LatinCada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
Гөлниса - 7
El número total de palabras es 4282
El número total de palabras únicas es 2040
33.7 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
48.6 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
55.9 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Сыерыбыз Караборын, - борыны ялтырап торган чым кара булганлыктан бу исемне аңар әнием кушты, - узган көздән бирле генә безнеке. Әти аны авылыбыздан дүрт чакрымдагы урыс хуторыннан китерде. Аның элекке хуҗалары, - әтинең знакомнары, - олы яшьтә булганлыкларыннан дөньяларын сатып, яшәргә калага, улларына күчәләр икән. Алар үзләре дә, әтинең андагы башка белгәннәре дә, әле бер генә тапкыр бозаулаган яшь сыер, дип, сөтне дә мул бирә, сөте каймак кебек куе, дип, мактаганнар. Мактауларының дөреслеге дә булды, ди әни, бер сауган сөтеннән дүрт йөз грамм акмай чыга, дип хуплап сөйләде. Ләкин соңыннан Караборынның кире яклары да беленде. Маңгаенда ак тамгалы элекке кызыл-сары төстәге сыерыбыз Аккашка йомшак күңеле, тыңлаучан, яшәгән йортын-абзарын яратучан хайван иде. Ничә ел бездә яшәде, беркайчан усаллыгын, кыргыйлыгын күрмәдек. Аны көтүдән каршы алырга мине беркайчан чыгармадылар. Зират янында көтү таралганда уңга, сулга борылмый, туп-туры өйгә кайта да, җил капканы борыны белән төртеп ачып, ишек алдына мөңрәп килеп керә һәм абзар арата капкасы янында аның өчен махсус хәзерләнгән аш-суны йотлыга-йотлыга ашарга керешә иде, шунда ук әни аны саварга да тотына иде. Аккашка аякларын кымшатмый - селкетми тик кенә торып, сабырлык белән сөтен бирә. Аннан соң абзарына ялга керә. Әни аны мактап: «Иртә белән көтүгә дә үзе китә иде мескен, куарга аны мин болай гына, сыер куучы хатын-кызлар белән күрешеп, сөйләшеп, авыл хәбәрләрен ишетер өчен генә барам», - дия иде. Сөте дә әйбәт булды, күрәсең, мәх-лукнең, әнинең беркайчан, аз бирә, дип зарланганын ишетмәдем. Шундый әйбәт, инсафлы хайван иде Аккашка. Былтыр җәй көнендә казага дучар булды мескенкәй. Көтүче Чулак Сираҗи абзый көннең иң эссе мизгелендә якында гына язын шашып таши, җәен кибә торган Кушкүл елгасы үзәнендәге буага көтүне сулауга төшерә икән. Шунда юнәлгәндә Аккашка ярдан егылып имгәнгән. Хайваннар табибы Җәләл абзый карагач, аягы сынган, көтүгә йөрерлек төзәлмәс, чалудан башка чара юк, дигән. Ә менә Караборын холыксыз хайван булып чыкты. Башта күпмедер вакыт әнигә сөтен бирми азаплады, алдына тәмле азык та куялар, барыбер тынмый. Баскан урынында, башын чайкап, бөтен гәүдәсе белән селкенә, арт аякларын урыннан урынга күчереп баса, хәтта сөтле чиләккә аягын тыккан чаклары да булгалады. Дуамал хайванны бер ай чамасы әти белән икәү саудылар. Әти Караборынны кыска иттереп абзар баганасына бәйли дә, кулына саллы таяк алып, мөгезеннән тотып куркытып тора. Тибенә, таптана башласа, таягы белән акылга өйрәтә. Ләкин ул бераз гына тынып тора, аннан, тагы да үзенчә итенә башлый, әнигә тыныч саварга бирми иде.
Караборынны әти былтыр көзне китергән иде. Кыш буе абзар шартларында ябылып яшәде. Шул өч-дүрт айда нинди генә кыргыйлык эшләмәде ул абзарда. Салган печән-саламны элекке сыерыбыз Аккашка кебек ипләп кенә ашамый, борыны белән як-якка һәм аяклары астына түгеп-чәчеп, таптап, азыкка ярамаслык хәлгә китерә иде. Әти, быел кыш икеләтә күп азык китте, дип зарлана. Ничектер, шайтан белсен, сөзепмедер, аяклары белән таптаныпмыдыр, ике тапкыр улакны ватты. Бераз саф һавада йөрсеннәр, дип, хайваннарны әти кайвакыт ачык абзарга чыгара. Караборын монда да ни генә кыланмый. Дуамалланып, ачык абзар буена анда-монда чаба башлый, туктап, болай да чак-чак торган читән коймасын сөзеп ватарга маташа, аннан башын иеп, мөгезләрен текәп кәҗә-сарыкларны куарга тотына, ә алар, мескеннәр, куркуларыннан бер-берсенә өерләнеп чабалар. Соңыннан әти Караборынны ачык абзарга чыгармый башлады.
