга маташалар.
Фәндәс. Шлюха!
Барысы да тып-тын калалар.
Рәшит (усал итеп башын чайкый). Фәндәс, хатыныңа бүтән андый сүз әйтмә!
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Саҗидәләр фатиры. Саҗидә өйдә ялгызы. Үзен кая куярга белми.
Саҗидә (кайгылы). Нишләргә инде?! (Бер катгый карарга килеп телефоннан шылтырата.) Алло.
Рәшит, исәнмесез. Бу мин, Саҗидә. Хәтерлисез микән... Әйе, әйе. Нихәлләрегез бар? Минеке бик начар... Менә шылтыратырга булдым әле... (Елый.) Фәндәс югалды шул... Әйе. Без бит ярты елдан артык инде бергә яшәмибез. Нәрсәсе аңлашылмый инде. Чыгып китте дә югалды. Шул теге матавыктан соң без бит бер атна да бергә тормадык. Каян белим? Мин бит үзем шуңа күрә сезгә шылтыратам.
Рәшит, зинһар, ярдәм итегез, эзләп табыгыз шуны. Сезнең бит бу шәһәрдә абруегыз бар. Киләсезме?
Рәхмәт! Алайса, хәзер үк килегез, зинһар. Көтәм, көтәм, әлбәттә! Көтеп утырачакмын!
Өйдә тәртипсезлек хөкем сөрә. Саҗидә кабалана-кабалана җыештыргалый башлый. Бераз вакыт узганнан соң бусагада Рәшит белән Зәйнәп пәйда булалар. Зәйнәп авырлы — корсагы зур булып кабарып тора, бер кулы белән Рәшитне култыклаган, икенче кулы белән шатыр-шотыр ямь-яшел каты алма ашый. Саҗидә аларның икесен бергә күреп таң кала.
Рәшит (киң елмаеп). Исәнмесез!
Саҗидә (гаҗәпләнүен яшерми). Исәнмесез! Сез...
Зәйнәп (кашларын сикертеп). Исәнмесез! Әйе, без бу.
Саҗидә (каушый). Узыгыз әйдә.
Рәшит. Хатыным белән таныштырып торуның кирәге юктыр, сез инде танышлар, ахрысы.
Зәйнәп алманы ашап бетереп, сумкасыннан шалкан алып шатырдатып ашый башлый.
Саҗидә. Утырыгыз.
Зәйнәп. Мин ятып торыйм әле. (Эчен тотып әкрен генә диванга барып ята.)
Саҗидә (аңа карап тора). Әйе, әйе, ятып тор. Мендәр кирәкме?
Зәйнәп. Кирәк.
Саҗидә мендәр алып аның баш астына куя.
Рәшит. Аерылдыгызмы?
Саҗидә (башын куллары белән кысып). Югалды ул. Рәшит, синдә дә гаеп юк түгел. Ярдәм ит, табыйк аны!
Рәшит (борчулы кыяфәт белән). Кайчан югалды дидең әле?
Саҗидә. Ярты елдан артык инде. Беркем белми кайда икәнен.
Рәшит. Аның фирмасы бар иде бит.
Саҗидә. Банкротлыкка чыкты аның фирмасы, тар-мар килде. Ул фирмадан җилләр исте инде.
Рәшит (аптырап). Каян табарга соң инде аны? Уйлап карарга кирәк.
Саҗидә (тагын Зәйнәпкә карап тора). Сез Зәйнәп белән бергә яшисезмени?
Рәшит. Ир белән хатын булгач бергә яшибез инде. Бәби көтәбез менә.
Саҗидә (елый). Кайда икән ул?
Рәшит. Төрмәгә утыртмадылар микән соң аны?
Саҗидә. Юк, юк, мин инде милициянең теңкәсенә тиеп беттем, утырткан булсалар, хәбәр итми калмаслар иде.
Рәшит. Берәр җирдә үтереп ташламадылар микән?
Саҗидә (котсыз калып). Әй Ходаем! Юктыр, мин гел көнаралаш диярлек моргка шылтыратып торам.
Рәшит (тыныч кына). Нәрсә, мәет әбизәтелне моргта ятарга тиешмени?!
Саҗидә (коточкыч караш белән карап тора). Әллә ниләр сөйләмә инде.
Рәшит. Берәрсенә зур бурычлары, бирәсе акчалары юк идеме?
