🕥 35-minuto de lectura

Җомга Көн, Кич Белән - 5

El número total de palabras es 4504
El número total de palabras únicas es 2413
33.9 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
49.9 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
57.5 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
  Габдуллаҗаннан хатлар сирәк килә, хатларында һаман бер үк сүзләр кабатлана: иң башта бик күп итеп тезеп авылдашларына сәлам яза, аннан исәнлеген өстәп куя, тиздән дошманны җиңәчәкләренә һәм күрешүне өмет итеп имзасын сырлый.
  «Мин чыдармын, менә син анда балалар белән ничек яшисең?»— дип бер сораса икән ичмасам! Аңа да рәнҗеми Бибинур, иренең хәле җиңел түгеллеген шул кыска хатлардан да чамалый. Үз хәле хәлдер солдат­ның, шуңа язар сүзләрен дә онытадыр, шуңа хатлары кыскадыр. Ил белән җиңел түгел...
  Ул балаларының өчесен дә юындырып, өс-башларын арулап өстәл кырына тезеп утырта, хатны иҗекләп, сүзләрне кабатлап, һәр җөмләсенә басым ясап озаклап укый. Каш астыннан гына Хәтимәгә карап ала да: «Әнкәгезне тыңлагыз, аның сүзе өстен булсын, карышмагыз, аңа булышып кына торыгыз»,— дип алып китә. Апайлары белән төрткәләшеп утырган Хәтимә әнкәсенең куе керфекләренә кунып дерелдәгән энҗе бөртекләрен күрми дә кала...
  Шулай да бер тапкыр ул хәйләне сизде, хат битенә ялт кына үрелеп карады да:
  — Анда алай язылмаган,— дип чәрелдәп куйды.
  Бибинур, күлмәк җиңе белән күз яшьләрен корыта-корыта:
  — Язылмаса да, бар ул сүзләр, бар. Әткәгез шул сүзләрне яза гына башлаган икән, фашистлар мина дигәнен атарга керешкәннәр. Менә «сагынам» дигәне бармы? Бар. Тагын ике хәрефне сызганмы? Сызган. Шунда булган аның ул сүзләре,— дип төшендереп күрсәтә.
  Хәнифә: «Хат язармын»,— дип киткән иде, ничек яши икән, аннан бер хәбәр дә юк. Шәһәр кешесенең хәле тагын да читенрәк дип сөйлиләр, бер кыерчык ипи өчен кара төннән чиратка басалар, ди. Үз бакча бәрәңгең, сыерың булмаса, өч баланың тамагын ничек карар идең? Сыердан аермасын! «Ичмасам, этеңне булса да калдырып тор, сугыш беткәч тә килеп алырсың, бер тамак кимрәк булыр»,— дигән иде Бибинур, кал­дырмады Хәнифә, «Марс»ны да үзе белән алды.
  Балалар акрынлап исәя башлады, уртанчы малай да вак-төяккә ярый, йомыш-юлга чаба, кышын ишегалдын кардан чистарта; Нәҗип тә кул арасына керә, олыларга ияреп утынлыктан йомычка алып керә, иске таска көл тутырып бакчага чыгара. Хәтимә көтү каршыларга бара, энекәшләрен карый, мунчага су ташый. Малайлар аны «апа» дип олылыйлар, тыңлыйлар. Тыңламый кара­сыннар, әнә ич әткәләре хат саен: «Хәтимә апагызны олы итегез, малайлар, аңа укырга комачауламагыз, тырышсын»,— дип кисәтеп тора.
  Хәтимә муенын сузып хатка карый, әмма чәрелдәми, чөнки әткәсе шушы сүзләрне язарга җыенганда гына фашистларның мина ата башлауларын белә. «Сагынам» дип тә язмый аның әткәсе, әнисе барыбер ул сүзне хаттан таба, кәгазьдәге буш урынны гына күрсәтә. Әткәләренең сагынуын Хәтимә хатта булмаса да белә...
  Балалар йокларга яткач, Бибинур солдат иренә озаклап хат яза, эченнән генә сүзләрен кабатлый-кабатлый яза. Аннары калын чәчләрен ак мендәргә таратып йокларга ята, яңагына Габдуллаҗаннан кил­гән хатны куя: «тәмле төшләр керсен!» Инде изерәп йоклап китәм дигәндә генә, зиһен, акыл белән көрәш­кәндә, аның кайнар иреннәреннән гел бер сүз чыга: «Сагынам, дип язсаң ни була?! Бер генә тапкыр шу­лай дип куйсаң сана!»
  Иртәнгә бу зарыктырган сүз онытыла, яз-кыш, җәй-көз эш белән мавыгып үтә аның көннәре. Конюх булса да, аны башка эшләргә дә йөртәләр. Быел тары бик уңды. Кырынды өстенә кырык гектарга чәчкәннәр иде, котырды гына, эре-эре башаклары карасу-зәңгәрләнеп чук-чук асылынып торды. Бибинур да, конюх атын җигеп, көлтә кертергә чыкты. «Атың шәп»,— дип, аны басуның иң түреннән ташырга куйдылар.
  Берсендә шулай, юан-юан саллы көлтәләрне чытыр арбага сыртлап төяде дә бастырык булып үзе өскә менеп ятты. Көн җылы, җилсез, кыр такыр, һавада сузылып-сузылып көмеш тоҗымнар оча, арба өстендәге көлтәләрдә тәтәй кашыклар мыжлап йөри. Ат та үз бурычын аңлаган сыман җай гына бара, ара-тирә пошкырып куя, юл аулак, алдарак, шактый ерак­та гына ике атлы күренә; кайта-кайта Бибинур тара­лып йоклап китте. Төнлә дә рәтле ял күрмәгән кер­фекләр тыгызланып йомылдылар.