Быел көтүгә йөри башлагач, Караборынның башка холыксызлыклары да килеп чыкты. Көтүче Чулак Сираҗи абзый: «Сыерың, хайваннарны аздырып, игенлеккә алып керә, чыгара башласаң, җан-фәр-манга чабып, үзе белән башка сыерларны да ияртеп ашлык җиренең уртасына ук алып китә. Кайтара алмый азапланам. Хайваннарны сөзү яман гадәте дә бар икән аның. Әгәр сөзүеннән кайсы булса сыерның бозавын төшерсә, мин не отвечаю», дигән әтигә. Бер көнне Караборынның игенгә керүен колхоз председателе үзе дә күргән: «Тагы хайваннарың-ны ашлыкта күрсәм, штрафават итәм», дип янаган көтүчене.
Караборынның көтүгә йөрүе күп булса ай ярымдыр. Шул кыска вакытта да минем теңкәмә дә нык тиеп өлгерде ул зимагур.
Караборынны көтүдән каршы алып, өйгә алып кайту миңа йөкләнгәнлекне әйткән идем инде. Караборын аклы-каралы ала хайван көтүдә бер генә. Шуның өстенә ул зур, базык гәүдәле - аны мин ерактан үк танып алам да, аңар йөгерәм һәм өйдән ук алып килгән кулымдагы чыбык белән куркытып, үз урамыбызга таба куам. Аның кайтасы килми, якка тарта, беренче чатта ук я уң якка, я сул якка борылып китәргә чамалый. Аны кире үз урамыбызга юнәлтү өчен, ягъни аның якка борылуына каршы төшү өчен, урам кырыеннан алга йөгерәм. Караборын, хайван булса да, усаллыкка башы эшли. Минем йөгерүемне күреп, ул да чатка миннән алдарак барып җитү өчен, сөтле имчәкләрен чайкый-чайкый, арт аякларын чалыш-чолыш атлап чаба башлый. Без чатка алданрак өлгерү өчен ярышабыз. Аның, мине артта калдырып, үзе теләгән ягына киткән чаклары да булгалый. Чабуым-йөгерүемнән арып, алып кайта алмау гарьлегеннән елап кайткан көннәрем дә булгалый иде. Ләкин ул болай югалмый иде, тамагы туйгач, күрәсең, төн яртысында булса да өйгә кайтып керә иде. Ә менә өченче көнне кичен көтүдән аерылып китүеннән Караборын кайтмады. Моның өчен барыбыз да пошынуга калдык - әни дә, мин дә, әти дә. Бигрәк тә әти. Ул: «Бүреләр авызына эләкмәгәе», - дип уфтанды. Әтиемнең кайгыруына урын да бар. «Әнә, дөньяда нинди хәлләр булып китте», - ди: «сыер алуы хәзер мөшкел, базарда хайваннар янына килерлек түгел, кыйммәт. Караборын-ның югалуы безгә зур каза булыр иде», - ди. Караборынның югалуының безнең өчен шундый ягы да булуы мөмкин бит әле - аның корсагындагы бозавы да харап булачак. Моның нәтиҗәсе әти - әнигә генә түгел, миңа да көн кебек ачык. Бу безнең башыбызга төшкән бер түгел, ике бәла булыр иде. Беренчедән, бүгеннән сөт, каймак, акмай кебек нигъ-мәтләрдән мәхрүм булыр идек. Икенчедән, киләсе ел көзендә сугымыбыз да булмас иде. «Алла сакласын безне мондый бәладан», - ди әни кайгырып. Кайгырырлык та шул.
Караборын безгә килгәч, ягъни быел язын ди-гән сүзем, бозауга соңга калды. Май аеның яртысы узып бара, ә ул һаман бозаулаганы юк. Күршеләрнең сыерлары март, апрель аенда ук бозауладылар, ә бу, кыргый хайван, һаман коерыгын болгап буш йөри. Беркөнне кич белән чәй эчеп утырганда әни: «Караборынның бозаулар вакыты җитәдер ахры, сөте азайды», - дип, әтине дә, мине дә куандырган иде. Бигрәк тә моңар мин шатландым. Мин яшь бозауны яратам. Аның кыска йоны ялт-йолт итеп тора. Озын аяклары белән чалыш-чолыш атлап, әнисенең имиенә борыны белән үрелә дә, төртеп-төртеп имә башлый. Бигрәк тә аның зур күзләре карап туймаслык матур була...
Бозаулау вакытын тәгаен белү өчен әти икенче көнне үк колхозның хайваннар белгече Җәләл абзыйны тагы да чакырып китерде. Караборынны ул бик җентекләп тикшерде: ике якка чыккан корсагын басып та, сыйпаштырып та карады, колагын куеп та тыңлады; аннан сул кулы белән имчәген тотып, уң кулы белән капшап, үз-үзенә: имчәге тыгызланган хайванның, дип, сөйләнеп, коерыгы астына күз төшерде дә, әтигә:
- Ун көн чамасында бозаулар, теге атнадан көтүгә чыгармагыз, бозаулаганчы өйдә тотыгыз, - диде.
Икенче көнне кичен Караборын югалды.
Без әти белән юлыбызны дәвам итәбез. Берничә урында Сакмарның язгы ташуыннан калган, ләкин һаман әле кибет җитмәгән күлдәвек үзәннәрен чыбык-чабык салып ясалган сукмаклар аша узып, яшь өянкеләр арасыннан бераз баргач, юлыбыз юнәлешенә сузылган челеклек дигән шактый киң һәм тигез яссылыкка мендек. Аның өсте катылыгы белән агачка охшаган, челек, дигән вак куаклыклар белән капланган.
