Latin

Юха - 1

Total number of words is 4726
Total number of unique words is 1691
47.2 of words are in the 2000 most common words
65.3 of words are in the 5000 most common words
72.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(мифик хикәят)
1 БҮЛЕК.
Сихри томан һәм урман кызы.
Нияз машинасы белән кунактан кайтып килә иде. Бер тәүлек кенә юл. Озакламый туган авылына да җитәргә тиеш.
Озын юлның икенче иртәсендә, барган юлны томан каплап алды.
Нияз машинасын инде әкрен генә алып бара башлады. Машина алдындагы юл, бары, бер – ике метр җир генә күренә. Бар дөньяны томан баскан. Менә Нияз урман эченә дә килеп керде. Юл озак калган булырга тиеш түгел, инде, урманны чыккач, авылы да күренергә тиеш. Тик авыл юк та юк.
Юл да бетте. Нияз чирәм җиреннән бара башлады. Юлның эзе дә юк бу җирдә. Бары, урман сукмагы гына. Менә, берзаманны килеп, аның машинасы бөтенләй үк батып калды.
Ул машинадан чыкты. Тыш салкынча иде. Әйтерсең, болытлар җиргә төшкән: тирә - як зәп – зәңгәр томан.
Машина тирәли әйләнеп чыкты. Сазлык ук та түгел түгеллеккә, тик машинаның арткы тәгәрмәчләре генә сулы, зур булмаган чокырда утыра. Шуңа күрә тәгәрмәчләр әйләнеп кенә утырганнардыр да.
Нияз өшеп, машинага кире кереп утырды. Кояш чыгып, ныклап җирне җылытканын көтә башлады. Берәр якындагы авылга барып, машинаны чыгарырга, ярдәм сорарга да кирәк иде.
Бераз черем итеп алганнан соң, янә машинадан төште. Тирә -якта томан да әзрәк тарала башлаган, күктә болытлар арасыннан кояш та күренергә әйтә.
Ерак түгел, агачлар арасыннан, ниндидер утлар күренеп калды. “Авылга охшаган, барып килми булмас ахры”, - дип Нияз утлар күренгән якка атлады.
Утлар чынлап та кечкенә, иске йортлардан килә иде. Борынгы бер ташландык авыл булып чыкты бу. Авыл да, нибары, биш – алты йорттан гына торадыр.
Авылга керүгә, Ниязның күңеле сискәнеп китте. Колагына шундый моңлы кыз тавышы ишетелеп куйды: “Чибәр егет, рәхим ит, яныма кил!”.
Нияз як – ягына каранды. Бернинди әдам заты да күренми.
Аяклары аны авылның икенче башына алып килделәр. Соңгы өй турына җитеп, ул туктап калды. Нигә менә нәкъ шушы йортка атлап килүен Нияз үзе дә аңламады. Тагын өч өйдә ут күренә, ә ул менә шушы авыл очындагы йортка атлады. Ниндидер сихри көч аны монда тартып китергән кебек иде.
Иске генә, бер якка авышкан өй... Капкалар да, менә -менә, элмәктән төшәм дип торалар.
Күрше өйдән, койма артыннан күзәткән әбине күрмәде ул. Сәер әби, үз – үзенә нәрсәдер сөйләнә иде.
Нияз сак кына килеп өй ишеген шакыды. Ишек шундук ачылып китте, тик өй хуҗалары гына күренмәде. Нияз үзе өй эченә атлады.
Йорт эчендә ут янса да, бик үк якты да түгел иде. Дөресрәге, яктылык үзе, ак томан булып, бөтен бүлмәгә таралган кебек. Әйтерсең, урмандагы томан бу өй эченә дә килеп кергән.
Әллә Ниязның күзенә генә шулай булып тоелдымы?..
Үзенә карап торган кызны ул башта күрми дә торды.
- Исәнме, егет, әйдә түрдән уз!
Ягымлы тавыш әсир итте егетне.
Нияз, кызның йөзен ныклап карарга тырышса да, күрә алмады. Әйтерсең томан юри, чибәр гүзәлнең йөзен, егеткә күрсәтергә теләми.
- Исәнмесез, чибәркәй!
Кипкән авызыннан сүзләр коры гына чыкты.
- Әйдә, утыр. Ашап ал. Юлдан арыгансыңдыр. – дип кыз, багана кебек басып калган егеткә эндәште. Үзе бүлмәнең караңгырак почмагына атлады.
Нияз, аякларын көчкә тыңлатып, өстәл артына килеп утырды. Йөрәге нигәдер бик нык еш итеп тибә.
- Нинди авыл булды бу? Мин адашып килеп чыктым, бугай, - дип әңгәмәне башлап җибәрергә теләде. Үзе, шул ук вакытта, хуҗабикәне күзәтте.
- Безнең авыл Мая дип атала. Бик борынгы инде безнең авыл. Авыл гына үлеп бара. Кешеләр дә калмады диярлек инде. Барысы да китеп беттеләр... Без генә яшәгән булабыз менә... Ә юллар... юллар безнең якларда, чынлап та, адашырлык шул.
Кыз, бүлмәнең томаны эченнән чыгып, сөйли –сөйли, егеткә якынрак килде. Соңгы сүзен әйтеп бетергәндә, бөтенләй үк, егет каршында басып тора иде.
