🕥 34-minuto de lectura
Бит - 2
El número total de palabras es 4384
El número total de palabras únicas es 1762
38.8 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
55.3 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
62.2 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Вадим (хатынына сынаулы караш белән карап тора). Кәефең ничек соң?
Дарья (авыз чите белән генә елмаеп). Ярыйсы.
Вадим (таләпчән тавыш белән). Бәлки, ата-анаң берәр канәгатьсезлек белдергәндер? Бәлки, алар минем хакта берәр нәрсә әйткәннәрдер?
Дарья (тынычландырырга тырышып). Юкны сөйләмә инде! Сине яратканнарын, хөрмәт иткәннәрен беләсең бит.
Вадим (мыгырдап). Ну да.
Дарья. Күпме эчтегез?
Вадим сорауга җавап бирми, һәм авыр тынлык урнаша.
Вадим (каты тавыш белән). Мин беләм — син Артемны оныта алмыйсың.
Дарья (сискәнеп). Син нәрсә?!
Вадим. Шулай түгелмени?
Дарья. Ник алай дисең әле син?
Вадим. Мин бит сизә-ә-ә-әм.
Дарья. Вадим, без синең белән ир һәм хатын. Мине яратсаң, бүтән мондый әңгәмә кузгатма, аңладыңмы?!
Вадим (гаепләү тоны белән). Ничек инде кузгатмаска! Син үзеңнең халәтеңне, күңелеңдәге хисләрне чит кешеләргә ачасың, ә иреңнән яшерәсең.
Дарья. Кемгә нәрсә ачкан әле мин?
Вадим. Әллә нинди тавышлар ишетүеңне, әллә нәрсәләр тоюыңны. (Дарьяга текәлеп карап тора.)
Дарья (читкә карап). Әйе, миңа тавышлар ишетелгән кебек тоела. Мин куркам.
Вадим (таләпчән итеп). Ә конкретно әйтмәссеңме: кемнең тавышы яңгырый синең колагыңда?
Дарья (күз яшьләре белән). Зинһар, гафу ит мине, Вадим! Сине көнләштерәсем килмәгән иде.
(Читкә карап.) Нэля телен тыя алмый инде!
Вадим. Миңа Роберт әйтте.
Дарья (үзен көчкә кулга алып). Ну Нэля! Тел бистәсе! Робертын да... әйтер идем!
Вадим (авыр әңгәмәне бигүк тирәнгә кертәсе килми). Тизрәк коттеджга күчәргә кирәк — безнең өчен иң яхшысы шул булыр.
Дарья. Анда бит әле яшәрлек түгел.
Вадим. Шушы арада инде анда яшәргә мөмкин булачак.
Дарья. Ай-һай. Анда әле буяу исе тиз генә бетмәячәк.
Вадим. Буяу исеннән куркырга... Балага узмагансыңдыр ла... Балага узу дигәннән... Кайчан дәвалана башлыйбыз инде?
Дарья (паузадан соң). Дәваланырга теләгем юк.
Вадим. Озакка сузарга ярамый. Хәзер үк тотынырга кирәк. Аннары соң булуы ихтимал.
Дарья. Кысырлыктан дәвалану мөмкинмени?
Вадим. Нинди томана кеше соң син?! Әлбәттә, мөмкин! (Тынычлана.)
Дарья. Алайса, нишләп Нэля белән Роберт дәваланмыйлар?
Вадим. Анда безнең эшебез юк. Кем белгән, бәлки, шыпырт кына дәваланалардыр. (Тавышын әкренәйтеп.) Син әле белмисеңдер... Аларның балалары юклыкта Роберт гаепле.
Дарья (чак кына ишетелерлек итеп). Каян беләсең?
Вадим. Сизәм. Ирләрнең дә кайберләре бесплодный була бит.
Дарья. Анысын беләм. Үзе гаепле икәнне үзе әйтте мәллә? (Көлемсерәп). Бөтен нәрсәне күрәсең, бөтенесен аңлыйсың...
Вадим. Дөресен әйт әле, әтиең белән әниең кәефеңне кырдылармы?
Дарья. Юк, алай түгел. Ярар, дөресен әйтәм. Мин чиркәүдә булдым. Ә әти-әни янына юл уңаеннан гына кереп чыктым.
Вадим (гаҗәпләнеп). Чиркәүгә?!
Дарья. Әйе. (Башын читкә борып.) Ходайдан бала бирүен сорадым. Җан тынычлыгын да үтендем.
Вадим. Җанны тынгысызландырырга бернинди сәбәп юк. Ә бала табар өчен дәвалану зарур.
(Ялынып.) Үтенәм синнән, зинһар, миннән бер нәрсә дә яшермә. Мин бит синең ирең! Мин сине үлеп яратам! Безнең мөнәсәбәтләр ихлас булырга тиеш. Башкача ярамый. Минем таныш психотерапевтым бар — бик яхшы доктор. Аңа барып кайтырбыз. Аннары инде гинекология... буенча тотынырбыз...
Дарья (уйчанланып). Мин чиркәүгә йөриячәкмен.
Вадим. Зинһар, киреләнмә инде, яме! Чиркәү беркая да югалмас.
Дарья (өстәлне әйләнеп чыга, Вадимга килеп елыша). Минем бу халәтем үтеп китәчәк. Ачуланма мине, Вадим. Син бит мине яратасың. Шуңа күрә ачуланма.
Вадим. Ярар, ачуланмам. (Дарьяны битеннән үбә.) Әйдә, ашыйсы килә.
Дарья. Әйдә.
Өйгә кереп китәләр. Бакчада төн урнаша.
V
Шул ук бакча. Өйдән Дарья чыга. Болдыр янындагы чиләкне алып бакчага таба бара. Тавыш ишетә: «Даша!» Дарья туктый.
