🕥 34-minuto de lectura

Хәят - 3

El número total de palabras es 4425
El número total de palabras únicas es 1910
38.0 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
52.7 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
60.1 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
  Бераздан соң ул Николай Иванычның урыныннан кузгалып киткәнлеген күрде дә аның артыннан китте һәм, куып җитеп, табигый гына үзен тәкъдим иткәч, үзе дә татар булганга күрә, теге татар гаиләсе һәм татар кызлары белән танышасы килгәнлеген сөйләде һәм арадашчы булучылыгын үтенде. Николай Иваныч Галинең үтенечен бер дә авырсынмый гына кабул иткәч, бергә залга кайттылар.
  Гали Рәхимә абыстайның һәм кызларның үзе белән танышуны кабул итүләрендә бер дә шик тотмый иде.
  Эскәмияләрнең берсенә утырды да әүвәл белешкәч тә сөйләр өчен сүзләр хәзерләргә тотынды. Ул Рәхимә абыстайга, «ирекле татар кызларын күреп, үзенең бик шат булганлыгын һәм татар арасында мондый кызларның була башлавын халкыбызның алга китүенең галәмәте дип каршы алганлыгын» сөйләмәкче, аннан соң туташларны «яз җиткәнне белдерә торган әүвәлге карлыгач булулары белән» тәбрик итмәкче иде.
  Николай Иваныч килде... һәм үкенеч белдергән сыман бер тавыш: белән:
  — Сезнең мөселман икәнлегегезне белгәч, танышырга мөмкин тапмадылар,— диде.
  Галинең күңелендә әллә нәрсә җимерелеп төште. Бераз вакыт аның теленә җавап килми торды. Аннан соң ул үз-үзенә килде дә, салкын һәм уңайсыз көлемсерәп:
  — Гаҗәп! Ну, хәерле булсын! — диде һәм, Николай Ива-нычка мәшәкате өчен рәхмәт әйтеп, залдан чыгарга ашыкты. Адымнар әллә ничек авыр һәм уңайсыз атланалар иде.
  Әле күптән түгел генә аңар мөкатдәс булып күренгән бу калфаклы кызлар хәзер инде бөтен мәгънәләрен җуйдылар. Галинең зиһенендәге төркем-төркем әкәм-төкәмнәр янына тагы ике әкәм-төкәм кушылды. Шулкадәр аерма бар: Галинең әүвәлдән белә торган әкәм-төкәмнәре пычраклар, әмма бу соңыннан килеп кушылганнары өс якларыннан чиста һәм нәфисләр иде...
  Гали, буфетка кереп, бер өстәл янына утырды. Аның өстәле янындагы икенче бер өстәлдә унтугыз-егерме яшьләрендәге бер кыз һәм, егерме биш-егерме җиде яшьләрендә булыр, яшь купецларча киенгән бер егет чәй эчеп утыралар иде.
  Гали, өстәл янына килеп утыргач та, теге кызның үзенә бик төбәп-төбәп карап утырганлыгын күрде дә үзе дә ул кызга бик туры карап торды.
  Кызның гасабилек (нервныйлык) күрсәтә торган йөзе, пошынып һәм карарсызланып карый торган күзләре һәм назлы гына йомылып тора торган матур авызы Галигә таныш шикелле иделәр. Ул үзенең белеш кызлары арасыннан эзләнергә тотынды... Ләкин аермачык табып җиткерә алмый иде...
  Озакламадылар, чәй эчүчеләр кузгалып киттеләр. Чыгышлый кыз тагы бер мәртәбә Галигә бик туры карады. Галинең, бу юлы да инде, моның таныш кыз икәнендә шөбһәсе калмады. Ләкин исемен һәм фамилиясен хәтеренә китерә алмагач, сүз кушарга батырчылык итмәде.
  Гали урынында калды. Аның исенә яңадан теге эч пош-тыргыч, ачу китергеч вакыйга килә башлаган иде дә кинәт җуялды: бер дә көтелмәгән вакытта матур авызлы кызның исем-фамилиясе табылды.
  — А, Ольга Алексеевка же! — дип, ул бер бармагы белән үзенең маңгаена бәреп куйды. Һәм үз-үзенә генә ишетерлек тавыш белән: «Нәрсәгә миңа татаркалар? Яшәсеннәр марҗа кызлары! — диде дә буфеттан чыгарга ашыкты.
  12. Без белешмәсәк тә, белешүче табылган
  Галине антракт вакытларында күрә алмагач, Хәят белән Әминә аны клубтан киткән булырга кирәк дип уйлаганнар иде. Хәят моңар бер яктан кайгыра һәм, икенче яктан куана; әмма Әминәнең Рәхимә абыстайга ачуы килә иде.
  Уен тәмам булды. Халык, залның тирәсенә түгәрәкләнеп утырган, танцылар башланганны көтеп калды. Хәят, Әминә һәм Рәхимә абыстай да бер рәттәнрәк тезелеп утырганнар, музыка һәм танцылар башланганны көтәләр иде.