Нияз үзе кызны күзәтте, үзе аның сихри, моңлы тавышына изерәп бара иде. Кыз, янына ук килгәч , аны ниндидер җиңел авырлык басып алды. Тәне аңа буйсынмый башлады. Әйтерсең, җаны аерым, ә тәне башка яши башладылар. Аңа хәзер чәй дә, ярдәм дә кирәкми, уенда бары әз генә черем итеп, ял итеп алу теләге иде. Тик, бөтенләй үк аңын югалтканчы, соңгы уйлары теленә килде:
- Миңа ярдәм кирәк иде... Машинам батты... Теге авыл... авыл ба...
Сүзен әйтеп бетерә алмады. Өстәл артында утырган килеш йоклап та китте. Әллә юл арыганлыгы сиздерде, әллә башка нәрсә...
Аңа гына барыбер иде.
* * *
Уянып киткәч, Нияз үзенең җылы түшәктә ятканын күрде.
Як –ягына каранды. Кайда икәнен исенә төшерә башлады. Ул һаман да теге кызда йортында икән бит. Өй эче генә тагын да ныграк караңгыланып киткән кебек.
Юрган астында шундый йомшак, җылы. Егет машинасын, сазлыклы, салкын урман эчен исенә төшерде. Юк, җылы ястыктан аерыласы килми.
Тик торырга кирәк. Нияз торып утырмакчы булды. Гәүдәсе, тәне генә аны тыңламады. Хәзер инде бүлмә генә түгел, аның башындагы уйлар да, ниндер сихри, назлы томан эчендә йөзәләр иде.
“Чынлап та, ныклап арыткан икән... Тагын да әзрәк черем итеп алырга кирәк”, - дигән уйлар белән, томан эченә бөтенләй үк кереп китеп, югалып, егет яңадан йокыга талды.
Төшенә дә аның таныш булмаган чибәр кызкай килеп керде.
Янәсе, Нияз урманда йөри икән. Әллә чәчкә җыя, әллә җиләк. Бер матур аланга килеп чыкты. Алан уртасында, киселгән төптә, кыз утыра. Матур зәңгәр күлмәк кигән. Итәк алдында кызыл чәчкәләр чәчелгән. Нияз кызга табан атлый. Кыз чәчкәләрдән такыя үрә бирә. Егет кызга якынырак килә, чибәркәйнең йөзен күрәсе килә. Ә кыз аны күрми дә, әллә күрмәмешкә салыша. Нияз кочаклап алмакчы була, тик куллары һаваны коча. Кыз томан кебек, һавада таралып, юкка чыга. Бар аланны күзәтә егет, ә кыз юк. “Нияз!” – дигән ягымлы тавыш ишетелә урман эченнән. Егет тавышка табан йөгерә. Колак төбендә моңлы бер җыр кебек кайтаваз тора: “Нияз, кадерлем, матурым! Мин монда!”.
Нияз икенче аланда кызны куып җитеп кочаклап ала. Кыз егеткә табан борыла. Егеткә инде карт әби карап елмаеп тора. Нияз аптырап, каушап кала. Ничек инде алай? Шул ук вакытта, кыз - әби, еланга әверелеп, егетнең куеныннан очып чыгып һавага күтәрелеп, күздән югала...
Нияз, шыбыр тиргә батып, уянып китте.
Бүлмә яктыра төшкән, томан да таралган кебек.
Хәл дә кергән икән егеткә. Ул торып ук утырды. Урындыкта эленеп торган киемнәрен алып киенде дә, күрше якка чыкты .
Хуҗабикә өйдә юк иде. Нияз чиләктән салкын су алып эчте һәм урамга атлады.
Тик хуҗабикә кыз гына бер җирдә дә күренми, әйтерсең, җир йоткан.
Бераз көтеп торды да, егет машинасы янына юл тотты. “Ничек сазлыктан тартып чыгарырга икән?”, - дип уйланып барды юл буена.
Машина үз урынында тора. Алай, батуын да бик нык батмаган икән ул, чокыры да зур түгел. Газга бер басу белән, баткан машина, чокырдан килеп тә чыкты. Егет машинасын, әкрен генә борып куеп, килгән юлына каратты.
Әзрәк, “бәлки теге кыз килеп чыгар әле?”, - дигән уй белән көтеп утырды да. Өмете өзелгәч кенә кайтыр юлга чыкты...
Агачлар арасыннан, аны күзәтеп калаган урман кызын күрмәде ул.
Туган авылына илткән юлга бик тиз килеп чыкты егет. Ничек шулай адашып, икенче якка киткәненә аптырап торды.

Алда аны туган авылы көтә иде.


* * *
2 БҮЛЕК.
Айгөл һәм кара песи.
Туган авылына кайтып, гадәти тормышы белән яши башласа да, Нияз теге урман кызын оныта алмады. Күз алдында гел аның, томан эчендәге сихри йөзе, дулкын –дулкын кара чәчләре, зифа буй -сыны торды. Тора – бара аның бар уйлары, уйлары гына да түгел, хәтта, баш мие бөтенләй үк яңа танышы белән тулды.
Ниләр генә эшләп карамады Нияз башыннан ул кыз турындагы уйларны алып ташлар өчен. Көне – төне эштән кайтмыйча, янып –көеп эшләүме, төрле – төрле жанрдагы китаплар укумы, туктаусыз телевизор караумы?...
Юк, аларның берсе дә ярдәм итмәде егеткә.
Моңа кадәр йөргән кызы Айгөл белән көндезен дә, төнлә дә очрашып, бик озак итеп сөйләшеп тә карады, тик, күз алдыннан, елмаеп торган урман кызын алып ташлый алмады .
