Latin

Йөрәккәем Янганга...

Total number of words is 2347
Total number of unique words is 1420
41.7 of words are in the 2000 most common words
56.1 of words are in the 5000 most common words
63.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хәтер-хикәя)
Пролог

Узган гасырның 60-70 елларында илебездә ГЭСлар төзелү, бер караганда яхшы булып, халыкны җитәрлек электр энергиясе белән тәэмин итсә дә, икенче
яктан, күпме уңдырышлы җирләр, печәнлекләр, болыннарны, тамырлы авылларны су астында калдырды. Ә исәпләүдәге кайбер төгәлсезлекләр аркасында,
күп кенә авыллар көчләп күчерелде, ләкин су туздырылган, бушап калган урыннарга барып җитә алмады.
Валентин Распутинның «Матёра белән хушлашу» әсәрен искә төшерик. Ул рус әдәбиятында хөкүмәтнең авылларны көчләп күчерү сәясәтен сурәтли торган
бердән-бер повестьтыр, мөгаен. Зиратларны казу, китәргә теләмәгәннәрнең йортларын яндыру, халык белән ерткычларча кылану... – барысы да анда
ачык гәүдәләнеш тапкан.
Татар әдәбиятында Ягъсүф ага Шәфыйковның «Хуш, Агыйдел!» повесте моңа мисал булып тора...
Уйлап карасаң, бер Актаныш районы җирлегендә генә Иске һәм Яңа Семиостров (Өшәр һәм Чиялек), Татар Әҗбие кебек фәлән йөз хуҗалыклы авыллар да,
Дербёшка шикелле меңәрләгән йортлы посёлок тибындагы салалар да хәзер юкка чыккан. (Официаль булмаган чыганактан соңгысында 4-5 хуҗалык яши.)
Күпме ачы күз яше, күпме үкенеч, күпме каргыш сүзләре белән тулы булгандыр ул туган туфрактан, торган нигездән мәҗбүриләп аерылу чорлары.
Сүзем Иске Семиостров (Өшәр) турында. Дәү әниемнең һәм күп кенә туганнарыбызның газиз авыллары булгангамы, нигәдер күңелемә якын ул минем...
Үскәндә үк анда бер хуҗалык яшәвен ишетеп белсәм дә, үз күзләрем белән бер дә күргәнем юк иде. Җан тартмаса, кан тарта, дигәндәй, бер ел алдан
уйлап куйсам да, ниһаять, тәвәккәлләп, әби-бабаларымның туган авылына барып чыктым.
1

Ап-ачык хәтерлим әле мин ул көнне. 30 нчы август иде. Иртән туган авылым Такталачыктан чыгып киттем дә, башта Карт авылында булдым, кичке якта
Бүләк аша Ямалыга юнәлдем. Аның аркылы – Өшәргә... Кояш та зәһәр генә кыздырып маташа, күк йөзе чалт аяз. Ямалыдан чиксез далага чыккач кына,
бераз салкынча җил искәләп куя. Ә мин алга, очсыз-кырыйсыз офыкларга карап атлыйм да атлыйм...
...Әнә, тегендә ниндидер ак әйбер күренә. Мөгаен, бу шул бер хуҗалык, ялгыз йорттыр?.. Фотога да төшереп өлгердем инде. Үзем һаман алга таба
барам. Яшел киңлектә бер җан иясе күренми. Әллә нигә бер булса да, кара туфраклы юлдан тузан туздырып, машиналар үткәли... И, Ходаем, теге ак
әйбер еракта өелеп торган ашлама булды ләса! Кая соң авыл? Кайда җанны тартып торган туфрак? Әби-бабам туфрагы?..
Ә мин һаман юл буйлап атлыйм да атлыйм...
Әнә, алда зур гына урман, әнә, еракта, су буенда моңаеп утырган таллар, әнә, әллә кайда, ниндидер кара нәрсә күзгә чалына... Әллә Гыйльметдин
бабам үз оныкчыгын каршы алырга чыкты микән?.. Ул мине сагынып, йөрәге түзмичә, авыл башына ук килеп басканмы?.. Кулак дип табылып, зинданда
утырып кайтканнан соң, сукырайган дигәннәр иде бит үзен... Кинәт дәү әниемнең Гайфетдин исемле бертуган абыйсының кызы Флүдә апа сөйләгәннәр искә
төште.
