LatinCada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
Гөлниса - 6
El número total de palabras es 4255
El número total de palabras únicas es 2131
34.7 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
49.9 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
57.4 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Бу очрактан соң мин үземне ике-өч көн уңайсыз хис итеп йөрдем. Магазиным прилавка арты хезмәткәрләре, - сатучылар - алар барысы да хатын-кызлар. - Минем Мария туташ белән ит ташып йөрүемне күреп, мөгаен, башта әсәрләнгәннәрдер, соңыннан хәлне аңлап, это, наверняка, проделки Марии Николаевны, дип уйлаганнардыр, миннән, мальчишка, дип мыскыл итеп көлгәннәрдер. Ай, бу шайтан кыз мине шундый мәсхәрә хәлдә калдырды.
Базадан азык-төлекләрне яздырып алып кайтып складта урынлаштыру, кирәк чакта аларны сәүдә залы бүлекләренә җибәрү вазифасы урынбасарым Надежда Федоровнога йөкләнгән.
Әллә Надежда Федоровнаның магазинда юк чагын махсус файдаланамыдыр, әллә шундый очрак туры киләмедер, шайтан белә, чибәр туташ Мария ит-балык товарларыннан срочно бу кирәк, теге кирәк, дип еш кына миңа мөрәҗәгать итә башлады. Элек шундый хәлләрдә, Надежда Федоровнаның кайтканын көтегез, генә дия идем дә, шуның белән тәмамлана иде. Ә бу әрсез һәм чибәр туташка каршы тора алмыйм; Әллә карышырга теләмиммедер, Алла белсен, вакытым тыгыз булса да, ачкычлар бәйләмен тотып, - складтагы товарларга без икебез дә, мин дә, урынбасарым Надежда Федоровна да җаваплы, - коридор буенча атлаган кызкай артыннан складка китәм.
Вакыйгаларның барышын ачыграк аңлату өчен магазин сату залының арткы ягындагы хәлләр-не дә тасвирлап узыйм әле.
Магазинның матур бизәлгән фасадыннан ике якка ачылмалы ишектән шактый киң сәүдә залына керәсең. Сәүдә залының урам яктагы дүрт тәрәзә-ләреннән башка өч стенасы буена прилавкалар урынлашкан. Түр стена буендагы прилавканы узгач, киң ишек озын һәм тар коридорга чыгара. Каршы якта өч ишек. Аларның сул яктагысы минем урынбасарым белән бухгалтерым бүлмәсенә алып керә, уртадагысы минем кабинетымныкы. Аңар матур хәреф-ләр белән «Директор» дип язылган планка кагылган. Кабинетымның түрендә өстәлем, аның артында креслам, ике як очында ике артлы урындык. Сул як диварга диван урынлаштырылган. Өченче ишек минекеннән уң якта. Ак ишеккә кызыл буяу белән кулдан гына (мөгаен, кызларны шаяртучы грузчик егетләрнең эшедер) «Гурманнар бүлмәсе» дип язылган. Бу язу мин магазинга килгәндә үк бар иде. Мин ул язуны шул көенчә калдырам. Шаян сүздән кемгә дә зыян юк. «Гурманнар бүлмәсе» мәйданы шактый киң, минекеннән ике тапкыр зуррактыр. Түр стенасы буенда, озын өстәл артында йомшак утыргычлы ике скамья, өстәлнең бу ягында артлы, артсыз урындыклар. «Гурманнар бүлмәсе» магазинының хатын-кыз хезмәткәрләренә бирелгән. Эшкә килгәч, алар башта шунда керәләр. Чишенеп, өске киемнәрен як дивардагы озын элгечкә элгәч, өсләренә шакмак бизәкле халатларын, башларына ак калфакларын кигәч, шунда ук стенага ныгытылган раковинада кулларын юып, ишек янындагы кеше биеклек озын көзге каршында туктап, бизәнеп-төзәнеп, сату залына эшкә чыгалар. Төш ашын да алар монда ук тәгамлиләр, вакыт калса, әңгәмә, бәхәс белән ял да итеп алалар. Аңларлык булмаса да, кабинетымда аларның мавыгып сөйләшүләре, кайвакыт шаркылдап көлүләре дә ишетелеп кала. Төш ашы һәм ял вакытыннан соң «Гурманнар бүлмәсе» тына.
Коридор буенча тасвир ителгән өч бүлмә турысыннан узгач тагы да ике ишек. Беренчесе тышка чыга торган киң ишек. Продукталар белән килгән ябык машина шуның теге ягына туктый. Икенчесе, коридор очындагысы, китерелгән азык-төлек склады ишеге. Складның эче суыткычлар, шүрлек-киштәләр белән җиһазланган, төрле зурлыктагы өсте-өстенә куелган әрҗәләр белән тулган. Монда һәрвакыт тыгызлык.
Беренче тапкыр кызкай, Мария, диюем, миңа теге кирәк, бу кирәк, дип, эшлеклеләнеп складка алып кергәндә үземне эрерәк тотарга тырышкан идем. Кызкай аңар кирәкле товарны суыткыч шкафтан идән уртасындагы үлчәгечкә ташый. Ә мин, масаеп кына, аның ташыганын үлчим дә, журналга теркәп, кул куйдырам. Кызның чыраеннан күреп торам, минем ваемсыз басып торуым аңа охшамый. Үзем дә сизәм, мондый гүзәл-асыл туташ янында һаваланып басып тору егетлек түгел, дорфалык һәм рәхимсезлек кенә. Ләкин бүгенге шартларда миңа башкача ярамый. Алгы якта Хәйрулла абзый үз урынында зур агач бүкәнендә ит чаба. Ул монда махсус карамаса да, күзе төшәдер. Ярдәм итеп йөргәнемне күрсә, ни уйлар? Директор түгел, абруен белмәгән мальчишка, дияр, мөгаен.