- Ә менә бу уйсулык «Тартар тугае» дип атала, - диде әти юлыбызның уң ягындагы түбәнлеккә кулы белән һәм карашы белән ымлап.
Сакмарның язгы ташуында кергән суының се-ңүеннән, тугайның җире җәйнең баш миен эретердәй кайнар һавалы көннәрендә дә дымланып тора икән. Шунлыктан кыяк үләннәр монда кеше биленә җитәр- дәй биек булып күкрәп үсәләр, ә җиләк җимеш куаклыклары, - шомырт, балан, камырлык, чия һәм карлыган, - ел саен шашып уңыш бирәләр ди.
Тугайның тыгыз–куе үләннәрен, тартар, дигән кышлар яратканнар - җәй буе алар монда яшиләр икән, шуңа күрә бу уйсулыкны авылыбыз кешеләре «Тартар тугае» дип атаганнар. Тугай өстенә карадым да, исем китте - тугай өсте төрле төстәге, рәсемдәге чәчәкләр белән бизәлгән. Ул җәй көннәрендә, әтием әйтмешли, чыннан да җәннәт бакчасыдай матур була икән. Ләкин минем хәзер урман матурлыклары кызыктырмый, башымда минем Караборын хакындагы уйлар бөтерелә. Тугайның үләннәре хайваннарга кешеләргә прәник, печенье кебек тәмле азыктыр, шушында якында гына бирән корсагын тутырып кайткан булса, әйбәтрәк булыр иде бит, ә ул, Караборын, әллә кайдагы Бүреавыз урманына киткән, дип куйдым мин аны ачуланып.
Тугайның матур күренеше һәм ул яктан дымлы һава белән килгән хуш-ис белән озак хозурлана алмадым.
Әти эре адымнары белән ашыгып атлап әллә кая китеп тә өлгергән. Мин аның артыннан чаптым.
Өйдән чыкканнан бирле минем башымда һа-ман Караборын бөтерелде, чәчәккә күмелгән тугайга хәйран булуым да моны җуймады. Әниемнең кичә кич белән: көне буе эзләп тә, Караборынны таба алмагач, әтиең нык ачуланып кайткан, табылса, ул зимагурны мин сөт сыеры итеп калдырмыйм, сугымга ашатам, диде дигәне минем башымны тырнап тора. Караборын минем теңкәмә дә күп тиде, шулай да ул зур, базык гәүдәле, матур хайванны эчемнән ярата идем. Бара-бара безне үз итәр, яратыр, вакытында кайтырга гадәтләнер, дип уйлый идем. Әтинең фикере белән мин риза түгел. Бүреавызга юлланганнан бирле аның Караборын хакындагы уен үз авызыннан ишетәсем килеп торды. Ләкин соравым тагы да ачуын кузгатыр, дип сорарга куркып килдем. Аны куып җиткәч, ачуланса ачуланыр инде, дидем дә, уңайсызлануымны җиңеп, тәвәккәлләдем.
- Әти, син Караборынны су... сугымга ашатырга уйлыйсыңмы? - дидем дулкынлануымнан тотлыгып.
- Шулай тәвәккәлләдем, Алла кушса. Көнсаен дигәндәй аны ярты төнгә кадәр эзләп йөр, кайтса да, караңгыда әниең рәтләп сава алмый. Шуның өстенә ул әллә нинди туймас хайван да. Бер кышта бер үзе ике сыерлык азык бетерде. Абзар читәннәрен сөзеп теңкәгә тиде, төзәтеп өлгерә алмыйм. Аның артыннан гына карап торырга безнең башка мәшәкатебез юк мени?
- Без, әти, сыерсыз ничек яшәрбез, сөтебез дә, акмаебыз да, хәтта ачы катыгыбыз да булмас. Һаман күршеләрдән сорап торуы уңайсыз бит.
- Сөткә Аккашканың былтыргы танасын калдырырбыз - диде әти, артык сөйләшәсем килми ди-гәндәй кырт кисеп. Һәм, әйдә кызурак атлыйк дип, адымнарын ешайтты.
Без бер чакрым чамасы баргач, Тартар тугае яры уңга борылды, юлыбыз да шул якка китте. Челеклек бетте. Сул ягыбызда чачаклы куе ботакларыннан йомры ябалдашлы урта буйлы агачлар урманы башланды. «Белеп кал, - диде әти миңа агачлыкларны күрсәтеп, - бу урынны «Карамалык» дип атыйлар. Карама агачы каты агач, аны бездә абзар, лапас баганаларына файдаланалар.
Бераздан без Сакмар елгасына килеп чыктык. Авылыбыз янында Сакмар каты агымлы, суында нык басып тормасаң, егылуыңны көт тә тор. Монда ул тын ага икән. Бу ягы аның су бәрелүдән ашалганлыктан текә яр, ә теге як буе вак таш, ком белән капланган сөзәк. Елганың мондый сөзәк ярын авыл кешеләре, кырчын, дип атыйлар. Ә гомумән Сакмарның бу тирәсен халык «Тәбәнәк яр» дип атый икән, моны да мин әтиемнән белдем. Сакмар авылны узгач, әллә кайларга барып, әйләнеп, боргаланып агып, монда килеп чыга икән. Бер мизгел Сакмарның монда тын агуына сокланып карап тордым. Елганың яры буендагы тирән, ләкин үтә күренмәле суында ашыкмыйча йөзгән балыклар төркеме ап-ачык күренә. Арада кызыктырырлык эре балыклар да бар. Елганың бу тирәсе балыкка бай икән. Сабир бабай бу тирәгә юкка йөрми, күрәсең.