«...Бездән (Карт авылыннан) Өшәргә сигез чакрым, диләр иде. Кышкы каникулда бер, җәйгесендә бер барганымны беләм. Гыйльметдин бабай сукыр иде.
Аның күзле чагын хәтерләмим дә. Мин килгәч, битләремне сыйпап, буем аша кулын йөртеп елый торган иде. Карчыгы Гайниямал әби бик мөлаем, җырларга
ярата иде. Аның:
Бара торгач, яллар иттем
Аякларым талганга.
Утыра торгач, хисап иттем,
Йөрәккәем янганга, – дип җырлаганы әле дә хәтеремдә. Бик күркәм, көләч йөзле иде, мәрхүмәкәем...»
Әй, Аллам... Мине анда Гайниямал әбием тәмле бәлешләрен салып, күмер самавырын кайнатып, мәтрүшкәле, юкә чәчәкле, гөлҗимешле чәйләрен
пешереп, тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп көтә микән соң?.. Нигә мин Гыйльметдин бабамны да, Гайниямал әбиемне дә белмим? Ник алар мин туганны
көтмәгәннәр?.. Минем Өшәрне күрүдән мәңгелеккә мәхрүм булуыма кемнәр гаепле? Нигә нәүмиз иттегез мине, нигә?..
Шундый уйлар белән, күздәге яшь тамчыларын сөртә-сөртә барганда, теге кара нәрсә тәмам аермачык булып күзгә ташланды. Тутыгып беткән тимер
багана. Якынайган саен, аның читендә ниндидер аерым хәрефләр, тора-бара сүзләр пәйда була. Ниһаять, мин аңа килеп җитә яздым, бик аз, ике атлап,
бер сикерерлек кенә ара калды... Бер ягына Иске, икенчесенә Яңа Семиостров дип язылган сүзләр күңелемне үтәли тишеп, астын-өскә китерделәр. Миңа
шундый рәхәт һәм шул ук вакытта шундый моңсу булып китте. Димәк, артык күп калмады. Баганадагы уклар юнәлдергән якка гына барасы...
Мин сулга борылдым. Атлый торгач, ниндидер күл буена килеп җиттем. Ә юл аны әйләнеп уза. Сулыкны уратып алган, утырмага җыелган әбиләр шикелле
таллар, эчтәрәк баш калкыткан камышлар, су өстенә гүя мине күрергә дип калкып чыккан төнбоеклар: «Хуш киләсең, туган! Юл буйлап бар. Юлдан
тайпыла күрмә. Адашырсың,» – дигән сыман, күзләре белән озатып калалар төсле. Ә күлнең теге ягында сыер көтүе, шунда, уртага коелган кибән
тирәсендә, өч көтүче бөтерелә. Мин алардан сорамакчы булып: «Әй!.. Өшәргә дөрес бараммы?» – дим, ләкин яртылаш көз төсенә кергән җил соравымны
әллә кая очыртып алып китә, хәрефләр, сүзләр таралалар да, йә суга чумалар, йә талларга эленеп калалар, йә теге яктагы сыер мөгезенә килеп
орылалар. Ә авылны мәҗбүриләп күчергәндә: «Безнең күчәсе килми. Туган нигез, туган йорт бит. Монда тудык, монда әҗәл көтәбез,» – дип сыкранган
картларны, «Без шушында төпләнеп калырга өметләнәбез. Гаилә корып, балалар үстерәсебез бар,» – дип гаҗәпләнгән яшьләрне берәр ишетүче булды микән
дә, берәр ярдәм, киңәш-табыш итүче табылды микән?..
