🕙 1-minuto de lectura

Энекәш Кирәк Миңа!

Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
El número total de palabras es 135
El número total de palabras únicas es 82
59.6 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
69.2 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
76.4 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
  Сезгә рәхәт! Берегез дә
  Минем хәлдә түгел сез.
  Беләсезме, өйдә миңа
  Кызык түгел, күңелсез.
  Елыйсы да килә кайчак,
  Уйлап ятам-ятам да:
  Юк шул минем абыем да,
  Юк шул минем апам да,
  Сеңлем дә, энем дә.
  Бергә-бергә уйныйсым
  Бик тә килә минем дә.
  Ә күршеләр гөр килә:
  Уйныйлар, шаяралар.
  Алар күп шул, күмәк шул -
  Шуна да шаян алар.
  Бер иптәш кирәк миңа,
  Әнекәш кирәк миңа!
  Яратыр идем мин аны,
  Хәтта елак булса да.
  Бакчага да илтер идем,
  Хәтта ерак булса да.
  Әнем белән мин урамга
  Уйнарга чыгар идем.
  Әгәр мине тыңламаса...
  Ничек тә чыдар идем.
  Әтиләр бит ничә кабат,
  Алабыз, дип алдыйлар.
  Бердәнбер малайларына
  Бер энекәш алмыйлар.
  Күңелсез өйдә миңа,
  Уенчык нигә миңа?!
  Бергәләшеп уйнарга
  Бер иптәш кирәк миңа -
  Берәү генә булса да,
  Ямьсез генә булса да,
  Елак кына булса да,
  Энекәш кирәк миңа!
Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.