  Бервакыт Хәят сөйкемле генә бер кыз белән култыклашып залга кереп килә торган Галине күрде. Гали янындагы кызга елмаеп кына нәрсәдер сөйләп килә һәм аның күптән түгел генә Хәятны кадерләгән һәм аны тирбәткән зәңгәрсу хәтфә күзләре хәзер ниндидер, Хәятка мәгълүм түгел кызны кадерлиләр һәм аны тирбәтәләр иде. Галинең елмаюы да Хәятка яшерен мәгънәле һәм серле шикелле күренде. Теге кызга сөйләп бара торган сүзләре дә әллә нинди матур сүзләрдер шикелле тоелды. Җан коры гына сызланды; аның әллә нәрсәсен кисеп алганнар шикелле иде. Хәят, Әминәнең тезенә төртеп, күзләре белән Галине күрсәтте дә:
  — Без белешмәсәк тә, белешүче табылган әле,— диде һәм үзе коры гына елмайды.
  Әминә Галинең янындагы кызны бик ныклап карады да Хәятка:
  — Бу — Виноградовның Москвада укый торган кызы Ольга булырга кирәк. В прочем (хәер), танып әйтүем түгел, Виноградовның улына охшатып кына әйтәм,— диде. Бу вакытта Әминәнең күңелендә бик куәтле усаллык кузгалган иде: йөзе күгелҗем төскә керде. Ул үзе ачулы күзләре белән Рәхимә абыстайга карады да:
  «Аны өйрәтергә ярамый, имеш... Бик шәп эш эшләдең инде: кызларыңны ашатмый калдырдың, син тырышмаган булсаң, әлбәттә, ул безне ашаган булыр иде...»— дип уйлады.
  Гали Хәят һәм Әминә өстенә күз салды да, аларның үзенә карагайлыкларын күргәч, күзләрен тиз генә янындагы кызга күчерде. Ул кыз да, башын бераз күтәребрәк, күз очлары белән Галигә карап көлемсерәде. Гали, йөзендәге матур көлемсерәвен хәтфә күзләренә күчереп, сүзендә дәвам итте.
  Музыка вальс башлагач, зал биючеләр белән тулды. Болар арасында Степанов та бар иде. Әминә, бераз кызарынып, аның биегәнен карап утырды. Хәят биючеләр арасыннан Гали белән Ольганы эзләп тапты да музыка туктаганчы инде күзләрен алардан аермады. Галинең фигурасы матур йөри: аяк астыннан эләктереп, тарттырылып куелган чалбар балаклары серле җыерылалар да әле бөтен буйларына елмаялар, әле назлы гына каш җыералар яки бик булдыклы кыяфәт белән киереләләр иде.
  Хәятның эче поша башлады...
  
  13. Яшерен елаш
  Төн яктырак кына, шатырдаган суык төн иде. Бит урталары суыктан оялып кызаралар; аяк астындагы кар да, йөрүчеләр баскач, тапталып кимсетелүдән зарланып шыгырдый иде. Рәхимә абыстайлар йортларына кайтырга чыктылар. Хәят, Әминә һәм Николай Иваныч — өчесе бер атка утырдылар да кучерга акрын гына алып кайтырга куштылар. Николай Иваныч әледән-әле колакларын тоткалап карый иде дә, туташлар аннан: «Шәлләребезне бирмикме, Николай Иваныч?» — дип көләләр иде.
  Акрын гына бара торган ат бер чат янына җитте. Монда бер ямщик зур бияләйле кулларын бер-берсенә суктырта һәм, аяклары белән тыпырчынып, ал арны җылытырга тырыша һәм ара-тирә «Их!» дип кычкырып куя иде. Кинәт ямщик бу эшләрнең һәммәсеннән берьюлы туктады да булдыклы гына тавыш белән:
  Хөсниҗамал әйтә икән:
  «Мин кияүгә барам»,— дип,
  Әнкәсе аңар әйтә икән:
  « Бармагаең, кадал », — дип, —
  дип, җырлап та җибәрде. Хәят белән Әминә, моны ишеткәч, бер-берсенә караштылар да чыркылдашып көлешеп җибәрделәр. Николай Иваныч, көлүнең сәбәбен белмәгәнгә, туташларга аптырап кына карады да:
  — Әгәр сәбәбен белсәм, мин дә сезнең белән көлептер идем,— диде.
  Кызлар бер-берсенә караштылар. Хәят:
  — Менә Әминә сәбәбен сөйләсен,— дип, үзе яңадан бер кат көлде.
  Әминә, әүвәл татарчалатып:
  — Әй җәфа, Галигә булса, бер дә сөйләп торырга кирәк булмас иде,— диде дә, аннан соң ямщикның җырының тәрҗемәсен русча сөйләргә тотынды.
  Хәят бер сүз дәшмичә генә уйга чумды. Аның колагында Әминәнең: «Галигә булса, бер дә сөйләп торырга кирәк булмас иде» — дигән сүзе яңгырый да күңелен әллә канларга, Галинең зәңгәрсу хәтфә күзләре янына өстери иде. Кинәт аңар Әминәнең бу сүзләре бик зур мәгънә белдертә торган һәм бик артык дөрес, дөреснең аргы ягында дөрес шикелле тоела башладылар. Николай урынында Гали булса, ул үзе дә теге ямщикның көлке җырыннан көлгән булыр иде; бер дә урынсыз булса да, туганымнар ул җырдан һәм Галинең аннан көлүеннән кызарган булырлар иде; ник кызармаска, анда кияүгә бирү дигән сүз бар бит; ике туганым һәр икесе — кызлар, кияүгә барырлык кызлар. Гали — егет һәм кыз алырлык егет. Шулай булгач, болар кызарган булырлар иде. Ләкин, кызарсалар да, уңайсызланмаган, бәлки кәефле кызарган булырлар иде... дигәндә, Николай Иванычның:
  — Хәят Бургановнаның бик йокысы килә,— дигән сүзе Хәятны уятып җибәрде.