- Без Бүреавызга якынайдык, күп булса чак-рым ярым чамасы гына калгандыр, - диде әти мине шатландырып. Ләкин мин бераз шомланып та куйдым: Сабир бабай күргән урыннан киткән булсалар, без аларны каян эзләп табарбыз? Шунда ук үземне тынычландырдым да: бүген төннә генә туган бозавы белән кая китә алсыннар инде алар...
Юлыбыз Сакмардан ерагайды.
Без ниндидер кибә башлаган язгы кар суы елгасының тирән үзәнен кичеп, киек үрдәкләрне куркытып очырып, әтием атавынча, «Олы күл» дигән сулык буеннан узгач, өсте вак үлән белән сырылган һәм аз йөрелгән юл белән сул якка борылып күзкүремдәге биек булып үскән усак, өянке, актирәк агачлыклары урманына табан юнәлдек. Әти шул агачлыклар артында Бүреавыз урманы башлануын искәртте. Кинәт кенә туктап, уң кулын шул якка сузып:
- Игътибар белән кара әле: әнә, нәкъ юлыбыз юнәлгән турыда башка агачларга чагыштырганда биегрәк булып, калын ботаклары белән тирә-ягына җәелгән ябалдашлы юан тирәк утыра, - диде ул, аннан өстәде: моннан ул бер агач булып күренә, чын-лыкта ул бер-берсенә сыенып үскән ике мәһабәт тирәк. Көнбатыш якның офыгын каплап, сулдан уң як күз күременә сузылган агачлыклар сафын күзаллап та әтинең күрсәткәнен тәгаен абайламыйча торгач, ул миңа башкачарак аңлатырга тотынды.
- Әнә, мин күрсәткән төбәктән уңдарак, җилдә селкенүеңнән кояшта яфраклары ялт-йолт килеп җилфердәп утырган актирәк төркемен күрәсеңме?
- Ә... күрәм... күрдем, күрдем...
- Шуларның сул ягындагы киң ябалдашлы агач куштирәк инде. Караборынны Сабир бабай шунда күргән.
- Карале! Килеп җиткәнбез бит. Шатлыгымнан мин үземне тота алмадым, җан-фәрманга алга йөгердем. Әтинең: «Тукта, ашыкма, бергә барыйк»,- дигәнен ишетмәмешкә салынып, чаптым гына.
Бераз баргач, үземнең ялгызлыгымны сизеп, шүрли дә башладым. Чытырлыктан нинди булса ерткыч килеп чыкса, нишләрмен? Куаклар арасында шытырдаган тавыш та ишетелеп калды. Куркыныптыр инде, чытырлыктан ниндидер кош пырылдап очып чыкты. Әйләнеп, артыма карадым. Юлның арт ягы яккарак борылган, күрәсең, аның арткы буен куаклыклар каплаган, әти ерак калган, күрәсең, ул күренми. Мин, шомланып, йөгерүемнән туктадым. Әтием килеп җитсен, дип, әкрен һәм сак атлауга күчтем.
Әкрен атласам да, мин Куштирәккә килеп җиттем диярлек. Ул менә минем каршымда гына, күп булса моннан йөз адым чамасындадыр. Аның куе яфраклар белән капланган күп ботаклы ябалдашы-ның сизелер-сизелмәс җилдә дә селкенеп шаулаганы да бераз ишетелә. Тик, миннән биек чытырманлар аша, мин аның башын гына күрәм.
Кинәт кенә, көтелмәгән дә, уйламаган да хәл: шул яктан ат пошкырган тавыш ишетелеп калды. Юк, ул кешнәмәде, ул өркегәндәй пошкырды. Бу ни хәл? Монда, авылдан 4-5 чакрым урманда, ат каян килеп чыксын? Әллә ул да безнең Караборын кебек тыйнаксыз хайван микән? Хуҗасы булса, кем икән ул? Әллә бер явыз адәм Караборынны урларга килде микән? Шулайдыр, мөгаен! Атылып барып, Караборынны яклыйсым килде. Ләкин бу минем кулдан килердәй эш булмаганлыктан сабыр иттем. Шунысы да гаҗәп, ул адәмнең аты нәрсәдән өркеде икән, әллә бүреләр өере һөҗүм итә микән аңарга. Минем куркынуым бөтен тәнемә йөгерде. Әтием янына кире кайтыйм микән әллә, дип тә уйлап куйдым. Мин бит кечкенә бала түгел инде, куркуымны сиздерсәм, оят булыр. Әтиемнең: «Чапма, бергә барыйк, дип әйттем бит мин сиңа», - дип шелтәләвен дә ишетәсем килми.
Миңа юл буе ачыклыгы да хәтәр тоела башлады. Мин хәзер куркынуымнан юлдан чытырманлар арасына кереп, алга әкрен генә, тавышсыз гына елышам.