«Дашенька!» Кинәт өстә чорма ишеге каерылып ачыла. Дарья сискәнеп шул якка карый. Беркем юк. Ләкин чорма ишеге ачык.
Шул тарафтан тагын ишетелә: «Дашенька!»
Дарья. Кем бар анда? Беркем дә юк бит инде югыйсә. Нинди тавыш соң бу?
Чормадан тавыш ишетелә. Бу мин, Дашенька!
Дарья (кулыннан чиләген төшереп җибәрә, аркасы белән коймага сеңә). Кем?
Чормадагы тавыш. Тавышымны танымадыңмы?
Дарья. Тавышыңны танымадым.
Чормадагы тавыш. Курыкма. Мин — Артем.
Дарья. Артем булгач, ник качасың?
Чормадагы тавыш. Минем битем шөкәтсез. Синең котсыз калуың ихтимал.
Дарья. Күренмәгәч син миңа куркынычрак.
Чормадагы тавыш. Ярар, алайса мин төшәм.
Дарья. Йә Ходам!
Чорма ишегендә коточкыч гарип йөзле кеше күренә. Бу кешедә элеккеге Артемны һич кенә дә тану мөмкин түгел. Ул әкрен генә баскыч буйлап төшә. Төшкәч, Дарьяга таба атларга базмый тора.
Артем. Исәнме, Даша!
Дарья (тораташ булып ката). Исәнме! Син Артеммыни?
Артем. Әйе. Мине хәзер йөземнән танып булмый шул.
Дарья (калтыранып). Нәрсә булды соң сиңа?
Артем. Бронетранспортерда яндык. Менә... мин ничектер... исән калдым.
Дарья. Синме соң бу?
Артем. Мин, Дашенька, мин!
Дарья. Тавыш синеке. Тик... Бәлки, син аның рухы гынадыр? Бәлки, син өрәктер?!
Артем. Юк, Дашенька, мин өрәк түгел. Чормада минем пакетым бар. Анда минем кайбер документлар... Хәзер... Мин сиңа күрсәтәм... (Җәһәт кенә баскычтан кире чормага менеп китә.)
Дарья ерактан якынлашып килүче Вадим машинасын абайлап ала. Артем, кулына пакет тотып, чормадан төшмәкче була.
Дарья (әле һаман һушына килә алмый). Зинһар, берүк төшә күрмә! Вадим кайтып килә.
Артем. Ник, кайтса ни!
Дарья (шашынып). Төшмә! Шунда кал! Ул бит әллә ниләр уйлаячак!
Артем. Ярар алайса. (Чорма эченә кереп югала.)
Дарья шок халәтендә. Үзен кая куярга белми. Аунап яткан чиләкне ала, тик кая барырга белми. Вадим килеп керә.
Дарья (тәмам югалып кала). Син... кайттыңмыни?..
Вадим. Кайтканымны күреп торасың бит! (Гасабиланып.) Нәрсә инде тагын агарып каттың! Тагын тавышлар ишетелә мәллә? Соң, юк бит беркем дә! Бернинди тавышлар да юк! Синең колагыңа гына ишетелә! Ышан миңа! Сиңа теләсә кайсы психиатр нәкъ шулай дип әйтәчәк. Беләсеңме нәрсә... Давай, мин бүген чормага менеп йоклыйм. Бүген чормада кунам һәм шуннан соң сиңа бернинди тавыш ишетелми башлаячак.
Дарья (кычкырып). Кирәкми! Моның кирәге юк!
Вадим. Мин хәзер үк чормага менәм һәм син аннан серле тавышлар ишетми башлагач кына төшәм.
Дарья (ялварып). Юк! Менмә чормага!
Вадим. Ник куркасың соң син?! Нәрсәдән, кемнән куркасың?! (Баскычка таба бара.)
Капкадан Роберт керә һәм күзәтеп тора.
Дарья (ярсып). Алла хакы өчен, менмә анда!
Вадим (тонык тавыш белән). Мин анда төн чыкмакчы булам, синең галлюцинацияләреңә чик куяр өчен. Мин анда кунам бүген, синең саташып йөрүең сәбәпсез икәнне исбатлар өчен. Мин бүген чормага менеп йоклыйм — анда беркемнең дә юклыгына, бернинди тавышларның яңгырамавына сине ышандырыр өчен. Тынычландырасым килә сине!
Дарья (көчкә үзен кулга алып). Минем хәлем рәтләнде. Бүген инде мин тынычландым. Бүген инде мин бернинди тавышлар ишетмим.
Роберт (кычкырып) Хәерле көн!
Вадим (Робертны күреп ала). Сәлам, Роберт! Нишләп капка төбендә торасың?
Роберт. Мин сезгә комачауладым, ахрысы? (Килә.)
Вадим. Юк, юк, кер әйдә. Чормага менмәкче идем. Тиздән күченәбез бит инде. Анда, өстә безнең вак-төяк, чүпрәк-чапрак күп. Араларга кирәк: кайсын ташларга, кирәген каккалап, чистартып куярга.
Даша әйтә: җитешербез әле, ди, бүген пычранып маташмыйк, ди. (Чорма баскычы яныннан Робертка таба атлый.)
Роберт (көлемсерәп). Аңлашылды. Кәефең ничегрәк, Даша?
Дарья (эчке киеренкелек белән автомат кебек җавап бирә). Кәефем яхшы. (Үзе дә сизмәстән.) Нэля нишли?
Роберт. Әниләренә китте. Әтисе чирли.
Дарья (әңгәмәнең мәгънәсенә бөтенләй төшенмичә генә сөйләшә). Әтисенә нәрсә булган?