  Күп узмады, кайтып та җиттеләр. Рөкыя, шактый алдан кайтып җиткән булса да, капка төбендә калып, боларны көткән икән. Әминә белән Хәят Николай Иваныч белән күрештеләр дә керә башладылар. Рөкыя болардан соңгарак калды һәм Николай Иваныч белән шыпырт кына нәрсәдер сөйләште дә алдагылар артыннан чапты. Аның адымнарында, тын алышында, хәтта бөтен кыяфәтендә бик зур тынычсызлык сизелә иде. Әминә һәм Хәят куркышын кына аның йөзенә карадылар. Суыктан кызарган йөздән бер нәрсә дә белен-мәсә дә, күзләрдәге яшерен төшенкелек Рөкыяның җанында нәрсәдер, бик яшерен бер нәрсә барлыгын күрсәтә иде. Әминәнең йөрәге «жу» итеп китте. Ул яшерен генә тавыш белән:
  —Ни булды, апа, сиңа? — дип сорады.
  Рөкыя бераз төзәнебрәк:
  — Бер нәрсә дә булмады, бары башым авыртыбрак тора бүген,— диде дә үзе алгарак китте. Аның тавышында җи-ңелчә генә калтырау һәм ясалма зарлану сизелә иде.
  Әминә белән Хәятка йокы урыннары бер бүлмәдә хәзерләнгән иде. Әминә, яртылаш чишенгәч, барып, бер йомшак эскәмиягә ташланды да:
  — Кил әле, туганым, алдыма утыр әле,— дип, чишенеп тора торган Хәятны чакырды. Хәят, чишенеп бетергәч, таракларын алып, чәчен тузгытты да, бераз туңган сыман җыелыбрак, Әминәнең тезләренә килеп утырды. Әминә аны кысып кына кочаклады һәм, күзләрен ялкынландырып: — Ник Гали безне озатырга килмәде? — дип сорады.
  Хәят, уйчан гына көлемсерәп:
  — Ул озатырга килгән булса, ямщикның мәхәббәтсез җы-руыннан көлгән булыр иде бит, туганым? — дип, сорауга сорау белән җавап бирде.
  Туташлар ул «мәхәббәтсез» җырдан тагы бер мәртәбә көлеп алдылар да, Әминә:
  — Ул да көлгән булыр иде шул, көлгән булыр иде. Хәер, белеп булмый тагын: ирләр кайсы вакытта бик көлке нәрсәдән дә көлмиләр алар...— диде.
  Туташлар озакламадылар, яттылар. Галинең зәңгәрсу хәтфә күзләре һәм матур сыны шактый вакытлар Хәятның йомылган күзләре алдыннан китәргә теләмичә тордылар. Бары баса башлаган йокы гына акрын-акрын ул нәрсәләрне томан эченә качыра иде. Хәят укына бантлады һәм бераздан йокыга да китте.
  Әминәне йокы алмый иде. (...)
  Шулай пошынып ятканда, аның колагына күрше бүлмәдә берәүнең мыш-мыш елаган тавышы килә башлаган шикелле булды. Кем елый? Ник елый? Бу вакытта нинди елау?.. Әминә бераз вакыт колакларына ышанмый ятты. Ләкин тавыш һаман басылмады. Тирән төннең тирән тынлыгы эченә яшеренгән бу елау әллә ничек серле һәм җан пошыргыч иде. Әминә җитез генә караватыннан төште дә, аякларының очлары белән генә басып, тавыш килгән бүлмәгә юнәлде. Һәм ялан аяклар аркылы бөтен тәненә җәелгән суыктан һәм үзе билгеләп җиткерә алмаган җан тынычсызлыгыннан чытаеб-рак кына Рөкыя бүлмәсенә барып керде. Елаучы Рөкыя иде...
  Ул эчке күлмәктән генә, алдындагы өстәлгә кулларын салып һәм алар өстенә башын куеп, акрын гына елый иде.
  Әминәнең бөтен барлыгы җулап китте: җаны бик куркыныч бер нәрсә сизенгән шикелле авыртып сызланды. Ул бер кулын йомшак кына Рөкыяның иңбашына куйды да:
  — Апа, җаным, ни булды сиңа? — дип сорады.
  Рөкыя сискәнеп башын күтәрде һәм, Әминәгә килүенең сәбәбен аңламаган шикелле тонык кына карап, кулындагы юеш яулыгы белән күзләрен сөртергә тотынды. Әминә яңадан:
  —Апа, җаным, әйт, зинһар, ни булды сиңа? — дип, Рөкыяның йөзе янына ук бөкрәйде.
  Рөкыя шыпырт һәм төшенке тавыш белән:
  — Эчем поша,— диде дә күзләрен яңадан яулык белән каплады.
  Әминә, бераз вакыт нәрсә әйтергә дә белми торганнан соң, үзенекенә башка, өзек-өзек бер тавыш белән:
  — Башта ук әйттем мин сиңа, апа, осторожно, осторожно, дидем...— дип сөйли башлады да ахырдан әйтеп бетермичә кисте.
  Рөкыя җавап бирмәде.
  Болар бер-берсен бик яхшы аңлашалар иде.
  Әминә бары сәгать алты тулганда гына йоклап китә алды.
  14. Хәят та модадан калышмады...