Шул хәлемдә дә һаман Караборын хакында хыялланам: хәвеф-хәтәрсез булса, мин аны хәзер бозавы белән Куштирәк янында күрермен. Ул мине таныр. Өйдә булмаганына өченче көн бит инде, бәлки үзенчә, хайванча, сагынгандыр да. Яшь бозаулар матур булалар. Мин ул кечкенә хайванчыкны кочаклармын, ялтыр йоныннан сыйпап яратырмын. Әти дә килеп җитәр. Аның кулындагы чиләктә Караборынга күчтәнәч бар, аны татыгач, Караборынның күңеле бәлки йомшарыр. Без дүртәүләп өйгә кайтып китәрбез...
Бераз баргач, мин кинәт кенә куе үлән белән капланган ачыклыкка килеп чыктым. Бу ике-өч ишек алды чамасындагы мәйдан мәһабәт куштирәкнең «биләме», күрәсең. Ботакларын як-якка җәеп нәкъ аның уртасында утырган. Мин аны бер-берсенә кушы-лып утырган ике кәүсәлегеннән таныдым. Шунда ук аның кочакка сыймаслык юан төбендә Кара-борынның ала гәүдәсен күрдем. Ләкин ул монда мин уйлаганча бозавы белән ялгызы гына түгел икән! Караборын янында басып торган дүрт адәмне күреп, шаккатып, туктадым. Нинди кешеләр икән болар, әллә, чыннан да, Караборынны урлап алып китәргә уйлашып торучы караклар микән. Мин артка чигенеп, янымдагы карт зелпе агачы артына посып, алдымдагы күренешне күзәтә башладым.
Караборын арт саны белән миңа табан тора. Аның арт аяклары да, ал аяклары да көчтән чыгардай халәттәге киеренкелек белән тартылганнар, ә үзе мөгезе белән Куштирәк кәүсәсе төбенә терәлгән дә, аны сөзеп егарга көчәнә кебек. Әйтерсең, ул бар гайрәтен шул көчәнүенә биреп, катып калган - гәүдәсендә хәрәкәт-кымшану сизелми, тик коерыгы-ның гына уңга-сулга селкенүе күренеп кала. Ә күптән түгел генә туган ялтыр йонлы бозавы таяк кебек озын, нечкә аякларында әнә егылам, менә егылам дигәндәй чайкалып басып тора. Караборыннан сул якта, Куштирәкнең озын ботаклары астыннан узган юлга табан, биш-алты адым чамасында дүрт адәм басып тора. Алар дүртесе дүрт кыяфәттә Караборын мөгезләре белән терәлеп каткан Куштирәк кәүсәсе төбенә гаҗәпләнү һәм аптырау чырае белән карап торалар. Берсе, - арада олырагы, - уң кулын Караборынга табан сузып нидер сөйли. Араларында өстенә озын плащ кебек нәрсә кигәне, кечкенә буйлы һәм бөкре гәүдәлесе, алардан аерылып Караборын бозавы янына килде дә, аны бер кулы белән муеныннан кочаклап, икенче кулы белән артыннан этәп борыны белән әнисенең имчәгенә төртә башлады. Үзе бозаугамыдыр, әллә үзенәмедер нидер сөйли, тавышы аз гына ишетелсә дә, ерактан ни сөйләгәне аңлашылмый. Карап тора торгач, мин бу кешене таныдым, ахры. Карале! Урман - әби бит бу. Әнә башында шул былтыр мин күргән-дәге кама белән әйләндерелгән колаксыз иске бүрек, ике җилкәсендә ике букча, мөгаен, алар шифалы үлән, чәчәкләр белән тулыдыр. Ул - нәкъ ул.
Авылыбызда Урман-әбинең им-том остасы булуы белән даны чыккан. Берничә тапкыр аның, кояш баярга тәгәрәгән мизгелләрдә, Сакмарның борынгы үзәненнән безнең урамга күтәрелгәнен күргәнем бар.
Әнә бөкресе чыккан гәүдәсе, киемнәре дә шул мин күргәндәгеләр: башында колаксыз түгәрәк бүрек, өстендә итәкләре тезенә кадәр салынган камзул кебек нәрсә, букчалары да ике җилкәсе аша салынган.
Әниемнең сөйләвеннән беләм, әбинең яратканы җәйге урман икән. Кыш узып, май аеның җылы көннәре җиттеме, аның көндезге тормышы урманга күчә, ди. Тәрәзәсенә кадәр җиргә кергән котсыз өендә ялгыз утырганчы,- ул үзе генә яши, ди,- урманда гизү, аның хәзинәләре белән аралашу әбинең җанын рәхәтләндерә икән. Шуның өчен аны Урман-әби дип атаганнар, ди әнием. Урманны яратуы аның им-томлыгы өчен дә файдасы бар икән. Җәйге урманда ул авыру-хәстә адәмнәрне савыктырырга шифалы үсемлекләр, чәчәкләр, яфраклар һәм җимеш-җиләкләр җыеп алып кайтып алардан дәва-чәй, тәнгә сихәтле майлар ясап куюын да әнием сөйләвеннән белдем. Озын-салкын кышта, аның даруларына мохтаҗлар табыла, ди әнием. Бүген кәсебенә таңнан урманга чыгуында Сабир бабай кебек Урман-әби дә Караборынга тап булды, күрәсең.
