🕙 2-minuto de lectura

Дәү әти

Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
El número total de palabras es 223
El número total de palabras únicas es 166
56.6 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
64.4 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
69.8 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
  Иртәгә — 9 нчы Май, Җиңү бәйрәме. Балалар бакчасында моңа үзләренчә әзерләнделәр: сабыйларның барысы да азмы-күпме укый-яза белә инде.
  
  Тәрбияче Нурия апа болай диде:
  
  — Балалар, сезнең күбегезнең әтиләре армиядә хезмәт иткән. Шулай бит? Иртәгә — Җиңү бәйрәме. Әйдәгез әле, әтиләрне котлыйк.
  
  Нурия апа кыек сызыклар сызылган тактага акбур белән нибары биш сүз язды: «Әти, сине бәйрәм белән котлыйм!» Аннары ул балаларга матур сурәтле открыткалар өләште. Открыткаларның кырыйларын балалар матур-матур бизәкләр белән чуарладылар. Аннан соң, борыннарын тарта-тарта, кара тактадагы сүзләрне күчереп яздылар:
  «Әти, сине бәйрәм белән котлыйм!»
  
  Әлеге сүзләрне мыштым гына утырган Дания дә язды. Бераздан Нурия апа әйтте:
  
  — Иң матур язылганы — Даниянеке. Менә, карагыз әле, балалар. — Ул Дания язган открытканы югары күтәреп күрсәтте. — Ярый, бүген өйләрегезгә кайткач, һәркайсыгыз шушы открыткаларны әтиләрегезгә бирерсез.
  
  Балалар, шау-гөр килеп, урамга сибелделәр.
  
  Ә Даниянең әтисе юк иде. Йә, кемгә генә бирсен инде ул открытканы? И-и Нурия апа...
  
  Ишегалдында тавык чебиләре туйдырып Иергән дәү әтисе аны шау итеп каршы алды.
  
  — Йә, йә, кызым, бүген ниләр өйрәндегез? Ашыйсың киләме? — дип, Данияне кочаклады.
  
  Дәү әтисе әле кичә генә Казаннан яңа протез аяк алып кайткан иде. Дания шуны күреп сүзсез калды. Күрде... һәм, дәү әтисе янына килеп, аның ике аягын кочаклады. Аякларның берсе җылы, икенчесе салкын иде. Аннары
  
  Дания өйгә керде дә, теге открытканы алып, «әти» сүзе алдына «дәү» дип өстәп куйды.
  Открытканы дәү әтисенә сузганда, Даниянең Нурия апасына булган кечкенә үпкәсе онытылды.
  Әйе, онытылды...
Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.