  Рәхимовлар гаиләсе белән катышу Хәятка беркадәр үзгәреш бирми кала алмады. Рәхимовларның киң, бизәүле һәм бай тормышлары Хәятта боларга каршы зур күрү (тәгъ-зыйм) тойгысы кузгата иде. Күбрәк татар балалары шикелле, Хәят та кечкенәдән үк үзеннән баерак кеше алдында кечелекле булырга өйрәтелгән иде. Хәят, бу гаиләгә катыша башлагач та, акрын-акрын үз тормышларын ярлы, кечкенә һәм тар итеп күрә башлады. Әминә кия алган нәрсәләрнең һәммәсен кия алмау, ул тага торган бриллиант кашлы нәрсәләрне тага алмау, үз йортларының Рәхимовларныкы шикелле электрик белән яктыртылган булмавы, асрауларның да, марҗа булмыйча, Биби генә булуы шикелле, тормышның вак кына нәрсәләре кайсы вакытларда Хәятны шактый кәефсезләндерәләр иде. Хәятымны урынсыз рәнҗетү булма-
  сын өчен, мин шуны да әйтеп китим: укучылар бу кәефсезләнүдә Әминәдән көнләшү-фәлән дигән бер тойгы бар дип уйлый күрмәсеннәр. Бу кәефсезләнү көнләшүдән түгел, бәлки Хәятның Әминә файдалана торган нәрсәләрдән файдаланасы килүдән (...). кызыгудан килә иде. Мәгълүм йә, кызыгуны «китап» та яманламый. Чынлап та, Хәятта хатын-кызның бер бүлегендә бик куәтле була торган көнләшү тойгысы аз иде.
  Хәят үзенә генә терәлеп тора торган эшләрнең һәммәсен диярлек Рәхимовлар гаиләсеннән күчереп эшли башлады. Рөкыя һәм Әминә мөселманнардан йөзләрен качырмыйлар, бәлки бер мәҗлестә утырмау һәм танышмау мәгънәсе белән генә «качалар» иде. Хәят та модадан калышмады: ул да капланып качуны ташлады. Бу эш өчен Газизә абыстай аны бер-ике мәртәбә ачуланып караса да, сүзен тыңлата алмады. Хәер, Хәят, дәлил итеп, Әминә белән Рөкыяның качмый йөрүләрен китергәч, Газизә абыстай үзе дә артык үз сүзләнеп азапланмады. Хәятны иркенә куйды.
  Рәхимовларның залында кыйммәтле рояль тора, һәм ул рояльдә Рөкыя берничә төрле көйләрне матур гына итеп уйный да белә иде. Хәят Борһан абзыйдан рояль алдыртырга тырышып караса да, булдыра алмагач, өч-дүрт көн атасына караңгы чырай күрсәтеп йөрде дә ташлады.
  Әминә белән Рөкыя французча да укыйлар иде. Хәят та быел кыш рус морфологиясе, синтаксисы һәм хисап белән бергә французча да укып чыкты.
  Туганымы укый торган бу телне Хәят кына укымый калсынмыни соң! (...)
  Рус теленең морфологиясе һәм синтаксисын да ул ялкау укыды: ят хәрефнең кулланылышы, иярчен җөмләләр шикелле кайсы нәрсәләр аңар аерым охшамыйлар иде.
  Яз якынлаша бантлады.
  15. Эч пошу
  Март числосының бер пәнҗешәмбе киче иде. Борһан абзый ястү намазыннан соң, һәр пәнҗешәмбедәге гадәтенчә, намазлык өстендә килеш моңлы һәм карт тавыш белән кычкырып Коръәннән бер аять укый башлады.
  Аның тавышындагы калтырану һәм каләм белән аңлатып булмый торган бер яңгыраш — бу укуның чын күңел һәм ихлас белән уку икәнлеген һәм моның эчендә үлгәннәрне искә төшерү, терекләрне кайгырту, тагы әллә нинди, әллә нинди ят һәм авыр тойгылар бар икәнен күрсәтә иде.
  Йортта тавыш-тын бетте: Газизә абыстай, намазлык өстеннән тормыйча, картының укуын тыңлый. Хәят бүлмәсендә тын гына утыра. Биби аягын булдыра алган кадәр йомшак басып йөри иде.
  Тыштагы буран, аның тәрәзәгә бәрелүе һәм җилнең выжылдавы йорт эчендәге бу тынлыкны бераз боза һәм шуның белән бергә Борһан абзыйның укуына әллә нинди бер серлелек, тирән бер яшерендек бирә иде.
  Озак бер догадан соң картлар, сәгатьнең тугыз гына булуына карамыйча, йокларга да яттылар. Озакламады, Биби дә ятты.
  Хәят, гадәтенчә, комод тартмаларын актарып ташлады да йөз кат күргән нәрсәләрен йөз дә беренче кат күздән үткәреп чыкмакчы булды... Ләкин тыштагы буран, куәтләнгәннән-куәтләнә барып, аның тынычлыгын бозды.
  Ул эшен бүлде дә тыңланып утыра башлады.
  Җил бик ачы тавыш белән сызгыра, бик калын тавыш белән үкерә, әле ыжгырынып, бүре улаган тавышлар чыгара, әле җен алмаштырган бала шикелле елый да тагы үкерә, тагы сызгыра, тагы ыжгыра башлый иде... Түбә калайлары кубарга теләп шалтырыйлар. Яфраксыз агачлар тагы әллә нәрсәләр шалтырыйлар, ыңгырашалар, күтәрелеп бәреләләр. Тәрәзәләр чатырдыйлар. Ишекләр яман хәбәр китерүчеләр тарткан шикелле, шалтырыйлар иде...