* * *
Бераздан, җентекләбрәк күзәткәч, теге калган өчәүнең берсен дә таныдым. Ул лесник абзый икән, әтинең әшнәләрчә йөрешкән кешесе. Ул бездә кунакта да булганы бар. Әти аңардан утынга агач ала, җәй башында лесник абзый безгә урман ачыклыкларыннан печәнлек җир дә бирә. Лесник абзыйны әти, яхшы кеше, дип мактый. Аның янында торучыларны мин танымадым. Соңыннан гына белдем, алар урман эшчеләре икән. Лесник абзый урманны атка атланып йөреп саклый. Ул бүген дә ат белән килгән икән. Әнә, юлның теге ягында бәйләнгән атын да күрдем. Ул нәрсәгәдер ачуланганмы, әллә нык өркегәнмедер, аның пошкыруы хәзер дә ишетелә. Зур күзләре аның Караборын ягына юнәлгән, ә колаклары бер йомыла, бер тырпаеп алга сузыла, аяклары белән җирне тыпырдап таптый, бәйдән ычкынып китмәк була, ахры.
Шул арада Караборынга дип күчтәнәч салып китергән чиләген тотып, әти дә килеп чыкты. Юлдан Куштирәк ачыклыгына борылгач, ул Караборынга гаҗәпләнеп карап торучыларны күреп, - артларыннан төсмерләп җитмичә, күрәсең, - бер мизгел туктап торды да, аннан, таныгач, туп-туры аларга юнәлде. Ләкин алар белән исәнләшеп өлгермәде, Караборынның мөгезләре белән Куштирәкнең төбенә терәлгәнен күреп аптырауыннан туктап калды. Зелпе артыннан чыгып, әтием янына йөгердем. Текәлебрәк карасам, ни күзем белән күрим - Караборынның мөгезләре астында ниндидер зур эткә охшаган соры йонлы җәнлек. Әти Караборынның янына ук барып басты. Мин аның артыннан иярдем. Караборын җәнлекне сул мөгезе белән кабыргалары турысыннан, уңы белән арт саны тирәсеннән эләктергән дә, Куштирәкнең ике кәүсәдән торган яссы төбенә кадап каткан, әйтерсең, Караборын ташка әверелгән. Аның терелеге күз алмалары йөрешеннән һәм коерыгы селкенүеннән генә күренә. Ул, мөгаен, безне таныгандыр. Киек җәнлекне изеп агач төбенә терәгән мөгезләрен бушатмаса да, без аның янына килеп туктагач, безгә табан күзләрен әйләндереп, нидер әйтергә теләгәндәй мөңрәп куйды. Безне күргәненә шатлангандырмы, әллә ачуланганмы? Мөгаен, шатлангандыр. «Син, Караборын, батыр икәнсең», - диде әти Караборынның башыннан сыйпап, йомшак, иркәләү тавыш белән: «явыз бүрене җиңгәнсең». Караборынның мөгезләре астында бүре булганлыкны мин шунда гына белдем. «Каян алдың син, җанкаем, бу кадәр көчне?» - дип кат-кат сыйпады Караборынның аркасыннан яныбызда торган Урман-әби дә.
Бүренең башы салынып төшкән, озын теле тешләре арасыннан якка чыккан, күзләре агарып, акаеп сүнгәннәр.
Ай-һай, тешләре яман була икән бүре дигән явыз ерткычларның, бигрәк тә казык тешләре - тимер кадактай озыннар һәм үткеннәр. Шундый ерткычны җиңә алган бит безнең зимагур Караборын.
Юлда килгәндә әти Караборынга ачулы иде. Аның куштирәк янындагы хәлен күргәч, күңеле йомшарды, күрәсең. Ул аның белән кеше белән сөйләш-кәндәй сөйләшә башлады.
- Малкаем, Караборын, күп кыдырдың инде, җитәр, якын урманыбызда булмаган урының аз калгандыр. Монда да килеп җиткәнсең. Шунлыктан менә шундый хәтәрлеккә дә тарыгансың. Батырлы-гың белән бер явыз ерткычны җиңгәнсең, син молодис. Әгәр алар күмәк булсалар, нишләр идең? - үзең дә, җаныңдай кадерле бозавын да харап булыр идегез бит, - диде әти калтыраулы тавыш белән. Аннан: мә, малкаем, ачыккансыңдыр, Сәлимә апаң җибәргән күчтәнәчне аша да, өйгә кайтыйк, - дип кулындагы чиләгендәге көрпәгә бутаган кабак, чөгендер, бәрәңге туралмаларын Караборынның ал аяклары янына бушатты.
Караборын әтине тыңламадымыдыр, әллә аңламадымыдыр, кымшанмады, аска карап тора бирде. Әти аны мөгезләреннән тотып куптарырга маташты, көче җитмәде. Караборын, киресенчә, катырак терәлә генә барды.
- Cәлихҗан, аны болай җиңел генә кузгатып булмас, - диде яныбызда торган лесник абзый әтигә мөрәҗәгать итеп. - Ул бит хайван, бүренең җаны чыкканын аңламый. Ычкынып китсә, тагы да һөҗүм итәр, дип, уйлыйдыр, мөгаен. Мөгезләренә аркан эләктереп, барыбыз бергә күмәкләп кузгату кулай булыр, - диде. Хайванны агач төбеннән кузгаткач, бүренең үле гәүдәсен якындагы куаклар арасына яшереп торырга кирәклеген дә әйтте.
Әти дә, теге ике урман эшчеләре дә лесник абзыйның тәкъдиме белән риза булдылар. Әти мин-нән арканны алып, Караборынның мөгезләренә нык иттереп элмәкләп бәйләде.
Ләкин Караборынны Куштирәк төбеннән аеруы зур бер мәшәкать булды.
Лесник абзый үзенең эшчеләренең берсенә Куштирәк кәүсәсенең теге ягында басып, бүренең гәүдәсен алып китәргә хәзер торырга кушты.
Өчәүләп - әти, лесник абзый, аның икенче эшчесе сыерның мөгезләренә бәйләнгән арканга тотынып якка тарта башладылар. Караборын бүре гәүдәсе аша агач төбенә мөгезләре белән шундый гайрәттә терәлгән ки, кымшата да алмадылар. Хәл алып, бар куәтләрен җыйгач, икенче тапкыр тартырга тотындылар һәм бераз кузгаттылар да. Ләкин барыбер тартып алып китә алмадылар. Караборын аякларын тагы да ныграк терәп, муенын катырып тартылды да, мөгезләре белән кире бүре өстенә барып терәлде.
- Төрлебез төрле мизгелдә тартабыз, барыбыз да бергә тарту кирәк, - диде әти - мин, бер-ике-өч, - дигәч, тартыйк...
Аз булса да ярдәм булсын дип, арканга мин дә ябыштым, карасам, арт яктагы бозау янында торган Урман-әби дә бөкре гәүдәсен тагы да бөкрәйтә төшеп, калтыраган куллары белән аркан очына тотынган.
- Бер-ике-өч, һай...
Чыннан да барыбыз да бер мизгелдә тарткач, тарту көче күбәя икән. Бу юлы Караборынны үзебез ягыбызга бора алдык. Нәкъ шул чакта тирәк артында торган абзый бүренең гәүдәсен куаклыклар арасына җилтерәтеп илтеп яшерде. Сизелер-сизелмәс арканны бушатып җибәрдек, ахры, Караборын көчәнеп тартылды да, борылып, барыбызны да өстерәп кире алып китте. Шул чак гаҗәеп хәл булып алды: Караборын мөгезләрен алга юнәлтеп, усал мөгрәү белән Кушти-рәк төбенә килеп туктады да шаккатты: бүре юк! Уңга, сулга карап алды - бүре качкан.
Шатлыгыннан, күрәсең, коерыгын югары күтәреп арлы-бирле чайкады да, йомшак, җиңел адымнар белән мөңри-мөңри безнең артта торган бозавына юнәлде һәм телен озын-озын чыгарып балакаен яларга тотынды. «Әйдә, балакаем, әниеңне им, тамагыңны туйдыр, ныгы, көчәя төш, аякларыңда чак торасың бит, дип Урман-әби баягыча бозауны әнисе имчәгенә юнәлдерергә тотынды. Әби үз-үзенә: «Бүрене сөзеп торганда анаңның сөте дә туктаган булгандыр. Хәзер, Алла кушса, сөте килер», - дип, бозауның аркасыннан сөеп сөйләнде. Бозау анасының имчәген төртеп-төртеп имә башлады.
- Бүрене изеп үтергәч, сыерың шул хәлдә аз дигәндә ярты төн торгандыр, - диде лесник абзый әтигә, - чөнки бозавы басып торыр хәлгә килгән инде. - Бәхетегезгә каршы, бер бүре генә булган, - диде ул безне куандырып, - күмәк булсалар, сыерсыз калган булыр идегез...
Аның әйткәне дөрестер. Караборын ни кадәр батыр булса да, әллә ничә явыз ерткычны җиңә алмас иде. Күпне күргән, күпне белгән әти булып: «Ялгыз сыер бүрене җиңгәнлеген ишеткәнем юк иде»,- ди.
- Бозавы бик зәгыйфь әле, дүрт-биш чакрымны үз аяклары белән кайта алмас,- дип, лесник абзый атлы арба җибәрергә вәгъдә итте. Алар моннан ярты чакрым чамасындагы ераклыктагы ачыклыкта имән үсентеләре утырталар икән, атлы арбасы шунда икән аның. - Сыерың ачыккандыр да, арыгандыр да, ты-нычланып, утлый торсын, - дип, атлы-арба килгәнче ял итәргә кушып, иярле биясенә атлангач:
- Бүренең гәүдәсеннән тиресен үзем тунап алып кайтырмын, мәшәкатьләнеп йөрмәгез, - диде дә, җирән биясен юыртып китеп барды.
Эшчеләр дә җәяүләп ул киткән якка атладылар Урман-әби дә ике җилкәсенә ике букчасын асып, үзенә кирәк үлән, чәчәкләрне эзләп, күрәсең, без килгән юл белән авылга таба китте.
Караборын мәшәкате белән мавыгып, әнинең миңа тоттырган тәгамен онытканбыз. Минем дә нык ачыкканымны тойгач кына исемә төште. Без дә әти белән май ягылган күмәч ашап тамак ялгап алдык. Лесник абзый вәгъдә иткән атлы-арба шактый соңлап килде, килмәс, дип курка башлаган идек инде. Олаучы кыска тыкрыкта торучы Әхмәтхалим бабай икән.
Вакыт-вакыт туктап, бозауны арбадан төше-реп, анасына кушып имезә-имезә, арбага бәйләнгән сыер аягы белән кояш баер алдыннан гына кайтып җиттек. Сыерны да, бозавын да исән-сау алып кайтуыбызга күңеле нечкәрүдән әнинең күзләре бераз чыланып алды. Безне ул күптәннән аш пешереп, чәйгә коймак өлгертеп көтеп тора икән.
