🕙 1-minuto de lectura

Бүзләрем Маналмадым

El número total de palabras es 146
El número total de palabras únicas es 101
38.5 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
43.1 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
46.9 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
  Гәрчә мин дә бар саналдым,
  Ил катар сан алмадым;
  Илдә йөрдем, хазлар? алдым,
  Уйласам — сан алмадым.
  Янды Мәҗнүн, янды Фәрһад, —
  «Бүзләрем маналмадым» шигыренә
  Бер янып ат алдылар.
  Мин, гариб, мең кат янып та,
  Яндыга саналмадым.
  Уйлагыз: мәгъшука меңләр!..
  Мин гашыйк саналмадым!
  
  Кемгә васләт, кемгә өмид
  Нигъмәтен бирде фәләк?.
  Мин өмиднең сул кулындан
  Бер сынык нан алмадым.
  Кемгә васләт, кемгә өмид!..
  Мин сынык нан алмадым!
  
  Әйттеләр, кем, бер бәхетсез
  Илгә гашыйксың, фәкыйрь.
  Бер кызардым, бер бузардым...
  Ни таныйм — таналмадым.
  Ни таныйм?.. Таналмадым!
  
  Сезне, милләт кызлары, аһ!
  И өмид йолдызлары!
  Таң-сәхәрләр эзләп-эзләп,
  Бер күреп каналмадым.
  И өмид йолдызлары...
  Бер күреп каналмадым!
  
  Исте җилләр ил эченнән,
  Иртә-кич салдым колак.
  Җил-җиләсләрнең моңыннан
  Зәүкы элхан алмадым.
  Кайда бер тау, кайда мәэмүл
  Чишмәи абелхәят!
  Тез йөгендем, яшь тамыздым, -
  Дәрткә дәрман алмадым.
  ..Дәрткә дәрман алмадым!
  Биәре милләт, мази зәмзәм"
  Кузләдем еллар буе.
  Җитте дәфнем вакыты,
  Кәфнем бүзләрен маналмадым!..
  Вәйля!..
  Дәри-и-й-гъ!
  Бүзләрем маналмадым!..
Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.