...Кинәт каяндыр сәләмә трактор килеп чыкты. Ходай рәхмәтедер, шөкер. Кабинага бер ир белән хатын утырган. Артка кечкенә генә арба тагылган. Мин
кулымны күтәрдем һәм тормозга баскан шофёрдан:
– Абзый, Өшәргә еракмы әле? Габдулла атлы кешеләргә ничек барып чыгарга? – дип сорадым.
– Әйдә, арбага мен, – диде ул артка изәп. Мин ике уйлап тормадым, өскә сикердем.
Арбада калтыр-колтыр бара торгач, тимер айгыр, печән чүмәләсе янына килеп туктады. Теге абзый, кабинасыннан төшеп, миңа юлны күрсәтте:
– Әнә, тегендә тимер багана күрәсеңме? Шуннан Өшәр авылы башлана. Эчтүк бер йорт күзеңә чалынамы? Шул инде ул Габдулла йорты. Юл буйлап кер, —
диде.
Рәхмәтемне әйтергә дә өлгермәдем, хатыны белән икәүләшеп сәнәкләрен арбадан җиргә ыргыттылар да, ялгыз чүмәләне җәһәт-җәһәт кенә төяргә
тотындылар.
Өшәр зиратын күчергәндә дә шулай кызу-кызу гына каберләрне казып алып, шатыр-шотыр сөякләрне тартмаларга тутырып, шушындый тракторларга төяп
озаттылар микән? Мескен сөякләр бу калтыраудан ничек уалып, көлгә әйләнеп бетмәгәндер...
Ә еракта, калай түбәсен елтыр-елтыр китереп, ялгыз йорт сәлам биреп тора...
Шул чак көчле җил колагыма Гайниямал әбиемнең җырын көйләгән кебек булды:
«Бара торгач, яллар иттем
Аякларым талганга...»
...Тәпиләрем арды дип, вакыт үткәрергә ярамый, тизрәк, тизрәк алга, Өшәргә...
2

...Алдымда зур итеп «Өшәр» дип язылган тимер. Аның артында сукыр кычыткан, тигәнәк, җитен, әрем басуы шаулый. Үзеңнән байтак биек булган әлеге
урман аша тар гына юл үтә...
Менә шундый икән син авыл. Минем сине болай итеп күрәсем килмәгән иде. Авыл башындагы Гыйльметдин бабам белән Гайниямал әбиемнең йортына кереп,
ишек алдындагы тирән коедан бер генә йотым сап-салкын су алып эч иде дә... Юк шул. Хәтта өй нигезен дә чамаларга гына кала. Уф... үтереп эчәсем
килә. Телем телгә беректе...
Мин курка-курка гына юлга аяк басам. Торган саен эчкәрәк атлыйм. Кайчандыр җиде йөз хуҗалыгы, үзенең май заводы, сельпосы, тегермән, алачыклары
булган авыл димәссең хәзер моны. Бары чүп баскан бушлык. Ара-тирә кычыткан, әрекмән, әрем «урманы» арасында нидер кыштырдап куя, гүя кемдер
йөри, кемдер арттан күзәтә. Җил җырлаткан, серләштергән куралар авыл тарихын сөйлиләр, нидер әйтергә телиләр, пышылдыйлар төсле... Бормалы юл
әйтерсең лә бер урамнан, бер кеше бакчаларыннан үтә-үтә, мине авылның йөрәге урнашкан җиргә алып керә...
...Монда, бәлкем, Габделҗаббар агай хуҗалыгы булгандыр, ә тегендә Малик картныкы, тагын да арырак бай кызы Мөнәвәрәләр торгандыр?.. Әй, авыл,
әҗәлен көтеп яткан ятим карчык шикелле авыр гына сулыйсың син. Тарихыңа, моңа кадәр булган гомереңә чүп, таш бастырып куйсыннар да, ничек итеп
яшәмәк кирәк? Ә бер дә үләсе, таң белән көзге җилдә эрегән томан сыман юкка чыгасы, тамырны өзәсе килми, яшисе килә! Яшисе килә!..
...Хәтәр генә бардым бугай... Кинәт күз алларым яктырып киткәндәй булды – ачыклыкка чыктым. Уңда күл җәйрәп ята, алда – ялан, сулда кыйшаеп
беткән сарай. Эчкәре коймасыз-нисез хуҗалык – авылның йөрәге.
Алдарак күптән түгел салынган, гомерен яңа гына башлаган горур бүрәнә йорт торса, аның янәшәсендә инде яшен яшәгән, ашын ашаган, җиргә иңеп,
бөкерәеп беткән нәни генә өй. Бары шунда бөтен авыл тарихы, аның үткәне сыеп беткән диярсең... Сулда мунча, печән түбәле утын сарае, агач
өемнәре, каршыда киртәләнгән утар, коймаланган бакча. Әйләнә-тирәдә кош-кортлар чабыша, сыерлар күшәп ята, кояш кызуыннан әлсерәгән атлар
пошкыра, каяндыр сарык тавышлары ишетелә...
Мин ишек алдына кергәч, каяндыр урта яшьләрдәге бер ханым килеп чыкты. Өстендә кыска җиңле чәчәкле күлмәк, аягында куе зәңгәр ыштан, кояшта уңып
беткән кәлүш, башында җыйнак кына итеп бәйләнгән чуар яулык. Аның йөзендә әллә ни аптырау күренмәде. Мин:
– Исәнмесез, Габдулла абый шушында торадыр инде. Сез кем буласыз? – дидем.
– Әйе, энем. Мин аның сеңлесе, Сарапулдан. Исемем – Глүдә. Җәйгә туган авылыма кайтам... Ә үзең кем буласың соң?
Мин исемемне әйттем дә:
– Дәү әнием Гөлчирә шушы авылныкы. Күптән барып күрәсем килгән иде, – дидем.
– Ә-ә-ә... Шулаймыни...
– Габдулла абый үзе кая соң әле?..
– Улмы, ни... бакча артында печән өяләр иде, хәзер чакырып килим әле, – дип, Глүдә апа каядыр кереп югалды.
Шунда иске өй эченнән картлык төсе күптән иңгән, зәңгәр жимпыр, эчтән юа-юа төсе киткән озын күлмәк кигән, ак чәчләрен җыеп, гади яулык бәйләгән,
күзлекле бер әби килеп чыкты. Мин аның белән барып күрештем. Габдулла абыйларның әнисе Гөлҗан карчык шушы була икән... Әйтерсең җиргә иңгән өй
белән әби бер яшьтә, диярсең. Димәк, аларда авыл гөрләп яшәгән чорлар чагыла. Ә үткәнсез, тарихсыз киләчәк буламы соң?..
Озакламый бәрәңге бакчасыннан битен-кулларын кояш ашап бетергән ике ир-ат күренде. Берсе футболкасы өстеннән эш костюмы кигән, яшькелт эшләпә
элгән. Икенчесе җиңелчә генә күлмәк, соры кепкадан. Юкарак киенгәне Габдулла абый булып чыкты. Мин алар белән күрештем, таныштым, үземнең ни
өчен килүемне аңлаттым.
– Бик хуш, бик хуш, – дип елмайды хуҗа кеше һәм дусты Рәвис абзый белән тәмәкесен кабызды.
Глүдә апа тиз генә иске өйгә чәй куярга дип йөгерде. Гөлҗан әби сарыкларны күзләп килергә су буена төшеп китте, без, ир-атлар, бергә калдык.
– Аллага шөкер, Өшәр бетте, дип, кеше өзелми, – дип сүзен башлады Габдулла абый, – Туганнар да, дуслар да кайтып тора. Чаллы, Бөгелмә, Сарапул
якларыннан машиналар белән балык тотарга киләләр. Ел саен якташлар белән авыл Сабан туен җыелышып үткәрәбез. 1976 елдан ялгызыбыз гына калсак
та, яшибез әле. Туган туфракны алыштырып буламы соң?.. – ул авыр сулап куйды.
– Сезнең мәхәббәтегез шулай көчле идемени, Габдулла абый? ГЭСны төзегәч, тәки су басмадымы? – дип сорап куйдым мин.
– И, энекәш, ата-ана теләге утка-суга батырмас ул. Үземнең дә бөтен бала чагым, яшьлегем узган җирләрне ташлап, аларны ятим итәсем килмәде шул.
Килмәде... Су да барыбер басмады. Нигә хаҗәт булгандыр бөтен бер авылны бетерү... Тагын суны күтәрсәләр генә дәрья эчендә калачакбыз. 85-90
гектар җир биләгән авыл иде бит ул заманында. Хәзер генә, корыдылар дигәч кенә... – аның сүзләрендә гамь тулы. Сагышлы йөрәге күкрәк читлеге
эченә качып елый, сыкрый бичараның, – Заманында күченгән өчен акча да түләделәр, бураларын сүтмичә торып, анысын да бирмәделәр әле. Ә мин башта
ук тешем-тырнагым белән җиргә ябыштым, авылымнан гайре бернәрсәне дә күз алдыма китерә алмадым, – ул авыр көрсенеп тәмәкесен тартып бетерде дә, –
Җәй көне Рәвис дустым, сеңлемнең малае Диларис булыша. Ярый алар бар. Аллага шөкер, анам исән, – дип сүзен дәвам итте.
– Күңелсез түгелме соң? Берәр вакыт бөтенесен ташлап чыгып китәсе килмиме?
– Күнегелгән инде. Туган урын, читкә аяк тартмый. Югыйсә: «Күч, юләрләнмә,» – диючеләр күп булды булуын. Хәзер дә килеп куа башласалар, сикереп
төшәсе килми. Соңгы сулышка кадәр монда калачак мин.
– Ә әнә теге өегез бигрәк иске. Мөгаен патша заманындагыдыр?..
– Әйе, 1918 елгы йорт ул. Төп өй булмаса да, якын, ярты гасырлап торылган. Аны илле тугызда сатып алган идек. Менә яңасын да тергездек. Җәен
революция заманындагысында, кышын современныенда торабыз.
Шунан Глүдә апа безне чәй эчәргә чакырды. Без кулларны чайкадык та, өчәүләшеп иске өйгә кереп киттек.
Түрдәге өстәл уртасында күмер самавыры тора иде. Мин утның да, газның да юк икәнлеген чамалап алдым. Димәк алар бөтен тормыш уңайлыкларыннан да
мәхрүм. Туган туфрак бернигә дә сатылмый, бер югалтсаң, аны кире табып булмаячак...
Без чөкердәшеп чәй эчтек.
– Мондыен эчкәнең юктыр әле, – дип көлемсерәде Рәвис абый.
Әйе, бер ун-унбиш еллап кына бардыр. Соңгы кабат безнең күршедә торган мәрхүм Махинур әбиләрдә сыйланганнан соң, күмер самавырында кайнаган чәйне
татыган да юк иде бугай... Мин изри-изри, тирли-тирли чәй эчтем. Ул шундый хуш исле, шундый ләззәтле, шундый да татлы иде, гүя су алынган коега
йә булмаса елгага фәрештәләр канатын тыгып алган.
– Үзебезнең Садак күленең суы. Кое казырга һич тә җитешеп булмый, – дип өстәп куйды тирләрен сөртә-сөртә Габдулла абзый. Гөлҗан әби дә, эсседән
әлсерәп, караватка кереп утырды.
Без туеп, тышка чыгып киткәч, икенче партиягә Глүдә апалар калды. Чәйдән соң күңелләр ләйсән яңгырда юылган төсле чистарып, сафланып киткәндәй
булды. Якын-тирәдәге тургай тавышлары җанны әсир итте. Ничек итеп ташлап китә алды икән бу кешеләр шундый гүзәл авылны? Күмер самавырының тәмле
чәйләре әле дә сагындыра торгандыр үзләрен, чүп эчендә ыңгырашып яткан нигезләре төшләренә кереп үзенә чакырадыр...
Мин утар янындагы койма киртәсенең иң өскесенә мендем дә, тирә-якны күзәтергә тотындым. Нинди гүзәллек!.. Нинди илаһилык!.. Печән җирләре...