Роберт. Ул бөерләре белән интегә бит инде. Ташларын алдырасы бар, диләр. Ә ул операциядән баш тарта. Ә үзе әнә интегеп ята. (Вадимга.) Карале, минем сиңа эшем бар иде.
Вадим. Тыңлыйм.
Роберт. Иртәгә беркая да китмисеңме?
Вадим. Ә нәрсә?
Роберт. Иртәгә минем янга бер фирмадан килергә тиешләр. Бик кызыклы тәкъдимнәре бар. Килешү төзегәндә, син янымда булсаң иде. Ул эшнең төрле нечкәлекләре байтак, шуңа күрә синнән башка ерып чыгалмам дип куркам.
Вадим. Иртәгә без Даша белән соң гына кайтачакбыз. Берсекөнгә күчереп булмыймы соң ул очрашуны?
Роберт. Берсекөнгә син монда буласыңмы соң?
Вадим. Монда булам — һичшиксез.
Роберт. Алайса, мин аларга берсекөнгә килергә кушып шылтыратам.
Вадим. Шулай ит. Сөйләштек.
Ирләр сөйләшкәндә, Дарья китми, шул ук вакытта үзен кая куярга һәм ничек тотарга белми. Вадим чормага менмәгәе дип котсыз калып тора. Роберт Дарьяның сәерлеген абайлап ала һәм сагая.
Роберт (авыз чите белән генә елмаеп). Нэляга синнән сәлам әйтимме?
Дарья (сискәнеп). Ни дисең?
Роберт. Нэляга синнән сәлам тапшырыйммы дим?
Дарья (җанланып). Әйе, әлбәттә, сәлам әйт аңа... миннән.
Роберт (Дарьяның йөзенә текәлеп карый). Ну, ярый, сау булып торыгыз! Киттем мин.
Дарья (елмаерга тырышып) Сау бул!
Роберт чорма ягына күз сала һәм сагаюлы уйчанлык белән чыгып китә.
Вадим (хатынының кәефен күтәрергә ниятләп елмая). Әйдә, каты иттереп чәй эчик әле.
Дарья (чак кына елмая). Өйдәме, бакчадамы?
Вадим. Өйдә.
Өйгә кереп китәләр. Музыка. Караңгылык иңә.
VI
Шул ук күренеш. Роберт пәйда була. Өйалдына таба килә. Ишек бикле — зур йозак эленеп тора. Чорма баскычына таба атлый.
Як-ягына карана. Куеныннан ау пычагы чыгара. Баскычтан әкрен генә чормага күтәрелә. Саклык белән генә чорма ишеген ача.
Чорма эчендә юк була. Шул вакытны бакчадан кемдер атылып чыга, һәм чорма баскычын ала да читкә илтеп ташлый.
Баскычны ташлагач, ул алмагачлар арасына кереп кача. Чорма ишеге авызында Роберт күренә. Баскычның юклыгын күргәч, ул нык каушый. Хәзер инде чормадан ул берничек тә төшә алмый.
Роберт. Һәй, кем бар анда? (Пауза.) Баскычны урынына куегыз! Мин дошман түгел, мин бернинди начарлык теләмәгән идем...
Агачлар арасыннан коточкыч ямьсез чырайлы кеше чыга.
Гарип кеше. Исәнме, Роберт!
Роберт (куркып). Син... кем?
Гарип кеше (якынрак килә). Мин — Артем. Тик минем чыраем сиңа таныш тоелмас дип уйлыйм.
Роберт (чирканып, ышанмыйча котсыз калып). Артем?!
Артем. Нәкъ үзе!
Роберт. Ничек болай!.. Мөмкин түгел...
Артем. Бу дөньяда теләсә нәрсәнең булуы мөмкин.
Роберт. Ә мин Роберт. Синең классташың... дустың... Хәтерлисеңме?
Артем. Хәтерлим. Мин сине танымый тордым. Симергәнсең.
Роберт. Бераз тазару бар инде... Син үзең генәме?
Артем. Әйе. Мин чынлап та берүзем генә. Бөтен дөньяда берүзем, япа-ялгызым.
Роберт (Артемның гарипләнеп, бозылып беткән йөзендә бер генә булса да таныш сызык табарга тырышып карый). Синме соң бу?!
Артем. Бу сорауны мин үз-үземә кат-кат биргәнем бар: минме соң бу? Чынлап та — мин икән. Мин бу, мин, һич кенә дә башка кеше түгел. Һәм дә бу чынбарлыктан берничек котылу, китү мөмкин түгел.
Бу — «мин» булганга түгел китә алмау, ә менә шул «мин» булганга күрә китмим.
Роберт (шок халәтеннән чыга алмый). Ничек болай килеп чыкты соң?..
Артем (тавышында сәер шатлык яңгырый). Әйдә, күрешик инде. Күрешмәгәнгә шактый вакыт узды бит. Сикер!
Роберт. Син нәрсә, моннан сикереп булмый. Аягымны сындырам бит.
Артем. Биекме?
Роберт. Баскычны куй.
Артем (баскычны барып ала). Баскычны алмаган булыр идем дә... Кулыңда пычак күрдем...
Роберт. Мин бит син икәнне белмәдем. Әллә кем бит монда...
Артем (баскычны урынына куя, Роберт курка-курка гына төшә башлый). Ай-яй симергәнсең!
Карале, баскыч ничек бөгелә!
Роберт төшкәч, алар биш-алты адым арадан бер-берсенә карап торалар. Роберт әле һаман бу шөкәтсез битле кешенең Артем икәнлегенә ышанмый.
Роберт (гарип чырайга карарга теләмәсә дә, карарга мәҗбүр булып). Син кем?
Артем (ихлас күңелдән, ягымлы тавыш белән). Тагын бер тапкыр исәнме, классташ! Мин — Артем.
Роберт (урыныннан кузгалырга куркып). Но... син... Синең йөзең... Ничектер, ышанып булмый...
Артем. Кемгә ышанмыйсың? Нәрсәгә ышанмыйсың? Минем Артем икәнемә ышанмыйсыңмы? Мин исбатлый алам. Мин безнең балачагыбыз, мәктәп елларыбыз турында, безнең бергә йөргән чакларыбыз турында бәйнә-бәйнә, тәфсилләп сөйли алам. (Пауза.) Син миннән куркасың.
Роберт (газаплы елмаю белән). Юк инде, син нәрсә. (Үзен кулга алып, якынрак килә.)
Артем. Менә монда минем документларым... төрле справкалар... (Курткасының эчке кесәсеннән документлар алып Робертка суза.)
Роберт документларны алып игътибарсыз гына карый, чөнки Артемны гел күзәтеп тора. Документларны Артемга кире бирә.
Роберт. Артем! Ышанасы килми... Син аңларга тиеш... Без инде уйлаган идек... Син исәнмени?
Артем. Исән.
Роберт. Моңарчы кайда булдың соң син?
Артем. Пленда.
Роберт. Карале, ә... Менә нәрсә... Монда әллә ничек... Кеше бакчасында... Монда басып торам... Ә син кайчан кайттың соң?
Артем. Күптән түгел.
Роберт. Алай икән.
Артем. Әйдә инде, ниһаять, кул биреп күрешик. Мин бит сагындым барыгызны да.
Роберт. Исәнме, Артем! (Артемның кулын кыса. Куркуын яшерә алмый — бөтен кыяфәтендә чагыла.)
Артем. Исәнме, Роберт! Сине күрүемә шат.
Роберт. Мин дә шулай ук. (Артемның битенә карап аның эчке халәтен аңларга тырыша. Ләкин
Артемның чырае шулхәтле бозык һәм гарип ки, аңа карап бернәрсә аңлау мөмкин түгел.)
Артем. Минем битем коточкыч. Тик шулай да никтер төрле маскалар, күзлекләр киясем килми...
Роберт (ялагайланып). Иң мөһиме — син исән!
Артем. Исән булу иң мөһиме дип саныйсыңмы?
Роберт. Әлбәттә. Әниең генә...
Артем. Әйе шул. Йортыбызны да сүткәннәр икән. Безнең йорт урынында ниндидер затлы сарай төзеп куйганнар.
Роберт. Анда главаның урынбасары яши. Менә нәрсә... Төнлә безгә кил.
Артем. Ә нишләп төнлә?
Роберт (иңнәрен сикертеп). Ну... Ну әйдә, хәзер үк киттек.
Артем. Юк, мин беркая да бармыйм. Мин монда калам. Син минем турыда беркемгә дә әйтмә, яме.
Роберт (пышылдап диярлек). Беркемгә дә әйтмәм.
Роберт китә. Музыка. Артем чорма баскычына таба атлый. Караңгылык иңә.
VII
Шул ук күренеш. Вадим белән Дарья кайтып керәләр.
Дарья (өйалды янына җиткәч ирен җиңеннән тотып туктата). Туктале, Вадим. Сөйләшәсе бар.
Тыныч кына тыңла мине... Тик барысын да дөрес аңла һәм үзеңне кулда тот. Монда могҗиза булды.
Вадим. Нинди?
Дарья (тонык тавыш белән). Артем исән.
Вадим. Ничек инде?!
Дарья (тавышын күтәреп). Исән ул!
Вадим (кырыс кыяфәт белән). Каян беләсең?
Дарья (калтыранып). Мин аны күрдем... Син, зинһар, тыныч бул... Курыкма...
Вадим (көчле тавыш белән). Кемнән яки нәрсәдән куркырга тиеш мин?!
Дарья. Син Артем исән булганга шат түгелмени?
Вадим. Кайда соң ул?
Дарья (йөзенә газап саркый). Ул... анда... өстә. Ул күренергә базмый. Ул шундый фаҗигагә тарыган!
Вадим. Кайда ул?
Дарья. Чормада.
Вадим (ачуланып). Тагын саташасың!
Дарья (кычкырып.) Артем! Күрен әле, зинһар!
Вадим. Тәмам җүләрләндең мәллә?
Дарья. Бар, чормага күтәрел, үзең күрерсең.
Вадим. Менә сиңа, мә! (Чорма баскычы янына килә.)
Дарья. Котсыз калма, әзер бул. Аның бите янган.
Вадим. Кемнең?
Дарья. Артемның.
Вадим. Нишләп анда соң ул?
Дарья. Кунарга урыны юктыр.
Вадим. Нинди хәл бу, ә! (Баскыч буйлап чормага менә.)
Дарья (киеренкелек белән). Син аны танымаячаксың. Ләкин ул барыбер — Артем! (Кычкыра.)
Артем!
Вадим (баскычтан). Кем булсын анда! Ышанмыйм мин сиңа.
Вадим чорма эчендә юк була. Дарья котсыз калып көтеп тора. Вадим шактый вакыт күренми тора. Ниһаять, чорма ишегендә пәйда була.
Вадим (баскычтан төшә). Син чын-чынлап тилергәнсең, ахрысы. Анда беркем дә юк. Аннан бернинди тавышлар да ишетелми. Врач билгеләгән даруларның барысын да эчәсең — минем күз алдында. Йоклар алдыннан йоклаткыч дару кабул итәрсең.
Дарья (апатия белән). Мин бит аны күрдем.
Вадим. Синең бу халәтең мине туйдыра башлады.
Дарья (күзләрен йома). Нәрсә соң бу?!
Музыка. Пәрдә ябыла.
ИКЕНЧЕ АКТ
I
Роберт белән Нэлли фатиры.
Нэлли (сагышлы тавыш белән). Ә бәлки, ул түгелдер, башка кешедер?
Роберт (пошаманлы кыяфәт белән). Чырае шөкәтсез... ужаслар фильмындагы кебек. Бите аныкы түгел... ә документлары — аныкы.
Нэлли (уйланып тора). Артемның документларын башка кеше дә табып алырга мөмкин.
Роберт. Ә ни мәгънә?
Нэлли. Кем белгән!..
Ишек кыңгыравы зеңгелди. Икесе дә сискәнеп китәләр.
Роберт. Ник куркабыз соң без? (Ишеккә таба бара.)
Нэлли (куркып). Ул микәнни?
Роберт (ишекне ачарга батырчылык итми тора). Ул түгелдер. Монда килмәс ул. Мин аны чакырган идем, килмим, диде.
Нэлли. Кем икән соң бу?
Роберт. Вадимдыр. Мин аңа шылтыратып сөйләгән идем.
Роберт ишекне ача һәм артка чигенә. Бусагада Артем пәйда була. Аның гарипләнеп, ямьсезләнеп беткән кыяфәте Нэллины котсыз калдыра.
Артем. Хәерле кич!
Нэлли (күзләрен акайтып). Ой, әнекәем!
Артем. Көтмәгән идегезме?
Роберт (ярарга тырышкан елмаю белән). Көттек, көттек. Мин бит сине үзем чакырдым. Әйдә, түргә уз.
Артем әкрен генә бүлмә уртасына уза.
Артем. Исәнме, Нэля!
Нэлли. Исәнмесез! (Артемның йөзен якыннан күреп, агарып ката, калтырана.)
Артем (Нэллига карап тора). Бик нык үзгәргәнсең. (Көлемсери.) Үзгәргәнсең дигән булам тагы... Ә үзем... Мин бит үзем башкаларга караганда иң нык үзгәргән кеше. Ә менә прическаң синең шәп, Нэля!
Таң калырлык!
Роберт (каушавын көчкә җиңеп). Ул бит үзе парикмахер булып эшли... Син утыр... кая утырасың килә... Менә диванга утырсаң җайлырак булыр.
Артем (диванга утыра.) Өегез матур.
Роберт. Кая матур булсын инде... Күптән ремонт ясаган юк...
Артем. Менә, Нэлли, кайттым мин. Шушындый кыяфәттә.
Нэлли (хәсрәтле тавыш белән). Исән булуың әйбәт. Ничек кенә булмасын...
Артем. Шулай дип уйлыйсыңмы?
Нэлли. Әлбәттә.
Артем (кырыс тон белән). Нэля, чәй куеп җибәр.
Нэлли. Хәзер.
Роберт (Артемга). Ашыйсың киләме?
Артем. Юк. Ә менә чәйне эчәм. Чәй яратам мин.
Нэлли ашыга-ашыга чәй әзерли.
Роберт (бүлмә почмагындагы креслога барып утыра). Ничек болай килеп чыкты соң? Нәрсә булды?
Артем. Бронетранспортерда яндык. 1995 елның 1 январенда. Бөтенесе янып бетте. Мин генә исән калдым. Аңыма килдем — чеченнарда пленда икәнмен. Грозныйдан таулар арасына алып киттеләр.
Роберт. Без инде ни уйларга да белмәдек. Һәрберебезгә синең соңгы хатларың бер тирәдә килеп җитте дисәң дә була — ноябрь азагында. Аннары инде... «без вести пропал» дигән хәбәр килде.
Артем (паузадан соң). Йә, ничек яшәп ятасыз? (Нэллиның табын әзерләвен күзәтә.)
Роберт (бераз уңайсызланып). Яшибез инде шунда.
Нэлли. Чәй әзер. Өстәл янына утырыгыз.
Артем өстәл янына утыра. Роберт та, Нэлли да аның каршысына утырырга җөрьәт итмиләр. Роберт өстәлнең бер башына, ә
Нэлли икенче башына утыралар. Чәй эчәләр.
Роберт (исенә төшереп). Әйдәгез, очрашу хөрмәтенә затлы аракы эчик!
Артем. Мин эчмим.
Роберт. Алайса, мин дә эчмим.
Чәй эчәләр. Пауза.
Артем. Балаларыгыз бармы?
Роберт (кырт кисеп җавап бирә). Әлегә юк.
Нэлли. Даша белән Вадимның да балалары юк. (Үзен гаепле сизгәндәй.) Бигрәк сәер — аларның да юк балалары, безнең дә юк.
Роберт (шелтәле караш белән). Нэля, Артемга тагын чәй яса.
Артем. Шәһәребез бик нык үзгәргән.
Роберт. Вакыт уза. Бөтен нәрсә үзгәрә. Тормыш үзгәрә.
Артем. Үзгәрсә дә матур безнең шәһәр. Бигрәк тә хәзер — алтын көздә әйтеп бетергесез гүзәл безнең шәһәребез. Тирә-якта көз хөкем сөрә. Бөтен тыкрыкларга, почмакларга хуш исле көз кереп тулган. Елның иң изге вакыты — көз. Гөнаһлы язлардан өстен һәм бөегрәк фасыл — алтын көз! Мин көзләргә мәңгегә гашыйк! Хәтерлисезме елга буйларында төннәр уздырганыбызны? Соңгы тапкыр без нәкъ менә шушы вакытта — алтын көздә — елгага барган идек.
Нэлли (уйга калып). Әйе, мин хәтерлим.
Артем. Син, Роберт, анда Вадим белән чак кына сугышмый калдың.
Роберт (елмаеп). Исерек булганбыздыр инде.
Артем. Соң, аек түгел идек инде. Сезне аера-аера хәлләрем бетте... Күлмәгем ертылды.
Роберт (ностальгия белән). Әйе, бар иде якты, бәхетле көннәр. (Паузадан соң.) Киләчәккә нинди планнарың бар?
Артем. Нинди планнар булсын әле монда. Барсы да миннән читкә тайпылалар.
Нэлли. Ничек котылдың?
Артем. Нәрсәдән?
Нэлли. Әсирлектән ничек ычкына алдың?
Артем. Әхмәт, хуҗам, мине җибәрде. Әхмәткә мин ничек килеп эләктем... (Тирән сулап куя.) Без, әсирләр, унбиш кеше идек. Таулар арасындагы ерак бер авылга алып килделәр. Хәллерәкләрне сайлап алып, төрле хуҗаларга өләштеләр. Мине атып үтермәкчеләр иде. Бер чечен кешесе килеп миннән, нинди һөнәрләрең бар, дип сорады. Мин әйттем: сәгатьләр, телевизорлар, башка нәрсәләр төзәтә алам, дидем. Ул барып полевой командирдан мине аңа бирүләрен сорады. Командир ризалашты. Шулай итеп, Әхмәт исемле хуҗам барлыкка килде. Әхмәтнең бер улы Грозный янында һәлак булган. Инде соңыннан, шактый вакыт үткәч, мин аннан сорадым: нигә мине, мондый янган битле, шөкәтсез кешене, үзеңә алдың, дидем. Ул миңа: мондый бозык, акайган күзле чырай белән беркая качу мөмкин түгел, диде.
Роберт. Ничек җибәрәсе итте соң ул сине? Улын да үтергәннәр икән...
Артем. Улы өчен мине ул бер тапкыр да кыерсытмады. Кече улы Әкрәм генә үтеп барышлый гел таяк белән суга иде — бу аның үзенчә абыйсы өчен үч алуы иде. Мине үтерергә хыяллана иде. Аңа алты яшь иде ул вакытта. Хәзер үсте инде. Ундүрт яшь аңа. Әкрәмнән ике яшькә олырак Әминә исемле кызлары башта мине нык дошман итте. Аңа инде уналты хәзер. Вакыт үткән саен, аларның миңа карата мөгамәләсе үзгәрде, тора-бара гаиләләренең бер әгъзасына әверелдем. Бөтен авылга сәгатьләр, телевизорлар, башка техниканы ремонтлау белән шөгыльләндем.
Нэлли. Ничек җибәрәсе иттеләр соң?
Артем. Мин төш күрдем. Әнием яланаяк, ап-ак киемнән, яңа гына ерылган кап-кара буразнадан атлый. Артына да борылып карамыйча, әнием шул буразна буйлап офыкка таба китте. Һәм юкка чыкты. Мин аңладым: әнием вафат булган. Төшемне Әхмәткә сөйләдем. Ул да әйтте: «Мондый төш — үлем-китемгә,— диде.— Анаң өчен мин сине җибәрәм. Исән булса хәлен бел, әгәр дә чынлап та үлгән икән, каберенә барырсың. Тик син монда кире килергә сүз бир»,— диде. Туган якта булганнан соң кире аларның авылына килергә вәгъдә бирдем. Ул миңа әле болай дип тә әйтте: «Үзегездә син мондый гарип йөзең белән беркемгә кирәк булмаячаксың, син үзегездә барыбер яши алмаячаксың. Ә монда, безнең авылда, син инде үз кеше, сине монда яраталар, хөрмәт итәләр», — диде. (Авыр сулап куя.) Менә туган якка кайтып җиттем. Әнием дә вафат булган, йортыбыз да юкка чыккан.
Роберт. Ләкин син бит кире Кавказга китмәячәксең?
Артем (иңнәрен сикертеп). Юктыр инде.
Нэлли. Әлбәттә, кире китми инде ул анда! Таулардагы чечен авылына китәргә җүләрмени ул!
(Иренә шелтәле караш ташлап.) Син дә инде сорап торасың...
Роберт. Үзебезнең шәһәрдә калырга ниятлисеңме?
Артем. Кая барыйм инде, кая?!
Нэлли (кызганып). Битең авыртамы?
Артем. Хәзер инде авыртмый.
Нэлли. Яхшы пластик операция ясатырга кирәк. Ә аңарчы махсус күзлек киеп йөрергә дә мөмкин
— битнең күпмедер өлешен капларлык итеп.
Роберт (нәфрәтле тавыш белән). Нэля...
Артем. Рәхмәт, чәй бик тәмле булды! (Кузгала.)
Роберт. Син хәзер нишләргә уйлыйсың?.. Берәр җиргә барасың юктыр бит?
Артем. Зиратка барам. Мин анда инде бик күп көннәр-төннәр үткәрдем. Зиратта тыныч, рәхәт, тик шул ук вакытта коточкыч авыр да. (Ишеккә таба юнәлә.)
Роберт. Без һәрвакыт өйдә... Рәхим ит... теләсә кайсы вакытта.
Артем. Рәхмәт. Исән-сау торыгыз!
Артем чыгып китә. Пауза.
Роберт (ачыргаланып). Нәрсә син кытаклыйсың!
Нэлли (гаҗәпләнеп). Нәрсә ошамады?
Роберт. Нигә аның йөзе хакында сүз катасың?! Ник аның битен кат-кат исенә төшерәсең, ярасына тоз сибәсең?! Тинтәк!
Нэлли (үпкәләп). Нишлисең син! Ник мине мыскыл итәсең?!
Роберт (җирәнеп). Өйрәтеп утырган була: операция ясарга... күзлек табып кияргә... Синнән башка белмәсләр иде инде!
Нэлли. Ник бу хәтле кызасың? Нәрсә булды сиңа?
Роберт (үчекләп). «Исән булуың әйбәт... Ничек кенә булмасын...» Аңа болай да авыр, ә син шундый сүзләр әйтәсең!
Нэлли. Әйтсәм ни?! Ул безгә чит-ят кеше түгел лә!
Роберт. Чит-ят булмаса, бигрәк тә ярамый кешенең авырткан урыннарына кагылырга. Балабыз юклыгында да игътибарны акцентлап утырасың, аңгыра!
Нэлли (ярсып). Ник мине рәнҗетәсең?! Нигә дип мыскыл итәсең?! Син үзең тиле-миле!
Роберт (хатыны янына атылып килә, ачуын йөгәнли алмый). Нәрсә?! Минме тиле-миле?!
Нэлли (төкерекләрен чәчеп). Син!
Роберт (чыгырыннан чыгып). Син! (Кизәнеп хатынының яңагына суга.)
Нэлли диванга капланып елый. Әмма аның елавы озакка сузылмый. Ул сикереп тора, бернинди куркусыз иренең каршысына килеп баса.
Нэлли (иренең күзенә туп-туры карап). Ни хакың бар миңа сугарга! Адәм актыгы! Хәсис!
Роберт. Нәрсә-ә-ә-ә?!
Нэлли (ысылдап). Әйдә, тагын бер генә тапкыр сугып кара! Аның фаҗигасендә син гаепле икәнне бүген үк бөтен кеше беләчәк!
Роберт (кинәт каушый). Аңламадым?!
Нэлли (һаман иренең күзенә карап, кыю һәм ныклы тавыш белән). Аңламадыңмы?! Артемның гарипләнүендә син гаепле. Вадим да гаепле. Аңлашылмаслык берни дә юк монда. Монда бөтен нәрсәне гап-гади генә аңлатып була. Гомумән, һәрбер кешенең теләсә нинди ямьсезлеге гап-гади аңлатыла!
Роберт тораташ булып ката. Шул вакытта Вадим керә.
Вадим. Комачауламадыммы?
Нэлли (җиңүчеләргә хас кыяфәт белән). Юк, комачауламадың! (Кычкырып диярлек.) Даша өйдәме?
Вадим (сәерсенеп). Өйдә.
Нэлли тиз-тиз атлап чыгып китә. Роберт аны туктатырга да җитешми кала.
Вадим (шапылдап ябылган ишеккә карап тора). Нәрсә булды аңа?
Роберт (басынкы тавыш белән). Истерика.
Вадим (Робертны беркавым җентекләп күзәтеп тора). Син аны күрдеңме?
Роберт (арыган тавыш белән). Күрдем. Ә син?
Вадим. Мин әле юк.
Роберт. Ул әле яңа гына бездән чыгып китте.
Вадим. Кая китте?
Роберт. Зиратка. Әнисенең кабере янына.
Вадим. Ну... ничегрәк соң ул?
Роберт. Сүз белән генә әйтү кыен. Үзең күрерсең әле.
Вадим. Ниләр сөйли?
Роберт. Болай... тегесен-монысын... Озак сөйләшмәдек. Бронетранспортерда янганнар, пленда булган...
Вадим (читкә карап). Аңламыйм... Димәк, Даша чынлап та чормадан аның тавышын ишеткән булып чыгамыни?..
Роберт (гасаби киеренкелек белән). Моны син миннән сорарга тиеш түгел! Каян белим мин!
Вадим (кыбырсып). Ник тыпырчынасың син?! Тыныч кына сөйләшә алмыйсыңмыни?!
Роберт (кызып). Синең Дашаңның тавыш ишетү-ишетмәвенең ни әһәмияте бар! (Бүлмә буйлап йөри.) Артем кайткан. Чырае янган — чиркангыч, иләмсез — үзенә бөтенләй охшамаган. Коточкыч!
Вадим (уйга калып). Димәк, барыбер ул безнең чормабызда яткан... Күптән анда менеп урнашты микән ул?
Роберт (салкын гына). Барыбер түгелмени?!
Вадим (аптырап). Менә сиңа мә! Кызык кеше син! Без берни белмичә яшәп ятабыз, ә ул безнең өстебездә ята...
Роберт (тыныч булырга тырышып). Синдә көнчелек хисе уянды, шул гына.
Вадим. Ә синдә көнчелек уянмас идеме, әгәренки минем урында булсаң?!
Роберт (ачу белән). Көнләшәсе юк. Ул урод. Аның йөзенә карарга куркыныч. Андый кешедән көнләү көлке. Монда хәзер җитдирәк момент бар. (Вадимга карап тора.) Нэля нәрсәдер белә.
Вадим. Нәрсә белә?
Роберт. Артемның фаҗигасендә синең белән минем гаепле икәнне битемә бәреп әйтте.
Вадим (кинәт сагаеп). Нәкъ менә шулай дидеме?!
Роберт (гасабиланып). Әйе, әйе, әйе!
Вадим (аптырашта кала). Кара син аны... Ә ул нәрсә... каян белә?..
Роберт. Әйталмыйм.
Вадим. Бәлки, чамалый гынадыр? Фаразлый гынадыр?
Роберт. Бәлки.
Вадим. Ә син үзең алай-болай берәр кайчан берәр кемгә әйтеп ташламадыңмы? Ялгыш кына...
Роберт. Юк ла. Мин аңа суктым. Гомердә беренче тапкыр. Түземлегемне җуйдым. Нервы... Суккач
— тотты да әйтте: аның фаҗигасендә син һәм Вадим гаепле, диде.
Вадим (уйланып торганнан соң). Болай ук нервыланырга ярамый. Артем бит үзе бернәрсә дә белмидер. Аңламыйм, нәрсәдән шушы кадәр куркасың?
Роберт. Мин курыкмыйм. Син ул куркасың. (Авызын кыйшайтып.) Сиңа бит бары тик бер уй тынгы бирми: Даша белән Артем кайчандыр бер-берсен яратканнары синең җаныңны ашый.
Вадим (явызланып). Нидән чыгып әйтәсең моны?
Роберт. Бөтенесе күзеңнән күренеп тора.
Вадим. Син минем күзләремнән берни күрә алмыйсың. (Ямьсез итеп көлә.) Синең үзеңнең эчең кайный — Нэля аңа гашыйк иде, шул ярсыта сине. Аннары, өстәп шуны әйтәм: бүтән мондый тонда сөйләшмә минем белән, ишетәсеңме, син...
Роберт (үзен кулга алып). Ярый. Чыннан да, тынычлану мәслихәт. Алайса, сугышып китүебез дә ихтимал... (Пауза.) Аңа ярдәм итәргә кирәк.
Вадим (көлемсерәп). Кемгә?
Роберт (тыныч кына). Артемга.
Вадим (мыскыллы елмаеп). Ничек, нәрсәдә ярдәм итәргә аңа?
Роберт (алҗып). Торырга урын табарга... Акча бирергә... Эшкә урнаштырырга... Тагын ничек булышалар кешегә? Аңа ярдәм итү — безнең бурычыбыз.
Вадим (күзләрен кысып). Ну әйдә ярдәм ит, алай теләгең зур булгач. Синең абыең олактырды бит аны армиягә.
Роберт (кинәт кабынып). Аны армиягә олактырырга син үтенеп сорадың түгелме?!
Вадим (тыныч кына). Моның өчен син миннән күп акча алдың.
Роберт (борын тишекләрен киңәйтеп). Ул акчаны мин сиңа кире бирермен. Без зур кабахәтлек эшләдек: үзебез армиядән котылдык, ә аны, закон буенча хезмәт итәргә тиеш булмаган килеш, армиягә олактырдык. Минем военкоматтагы абыем гаепле, сүз дә юк. Тик менә иң зур гаеп синең белән миндә.
Вадим. Туктале...
Роберт (кырт кисеп). Син аның хәзер ниндилеген күрсәң!..
Вадим (битарафлык белән). Димәк, тәкъдиренә шулай язылган булган. Сугышка эләгергә язган...
Синең белән мин дә анда барып янсак яки үлсәк, моннан кемгә файда булыр иде?!
Роберт (сыкрап). Бик җайлы җавап бирмәкче буласың син! Акланырга һәрвакыт мөмкинлек бар ул.
Ярый әле ул үзе белми... аны армиягә без җибәргәнне.
Вадим (кызып). Даша белән безнең өйләнешүебез дә дөрес түгелме?! Анысында да гаебем бармы минем?
Роберт (тыныч кына). Юк ла, ул хәтле вакыт узгач Дарьяның сиңа чыгуы гаеп эш түгел. Анысын аңлар дип ышанам.
Вадим. Миңа калса, аңа барыбер монда калмау яхшырактыр.
Роберт. Ник? Ул бит монда туып үскән кеше. Ул — безнең классташыбыз. Без дуслар идек. Ничек алай дип әйтә аласың?! Кая барсын ул?
Вадим. Ул монда чагында без барыбер тыныч кына яши алмаячакбыз.
Роберт. Ә моңарчы без тыныч яшәдек мәллә? Моннан соң да тыныч кына яшәмәкче буласың мәллә?
Бәлки, син барысына да төкерәсеңдер. Ә менә мин инде күптән җан тынычлыгын җуйдым.
Вадим (Робертка акаеп карап тора). Бигрәк үзгәрдең син!
Роберт (аның күз карашыннан качарга теләп). Олыгайганмындыр.
Вадим (тыныч, ләкин усаллык белән). Ул бөтен нәрсәне җимерәчәк. Тормышыбызның асты өскә киләчәк.
Роберт (кычкырып диярлек). Бер генә кеше җимерерлек булгач, синең тормышың бер тиенгә дә тормый. Андый тормыш кайчан да булса бер ишелеп төшәр иде.
Вадим. Син бөтенләй китапча җырлый башладың. (Пауза.) Ул безне җәзасыз калдырмаячак.
Роберт. Ул андый егет түгел.
Вадим (көлеп). Андый егет түгелме?! (Кинәт нәфрәтләнеп.) Ул элеккеге Артем дип уйлыйсыңмы син?! Ул бездән шулкадәрле үч алачак... Синең күңелең сизмимени?! Ул безне җәзасыз калдырмаячак.
Роберт (шәлберәеп). Без инде үз җәзабызны алдык. Үзенең кайтуы белән үк яртылаш җәзалады ул безне. Кайтмаган сурәттә дә... син ничектер, ә мин үземне җәзалы хис иттем. Хәер, син моны аңлый алмассың...
Вадим (ямьсез елмаеп). Шулай инде, мин бит ахмак, каян аңлыйм мондый нәрсәләрне!
Тынлык урнаша. Роберт сигарет кабыза. Вадим бүлмә буйлап йөренә. Шомлы музыка.
II
Дарья тәрәзә янында утыра. Тәрәзәдән алма бакчасы, чорма баскычы күренә. Нэлли керә.
Нэлли. Сәлам.
Дарья. Сәлам, Нэля. Ярый килдең әле. (Тәрәзә яныннан китә.)
Нэлли (ашкынып). Әйдә, берәр нәрсә эчик әле!
Дарья (Нэллиның халәтен аңлау өчен дикъкать белән карап тора). Коньякмы?
Нэлли. Әйе.
Дарья. Син бик нык каушагансың. (Бардан коньяк һәм ике рюмка ала.) Мин дә эчәм.
Өстәл янына утыралар. Дарья рюмкаларга коньяк сала. Нэлли шундук эчеп куя.

Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.