Айгөл белән дә аралары шул кыз аркасында гына “суынды”. Дөресрәге, Ниязның, сөйгән кызына булган хисләре, әллә кайда булдылар да куйдылар. Әйтерсең, ничә еллар буена ул Айгөл белән йөрмәгән дә, мәңге яратырга, өйләнергә вәгъдәләр бирмәгән.
Хәзер инде ул Айгөл янына, күптәннән килгән гадәт буенча гына, теге урман кызын онытырга дип кенә барыр булды.
Ә Айгөл аны яратты, хисләрен дә үзгәртмәде. Ниязда булган үзгәрешләрне шундук сизеп алса да, сөйгән ярына берни дә эндәшмәде, берни дә белдермәде. Егетендәге үзгәрешләр Айгөлнең сөю хисләрен, әз булса да кәметмәделәр, ә бәлки, киресенчә, арттырып та җибәрделәр әле: кыз сөйгәнен түземсезлек белән көтеп ала торган булды...
* * *
Бервакыт, Нияз абзар тирәсендә вак – төяк эш эшләп йөргән вакытында, әллә кайдан кап – кара йолкыш песи килеп чыкты. Йоннары пычранган, кабарган. Килеп чыкты да бу йолкыш песи, Ниязның аягына килеп елыша башлады. Үзе, шул ук вакытта, ягымлы итеп мыраулый.
Әллә нигә Ниязга бу песи жәл булып куйды. Өйдән сөт алып чыгып эчерде, песинең йоннарын тарады. Үзе песинең йонын тарый, үзе аның күзләренә карый. Шулвакыт әллә ничек булып китте егеткә. Шундый җәлләткеч моңсу иде ул песинең күзләре. Ул күзләрдә әллә нәрсә күргән кебек булып китте егеткә. Шул ук вакытта ул күзләр Ниязны гипнозлаган да кебек булдылар: песинең карашыннан егеткә шундый рәхәт, шундый назлы булып китте. Бар дөньясын онытып куйды ул бу минутта, хәтта, сихри урман кызын да.
Песи шул көннән башлап Ниязларның өй алдында яшәр булды. Вакыт – вакыт кына югалып торгалады. Югалып тора да, яңадан йолкыш, бөрәдәк песигә әверелеп кайтып керә.
Йолкыш песи аларда тора башлагач Нияз, урман кызын янә исли башлады. Ә Айгөлгә дә хисләре яңармады, бары күңелендә бушлык кына калды, әйтерсең, йөрәген дә, сөюе хисләрен дә шул, сихри томан каплап алган...
* * *
Беркөнне, Ниязның әнисе күрше авылдагы апаларына куна китте.
Кич кырын аулакка яшьләр дә килде.
Авылда шулай бит инде, берсенә әйтмисең, ә барсы менә бу кешедә аулак икәнен белеп тора. Чакырмыйча килеп тә җиткәннәре дә күп.
Айгөл дә сөйгәне янына атлыгып килде. Тик, Нияз гына аны салкын каршы алды. Егетләр, кызлар бәйрәм иттеләр. Өй хуҗасы гына бу “шайтан мәҗлесенә” салкын караш белән карап утырды, әйтерсең аңа барыбер.
Бәйрәм иртәнгә кадәр дә барыр иде, тик...
Сәгать икеләр тирәсендә Нияз, кинәт кенә яшьләрне куып та чыгарды.
Башта, бер “кызмачарак” егет өй алдында йөргән кара песине, “аяк астында боталып йөрмә әле”, - дип тибеп очырды. Нияз, моны күреп алып, үзе дә сизмәстән, йодрыклары белән теге егеткә ташланды. Аларны аердылар, тик кичә бозылган иде инде. Яшьләр шуның белән таралыштылар да куйдылар.
Зур өйдә Нияз белән Айгөл генә калды.
- Нигә син алай “кызып” киттең? – дип сорады гаҗәпләнеп Айгөл.
Чөнки, бүгенге көнгә кадәр, үзенең сөгәненең алай котырганын, сугышканын күргәне юк иде әле. Ниязны ул бары сабыр холыклы яктан гына белә иде.
- Әллә соң, - дип куйды егет. Аннан, үпкәләү белдереп, өстәп куйды. – Ә нигә соң минем песиемә тиде? Тибеп җибәрде бит. Ул бит бары мескен хайван. Алай ярамый инде.
- Әйе, шул - дип ризалашып кына куйды Айгөл уйга батып. - Ә нигә ул песиегезне өйгә кертмисең соң? Гел өй алдында күрәм бит мин аны.
Егет бераз уйланып торды да, нәрсәдер исенә төшергәндәй:
- Мин хәзер, - диде дә өй алдына чыгып китте.
Берничә минуттан кап - кара песине алып та керде:
– Алып кергән идем инде мин аны бервакыт... – дип сөйләп китте.
Бар булган хәлләрне исенә төшерде...
Алып кергән иде ул песине өйгә. Беренче көнне үк алып кергән иде. Аяк астында боталып йөрде башта песи. Нәрсәдер өчен әнисе Ниязга: “Ай, улым, матурым!”, дип кочаклап алып сөйгән иде (ә әнисе аны гел шулай, бәләкәй малайны сөйгән кебек, иркәләп кочарга, сөяргә ярата), кара песи килеп кайдандыр килеп тә чыкты, әнисенең аягына тырнакларын батырды да. Тешләп алырга да өлгерде. Шуннан соң, әнисенә башка тимәсен дип, Нияз аны өйгә кертмәс булды. Тик песине урам буена чыгарып ташларга да кулы бармады...
* * *
Песи аш бүлмәсендә йөри башлады. Әйтерсең монда гомере буе яшәгән. Әйтерсең бу өйнең хуҗасы ул.
Нияз белән Айгөл, бу вакытта күрше бүлмәдә сөйләшеп утырдылар. Дөресрәге, күбрәк кыз сөйләде, ә егет тыңлап кына утырды.
Бераз, шулай серләшеп утыргач, Нияз урамга чыгып керергә булды. Айгөл: “Көтәм сине, кадерлем”, - дип калды.
Нияз, инде таң атып килсә дә, абзар - кураларны карап, барлап чыкты.
Өйдән, шулвакыт, үзәк өзгеч ачы тавыш ишетелде. Бу Айгөл кычкыра иде. Егет йөгереп өйгә килеп керде.
Бүлмә уртасында идәндә Айгөл утыра. Үзе кулы белән йөзен каплаган. Ике кулы да, ап –ак күлмәге дә кып - кызыл канда.
- Нәрсә булды, Айгөл? – Нияз, үзе дә сизмәстән, кычкырып җибәрде. –Нәрсә булды?
- Песи... – дип кенә әйтә алды кыз һәм бар гәүдәсе белән дерелди - дерелди, калтырап елап җибәрде.
Нияз тиз генә машинасын кабызып, яралы кызны үзәк дәваханага илтеп куйды.
Айгөлне анда алып калдылар, ә Нияз кире авылга кайтты. Кызы янында калырга теләгән иде дә, тик табиблар гына аны дәваханадән куып чыгардылар.
Өйләренә кайткач та песине эзли башлады. Песи бер җирдә дә юк иде. Ничек өйдән чыгып качкандыр билгесез.
Арыган егет бернәрсә дә уйларга белмичә, инде күптән таң атып, көн туып килсә дә, йокларга ятты.
Төшендә әллә нәрсәләр генә күреп бетермәде ул: кара песине дә, Айгөлне дә, сихри урман кызын да. Кичке якка уянганда гына, күргән төшеннән бер нәрсә дә исенә төшерә алмады. Башын, уйларын яңадан томан каплап алды. Бары бушлык, тик кайдандыр ерактан гына тавыш ишетелә: “Сөйгәнем, мин сине көтәм! Кил яныма!”.
Уйлары томан эчендә булса да Нияз белә, бу тавыш урман кызыныкы. Димәк, аның янына барырга кирәк. Ул кыз барсын да белергә тиеш... Барсын да белергә... Димәк, ул кызны эзләп табырга... табырга...
Ниязның томанлы, боталчык уйларын тирән йокы басты.
* * *

Ә бу вакытта, Ниязларның ындырыннан таякка таянып чыккан, убырлы карчыкны хәтерләткән әбине берсе дә күрмәде. Бары күктәге ай гына моңа шаһит булып калды...


3 БҮЛЕК.
Серле Хәят.
Нияз урманга кергән юлны да, урман эчендәге авылны да бик тиз тапты. Әйтерсең, аңа кемдер юлны күрсәтеп бара, ярдәм итә иде.
Урман эчендәге авыл хәзер аңа ташландык түгел, ә ниндер ямьгә күмелгән кебек тоелды. Урман кызы торган йорт та хәзер матурланып киткән кебек.
Ишек алдында аны урман кызы каршы алды. Капканы үтү белән егетнең кочагына ташланды.
- Сагынып беттем сине, кадерлем! – дип кыз, башын Ниязның күкрәгенә салды. – Бер күрүдә яраттым бит мин сине. Синең янә киләчәгеңне дә алдан белеп тордым бит мин.
Кызның ягымлы тавышыннан егетнең күңеле тулып китте. Күзе кайнар яшьләр белән тулды, тамагына төер тыгылды.
“Бәхет дигәнең шушы микәнни?” -дип уйлап куйды шул вакытта егет...
Бу көннән башлап Нияз, бар дөньясын онытып, урмандагы авылда, урман кызы белән яши башлады.
Урман кызының исеме Хәят икән. Ул егеткә һәрвакыт мәхәббәте турында белегертеп кенә торды. Хәятнең ягымлы сүзләреннән, тавышыннан Нияз бөтенләй исерде, башын югалтты. Ә үзе көннән көн ябыга барды, көннән көн корыды. Моны ул берничек тә аңлата алмады...
* * *
Беркөнне, төнлә ул уянып китте, ә янында сөйгән Хәятен күрмәде. Киенеп урамга чыкты.
Төн уртасы булса да тышта яп –якты иде. Күктәге тулган ай бар урманга үзенең саран нурларын сибеп тора. Егетнең аяклары үзеннән - үзләре, авылдан ерак булмаган, күл янына алып килделәр.
Бәлки, сөйгәне су керергә дип, күл буена килгәндер? Ләкин күл янында бер кеше заты да күренмәде.
Нияз сокланып күл өстен күзәтте. Көзге кебек тигез күл өстендә алтын ай гына йөзеп йөри. Яр буендагы камышлыкта ниндидер кош, төнге тынлыкны бозып, тырышып – тырышып сайрый, тирә - якка, дөньяга үзенең барлыгын белгертә.
Шулай, утыра – утыра егет йокымсырап китте.
Кинәт, су астыннан зур елан йөзеп чыкты. Ниязның андый зур еланнарны күргәне дә юк иде әле. Куркып артка сикерде дә егылып китте. Торып басты да авылга табан йөгерде. Ә елан, аңардан куркып, су астына чумды. Бары су тамчылары гына тирә якка чәчелеп калды.
Үз күзләренә үзе ышанмыйча, теге еланны оныта алмыйча егет озак кына йокыга китмичә ятты. Хәят тә юк. Менә шунысы да гаҗәпләндерде егетне. Болай, төн уртасында чыгып киткәне юк иде бит әле аның. Әллә чыгып китеп йөрде микән? Егет кенә, тирән йокыга талып, кызның чыгып китеп йөргәнен сизмәде микән? Әллә башка сөйгән яры бармы?
Теге зур куркыныч еланнан Ниязның уйлары башка әйбергә күчте.
Ничек булды соң әле бүгенге көн? Башка көннәрдән нәрсәсе белән аерылды? Ниләр эшләде соң бүген?
Иртән иртүк Хәят белән урманга киттеләр. Гөмбә, җиләк – җимеш җыйдылар. Кышка азык – төлек хәстәрләделәр. Кичен кайткач аш – ашадылар. Хатыны, күрше әби алып кергән кайнар сөт, салып бирде...
Тукта, бүген Нияз сөт эчмәде бит. Ә моңа кадәр, көн дә кичен, шул күрше әбикәй керткән, кайнар сөтне эчеп ята иде бит. Ябыгасың, әзрәк ит куныр, дип аңа күрше әби көн дә сөт кертә иде бит.
Әйе, менә бүген дә, Хәят аңа сөтне салып бирде бирүен, тик Нияз гына аны эчмәде. Нигәдер күңеле болганып тора иде. Сөйгәне күрмәгәндә генә бидрәгә түкте дә куйды, берни эндәшмәде.
Уйлары тәмам боталып, Нияз иртәнге якта гына, йокыга талды. Сөйгәне Хәят кайтып кергәнен инде ул күрмәде...
Икенче көнне Нияз сөйгәненә берни дә әйтмәскә булды. “Ничек барган тормышлары, шулай барсын”, дип уйлап куйды. Барысы да үзе чишелер әле.
* * *
Тик, шул көннән башлап Нияз, хатынын бик ныклап күзәтә башлады һәм аның бик күп сәер якларын ачты. Хәят күбрәк су эчәргә ярата икән. Моны егет элек сизмәгән иде. Эссене дә бик яратмый Хәят. Гел күләгәдә генә йөрергә, ял итергә тырыша.
Сәер гадәтләренең тагын берсе – Нияздан аркасыннан сөйдертми, егет алдында чишенми, ояла торган булды. Моны инде егет берничек тә аңлата алмады. Күпме бергә яшәп тә сөйгәненең тәнен шәрә килеш күрмәде. Күршеләрендәге ташландык мунчаны ягып кергәч тә, Хәят аның белән мунчага барырга теләмәде. Кыз авыл янындагы күл суында коенып юына иде.
Беркөн, Хәятнең күлдә юынганын Нияз качып карап торды. Сөйгәне судан чыккан иде, Нияз хатынында сәерлек күрде: сөйгәненең аркасы тәңкәләр кебек ялтырый иде. Тагын аңа хатыныда бер сәер әйбер тойды егет. Тик ни икәнен үзе дә аңламый торды. Азактан гына аның башына барып җитте – сөйгәненең кендеге юк иде...
Хатыны белән бер айдан артык яшәгәч, егет күзенә шундый гаҗәеп яңалыклар ачылды.
Димәк, аның хатыны башкалардан аерылып тора? Димәк, ул Ниязны күпме алдап йөрткән? Ә чынында кеше затыннанмы соң ул?
Шундый боталчык уйлар биләп алды егетнең башын. Күпме генә уйласа да сорауларына җавап таба алмады.
Хәят тә егеттәге үзгәрешләрне тиз сизеп калды булса кирәк. Инде сак кына йөри башлады. Үзен борчыган кара уйларны да егеткә белгертергә ашыкмады, вакыт җиткәнен көтте...
Беркөн, Нияз тагын төнлә ялгызы уянып китте. Киенде дә урамга чыкты. Хәят бер җирдә дә күренми. Егетне аяклары үзләре күл янына алып килделәр. Камышлар янына барып утырып егет тагын уйга талды.
Нәрсә булды соң аларга?
Айгөл дә бит аны нык итеп ярата иде бит. Соңыннан Хәят барлыкка килде. Болай, Айгөлдә белән Хәяттә дә ниндидер охшашлык бар кебек иде. Айгөл белән дә аралары бозылмады да ул, ә менә егет күңеле Хәятне сайлады. Нигә? Егет моны үзе дә аңлата алмый. Бәлки, урман кызы аны сихерләгәндер, тәне дә бит кызлар тәне кебек үк тә түгел. Бәлки, Хәят чыннан да сихерче кызыдыр.
Шуннан, Нияз бер риваятьне исенә төшерде. Ул болайрак иде...
Бер егет су буенда бик гүзәл, зифа буйлы чибәркәйне очрата. Очрата да, шундук гашыйк та була. Кызны үзенә кәләшлеккә ала. Яши башлыйлар алар, ә егет кипкәннән кибә икән. Тора – бара егет үзенең хатынының кеше түгел, ә юха икәнен белгән. Шулай ук, хатынның кендеге дә юк, су да күп эчә икән.
Егет хатыныннан котылырга була һәм эссе итеп мунча яга. Янәсе, юхалар эсседән үләләр. Мунчага хатынын кертеп җибәрә дә ишекләрне бикләп куя. Мунча эчендә бер генә тамчы да су калдырмаган була. Теге юха – хатын мунча эчендә и бәргәләнә икән, и бәргәләнә, ди, хәтта, мунча дерелдәп тора...
Һәм, берзаман, тынып калган.
Егет төтен чыга торган морҗаны ябырга оныткан, икән. Теге юха морҗа тишегеннән чыгып та качкан.
Тик шуннан башлап авылга да бәла – каза китерә башлаган,ди.
Шул авыл читендә бер ир торган. Аның хатыны, балалары булган. Бервакыт аның өенә кара мәче ияләшкән. Ир куып чыгара икән, ә хатыны яңадан кертә, ди кара мәчене.
Йортта бөтенесе дә йоклап беткәч, мәче шап- шоп басып йөрегән, тырмаша башлаган, чиләкләрне шалтыраткан. Бу тавышка төн уртасында ир дә уянып киткән. Улларын уяткан, ә хатынын уята алмый, ди.
Ә мәче еланга әверелеп, ирне дә балаларны да буып үтергән, ди. Аларны йотырга өлгерми калган, су юклыктан, тизрәк чыгып киткән...
Хатын иртән уянып китсә, ире белән балаларының үлек гәүдәләрен генә күргән. Уятмакчы булган, тик тегеләрнең гәүдәләре инде суынып беткән, ди...
Кинәт, шул легенданы исенә төшереп, Ниязга эсселе – суыклы булып китте.
Күл өстеннән дә салкын җил исеп куйды...
4 БҮЛЕК.
Еланнар алышы, аналар сагышы.
Нияз, җир салкын булса да, сузылып ук ятты. Әллә күзләрен йокы баса башлады, әллә күл өстен янә ак томан каплап алды...
Ул күзләрен йомды.
Күл уртасы, бермәл, дулкынлана башлады. Дулкыннар зурайганнан зурая бардылар. Су өсте, өермә кебек, бөтерелә башлады һәм, әйтерсең җир астыннан фонтан атып җибәрде. Су фонтаны белән, дулкыннарны тирә -якка чәчеп зур елан килеп чыкты. Үзенең алсу төсендәге зур гәүдәсе белән, хәтта, айны да каплап алды ул.
Елан килеп чыкты да, су өстеннән, Ниязга табан йөзеп килә башлады.
Шул ук вакытта, камышлыктан икенче зур елан килеп чыкты. Монысы инде матур, алтын төсендә иде, әйтерсең аны алтынга манганнар. Бу елан камыш арасыннан кинәт кенә килеп чыкты да, Ниязга табан килгән алсу еланга ташланды.
Су өстендә каты алыш башланды. Ике елан, бер берсенә уралган килеш күл өстендә бермәл тордылар да, су астына ук төшеп киттеләр. Алыш су астында барды. Бары су өстенә чыккан зур дулкыннар, сулар фонтаны гына бу алышның бик каты, үлемечле икәнен күрсәтә иде...
* * *
Таң атып килгәндә Ниязны кошлар сайравы уятты. Күл ягыннан салкын җил һаман да исә иде.
Нияз торып утырды. Башы гүли, әйтерсең, кичә бик каты гына “бәйрәм” иткән. Куркыныч төшен исенә төшерә башлады. “Нинди еланнар булды соң алар? Нигә сугыштылар? Кайсысы җиңде икән?” Сөйгәнен дә исенә төшерде: “Ә Хәят кайда соң әле?”
Көч хәл белән генә торып, Нияз авыл ягына табан атлады.
Хәят өйдә дә юк иде, димәк, кайтмаган. Ни уйларга белмичә, Нияз күтәрмәгә чыгып утырды.
“Хәзер ни эшләргә? Хатынын кайдан эзләргә?... Бәлки үзе кайтыр?”
Уйлары боталды, үзе дә, уйлый – уйлый, арыды.
* * *
Билгеле генә бер карарга килеп, айдан артык тик торган машинасына утырып, туган авылына табан юл тотты. Андагы хәлләрне белү иде теләге.
Әнисе улын елап каршы алды.
- Улыкаем, сине исән күреремә дә инде ышанмый башлаган идем. Нигә берәр хат - хәбәр булса да җибәрмәдең? – дип елый – елый улына ашарга әзерләде.
- Әни, гафу ит инде, мин еракларда йөрдем шул, - дип кенә куйды. – Хат та, хәбәр дә җибәрерлек җирләр түгел шул.
Әнисе башта елап, сыкрап алса да, улын исән – сау күргәч, йөзенә яшәү яме керде, “И, улыкаем, минем!”, дип улы тирәсендә бөтерелде.
Нияз Айгөл турында да сорашып куйды:
- Әни, Айгөл больницадан чыктымы? Ни хәлдә яшәп ята?
Анасы бер мәлгә улына аптырабырак карап торды.
- Улым, Айгөл дә югалды бит. Булниста бер генә көн яткан да, кай яккадыр чыгып киткән. Авылга кайтмады. Син дә югалгач, без сезне, икегез бергәдер дигән идек. Ә син аны күрмәдеңмени, улым?
- Юк, әни. Мин бит бөтенләй башка якта йөрдем.
- Алай икән, алай икән, - дип ана урындыкка утырды. – Без инде, сез икегез бергә югалгач, яшьләр качып кавышканнардыр, дип уйлаган идек... Алай икән...
Нияз әнисенә кара мәче, Айгөл белән булган хәлләрне сөйләп бирде.
Әнисе шак –катып, улына ышанмыйча торды. Бары:
- Алай икән, алай икән, - дип кенә куйды. – Безгә ул кара мәчене кертәсе дә булмаган да бит.
Әнисе белән бераз сөйләшеп утыргач, Нияз Айгөлләргә барып килергә булды. Айгөлнең әнкәсе ни хәлдә икән?
Сания апа аны якты чырай белән каршы алды:
- Нияз улым, кайтыңмыни? Кайчан кайттың? Безнең Айгөлне күрмәдеңме? – дип, бер- бер артлы сораулар яудыра башлады.
Нияз башта ни әйтергә дә белмичә торды. Нәрсә дип әйтсәм дә ананың хәтере калыр кебек тоелды.
- Сания апа, күрмәдем шул мин Айгөлне. Үзем дә аның кайсы якта икәнен беләсем килә иде, - Ниязның үзенең дә күзләре дымланды. Елап җибәрергә чак – чак тыелып калды.
Бераздан, үз – үзен кулына алгач, Сания апага да кара мәче белән булган хәлләрне сөйләп бирде.
- Уф, Аллам, хараплар гына булган икән кызым. Нинди генә кара көчләр тартып алды микән аны миннән? - ана күз яшьләрен тыя алмый, үксеп –үксеп, елап җибәрде.
Күз яшьләре кипкәч, ана Айгөлнең хастаханәдән ничек югалуы турында сөйләп китте.
Айгөл, Нияз илтеп куйгач, хастаханәдә бер генә көн кунган да, икенче көнне үк юкка чыккан. Шәфкать туташлары да, врачлар да бернәрсә дә белмиләр: кайда киткән, кем белән киткән.
Шуннан аны урманда да күргән дип сөйләгәннәр. Үзе, кешеләр якын бара башлагач, качкан икән.
Сания апа, күңеле ачылып китеп, Ниязга үз серен дә чишеп ташлады:
- Нияз улым, Айгөл бит минем кызым түгел, тик үземнеке кебек яратып үстердем. Мин аны урман эченнән табып алган идем бит. Менә - урманнан таптым, урман алды... – Сания апа бераз елап алды да дәвам итте. – Шулай урманда йөри идем, карыйм, кечкенә чүпрәк өеме ята. Барып карасам – сабый бала. Үзе җыламый да, рәхәтләнеп йоклап ята. Үзем карап үстердем бит мин ул сабыемны. Менә, Айгөл үзе дә белми калды бит мин әнисе түгел икәнне...
Нияз Сания апаны юатты:
- Сания апа, алай ук әйтмәгез әле. Айгөл бөтенләйгә югалган кебек сөйлисез. Кайтыр ул, мин ышанам, менә күрерсез әле! Беркөн килеп, “Әнием менә мин!”, - дип кайтыр да төшер әле.
- Ай, улым, шулай гына була күрсен инде, шулай гына була күрсен, - дип ана яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп алды. – Нияз улым, син дә эзләшергә ярдәм ит инде, яме?
- Әлбиттә, Сания апа! Мин бүгеннән үк Айгөлне эзләргә чыгып китәм, - дип, Нияз хушлашып, өенә юнәлде.
Вәгъдә бирүен бирде дә ул, тик менә кызны гына кайдан эзләргә соң? Юл буена Нияз уйланып кайтты.
“Иртән иртүк эзли башлармын”, -дигән уйлар белән йокларга ятты...
* * *
Төн уртасында, лунатик кебек йөргән Ниязны, әнкәсе дә күрми калды. Башта егет торып утырды, аннан киенде дә урамга чыкты. Яртылаш йоклаган килеш, машинасын кабызды да, китеп тә барды.
Аның юлы урмандагы авылга, урмандагы Хәяте янына иде.
Чөнки колак төбендә урман кызының чакырган тавышы ишетелә, күз алдында янә аның гына рәсеме тора.
“Сөйгәнем, кайт, мин бәладә! Ярдәм ит миңа!” – дип чыкыра иде аны урман кызы Хәят...


5 БҮЛЕК.
Күрше әби.
Нияз авылга җитү белән, өйгә кереп тормады, туп – туры күл янына юнәлде. Кемдер аңа Хәяте анда, дип әйтә иде.
Камышлык яныннан табып алды Нияз, кып – кызыл канга батып беткән Хәятне. Иң беренче, кызның йөрәген тыңлап карады егет. Әкрен булса да тибә, димәк, исән.
Нияз кызны кулына күтәреп, өйгә алып кайтты. Хәят һушына килмәде, бары ыңгыраша гына башлады. Егет аның йөзләрен, кулларын, бар тәнен юеш тастымал белән сөртеп чыкты. Кызның тәнендә, битләрендә нәрсә беләндер тырналган эзләр тапты.
“Берәр ерткыч һөҗүм иткәндер инде”,- дип уйлап куйды Нияз.
Икенче көнне генә Хәят һушына килде. Нияз аңардан нәрсә булуын сораган иде дә, кыз гына, аны ишетмәгән кебек, җавап бирмәде. Су гына эчте дә яңадан йокыга талды.
Нияз инде нәрсә уйларга да белми иде. Урамга чыкты.
Күршедә йөргән әбикәйне күреп, аның янына килде.
- Исәнмесез, әбикәй. Мин күптән түгел генә сездә яши башладым. Хәятнең ире мин, - дип нәрсәдер эшләп йөргән әбикәйгә эндәште.
- Ә-ә, исәнме, улым! - Әбикәй Нияз янына ук килеп басты. – Беләм мин сезнең бергә яшәгәнегезне, улым, бик әйбәт булган. Алайса, Хәят күпме ялгызы яши инде. Берүзенә кыен бит инде ул кыз кешегә. Менә син булгач, бигрәк әйбәт булган инде.
Әбинең тавышы да егеткә татлы, назлы булып тоелды.
Ниязның нияте үзен борчыган сорауларга җавап табу иде.
- Әбикәй, ә Хәят үзе шушы авылданмы ул? Үзе миңа әйтмәде дә...
- Улым, аның тарихы бик кызыклы да, куркыныч та. Мин урманнан табып алдым бит ул кызны. Ул инде зур яшьтә иде. Бер унике – унөч яшьләр тирәсе булгандыр аңа.
Беркөн шулай урманда җиләк җыеп йөреп, бер аланга килеп чыктым. Алан уртасында гына бер ботаклардан ясалган шалаш тора. Эчен карадым, бары чүпрәкләр генә ята, кеше әсәре юк. Мин әйтәм, бу урман эченә кем шалаш ясап куйган икән, дим? Шунда, бераз утырып, хәл җыеп алырга булдым.
Берзаманны, карасам аланга бер кызкай чыгып килә.
- Исәнме, кызым, - дим. – Адаштыңмы әллә?
Кыз елап кына җибәрде, “Бер нәрсә дә белмим мин”, ди. Барысын да оныткан булып чыкты, бахыркай...
Әбикәй, булмаган күз яшьләрен, яулык очы белән сөртеп куйды да дәвам итте:
- Шуннан мин аны авылга алып кайттым. Минем белән бергә яшәргә теләмәде, бөтенләй кыргыйланып беткән, күрәсең. Мин әйтәм, “менә янәшәдә генә буш йорт бар, яшә шунда” дим. Ул ризалашты. Тик миңардан һаман да читләшә әле. Сиңа сөт бирә башлагач кына, әзрәк, якынлашты... Мин үзем читтән, бер – бер хәл булмасын, дип күзәттем. Аннан күрәм, кыз бөтенләй үзе дә дөнья көтә ала. Менә шулай яшәп тә китте. Менә, хәтеренә төшерә алмыйдыр, шуңа сиңа да сөйләмидер ул, улым. Син аны рәнҗетә күрмә инде, улым, яме?
- Юк, әбикәй! Мин аны яратам бит. Ничек инде рәнҗетим, ди!?
Шунда гына Нияз, әбинең битендәге яраларына игътибар итте. Әйтерсең, әбинең битен кемдер тырнаган. Шундый ук яраларны егет әбикәйнең кулында да күреп алды. Сорарга кыйган иде, аны әби бүлеп:
- Ярар, ярар, - дип нәрсәнедер исенә төшергәндәй, таягына таянып, тиз генә өенә кереп тә китте.
Әби кереп китү белән Нияз, озак кына, аның әйткәннәре турында уйланып утырды. Ул, шулай ук, Айгөлнең әнисе Сания апа әйткән сүзләрне дә исенә төшерде. Ул да бит Айгөлне кечкенә килеш урманнан табып алдым дигән иде. Менә килеп, Хәятнең дә урман эченнән табып алынылганын ишетте...
Бу вакыйгалар арасында, әйтерсең, ниндидер бәйләнеш бар, ниндидер сер ята. Тик нинди сер икәнен Нияз аңлый алмады. Бу серне ачуда, бары Айгөл, я Хәят кенә ярдәм итергә мөмкиннәр иде.
Хәят монда - өйдә, тик үлем хәлендә. Ә Айгөл? Аның кайдалыгын белсә, бер Алла гына беләдер...
* * *
Кич Хәят Ниязны үз янына чакырып китерде. Үзе ул һаман да авыр хәлдә урында ята иде.
Пышылдап кына диярлек үз тарихын сөйләп бирде. Нәкь күрше әбикәй сөйләгәнчә...
Хәят үз әтисен дә, әнисен дә хәтерләми. Бары кечкенә чагында урманда яшәгәнен белә. Хәтерендә шул шалаш кына калган. Караңгы урман, ерткыч хайваннар тавышы – барысы да Хәятнең күңелендә әле дә, онытылмас яра булып саклана килә.
Азрак урманда яшәгәннән соң аны, әле күршедә яшәгән, әбикәй табып ала.
Хәят нигә әби белән бергә яшәмәгәнен сөйләмәде. Монысы инде аның берсенә дә сөйләрлек булмаган сер. Ниязга да сөйләсә, соңрак кына сөйләр. Ә әлегә?... Ә әлегә иртәрәк...
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Юха - 2
  • Parts
  • Юха - 1
    Total number of words is 4726
    Total number of unique words is 1691
    47.2 of words are in the 2000 most common words
    65.3 of words are in the 5000 most common words
    72.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Юха - 2
    Total number of words is 2644
    Total number of unique words is 1124
    52.3 of words are in the 2000 most common words
    67.8 of words are in the 5000 most common words
    75.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.