🕙 8-minuto de lectura

Хәят - 4

El número total de palabras es 1064
El número total de palabras únicas es 625
48.0 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
59.6 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
66.0 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
  аның шулкадәр ялкынланып әйткән: «Бар, туганым, бар. Барыбер кайчан да булса бер бармый хәл юк»,— дигән сүзләре дә Хәятка бер карарга килүгә ярдәм итмәделәр генә түгел, бәлки аны бөтенләй мәсьәләдән ераклаштырдылар гына. Әминәнең һәрвакыттагы сүзләре Хәятка билгеле бер карар бирә алалар иде. Чөнки Әминә үзе, әйткән сүзләренә чиксез-кырыйсыз ышанып, әйткән минутта гына булса да ышанып әйтә һәм, биниһая ышанып, ялкынлана да, Хәятка шик итәргә урын калдырмый иде. Ләкин бүгенге сүзләрен ул алай итеп әйтә алмады. Ул ышанып әйткән шикелле итеп тә әйтте, хәтта ахыргы катгый сүзләрен әйткәндә ялкынланып та әйтте. Ләкин бу ышанып әйтү, бу ялкынлануның үзендә Хәят бер ышанмау, бер ялкынланмау сизә иде. Шулай итеп, «бару-бармау» мәсьәләсе, Әминә белән сөйләшкәннән соң, бигрәк тә буталды, бигрәк томанланды:
  — Бар, туганым, бар... Бик яшьтән балалар белән җәфаланасы була... Барыбер бармый хәл юк... Ул сине сөяме, син аны сөясеңме икәнен белмәгән кешегә ничек итеп гомерлеккә хатын булырга кирәк?.. Бар, туганым, бар... Портретына караганда бик матур булырга охшый... Портреттан карап бер нәрсә дә әйтеп булмый, туганым. Әнә теге шадра Варяны белә торгансың, портретында бер нәрсә беленми, менә дигән матур дип уйларсың... Бар, туганым, бар...
  Әминәнең өч-дүрт сәгать эчендә әйтеп өлгергән бу сүзләре бер-берсе янына бик тәртипсез булып тезеләләр дә Хәятның теңкәсенә тияләр иде.
  Хәят шадра Варяны белә, хәтта йомшак һәм матур холкы, яхшы һәм туры җаны өчен ул аны сөя дә, дус та тота иде. Хәят Варяның ертлач-ертлач шадрасының портретта бөтенләй беленми икәнен дә, шул карап торырга бик ямьсез Варяның портретта чин-чибәр чыга икәнен дә һәм үзенең, Салих шулай булып чыга калса, сөю түгел, аның йөзенә туры карый да алмаячак икәнен дә белә һәм шул белүе белән газаплана иде.
  Бервакыт Хәятның зиһенендәге Салих чынлап та шадраланып китте. Салихның шадралары нәкъ Варяныкы шикелле икән. Хәят, куркынып, зиһенендәге бу шадра Салихны куарга тотынды һәм, аның китмәгәнен күргәч, үз-үзен мыскыллаган тавыш белән:
  — Буламы соң? Килешмәгәнне! «Ул» нишләп шадра булсын? — диде. Болай дигәч, Салих, шадрасы бетеп, портрет күрсәткәнчә матур булып калды. Алай да Хәят, әүвәл бер күрмичә торып, барырга риза булмаска уйлап куйды да иртәгә анасына:
  — Үзе белән белешмичә, бер сүз дә әйтә алмыйм,— дип җавап бирмәкче булды. Моннан соң Хәят, өстендәге әллә нинди куркыныч һәм авыр фарызны үтәгән шикелле, тынычлап калды. Ләкин, Хәятның гаҗәпләнүенә каршы, бу тынычлык озакка сузылмады, җимерелде. Кинәт аңар яучылагач кына, кияүгә бару өчен генә танышу оят төсле, мәгънәсез шикелле күренә башлады. Кирәк Салихка, кирәк үзенә болай итеп танышу бик уңайсыз, авыр һәм килешсез булыр шикелле тоелды. Белешкәч тә, сөйләшергә сүз дә табылмас, җай да табылмас та, товар карашкан төсле бер-берсен карашырлар да, әллә нинди авыр тойгы белән бер-берсеннән аерылышып, акрын гына икесе ике якка китәрләр шикелле булды: менә Салих аңар карый... Хәят аның күзләрендә:
  — Йә әле, кызый, син шәпме? Миңа катын булырга ярарлыкмы? — дигән сүзләрне күрә дә Салихтан да, үз-үзеннән дә ояла, әллә нәрсәдән хурлана. Менә Хәят Салихка карый... Салих та, үз чиратында, Хәятның күзләрендә:
  — Йә әле, егет, син шәпме? Миңа кияү булырга ярарлыкмы? — дигән сүзләрне күрә дә Хәяттан да, үз-үзеннән дә ояла. Хәят аның оялганлыгыннан бигрәк ояла. Салих та, Хәятның бу оялуын күреп, яңадан, яңадан ояла, кашларын җыера, йөзләрен чыта... һәр икесе кып-кызыл кызарышалар...
  Бу нәрсәләрне уйлаганда, Хәят чын-чынлап кызарды да, куллары белән йөзен каплап:
  — Юк, юк, булмас, булмас, мәңгегә булмас...— диде. Хәзер инде ул Салих белән никахка кадәр танышуны теләү түгел, Салих үзе танышмакчы булса да, риза була алмас иде...
  Төн килде. Бөтен табигать, бөтен җир йөзе, бөтен яшь йөрәкләр шикелле Хәят та язгы төннәрне сөя иде. Язның салкынчарак, хуш исле төннәре, бигрәк тә ул төннәрнең шундый хуш исле булучылыгы Хәятның йөрәгендә үзенә белемсез бер тойгы уята иде. Бу тойгыда җиңелчә генә моң, җиңелчә генә шатлык, нәрсәнедер җиңелчә генә сагыну, нәрсәнедер җиңелчә генә көтү, нәрсәгәдер җиңелчә генә куану, тагы әллә нәтэсәләр бар иделәр. Хәят язгы төннәрдә бу тойгы белән исерә дә, үз-үзен онытып, томанлы рәхәтлек эченә батып кала иде.
  Бүген төн Хәятка, үзенең салкынчарак кына аязлыгы, язлыклы хуш исе эченә төрендереп, катгый бер карар да китерде.
  Хәят, һәр көнге гадәтенчә, бакчага ачылган тәрәзәсе төбенә килеп утырды да, бакчадан керә торган салкынча һаваны зур-зур йотымнар белән эчеп, әлеге үзенә билгесез тойгының томанлы рәхәтлегенә талды. Һәм, шул томанлы рәхәтлек эченә төренеп, иртәдән бирле башын әйләндергән мәсьәләне салмак һәм тыныч кына чишеп ташлады.
  Карар булды: Хәят Салихка барырга риза! Салихка баргач, бу соңгы айларда була башлаган эч пошу бәласе дә бөтенләй бетәчәк булды. Чөнки Хәят тормышының тойгы белән генә беленә торган китек ягын Салих бөтенләй тутырачак...
  Бу вакытта ай, җир белән күкнең бер-берсенә тоташкан җиреннән аз гына күтәрелеп, Хәятка күренмичә генә, аның арка ягыннан агач башларына көмеш сыман тонык нур чәчеп тора иде. Айның күтәрелүе белән кыскара барган агач күлә-тәләре Хәятның күңелендә хыялый картина тудырдылар; әнә шул күләгәләр арасында плащка, (ридага) төренгән, башына зур читле кара эшләпә кигән Салих килә! (Хәят кайчандыр театрда, шундый бер бакча буйлап, шундый бер егетнең үзенең сөеклесе янына килгәнен күргән иде. Салихның да кулында, теге егетнеке шикелле, бер думбрасы бар икән. Ул, шул думбрага бик матур чиертеп, кычкырып җырлап, Хәят утырган тәрәзәгә таба килә икән...
  Салихның «Сөям сине» дигән, сүзсез җырлана торган җыры бөтен бакчаны яңгыратса да, Хәяттан башкаларга: Борһан абзый, Газизә абыстай һәм Бибигә ишетелми икән, ләкин Хәятка аермачык ишетелә икән.
  Болай яшерен генә килгәч, Салих, билгеле инде, Хәят янына кермәкче булып килгән. Ул тәрәзә аркылы керер... Кергәч, билгеле инде, Хәятның матурлыгын мактап, баритон тавыш белән җырлар; аннан соң, үзенә барырга риза булган өчен, Хәятның маңгай, яңак, күз һәм иреннәреннән үбәр; Салихның куе мыегы Хәятның йөзен дә, борынын да, маңгаен да кытыкландырыр...
  Боларны хыялына китергәч, Хәят чынлап та кытыкланып китте, кызарынды һәм, үз-үзеннән оялып, мендәренә барып капланды да:
  — Илаһи, мәхәббәт бир! Илаһи, гомерлек мәхәббәт бир инде! — диенде.
  Бу теләк кызлык вакытының иң ахыргы һәм шуның белән бергә иң куәтле теләге иде.
  18 июлъ, 1911 г
  