  Хәят урынына сеңеп калды: аны курку дисәң — курку гына түгел, эч пошу дисәң — ул гына да түгел, бер тойгы каплап алган иде. Бераз вакыт урынында тын да алмый утырганнан соң, ул җәһәт кенә торды һәм: «Ләхәүлә»[11] укый-укый, бүлмәсенең ишеге ягына атылды да, аны ачып, икенче бүлмәләрдән үзенә ниндидер бер җавап көткән шикелле тыңланып тора башлады. Ул бүлмәләрнең эчендә үлек тынлыгы тыштагы куркыныч буранның тынычсыз шау-шуы дер селкетә иде.
  Хәят җәһәт кенә үз бүлмәсеннән чыга башлаган иде дә кире кайтты. Караңгы бүлмәләр аңар куркыныч шикелле һәм аларның берсендә моннан бер генә ай әүвәл үлгән Хәлимә абыстайның өрәге сузылып басып тора шикелле тоелды. Хәят укынып кына лампасы янына килде дә, бер-ике минутлык аптырап торыштан соң, аны алып, бүлмәсеннән чыкты. Һәм, артында бик куркыныч нәрсә барлыгын сизгән кеше шикелле атлыгып, Биби йоклый торган бүлмәгә таба китте.
  Юлда очраган бүлмәләр, почмакларына качынган караңгы шәүләләре һәм тыштагы коточыргыч давылдан бозылган үлек тынлыклары белән, Хәятка бик эч пошыргыч һәм шыксыз күренәләр иде. Ахыр Биби янына барып җитте.
  Биби өсте ярым ачык килеш, бер дә кайгысыз, кулларын җәеп йоклап ята. Аның йөзе һәрвакыттагыча майланып ялтырап тора, борын тишекләре кыяфәтсез генә киереләләр һәм яныннан бертөрле авыр тир исе аңкый иде. Бу күренеш Хәятның тагы да эчен пошырды. Бөтен бу ямьсез бүлмә, бөтен бу Биби, аның мондый ямьсез һәм гамьсез йокысы, баш астындагы бу кечкенә, иске мендәре һәм тирә-якны тоткан исе — һәммәсе бергә кушылып, бер тормыш булалар да Хәят йөрәгенең әллә кайсы җирен кырып торалар иде.
  — Биби, Биби, тор әле, тор әле! Кара, Биби, дим, тор, дим! — дип, Хәят аягы белән Бибинең аякларын селкетте.
  Асрау, бераз вакыт аңлаша алмый азапланса да, ахырдан торып утырды һәм, әгузе-бисмилла әйтеп, күзләрен уарга тотынды.
  Хәят Бибине, урыннарын күтәртеп, үз бүлмәсенә алып китте дә шунда ятарга кушты. Йокысыннан айнып җитмәгән Биби идәннең бер почмагына аннан-моннан гына урынын түшәде дә йокыга да китте. Хәят, терсәкләре белән өстәлгә таянып, башын куллары арасына кысып утырып тора башлады. Бүлмәдә, йоклаган булса да, кеше булгач, ул хәзер инде тыштагы тынычсызлыктан курыкмый бантлады. Ләкин аның җаны әүвәлгедән дә артыграк сызлана, эче әүвәлгедән дә бигрәк пошына иде. Башта бу пошыну билгесез генә, курку белән катыш башланды да, минутлар узган саен киңәеп һәм
  шуның белән бергә үк билгелерәк-билгелерәк була барып, саф эч пошуга әйләнде һәм Хәятның бөтен барлыгын каплап алды. Караңгы бүлмәләрдән аңкып тора торган шыксыз үлеклек; аларның эчендәге уннан ятып йоклый торган кешеләрнең бертөрле ага торган тереклекләре; ямьсез йоклый торган ямьсез Биби һәм аның иске, ямьсез мендәре — шул нәрсәләрнең һәммәсенең, үзен (Хәятны) чолгап алып, тереклеге белән үрелеп барулары Хәятка артык күңелсез, эч пошыргыч, мәгънәсез тоелдылар. Бөтен тереклек аның алдында ямен җуйды: гүя бөтен тормыш шул караңгы бүлмәләр, алар эчендәге ястүләрен укыгач та ятып йоклый торган кешеләр, ямьсез йоклый торган Бибиләр һәм караңгы, коточыргыч давыллы төннәрдән коралын ясалган да шыксыз, мәгънәсез булып скелет (кадил) сымак басып тора иде.
  Эч пошты, пошты, очсыз-кырыйсыз пошты...
  Узган ел гына әле Хәят мондый эч пошуның дөньяда барлыгын да белми, хәтта быел кыш башында да әле ул болай пошынмый иде. Менә бу соңгы өч айда инде анда берничә мәртәбә бу хәл булып узды.
  Шушындый эч пошу вакытларының берсендә Хәятның елаганын күргәч, Газизә абыстай да бу хәлгә игътибар иткән иде. Әүвәл ул Хәятны орышып карады. «Тигезлектә үсәсең, зур булмаса да, дәүләт эчендә торасың, Ходайга Шөкереңнән гаҗиз булырга кирәк; «эчем поша», имеш, ни дигән сүз ул, башыңа нинди кайгы төшкән соң синең?»— дип, вәгазьләп тә карады. Ләкин файда чыкмады. (...)