Саҗидә (беркавым уйлап тора). Юк бугай. Мине гафу итми чыгып китте инде ул.
Рәшит. Шул минем аркадамы?
Саҗидә. Шулай инде. Минем бит беркем белән дә чуалганым юк.
Рәшит. Ай тинтәк, аңлата алмадым микәнни шуңа!
Саҗидә. Мин ял йортында чакта, Рәшит белән монда ятканыгыз, дип атна буе җелегемне корытты да юкка чыкты.
Рәшит. Зәйнәп!
Зәйнәп (диванда алма ашап ята). Нәрсә?
Рәшит. Син алай-болай Фәндәснең бу шәһәрдәге яшерен координатларын белмисеңме?
Зәйнәп (башын читкә борып). Белмим дә, беләсем дә килми.
Рәшит. Белсәң әйт, аны табарга кирәк.
Зәйнәп. Ул кеше минем өчен үлде инде.
Саҗидә (күз яшьләрен сыпырып). Зәйнәп, белмисеңме кайда булуы ихтимал?
Зәйнәп. Белмим. Нәрсә, югалттыңмы иреңне?
Саҗидә. Сезнең аркада! (Зәйнәпкә.) Син дә гаепле. (Рәшиткә.) Син дә гаепле, Рәшит.
(Нәфрәтләнеп.) Кеше бәхетсезлегеннән икегезгә уртак бәхет төзеп яшәп ятасыз. Бәби көтәсез.
Рәшит. Кызма, Саҗидә. Мин Фәндәсне эзләп табуны үземнең бурычым дип саныйм. Барыбер табачакмын аны, әгәр исән булса.
Саҗидә (сикереп тора). Исән, исән!
Рәшит. Телефон номерлары язылган кенәгәләрегезне бир әле.
Саҗидә (аптырап). Бөтенесен үзе белән алып киткән.
Рәшит. Нинди адреслар буенча эзләп була икән аны... Әгәр инде бу шәһәрдән китмәгән булса...
Сине ташлап китәр алдыннан телефоннан кемнәр белән һәм дә ниләр турында сөйләшкәненә колак салмадыңмы соң?
Саҗидә. Әллә тагы. Шул матавыктан соң, сез киткәч, эчә башлады ул. Теге сантехник Шәйхи бар бит әле.
Рәшит. Әйе.
Саҗидә. Аның эше монда байтак иде, ул бер атнага якын бездә булды. Фәндәс белән эчтеләр дә эчтеләр.
Рәшит. Стоп! Бәлки, ул Шәйхигә салган баштан ычкындыргандыр кай тарафларга олагасын?!
Саҗидә. Бәлки.
Рәшит. Исерек баштан әллә нинди серләр ычкына бит кайчакта. Шул сантехникны кичекмәстән табарга кирәк. Дөресрәге, иң яхшысы, аны чакыртырга кирәк.
Зәйнәп. Теге вакытта минем маңгайга ачкыч белән сугарга теләгән сантехникнымы?
Рәшит. Әйе.
Зәйнәп (чыраен сытып). Андый кешене чакыртмагыз инде монда, миңа бит дулкынланырга ярамый.
Рәшит. Ә син дулкынланма, барысы да тәртиптә.
Зәйнәп (иркәләнеп). Минем шалканым бетте. Миңа тагын кирәк.
Рәшит. Саҗидә, шалканың юкмы?
Саҗидә. Юк. Чөгендер бар.
Рәшит. Чөгендер ярамыймы?
Зәйнәп. Юк. Ә алмагыз бармы?
Саҗидә. Бар.
Зәйнәп. Яшелме?
Саҗидә. Яшеле дә бар.
Зәйнәп. Бирегез, зинһар.
Саҗидә (теләр-теләмәс кенә кузгала). Хәзер. (Алма алып килеп бирә, Зәйнәп ашый.)
Рәшит (телефоннан шылтырата). Алло, ЖКУмы? Исәнмесез! Сезне Дуслык урамыннан борчыйлар. Утыз икенче йорт, егерме беренче фатир. Сантехник җибәрсәгез иде. Нәрсә булды дип...