  Йокы аралаш ул нидер кыштырдаганын ишетте, ул арада булмады, рәхәт сискәндереп, дәү генә бер кул аның күлмәк изүенә керә башлады. Чын кул, йонлы беләкле ирләр кулы, Габдуллаҗан кулы... Кул тәнгә үк кереп җитте, Бибинурның шалкан кебек тып-тыгыз нәни күкрәген уа башлады. Ул чәчрәп уянды, кулны эләктереп алды һәм җан ачысы белән: «Ниш­лисең?»— дип кычкырды. Күзен ныграк ачып караса, янында ярдәмчесе — Түбән оч көчеге Ибрай ята, танау тишекләре киңәйгән, иреннәре дер-дер килә.
   • Нишлисең, малай актыгы?
   • Чү, чү, Бибинур апа! Мин болай гына, кулым ялгыш кына кереп китте.
  Бибинур ике куллап малайны йөктән этеп төшерде, ат куркып тартылды, малай чак кына арт тәгәрмәчләр астына кермәде.
   • Болай гына калдырмам, бел!
  Әрсез малай тыр-тыр арба артыннан йөгерә башлады.
   • Әй, Бибинур апа! Син бабайга чыккансың да, сине кыз килеш калдырган, диләр. Дөресме шул?
  Бибинур сыны катып йөк өстенә сыгылып төште... Тагын гайбәт тараталар икән аның турында! Тагын шул Зөһрәбану йогышсызның эшедер! Шул кичне үк ул председательгә:
   • Ибрайны кардадан алыгыз! Эзе булмасын! — диде.
   • Нигә? — диде председатель, борчылып.
   • Шулай.
   • Бел, Бибинур, койрык чәнчи торган чак түгел, артык кешем юк.
   • Берүзем эшләрмен.
  Үткән атнада гына армиягә җиде ат озаткан иде Бибинур, бу атнада тагын бишне әзерләргә боерык килде. Кыр эшләре беткәнне дә көтмиләр болар, дип уйлады ул...
  Урак өстендә Аксыргакта район вәкиле булып райбашкарма рәисе урынбасары Сара апа торган иде. Бәрәңге алулар башлангач, аны Казанга чакырып алдылар да, алмашка вәкил булып райземотдел мөдире, тәбәнәк кенә, камыт аяклы, түгәрәк корсаклы мәзәк кенә ир кеше килде. Кичен атын кардага төшергәндә Бибинур аны беренче мәртәбә күрде.
   • Минем атны аерым кара,— диде ул, конюх хатынны ач күзе белән ашап. — Исемең кем була инде синең?
   • Бибинур мин.
   • Ирең солдаттамы?
   • Кайда булсын инде?
   • Балаларың да бармы?
   • Өчәү.
  Өчәү икәнне ишеткәч, вәкил Бибинурның кызларныкы кебек зифа, җитез гәүдәсен бер карады, ике карады, тузан сарган күн итекләренең кунычын гармунлап аска төшерде дә шыгыр-шыгыр басып китте. Күзе һаман Бибинурда иде...
  Икенче көнне дә атын кардага үзе төшерде мөдир, ялманып:
   • Иртәнге бишкә җигеп китерерсең,— диде.
   • Анысы ук булмас, абый,— диде Бибинур ачык итеп. — Вакыт җитмәс аңа. Миндә бер синең ат кына түгел. Бөтен карда минем өстә.
   • Вакыт табарсың!
  Башка вәкилләр атны бер дә үзләре төшереп йөрми иде, малай-шалай китереп китә иде, бу камыт аяклы, чуен башлы Хөснетдинов тәки этләште бит. Атны үзе төшерә, иртән Бибинур җигеп китергәнне таләп итә. Илтә Бибинур, җигеп фатирына ук илтеп куя, Хөс­нетдинов зәңгәр гәләфиләрен ике якка салындырып камыт аягын ерып капка төбендә аны көтеп тора, кулында камчы...
  Бер кичне, соңгарак калып атын төшерде, тугарганнан соң, Бибинурга ияреп, ат караучылар йортына ук керде.
   • Монда сез карарлык нәрсә юк,— диде нигәдер читенсенеп Бибинур.
   • Син бит миңа ни кирәген белмисең... Ничек дидең әле беркөн? «Бөтен карда минем өстә»,— ди­деңме? Хи-хи-хи!
  «Моның ни көлкесе бар?»— дип сорарга җыенгач кына, мөдирнең тел төбендә оятсыз киная ятканын сизенеп, Бибинур тыелып калды.
  Стенадагы агач чөйдәге камытларны, киезләре иегән ыңгырчакларны, дугаларны тотып-тотып карады мөдир, аркалыкларны тартып-тартып куйды, аннан соң кулын иснәде, бармакларын гәләфиенә сөртте.
  Сәкедә Бибинурның ямаулы бәз бишмәте ята иде. Стенада әллә кайчан чыгарылган стена газетасы. Бер почмагын кемдер үз йомышына умырып алган.
  Хөснетдинов газетаны да караган булды, «яңасын чыгарырга вакыт», кинәт кенә ишек келәсен элде дә уң кулы белән Бибинурның сыгылмалы биленнән эләктереп алды. Бибинур көчле, кулын каерып ук атты.
   • Җә инде, кыланма.
   • Кагылма, Хөснетдинов абый,— диде Бибинур, тыныч булырга тырышып.
  Вәкил алай тиз генә игә килә торганнардан түгел иде бугай, ул үз көченә, абруена шулкадәр ышанган иде ки, Бибинурның сүзен колагына да элмәде, билне ике куллап ук урап алды.