  
  16. Барыбер кайчан да булса бер бармый хәл юк
  — Фу, Ходаем, кай җиреннән телгәнмен бит,— дип, Хәят кулындагы кайчысын өстәлгә куйды да хәзер генә икегә кискән батистын карап тора башлады. Батист чынлап та кирәкмәгән җиреннән теленгән иде. Хәят батист кисәкләрен берничә төрле итеп әйләндереп карады, бер-берсе янына китереп бакты, ләкин файда чыкмады.
  — Кирәкмәгән җиреннән теленгән, хәзер инде күлмәкнең иң күренә торган бер җиренә ялгау керергә тиеш.
  Хәятның кәефе бозылды, ачуы килә башлады да кайчыны бераз арырак төртеп җибәрде, ялгыш киселгән батистларны караваты өстенә атты. Кайчы ялгыш кисүдә, батистлар ялгыш киселүдә гаепле табылганнар иде.
  Бүлмәгә кулына ниндидер бер конверт тотып, Газизә абыстай керде. Хәят йөзен кыйланышланып чытты да зарланган тавыш белән:
  — Кара әле, әни, якшәмбе көн эш тотарга бер ярамый миңа, менә ничек телеп ташлаганмын,— дип, теге батистларны алып күрсәтергә тотынды. Газизә абыстай, мондый эш булып киткән чакларда, йөзенә кәефсезлек чыгарып, Хәятны бераз кыздыра:
  — Бер эшне күңел биреп эшләмисең син. Үзең монда, күңелең әллә кайда,— ди торган иде. Ләкин бүген, Хәятның гаҗәпләнәсенә каршы, йомшак кына елмайды һәм Хәятка матурлыгына кызыккан сыман бер караш белән карады да: — Йә, кызым, юкка борчылма. Монысы бозылса, икенчесе бетмәс әле,— диде һәм әллә ничек уңайсызланып кына кулындагы конвертны Хәятка сузды да: — Менә шушы кешене таныйсыңмы дип күрсәтергә кергән идем әле мин сиңа,— диде дә, бик кирәкле бер эше исенә төшкән сымак, җәһәт кенә бүлмәдән чыгып китте.
  Конверт эченнән бер егет портреты килеп чыкты. Башының артынарак киелгән кәләпүше егетнең мөселман икәнен күрсәтеп торганга күрә, Хәят анасының бу портретны күрсәтүе тиктомалга түгел икәнен сизенде: «Яучы килмәгәндә, ана кетне нишләп үз кызына егетләр портреты күрсәтеп йөрсен!»
  Хәят портретны бик пөхтәләп карарга тотынды. Аның йөрәкчеге уйнаклап тибә башлаган иде.
  Егетнең йөз кыяфәте һәм сынын тотышы, портрет күрсәтүенә караганда, бик сөйкемле иделәр: ачык маңгай, кәкрәебрәк килгән шактый киң кашлар, очлары югарыга каратылып куелган куе һәм озын мыек һәм күкрәген киерелдеребрәк, егет сымак торыш Хәятка мәхәббәтле күренделәр.
  Егетнең кәләпүшеннән башка бөтен киеме иң соң мода белән Аурупача тегелгән нәрсәләр иде. Портрет иясе бу яктан да Хәятка ошады.
  Хәят портретны бик озаклап, бик нечкәләп карады, иң вак нәрсәләрне дә күзеннән төшереп калдырмаска тырышты. Шулай карый торгач, бервакыт аңар егетнең кәләпүше ар-
  тыграк артка киелгән шикелле тоелды да, ул: «Кәләпүшен бераз алгарак киертәсе бар икән»,— дип уйлады.
  Аннан соң Газизә абыстайның аяк тавышы ишетелгән шикелле булгач, Хәят портретны тәрәзә төбенә ташлады да бүленгән эшенә тотынган сыман итте.
  Газизә абыстай, кергәч тә, кызының йөзеннән карап берәр нәрсә аңларга тырышса да, булдыра алмады: Хәятның йөзе һәрвакыттагы шикелле матур, тыныч һәм ачык иде, яңа бер тойгы аңлатмый иде. Газизә абыстай уңайсызрак елмайды да:
  — Таныдыңмы, кызым? — дип сорады.
  Хәят йөзен бер дә үзгәртмәскә һәм тавышын илтифатсыз ясарга тырышып кына.
  — Ә мин җүнлеләп карамадым да әле аны,— дип, карточканы яңадан кулына алды һәм өстән генә бер кат күз төшерде: — Юк, таный торган кешем түгел,— дип, анасына сузды.
  Газизә абыстай бу егетнең Г. шәһәрендәге Салих Фатихов исемле яшь бай, бик тәүфыйклы һәм бик образовный кеше икәнчелеген сөйләде һәм, берникадәр сүзләрдән соң, шул егеттән яучы килгәнлеген һәм шушы бер-ике көн эчендә аңар бер җавап бирергә кирәк икәнчелеген дә әйтте. Хәят үкчәләре өстендә җәһәт кенә анасына аркан әйләнде. Аның матур йөзе нурлы кызгылтлык белән капланган иде. Газизә абыстай, яңадан бер кат кыска гына, Салих Фатиховның бик бай, бик тәүфыйклы һәм образовный егет икәнлеген сөйләп, иртәгә ачык бер җавап бирергә кирәк икәнчелеген аңлатты да карточканы Хәятның өстәлендә калдырып чыгып китте.