Бер атна чамасы узгач, кызкай тагы мине складка алып китте. Сылтавы шул ук: «Надежда Федоровнаны көтә алмыйм. Алар базага хәзер генә китте-ләр. Халык көтә алмый. Колбаса чыгарыгыз, дип акыралар»,- ди. Бәлки шулайдыр да, вакланып, сәүдә залына күз салып тормадым. Нәрсәгә? Кызкай белән очрашуны үзем көтеп торам ич! Бүген Хәйрулла абзый да эшләми, Надежда Федоровна белән грузчик егетләр дә базага киткәннәр. Складта бүген аулак, без монда икебез генә!
Бүген беркөнге ахмаклыгымны төзәтергә уйладым. Чыннан да, янымда өлгерүеннән мөлдерәп торган алмадай түгәрәк кыз суыткыч шкафы белән үлчәгеч арасында колбаса бәйләмнәре белән теген-дә-монда йөгереп йөри, ә мин, егет кеше, (егерме җиденче яшемдә булуыма карамастан, мин үземне һаман әле егет саныйм) күкрәгемне киереп басып торам. Имеш мин директор! Ахмаклык. Кызкай: тупас, йөрәксез-хиссез молодой человек, диядер. Әдәбияттән дә һәм үзебезнең халкыбызның гореф-гадәтләреннән дә хатын-кызларга ярдәм итү, җиңеллек ясарга тырышу, мактауга лаек гамәл икәнлеген беләм.
Ишек ягына карап алдым, бу якка килүче кеше күренми. Мин кызкайга ярдәм итәргә уйладым. Мондый гүзәлгә ярдәм итүем җаныма рәхәт кенә бирер. Колбаса бәйләмнәрен суыткычтан икәү ташый башладык. Кызкайның йөзе ачылып, дәртләнеп киткәндәй булды. Суыткыч шкафларга уза торган юл тар, тыгыз, ике якта өелгән әрҗәләр ике кеше узып китәргә кысрыклый. Кызкай белән без я суыткыч шкаф янында, я үлчәгеч янында кара-каршы килеп узабыз. Кай вакыт урта юлда да бер-беребезгә тыгызланып узып киткәлибез. Кызда тартыну сизелми. Ул я калкып торган күркәм күкрәкләре белән, я төеп тутыргандай тыгыз тәнле янбашлары белән миңа тиеп, сыпырылып уза. Хәтта (гафу итегез, бәлки артык хислануымнан ялгышканмындыр) миңа тиеп узганда кызкай бер мизгел туктап тора кебек. Ах! Озаграк туктап торса иде. Мондый хәлдә мин тәкатемнән чыгып шашынып, йөрәгем каты сугып тибә башлый. Шундый очрашуларыбызның берсендә мин уң кулым белән кызның асыл таштан коелгандай ак беләгеннән, ә сул кулым белән нечкә сыгылмалы биленнән тотып үземә тартып кысуымны сизми дә калдым. Кызкай, юлыннан туктап, күз кабакларын зур ачып, миңа күтәрелеп карап, йомшак, ягымлы тавыш белән:
- Галимзан Исхакович, что Вы делаете? - дигән тавышы колак төбемдә яңгырады.
Мин сискәнеп киттем. Чыннан да, мин нишлә-дем? Каушавымнан кулларым салынып төште, мин җитез борылдым да суыткыч шкафларга юнәлдем, ә кызкай кулындагы колбаса бәйләмнәре белән үлчә-гечкә китте. Бу мизгелдә башыма килеп бәрелгәне шул фикер булды: «Җан кисәгем, йөрәк парәм Гөлнисама, мин сине сөям, дип әйтергә батырлыгы җитмәгән егеткә бөтенләй таныш булмаган диәрлек бер чая зәһәр кызкай белән мавыгу ахмаклык икән». Бу фикеремнең тугрылыгы минем өчен бик тә яман ягы белән расланды.
* * *
Төшке ашка тәнәфес вакыты. Магазин бер сәгатькә ябык. Мин кабинетымда. «Гурманнар бүлмә-се»ндә прилавка хезмәткәрләрнең, - алар барысы да хатын-кызлар, - чар-чыр килеп, шаркылдап көлеп сөйләшкән тавышлары ишетелә. Тамакларын ялгаганнар да, хәзер калган вакытларын әңгәмә сатып үткәрәләр, күрәсең.
Үзеңә буйсынган хезмәткәрләрең белән якын катнашу башлык кешегә бик үк килешми, шунлыктан мин «Гурманнар бүлмәсе»нә еш керергә яратмыйм. Складта грузчик булып эшләүче егетләр дә склад алдындагы кечкенә бүлмәдә тамакларын ялгыйлар.
Шәһәрдә ашыгыч эшем булмаса, төш вакытын мин дә кабинетымда уздырам. Ашый-эчәм, газета-фәлән укып бераз ял итәм. Бүген магазин тәнәфесе-нең азагына кадәр утыра алмадым, телефон шалтырады.
- Тыңлыйм... Ә Валентина, Сезме?
- Әйе, мин, - ди, идарә начальнигының секретаре икән.