   • Сине ирдән кыз килеш калган диләр. Дөресме шул?.. Бу бит тарихи вакыйга! Әйдәле, тикшерик.
  Бибинур бар көченә аны этеп җибәрде, тәрәзәне тибеп коеп төшерде һәм карда эченә сикерде.
  Хөснетдиновның батырлыгы кая китте, агарынып:
   • Әй, кыланма! Мин телдән генә сорадым! — дип кабатлады.
  Бибинур колхоз айгырын йөгәнләп алып чыкты, һәм җайдак Зөһрәбану янына чабып кайтты.
   • Син таратасыңмы, минем хакта кара гайбәтне?
   • Гайбәт таратмыйм, дөресен сөйлим.
   • Әйдә районга! Врач алдында ачып күрсәтәм!
  Җәнҗал яраткан усал кешеләр тиешле отпор алганда җебеп калалар, бер мәлгә Зөһрәбану да апты­рады, аннары тагын үз хәленә кайтты:
   • Әлә-лә, теле! Оялмыйча күрсәтер иде бугай! Әйтәм җирле вәкил белән сиптерә диләр, рас икән,— дип тәтелдәде.
  Хөснетдинов яңадан кардага эз дә басмады, мәгәр аның аркасында Бибинур чак кына төрмәгә эләкмәде.
  Армиягә байтак ат озатсалар да, аксыргаклыларның ел саен байтак колыннары туа торды. Бия­ләрне аерым бер күзәтү астына алды Бибинур, азыкны булдыра алган кадәр аларга мулрак бирде, авыр эштән дә аярга тырышты, мөмкин булганча аларның тәнен саклады.
  Айгырдан да уңдылар алар, гәүдәгә ул тиклем булмаса да, киң күкрәкле, нык аяклы, озын мул яллы кызыл айгыр юртаклыкта үз ишләренә һич ал бирми торган иде. Бияләр белән дә эш пешә иде аның...
  Икенче язда тагын райземотделдан Хөснетдинов вәкил булып килде.
   • Башка юньлерәген тапмыйлармы әллә безгә? — дип зарланды Бибинур рәискә.
   • Вәкилне сайлап алмыйлар, синең эшең аның атын карау,— дип кырт кисте председатель.
  Бибинурның күңеле алдан ук сизенеп йөргән иде, тәки күзе төште Хөснетдиновның айгырга! Бәйләнергә сәбәбе дә чыгып тора бит аның...
  Колхозны җитәкләвенә ел тулар-тулмаста, юаш кына холыклы Миңлекамал айгыр җигеп лесхозга барырга чыккан. Айгыр җигеп тиз генә әйләнеп кайта, янәсе. Урман юлы диләнкедә зелпе тамыры төяп ятучы күрше авылларның куштан гына чуар бияләре хәтәр айгырны абайлап кешнәп җибәрә. Кызыл айгыр да башын чөеп җавап кайтара, кешнәшәләр болар, сөйләшәләр, бия өзелеп-өзелеп моны үз янына чакыра, «сине сөяр идем, коткар шушы зелпе тамыры ташу­дан!» дип инәлә. Миңлекамал черки тавышы белән «тыррр да тыррр», кая ул, куштан бия дәшеп торганда ник кырык чөйләрең кырылып бетми, тыярсың тук айгырны, элдереп, трантасны диләнкегә сөйрәп кереп тә китә. Күзен кан алган айгырның! Чаба, чаба, ыргы­ла, вак-төяк куакларны бар дип тә белми, күчәр башы биек төпкә эләгеп, председательне матур гына итеп җиргә сылый... Тәртәсе сына; камыт баулары шартлап өзелә... Җир дигәне дә төп тә ботак кына!..
  Трантассыз-нисез кайтып кергәч, ак күбеккә бат­кан айгырны күргәч, Бибинур аһ итте... Атның манма су муенын кочып алды, өстенә тизрәк иске бишмәтен ташлады. «Янган килеш суык су эчмәгән булса ярар иде, харап була хайван!»
  Аннан соң гына ул председательне исенә төшерде.
  Миңлекамалны, чуар биягә утыртып, туп-туры районга куганнар, сыртын юл буе сыек чыбык белән каезлаганнар, председательнең шытырдап сынган кулы үтереп сызлаган...
  Хөснетдинов мәсьәләне бик текә куйды:
   • Айгыр миңа! Хатын-кыз кулын тыңлый торган хайван түгел ул. Сезгә әнә минем үшән дә ярар! — диде.
   • Бирмим! — дип карулашкан булды Бибинур.
   • Йә берәрегезне тибеп үтерәчәк, йә ачка каты­расыз сез аны.
   • Моңарчы сакладык, моннан соң да үтермәбез.
   • Кем хуҗа монда, канца-каниц! Синме, минме? Үлсә, кем әтбит бирәчәк! Ә?!
  Вәкил шулай каты торгач, сынык кулын гипслап муенына аскан Миңлекамал икеләнә калды, Бибинур гына сынмады.
   • Бияләрне кая куярбыз, Миңлекамал апа? — диде. — Әле алда да тормыш бардыр бит?
   • Мин сезгә айгыр табып бирәм,— диде, сүзен өстен чыгарыр өчен теләсә нинди вәгъдәләр дә биреп, тере саескан очыртырга яратучы Хөснетдинов.