  Хәят берничә секундлар баскан килеш торды; аннан соң, якындагы эскәмиягә авыр гына ташланып, бик нык яна торган бит урталарын кулчыклары арасына кыстырды да тик кенә калды. Уй үзенә эшли башларга вакыт икәнен сизенә, ләкин кайдан тотынырга кирәк икәнен белми дә каушап кала иде: бүлмә тарая башлады, тарая, тарая... менә инде ул Хәятны кысарга ук тотынды... Мондый тар урында ничек итеп фикерне эшләтергә дә, ничек итеп берәр нәрсә уйлап чыгарырга мөмкин булсын!
  Хәят иң әүвәл кулына туры килгән бер китапны алды, эченә акрын гына карточканы салды да бакчага чыгып китте.
  Бакча киң, җәйге кояш уенчак һәм шат иде.
  Хәят, бүлмә эчендә кысылып торып бик арган шикелле, бакча эскәмияләренең берсенә килеп утыргач, ял итәсе килү сыман бер тойгыга чумды да, кулындагы китабын ябык килеш тезләре өстенә салып, күзләре белән агачларның яшь яфраклары арасыннан үзенә белемсез бер нәрсә эзләргә тотынды. Ләкин ул нәрсә табылмады. Шул нәрсәнең табылмаган-лыгыннан булырга кирәк, кояш, яфраклар арасыннан челтәрләнеп, Хәятның күзләренә төште дә бик ачык итеп көләргә тотынды. Кояш көлә, матур кара күзләр оялалар...
  Хәят икенче эскәмиягә күчеп утырды. Хәзер инде, ял итәсе килү сыман тойгы бетеп, аның урынына бик тиз-тиз уйлыйсы, әллә нәрсә, бик кирәкле нәрсә эшлисе килә иде. Хәят китапны ачты да яңадан карточканы карарга тотынды. Карточка әүвәлгедән бераз үзгәргән, кәләпүш хәзер, бераз алгарак килеп, кирәкле урынын тапкан шикелле иде.
  Бераздан соң Хәят Салихны сөйләтеп карады. Салих әүвәл бас (калын тавыш) белән сөйләгән иде дә, Хәят аны картсынгач, баритон (ачык һәм урта калынлыктагы тавыш) белән сөйли башлады. Салих, моннан да күчеп, нәзек тавыш белән сөйләмәкче булган иде дә, Хәят рөхсәт итмәгәч, аны ташлап, яңадан баритонга күчте.
  Хәят күзләргә дә билгеле бер төс бирергә тырышып караса да, булдыра алмады: алар коңгырлык белән чем-каралык арасында билгесез килеш калдылар.
  Моннан соң Хәят Салихның йортын һәм йортындагы тормышын күз алдына китерә башлады: йорт Рәхимовларныкына охшашлырак кына бер йорт; эчендә рояле дә бар; Салих һәрвакыт ак якаларын куеп йөри; кайвакытларда, өстәл янына утырып, счет сала; төнге икеләр-өчләрсез йокларга ятмый; ун-унберләрсез тормый... Театрлар, концертларга йөри... итеп бер сурәт ясады. Ләкин сурәтләр аермачык чыкмыйлар, әллә ничек томан эченнән генә күренәләр иде.
  Хәят үзе утырган эскәмия янындагы бер агачның яшь ботагын сындырып алды да берәм-берәм яфракларын чәйнәп карады. Яфраклар ачы иделәр. Аннан соң шул ук ботакның кабыгын әрчеп карады. Кабык бармакларны яшькелткә буйый: кабыгы әрчелгән ап-ак чыбык, юешләнеп, тайгак булып тора иде.
  Хәят карточканы китап эченә салды да үзеннән ерак түгел бер җирдә кояшка кызынып ята торган мәче — «Васька»сын чакырырга тотынды. Ләкин «Васька» ялкау гына күтәрелеп карады да урыныннан кузгалмады. Аның Хәятка бераз үпкәсе бар иде: баягынак ул үзе, аны санга тыкмыйча, алдына менеп утырам дигәндә генә ачуланып төшергән иде. Аннан соң Хәят юлларның берсе белән китте дә, койма янына килгәч, бераз туктап торды.
  Күршеләр бакчасыннан сөйләшкән һәм көлешкән тавышлар ишетеләләр иде.
  Хәят койма ярыгыннан җиңелчә генә бер күз салды һәм үз-үзенә генә:
  — Маруся белән женихы икән әле,— диде дә яңадан агачлар арасында тулганырга тотынды... Башка вакыт булса, ул Мария һәм аның булачак киявенең болай бакчада сөйләшеп, көлешеп йөрүләре хакында, Мариянең чытлыклыгы, булачак киявенең чамадан тыш озынлыгы тугрысында уйламый гына уздырмас иде. Ләкин бүген аның башына ул уйларның берсе дә килмәде.
  Уйланмый иде...
  Хәят бер-ике мәртәбә яңадан Салих турысында уйларга тырышып караса да, аны да инде булдыра алмады.
  Йомгакның башы җуялган иде...
  Кинәт Хәят шәһәр өстенә күтәрелгән колак тондыргыч гөрелтене ишетә башлады. Бу гөрелте, бу шау-шуның шәһәр өстеннән бер генә минутка да җуялып торганы булмаса да, баягынак Хәят аны ишетми иде. Әмма хәзер тупас ямщик арбаларының тупас шатырдаулары, әллә кай җирдәге әллә кемнәрнең әллә нәрсәләр кычкырынулары, зур адымлы зур атларның, купшы чабып, дагалары белән урам ташларын сугулары — һәммәсе, ачык ишетелеп, Хәятның башына каба башлады. Ул шактый вакыт шул шау-шуга чумып утырды. Аның башында хәзер шул гөрелтенең хак һәм бар икәнлегеннән башка бер нәрсә дә калмаган иде.