- Бик ашыгып шалтыратам, идарә начальнигы срочно Сезне үзенә чакыра, унбиш-егерме минутта килеп җитсен, ди.
Cтаканымдагы эчеп бетермәгән кофемне куйдым да, китәргә җыендым.
Кая булса китүем очракларында мин гадәттә урынбасарым Надежда Федоровнаны искәртеп китәм, мине югалтмасыннар. Шул максат белән бүген дә «Гурманнар бүлмәсе»нең ишеген шакыдым. Эчтә шаулап сөйләшүләр тынды. Кайсысыдыр:
«Пожалуйста», - диде.
Ишекне ачып тупсада туктадым. Мавыгып тыңлаучылар күңелле әңгәмәбезне кем боза икән, дигәндәй, йөзләренә ризасызлыкларын чыгарып, башларын күтәреп миңа табан текәлделәр. Гайбәт әңгәмәсе белән мавыктыручы чая кыз Мария иде, күрәсең. Барсы да, - утырганы да, басканы да, - йотылып, авызларын ачып, аңар карап торалар. Кызкай Надежда Федоровнага йомышымны әйтергә бирмәде. Гадәти шуклыгы белән миңа мөрәҗәгать итте:
- Галимзан Исхакович! Нәкъ кирәк вакытта кердегез. Әләклим әле, кызларыгыз Сезнең тыңлау-сызлар. Баядан бирле аркамның уң калак сөягем астында бер урыным кычыта. Чыдар хәлем калмады, кашырга үз кулым җитми. Кызларны үтенеп сорыйм, тыңламыйлар. Галимзан Исхакович, Сез кашымассыз микән? - ди, сул кулы белән калак сөяге төбәгенә ымлап.
Мин ишеткәнемә ышанмадым - нәрсә бу, тө-шемме, әллә өнемме? Өнем булса, төштән дә яманрак. Мин мальчишка түгел ич, мин аның начальнигы. Кем начальнигы белән болай сөйләшә? Сүзсез тыңлап утырган прилавка арты хезмәткәрләремә карыйм, бераз оялу сизелсә дә, ризасызлык белдерүче чырай күренми. Йөзләрен аска төшереп, күз карашларын яшереп маташучылар булса да, чырайларында мыскыллап елмаю сизелә. Эчемнән әрнеп: минем сезнең каршыда нинди гаебем бар, сез, кызлар, кайсыларыгыз апалар, хезмәттәшләрем, ник мине болай җәберлисез, сезгә нинди усаллыгым тигәне бар, - дип әйтәсем килде. Ләкин өлгермәдем, чая кыз Мария бүлдер-де:
- Ни булды Сезгә, Галимзан Исхакович, ник болай агарындыгыз? Арка кашу гөнаһ эш түгел бит. Гаҗизлектән генә үтенәм. Өйдә ирем каши, монда ул юк, - ди. Мондый очракта олы кеше «Собханалла!» дияр иде. Ире дә бар икән әле бу чукынган кызның!
Кызкай зәһәрлеген дәвам итте:
- Шундый кечкенә йомышны да үти алмагач, кая соң сезнең егетлегегез? Складта Сез батырланасыз, мине кочаклыйсыз, капшыйсыз, хәтта үпмәк тә буласыз...
Кызкайның сүзләренең дәвамын ишетмәдем, башым әйләнеп, күз алдым караңгыланды. Ишек яңагына тотынмасам, егылыр идем.
«Гурманнар бүлмәсе»нә ник керүем максаты да, идарә начальнигына ашыгыч рәвештә бару кирәклеге дә башымнан чыгып очты.
Бөтен гәүдәм белән калтырап, миңгерәгән ба-шымны ике кулым белән тотып, урамга чыгып йөгердем.
Сәүдә идарәсе начальнигына кергәндә минем кулымда кечкенә кәгазь кисәге иде. Бу гариза иде: «Мин магазин директорлыгыннан үзем теләп китәм», - дип язылган иде анда.
Эшемнән китү дә җиңелдән булмады. Мин, китәм дим, начальнигым, җибәрмим, ди. Китәргә ниятләнүем сәбәбен аңлата алмыйм - оят та, мәсхәрә дә. Күп тартышканнан соң аның шәһәр идарәсенең «кырык тартмачылар» конторасының җитәкчесе урынын тәкъдим итүе белән риза булдым.
* * *
Эшемнән мин хезмәттәшләремнең берсенә дә сиздермичә шыпырт кына китәргә уйладым. Эшемдә әйбәт эшләвем хак, кул астымдагы хезмәткәрләремә дә начар начальник булмадым. Миңа ихтирам бар иде - монысы да тугры. Китүемне монда да аңламаслар. Галимзан Исхакович, ник китәсең? дип, ябырылучылар булуы да ихтимал. Ә аңлата алмас идем. Шунлыктан тын гына китүем муафыйк булыр.