Атлар... Шәп... Искиткеч шәп... Эх, нәкъ Гамил Афзал язганча, сузып-сузып җырлап җибәрәсе иде! Тагын да биеккәрәк менеп, «Дөнья матур, дөнья
киң!..» – дия-дия. Сыңар гына күз белән булса да авылны өстән уч төбендәгедәй итеп күрәсе иде...
3

...Гөлҗан әби белән Глүдә апа да, шабыр тиргә баткан йөзләрен кулъяулык белән сөртә-сөртә, ишек алдына чыктылар. Без, бишәүләшеп, яңа өй
каршындагы эскәмиягә утырдык. Бергәләшеп сүз катарга керештек.
– 1930 елны килен булып төштем. Моңарчы чабатамның чыланганы булмады, – диде рәнҗеш катыш горурлык белән Гөлҗан әби.
Җәйге челләдә ничектер карлы суык фасыл искә төште һәм мин:
– Әллә кышын да монда торасызмы? – дидем.
– Әйе. Чана җигеп җилдерәбез. Кышын атнага бер күрше Ямалыга барып, кирәк-ярак алып кайтам. Җәен ешрак. Нигә гаҗәпләнәсең? Исең китмәсен, – дип
сәерсенеп карады Габдулла абый.
– Кайчандыр кирпеч заводы да бар иде бит әле монда, көнбагыш мае эшли торган завод, куян һәм тавык фермалары гөрләп эшли иде. Уйлап карасаң,
шаккатырсың, – диде Глүдә ханым.
Гөлҗан әби:
– 1914 елны авылны нык итеп су баскан, дип сөйли иде өлкән яшьтәгеләр. Кешеләр бер-берсенә тактадан басмалар җәеп кергәннәр, урамда көймәгә
утырып йөргәннәр, – дигәч, аптырашта калдым. Соң ул заманда ГЭСларның әсәре дә булмаган бит...
...Күпме гапләшеп утырганбыздыр, белмим, Диларис та Т-40 тракторын выжгытып кайтып керде. Кояш та офыкка таба йөгерә башлаган иде. Ахырда мин,
берничә сыерчык оясын күреп, Габдулла абыйга:
– Сыерчыклар кайтамы соң? – дидем.
– Яз җиткәч тә, ояларына кайталар. Таң белән моңлы итеп сайрап җибәрәләр...
...Мин хушлашып, янә җәяүләп, кире юлга чыктым. (Кергәндә 14-15 чакрымлап булгандыр.) Якында гына җәйрәп яткан Садак күленә карап бер тын тордым
да, әкрен генә юл буйлап атлап киттем. Димәк, авылның йөрәге авыр гына булса да тибә, ул әле сулый, димәк, яши. Сыерчыклар кайткан җирдә «бетү»
дигән төшенчәгә урын юк.
Әби-бабаларымның кендек каннары тамган газиз, изге туфрак, кадерле Өшәр җире, хуш инде. Ләкин мәңгегә түгел. Минем бу килүем беренчесе һәм
соңгысы булмас, без әле йөз тапкыр, мең кабат очрашырбыз. Исән-сау гына тор бары...
Эпилог

Шуның белән сәяхәтем бетте. Мин әле, көтү кайтып килгәндә, Ямалыдагы Чибәр апам янына кагылырга да өлгердем. Аннары «тәпи-тәпи» тагын унбишләп
чакрымны «эх» та итмәдем. Караңгы төшеп, унберенче киткәч кенә Такталачыкка кайтып кердем...
...Яңадан өй салып ятучылар, күчәргә теләк белдерүчеләр булганда, яшәячәк әле ул Өшәр, тормыш итәчәк!.. Галим Клара Зиннәтуллина, шагыйрь Ленар
Шәйдуллиннарны биргән авыл нигә бетәргә тиеш соң әле?..
Бары Гайниямал әбиемнең моңсу җыры гына һаман колакта яңгырый, һаман төннәрен сискәндереп уята...
Бара торгач, яллар иттем
Аякларым талганга.
Утыра торгач, хисап иттем,
Йөрәккәем янганга...
You have read 1 text from Tatar literature.