   • Шул айгыр сиңа булсын, вәкил абый. Безнең бияләрнең мәхәббәте кызыл айгырда,— дип, уенга да борып маташты Бибинур, тик Миңлекамал белән Хөснетдинов икәүләп үгетли һәм кыса торгач аны җиңделәр. Кызыл айгыр вәкил карамагына күчте. Айгырны авызлыклап, танавыннан умырып тотып: «Но, но! Кем кулына күчүеңне белеп тор!»— дип явызланып араннан алып чыгып киткәндә, Бибинур үксеп, сыгылып калды. Айгыр да борылып-борылып аңа карады, карышып, аякларын җиргә терәде, камыт аяклы Хөснетдинов туктаусыз аңа камчы күрсәтте...
  Вәкилне озакламый башка колхозга күчерделәр.
   • Үзе сорап күчкәндер, Миңлекамал апа! — дип өзгәләнде Бибинур. — Айгырны бездән алып качар өчен күчкәндер!
   • Нишләмәк кирәк соң, сеңлем,— диде Миңле­камал, гипс астын бармак керә алганчы кашып. — Тормыш дилбегәсе безнең кулда түгел.
  Тормыш дилбегәсенең үз кулында түгеллеген әллә кайчаннан белә Бибинур, тик бу хәл белән аның һич тә килешәсе килми, ирләр кебек нык, каты холыклы буласы килә, төннәрен төшендә Хөснетдинов белән талашып уяна. Төшендә ул һәрвакыт Хөснетдиновны җиңә, кызыл айгырның йомшак ялыннан сыйпап үз аранына алып кайта, хуш исле сусыл тукранбашны кочагы белән, мул итеп улагына сала.
  Кызыл айгырны аның балалары да ярата иде. Хәтимә — кыз кеше, ул да айгырның суык улагын күргәч:
   • Әнкәй, безнең айгыр кайда? — дип сорады. Бибинур җавап урынына нидер мыгырдады. Сабир белән Нәҗип беравыздан:
   • Сабан туе чабышларына да кайтмасмы инде ул? — дип борчылдылар.
  Бибинур аңлап алды, балалар, кызыл айгырның кулдан киткәнен ишетеп, өчәүләшеп кардага төшкәннәр икән!..
  Икенче көнне таң белән ак тула оегын, яңа чабата­сын киеп, иске шәлен ябынып, куенына бер кыерчык ипи кыстырып ул районга чыгып китте. Үз урынына калган егеткә:
   • Кем сораса да, «кая киткәнен белмим» диген. Колыннарны чыгарма, матри, кичә дә Тумбырлы чокырында бүре күргәннәр,— дип кат-кат кисәтте...
  Райбашкарма урнашкан асты таш, өсте агач озын йортны да, якшәмбе-урыс атнасы көннәрне шул йорт каршындагы зур мәйданда базар булганын да ул бик яхшы белә иде. Райбашкармасын белгәч, ишегалдындагы ат абзарларын да бик тиз эзләп тапты, базар­дан йомышка кергән булып, күлмәк итәген тарткалап, тиз-тиз генә авыр капкаларны ачып карады, кызыл айгыр әлегә монда юк иде. Көтәргә туры килде.
  Базар сыеклана башлады, Бибинур һаман шунда уралды, бер дә кирәкмәгән әйберләр сатулашты, Хөснетдинов, трантас түрендә йокымсырап, кич кырын гына кайтып керде. Тәртә арасында мескен кызыл айгыр иде...
  Керт-керт итеп коры печән кимерә башлаган айгыр Бибинурны таныды, башын калкытып, күзен уйнатып акрын гына кешнәп сәлам бирде. Бибинур ике куллап аның дымлы муенын сөйде, кармаланып стенадан йөгән эзләп тапты, калтыранган куллары белән тез­генне тартып, атны урамга алып чыкты. Базар тарал­ган, мәйдан буш, райбашкарманың аскы катында, бер бәләкәй тәрәзәдә генә тонык ут яна иде. Бибинур атка егетләрчә сикереп атланды һәм сызгырып җибәрде:
   • Киттек, малкай!
  Базар мәйданында тояк тавышлары тынып та өлгермәде, милиция идарәсендә телефон шалтырады.
  Райбашкарманың кызыл айгырын урладылар!
  Бибинур авылга кереп тормады, ындыр артлап кына узды да, тауга менде, урманга керде һәм умартачы Гаптери картка айгырны тапшырды.
   • Синдә дип берәү дә белмәс, бабай. Яшәп торсын. Аннан җае чыгар. Күрәсеңме, күләгәсен генә калдырганнар бит малкайның. Кабыргаларын санарлык. Га­епләсәләр, әйдә мине миноват ясасыннар!
  Бибинурны «ат урлаган» дип судка бирделәр.
  Судка чакыру кәгазе алгач, ул Миңлекамалның җиңенә чытырдатып ябышты. Күзләренә карарлык түгел иде Бибинурның, ут тулы күзләрендә яшь тамчы­лары кайный иде, түгәрәк яңагының сөякләре беленеп-калкып чыккан, йодрыклары мәңге язылмаска йомарланган иде.
   • Ә балалар? — дип инәлде ул. — Мине утыртып куйсалар, сабыйларым нишләр? Приютка таратырлармы?!
   • Сугыш заманы икәнен онытмаска иде, Бибинур апаем,— диде Миңлекамал, сынган кулын капшап. — Җиңеллек булмас!
  Ул ишегалдында тәтәйле уйнап маташкан балаларын тиз-тиз өерләп өенә кертте, ишекне тышкы яктан ике йозакка бикләде.
   • Ут-күздән сак булыгыз, калганын үзем белермен! Авырлык килерлек булса, сезне алам да качам! Ашарыгызга бар, мин озакламам. Хәтимә кызым, оланнарны кара.
  Чүнниккә ул исерек кеше кебек алпан-тилпән менде, ярсуы шул кадәр кабарган иде, юлда күзенә ак-кара күренмәде. «Мине ябып куйсалар, нишләрләр алар?!»— дип, һаман үз-үзенә эндәште.
  Бер менеп алгач атны районга кадәр куды. «На, малкай! Синдә ышаныч, коткарсаң, син коткарасың минем газиз башымны, на!»
  Районга җитәрәк елга аша чыгарга кирәк, күпер такталары чәрдәкләнеп, сүсәреп беткән, җан-фәрманга юртып барган кызыл айгырның ал аягы такта яры­гына кереп кысылуы булды, Бибинур ат башы аша, алга, күпергә очып та төште. «Беттек!»— дип уйлады ул, түше белән күпер тактасын сыдырып, «Айгырның аягы сынды! Инде хәзер котылмак юк!» Бәхеткә кар­шы, айгырның ак бәкәле бәләкәй генә тырналган бу­лып чыкты. Күпер чыккач, Бибинур аны җитәкләп барды, айгыр аз гына аксаклады да, үр менеп җиткәч, үз җаена атлый башлады, ул моны балалар бәхетенә юрады. «Якты көнегез алда икән, балакайларым, айгырның аягы сынган булса, җыйнавыбыз беткән идек!»— дип уйлады.
  Райком алдындагы баганага тезгенне ныгытып бәйләде дә, Бибинур туры беренче секретарь янына барып керде.
   • Габдуллаҗан Абдуллин хатыны мин. Аксыргактан. Син аны белергә тиешле, ячейка оештырган кеше иде, хәзер сугышта. Айгырны сиңа китердем, Әбләлимов абый. Синең юртагың начар түгел, малны та­ныйм, мәгәр бу аннан да шәп. Тамыры нык моның, үзәге таза. Армый юртачак. Синдә булса, ичмасам, исән калыр. Яшь мал бит әле. Синең ат кадерләвеңне бөтенебез белеп тора.
  Әүвәл кырыс кына тыңлый башлаган Әбләлимовның киң битендәге сүрәнлек каядыр юкка чыкты, бе­раздан ул көлеп үк җибәрде.
   • Чын күңелеңнән миңа дип китердеңме?
  Мондый сорауны һич тә көтмәгән Бибинур:
   • Чын күңелемнән,— дип пышылдады. — Мин башкача булдыра да алмыйм.
   • Жәл түгелме?
   • Жәл, Әбләлимов абый. Үтә жәл!
   • Молодец! Колыннар үстерәсең икән анда! Ишеттерделәр. Нигә партиягә кермисең син?
  Хатынның маңгаена тирән сыр ятты.
   • Грамыт ягы бик чамалы бит, Әбләлимов абый. Аннары балалар! Бер үземә өчәү! Алда буласы килә, югыйсә, нык торасы килә.
   • Балаларыңны да ишеттек. Рәхмәт сиңа, Абдуллина.
   • Пәрәмәч, ни өчен, Әбләлимов абый!
   • Колыннарыңны сакла. Токымнары әйбәт. Мин сезгә аз-маз курма белән булышкалармын. Кайбер хуҗалыкларда атлар кыш чыга алмый. Ә сездә бияләр колынлый! Менә ничек бит ул эшли белсәң! Колыннарыңны барып күрәм әле.
   • Килегез, Әбләлимов абый,— диде Бибинур, көрсенеп.
  Секретарь телефоннан шалтыратты, судьяга эндәшә икән.
   • Карале, әй, Петров, урланган айгыр табылды.
  Икенче звоногы земотделга булды.
   • Хөснетдинов, кагылма син айгырга, яме. Шулай килешик. Шулай кирәк. Халыкның инициативасын үтермибез. Күңеле көр булсын аның!
  Җитәкләп, юл буе болыннарының иң тәмле, иң сусыл үләннәре белән сыйлый-сыйлый, күктәге нурларда тирбәлгән тургайларга кушылып җырлый-җырлый, бик озак кайтты Бибинур. Бу хәлләрнең барын ишетсә, Габдуллаҗан ни әйтер иде икән? «Балаларны ятим калдырган булсаң, мин сине!..» дип әрләр идеме, әллә «булдыргансың, карчык, сүзеңне бирмәгәнсең!» дип мактар идеме.
  «Нигә партиягә кермисең?»— диде секретарь...
  Габдуллаҗан коммунист иде. Габдуллаҗан саф намуслы, азга да канәгать була белгән, үзеннән бигрәк, авыл турында, башкалар турында кайгырта белгән кеше иде. Күңелең киң булсын өчен офыгыңның киң булуы да кирәк. Белем — офык ул. Ни белә бу дөньяда Бибинур? Ни күргән? Әйе, әлегә алар семья­сыннан бер коммунист булгач та бик җиткән. Менә сугыш тәмамланыр, алар Габдуллаҗан белән утырып бик күп акыллы китаплар укырлар, газеталарга язы­лырлар, бергә-бергә хак юлдан тайпылмаслар. Бала­ларны да белемле итәргә кирәк, алар әнкәләре төсле мәхрүм калмасыннар. Иң мөһиме, Габдуллаҗан гына исән булсын. Ул исән булса, бар да көйләнер. Әйе, Иделгә таянма, иргә ышан!
  Уфаларга барам әле,
  Уфа юлы ачылса,
  «Уф, йөрәгем!» димәс идем,
  Янулары басылса...
  Атның озын ялы, Бибинурның куе чәчләре җилдә уйный, кырлар өстендәге тоташ хуш истә тирбәнеп күбәләкләр оча. «Балакайларымны кыр иснәргә алып чыккан да юк!»— дип уйлады ул актыктан.
  Кәефе дә шәп, җиңү сөенеченнән тәне дә җиңел, нигә җыры болай моңлы килеп чыкты әле?
  Авылга кайтып кереп, аръяктагы өч өйне узганнар гына иде, күпер өстендә айгыр башын чөеп кешнәп җибәрде. Айгыр тавышынамы, ике яктан ике кеше аңа каршы килә башлады. Ул нидер сизенеп тезгенне беләзегенә урады.
   • Кайда югалдың син болай, Бибинур?
   • Нәрсә бар? — Аның теле көрмәкләнде. «Балалар!
  Тышкы яктан бикләп чыгып киткән кеше кичкә ка­дәр йөрдем. Сантый! Исәр!»
   • Габдуллаҗанның хәбәре килде.
   • Ранныймы?
   • Түгел шул, үлгән. Балаларың бик җылаша, Бибинур.
  Ул айгырга очып менде дә чабата үкчәләре белән ике янтыгын да төя башлады: «На, на, на!»
  Кая чаба соң болай Бибинур, өе генә түгел, авылы да әллә кайчан артта калды бит! Уңда, каралҗым-зәңгәр күктә сураеп кына ай калыкты. Кая чаба?.. Ат борылып-борылып карый, тамагы кибеп эһелди, аның муен тамырлары туктаусыз дерелди. «Кая мине болай мәгънәсезгә куасың, акыллы хуҗам?» диме аның күз­ләре...
  «Балакайларым, балаларым, газизләрем!» дип чың­лады аның китек күңеле. Яңа туган ай шаһит, күгел­җем күк шаһит, үзе менгән ат шаһит — үзе турында бер тамчы да уйлап карамады ул. Чабып авылдан чы­гып китте, чабып кайтып керде. Капка төпләрендә ат­тан сикереп төште дә, йөгәнен салдырып, айгырның артына берне шапылдатты.
   • Бар, төш кардаңа! Курыкмыйча яшә. Синең яклаучыларың, булышчыларың бар. Караучың да бар!
  Караңгы өялдына капшанып керде. Ут яндырмады. Балаларын да капшап тапты. Өчесе дә чишенмичә-нитмичә сәкегә ауганнар да, кочаклашып йокла­ганнар. Өстәлдәге агач табакта суынган бәрәңге, идәнгә тоз түккәннәр, чытырдый. Ул озак кына караңгы­лыкка карап торды, сәке читенә яңагын куеп чүгеп төште, уң беләген каны чыгарлык итеп тешләде...
  Тәрәзәдән яңа туган ай карады, өй эче сыек шомлы яктылык белән тулды. Урамнан аяк очларына гына басып яшьләр узып китте. Кайдадыр ярсып ат кешнәде. Кайдадыр җай белән генә өзелеп-өзелеп бер җыр җырладылар.
  
  Күпер башы күк томан,
  Күпсенмәгез күп тормам.
  Язын торсам, җәен тормам —
  Сагынырсыз, мин булмам!
  
  «Балакайларым, балакайларым! — дип пышылдады аның канлы иреннәре. — Сабыйларым, ятим­нәрем минем! Мескеннәрем минем! Әткәгез исеме бе­лән ант итәм, гомерем булса берегезне дә ташламам! Һәммәгезне кеше иткәнче карармын!»
  Кызыл айгыр озак кына карда янына төшмәде, ул, Бибинурдан аерыла алмыйча, тып-тып юртып әллә ничә кат урамнан узды. Кешнәп аваз салды. Күрештеме ул, хушлаштымы, белеп булмый иде. Ай урагы тәрәзәдән читкә авышты, мич арасында чикерткә сайрады. Ай­гырның кешнәве кара кан тулган йөрәккә ук булып кадалды... «Балакайларым, ятимнәрем минем!»
  
  8
  
  Кичә утырган урынмы бу?
  Шушы, шушы... Әнә ич сындырып-сындырып ташлаган шырпылары да үләндә калган. Җыеп аласы булыр...
  Ах, кичә ничек рәхәт итеп, матур итеп уйланылган иде. Көне буе беркем комачауламады дисәң дә була. Почта машинасы кайткач та артык каударланмады Бибинур... Инде көтмәсә дә була... Аксыргакка ничә машина сөенеч кайтса да, аңа өлеш юк. Хәбәр юк аңа. Беркем аны юксынмый, ул берәүгә дә кирәк түгел. Сигез ел бер хәбәр алганы юк ич инде. Сигез ел!.. Нигә быел шулай авыр соң әле? Ялгызлыкка күнегеп беткәч, нигә тагын шулай яна?! Нигә уянды бу хатирәләр? Нигә алар онытылып бетми икән?!
  Кичә монда аулак иде... Ә бүген инде бөтенләй башка хәл... Буа алды тулы бала-чага, ятлар да бар, русча сөйләшүләр дә яңгырый, су керәләр. Бибинур белә, якынрак шәһәрләрдән аксыргаклылар балаларын иртәрәк кайтарып куялар: «Җир исе исни торсыннар, бабалары салган сукмаклардан йөрсеннәр!»
  Аллакай гынам, бүген чәршәмбе бит инде! Биби­нурның чүпрә таба алганы да юк. Кунаклар кайтып төшсә?..
  Үзе генә булса, берсе дә кирәкми, чүпрәсе дә, кой­мак та, ул байтактан бирле үзеннән-үзе качып ашый: ике бәрәңге пешереп өстәл почмагына куя да йөри-йөри чемченеп ашап та бетерә. Утырсаң, уйлата. Өйдә уйлаган уйлар авыр, өйдә уйлаган уйлар күз яшен чакыралар.
  Монда кичә бик рәхәт булган иде аңа!
  Көн бүген дә матур, матур! Кояш! Сабан туе көнне дә шулай торсын, берүк. Җиле дә таман гына, яшь каеннарның җирне чуарлаган юка күләгәләре йөге- реп-йөгерен уйныйлар. Малайлар Бибинур килеп утыргач нигәдер шикләнделәр, тавышлары тынды. Уй­нагыз, малайлар, шаулагыз, гөрләгез!..
  Малайлар белән мавыгып, ул янына ук килеп баскан Галикәйне дә абайламыйча калган. Карады да авызын учы белән каплады: Галикәй алагаем калын табанлы ботинка кигән, биек билле, кесәләре алдан уелган чалбарының балаклары ялтыр-елтыр тимерле, җиңсез юка күлмәгенең түшеннән дәү каракош очып китәргә әзерләнгән иде.
   • Чистый клоун булгансың ич син! — диде Биби­нур, кулын чәбәкләп. — Нишләп алай кыланасың?
   • Төпчек малай җибәрә,— диде түшен тагын да киереп Галикәй. — Мода үзгәргән саен биш-алты посылка чүпрәк сала! Ташласаң жәл, ташламасаң — ...менә син дә көләсең ич, Бибинур. Урамнан узганда ятсынып этләр өреп кала. Табаны калын булса да, аякка ифрат җиңел нәрсә. Көлмә, көлмә!
  Галикәй карт — Аксыргакның атаклы стилягасы. Шәһәрдә нинди кием модадан чыкканын беләсең кил­сә, аңа гына бар. Төпчек малае, театр художнигы, бар акчасын кием-салымга тотып яшәүче җилбәзәк егет, әткәсен иң гаҗәп киемнәр белән җәфалады, тар балак­ны авылда кия башлап Галикәй киде, егетләрдән дә алдарак киң балакка күчте, билле бишмәтләр, тире төймә таккан чуар түшле курткалар, бары да булды Галикәйдә. Соңгы вакытларда ул шәһәр киемнәрен ки­ми дә башлаган иде, бүген ни үзгәргәндер, әллә юри, шаярып кына шулай киенеп чыккан инде? Бибинурны үчекләр өчен кәмит булып киенгән?
   • Кая барырга чыктың болай?
  Бибинур сорамыйча түзә алмады.
   • Чыктым шунда,— диде карт таркау гына.
   • Нигә аны ачыклап әйтмисең?
   • Тигез картай икән аны, Бибинур! — Галикәй Бибинур янына килеп утырды. — Яшьләр арасында ялгыз карт сөяккә бик читен.
   • Читен дисең икән?
   • Башка берәүгә әйтмәс идем, Бибинур... Син үзең дә читенлекнең ни икәнен белә торган кеше. Ни уйлап утырасың?
  Буа тавышы да колагына керә Бибинурның, бала­лар чыр-чуын да ишетә, су керәләр алар, кычкыралар, көлешәләр. Галикәйнең соравы да читкә китмәде, ул зәңгәр күзләрен кыса төшеп аңа борылып карады.
   • Син теге озын мәктәп директорын хәтерлисеңме? Керәшен иде үзе, Идрис абыйны әйтәм.
   • Теге, тунын йонлы ягы белән өскә киеп йөргән әкәмәт кешенеме? Син мәзәк киенгән дип миннән көлә­сең, менә ул мәзәк кия иде тунны!
   • Хәтерлим.
   • Хатынын, Хәнифә апаны оныттыңмы?
   • Хатынын оныттым. Кылчык сыман гына шыр бер хатын иде бугай. Әллә шуларны уйлап утыра­сыңмы, әкият.
   • Уйлыйм, Галикәй, аларны да уйлыйм.
   • Һәй, эшең беткән икән!
   • Син үткәннәрне бер дә уйламыйсыңмы?
   • Төрле чак була.
   • Уйлыйм да куркам, Галикәй. Кеше күңеле сиз­гер була диләр бит. Үлеме, әҗәле якынлашканны сизә диләр күңелне. Әҗәлем еракта түгел кебек.
   • Анысы инде, беребез дә мәңгегә килмәгән.
   • Син сугыштан туры авылга кайта алмадың, Га­ликәй. Шул Хәнифәне әйтәм... Сугыш беткән елны җәй башында, Сабан туе алдыннан кайтып төште бу. Өс- башы адәм карамаслык. Имәнгеч. Бөтен башы бет кенә. Сыерны саткан ел! Налугына, заемына акча җиткерә алмагач, балалар авызыннан өзеп, саткан идек мүк­ләкне... Кышлаган башак ашап, байтак кеше кырылган ел. Ачлык! Хәнифә кайтып төште. «Сабан туе күрергә кайттым, Бибинур»,— диде. Шул бер сүзе җитә калды, бер сүзе! Алдына тезләнеп, тезләрен кочаклап җыладым бичараны. Мунчага күтәреп алып киттем, йөрерлек хәле юк иде... Сабан туен онытмаган бит, Аксыргакны оныт­маган! Ташлыярны онытмаган! Шул бер сүзе өчен җәй буе карадым, эшкә йөртмәдем, ял иттердем, өс-башын ямадым. Көрәеп, ныгып китте. Бер тартма күкәй бир­дем, каклаган казым бар иде, анысын юлга тыктым... Китте дә югалды. Үпкәләмим...
   • Юмарт куллы син, Бибинур.
   • Шуны уйлап утырам әле, ике тапкыр озаттым үзен, икесендә дә хат язмады. Нигә бер кайтып кил­мәскә, ә?
   • Бәлки үлгәндер дә, исән түгелдер?
   • Исәндер, арык кеше озак яши диләр бит.
   • Аңа да картлык килде, картлыктан да алама нәрсә юк, Галикәй.
  Бибинур тагын беравык сүз дәшмичә генә утырды.
   • Юк,— диде ул, башын чайкап. — Һәр яшьнең үз яме, үз куанычы бар. Мин картлыгымнан бер дә зарланмас идем дә... Әй Галикәй, син улың белән яшисең бит!
   • Әйттең сүз! — Галикәй сикереп үк торды. — Менә бу кәмит киемнәремне киленгә үч итеп киеп чыктым бүген. Ни кисәм, шуны күпсенәләр!..
   • Юаныч юк сиңа, Галикәй.
   • Әнә өч-дүрт карт, аптыраганнан бергә җыелып, җомга намазы укый башлаганнар.
   • Эч пошканнандыр ул, Галикәй. Син дә йөрми­сеңме соң?
  Галикәй зур авызын тутырып көлеп җибәрде.
  — Яшьтән үк ышанмыйм мин Аллага!
  — Шулай укмыни?
  — Сәбәпчесе кем диген әле тагын. Мулла бабай аркасында булды!.. Искегә тисәң, исең китәр, үткән­нәремне телгә алырга өнәмәсәм дә, сиңа сөйлим, Биби­нур. Кызык кына ул. Әткәй белән әнкәйне беләсең, ярлы булсалар да, дингә ышаналар, мулланы олы­лыйлар иде. Сәдакасын илтәләр, корбан чалып, ашка хәзрәтне чакыралар, мәж киләләр. Үзләре шыр надан инде, бичаралар, әлифне таяк дип тә белмиләр. Шулай бер бәйрәмдә ашка хәзрәт тә килергә тиеш. Казанда быкыр-быкыр ит кайный, мич төбендә бакра иләге хәтле бәлеш кабарып утыра. Исе, исе! «Бар,— ди әнкәй,— мулла бабаң озаклады, Хәйриләрдә ашта булырга тиеш, чаптырып кына алып кил үзен»,— ди. Ә минем казан тулы ит яныннан, бәлеш яныннан беркая чыгасы килми!.. Әткәй мәрхүм капка төбенә бер чыкты, ике чыкты, өйдә читтән кайткан кунаклар да бар, ул да түзмәде: «Барып кайт, улым»,— диде бу. Әткәйгә карышып тору юк, яланаяк кына элдер­дем бер очтан бер очка! Бәлеш исе авылның бу очына кадәр таралган! Хәйри абыйның кунаклары табын яныннан гына торып чыкканнар, кем комган белән кулын юа, кем каурый белән тешен чистарта. Арада хәзрәт бабай да бар. Мин аның колагына гына: «Хәзрәт бабай, әти тизрәк килеп җитсен диде»,— дип пышылдадым. «Ә, алаймы, бәрәкалла, хәзер кузга­лам!»— диде дә, хуҗалар белән саубуллаша башлады. Мин аны урам якта көтеп тордым. Хушлаштылар, рәхмәтләр укылды, Сибгатулла хәзрәт, артыш таягына таянып, килеп тә чыкты. Хәтерлисеңме икән, җирән сакаллы, мәһабәт күркәм гәүдәсе өстенә, холкы-фигы- ле дә күркәм иде мәрхүмнең. Ике улы кызылларда сугышып йөргән өчен, аклар җанын кыеп, үз лапа­сында асып киттеләр аны... Шул. Ул алдан бара, мин аның артыннан теркелдим. Шуннан. — Галикәй та­гын авыз тутырып көлеп җибәрде. — Әллә нинди ят, сәер тавыш килә. Башта бик озак аңламыйча, як-ягыма каранып бардым. Алга үрелеп карыйм, артка боры­лам, бер нәрсә дә юк, ә тавыш гел бездән калмый. Кош та түгел, арба да шыгырдамый, үзенә бер тырт та тырт дигән сәер аваз чыга. Кая ул, исеме безнең өйдә иман белән бергә олылап телгә алынган, ул ни кушса үтәл­гән, үлгәч теге дөньяда оҗмахка юл ача торган кодрәт­ле, мәһабәт кешенең гап-гади авыл мужигы сыман шартлатып баруын мин күз алдыма да китермәгән­мен... Шунда җил исеп китте дә, мин хәзрәт бабам­ның шартлатып баруын аңлап алдым. Хәзерге аңым белән бик беләм, көненә җиде-сигез табында симез каз ите ашап, бәлеш төбе кимереп йөргән хәзрәт юлда азрак бушанмаса, кайда җиңеләйсен?..
  Ул да мине, сабан калагы хәтле малайны, кешегә чутламаган инде, биргән дә ишкән... Мәгәр шул кич­тән хәзрәтләргә, догаларга, дингә ышанычым тәмам бетте!
  Бибинурга да күңелле булып китте, тик ул Гали­кәй кебек буа өстендә йөзгән казларны куркытып шаркылдап көлә алмады, җиң очы белән иреннәрен генә каплап утырды.
   • Әйбәт кеше иде, мәрхүм,— дип куйды кинәт Галикәй.
   • Театрларда гына хәзрәтләрне гел дурак, ахмак итеп күрсәтәләр.
  Галикәй канатланып китеп тагын нидер сөйләргә тотынган иде, Бибинурның тыңламаганын күреп, тыелды, аңа ияреп башын күтәреп карады: почта машинасы килеп туктады, өйдән ябырылып кызлар чыкты, бушата башладылар. Хәзер Бибинурны бер генә уй борчый иде: көтәргәме, китәргәме? Кайсысы яхшырак булыр?..
  
Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.