🕙 2-minuto de lectura

Хикмәтләр (7, 12, 15)

El número total de palabras es 203
El número total de palabras únicas es 153
26.0 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
36.3 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
41.4 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
  7НЧЕ ХИКМӘТ
  
  Мәвеҗ кылса бу күңелнең бахре кайнап,
  Сабырлык көймәсенә беник, иңрәп;
  Су сарый чайкалмакы ул көймәнең,
  Сабыр ташын иңрәтеп салса булмас.
  
  Сабыр берлә гөлләр ачылыр, китәр кышлар,
  Йомырткадин чыкар, күккә очар кошлар,
  Сабыр берлә гәүһәр булыр энҗе ташлар,
  Сабырсыздин кайнаю бән пешсә булмас.
  
  Мәүла Колый, сабыр эшен гадәт иткел,
  Дөнья эшен куйгыл, тагать иткел,
  Харам йидың, харам эчтең, тәүбә иткел,
  Гомерең үтте, нәчә кусаң йетә булмас.
  
  12НЧЕ ХИКМӘТ
  
  Җумартлык бу күңелне рәүшан кылыр,
  Бәхиллек адәм күңлен караңгу, томан кыйлыр,
  Җумартка килсә миһман, сүенеп әман булыр,
  Бәхилгә килсә миһман, күңеле гамкил улыр.
  
  Җумартлар йөзендә балкур нур иман тәмам,
  Бәхилгә юкдыр иман, - бер Хакка гөман кыйлыр.
  
  Җумартлар яши Хак догасы - рәхмәт улыр,
  Бәхилгә дөнья-ахирәт — җөмләләр ләгънәт кыйлыр.
  
  Җумартлар Хакка йакын, сүекле дусты торыр,
  Бәхилләр Хакдин йырак, үз-үзенә дошман кыйлыр.
  
  Җумартлар оҗмах эчрә гаптрәтдә шадман улыр,
  Бәхилләр тәмуг эчрә газабда фәган кыйлыр.
  
  Мәүла Колый, җумарт булгыл, инес адәм хушнуд булыр,
  Дөньядин үтеб барсаң, Хак Изем рәхмәт кыйлыр.
  
  15НЧЕ ХИКМӘТ
  
  Суфилык мивәләре пешеп йетмеш,
  Мән андыйн берәм-берәм татсам иде,
  Ул мивәнең ләззәтидин мәст улубан,
  Уздин китеп, иссез булып ятсам иде.
  
  Мәүла Колый, сән суфилык мәен эчсәң,
  Хак гыйшкында башың илә җандин кәчсәң,
  Тәүбә кылып, Хакка егълап, яшьләр сачсәң,
  Тәмугдин Хак сәни ерак кыла ирде.
Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.