Чәйдән соң әни Караборынны савып, бозавына уыз сөте эчерде дә, әнисеннән аерып, лапасның кечкенә бүлегенә япты. Караборын ачык абзарда мөңрәп, балакаен эзләп, анда-монда йөргәләде дә, рә-шәткә ишеге аша, аның исән-саулыгын һәм мондалыгын күрү рәхәтеннән кикергән азыгын күши-күши назлы баласы ябылган кечкенә лапас рәшәткәле ишеге төбенә ялга ятты. Нервлануыннан да, бүре белән көрәшеп көч түгүеннән дә безгә караганда ул, мөгаен, күп тапкыр артыграк арыгандыр. Ял итсен, әти әйтмешли, зимагур хайван.
Караборынның бүре чаклы бүрене җиңә алуы хәбәре белән авыл ике-өч көн шаулады. Бу ис китмәле хәл район начальникларына тикле барып ирешкән.
Кичә якшәмбе көн иде. Буш көнебездән файдаланып берничә классташым белән җыелышып - без бишенчедә укыйбыз, - Урыс күленә карабалык ауларга барырга сөйләшкән идек. Барып чыкмады, әти белән Караборын артыннан китеп, ял көнен күрми дә калдым. Аның каравы үзем өчен күпме гыйбрәтле хәлләр күрдем мин. Ләкин кайткач нык арыганымны тойдым. Иртән мәктәпкә барырга авырлык белән тордым. Әни, тор да, тор, дип, кат-кат уятмаса, йоклап та калган булыр идем. Каян ишетеп өлгергәннәрдер - мөгаен, я Сабир бабайдан, я Урман-әбидән чыккан хәбәрдер бу, - мәктәп ишек алдына кереп өлгермәдем, укучы бала-чагалар мине әйләндереп алды.
- Дөресме, сезнең сыерыгыз бүрене җиңгән ди имеш?
- Кайсы урманда булган соң бу хәл?
- Бозавы да исән-саумы?... - шундый сораулар яудыра башладылар. Мин берсенә дә җавап биреп өлгерә алмадым, дәрес башланырга кыңгырау шалтырады, классларыбызга йөгердек.
Дәресләр беткәч, өйгә кайтып җиткәндә капка төбебездә күрше-тирә бала-чагаларның, безнең тирәдә яшәүче абзый-апаларның, алар арасында кайбер әби-бабайларның җыелышып торуларын күрүемнән хәйран булып, адымнарымны ешайтып ишек алдына килеп кердем.
Ишек алдында да кешеләр күп. Ләкин барысы да тынлыкны бозмаска тырышкандай ишетелер-ишетелмәс кенә нәрсә хакындадыр сөйләшәләр, барысының да йөзендә гаҗәпләнү кебегрәк чырай күренә. Мин дә күрдем дә, аптырап калдым - ишек алдының урман ягына тотылган читән буена карачкы казыгы кебек нәрсә җиргә кагылган да, аның кыска аркылы таягына, - күрү белән аңлап алдым, - Караборын сөзеп үтергән бүренең туналган тиресе ябылган. Мәлгунь бүренең тиресен лесник абзый мин мәктәптә чакта китергән, күрәсең. Аны карачкы казыгына махсус кешеләргә күрсәтү өчен элеп куйгандыр, күрәсең. Шуның өстенә бу тамашаның башка хикмәте дә бардыр, ахры. Кешеләргә бүренең нинди явыз ерткыч икәнлеген күрсәтергә дә телгәндер. Лесник абзый бүренең башын тунамаган, аны тиресе белән бергә алып кайткан да, карачкы башына утырткан. Күренеш куркынырлык тәэсир итә: әйтерсең, тере бүре арт аякларына баскан да, авызын ачып, тешләрен ыржайтып һөҗүм итәргә әзер тора. Безнең капка төбендә һәм ишек алдында җыелган халык Караборынның батырлыгын үз күзләре белән күрергә җыелган кешеләр икән. Алар арасында мин, Караборын безнең сыер бит, дип, башымны югары күтәреп, масаеп йөрдем.

Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.
Siguiente - Гөлниса - 8
- Piezas
- Гөлниса - 1Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.El número total de palabras es 4305El número total de palabras únicas es 198835.6 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes50.4 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes57.9 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
- Гөлниса - 2Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.El número total de palabras es 4258El número total de palabras únicas es 210135.6 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes51.1 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes59.2 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
- Гөлниса - 3Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.El número total de palabras es 4307El número total de palabras únicas es 207737.8 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes53.2 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes62.3 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
- Гөлниса - 4Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.El número total de palabras es 4220El número total de palabras únicas es 212236.2 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes51.8 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes59.5 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
- Гөлниса - 5Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.El número total de palabras es 4224El número total de palabras únicas es 213234.8 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes49.4 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes56.6 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
- Гөлниса - 6Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.El número total de palabras es 4255El número total de palabras únicas es 213134.7 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes49.9 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes57.4 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
- Гөлниса - 7Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.El número total de palabras es 4282El número total de palabras únicas es 204033.7 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes48.6 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes55.9 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
- Гөлниса - 8Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.El número total de palabras es 969El número total de palabras únicas es 62446.7 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes59.1 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes66.5 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes