🕙 26-minuto de lectura
Чапты Атым Казанга - 3
El número total de palabras es 3367
El número total de palabras únicas es 1483
41.4 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
55.0 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
63.0 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Локман. Тыгызрак бәйлә, аннары аңлатырмын.
Рим каршы торып карый, көче җитми.
Без аны разбираться итәр өчен генә бәйлибез. Гаебе булмаса җибәрербез.
Римны, кулларын бәйләп, урындыкка утыртып куялар.
Гөлнур (кычкырып). Кияү белән алай ярамый обращаться!
Локман (кычкырып җавап бирә). Нинди кияү?!
Чулпан (чәрелдәп). Җибәрегез Римны! Рим, тебе больно?
Локман. Молчать! Китегез читкәрәк! (Барысы да читкә тайпыла.) Каян алдың бу баянны?
Рим (теләр-теләмәс кенә җавап бирә). Базарда сатып алдым.
Салих. Кайчан?
Рим. Күптән инде.
Локман. Сатучының төс-битен хәтерлисеңме?
Рим. Әллә тагы.
Минәзәл килеп керә.
Минәзәл. Исәнмесез! (Карап тора.) Минем килеп керүем вакытсыз булды бугай.
Локман. Киресенчә, нәкъ вакытында килеп кердегез. Безгә хәзер именно милиционер кирәк тә.
Салих. Әллә җибәрикме? Баянны алып калабыз да.
Рим. Мин аны сатып алдым.
Чулпан. Базарда сатып алдым ди бит!
Гөлнур. Карале, егетне интектерәләр!
Минәзәл. Аңлатыгыз әле, нәрсә бара монда?
Салих (гасабиланып һәм шул ук вакытта баяны табылудан сәер илһамлану кичереп). Бу егет баян алып килде миңа сатарга. Ә бу баян — безнең клубныкы. (Кискен хәрәкәтләр белән, калтыранакалтырана баянны боргалап күрсәтә.) Менә монда, яшерен урынга мин язган инвентарь номеры. Менә монысы кызымның жвачкасы ябышып бераз краскасы купкан иде. Менә монысы — өстә, күриктә томатный соус табы бар. Бер туйда шабашкада тамызган идем. Минем баян бу. Минеке! Исбатлый алам.
Локман (усал һәм таләпчән тавыш белән). Казанда берәр туганың бармы?
Рим. Әтием монда булырга тиеш.
Локман. Кайда ул?
Минәзәл (ишеккә таба юнәлә). Мин киттем. Миннән башка гына разбираться итегез инде.
Локман (җикереп). Юк, юк, китмисез! (Бермәл карап тора.) Ә сез ник килгәниегез соң монда?
Салих. Бу теге, Мамадыш күперендәге сержант. Хәзер Казанда хезмәт итә ул. Минем янга килгәндер.
Минәзәл. Әйе, әйтәсе сүзем бар иде сиңа. Аннары... Син чатка гармун уйнарга чыгарсың әле, шунда әйтермен, яме. (Чыгып китмәкче була.)
Локман (сержантның юлына аркылы төшә). Юк! Мин журналист, күп тиражлы гәҗиттә эшлим.
Сүземне тыңлагыз, китмәгез! (Римга мөрәҗәгать итә.) Атаңны кайдан табып була?
Рим. Телефоннан шылтыратып.
Локман. Номерын әйт.
Рим. 907947.
Локман. Нинди номер бу?
Рим. Мобильныеныкы.
Локман. Чыгып шылтыратып керергә кирәк.
Чулпан (елап бите юешләнеп беткән). Римның мобильные бар бит.
Локман. Бигрәк әйбәт. Бир.
Чулпан Римның кесәләрен капшап телефонын алып бирә.
Минәзәл (чак кына ишетелерлек итеп). Мин китим инде. Бу минем эш түгел.
Локман. Юк, милиция эше бу! (Телефонны әйләндергәләп карый.)
Рим. Чулпан, номерны җыеп бир.
Чулпан (әтисеннән телефонны ала). Номерны әйт.
Рим. 907947.
Чулпан (номерны җыя). 907947. (Тыңлап тора.) Сөйләш. (Телефонны Римның колагына куеп тотып тора.)
Рим. Әти, бу мин, Рим. Әти, мине заложник итеп алдылар... Син монда килергә тиеш... Монда килгәч күрерсең... Мин баян алган идем бит базардан... Шуны миннән урлагансың дип талап алмакчы булалар... Кирәкми... Монда милиционер бар инде... Син монда кил... Минем куллар бәйләнгән... телефонны да башка кеше тотып тора ... Күп... Кил, сиңа тимиләр алар... Юк, юк, кирәк түгел... Монда башка ситуация... Ярар... (Өйдәгеләргә.) Әтием хәзер килә.
Чулпан (телефонны Римның күкрәк кесәсенә тыгып куя). Рим, син ул баянны урламагансыңдыр бит? (Елый.)
Рим. Мин аны сатып алдым.
Гөлнур (өзгәләнеп). Егетне мыскыл итеп кеше көлкесенә калабыз бит.
Чулпан (таләпчән тавыш белән). Әти, җибәрегез Римны!
Локман (тыныч, ләкин яман усал итеп). Тик кенә тор! Алайса, хәзер сине дә бәйләп ташлыйм!
Гөлнур. Менә милиционердан сорагыз әле, гаебе исбатланмаган килеш кешене бәйләргә ярыймы?
Локман. Син башта сора, клубтан баян урларга ярыймы дип.
Чулпан. А ты докажи, что это Рим украл.
Локман. Исбатлый алмасам, гафу үтенермен.
Минәзәл. Мин китим инде. Атасы килгәч үзегез карагыз шунда.
Гөлнур (ялварып). Юк, юк, сез китмәгез инде.
Мирза керә. Тынлык урнаша.
Мирза. Исәнмесез!
Салих. Исәнмесез!
Локман. Сез кем?
Салих (сөенеп). Бу Мирза әфәнде. (Кул биреп күрешә.)
Локман. Теге үлгән профессормы?
Гөлнур (нәфрәтләнеп). Бөтен кеше белән дә дорфа сөйләшмә инде.
Чулпан (әтисенә ямьсез карап). Әйе, тем более милиционер янында.
Локман (җикереп). Молчать!
Салих (Мирзага елмаеп карап тора). Сез мине эзләп килдегезме?
Мирза (коры гына). Мин улымны эзләп килдем.
Салих (аптырашта кала). Нинди улыңны?
Минәзәл. Аның малае бит бу!
Локман (мыскыллы елмаеп). Шулаймыни?! Бик шатмын!
Гөлнур (елый). Оят, хурлык!
Салих (гаҗәпләнеп). Ничек?! Бу синең улыңмыни?
Рим (чарасызлыктан кысылган тавыш белән). Әти, мин гаепле түгел!
Мирза (Римга таба атлый). Нәрсә булды тагын синең белән, мөртәт?!
Салих. Синең улың Рим миңа баян тәкъдим итте... Мин сатып алмакчы идем... Сез гафу итегез,
Мирза әфәнде, ләкин бу баян минеке. Исбатлый алам. Минем клубтан югалган инструмент бу.
Гөлнур (Мирзаны танып ала). Болар бит безнең авылга кайтып йөрүчеләр. Мулланурның туганнары. Кайда күргәнем бар бу егетне дим... Сез бит Мирза абый — Мулланур абыйның двоюродные. (Мирзага таба килә.)
Локман. Димәк, авылга кайткач урлаган. (Римга.) Соңгы тапкыр авылга кайчан кайттың?
Мирза. Хайван! (Римның яңагына чабып җибәрә.)
Рим (кычкыра). Сукма!
Мирза. Җәмәгать! Әйдәгез, тавыш-тынсыз гына килешик.
Локман (усаллык белән). Синең чыраеңа карагач һич кенә дә килешәсе килми.
Мирза (серле караш белән карап тора). Сердце татарина не скрипка, не надо играть. Миңа бик каты бәрелергә тырышма инде син, начальник.
Локман. Сиңа бәреләсе юк. Үзең бер бәрелерсең әле. (Бүлмә буйлап йөри.) Тәк, баян табылды. Шул баян аркасында Салих атсыз калган. Будь добр, ат бәясен түлә!
Мирза. Атың миндә синең.
Салих (таң кала). Ничек?!
Мирза. Мурзиха авылының ветеринарында ул. Шунда урнаштырдым. Хәзер шылтыратам мин аңа.
(Мобильный телефонын алып номерны җыя. Барысы да тып-тын торалар.) Алло! Сәгыйть! Ат синдәме? Теге, башындагы ак таплы яшь айгыр. Әнә, Вятка буеннан илтеп бирделәр бит сиңа... Ну...
Качты?! Ничек? Утарны сикереп чыккан? Чын әйтәсеңме? Ярар, мин сиңа кич белән шылтыратырмын әле. (Телефонны кесәсенә тыгып куя.) Җәмәгать! Ат качкан. Түләрмен. Менә хәзер үк бераз наличными бирәм. (Кесәсеннән бер уч акча алып Салихка бирә. Салих шундук акчаны чалбар кесәсенә тыгып куя.)
Кайткач авылда безнең турыда сөйләмә. Мулланур минем двоюродный бит. Анда кайтырга ару булмаячак.
Локман. Ат өчен түләмәсәң, гәҗиттә язып чыгам. Катлаулы авылы җитәкчесенең туганы һәм аның малае дип...
Мирза. Татар йөрәге скрипка түгел, уйнамагыз инде, зинһар. Түлим дигәч түлим инде, сез нәрсә.
Минәзәл, әйт әле минем әйткән сүземдә торучы кеше икәнне.
Минәзәл. Түли, түли.
Салих. Мин аңламыйм... Ничек сез, профессор башыгыз белән...
Локман. Нинди профессор булсын ул!
Минәзәл көлә.
Салих. Мин аңламыйм, ник урладыгыз соң сез минем атны?
Локман. Ну, ат йөри юл кырыенда. Егетләргә әйттем: барыгыз, машина бәреп киткәнче бу атны
Мурзихага илтеп куегыз, дидем. Мин бит белмәдем синең Мулланур абыйның авылыннан икәнне.
Салих. Ник, ә Мулланур абыеңның авылыннан булмаганны урларга кирәкме?
Локман. Нәрсә син аның белән сөйләшеп торасың, Салих? Сез бит берегез бер планетаныкы, икенчегез башка планетаныкы!
Салих. Гаеп сездә бит, килешәсезме?
Мирза. Гаепсез кеше юк бу дөньяда.
Минәзәл. Әйдәгез, килешегез инде. Баян табылды. Акча бирде бераз. Ат бәясен түләргә вәгъдә итте.
Үзем проконтролирую. Минем сиңа, Салих, куанычлы хәбәр бар. Шул хәбәр хакына җибәр син боларны. Түлисе бәяне түләрләр, түләрләр. Куанычлы хәбәрне әйтим инде тизрәк.
Локман. Чишегез бавын.
Мирза (улының кулларын баудан азат итә). Ай-яй тыгыз бәйләгәннәр сине. Шакал! (Римның башына сугып җибәрә.)
Чулпан (Римга карап тора). Урод! (Күрше бүлмәгә чыгып китә.)
Гөлнур. Ник кирәк бу спектакль миңа?! (Тәрәзә янына барып баса да тышка карап тора.)
Локман (Мирза белән Римга). Чыгып китегез! Гөлнур форточкаларны ач, җилләсен фатир.
Мирза (Локманга). Артыгын кыланасың, хозяин. (Римга сугып җибәрә.) Әйдә, дуңгыз малай, бәреп үтерәсе бар сине!
Мирза белән Рим чыгып китәләр. Гөлнур форточкаларны ача.
Минәзәл. Теге мафиозник Гошаны Васильево поселогында атып үтергәннәр. Бик каты разборкалары булган. Так что, Салих туган, биш мең түлисең юк.
Локман (Салихның иңенә шапылдатып суга). Менә бит, Алла бар ул.
Салих (кашларын җыерып). Кеше үлгәнгә сөенмә инде.
Локман. Нинди кеше соң син! Үзеңне үтерер иде бит ул.
Салих (кәефе күтәрелә башлый). Чыннан да, Алла кушмаган эш юк. Баян табылды. Биш мең бурычым юк. Сөенергә кирәк, сөенергә. Мирза ат өчен түләр микән?
Минәзәл (үтә дә җитди кыяфәт белән). Моны мин үз өстемә алам. Мин ул кеше өчен бик күп нәрсә эшләдем һәм дә аның турында мин бик күп беләм.
Салих. Карале, профессор түгелдер ул?..
Минәзәл. Ярар, киттем мин.
Локман. Син кайчан дөньяга күзләреңне ачыбрак карый башларсың икән, Салих?!
Салих. Шулай да, Аллага шөкер, эшләр уңай якка борылып бара түгелме?!
Гөлнур. Сөенергә бик ашыкмагыз әле. Җәмиләңнән хат килде. Сиңа түгел, минем исемгә. Сиңа язып тормаган инде... Киткән ул синнән. Син кайткач, үзе разводка бирәчәк.
Минәзәл. Минем кирәгем калмагандыр инде монда. Киттем мин. Син кайгырма, хатын-кызның кире кайта торган гадәте бар аның. Минем үземнең хатын инде дүрт тапкыр китеп кире килде. Тагын китәргә йөри... Сау булыгыз! (Чыгып китә.)
Салих (коелып иңә). Күңелем сизгәние аны... Мин бүген начар төш күргәнием. Имеш, мин йорт каршында басып торам. Ә Җәмилә мин югалткан атка атланып Казан тарафларына китеп бара. Мин нидер кычкырмакчы булам, телем әйләнми. Артыннан йөгермәкче булам, аяклар тыңламый. Куркып уянып киттем. (Хәлсезләнеп урындыкка утыра.)
Локман. Начар төш түгел бу. Син югалткан атка атланып чыгып киткәч, ул бик ерак китә алмый, шулаймы? Син дә ул ат белән Вятка күперен чыккач дальше киталмадың.
Гөлнур. И, кызганам шул Җәмиләне.
Локман. Гел Җәмиләне генә кызганасың син.
Гөлнур. Бер класста укыдык, дуслар идек. Салих бит ни дисәң дә ир кеше. Хатын-кызга авыррак.
Салих (кичеп чыккысыз газап белән). Болай да тормышның рәте юк иде, хәзер инде тәмам җимерелде.
Локман (кырыс тавыш белән). Әйдә, ярар, хатын-кыз бетмәгән дөньяда.
Гөлнур. Ни сөйлисең син! Әле кызыгыз белмидер...
Салих (күз яшен сыпырып куя). Белер инде, тиздән каникулга кайта бит ул.
Локман (якташын тынычландырырга тырышып). Татулашырсыз әле. Ат шикелле эзсез югалмас хатының. Менә уннан артык фирмага мөрәҗәгать иттем акча сорап. Катлаулы авылының мәдәниятенә ярдәм итәргә кирәк дип, кайберсенә синең проблемаңны, синең вакыйгаңны, синең халәтеңне сөйләдем. Ярдәм итәрбез, диделәр, шуларның берничәсе булышса да шәп булачак бит. Борчылма, барысы да рәткә керер дип ышаныйк.
Гөлнур. Ышанып кына...
Локман (кычкырып). Тик кенә тор! (Гөлнур да, Салих та сискәнеп китәләр.) Ышануны да югалтсаң яшәүнең мәгънәсе каламы соң?! (Кинәт ясалма ягымлылыкка күчә, тавышында үчекләү сизелә.) Ну, ничек, хатын, Чулпанның хәлле егете ошыймы сиңа? (Кычкырып эндәшә.) Чулпан, чык әле монда!
Чулпан (күрше бүлмәдән чыга, елап шешенеп беткән). Нәрсә?
Локман. Акчалы, булдыклы егетең шушымы синең, кызым? (Кызын кочаклый.) Елама, кызым, тынычлан.
Чулпан. Ну ладно, пап, че ты издеваешься?! (Янә күрше бүлмәгә кереп китә.)
Локман (көлә). Хәерче кирәк түгел, ха-ха-ха! Булдыксыз кирәк түгел, акчасыз кирәк түгел! Ә мондый кирәкме? (Җирәнеп.) Рим! Исеме исем түгел!
Гөлнур. Ярар инде, үз кызыңнан үзең көлмә.
Локман. Мин кызымнан гына түгел, иң элек синнән көләм күбрәк!
Гөлнур. Алдан ук кем белгән кемнең кем икәнлеген.
Локман. Кешенең чыраена язылган кем икәнлеге — укый белергә генә кирәк! Кешене кешедән аера белер вакыт җитте сиңа да, хатын! Иллегә таба китеп барасың бит инде кәкре-бөкре аякларың белән титак-титак атлап.
Гөлнур. Оятсыз! (Күрше бүлмәгә кереп китә.)
Локман. Кайгырма, Салих! Гел кара полоса гына булмый тормышта. Синең бит бер кешегә дә начарлык эшләгәнең юк. Мәктәптә укыганда да класста иң тыйнагы, иң тәртиплесе син идең бит, шулаймы. Әле беркөнне Гөлнур да шулай дип утырды. Шуңа күрә синең тормыш барыбер бер яктырып китәчәк. Син лаеклы бит якты тормышка. Ә бит тирәнрәк уйлап баксаң, иң мөһиме шул — яхшы тормышка лаеклы булу!
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Авыл. Салих өенә кайтып керә. Баян һәм зур сумка күтәргән. Җәмилә юк.
Салих (ишек катында кымшанмыйча басып тора). Тынлык. (Әйберләрен куеп өй буйлап атлый.)
Җәмилә юк. Чынлап та киткән. Анасындадыр инде. (Баянны алып урындыкка утыра. Уйнап җибәрә.
Җырлый.)
Җәмилә кайтып керә.
Салих (таң кала, баянны әкрен генә идәнгә куя, торып баса). Җәмилә?!
Җәмилә (ишек катыннан). Мин. Ә син Салихмы?
Салих. Әйе, танымыйсыңмыни? (Бер-берсенә ни әйтергә белмиләр.)
Җәмилә. Кая югалдың син? (Бер-берсеннән күзләрен алмыйлар.)
Салих. Казанда идем.
Җәмилә. Чынлап та, Казанга мең яшьме?
Салих. Бардыр. Бик шау-шулы, ыгы-зыгылы шәһәр ул. Анда бер өчпочмак егерме дүрт сум тора.
Шул олы яшьтәге шәһәр булганга шулай кыйммәт бит анда пәрәмәч!
Җәмилә. Ошадымы соң Казан?
Салих. Юк. Анда син булмагач, бер яме юк аның.
Җәмилә. Ошагандыр. Ошамаса, болай озак кайтмый тормас идең.
Салих. Син ничек соң монда?
Җәмилә. Элеккечә, бернинди үзгәрешем юк. Син менә үзгәргәнсең.
Салих. Кайсы төшем?
Җәмилә. Әллә тагы... Бераз городскойланып киткәнсең димме...
Салих. Юкны сөйләмә инде.
Җәмилә (хисләре ташып чыга). Салих!
Салих. Җәмилә! (Кинәт йөгереп килеп кочаклашалар.)
Җәмилә (елый). Кая югалдың син? Инде үзем сине эзләп чыгып китмәкче идем. Гөлнурларга гел хат язу да яхшы түгел, кешедән читен.
Салих. Син мине ташлап киттеңмени? (Кочаклашкан килеш сөйләшәләр.)
Җәмилә. Кая китим мин, инде бу яшьтә?! Юри яздым син тизрәк кайтмассыңмы дип. Инде әллә ниләр уйлап бетердем, анда берәр марҗага йортка кергәнсеңдер дип тә уйладым.
Салих. Кемгә кирәк мин, инде бу яшьтә...
Җәмилә. Алай димә. Баянда уйнаганыңны ишетсәләр, теләсә кем кертер.
Салих. Мин сине шундый сагындым!
Җәмилә. Мин дә сине сагындым! (Салихның җилкәсен капшап.) Бигрәк нык ябыккансың.
Салих. Әле ничек исән калдым.
Җәмилә. Тиздән Миләүшә кайта.
Салих. Син аңа хатта язмагансыңдыр минем маҗараларны?
Җәмилә. Юк, юк. Киләсе атнада сабантуй. (Баянга ымлап.) Баян алгансың икән.
Салих (йөзеннән шатлык чәчеп). Үз баянымны таптым бит мин.
Җәмилә (аптырап). Кит аннан!
Салих. Әйе. Клубтан урланган баянымны Казанда таптым.
Җәмилә. Ничек инде?
Салих. Аннары тәфсилләп сөйләрмен.
Җәмилә. Мулланур да сине юксынды. Инде мин аның белән әйбәтләп сөйләштем: ат өчен аз-азлап зарплатадан тотып калачаклар. Алай бик каты ачуланмый инде хәзер.
Салих. Түләп бетерербез әле ничек тә.
Җәмилә. Ашыйсың киләме?
Салих. Нинди ашау, Җәмилә! Шулкадәр сагындым сине. (Кысып-кысып кочаклый.) Бергә чакта гына аңламыйсың шул бер-береңә кирәклекне.
Җәмилә. Казан ничек анда?
Салих. Ул бөтенләй башка дөнья, Җәмилә. Казанга мең ел түгел, йөз мең ел булса да риза мин.
Җәмилә (читкәрәк китеп, ирен башыннан аягына кадәр күзәтә). Яңа кәчтүм алган... Син анда
Казан хатыннары белән чуалмый калмагансыңдыр.
Салих. Таптың сөйләшер сүз! Син нәрсә инде!
Җәмилә. Ярар, ярар.
Салих. Сиңа да бүләкләр алып кайттым бит мин, кызыбызга да.
Җәмилә. Акча каян алдың?
Салих. Мирза бераз бирде ат өчен. Калганын соңрак түләрмен, диде. Уйлап тордым да, әй, төкерим сәнә, дип, ул биргән акчага сезгә бүләкләр алдым. (Сумкадан кофталар, яулыклар, хушбуйлар алып хатынына тоттыра. Башына чәшке бүрек киертеп куя.)
Җәмилә. Сөбханалла! (Әле кофтаны түшенә куеп карый, әле яулыкны әйләндергәли, әле хушбуйны ачып исни. Барып көзгедән карап тора.) Бу бүрек миңамы?
Салих. Сиңа. (Сокланып карап тора.) Мондый затлы бүрек бик килешә икән үзеңә.
Җәмилә. Салих, мондый бүрекне куркынычтыр бит киеп йөрергә. Аны караклар салдырып алмасмы соң?
Салих. Караңгы төшкәч кимәссең, көндез генә киярсең.
Җәмилә. Ярар. (Йөгереп килеп кочаклый.) Ярый син бар әле дөньяда! Минем гомергә мондый матур кием кигәнем юк бит. Болай ук расхудланасың калмаган.
Салих. Ничек инде мин Казан хәтле Казанга барып бүләксез кайтыйм ди. Хатын, сабантуйга
Локманнар кайтуы ихтимал авылга. Бездә кунак булырлар инде, яме.
Җәмилә. Бездә булмый, кемдә булсыннар инде.
Мулланур керә.
Мулланур. Исәнме! (Бик җитди итеп карап тора.)
Салих. Исән. Үзең исән-саумы?
Кул биреп күрешәләр.
Мулланур. Кайттыңмы?
Салих. Кайттым. Җәмилә, бар син чыгып тор әле.
Җәмилә чыгып китә.
Мин сиңа хәзер барысын да сөйлим. Кинодагы сыман маҗаралар килеп чыкты бит.
Мулланур (басынкы кәеф белән). Сөйләп торма. Барысын да беләм.
Салих (сагаеп). Нәрсә беләсең?
Мулланур. Бөтенесен дә беләм. Миңа Мирза шылтыратты. (Гасабиланып.) Син Мирза турында да, аның улы Рим турында да авылда беркемгә дә сөйләмә инде, хәтта хатыныңа да. Мирза минем двоюродный братым бит. Ул гомере буе зимагурлыкта йөрде. Үзе бик башлы да кеше ул, но менә һич пүтле тормыш алып бармады. Әллә нинди шуллер булды инде, бернишләтә алмыйсың. Алар монда кайткалап йөриләр. Хәтерләмисең генәдер. Малаеның да кайтканы бар.
Салих. Баянны шул урлаганмы?
Мулланур (ык-мык килеп). Бәлки, шулдыр. Белмим. Син оныт инде бу турыда. Мирза да бик үтенә.
Салих. Ат өчен түләтмисеңме соң миннән?
Мулланур. Юк инде. Син гаепле түгел бит. Списать итәрбез. Безнең үзебезнең дә мал врачыбыз бар лабаса. Безнеке профессор түгел, әлбәттә, но бер атны списать итәрлек кенә башы бар. Конюх Вахит начар төш күргән әле түлке.
Салих. Нинди төш?
Мулланур. Имеш, конюшнядан ат югалган. Ат әрәм булугадыр инде.
Салих. Шул, теге атыбыз югалу кергәндер инде төшенә. Нишлисең бит. Шулай килеп чыккач.
Төштә күргәннең өндә киресе була, дип тә әйтәләр...
Мулланур (эшлекле кыяфәт белән). Ярар инде. Ял ит. Тиздән сабантуй. Сиңа эш күп булачак.
Борчылма, тынычлан, ял ит.
Салих. Ярар, рәхмәт.
Мулланур. Үзеңә рәхмәт! (Чыгып китә.)
ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Салихлар өе. Бәйрәм табыны әзерлиләр. Ерактан төрле татар көйләре яңгырап тора. Бәйрәм алды атмосферасы. Локманнар кайтып төшә. Локман баян күтәргән.
Локман. Мөмкинме?
Салих. Мөмкин!
Локман. Исәнмесез!
Гөлнур. Исән-саулармысез!
Чулпан. Исәнмесез!
Җәмилә. Бәрәч, Гөлнурлар килгән! Исәнмесез! Узыгыз тизрәк!
Гөлнур белән кочаклашалар. Җәмилә Чулпанны кочаклый.
Кияүгә бирерлек булган!
Чулпан. Миләүшә кайчан кайта?
Гөлнур. Иртәгә, Алла боерса.
Салих. Хуш килдегез! Үтегез түргәрәк!
Барысы да кул биреп һәм кочаклашып күрешәләр. Казаннан алып кайткан күчтәнәчләрне мәш килеп урнаштыралар.
Локман (тантаналы тавыш белән). Салих туган, ун фирманың дүртесе сиңа ярдәм кулын сузды.
Менә сиңа дүрт конверт, дүртесендә дә акча. Теләсә ничек тот. Бер Сәүдә йорты сиңа яңа баян бүләк итә. Ал! (Баянны каршына куя.)
Салих (канатланып). Болай булса атка үзебез дә сразы түли алачакбыз. Ул фирмалардан акча алу дөресме соң, уңайсыз бит?
Локман. Спонсорлык шул бит инде ул. Мин гәҗит битендә мөрәҗәгать иттем, алар ярдәм иттеләр.
Тәртип!
Салих (уңайсызланып). Баяным бар бит инде...
Локман. Нинди кеше соң син! Рәхмәт әйт тә ал инде!
Җәмилә. Гомергә шулай кирәгеннән артык намуслы булды инде ул. Әйдәгез, табынга. Сабантуй табынына.
Гөлнур. Сабантуй иртәгәме?
Җәмилә. Иртәгә.
Локман (кордашын иңеннән кагып). Иртәгә яңа баянда сыздырасың инде, Салих!
Салих. Алла боерса!
Өстәл янына утырышалар.
Җәмилә. Әйдәгез, булганын капкалый торыгыз. Минем ашым хәзер пешеп җитә. Чәй эчә тормыйсызмы?
Локман. Чәйне соңыннан эчәрбез. Ашны көтик.
Җәмилә ашны җиткерү белән мәшгуль, Гөлнур аңа булыша, Чулпан стенадагы фоторәсемнәрне карап йөри. Баян күтәреп
Минәзәл керә.
Минәзәл (тирләп беткән, еш-еш сулый). Нәҗмиевләр йортымы?
Салих. Әйдә, әйдә, кер, Минәзәл, безнең йорт бу.
Минәзәл. Исәнмесез!
Салих. Исәнме! Уз әйдә.
Минәзәл (көчкә сулыш алып). Менә, баян алып килдем.
Салих. Нинди баян соң бу?
Минәзәл. Конфискованный. Мин Зәйнескидән бит үзем. Сабантуйга кайтып барышым. Мине машина көтеп тора. Ашыгам. Хәлләрегез ничек соң?
Салих. Рәхмәт. Әйдә инде, чәй булса да эч.
Минәзәл. Вакыт юк. Машина көтеп тора.
Салих. Кирәк түгел бу баян. Минем хәзер икәү инде.
Локман (кырт кисеп). Юк, кирәк! Алып кал баянны! Рәхмәт, Минәзәл!
Минәзәл (елмаеп). Әнә укыган кеше дөрес әйтә. Ярый, киттем. Сабантуй бәйрәмнәре котлы булсын!
Салих. Рәхмәт!
Минәзәл. Сау булыгыз! (Чыгып йөгерә.)
Җәмилә (аш бүлә-бүлә). Кем бу?
Салих. Аннары сөйләрмен.
Җәмилә. Әйдәгез, ашагыз.
Гөлнур. Миләүшә кайтмаган икән.
Җәмилә. Хатында иртәгә кайтам дигән. Сабантуйның иң кызык өлешен күрми калыр инде.
Локман (ашый-ашый). Яшьләр өчен иң кызыгы төнлә, кичке уенлыкта була инде аның.
Мирза керә. Бер култык астында — баян, икенчесендә — зур төргәк.
Мирза. Исәнмесез!
Салих. Исәнме!
Җәмилә. Исәнмесез!
Салих. Җәмилә, таныш бул, бу теге профессор, доктор наук, мал врачы.
Мирза. Менә, миннән сиңа баян. (Кесәсеннән бер пачка акча бирә.) Монысы ат өчен. Сабантуй белән тәбрикләп китердем.
Салих (башын чайкап). Кирәк түгел бернәрсәң дә.
Локман (боерулы тавыш белән). Кирәк! Баян да кирәк, акча да кирәк! Ал! (Мирза кулыннан акчаны алып Салихка бирә.) Кирәк! (Баянны башка баяннар янына куя.) Ә монысы нинди төргәк?
Мирза. Тозлы балык. Тәтештәге дусларым биреп җибәргәннәрие.
Локман. Анысы да Салихкамы?
Мирза. Әйе.
Локман (төргәкне алып Салихка тоттыра). Мә, Салих, Тәтештә балыкны шәп тозлыйлар анда.
Рәхмәт.
Салих (югалып кала). Кирәк түгелие...
Локман (әмер биргән сыман). Кирәк!
Мирза. Салих, мин синең Мулланур авылыннан икәнеңне белгән булсам... ни... белмәдем бит.
Локман. Ярар, ярар. Татар йөрәге скрипка түгел, Мирза, уйнама. Сабантуйлар мөбарәк булсын!
Мирза (Локманга). Син теге... ни... артыгын кыланма инде... Дөнья бу. Барыбыз да Җирдә йөрибез.
Бер очрашырбыз әле. Сау булыгыз! (Чыгып китә.)
Локман. Хуш!
Салих. Болай ярамас бит.
Гөлнур. Биргән нәрсәдән баш тарта торган заман түгел.
Җәмилә. Гөлнур белән Локман белми әйтмәсләр, алар кушканча эшлә инде син. Ашагыз, кадерле кунаклар!
Локман (ашый-ашый). Синең баяннарың хәзер урлап бетерерлек түгел.
Салих. Әйтмә дә генә! Кайсысында уйнарга белгән юк!
Көлешәләр. Мулланур атылып килеп керә.
Мулланур. Җәмәгать! (Бер мизгелгә туктап тора.) Кунаклар бар икән... Ни... гафу итегез!
Исәнмесез! Җәмәгать! Ат кайтты! Ат үзе кайтты! Бичаракаем, туган җир туган җир шул. Кайткан!
Салих, ишетәсеңме, ат кайткан! Син югалткан ат кайтып ат абзары тирәсендә йөри. Утар ишеген ачкач, үзе кереп китте.
Салих (һушсыз калып). Чын әйтәсеңме?!
Мулланур. Валлаһи газим!
Локман (сөенеченнән рәхәтләнеп көлә). Маладис, сабантуйга кайтып җитешкән.
Гөлнур (шаккатып). Әй бичара малкай, ничек юлны тапкан диген син!
Чулпан (гаҗәпсенеп). Ничек адашмаган!
Салих. Ат кайткан! Ат кайткан! Алланың рәхмәте төшкере! Җаныкаем, ат кайткан! И малкай! Һәй, акыллы ат икән үзе. Ат кайткан!(Үзен кая куярга белми, шатлыгы хәттин аша. Кунакларны, хатынын
— барысын да кочаклап чыга. Күз яшьләрен сыпырып, Мулланур янына килә, аны да кочаклап ала.)
Мулланур әфәнде, уз, утыр түргә.
Мулланур. Мин утырып тормыйм инде. Эш күп. (Салихка карап тора.) Син миңа ачуланасыңдыр.
Салих (ихлас күңелдән елмаеп). Ачуланмыйм. Син ат биреп тормаган булсаң, мондый бәйрәм булыр идемени бүген?!
Мулланур (күзләрен акайтып). Ат кайтты! Үзе кайткан! (Чыгып китә.)
Җәмилә. Нәрсәсенә гаҗәпләнәсез?! Минем Салихым кайтканны ат кына кайтыр инде ул!
Барысы да көлешәләр.
Локман. Уйнап җибәр әле, Салих!
Гөлнур. Әйе, Салих, иртәгә сабантуй бит!
Җәмилә. Уйна, Салих, яшь чакларыбызны искә төшерик әле!
Салих баянны ала һәм уйнап җибәрә.
Нигә күңел болай талпына?!
Бу җирсүгә, ахры, юк дәва.
Әйдәп еракларга — якты офыкларга —
Болын буйлап ялгыз ат чаба.
Бу җәйләр дә үтеп китәчәк,
Көз төсләре керер бакчага,
Әллә киләчәккә, әллә балачакка
Мине дәшеп ялгыз ат чаба.
Төштәгедәй чаба ялгыз ат,
Үтеп бара яшел үзәнне,
Җәйге болын буйлап, язмыш белән уйнап
Әллә минем гомер узамы?!
Нигә күңел болай талпына?!
Бу җирсүгә, ахры, юк дәва.
Әйдәп еракларга — якты офыкларга —
Болын буйлап ялгыз ат чаба.
(Ялгыз ат)
Тәмам.

Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.