Килгәч күрер, сантехник җибәрегез монда. Сез Шәйхине җибәрегез, чөнки ул күптән түгел ремонт ясады монда. Әллә нинди үзе генә аңлый торган узеллар урнаштырган иде. Шәйхине җибәрегез монда, зинһар. Түләү наличными булачак, аңа да, сезгә дә шәхсән үзем түлим. Көтәбез. Дуслык урамы, утыз икенче йорт, егерме беренче фатир. Көтәбез. Шәйхи киләме соң? Ярый, рәхмәт. (Трубканы куя.)
Саҗидә. Шәйхи киләме әллә?
Рәшит. Әйе, аны җибәрергә вәгъдә бирделәр.
Зәйнәп (борылып ята). Нәрсә, ялгызың яшәдеңме моңарчы?
Саҗидә (нәфрәтләнеп карап тора). Әйе. Мин бит син түгел.
Рәшит. Тс-с-с-с, Зәйнәпкә дулкынланырга ярамый.
Саҗидә. Ярамаса, тик кенә ятсын.
Рәшит. Саҗидә, телеңне тый.
Зәйнәп. Син түгел дип... Нәрсә мин?!
Саҗидә. Синең кебекләргә никтер бәхет гел елмая ул!
Зәйнәп. Дөньяга үзең елмаеп карасаң, дөнья да сиңа елмая, шундый закончалык бар.
Рәшит. Сиңа фәлсәфи темаларга сөйләшергә ярамый, Зәйнәп. Авырлы икәнеңне онытма.
Шәйхи килеп керә.
Шәйхи (атылып килеп керә, затлы киемнән, муенында галстук, кочагында чәчәкләр, шампан шәрабы, төргәк белән ашамлыклар). Нәрсә булды монда тагын?
Рәшит. Сәлам, Шәйхи!
Шәйхи. О-о-о-о, таныш кешеләр. Сәлам. Нәрсә булды? (Кулындагы әйберләрне өстәлгә урнаштыра.)
Рәшит (җентекләп күзәтә). Син, Шәйхи, үзгәргәнсең.
Шәйхи (башын күтәребрәк). Мин хәзер Шәйхулла Галимуллович булам инде. (Кул биреп күрешәләр.)
Рәшит. Ә-ә-ә-ә, нишләп алай?
Шәйхи. Мин, туган, хәзер начальник участка. (Рәшитне иңеннән кагып.) Ну, молодец, күңелең сизгер икән... Безнең Тәлгать Бариевич чынлап та үлеп китте бит.
Саҗидә. Кем иде соң ул?
Шәйхи. Безнең начальник иде ул, үпкәсенә салкын тиеп бик озак бүлнисләрдә ятканые... Хәзер мин аның урынында. Фатир алдым. Теге, дипломымны сатканыма кайгырып йөргән идем бит, хәтерлисезме? Күптән түгел яңа диплом сатып алдым миллион ярымга. Эшләр әйбәт бара, Аллага шөкер. Хатынга норковый тун алырга җыенабыз. Алтын коронкалар куйдырдым. (Авызын ерып күрсәтә.) Син Рәшит бит әле?
Рәшит. Әйе. Карале, хәтерең яхшы икән, ярты елдан артык вакыт узды, ә син мине хәтерлисең.
Шәйхи. Син нишләп тагын монда килеп эләктең? (Коньяк шешәсен ача.)
Рәшит. Эшләр хөрти монда, туган.
Шәйхи (Зәйнәпне күреп ала). Әстәгъфирулла, син һаман мондамыни әле?
Зәйнәп (ачусыз гына, ишетелер-ишетелмәс итеп). Пошел вон!
Рәшит. Авыр сүз әйтмә, Шәйхулла...
Шәйхи. Галимуллович.
Рәшит. Шәйхулла Галимуллович, авыр сүз әйтмә. Ул минем хатыным, аңа нервыланырга ярамый.
Шәйхи (әле берсенә, әле икенчесенә карап). Монда яңа матавык туарга тормыйдыр бит?
Саҗидә (усал итеп). Бу әлеге дә баягы матавыкның дәвамы.
Рәшит. Шәйхулла...
Шәйхи. Галимуллович.
Рәшит. Шәйхулла Галимуллович, теге вакытта сиңа Фәндәс исерек баштан әйтеп ташламаган идеме, мәсәлән, берәр җиргә китәргә җыенуы яисә берәр кая барырга хыяллануы турында?
Шәйхи. Карале, чыннан да Фәндәс нихәлләрдә, аны күптән күргән юк?
Саҗидә (еламсырап). Югалды ул. Шуңа күрә сине чакырдык бит монда. Белмисеңме аның кайда икәнлеген?
Шәйхи (аптырашта кала). Каян белим инде мин. Күптән югалдымы?
Саҗидә. Ярты елдан артык вакыт үтте.
Рәшит. Исеңә төшер әле, әйтмәдеме кайларга китәчәге турында?
Шәйхи (уйлап тора). Юк, хәтерләмим. Саҗидәне барыбер гафу итмим, Рәшит белән яшәсен дип ярсып кычкырганын гына хәтерлим. Мин ремонтны тәмамлап чыгып киткәндә монда иде бит әле ул.
Саҗидә. Шул синнән соң бер атна чамасы гына торды да югалды.
Рәшит. Кайда булыр икән ул?
Шәйхи. Чыгып качкач аны эзләүдә мәгънә бар микән соң?
Зәйнәп. Ниһаять, бер рәтле сүз чыкты. Ташлап чыгып киткән кеше өчен кайгырып утырмагыз инде.
Саҗидә (ярсып). Ничек алай әйтә аласыз!
Рәшит. Зәйнәп, син хаклы түгел. Тыныч кына ят. Сиңа сөйләшергә ярамый.
Шәйхи. Син, Саҗидә, аның тетмәсен теттең дә үзең, хәзер сагынып, кара кайгыга батып утырасың.
Рәшит. Син, Шәйхулла...
Шәйхи. Галимуллович.
Рәшит. Син, Шәйхулла Галимуллович, монда нотык укырга килмәгәнсеңдер бит! Алла хакы өчен, вәгазь укыма. Син хәзрәт түгел, син — сантехник.
Шәйхи. Мин — участок начальнигы.
Рәшит. Барыбер мулла түгел.
Шәйхи. Бәлки, миңа бөтенләй китеп барыргадыр?!
Рәшит (боерулы тавыш белән). Китмисең! Табарга кирәк Фәндәсне!
Шәйхи (тавышын күтәреп). Син миңа кычкырма! Синең аркада һәм Зәйнәбең аркасында килеп чыкты түгелме бу бәхетсезлек?! Кеше бәхетсезлеге аркасында бәхетле булдыгыз да...
Рәшит (кыҗрап). Син чүбек чәйнәп торма, Галимулла Шәйхуллович!
Шәйхи. Шәйхулла Галимуллович.
Рәшит (ярсып). Аерма юк! Син минем өчен барыбер Шәйхи! Участок начальнигың үлгәнгә күрә сиңа төс керде бит бераз, кеше фаҗигасеннән файдаланып тернәкләнеп киләсең түгелме? Үлүенә сөенеп, аның урынына эшкә урнашып, үзеңнән, дөньядан канәгать булып йөрисең түгелме?
Шәйхи (курыкмый, үзен нык тота). Миндә синең эшең булмасын! Жулик! Ничек кенә булмасын, мин эшләп ашыйм!
Зәйнәп (чыраен сытып борылып ята). Кычкырмагыз, зинһар! Йөкле хатын янында тынычрак сөйләшегез инде!
Саҗидә. Әйдә, мин сине икенче бүлмәгә урнаштырам. (Саҗидә Зәйнәпне алып чыгып китә.)
Рәшит (тыныч кына). Син кызма.
Шәйхи (шулай ук кинәт тынычлана). Син дә кызма. Һәркем булдыра алганча яши бу тормышта, һәркем үзенчә тырыша-тырмаша.
Рәшит. Кайда икән Фәндәс?
Шәйхи. Мин беләм аның кайда икәнен.
Рәшит (сискәнеп). Кайда ул?
Шәйхи. Әйтмим.
Рәшит. Чынлап та беләсеңме?
Шәйхи. Беләм.
Рәшит. Әйт тизрәк!
Шәйхи. Әйтмим.
Рәшит. Ник әйтмисең?
Шәйхи. Чөнки ачуымны китердең.
Рәшит. Гафу ит, Галимулла...
Шәйхи. Шәйхулла.
Рәшит. Шәйхулла...
Шәйхи. Галимуллович.
Рәшит. Шәйхулла Галимуллович, алдыңда тезләнергә дә ризамын, әйт, зинһар. Бу гаиләнең таркалуында минем гаебем дә зур. Әйт, мин сине моның өчен буш калдырмам. Минем әле сиңа кирәгем чыгып куяр. Әйт инде.
Шәйхи (пышылдап). Саҗидәгә дә, хатыныңа да әйтергә ашыкмый тор, яме.
Рәшит. Ярар, ярар. Кайда ул?
Шәйхи (пышылдап). Ерак түгел. Шушы тирәдә генә.
Рәшит. Әйт инде тизрәк, кайда?
Шәйхи (пышылдап). Миндә эшли ул, сантехник булып.
Рәшит (шаккатып). Кит аннан!
Шәйхи. Әйе, мин аның начальнигы. Мин бит шуңа күрә үзем монда килдем. Әллә син Шәйхи үзе килсен монда дигәнең өчен килдем дип уйлыйсыңмы? Юк, Фәндәснең монда килмәсен белеп үзем килдем.
Рәшит. Аны монда алып килергә кирәк.
Шәйхи. Килмәячәк ул монда.
Рәшит (таләпчән тавыш белән). Тыңла мине. Фәндәсне монда китертергә кирәк!
Шәйхи. Булмый.
Рәшит (ачуланып кычкыра). Син бит участок начальнигы в конце концов! Синең сантехнигың бит ул!
Шәйхи (уйга калып). Берәр нәрсә оештырырга кирәк алайса — унитазны җимерергәме, кранны ватаргамы.
Рәшит (шатланып). Менә, менә! Монда аны китертер өчен Саҗидә өйдә юк дип әйтергә кирәк булачак. Син Фәндәсне үзең монда каршы алырсың, аннары чыгып китәрсең.
Шәйхи. Шуннан?
Рәшит. Шуннан соң берәр ничек Саҗидәне өйгә кертергә кирәк.
Шәйхи. Аңарчы Саҗидә кайда булачак соң?
Рәшит. Каян белим мин. Оештырырга, очраштырырга кирәк аларны, аңлыйсыңмы? Күрмисеңмени,
Саҗидә ничек кибеп беткән?
Шәйхи. Аның каравы синең Зәйнәбең күпергән.
Рәшит. Күп сөйләшмә! Кем өчендер син участок начальнигы — Шәйхулла...
Шәйхи. Галимуллович.
Рәшит. Кем өчендер син Шәйхулла Галимуллович, ә минем өчен ничек Шәйхи булгансың, тәки шулай ук Шәйхи булып калдың. Минем белән чамалап сөйләш. Мин сиңа түләрмен, Фәндәсне чакырт монда. Фатирыгызда булдым, сантехникагызны ремонтларга кирәк, диген. Алдан берничә кранны ватарбыз да... Бар, ремонтла, Саҗидә өйдә юк, диген.
Шәйхи. Нишләп йөрисең безнең фатирда, дип сораса?
Рәшит. Саҗидә сантехник чакырды, диярсең. Синең бармасыңны белгәч үзем бардым, Саҗидә ачкычын биреп үзе каядыр китте, диярсең. Давай, хәзер үк.
Шәйхи. Ярар, мин әйтермен... Килер микән?
Рәшит. Бар, башта краннарны ват.
Шәйхи. Мин ватам, миңа нәрсә... (Ванна бүлмәсенә китә.)
Рәшит. Саҗидә, чык монда!
Саҗидә (чыга). Нәрсә?
Рәшит. Аптырама, табабыз Фәндәсеңне.
Саҗидә (тәмам хәлсезләнеп). Кайда икән соң ул?
Рәшит. Әлегә билгеле түгел. Дөнья шактый киң бит ул. Син каушама гына.
Шәйхи (кулына краннар тотып чыга). Саҗидә, боларны алыштырырга кирәк.
Саҗидә. Әле әйбәт иде бит.
Шәйхи. Юк, юк, мин сиңа импортныйларны куйдыртам. Хәзер үк сантехнигымны җибәрәм. Синең берәр җиргә барасың юкмы?
Саҗидә. Юк.
Шәйхи (Рәшиткә). Юк, ди.
Рәшит. Сантехникка аракың бармы соң?
Саҗидә. Бар.
Рәшит. Болай итәбез. Минем синең белән сөйләшәсе бар, Саҗидә. Әйдә, саф һавага чыгыйк әле.
Син фатирны биклә дә ачкычны Шәйхигә бир, сантехник үзе ачып керер. Ул эшен тәмамлаганчы мин синең белән Фәндәсне эзләп табу турында сөйләшәчәкмен. Бар әле, Зәйнәпне алып чык. (Саҗидә күрше бүлмәгә кереп китә.) Син Фәндәсне монда җибәрәсең. Ул үзе ачып керә. Бу вакытта мин Саҗидә белән йорттан читтәрәк сөйләшеп торачакбыз. Ни турында сөйләшергә табармын. Фәндәс монда кереп эшли башлагач, мин Саҗидәне җибәрәм, өенә керә, шунда Фәндәс белән очрашалар.
Шәйхи. Очрашуларыннан мәгънә булырмы?
Рәшит. Иң элек аларны очраштырып карарга кирәк, аннары күз күрер.
Шәйхи. Тс-с-с, чыгалар. Киттем мин.
Рәшит. Хәзер үк җибәр Фәндәсне.
Шәйхи. Ярар. (Чыгып китә.)
Саҗидә (күрше бүлмәдән чыга). Әйдәгез, чәй эчеп алыйк.
Рәшит. Чәйләр эчеп тормыйк инде.
Зәйнәп (күрше бүлмәдән чыга). Кайтабызмы?
Рәшит. Кайтабыз. Башта Саҗидә белән сөйләшәсем бар. Әйдә урамга.
Саҗидә. Өйдә генә сөйләшмибезмени?
Рәшит (ялганлый башлый). Безне алырга машина килергә тиеш, йорт номерын әйттем, ә фатир номерын әйтмәгән идем. Тышка чыгып торсак әйбәтрәк булыр, йә көтеп тормыйча китеп барыр.
Саҗидә (хәсрәтле кыяфәт белән). Фәндәсне эзлибезме соң?
Рәшит. Эзлибез, эзлибез, борчылма. Һәм табачакбыз.
Саҗидә. Бөтен ышаныч синдә.
Чыгып китәләр.
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Шул ук фатир. Музыка. Фатирда Фәндәс пәйда була. Кыяфәте алама, сакал-мыек баскан, иске бушлат кигән, башында иске бүрек, аягында күн итек. Кыршылып һәм катып беткән брезент капчык тоткан — анда ачкычлар, инструментлар, иңенә берничә шланг аскан.
Фәндәс (үзалдына). Исәнмесез. Сантехник чакырган идегезме? Менә мин килдем. (Фатир буйлап йөри, әйберләргә кагылып карый. Бөтен нәрсә таныш, сагындырган.)
Саҗидә керә. Аның керүен ишетеп, Фәндәс кара күзлек кия һәм тиз генә ванна бүлмәсенә барып эшкә керешә.
Саҗидә (аны танымый). Исәнмесез!
Фәндәс (тавышын үзгәртебрәк). Исәнмесез!
Саҗидә. Буламы?
Фәндәс. Булдырсаң була ул.
Саҗидә. Шәйхи, яхшы краннар куйдырам, диде дә...
Фәндәс. Әйе, менә бит шуларны куеп ятам.
Саҗидә. Исемегез ничек?
Фәндәс (тотлыгып). Ф-ф-ф-ф... Фәрит.
Саҗидә. Ашыйсыгыз киләме?
Фәндәс. Минем гел ашыйсым килеп тора.
Саҗидә (табын өстеннән тастымалны алып куя). Әйдәгез капкалап алыгыз.
Фәндәс (кулларын чүпрәккә сөрткәләп). Хәзер, ясап бетерим инде, күп калмады. (Тагын эшкә керешә). Менә хәзер тәртип.
Саҗидә. Болары озакка чыдарлар инде импортный булгач, шулаймы?
Фәндәс (өстәл янына килеп утыра). Мәңгелек бернәрсә дә юк. Без бөтен нәрсәне мәңге хезмәт итсен дип телибез, ә бит һәрнәрсәнең азагы, чиге була. Мәхәббәт тә, нәфрәт тә, гомер үзе дә барыбер бер тәмамлана.
Саҗидә (ашарга әзерли). Бигрәк моңсу сантехник булып чыктыгыз әле сез. Әллә сез дә кайчандыр институт тәмамлаган, югары белемле кешеме?
Фәндәс (ашый-ашый). Әйе, каян белдегез?

Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.