🕙 2-minuto de lectura

Чагыр

Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
El número total de palabras es 196
El número total de palabras únicas es 139
60.3 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
67.3 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
70.1 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
  Кырлайга килгән көнне үк, урамга малайлар белән танышырга чыккач та, ул беренче тапкыр «чагыр» дигән сүзне ишетте.
  Малайлар аның матур киемнәренә, чуклы кәләпүшенә, каймалап тегелгән камзулына сокланып торганда, арадагы Гафар исемле бер малай:
  - Чагыр! - диде. - Аның бер күзе чагыр!
  Габдулла шундук борылды да, йөгереп, өйгә кереп китте.
  Көне буе өйдә ятты, башка малайлар чакырса да, ул урамга чыкмады.
  Икенче көнне Сәгъди абзыйның өенә Сафа исемле малай килеп керде. Сафа Габдулладан җиде яшькә олы иде. Ләкин яшь аермасы алар арасына киртә булып түгел, күпер булып ятты. Наданрак Сафа укымышлы Габдуллага тартыла, чандыр, зәгыйфь Габдулла олы гәүдәле, көчле Сафага тартыла иде. Алар дуслашып китте.
  - Син ул йолкышларның сүзенә үпкәләмә! - диде Сафа. - Син аларның үзләрен үртә! Гафарга «Чатан» диген, Кылмга «Чулак» диген. Курыкма, мин аларга әйтеп куйдым инде. Тагын берәр сүз эйтсагез Габдуллага, муеныгызны борырмын, дидем.
  Шуннан соң гына Габдулла башкалар белән уйный башлады. Ләкин ул Гафарга «Чатан» димаде, Кылмны да «Чулак» дип үртәмәде. Бер аягына аксаган Гафар да, сулагай Кыям да гаепле түгел бит.
  Ләкин беренче тапкыр Габдуллага «Чагыр» дип әйткән Гафарны ул дус итә алмады. Гафар гел аның янында бөтерелә, аның дуслыгын яуламак була, әмма Габдулланың күңеле аңа әремәслек булып катты.
Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.