Идарә начальнигының мине башка эшкә күче-рүе, ә магазин директорлыгын вакытлыча урынбасарыма калдыруы приказын Надежда Федоровнага үзем китереп тапшырдым. Приказны магазин коллективына мин киткәч кенә игълан итүен үтендем. Исәп-хисап эшләрен тәмамлап, акт язылгач, Надежда Федоровна һәм бухгалтерым белән саубуллашкач (аңа белдермичә булмады), хезмәттәшләремнең минем белән тыңлаучан һәм әйбәт эшләүләренә рәхмәтлә-ремне, эшләрендә уңышлыклар теләүемне аларга тапшыруларын үтендем дә, хәзер инде элекке, ләкин яраткан эшемне, ягъни магазин директорлыгымны, калдырып киттем. Сәүдә залы аша түгел, пыштым гына арткы ишектән чыгып, ишек алды аркылы урамга юнәлдем. Ләкин качып котыла алмадым, күңелсезлек мине монда да куып тотты. Магазин бинасы урынлашкан озын йортны урап урамга чыгып өлгермәдем, артымнан йөгерә-атлый Гәүһәр туташ куып җитеп, туктатты.
- Галимҗан абый, Сез магазиннан чыннан да китәсезме? - ди.
Мин бераз каушап калдым. Кара син аны, сүз-гайбәт дигән нәрсә ничек тиз йөри! Китүем хәбәре сәүдә залына чыгып та өлгергән иде. Бухгалтер ха-нымның эшедер, мөгаен, ул сүз җиткерергә һәвәскәр нәрсә.
- Китәм шул, Гәүһәр сеңелем.
Гәүһәр туташ мин магазинга килгәндә үк монда эшли иде. Ул бар торышы, сыны, түгәрәк, матур мөлаем йөзе, карлыгач канатларыдай ике якка сузылган коңгыр кашлары, кара күзләре белән чын татар кызы иде. Кызкай һәрчак пөхтә киенгән, чибәрләнгән-бизәнгән халәтта йөри. Берничә тапкыр сиздер-мичә генә аның прилавка артында эшләвен дә күзәткәнем бар. Гаҗәеп тә җитез кыз, әйтерсең, аның бармак очларыннан очкыннар чыга - шундый елгыр хәрәкәтчән. Бер-ике тапкыр исәнлек-саулык, хәл-әхвәл хакында үз телебездә сөйләшүебезне исәпләмәгәндә, безгә аның белән әңгәмә корырга очрак булмады. Кызкай сабыр, әйтәсен уйлап кына, теш арасыннан чыгарып кына әйтә, ләкин сүзен озайтмый. Гәүһәрнең кайбер якларын Гөлнисаныкы-на да охшатып куя идем.
- Алай икән, саубуллашмыйча гына китәсез икән, - диде кызкай күңелсезләнеп. - Хуш булыгыз алайса... - аннан, әйтимме-әйтмимме, дигәндәй бераз уйлаштыргач, өстәп, - Үзеңнең кем икәнеңне белмичә, әллә кемнәр артыннан кусаң, шулай булуы табигый инде, абзыкаем, - диде дә, кинәт кенә борылып кире магазинга йөгерде.
Яңа урынымда эшли башлавыма бер атна да узмады телефон аша миңа шаккатырлык хәбәр җитеште.
- Галимҗан абый, бу Сезме?
- Мин. Сез кем, Гәүһәрме?
- Әйе, мин. Әйтәсем сүзем шул: магазиныгызга яңа директор билгеләнде.
- Кем ул? - дидем мин дулкынланып.
- Сезнең мәхәббәтегез... Мария Николаевна.
- Чынмы? - дидем гаҗәпләнеп һәм аптырап.
- Чын булмый ни..., Сезне алдаудан миңа ни файда? Сезне сөйгәнегез алдаган...
Гәүһәр трубканы куйды.
Мин утырган урынымда катып калдым. Бу хәбәр минем язмышымның тагы бер бәрелеше иде. Ачынуымнан таркалып, берни уйлый алмас хәлдә шактый озак утырдым. Соңыннан үз-үземә кат-кат тәкрарладым: «Юк, ул явыз хатын минем сөйгәнем түгел. Ул мине аздыручы җен-пәри кызы. Минем сөйгәнем-мәхәббәтем Гөлниса гына, йөрәгемдә аның урынын беркем ала алмас».
Соңгы очрашу
Хәзер мин үземне нык кыйналудан имгән-гәндәй тоям. Гөлнисам мине онытып, башка берәүне үз итте, әшнәләрем-дусларым, мине кимсетеп, күкрәгемнең иң нечкә тойгыларын гайбәткә әйләндереп, көлделәр, ә Мария дигән юха хатын-кыз мине аяусыз рәвештә мәсхәрәләде. Кешеләргә ышанычым бетте. Эшемне дә яратмыйм, тик эш-вазифаны үтәргә генә тырышам. Хезмәткәрләрем белән дә катышмыйм. Әниемнең дә «өйлән, гаиләңне кор» дигән васыятен дә үти алмыйм, чөнки мин хәзер хатын-кызларга күзем төшми генә түгел, хәтта алардан куркам да. Мин үземнән дә риза түгел. Гөлнисаны югалтуыма мин үзем гаепле. Ләкин Гөлнисаны онытмыйм. Аны күрәсем, сөйләшәсем килә. Ләкин бу тормышка ашмый торган өмет кенә, чөнки аерылган юлларыбыз бик ераклашты. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Күзгә төртсәң күренми торган караңгы төндә атылган йолдызның нечкә яктылыгы мизгеледәй халәт кеше язмышында була икән. Илаһым үзе очраштырды мине Гөлниса белән.
Өемдәге ялгызлык-котсызлыкны мин библиотекамдагы китаплар дөньясына күчеп бераз ямьлән-дерәм, ә ял көннәремдә, - хәзер җәйнең кояшлы, җылы көннәре, - яныбыздагы «Яшел бакча»да уздырам. Анда ял итүчеләрнең тыйнаклык, сабырлык белән генә әңгәмәләшүләре, бакчаның табигате, аның хуш исле һавасы мине тынычландыра.
Һәркайчан диярлек мин бакчадан кайтканда элек Гөлнисалар яшәгән йортның аксыл яшел төскә буялган капкасын узганда адымнарымны әкренлә-тәм, кайвакыт бераз туктап та торам. Күп йөрдем мин бу чибәр капка аша. Аның теге ягы, ягъни ишек алды да миңа үз йортым кебек якын. Гүзәл кыз булып Гөлниса шунда өлгерде бит. Үкенечкә каршы, монда хәзер ят кешеләр яшиләр.
Көннәрдән бер көнне бакчадан кайтканда ул яшел капканы узып барганда шыгырдап ачылган җил капкадан кулына диплом-сумка тоткан яшь хатын-кызның урамга чыкканын күрдем. Арты белән урам якка басып озак кына капканың келәсен эләктереп маташты да миңа табан борылды. Мин аптырап калдым - каршымда Гөлниса тора!
- Гөлнисам, җаным, синме бу? - аңар таба атладым, ләкин Гөлниса миңа омтылмады, киресенчә, артка чигенә төште кебек.
- Гөлниса, синме бу? - дидем тагы да дулкын-лануымнан калтыраган тавыш белән.
- Нәкъ үзе... - диде ул игътибарсыз гына.
Шул арада Гөлнисаның баштан аяк күренеше-нә күз төшереп өлгердем. Аның тыгыз, калын чәче элекке кебек үк дулкынланып тора. Ләкин ул аны хә-зер кыскарткан, озын толымы юк. Өстендә гәүдәсенә килешеп торган ак кофта, зәңгәр төстәге юбкасы да аның сынын чибәрләтеп тора. Элеккегә чагыштырган-да Гөлниса бераз сулыккан, аңар бала анасы төсе кергән, - ана булганын ишеткән идем, - бу төс аны тагы да чибәрләтә. Күзләре элекке кебек тирән серле түгел, салкыннар.
- Ничек яшисең, Гөлнисам?
- Алай әйтмә...
- Гафу ит, ничек яшисең?
Ничек җавап бирим, дип ахры, Гөлниса күзлә-рен төшереп бер мизгел уйлап алды.
- Язмышыма буйсынып...
- Әтиең, әниең?
- Алар да исән-саулар, язмышларыннан зарланмыйлар. Яшәгән урыннары Орынбурдан ерак түгел Сакмар буендагы бер авылда.
- Үзеңнең яшәвең кайда?
- Орынбур шәһәрендә. Мәктәптә биологиядән укытам.
- Монда ничек килеп чыктың?
- Командировкага. Биредә кустовой педагогик укулар булды. Мин күргәзмә дәрес бирдем.
- Мин сиңа сокланам, дәрәҗәле укытучы булып та өлгергәнсең икән.
- Тинтәк Сәлүк картның улы ни эшли.
- Алай атамагыз аны, ул минем ирем.
- Гафу үтенәм. Апуш ни эшли?
- Ул мәктәптә физкультура укытучысы.
Сөйләшүебезнең җылылыгы юк. Әйтәсе сүз-ләр күп тә кебек, шул ук вакытта юк та кебек. Әңгәмәне ничек дәвам итәргә, ни әйтергә белми аптырыйм. Мондый мәгънәсез сүзләр белән Гөлнисадан аерыласым килми. Сөйләшүне дәвам иттермәк булам.
- Бу йортка ник килдегез?
- Сагынып килдем. Шушы йортта үстем бит мин. Элекке күршеләребезнең дә хәлләрен белеп чыктым.
- Безгә ник кермәдең? Мине шулай тиз ук оныттыңмени?
- Әниемнән әхирәт түтинең мәрхүм икәнен беләм. Ул исән булса, хәл-әхвәлен белеп чыгар идем, билгеле.
- Мин мондый мәрхәмәткә лаеклы түгелмени? Ничек мин синең хәтереңнән болай төшеп калдым?
Минем бугазыма нидер килеп тыгылды, эчем-нән сыкрап, елыйсым килә башлады.
- Юк, онытмадым, юк, юк... - Гөлнисаның күз-ләрендә дә яшь бөртекләре ялтырады. - Юк, онытмадым. Мин ир хатыны. Буйдак ир-егет өенә кереп йөрү килешә торган хәл түгел. Шуның өстенә Сез магазин директоры икәнсез, минем белән сөйләшмәс тә идегез...
- Җәберләмә мине, Гөлниса. Сиңа карата горурлану миндә беркайчан булмады. Мин синең яның-да куркак куяндай мескен идем. Хәзер дә синең кар-шыңда мин бичара. Сиңа булган хисемне аңлата алмавым да шул мескенлегемнән булды бит, җанкаем.
- Алай димә. Мин синеке түгел, минем ирем бар.
- Беләм. Ләкин ни эшлим? Йөрәккә боерык биреп булмый... Соң булса да әйтим: «Мин сине генә сөйдем. Син булдың минем күкрәгемдә сүнмәс гыйшыкым. Бәреп китүең мине нык имгәтте. Шул имгәнүемнән терелә алмыйм. Беркемгә дә күңелем төшми. Синнән башка беркемне дә ярата алмыйм. Сине генә сагынам. Әйт, Гөлниса, яшермичә, әйт, ничек син мине шул тыйнаксызга алыштырдың?
- Алыштырдың, диюең дөрес булмас, Галим-җан. Бер тапкыр да миңа, сине сөям, дип әйтмәдең, - диде Гөлниса, һәм күзләреннән битләре буенча тәгәрәп төшкән яшьләрен сөртте дә, еламсыраган тавыш белән, - әйтмәдең, бер тапкыр да «сөям» дип әйтмәдең...
- Әйт, Гөлниса, яшермә, син Апушны сөясең-ме?
Гөлниса нидер әйтергә уйлады, ләкин бер мизгел әйтимме, юкмы, дип азапланып торды кебек, аннан тәвәккәлләде ахры:
- Күндем инде, - диде, аннан, - Ул бит минем ирем генә түгел, баламның атасы да, - дип өстәде.
- Ә мин, Гөлнисам, беркемгә дә өйрәнә дә, күнә дә алмам, мөгаен.
- Алай дәшмә миңа, кирәкмәс. Мин синең Гөлнисаң түгел инде. Бу сүзләреңне вакытында әйт-кән булсаң, шул көнне үк синеке була идем. Юк, әйт-мәдең... - диде ул еламсырап.
Кинәт Гөлниса җитдиләнде, кулындагы кул яулыгы белән күзләрен сөртте дә:
- Сиңа бәхет телим, хуш бул, - дип саубуллашты да, китәргә җыенып беренче адымын атлап өлгермәде, мин аны туктаттым.
- Гөлнисам, бәгърем, - гафу ит, башкача атый алмыйм, - Сиңа, җан кисәгем, соңгы сүзем шул: тормышыңда авырлыклар, күңелсезлекләр чыга калса, мин синең яклаучың һәм ярдәмчең.
Гөлниса китте, мин карачкыдай басып калдым.
Әллә минем катып карап торуымны тоепмыдыр, әллә миңа карата йөрәгендә сакланган хислары кушкангамыдыр, туктап, миңа таба ярым борылды да, уң кулын башы биеклегенә күтәреп ике тапкыр селтә-де дә, бу газаптан тизрәк качып котылыйм, дигәндәй, кызу һәм эре атлап китеп барды. Һәм чаттан борылып, юк булды. Шуның белән минем өчен бар да бетте.
Ана батырлыгы
«Көтүеннән аерылган
сыер, бүрегә тап булыр»
Татар халкының әйтеме
Әтиемнең:
- Җәүдәт улым, тор, - диюен ишетсәм дә, тәм-ле йокымнан аерыла алмадым. Иркәләнеп, нидер мыңгырдадым да, юрганымны өстемә тарта төшеп, тагы да йокыга киттем. Аның тагы да кабатлап,
- Улым, сиңа әйтәм, тор, тиз генә! - дигәнен дә ишеттем, ләкин таң йокысы мине шул кадәр оеткан, күзләремне ача алмый гамьсез ята бирдем.
Ләкин аның өстәп,
- Караборын табылды, - без сыерыбызны шулай атыйбыз, - диюе мине шул кадәр сискәндерде ки, мин урынымнан сикереп торганымны сизми дә калдым.
- Кая йөргән ул Зимагур, - дидем мин әтием-нең Караборынга биргән яман кушаматы белән атап, күзләремне йодрыкларым белән уа-уа.
- Аны балыкчы Сабир бабай Бүреавыз алдын-дагы Куштирәк янында күргән. Бозауы да бар, ди.
- Бозауы да бар, дип әйтә дисеңме?
- Әйе, шулай, ди.
- Менә шатлык! Бозауы да булгач, бигрәк тә. Еракмы соң ул Бүреавыз дигән урын?
- Хәзер шунда китәбез, баргач, белерсең.
* * *
Караборынны әти күрше урыс авылыннан былтыр көзне китергән иде. Шул вакыттан бирле ул безнең сыерыбыз. Быел яз беренче тапкыр авыл көтүенә йөри башлады. Аны көтүдән каршы алу, өйгә алып кайтып абзарга ябуны әнием миңа йөкләде. Өченче көнне кичен Караборынны көтүдән каршы алырга бераз соңлаган идем. Мин килеп җиткәндә авыл янындагы зират буеннан, - көтүебез шунда кайта, - хайваннар тарала башлаганнар иде инде. Өй җанлы сыерлар сөт белән тулган имчәкләрен чайкый-чайкый үз урамнарына борылып, хуҗалары йортына ашыгалар. Аларны анда тәмле азык һәм хуҗа ападан сөт саудыру рәхәте көтә. Караборын әллә нинди хайван булып чыкты: әллә ул туймас бирән, әллә безне, хуҗаларын, яисә абзарын яратмый, шайтан белсен, туп-туры өйгә кайтмый, көтү авылга кайтып җиткәч, якка шылырга тырыша. Көтүгә каршы чыгып, алып кайтмасаң, каядыр озак кына йөреп, ярты төндә генә кайтып керә. Әниемнең миңа аны көтүдән каршы алырга кушуэ шуңардан иде. Өченче көнне дә шулай булды, минем соңга калуымнан файдаланып, каядыр китеп өлгергән иде. Авыл урамнарына таралучы сыерлар арасында мин Караборынны күрмәдем. Башта зират очыннан башланган урамга күз салдым, Олы урам ягына да карадым. Тыкрыкларны да караштырып чыктым. Караборынны берсендә дә күрмәдем. Ай, бу, ачуым да килмәгәе, әтием әйтмешли, зимагур хайван, мөгаен, Киртәле тугайга шылгандыр, дип, анда чаптым. Эңгер-меңгер төшә башласа да, аның ярыннан тугай уч төбендә кебек ачык күренә - анда утлап йөрүче хайваннар күренмәде. Чаба-йөгерә тагы да авыл урам-тыкрыкларын караштырып чыктым да, Караборынны таба алмау гарьлегемнән янып-көеп, караңгы төшкәч кенә өйгә кайтып җиттем. Мин күрми калганмындыр, бәлки кайткандыр, дип өметләнеп, абзарга да кереп чыктым. Юк, кайтмаган, кыдрымҗан. Моның өчен миңа шелтә эләкте, билгеле, ләкин мин үпкәлә-мәдем, чөнки мин үзем гаепле идем.
Шул кичтән Караборын югалды - төнне дә, иртәгәсен көндез дә, икенче көннең төнендә дә кайтмады.
Нинди булса бәла-казага очрамады микән, дип, әти иртәгәсен эштән калып, бригададан ат алып, кыр-болыннардан, урман тугайларыннан эзлә-де, көтүгә килеп кушылмады микән дип, көтү йөри торган Кушкүл елгасы буен да йөреп кайтты. Караборын табылмады. Бу хәл барыбызны да пошынуга салды. Мин көтүне каршы алырга соңламасам, Караборын югалмас иде. Бу хәсрәттән мин үземне кая куярга белми йөрдем. Кичә яткач та шул кайгыдан озак йоклый алмый хафаландым. Әтием уятканда уяна алмый азаплануым шуңардан иде.
Балыкчы Сабир бабайның урманда Караборынны күрүе хәбәре шатлыгыннан ашыгып киенгәндә мин тәрәзәгә күз салдым. Вакыт иртә әле, кояш чыкмаган, офыкта кызыл-ал шәфәкъ кенә күренә. Әни дә уяу икән. Өйдән чыкканда, чәй эчеп утырырга вакытыгыз юк, юлыгыз ашыгыч, дип, юлда капкаларсыз, дип кулыма тәгам тоттырды.
Әти мине көтеп тора икән инде. Бер кулында түгәрәкләп чорнаган сүс аркан. Мә, моны син тот, дип, аны миңа бирде, ә икенче кулындагы чиләккә күрсәтеп, моны мин алып барам, Караборынга күчтә-нәч. Кайтмый киреләнсә, ул зимагурны шуңа алдап алып кайтырбыз, - ди. Чиләктә Караборынга хәзер генә пешкән бәрәңге һәм тагы ниндидер тәмле азыклар, икән. Йортыбыз авылыбызның урман ягы кырыенда булганлыктан яныбыздан узган Сакмарның борынгы үзәнен чыгып, авыл кешеләре бәрәңгелек җире итеп файдаланган уйсу мәйданны үтеп, урманның олы юлы белән киттек.
Без сөйләшә-сөйләшә барабыз. Сүзебез күб-рәк Караборын вакыйгасына бәйләнешле. Мин сораш-тырам, әти җавап бирә. Сакмарның бездән түбән як агымы буенда - кеше үтә алмаслык куаклыклар һәм тыгыз үскән биек, калын агачлыклар белән капланган урманны «Бүреавыз» дип атыйлар икән. Ул урман хакында ишеткәләсәм дә, анда булганым юк. Бара да белмим. Белсәм дә, үзем генә барырга җөрьәтем дә җитмәс иде. Ул урманда төрле-төрле кыргый җәнлекләр күп, дип, ә шулардан иң явыз-ерткычлары бүреләр өере яши дип сөйлиләр олылар. «Бүреавыз»га керү алдында юл буенда җирдән бер-берсенә янәшә чыгып, үсә-үсә, юаная-юаная берсе икенчесенә кушылып, ботакларын киң җәеп үскән ике карт тирәк, утыра, ди әти. Аларны, авылыбыз халкы «Кушагач» дип атаган. Караборынны яңа туган бозауы белен балыкчы Сабир бабай шунда күргән.
- Әти, еракмы соң ул «Бүреавыз»? – дим тагы да.
- Авылдан дүрт-биш чакрым чамасы булыр.
Рәхмәт балыкчы Сабир бабайга. Әгәр ул күреп әтигә хәбәр итмәсә, без ничек эзләп табар идек ул зимагурны.
Балыкчы Сабир бабай бездән бер чат кына ары үзенең алачык кебек кенә өендә карчыгы Зәй-түнә әби белән икәү генә яшиләр. Балалары булгандырмы, юкмыдыр - белмим. Юктыр ахры. Булсалар, кайсысы булса кайтып китәр иде - күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Авылда туганнары да юктыр, күрәсең, кем беләндер якын катышып яшәүләрен дә белмим. Олы яшьтә булуларыннандыр инде, хуҗалыкларында тавык-чебиләрдән башка хайван тотмыйлар. Кечкенә пенсиягә фәкыйрь генә яшиләр. Әти әйтә, колхоз кайчак аз-маз ярдәм иткәли ди, ләкин тормышларына җитәрлек түгел, чөнки колхоз үзенең эш-хезмәт кешеләренә дә күптән арттыра алмый, ди.
Сабир бабайның бер әйбәт шөгыле бар: авылда ул бердән-бер һәвәскәр балыкчы. Кышын-җәен ул Сакмарда балык тота. Аның балыкка йөри торган махсус урыны да бар икән, ул, ди, әти әйтә, хәзер без юл тоткан Куштирәктән ерак түгел Сакмарның киңәеп тонып аккан төбәгендә, ди; анда кәмәсе дә тора ди. Бабайның көндез елга ярыннан вак балык тотуын, ә кичен, төнгә каршы, тере азыкка эләктереп эре балыкка кармак та, ятьмә дә салып калдыруын әти сөйләвеннән белдем. Соңгарак калган чакларда бабайның ятьмә, кармакларына эләккән балыкларын урлаучы кәкре куллы адәмнәр дә булгалый икән, ди, әти. Кара төннән Бүреавыз ягына барып йөрүе эләккән балыкларны вөҗдансыз адәмнәрдән элегрәк алып өлгерү өчен икән бабайның.
Әти балыкчы Сабир бабайның аңар гына хас булган һәвәскәрлек гадәтләрен дә сөйли. Ятьмә, кармакларына бернәрсә дә эләкмәсә, яисә чабак, каракойрык, ташбаш кебек вак-төяк кенә эләккән чакларда ул аруыннан самсыраган төс белән әкрен, авыр атлап, буш калай савытын аркасына асып, кешеләрне күрәсе килмәгәндәй як-ягына игътибар итмичә, күзләрен җиргә терәп, урман юлыннан авыл урамына уза да, үз чатына җиткәч, өенә кереп югала. Әгәр дә инде ауы уңышлы булса, шуның өстенә җәен, чуртан кебек эре ерткыч балыклар эләктерә алса, авылга кергәндә аның кыяфәте башкача була, ди, әти. Кемне булса очратмаммы, дигәндәй, як-ягына елгыр караштырып, дәртле атлый. Бите куе мыек-сакал белән капланган булса да, чыраенда шатлык, тонык күзләрендә дәртлелек чаткысы ялтырауы күренә. Ул очраган бер кеше янында туктап, ботаклы тал агачына эләктергән балыкларын күрсәтеп, ничек тотуын, нинди азыкка алдый алуын, судан ничек тартып чыгаруын тасвирлап сөйли башлый...
Чоланны дөбердәтүгә, таңнан мин кемгә кирәк булдым икән, дип, чыксам, ди әти әйтә, ишек тупсасы төбендә Сабир бабай тора. Мөгаен, бүген бабайның ауы уңышлы булгандыр да, шул шатлыгын миңа сөйләргә кергәндер, дип уйлаган идем дә, ялгышканмын, алай булмады. Кулында тал чыбыгына эләктергән балыклары юк. Җилкәсенә элгән калай савытына да күз төшердем, ул да бушка охшаган. Бүген бабай буш кул белән кайтып килә ахры. Алай булгач, ник мине таңнан уятып бимазалады икән, дип бер мизгел бабайга сүзсез карап тордым, аннан соң гына сәлам бирдем. Масаю, мактану чырае булмаса да, аның йөзендә ниндидер аңлаешсыз сәер елмаю бар иде, - ди әти.
- Синнән миңа, энем, сөенеч положено, ди.
- Ник? - дим, гаҗәпләнеп.
- Караборыныңны таптым.
- Чынмы?
- Чын булмый ни, алдарга мин җилбәзәк малай түгел лә.
- Кая күрдең ул зимагур хайванны? - дим.
- Куштирәк янында, - ди.
- Кара син аны, шунда ук барып җиткәнмени, каһәр суккан хайван.
- Каһәрләмә малкаеңны. Ул мактауга лаеклы, - ди, серле һәм хәйләкәр елмаю белән,
- Үзе дә исән, бозауы да бар, озын нечкә аякларын чалыш-чалыш атлап янында йөри - ди, - Хәзер үк йөгер. Кая булса китеп барыр дип әйтмим. Китмәс, шунда ук, куштирәк төбендә булыр, ләкин тиз баруың хәерле, ди бабай.
- Ник? Әллә яраланганмы?
- Сорашып торма, бар, ашык. Икесе дә исән-нәр - үзе дә, бозауы да. Тизрәк баруың кирәк. Үзең белән аркан ал, куып кына алып кайта алмассың, - ди.
- Ник алып кайта алмам? - дидем. Бабай ачыкламады.
- Җентекләп торма, баргач күрерсең - диде дә, артык әйтергә сүзем юк, дигәндәй, борылды да, урамга чыгып та китте, әйбәт хәбәре өчен рәхмәт әйтергә өлгерә алмый калдым - ди әти.

Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.
Siguiente - Гөлниса - 7
- Piezas
- Гөлниса - 1Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.El número total de palabras es 4305El número total de palabras únicas es 198835.6 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes50.4 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes57.9 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
- Гөлниса - 2Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.El número total de palabras es 4258El número total de palabras únicas es 210135.6 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes51.1 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes59.2 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
- Гөлниса - 3Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.El número total de palabras es 4307El número total de palabras únicas es 207737.8 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes53.2 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes62.3 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
- Гөлниса - 4Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.El número total de palabras es 4220El número total de palabras únicas es 212236.2 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes51.8 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes59.5 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
- Гөлниса - 5Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.El número total de palabras es 4224El número total de palabras únicas es 213234.8 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes49.4 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes56.6 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
- Гөлниса - 6Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.El número total de palabras es 4255El número total de palabras únicas es 213134.7 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes49.9 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes57.4 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
- Гөлниса - 7Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.El número total de palabras es 4282El número total de palabras únicas es 204033.7 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes48.6 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes55.9 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
- Гөлниса - 8Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.El número total de palabras es 969El número total de palabras únicas es 62446.7 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes59.1 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes66.5 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes