🕥 35-minuto de lectura

Җомга Көн, Кич Белән - 2

El número total de palabras es 4610
El número total de palabras únicas es 2416
33.6 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
49.3 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
56.7 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
  Бибинур карттан аерылгач ук адымнарын кызулат­ты. Мактанса да, күңел түрендә курку бар иде. Кунар­га калырга да була иде, беркем дә больницага барырга җыенмый, монысын Бибинур чәй эчкәндә уйлап кына куйган иде. Кундың исә, чишенергә туры киләчәк иде. Чишенергә һич тә нияте юк иде аның, өсте-башы чип-чиста анысы, мунчага барып кына тора, керен дә тотмый. Әмма эчке күлмәге ямаулы, ыштанында да ямау өстендә ямау... Кеше алдында, кеше өендә ничек итеп чишенмәк кирәк?! Ямаулы ыштан аркасында оятка каласы килмәде аның...
  Хәзер шуларны уйлап тагын бер кат көрсенеп куйды...
  Ул, бара-бара күлмәк итәген өскәрәк күтәреп, билен ыштан бөрмәсенә тутырды, болай атлау җиңелрәк иде.
  Урманга кергәч аның шикләнүе артты, адымнары куерды. «Каһәр суккан ямаулар,— дип сукранып уйлады ул. — Кунып, иртән кайнар коймак ашап, җылы сөт эчеп киткәндә дә була иде!»
  Бибинур карчыкның сыеры да, җылы сөте дә күптән юк, җиз самоварсыз калганына да әллә ни гомер, кунак булып кеше түрендә утырган чаклары да онытылган, аның үз йортына кунак кайтмаганга байтак еллар узган иде.
  Яз явымлы иде быел. Башка елларны Сабан туена корып-кибә торган чокыр төбеннән сызылып кына су агып ята икән, аны-моны уйламыйча атлавына, ике аягы да лачма су булды. Иелеп оекбашларын сык­канда ул якында гына эт өргән тавышлар ишетте. Этләр берничә иде ахрысы, бер-берсен бүлә-бүлә, яр­сып, абалап өрәләр. Ул чокырны йөгереп диярлек үтте, өскә менгәч, аягына киеп тормады, салкын чыклы үлән өстеннән яланаяк чаба башлады.
  
  3
  
  Курка-шүрли барса да, җиде чакрым йөргән аякка арамыни, Бибинур таң яралганда авылга кайтып керде, аз-маз черем итеп алырга да өлгерде.
  Ялгыз карчыкның йокысы күбәләк гомере генә, ятты да, торды да. Идәнендә чүп-мазар күренмәсә дә себереп чыгарды, сыңар чиләген тотып суга төшеп менде. Элегрәк кәҗә асраган төз лапас астында ваклаган утынын тота, шулар ишелеп төшкән икән, кереп аларны әйбәтләп өеп чыкты. Эшен бүлеп, ике тапкыр кибет тирәсен урап килде. Ачмый гына бит Әсмабикә уңмаган! Тыйнак кына кыз иде яшьлегендә, бригадир­га кияүгә чыгып куйгач, тәмам узынды, авызы тулы алтын теш, колагында да әллә ниләр ялык-елык килә, үзе аркылыга-буйга җәелде, имәнгеч. Баскан уры­нында йоклап йөри...
  «Яңа эчке күлмәк белән яңа ыштан алырга кирәк»,— дип уйлады ул.
  Бар иде аның, түшәм матчасына кыстырып куйган шыгырдап торган унтугыз тәңкәсе бар иде. Соңгы айның пенсиясе. Егерме тәңкә иде алганда, авызы явыз, тәмлегә кызыкты, бер тәңкәлек чуклы кәгазьле кәнфит алып кайтып суырып бетерде...
  Унтугыз тәңкәнең кат-кат уйланган, үлчәнгән уры­ны бар, бик бар! Көзгә кадәр идән тактасының берсен алыштырасы бар, череп беткән, менә сынам, менә сы­нам дип сыгылып кына тора. Бер почмакта түбә сала­мы бик черегән, яз буе тып та тып кар суы тамып утырды. Яңгыр яуса да, өйдә савыт-саба калмый, һәм­мәсе идәнгә тарала. Су үткәч, өйнең һавасы дымлы, черек исе дә күңелне болгата. Бөтенләй үк алышты­рып булмаса да, түбәне дә каратасы бар. Бик бар! Ун­тугыз тәңкәң җитәрме әле?..
  Нишлисең, гомере буе колхозда эшләде дә бит, ат та карады, юл да чапты, барына җитеште, ир эшләмәгәнне башкарды, пенсиясен барыбер егерме тәңкә генә чыгардылар. Зарланып идарәгә барыр иде, гомере буе алачыкта тимер чүкегән Галикәйнең дә егерме тәңкә генә пенсиясе! Акча турында алар икәү очраш­канда гына сүз алышалар.
  — Әй Бибинур, зарланма. Акча кешене боза,— ди Галикәй, ике җирдән сынык тешле авызын ерып.— Әнә, күрше авылда Минәч кордаш та пенсәгә чыкты. Алтмыш җидене ала! Чөнки аларда совхоз! Калхуз тимере йомшаграк булгандыр инде, валлаһи!
  Галикәйгә авыз ерса да була, улы-килене янында, үзе дә тик ятмый, сунарга, балыкка йөри, бәхете бар, буш кул белән кайтмый. Иясез этләрне ата, иш янына куш, тиресен үзе или, бүрек тегеп җибәрә. Өй ара­сында да кулы ята: тегесен-монысын төзәтә. Заманга ярыйм дип телевизор, радиога да тотынып караган иде, бер кешенең кинескобын шартлатып, өч кешенең радиолампаларын тәмам яндырып бетергәч, даны чыкты, тиз үк ул кәсебен ташлады. Хәзер ул турыда искә алганны да яратмый. «Тотынырга куркам, я яшь башыңнан үләрсең!»— дип, Бибинурга гына әйтә.
  Гомумән, аларның эч серләре сыя, Галикәй шаярып-көлеп кенә аңа зарлангалап та куя:
  — И-и Бибинур! Бүгенге пенсионерлар аерым чутта торырга тиешләр иде дә бит, һәммәсе исәпкә алынмый. Бүгенге картлар алар тарихи кешеләр, бар булганын, тир түгеп булдырган мал-туарларын берсүзсез колхоз­га илтеп тапшырган батырлар. Хәзерге кешене малын тапшыртып кертеп кара син колхозга! Машинасын, матаен, икешәр сыерын, көтү-көтү сарыгын биреп кем керер иде икән?.. Без бит актык тавыкка кадәр илт­тек, берсен кызганмадык. Кызгансак та, дәшмәдек. Хә­зерге заман пенсионерлары — колхоз төзелеше батырлары бит алар!— дип сүзен бетерә.
  Әллә ниләр уйлап чыгара бу Галикәй явыз! Аның белән бер авылда, бер үк чорда яшәсә дә, Бибинур алай уйлый белми, кая ул, башына чүбек тутырып куйганнармыни, иртән ни ашаганын да оныта.
  Галикәй дә ялгыз, карчыгы дөнья куйды, тик нишлисең, парсызлар авылда бер алар гынамы?!
  Җайлап сорасаң, Галикәй, килеп, идән тактасын алыштырып та куяр иде, акча да сорамас иде, тик беркемгә дә ялынып барырга яратмый Бибинур.
  Ул унтугыз тәңкәне матчага кыстырган җиреннән алып учына кысты һәм тагын кибеткә йөгерде. Тыр да тыр бара, төн буе йокы күрмәгән димәссең. Ашыга, уе зур. Яңа эчке күлмәк алмый булмас! Арзанлы гына ситсы алып бер-ике ыштан тегеп җибәргәндә дә ярар иде дә, җөй машинасы да байтактан юк инде Бибинурның... Самовар белән бер елны бетте...
  Кеше юк чакны көтебрәк йөрсә дә, ул барып кергәндә кибеттә ике-өч хатын-кыз бар иде. Икесе түзәрлек, сүз-йомыш сыя торган хатыннар, өченчесе, түше белән прилавкага ятып кибетче Әсмабикәгә нидер сөйләп ялагайланып торучысы, Бибинурның игез сы­ңары Зөһрәбану иде...
  Бер дә күрәсе килми иде Бибинурның үз сыңарын!
  Зөһрәбану дә Бибинурны тансыкламаган ахры, ул керүгә билен турайтты, ике күзеннән дә ут атты, юка иреннәрен бөрештереп «йөриләр шунда» дигән кебегрәк көлеп куйды. Кибетче Әсмабикәнең коймак-коймак битләре уртасына урнашкан песи борыны астындагы уймак авызы да елмайды: кибеттәгеләр мәзәк көтеп игезәкләргә текәлделәр. Ташлыяр кебек салмак кына аккан сүз өзелде.
  Бибинур аларның ашардай карашларын бөтенләй күрмәде диярлек. Очрашканда җәнҗал башлаучы Зөһ­рәбануга да ашыгып кына карап алды да, аның күзе шүрлектә төргәге белән яткан кызыл комачка төште.
  Шушы төргәктән алынган бит инде Җиһангирның табутын чорнаган кызыл комач! Шул кызыл белән ма­шина әрҗәсен дә тоташтан ураганнар иде. Әйе, шу­шы... Хәзер шушы төргәктән кемдер кистереп алыр, бу юлы инде табут төрергә түгел, кирәк-яракка, берсе яулыкка дип кистереп алыр да, чит-читләрен каеп, башына бәйләр... Әйе, шул төргәк, шул!.. Егет-җилән кызыл яулыклы сылуга карап: «Һай, җаный, бигрәк килешә ал яулыгың!»— дип мәдхия җырлар... Ә ко­мач шул төргәктән, шуннан...
  Эчке күлмәкләр эленгән баганага күзе дә төшмәде хәзер Бибинурның, кибеттәгеләрнең мәзәк, тамаша көтеп җыр-җыр көлүләрен дә бөтенләй ишетмәде ул, унтугыз тәңкәсен кайнарланган учында әвәләп кызыл комачка карап катты... Кибеткә китергән гаме дә, чергән идән тактасы да, түбә дә, барысы да онытылды.
  Бераздан гына, исенә килеп, тамаша көтеп торучыларга гаҗәпсенеп карады: көләсезме? Мәзәк иттегезме? Әйе, дөрес, нишлисең, кибеткә йөргәли Бибинур... Әйтергә кирәк, еш йөри, ялгыз карчык тагын кая барсын да нинди юаныч тапсын?
  Кибет — авыл хатын-кызларының штабы ул, мон­да дошман разведкасы белә алмаганны да беләләр. Дөнья хәлен генә түгел, галәм серләрен дә белеп сөй­ләшәләр. Үз хәлеңне күршеңнән түгел, кибеткә барып сора, әйтеп үк бирерләр!..
  Гадәттә ул кибеткә басынкы гына килеп керә, керә-керешкә Әсмабикә белән бер-ике сүз алыша, «чибәр­ләнгәнсең әле!» дип салпы якка бер-ике салам кысты­ра, «уңган хатын инде син!» дип җибәргән чаклары да була!.. Ашыкмый Бибинур, өй борынча килгәнгә, аның үзенә дә аз-маз яңа хәбәр ияргән була, хәл-әхвәл белешкәч, ишеткәннәрен җыелган хатыннарга түгеп аудара. Соңгы яңалыкларын сөйләп биргәч, игътибар белән тыңлап тора, үзе дә нидер ишетә.
  Шуны дә әйтергә кирәк: кибеткә бер йомышсыз, сүз сөйләр өчен генә йөреп булмый, «гайбәтче, биләм­че» дигән атың чыгуы бар. Бибинур моны бик нык чамалый: абруеңны төшермәс өчен бик хаҗәт йомыш та эзләп табарга кирәк әле! Менә монысы аның өчен кыен мәсьәлә иде!
  Ниләр генә кыланмый Бибинур мондый чакларда!
  «Чәй кайттымы?»— дип сорый, товарга кайчан барасыларын озаклап белешә, атнага бер-ике тапкыр ул озак итеп җентекләп күлмәклек сайлый.
  Иң әүвәл кыйбатлырак материяләргә тотына, крепдешиннарны, ефәкне ике куллап уып карый, бөкли, сыпырып тигезли, тәрәзәгә якын килеп кояшка куеп карый, исни, теше белән чытырдатып тешли. Моңарчы тыныч кына күзәтеп торган Әсмабикә Бибинурның теше арасында чытырдавын ишетеп ефәген жәлли дә башлый: «Ертып та кара инде булмаса!»— дип кашын җыера.
  «Алай димә син, Әсмабикә!— ди Бибинур, һаман товарны сынап.— Төрле яктан карарга кирәк аны!» Аннары, «төсе ошамый ла!» дип, материяне кире кайтара. Әсмабикә дә Бибинурның йомшак ягын белә, шүрлек арасыннан гаҗәеп шәп, яшел куе җирлеккә зәңгәр борчак чәчкәләре төшкән арзанлы гына сит­сыны тартып чыгара. Карчыклар үлә инде мондый тукыма өчен!.. Бибинурның күзләре кызыгып яна, хәтта авызына су килә, шулай да бирешми: «Яшьләр өчен ич синең бу ситсың, Әсмабикә, мондыйны киеп чыксаң, тавыклар көләр... Чәчәксезе булсын иде мондыйның, бер генә төслесе!»
  Әсмабикә дә тәмам эт икән, карчыкны аяп тормый бит шунда, шүрлегенең әллә кай яшертен почмагын актарып нәкъ карчык сораганны алдына китереп сала...
  Бибинур карчыкның кыяфәте тагын да ныграк үзгәрә, ул чебешкә ташланырга җыенган тилгән күк гәүдәсен җыеп куырыла, аяклары тик кенә тормый башлый, ул ике кулына ситсыны сала да авырлыгын үлчәгән кебек озак кына селкеп тора; бусын тешләми дә, иснәми дә, күз белән дә товарның шәплеген аерып була!
  Кулы арганчы, озак итеп тотып торганнан соң, сит­сы почмагы белән дымлы күзен сөртеп, төргәкне Әсма­бикәгә кире кайтара.
  «Әйбәтен әйбәт тә, мондый кадерле малны кем тегә ала дисең хәзер? Бозып кына бирәләр аны! Менә элек Гомәр хатыны Мөһәлилә тегә иде карчыкларга күлмәкне! Сылап кына куя иде менәтерәк!.. Кигән күлмәгең канат төсле гел алга гына өндәп тора иде. Хәзер ни, карчыкларны мыскыл итеп кенә җибәрәләр!..»
  Бик вакытлы китереп кыстырды Бибинур Мөһәлиләне! Сүз җиңел генә Мөһәлиләгә, Мөһәлиләдән аның ире кылый Гомәргә, аның пакусны ике метр ярым алып печән чабуына, печәннән курмыларга, курмылардан салкын кышка, салкын кыштан аулак өй­ләргә, аулак өйдән утырмага, утырмадан кунак кыз­ларына, кунак кызларыннан җилдән ике бәбәй тапкан тәпән корсак Миңсылуга, Миңсылудан бер утырганда ике самовар чәй эчә торган кендек әбисе Хәернисага, Хәернисадан аның ире электә тракторчы, хәзер самагунчы Бикбулатка, тагын әллә кемнәргә, тагын әллә нәрсәләргә күчә дә Бибинур онытылып, күз алдыннан югалып тора; сүзгә мавыккан Әсмабикә карчык ку­лыннан төргәкне ничек алганын, ничек кеше күзеннән яшереп түргә үк кертеп куйганын сизми дә кала. Авызлары эшләгән хатыннарның күзләре томаланган була...
  Хәзер Бибинур кибеттә юк та кебек, йомышлары беткәннәр сүзнең дәвамын алып чыгып китәләр — кем Миңсылуны, кем утырмага килгән кызларны... Яңа кергәннәр сүз чылбырына теләсә кай урыннан ялганалар, чөнки бөтен авыл, аның тарихы, кичәге- бүгенге хәлләр һәммәсенең күз алдында, барын да беләләр, онытмыйлар, саклыйлар, буыннан-буынга гадел рәвештә тапшыра баралар. Бибинурның хәле юк­лыгын да, күлмәккә акчасы булмавын да бик шәп бе­ләләр!
  Ситсыларны, хуҗалык кирәк-яракларын, киштәдәге йөз төрле вак-төяк әйберләрне, һәммәсен аерым-аерым, биш-ун мәртәбә күздән кичергәннән соң, ул кибеткә кергән саен бер кап шырпы сатып ала. Шыр­пы алуның бер гаебе дә юк, аннан кибеттә ул бер чак­та да өзелми, бәясе дә юнь — бер тиен генә, шуны ала Бибинур. «Әй, хәтер, аласы әйберем бар ич, дөнья мәшәкате белән йомышыңны онытып чыгарсың»,— дип башкалар ишетсен өчен кат-кат әйтеп ала. Дөрес, мич арасында, моннан нәкъ сигез ел элек, Сабан туй алдыннан килгән посылка тартмасында аның байтак шырпысы саклана; сакланса ни, хуҗалыкта утсыз яшәп булмый, мич арасында шырпы, корыда, черми дә, дымланмый да, кайчан алып сызсаң да, гөлт итеп кабына.
  Күлмәгенең ямаулы, тирән кесәсендә аның һәрчак шырпысы булыр, шылтырап йөдәтмәсен өчен ул ике­шәр капны берьюлы кулъяулыгы белән төйнәп йөртә, урамда очраганнарга кайчагында бер кабын сүтеп бүләк тә итә. «Миннән күрсеннәр, әйдә, яхшылык­ны!»— дип уйлый ул канәгатьлек белән.
  Тагын бер мөһим якны әйтми китәргә ярамый, яңа ситсы арасында уралганнан соң кулдан бик озакка кадәр тәмле ис китми, тәмле ис — яшьлек исе, ак киндер исе, җитен сөлгеләр исе өс-башка да сеңеп чыга, шулай итеп, кибеттә булганнан соң иске кие­мең дә яңа кебек була башлый...
  
  ***
  
  Бүген ул ишек төбендә икеләнеп тормады, нияте нык, фикере нигезле иде. Кулында йомарланган унтугыз тәңкә! Бик күптәннән шул хәтле акча тотып кеше арасына чыкканы юк иде инде. Бик зур акча бит ул аңлаган кешегә! Унтугыз сумга ниләр алырга мөмкин икәнен Бибинур карчыктан гына сорагыз! Ул электрон-хисаплау машиналарыннан да остарак санап бирә аны сезгә! Унтугыз тәңкәгәме?.. Уһу, аңа күпме шикәр, ярма, сыек май алырга була!.. Шикәр сипкән дөге бәлешен үлеп ярата Бибинур, бер башы гына булгач, бәлешне сандугач оясы хәтле итеп кенә пешерә. Ризыкның бөртеген дә әрәм итми, сөяк-санагын, калдык-постыгын ташларга жәлләп моннан ике ел элек, көзлектә, адашкан бер этне ияләштергән иде. Карабай иде исеме. Кой­рыгын селкеп, Бибинур әбисенең күзенә генә карап, сыйланып кыш чыкты да, салкыннар шиңеп, яз кергәч, шомырт чәчәк атканда каядыр китеп югалды. Бибинур аптырагач Галикәй янына барды.
   • Карабай югалды әле, Галикәй,— диде ул, борчы­лып. — Бигрәкләр дә акыллы, ягымлы эт иде инде бичара!
   • Күргәнем юк,—диде сунарчы карт. Бибинур аңа ышанып та бетмәде. Карабай да табылмады...
  
   • Әсмабикә, Әсмабикә, дим!
   • Әү, Бибинур әби?
  Зөһрәбану да, кибетче дә аның шырпы сораячагын әллә кайчаннан, Бибинур кибеткә аяк баскан минут­тан ук белеп торалар, күзләрендә шаян утлар бии, кө­ләселәре килеп, тамак төпләре кымырҗый.
  Аларның күз карашы Бибинур карчыкны икеләндерде: акчаның бик кирәк урыннары бар бит, ниш­ләргә?.. Бүген алмый калырга да ярамый теге комач төргәгеннән!.. Авыл зур бит, тормыш чуар, берәрсе керер дә күз алдыңда кистереп алып чыгып китәр, авыз ачып калырсың!
   • Әсмабикә! — Аның тавышы нык ук калтырады.
   • Әү дим ич! — Кибетче, көлүен чак тыеп, уймак авызын сөт өсте төсле ак кулы белән каплады, шырпы тутырган агач тартмага аяк үкчәсе белән кагылып алды. Зөһрәбану түзмәде, таудан тәгәрәп төшкән иске чиләк кебек калтырарга, шылтырарга кереште: «һи, һи, шырпысы беткән! Берәр кап биреп җибәр булмаса, Әсмабикә!»
  «Ничек көлә алалар?! — дип сызланды аның боек күңеле. — Кичә генә аны җирләдек ич... Ничек кыеп көлмәк кирәк?!»
  Хәзер аны туктату мөмкин түгел иде инде.
   • Әсмабикә, дим, Сабан туе җитеп килә, мин һаман иске яулыгым белән йөрим...
  Кибетченең песи борынына якын гына утырган майлы күзләре чут төймәсе булып ачылдылар:
   • Яулык? — дип кайтарып сорады ул.
   • Яңаны бәйлисем килеп китте.
   • Бар, Бибинур әби, яулыкның менә дигәннәре бар!
  Кибетче шушы сүзләрне әйткәндә Бибинур тантана
  белән Зөһрәбану баскан урынга караган иде, сыңарыннан җилләр искән, кай арада кибеттән чыгып та шыл­ган диген!
   • Аклысын биримме, чуарынмы? — дип сорады Әсмабикә.
   • Юк, син миңа менә шушы кызыл комачтан бер яулыклык кына кисеп бир.
   • Бибинур әби, килешерме соң? Кызылны яшьрәк­ләр бәйли, чөеп бәйләгәндә килешә дә бит, син җил­кәгә салып йөрергә аласың. — Әсмабикә хәзер көләргә дә, көлмәскә дә белми иде. — Менә бик әйбәт француз яулык, бәясе дә арзан. Үземә дип алып куйган идем, сиңа жәл түгел.
  Яулык чыннан да күз явын алырлык, елкылдап тора иде, шулай да Бибинур баш селкеде:
   • Син миңа шул комачны бир инде,— дип үтенде. — Шуны кис, Әсмабикә.
  Бибинур, авылның башка карт-корысы сыман, яшьләргә «улым, кызым» дип бер чакта да эндәшми, үзеннән яшьрәкләрнең һәммәсен исеме белән генә дәшеп йөртә иде. Исемнәрен белмәсә: «Һәй, атыңны онытып җибәрдем, кем әле син?»— дип сүз башлый...
  Әсмабикә бик гаҗәпсенеп, тәэсирләнеп карчыкка яулыклык комач үлчәде, гадәтенчә, ситсыны чытырдатып тартып та китермәде, ул сораганнан мулрак та кисте.
  Бибинур карчык яулыкны ике кулы белән күкрә­генә кысып ишеккә җиткәндә, ул аны дәшеп туктатты:
   • Бибинур әби!
   • Әү, Әсмабикә.
   • Әллә минем янга кибеткә эшкә керәсеңме? Җыештыручы Камәр апа кулбашларым бик сызлый дип зарлана... Эше күп түгел, көнгә ике мәртәбә юып-себереп чыгарсаң шул җиткән. Вак-таяк эшләрдә бу­лышырсың анысы. Акчасы булыр иде дим! Нигә болай интегәсең?..
  Бибинурны кадап үтсә дә, ул бүгенгә Әсмабикәнең «интегәсең» сүзенә игътибар бирмәде, ишеккә үк килеп җитеп, шактый ук уйланып торды да:
   • Юк, Әсмабикә, эшкә кермим,— диде.
  Әсмабикә дә сүзен тиз генә куя торган кеше түгел (юкка гына авылның начальствосына — бригадирга кияүгә чыкмаган бит!), һаман кыстады:
  — Әле син болай үз көчеңдә, уңганлыгың дөньяга мәгълүм, бәлки килерсең, ә? — дип кабатлады.
  — Юк,— дип кистерде Бибинур карчык. — Эшкә керергә балалар кушмый.
  — Балалар?! — Әсмабикәнең җәя төсле нәзек кашлары маңгаена сикерде. — Шулар кушмыймы? Ә алар синең ни рәвешле тереклек итеп ятканыңны беләме? Синең интеккәнне күрәме алар?
  — Юк, Әсмабикә, үгетләмә. Балалар ишетеп алса, яхшы түгел. Аларны рәнҗетәсем килми... Балалар димәктән, аларның үз көннәре, минем үз көнем...
  Бибинур шулай диде дә ашыгыч барасы җире бар кеше кебек тиз-тиз атлап чыгып китте, кибеттән шак­тый ерагайгач кына борылып карады, тирән итеп көр­сенеп куйды.
  
  4
  
  Асылда ул бүген һичкая ашыкмый иде. Түбән оч­ка да болай гына, көндәлек өйрәнелгән гадәт буенча төшеп бара, көндәгегә караганда адымнары гына авыррак... Онытылып җиргә карап бара-бара да ба­шын күтәреп тирә-ягына сөзеп карый, кешеләр очрый калса, каушаган йомшак тавыш белән сәлам биреп куя, сорасалар, җавап биреп тормый, адымын үзгәрт­ми, атлый да атлый.
  Тыкрыктан менеп килүче Галикәй күзенә чалын­гач кына тыелып калды, туктап аны көтә башлады. Тыкрык читәне күләгәсендә аермачык күренеп киткән Галикәйне байтак көтте, теге яңадан күренмәде. Бибинурның чыраена салкын елмаю таралды, ул шундук мәсьәләне аңлап алды. Теге явыз балыкка төшкән икән дә, берни каптыра алмаган, буш кул белән кай­тып килә! Белә Бибинур, күп еллык тәҗрибәдән чыгып, бик яхшы белә, әгәр Галикәй бармак башы хәтле ташбаш эләктерсә дә, мыек чылгыйларын өскә үрлә­теп, урам уртасына ук чыга, очраган бер кешегә озаклап сәлам бирә, хатын-кыз янында озаграк юана: сунардан, балыктан кайтучы ир-атлар элек тә, яудан кайткан батырлар кебек, юллары уң булса, чибәр хатын-кыз яныннан тукталмыйча үтмәгәннәр. Гали­кәй дә шулай, су алып кайтучы киленчәкләрне күрү­гә, ата каз кебек биеп кенә бара башлый, тамагы кипмәсә дә, чиләкне кыегайтып су эчә, мыекларын тәмләп сыпыра һәм сорашканнарын көтеп тора. Аның күз алмалары мутланып тәгәриләр, ирене мылт-мылт килә, ул, озын, ябык муенын төрле якка боргалап, бөтен авылның, бөтен урамның, бөтен кешеләрнең игъти­барын үзенә генә җәлеп итәргә тырыша.
  — Күрдеңме! — ди ул, җилкәсендәге брезент капчыкка суккалап. — Балыктан кайтып киләм! Менә-ә-ә мо-он-дыен каптырдым! Бу юлгысын күршеләргә вәгъдә иткән идем, әгәр дә мәгәр, аягың җиңел булып, икенче төшкәндә эреләре эләксә, күр дә тор, сиңа кертмичә калмыйм!..
  Аннан китә сөйләп, китә сөйләп!
  Балык турында сөйли башласа, Казанның ата балыкчысы Яхъядан да арттырып җибәрә, билләһи! Әгәр инде ялгышып кына олырак кызыл канат яки чуртан баласы эләксә, Галикәй иртәдән кичкә кадәр урамда йөри...
  О, куян атып алса... юк, куянның эзен күрсә дә җитә кала Галикәйгә, ул таудан чаңгы белән сызгыра-сызгыра авыл уртасына хәтле очып төшә, кибеткә ке­реп ике чүлне кыстырып чыга, беренче очраган кеше­сен өенә алып кайтып сыйлый, чәй вә мәй янында озаклап-озаклап куянны ничек эзәрлекләвен, куян ку­ам дип төлкегә юлыгуын сөйләп бирә...
  Аның бу гадәтләрен улы белән килене яратып бетермиләр, аучылык маҗаралары еш кына өй арасындагы каты талаш, үпкәләш белән тәмам була...
  Бүген Бибинурны күреп тыкрыктан чыкмыйча яше­ренеп маташа, димәк, коры кул белән кайтып килә. Табыш-мал белән кайтсамы, уһу, туктатырсың син аның — хатын-кыз күзенә чәчрәп керергә генә тора ир-ат!
  Ә Бибинурның бу юлы аны күрәсе килә иде...
  Ул кибеттән буш кул белән чыкмады бүген, кеше рәтеннән яшәп ята, Сабан туе алды икәнен онытмый, кулында өр-яңа комач яулык!..
  Галикәй, карчыктан болай гына котыла алмаслыгын аңлагач, кычыткан артыннан чыкты да туп-туры Бибинурга каршы китте — тизрәк һөҗүмгә кү­чәргә дә, Бибинурның һушын алырга кирәк, балык-ау турында сүз кузгата торган булмасын! Кармак­ларны, буп-буш брезент капчыкны күрмәсен Бибинур!
  — Бибинур,— диде ул, мыек чылгыйларын йолыккалап. — Сине күрәсем килә иде!
  — Нәрсәгә? — диде карчык, кулындагы яулыгын алай да, болай да күрсәткәләп.
  — Бәй, сәгатем рәтләп йөрми дигән идең түгелме? Бүген үк кереп чыгам, хәзер үк, валлаһи. Керимме?
  — Әйдә, ахирәт гамәлен чутлый торган нәрсә түгел әле, Бибинур карчыкның калдык-постык гомерен саный торган сәгать кенә. Алга китсә ни дә, артка калса ни!
  — Миңа ышанмыйсың син, булдыра алмас дисең. Коеп бирәм! Акча да алмыйм,— диде Галикәй, карчык­ның игътибарын мыекларына җәлеп итәргә тырышып.
  Бибинур аның уң ягына да чыга, сул ягына да чыга, карчык аның брезент капчыгы белән кызык­сына дип уйлый Галикәй, Бибинурның исә аңа комач яулыгын гына күрсәтәсе килә. Җиһангирны озатып калган очтан кисеп алынган комач бит! Ә картның һаман үз сүзе:
  — Бер чакны шулай районнан берәү килеп чыкты. Тимерче булып эшләгән чак. У, усал кеше! Сәгате йөрми башлаган тегенең, керде бу.
  Бибинур үпкәләп китә үк башлады.
  — Бибинур! — Галикәйнең тавышы бик сәер, неч­кәреп яңгырады.
  — Бибинур, дим, сиңа әйтәсе сүзем бар.
  — Әйт,— диде ул юаш кына.
  — Бибинур,— дип кабатлады карт, хискә бирелеп. — Кичкырын өең яныннан уздым, утың күренмәде.
  —Мин өйдә түгел идем, Галикәй.
  — Аны озата бардыңмы?
  Карчык сискәнеп алды, бераздан соң гына:
  — Әйе,— дип раслады. Әле ярый шуннан артыгын Галикәй сорашмады, китәргә дә исәбе күренмәде, бре­зент капчыгының буш икәнен онытып бер адым гына аңа якынрак килде.
  — Сүзем бар сиңа!
  Бибинурның колак яфраклары кызыша башлады.
  — Әйтсәң әйт, интектермә.
  — Кичә кереп тә чыкмакчы идем. Син дә ялгыз, мин дә шулай диярлек. Әнә япь-яшьләр дә егылып үлә, дим... Әллә бар гомер, әллә юк гомер дигәндәй, һәй, үзең дә беләсең инде!
  — Син Шомбайның ни уйлап чыгарганын мин ка­ян белим? — диде ул, сүзне җиңелгәрәк борырга теләп.
  Галикәй чыдамады, әйтте дә салды:
  — Сиңа күчеп килимме, Бибинур?
  — Өйдәш булыпмы? Нигә миңа өйдәш?
  — Өйдәш димим лә! — Галикәйнең кәефе кы­рылды.— Бөтенләйгә, дим, синең янга!
  — Әй, Галикәй, Галикәй! Әллә көләсең инде мин­нән?
  — Нигә көлим, ди, җүләр? Көлмим, бер дә көлмим, Мәгәр...
  — Шулай булгач соң? — Галикәй тагын бер атлам аңа якынайды.
  Авызы чак кына ерыла башлаган Бибинур кинәт җитдиләнде:
  — Ә балалар? — диде ул. — Алар ни әйтер?!
  — Минем балалармы? Алар сөенәчәк кенә.
  — Синекеләр димим, минекеләр ни дияр?
  — Ә-ә, синекеләр-р! — дип сузды Галикәй. — Алар синең ни хәлдә яшәп ятканыңны белә дисеңме?! Си­нең интегеп ятканыңны аңлыймы алар? Каф тау ар­тына әнкәләреннән качкан балаларны оныт син, бөтен­ләй күңелеңнән үк чыгарып ташла! Юк синең бала­ларың!
  — Нигә булмасын, бар.
  Галикәйнең ачуы чын-чынлап кабарды, ул бер ба­лык та каптыра алмавын онытып, буш брезент капчы­гын кулына алып, селки-селки урам уртасыннан кай­тып та китте. Бара-бара да, очраган бер кешегә: «Юк дим мин аңа, балалары юк аның!»— дип кабатлый. Очраганнар аны сәерсенеп күз белән озатып калалар.
  Бибинур карчыкка ныклап сүз салырга Галикәй­нең нияте әллә кайчан өлгергән иде инде. Бер кара­ганда аның тормышында моң юк та кебек: үз өендә улы-килене белән җай гына яшәп ята. Тамагы тук, өсте бөтен дигәндәй, карт кешегә тагын ни җитмәгән инде? Тик, көннәре узган саен, ул күңеленә нидер җи­теп бетмәвен тагын да ачырак итеп тоя бара. «Ха­тын!»— дип иртән йокыдан торгач бер эндәшәсе килә аның, төшлектә: «Ашыңның тозы юк яки кыркурак булган, черегән кул, нигә карамадың?»— дип яратып кына талашып аласы килә. Кичке аш өстәле янына утыргач, хуҗа икәнен сиздереп, эштән кайтканлыгын белдереп: бер җикеренәсе килә...
  Ашның тозсызын да, кыркуын да пешергәли киле­не, җыр укытучысы булгач, аш-суга осталыгы чамалы, тик Галикәй дәшми, алдына ни куйсалар, йөз чыт­мыйча ашый, сүз әйтер иде — киленнең талканы коры. Ә малай бозау! Бии килен кубызына!.. Һай, парлы яшәүләргә ни җитә, кичләрен мунча чабынып, чиста күлмәк киеп кайтыр идең дә, самоварны еккан­чы чәй эчкәч, караватта җәйрәп яткан тәмле исле йомшак карчыгыңа: «Кая, мине дә сыйдырасың­мы?..»— дип касыгына берне төртеп куяр идең... Ә болай, кулыңда көч, тәнеңдә дәрт барында улың белән сөйкемсез киленеңнең карават шыгырдатканын тың­лап ят инде!
  Бибинурны да үлеп кызгана иде Галикәй, аның тормышын җиңеләйтәсе дә килә иде.
  Нияте нык иде Галикәйнең, бер атуда ике куянны алмакчы була иде, тик һич тә җае чыкмый, Бибинурга үтемле итеп сүз кушарга базмыйча йөри иде. Бүген дә менә, тыңлап та бетермәде. Бибинур, җил-җил атлап, Түбән очка төшеп китте.
  Галикәйнең сүзе ошамады түгел аңа, киресенчә, бик ошады. Күңеле тулып кузгалды, уйлары җилке­неп китте. Галикәй шикелле ирләр көн саен тыкрык башына чыгып тәкъдим ясап, сине хатынлыкка сорап тормый; бик абруйлы кешесе авылның, чип-чиста, әйбәт карт, елдан-ел авырлаша барган тормышның бик күп чуалчык мазалары, картлык мәшәкатьләре аның янында онытылыр, яшәү күзгә күренеп җиңе­ләер иде. Ватык сәгать тә келт-келт итеп йөреп китәр иде, тавык җименә комбикормны ул төшеп алыр иде, бәрәңге бакчасының яртысын да буш калдырмаслар иде...
  Бигрәк тә каз асрыйсы килә иде Бибинурның! Каз бәлешен дә ярата, авыздан су китерерлек итеп каклый да белә; электән каз асрап килгәнгә түшәк-ястыклары да күпереп торган каз мамыгыннан гына иде аның... «Иде» дибез, чөнки көннәрдән бер көнне җылы түшәк­сез дә, каймактай йомшак мендәрсез дә калды Биби­нур... Балалары кайткан җәй иде... Шуннан ары ике ел асрап карады, бер елында ана каз буш күкәйләр өстендә утырган булып чыкты; икенче көздә яман чир чыгып җиде бәбкәсе бер көндә тәгәрәп үлде. Мантымады карчык казлардан, түшәк-ястык белән кулы китте, инде соңга таба азык җиткерү авырлашты һәм казлар үзләреннән-үзләре юкка чыктылар. Авылда мул сулы буа буылгач, ул, кызыгып, тагын бер талпы­нып карады, председатель Җиһангирны урамда очра­тып, аңа гозерен әйтте:
  — Җиһангир председатель, пенсәдәге карчыкларга каз асрарга ярдәм итегез. Курмы-мазарын юнәтеп өйгә китереп торсагыз, бөтен карт-коры каз асрар иде. Казның бәясе бит, ай-һай, үрдәктән чак кына зурла­рын да базарда егермешәрдән саталар. Безнең халык каз ашый белә... Тик менә бәһасе... Бер каз — төгәл бер айлык пенсә акчасы. Унны базарга алып чыктың исә, уч тутырып акча аласы! Безгә дә файда булыр иде, илгә дә рәхәт. Унны сатсаң, ике йөзне каерып аласың. Безнең төшкә дә кермәгән акча. Мәгәр казның җәфа­сы җитәрлек, әгәр азык тапсагыз, мәшәкатеннән ку­рыкмас идек...
  Җиһангир Сәфәргалин аның аркасыннан какты:
  — Уйлашырбыз, әби! Һичшиксез, уйлап карарбыз! — диде.
  Ул Түбән очка төшеп җиткәнче гел Галикәйне исе­нә алды, хөрмәт белән яд итте... Әйе, Галикәйнең күңеле якты, дип, канәгатьлек белән уйлады ул, Ак­сыргактагы бик күп тол карчыклар арасыннан иң ятимә булган Бибинурны юкка сайламаган ич!.. Аның да яхшылыгына, зирәклегенә ышанган... Ә карчыклар берсе дә Галикәйдән баш тартмаслар иде, ирләре әллә кайчан сугыш кырларында үлеп калып, ир җылысын зарыгып ятучы карчык-корчык күпме әнә Аксыргакта! Көне-төне кыр эшенә чапканда, беләкләргә кан сау­ганчы утау утаганда, билләр кәкрәеп катканчы ашлык сукканда, салкын җилдә бөкшәеп ям чапканда аны-моны уйларга вакытлары калмый иде хатыннарның. Язгы сихри таңнарда сызланып, ыңгырашып бер уянырлар иде дә тормыш чоңгыллары аларны ел дә­вамына йотар иде... Хәзер исә, картлыкта, кулдан эш киткәч, карчыкларга да уй төште: гомер тиз-тиз узып бара түгелме соң? Картың белән чөкер-чөкер сөйлә­шеп, баллы куе чәй эчеп, арка кашышып яши торган соңгы чуак көннәр килеп басты лабаса. Һәм ир тәмен дә тоеп өлгермәгән, ирләренә хатын-кыз назының бөтен нечкәлекләрен ачып бетерә алмаган, үзләре дә чып-чын хатын булудан мәхрүм калган әбиләрнең бер ише бизәнеп, колак алкалары тагып, беләзекләр киеп, сыек түшләрен сикертеп, хушбуй исе таратып йөри башладылар. Тол картларга көн бетте, җебегәнрәк карчыкларның картларын көпә-көндез кычкыртып алып киттеләр... Барысы да булды Аксыргакта, ба­рысы да!..
  Бик күп җитез карчыкларның сүнмәс йөрәген җилкеткән Галикәй булыр ул, бик күп әбиләрнең йокысын качырган егет-карт!..
  «Менә син агай, тапкан бер сүз, тота да «балалар» дип өзә дә куя»,— дип уйлады Галикәй үз чиратында. Балалары Бибинурны ташлап таралышканга һәм Ак­сыргакка бер дә кайтмаганга төгәл сигез ел узганын Галикәй кешедән сорамаса да белә. Шуңа күрә ул Бибинурның бергә булудан баш тартуын аңламады, хәтта рәнҗеде, эченнән генә гарьләнеп сүгенеп тә җибәрде: «Әллә мине... бик... кешегә чутламыймы? Әллә бик, бер сызгырсам, биш башы йөгереп килеп җитәр!»
  Сигез ел элек Бибинурның да балалары кеше төс­ле, авылдашлары төсле Сабан туена җыелдылар да бер дә көтмәгәндә эзләре суынды. Әниләрен чакырып хат язганнары да, кайтканнары да юк... Бибинур бүген алар турында гадәттәгечә озаклап уйлый алмады, балаларын яман як белән телгә алган Әсмабикәгә дә, Галикәйгә дә ачуланмады, һаман элеккечә гаепне үзеннән эзләде...
  Кай арада Түбән очка төшеп тә җитте әле ул? Нигә почта янына килде? Килде дә басты.
  Болдыр ягы күләгә, рәхәт салкынча. Ишек янына ук китереп ялтыравыклы матай куйганнар. Шуның исе икән әле, фу, ят ис. Почта тәрәзәләре бар да ачык. Ишек тә ачык. Ишектән башларына әфлисун төсле тимер кәпәчләр кигән егет белән кыз чыктылар да Бибинур карчыкны таптардай булып яныннан үт­теләр. Аз гына һәйкәл янында басып тордылар, аннан яшь каеннар арасына кереп, беркемнән дә читенсенмичә үбешә башладылар.
  Бибинур тезләрен кочаклап болдыр тактасына килеп утырды.
  Көн матур.
  Чебеннәр оча, почта йорты почмагында бүрәнә тишеге эзләп куе шәмәхә төстә божан выжылдый.
  Бибинур карчык тагын буа шаулаганын ишетте. Күңелне моң белән тутырып, йөрәкне җирсетеп, үзе белән әллә кайларга чакырып шаулый иде Ташлыяр елгасы. Күз үзеннән-үзе һәйкәлгә барып туктады. Менә бу һәйкәлдә язылган ирләрнең күбесе шушы ят егет кебек үк чибәр, зифа булганнар бит...
  Ул хәзер генә аңлады: буа, почта һәм мәгърур һәй­кәл сагыныр өчен гаҗәеп бер урын икән ич! Каян ба­рын да белеп яшәде икән Җиһангир Сәфәргалин? Телеграмм баганасына, хатларга багышлап күпме җырлар җырлаган татар халкы!
  
  Телеграмм баганасын саныйсым калган икән.
  Күз керфекләрем талганчы карыйсым калган икән...
  
  Талып кына калмады инде Бибинурның керфек­ләре, коелып бетте...
  Һәйкәлдә беренче булып аның Габдуллаҗанының исеме. «Буем бәләкәй булса да, фамилиям иң алда йөри минем, сугышына да иң әүвәл барып керер­мен»,— дип шаярткан иде киткән чагында...
  Киткән чагында шаярта алды, әгәр кайткан булса, ниләр сөйләмәс иде икән Габдуллаҗан!..
  Тик ире турында да башка вакытлардагы кебек озын-озын итеп уйлый алмады Бибинур...
  Ул бүген озак итеп бары бер кеше турында гына — Җиһангир турында гына уйлый ала иде. Әсмабикә, Галикәй белән сөйләшүләр, очрашулар, буа, почта һәйкәл турында уйлар — бөтенесе дә тыштан гына иде бүген, аның күңелен туктаусыз авыр уй кимереп торды: Җиһангир, Җиһангир, Җиһангир...
  
Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.