  __________________
  [1] «Дөррәтен-нәсыйхин» — XIX гасырда халык арасында бик популяр булып йөргән дини-әхлакый китап.
  [2] Тупас Мамай — Алтын Урдада идарә иткән татар ханнарыннан берсе.
  [3] Кәгъбә — Кәгъбә Мәккә шәһәрендә борынгы бер гыйбадәтханә булып, мөселманнар гыйбадәт кылганда, йөзләрен шунда таба юнәлтәләр. Автор Михаилның Хәят рәсеменә еш карап торуын энә шул табыну белән чагыштыра.
  [4] Тын бакчаның караңгы юлында икәү генә утырып... эчтәлегендә.— Ф. Ә.
  [5] «Аятел көрси» — Коръәннең «Сыер» сүрәсеннән аять. «Сурәи ихлас» — Коръәндәге сүрә. Алар халык арасында дога итеп укылып йөртелгәннәр.
  [6] Кяфер — Алланы бер дип танымаучы, мөселман булмаган кеше, Алласыз.
  [7] Ясту — кояш баеганнан соң, шәфәкъ сүнгәч тә укыла торган бишенче намаз.
  [8] Сәлам бирде — намаз уку кагыйдәләренең бер атрибуты.
  [9] «Ревизор» — рус әдибе Н. В. Гоголь комедиясе.
  [10] Бобчинский, Добчинский — «Ревизор» комедиясенең персонажлары.
  [11] «Ләхәүлә» — Коръән аятеннән. «Лә хәүлә үә лә куәтә иллә биллә-һил гәзыйм» (бөек Алланыкыннан башка кодрәт һәм бөек көч юк) дип әйтү.
  [12] Флер — үтә күренмәле юка ефәк.
Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.