  Әнә бер ак болыт. Ак ефәк флер[12] шикелле үтә күрсәтә торган болыт. Ул болыт, артына вак-вак болытчыклар ияртеп туп-туры кояш өстенә бара. Хәят аның, тиз генә барып бетеп, кояшны каплавын тели.
  Болыт килеп тә җитте. Аның белән бергә йомшак һәм хуш исле җил дә килде һәм Хәятның эсселектән арган йөзенә акрын гына исеп хәл кертте.
  Шау-шу басыла төшкән, баш та иркенәеп киткән шикелле булды.
  Хәят яңадан портретны карарга тотынмакчы булган иде, ләкин бу вакытта ишегалдында Әминә тавышы ишетелгән шикелле булгач, чабып аңар каршы китте:
  — Бире, туганым!
  Әминәнең тулырак кына яңак урталары эсседән матур гына кызарганнар да, бераз тирләгәннәр дә иде. Ул, күзләрен җитез генә уйнатып:
  — Әйдә, туганым, киен, мин сине хәзер үзебезгә алып китәм. Кич бергә «Аркадия»гә барырбыз,— диде.
  Хәят уйчан гына көлемсерәде дә:
  — Мин синең үзеңне җибәрмим бүген, туганым,— диде һәм, Әминәнең гаҗәпсенеп каравына каршы, аңар бөтен бүгенге вакыйганы сөйләп, Салихның портретын тоттырды.
  Туганымы карточканы караганда, Хәят, бик төбәп, аның үзен карап торды. Әминәнең озак һәм дикъкатьле карашында ошатканлык сизелә иде. Кинәт Әминә күзләрен ялкынландырды һәм үзе бөтенләй ялкынга әйләнде дә:
  — Барамсың, туганым? — дип сорады. Хәят күзләрен уйчан гына елмайтты һәм:
  — Барыйммы соң? — дип, сорауга сорау белән җавап бирде. Моннан соң туганымнар карточканы тагы бер кат бик тәфтишләп карадылар һәм карточкадан гына беленеп җитми торган вак-төякне төрлечә чамаладылар да бару һәм бармау ягына булган сәбәпләрне тикшерергә тотындылар.
  Хәятның бармау ягына куя торган сәбәпләреннән иң зурысы: N шәһәреннән китәргә, шулай итеп, ата-аналары һәм дус-ишләреннән бөтенләйгә аерылырга туры килү иде. Ләкин Әминә, бу сәбәпкә бер дә исе китмичә, башка төрле сәбәпләр күрә иде: уналты-унҗиделәрдә үк кияүгә чыкканда, кызлык вакыты бик әрәм кала; бик яшьтән балалар белән җәфаланасы була; боларга искитмичә бармакчы булганда да, холкын, табигатен белмәгән, күрмәгән һәм танымаган, ул сине сөяме, син аны сөя аласыңмы икәнен белмәгән кешегә гомерлеккә хатын булу куркыныч дип уйлый иде.
  Туганымнарның һәр икесендә бару ягын куәтли торган сәбәп тә юк түгел иде. Егет матур, бай, тәүфыйклы да, ди. Егет образовный да: Аурупа костюмында... Мондый егеткә дә бармаганда, Борһан абзый һәм Газизә абыстайның бик кәефсезләнүләре дә мөмкин.
  Кызлар мәсьәләне тагы берничә кат уйлаштылар. Уйлашкан саен, бармау ягын куәтли торган сәбәпләр берәм-берәм җуяла баралар иде.
  Хәятның N шәһәреннән китәсе килмәүгә, Әминә:
  — Карчык булганчы анаң куенында ята алмассың бит, туганым,— дип җавап бирде.
  Аның каравы Хәят та туганымы күрсәткән сәбәпләрне ватты:
  — Кызлык вакытым әрәм кала, дисең син, туганым. Әрәм кала диярлек, нинди хозуры бар соң аның? Болай дип, марҗа кызлары әйтсәләр, бер хәер инде: алар, ичмасам, ду килеп, әллә нинди историяләр ясап гомер уздыралар. Әмма безгә нәрсә?.. Холкын, фигылен белмәгән кешегә бару дисең син. Барыбер, кайчан барсаң да, шулай була бит инде ул...— диде дә Хәят теләгән нәрсәсен әйтеп бетерә алмаган шикелле итеп сүзен кисте.
  Әминә уйга баткан иде. Бер-ике минут тик тордылар. Моннан соң Әминә кинәт кенә күзләрен Хәятка төзәде дә батыр һәм катгый тавыш белән:
  — Бар, туганым, бар! Барыбер, кайчан да булса бер бармый хәл юк,— диде.
  Хәят җавап бирмәде, ләкин күзләренә чыккан салкынча һәм корыча ут аның да туганымы сүзләренә ышана икәнен күрсәтә иде.
  17. Йә әле, син шәпме?
  Шау-шулы ыгы-зыгысы, тынны кыса торган кызуы, тәртипсез гөрелдәве белән көндез мине чуалта, томаландыра һәм ялкауландыра да Хәятны үзенә кирәкле мәсьәләдән аерып тора иде. Ул бүген көне буе бары шул мәсьәлә турысында, Салихка бару-бармау турысында уйлап йөрсә дә, бер карарга килеп җитә алмады. Әминә белән сөйләшкән сүзләр, хәтта
  
Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.