Latin

Язмыш Сикәлтәсе - 1

Total number of words is 4425
Total number of unique words is 2164
36.0 of words are in the 2000 most common words
50.4 of words are in the 5000 most common words
58.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя-памфлет
I
Талант үсеше — гыйлемнән, хезмәт ярату — намустан, дан-дәрәҗәләргә ирешүне исә язмыштан килә, диләр. Моның шулай булуын дөнья күргән ирләр раслап сөйлиләр. Халык әйтә: «Бәхетеңне сыер сөзгән икән — арт сикертеп кенә айга менәргә мөмкин түгел»,— ди. Ничек итеп сөйләмәсеннәр, матурласыннар, ямьсезләсеннәр — шул ук сүз, шул ук мәгънә инде ул. Бары тик төсләрдә генә аерма бар: мәсәлән, әйе — «Язмыштан узмыш юк!»
Әнә, каланың олуг юбилей шәрәфләренә багышлап күпмеләргә медальләр тактылар. Шунысы гаҗәп, милләткә, илгә зур эш күрсәткәннәрнең кайберләре онытылып та калгандыр, алар урап узылгандыр әле. Хуҗалар үзләре белде, үз теләкләренчә эш иттеләр. Ә күпмеләр сөенделәр? Ахырдан да ул медальнең файдасын күрделәр.
Ул хөкүмәт бүләкләре кемнәргә тәти, дисезме? Шул шул менә! Аллаһы тәгаләнең бәхетле итүче күләгәсе һәммә кешегә дә бертигез төшми. Ул да сайлый, ул да сайлана микәнни соң? Әллә гаделлек, дөреслек, бердәмлек кебек сүзләр һәм төшенчәләр мескеннәр өчен, аларның күңелләрендә өмет уты сүнмәсенгә генә уйлап чыгарылганнармы?
Болар хакында Гамир Мәүләтович шактый еш уйланды. Соңгы вакытларда аңа бигрәкләр дә авыр булып алды: көймәсе тагын да комга барып терәлде.
Ничек шома гына бара иде барысы да!
Аны котырткан кебек ясап:
— Үз кандидатурагызны Фәннәр Академиясенә әгъзалыкка тәкъдим итәргә кирәк!— диде күптәнге танышы олы галим, элекләрне хәтта министрлыкта эшләп алган Хуҗи Нурович, университет фойесында юллары туры килеп.
— Ничек инде?— диде гаҗәпләнергә өлгергән Гамир Мәүләтович, шушы мәһабәт гәүдәле адәмгә күтәрелеп карап, үзенең сары чәчләрен артка каера-каера, гүя аларны йолкып атарга теләгәндәй.
— Гәҗит укымыйсыз!— диде шул ике метрлы озын гәүдәсен төз тоткан, туп кебек түгәрәк башын даими кырдырып йөрүче Хуҗи Нурович.— Конкурс игълан иттеләр. Әле вакыт бар. Белешегез!
Гамир Мәүләтович шунда ук кире кагасы итте:
— Ул урынга Сәхи Галимович Моратовны сайларга әзерлиләр!
Әйтүен әйтте, әмма бу сүзләре бары тик фаразы гына иде. Белгән кебек килеп чыкты. Хуҗи Нурович, гадәтенчә кызарып, баскычтан югары катка күтәрелү уенда юлын дәвам иттерде, әмма:
— Аның ише сәхиләргә юл куярга ярамый! Көрәшеп карарга кирәк! Бирелмәгез!— диде, тиешенчә киңәш итеп. Аның атлы казак кебек кылыч айкап алу гадәте бар иде. Моны Гамир Мәүләтович та белә.
Фойедан узганнарында ук башланган аларның сүзләрен ничә кеше колакларына кертергә өлгергәннәрдер дип беләсез? Галим-голамә, студентлар колакларын төз тотучан түгелмени?
Гамир Мәүләтович югары катларга илтүче баскыч төбендә аптыраулы уйларга бирелгән хәлендә калды. Менеп барышында тукталган Хуҗи Нуровичка, тагын да бер-бер сүз әйтәме дип, өскә таба бакты. Ни киңәш итсә дә, инде аның сүзләрен ишетерлек түгел иде югыйсә, шаулы студент халкы тавык чебешләре кебек чәрелдек авазларны кызганмый сөйләнә-сөйләнә тыз-быз менә-төшә йөри бирделәр. Гамир Мәүләтович читкәрәк барып басты. Бераздан хәлен кайтарып, сулышын алыштырды һәм фойе катындагы кафедра бүлмәсенә таба юнәлде, баскычтан югарыга күтәреләсе итмәде.
«Әгъзалыкка,— дип уйланды ул,— әгъзалыкка! Кызыклы фикер бу!»
Шунда хәтере дә яңарды: аңа танышы академик Илбәк Дансөярович элекләрне, газеталардан карап барып, Фәннәр Академиясе конкурс игълан итә калса, анда һичшиксез катнашырга кирәклеген бер тапкыр киңәш иткән иде. Менә бит, кандидатурасын яклап чыгарлык кешесе дә бар икән! Бусы — бер! Икенчедән...
Икенчедән — фән!
Гамир Мәүләтович үзен гыйлем өлкәсендә зур казанышларга ирешә алган галим дип исәпли. Егерме биш ел фән белән даими шөгыльләнүе фикерләрен шундый да алга җибәргән иде, хәтта үз чорының башка күп кенә галимнәре аның нинди югары биеклекләргә ирешкәнен күз алларына да китерә, бу хакта уйларга да мөмкин түгелләр. Моны Гамир әфәнде үзе дә белеп бетермәде, кая инде башкаларны гаепкә алып торырга!
Өченчедән... Хәер, бу алдагы икесенең берсе генә дә Гамир Мәүләтовичның Фәннәр Академиясенә әгъза, иң кимендә әгъза-мөхбир итеп сайлануы өчен җитәрлек иде. Фәнни ачышлар өлкәсендә, ул шөгыльләнгән гыйлем тармагында бигрәк тә, аның кебек зур галим булса, бары тик ике-өч кенә булгандыр? Алары да электә калган, тарихта! Ә бу заманда тагын кемне атарга мөмкин?
Әйе, Сәхи бар бит әле, Сәхи Галимович Моратов!

II
Сәхи әфәндене ул яхшы белә иде. Юллары бер тапкыр гына кисешмәде. Менә тагын йөзгә-йөз килергә мөмкиннәр!..
Гамир Мәүләтович кафедра ишегеннән узмакчы иде, бикле булып чыкты. Эштә кеше калмаган икән. Ә аның киемнәре шунда. Яз җылыны мул бирә, әмма әлегә җәелеп китә алмый. Апрель генә бит. Казан каласы өчен язның һавасы ышанычсыз вакыт. Әле яңгыры явып үтә, әле кары, тагын кояшы елмая.
Гамир Мәүләтович яңадан фойе ягына чыгарга һәм ишек ачкычларын биреп утыручы вахтер әби ихатасының кечкенә тәрәзәсен шакырга, кул куеп, ачкычны алырга, кабат кафедра бүлмәсенә килергә тиеш иде. Юлында аңа берничә танышы очрап, хөрмәт белән исәпләшеп уздылар, ә ул Сәхи Галимовичны уйлап барды.
...Студент вакытлары иде. Гамирның өченче курста укуын башлаган вакыты. Тулай торакка урнашып, беренчеме-икенчеме көнен генә яши әлегә, аңа гадәтсезләнеп түбән курс студентларыннан бер төркем егет бәйләнде. Юктан гына, һичбер сәбәпсез касыгына китереп төрттеләр дә:
— Моннан соң безнең закон! Без хуҗа!— диделәр.
Гамир һаман да аларны аңламады. Студентлар торагында мондый хәлнең булганы юк иде.
— Нинди закон, нинди хуҗа?— дип аптырады ул.— Минем анда ни эшем бар? Белмим мин берни дә!
— Эһе, коты китте моның!— дип масайды арадан шадра йөзле, бөгелмәс агач кебек каты сынлысы. Гамир нәкъ аның кулы астында калган, касыкка төртүеннән кабат агарып киткән иде. Ярый әле шуның белән бетте, аны җибәрделәр.
Гамир бу егетләрне исендә калдырды. Теге гайрәт иясе «бөгелмәс агач» дигәне Сәхи булып чыкты. Аның абыйсы зур кеше икән, үзе журналист, үзе шагыйрь, тагын әллә кемнәр, ди. Кая инде Гамиргә, колхозчы баласына, аның андый «зур кеше» саналырлык түгел абый-апалары да. Барысы да гади һәм гадәти салачы сабанчылар.
Сәхи солдат хезмәтен узып, аннан «төпләр» һәм «төпчекләр», «картлач» һәм «яшьләр» дигән бүленешнең рәхәтен татып кайткан да, университетка укырга кергәч, студентлар арасында да шушы ук тәртипләрне урнаштырмакчы икән. 1980 нче елларның башы, Казанда азык-төлеккә «талон тәртибе» хөкем сөрә. Ә Сәхи, аңа да карамастан, мул тормыш белән байларча яши икән. Әмма аның укуы өчле-тугызлы гына булуы, студентлар арасында бер ел эчендә «калай әтәч» мөһере белән танылып, ахырда кикриге дә шиңүе мәгълүм хәлләрдән саналды. Кайбер куштаннарының укулары бөтенләй дә барып чыкмады, университеттан да куылдылар. Сәхи исә «исән калды», көчкә-көчкә генә, абыйсының тырышлыгы да өстәлеп, диплом алуга иреште. Әмма шуннан соң аны бәхет баса башлады. Ул кайсыдыр заводка эшкә урнашты, анда Сәхине комсомол оешмасын җитәкләргә лаеклы һәм яраклы дип тапканнар иде. Әллә ни майтара алмаса да, аңа кагылган кеше булмады. Тик йөрде шунда. Аның «ә»се дә, «җә»се дә юк иде. Утырышларда ни сөйләнсә, шуларны хуплавы һәм төшенүе башын чайкап утыруыннан гына күренде. Егетнең шундый «булдыклы» булуын яраттылар. Егет бар яктан да өметсез иде. Мондый кеше кулай да бит әле ул хуҗалар өчен!
Ә дөнья кинәт үзгәреп китте. Кичәге яхшыларның дәрәҗәсе төште. Комсомол таралды. Форсатмы, әллә абыйсымы ярдәм итте, Сәхи җылы урынга үз артын кыстырып калырга өлгерде. Нәкъ менә аның кебек аңгырарак, бушрак, ялкаурак, фикерсезрәк кеше кирәк булгандыр инде — мәдәни-фәнни бер комитетка җитәкче итеп аны куйдылар. Ә кандидатурада бары тик Гамир Мәүләтовичның гына исеме иде. Чөнки бу вакытта ул аспирантура тәмамлаган, кандидатлык диссертациясен шартлатып яклаган, фәнгә кереп баткан галим иде инде. Ә Сәхинең абзасы депутат булып алганлыктан, «сәясәт карталарын» үз кулында уйнатырга көченнән килмәсә дә, кайбер урындыкларны буташтырырга булдырыр хәлдә иде. Гамир борчылмады. Ул язмышында андый куандырырлык бәхет юклыгы белән килешми кала алмады. Мәҗбүр иде.
Туксанынчы еллар урталарында дөнья тагын да буталды. Югарыда утыручыларның урындык аякларын сындырырга дип вакыт-вакыт маташучылар, тәхетләрне чөеп ташларга теләүчеләр артканнан-артты. Ышанычлы кешеләр азая барды. Җитәкчеләр, ни генә булса да, үз тирәләрендәге ялагай һәм куштаннарга ышаныч белән таяна ала иделәр. Әүвәле бу хәл аларны чиркандырды. Әмма, тора-бара, мондый сәясәткә күнделәр. Ул гына да түгел, идарә эше бары шулай гына була һәм яши ала дип ышандылар. Дөньялары җиңел генә шул яңа эз белән китте. Хәер, анда, югарыда, һаман да, элек-электән шушы булган, имеш. Акыллылар эндәшмәскә, күрмәскә, белмәскә өйрәнгәннәр, ахмакларга исә өйрәнергә дә туры килмәгән. Менә шуннан бел инде син кемнәрнең бәхетлерәк икәнлеген!
Гамир Мәүләтович исә сәясәт һәм идарә эшләре белән кызыксынуның, аны эшкә санауның никадәр түбәнлек икәнлеген менә шул елларда төшенде. Аның өчен хәтта депутат булу да түбәнгә таба тәгәрәү кебек аңлашыла башлады. «Ничек шул шакшылыкка батарга чирканмыйлар?»— дип уйлый иде ул.
Һәм менә яңа гасыр башы җитте. Бу вакытта Гамир Мәүләтович зур фәнни ачышлары белән дан алган, тәмам җитлеккән зур галим иде инде. Ул күптән, үзе дә сизмәстән, замандашларын гыйльми эшләренең нәтиҗәләре белән узып китте. Әмма сокланучылардан бигрәк, аннан көнләшүчеләр шактый иде. Гамир Мәүләтович үз хезмәтләрен күрерләр һәм танырлар дип көтте. Әмма һаман да киресенә юлыкты: галимнәр әллә сукыр, әллә акылларын саткан сатаналар иделәр шунда. Аларны аңлый алмады.
Ә Сәхи Галимович ул арада бер-бер артлы диссертацияләр яклап өлгерде. Кандидатлыгы хакында: «Чиле-пешле, өтек бер язма!»— диделәр. Әмма банкеты бик яхшы булганлыгына сокландылар. Ул да түгел, шул кандидатлыгын сипләп, сүзләрен артыгы белән купшыландырып, Сәхи Галимович докторлык диссертациясен дә яклап өлгерде. Анысы да шул ук кандидатлык диссертациясенә кушып ике-өч галимнең фикерен ямаштырып биргәннән соң барлыкка килде.
Ә соңгы вакытта Сәхи Галимович зур галим буларак танылды да куйды. Кулга тотып карарлык хезмәтләре булмаса да, ул инде фәнни оешманың җитәкче директоры да иде. Сөйләшеп карагыз инде хәзер аның белән, касыгыңа ничек китереп төрткәнен сизми дә калырсың!

III
Гамир Мәүләтович фәнне — чынбарлыктагы хакыйкатьне танып-белүнең нәтиҗәсе дип белә иде. Ул башкача уйлый алмады. Әмма галимнәр асылда, әгәр без бер-бер теорияне хакыйкать дип кабул итәбез икән, димәк ул — дөрес, ягъни фән ул — хакыйкатьне танып-белү нәтиҗәсе түгел, бәлки кешеләрнең уртак бер фикергә килүенең нәтиҗәсе дип уйлый иделәр. Гамир Мәүләтович аларның хәлен аңлый һәм мондый башбаштаклык белән көрәшү мөмкин түгел икәнен белә. Алар сайлаган юнәлеш интригалар өчен юл ачканын яшермичә әйтә. Бигрәк тә үзләрен «фәннең атасы» дип игълан итүче һәм белдерергә теләүчеләр өчен бу рәвешле эш итү бик уңай бит, социализмда тәрбияләнеп, коммунизм чәчәкләре сыйфатларында формалашкан ул агайлар дөньяны, аның белән бергә фәнне дә башкача булырга, хакыйкатьне танып-белергә төркем фикере түгел, аерым бер шәхеснең генә кулыннан килә ала дигәнне белергә дә теләми иделәр. Галим дигән атама Гамир Мәүләтович өчен пәйгамбәр дип белдерүгә тиң исем иде. Шундый йөкне ул үз җилкәсендә тоеп яшәде. Әмма һәр пәйгамбәргә каршы Нәмруд яки Әбу-Җәһил кебекләр булган сыман, аларның хакыйкатькә каршы чыгу көчләре дә, башкаларны үзара туплый алу, бәйләп, бердәм чыгыш ясарга өндәр өчен осталыклары да җитәрлек икәнлеген белеп торса да, болай булырга тиеш түгел дип җаны-рухы белән күтәрелеп чыгарга әзер иде.
Галимнәрнең төп сыйфаты — икеләнү. Хакыйкатьне башка юл белән танып та, төшенеп тә булмый. Гамир Мәүләтович исә гыйлем өлкәсендә шушы икеләнүләре белән гаҗиз иде. Аңа кайвакыт гади генә мәсьәләләрне чишүе дә авырлаша башлый: ике якның берсен сайларга кирәк, ә ул адашып калгандай була. Кулыннан-зиһененнән көче китә.
Мондый хәл аны бимазалый. Аңа киңәшләшерлек кешесе кирәк. Ә ул кем белән фикерләшсен? Тормышта, аңлашыла, хатыны белән киңәшә. Әмма анда да һаман-һаман аны борчу мөмкинме? Ул бит еш кына: «Син ир кеше, үзең кара!»— дип әйтә тора.
Һәм менә Гамир Мәүләтович сафсатага бирелде, тормыштагы борчылуларын тынычландыруның җаен тапты. Аның кулына борынгы заманнардан килгән кечкенә генә «Фал китабы» керде. Дөрес, аны ачуның ул бер уен гына икәнлеген бик яхшы белә. «Фал китабы»ның авторлары мөгаен да бер-бер галимнәрдән булганнардыр, нечкә психологлардан, ди! Икеләнүчеләр өчен менә дигән күрсәтмә төзеп калдырган бит. Аны ачасың, укыйсың, анда нәрсә кушылган булса, шуны башкарырга уеңа аласың, әмма тормыш дулкыннарына кереп китеп, онытып ук куясың. Рәхәт, икеләнеп тә торасы түгел сыман. Әмма ышанып бетеп кенә булмый шуңа. Эһ, менә ансы булмасын иде. Язмышны рух адымы белән үлчәргә кирәк юкса!
Гамир Мәүләтович, кафедрага кереп, элгечтән алган плащын киде, сәгатенә карады. Соң иде инде, вакыт кичке җидедән узган. Әмма урамда да, бүлмәләрдә дә якты. Сөенерсең дә шул, җәйгә таба баралар бит! Рәхәт көннәр, ямьле кичләр килеп җиттеләр.
Университеттан Гамир Мәүләтович 46 нчы маршрут автобусы белән кайта торган иде. Бу юлы аңа кешеләр шыгрым булып тулырга өлгергәннәр икән. Тагын аяк өсте басып, кысыла-изелә кайтыла инде. Яшьләр өлкәннәргә урын бирүне беләләрмени хәзер!

IV
— Хатын, син нәрсә әйтерсең?— дип сүз башлады ул кичке аш янында, сөеклесенә мөрәҗәгать итеп.
Аларның балалары инде үсеп җиткән, ата белән ананы ялгыз калдырып, үз тормышларын күптән корып җибәргән иделәр. Икәүдән-икәү генә күзгә-күз карашып калдылар. Иренең соравыннан соң, хатыны хәтта ашаудан өзелеп, нидер сөйләгән җиреннән сүзләр онытып, аңа сораулы караш белән төбәлде. Гамир Мәүләтович әйтә башлаганын дәвам итәргә ашыкмады. Арада урнашкан тынлык, гүяки ярылган җир ничек ашыгыч һәм кинәт киңәя бара, шулай араларында упкын хасил иткәндәй булып тоелды. Хатыны кемнәрнеңдер аерылышуы турында сөйләгән вакытында тукталып калган хәлендә иде, шунлыктан, мондый чакта шулай бит инде ул, «әллә, Ходаем, безгә дә бу бәла яныймы» дигән утның очкыны йөрәгенә үрмәләвен сиздереп, йөзен кәфендәй агартты. Башына бүтән төрле уй керә алмавы аңлашыла булыр?
— Әллә, мин әйтәм, безгә дә Фәннәр Академиясенә әгъза-мөхбирлеккә булса да гариза биреп караргамы?— дип, бу юлы ачыграк сөйләп, киңәшләшү эшен дәвам иттерде Гамир Мәүләтович, хатынының уйлары агышын һәм тәнендәге кан әйләнешен үз җаена кайтарырга булышып.
Дөнья берьюлы ямьләнеп китте. Хатыны шатлык хисләренә күмелде. Әмма әлегә бер генә сүз дә киңәш итеп әйтә алмый иде әле ул.
— Әгъза булып сайлану мәҗбүри түгел, әмма үзем хакында, фәнни эшләрем турында белдереп кую, фәнни казанышларымны күрсәтеп алу кебек бер эш төсен алыр иде бу. Югыйсә андагылар миңа игътибар күзләрен дә кызганалар! — диде, сүзләрен үз җайлары белән бер-берсенә ияртеп.
Гамир Мәүләтовичның бу карарын хатыны да хуплап каршы алды һәм, онытылып китеп, иреннән мондый адымны күптән көткәнлеген яшерми әйтеп бирде. Алга таба эшнең гариза илтеп бирү белән генә чикләнмәячәген, шактый күп документлар һәм юлланма-тәкъдим ише кәгазьләр җыйнарга туры киләчәген сөйләп, Сәхи Галимович кебек аркасы ныклы кеше белән ярышу мөмкин булырмы дигән фикерен әйтте ире. Бөдрә чәчле, ачык йөзле чибәр ханым инде бәхет кояшының тормыш күгенә балкып күтәрелә баруын тойган һәм аның әле тиз генә батарга уйламавын хис итә башлаган иде инде. Бу халәте аңа икеләнергә ирек бирмәде.
— Ятып калырга ярамый! Синең кадәр фәнни ачышлар ясасыннар әле әүвәле!— дип, гомерендә беренче тапкыр ирен үзе алдында мактап куйды. Кем-кем, әмма ул, укытучы да буларак, иренең дә, башкаларның да гыйльми эшләреннән яхшы хәбәрдар иде. Гамир Мәүләтовичның хезмәтләрен даими күреп, карап, алар хакында башкаларның фикерләрен ишетеп яшәде. Ул ялгыша алмый иде. Бер яктан иренә борын чөяргә бирмәсә, икенче яктан аны гыйльми эзләнүләрендә дәртләндереп торучы да түгел идемени?
Гамир Мәүләтович ни өчендер үз алдына көлемсерәп алды. Аның бу көлемсерәве тәрәзә пыяласына төртелеп бәргәләнгән чебен тавышы белән кушылып китеп, хатынының игътибарыннан читтә калды. Әмма күңел куәте соңгы вакытларда югала баруын тойганлыгы сәбәпле, бу эшне башлап, алып китеп, ерып чыгарына ышанып җитмәде. Әмма хәтерен башка төрле уйлар да айкадылар: «Ятып калырга ярамый!..»
— Шулай дисеңме?
— Шулай дип әйтәм шул!
Гамир Мәүләтович тагын тирән уйга бирелде. Ул тышкы яктан бик тыныч сыман иде. Хәер, эчке яктан да кызмады, салкын акылы белән дөньялыкны гүяки үлчәп карый, тәлинкәләрнең бер ягына үзенең шәхесен куйган, икенче ягында калган ни-кем бар, шулар иде. Аларны ул тигез тотарга тырышты. Аннары менә-менә башкалар ягы басар кебек булып, үлчәве селкенде. Ахырыл- әмер, аның үлчәвендә үз шәхесе басып китте. Бизмән тәлинкәләрендә яткан оппонентлары ягы буш калып, мамык кебек күккә чөелде. Бу вакыйга әллә акыл саташуы, әллә чын мәгънәсендә асыл бер күренеш иде — боларын ук Гамир Мәүләтович белеп тә, аңлап та бетермәде. Инде ул хатыны сүзләренә колак салган, исәп-хисап йөртүләренә мөкиббән халәттә калды.
— Документларыңны әзерләшергә үзем дә булышырмын. Күптән вакыт иде инде!
— Җәфасы, борчуы күп бит. Четерекле эш!
— Синме эштән, авырлыклардан курка торган кеше? Булмаганны!
Гамир Мәүләтович үзе дә хатынының ул сүзләре белән килеште. Аның кирегә сукаламавы үзе бер сөенеч. Гомере буе хатыныннан аркылы сүзләр ишетеп аптыраган ир, бу вакытта сөеклесеннән дә:
— Ай-һай, барып чыгармы?— дигәнен ишетмәде. Элек андый сүзләреннән күңеле кителсә дә, әмма да тырыша, эшләрен барыбер дә ахырына кадәр җиткерә килә иде. Шулай да күңеле тыныч булмый иде. Ә менә бу юлы кинәт ул үзенең җитлеккән, олпат затларча эш итүче кеше булуына сокланыр дәрәҗәгә җитте. Хатыны аның аркадашында әверелде.

V
Күңелендә нәрсәләр барлыгын кеше үзе дә белеп бетерә алмый. Эшләре тәртипле барсын өчен алар, алдан ниятләп, «алай итим, болай итим», яисә «алай итәрбез, болайрак чыгар» дип киңәшеп, планлаштырып куялар. Гамир Мәүләтович та нәкъ шулай эшләде. Иртәннән Фәннәр Академиясенә китте. Көн матур, кояшлы иде. Юлы да уңай булды. Гомергә «бөке» һәм юл почмакларында тыгылып калучан 46 нчы маршрут белән йөрүче автобус та әледән-әле «яшел юлларга» эләгеп торды. Бер сәгатьсез барып җитеп булмас дигән кеше ярты сәгать эчендә үк анда иде инде.
Фән дөньясының да «чәчәкләре» иртән иренеп кенә күзләрен ачалар. Әйе, Фәннәр Академиясе урнашкан дәү йортның затлы фойесы да, кабинетлары да тынлык эчендә иде. Баш гыйльми сәркәтипнең ярдәмчесе, өлкән яшьтәге ачык йөзле ханым, Гамир Мәүләтовичны күргәч, нинди гозер белән «иртә таңнан» аптырауда йөрергә мөмкин икән кеше диярәк сорады һәм, эшнең асылын тиз аңлап алып, аны кадрлар бүлегенә җибәрде.
Анда да әфәндебезне көтеп алдылар анысы. Бүлек мөдире эшләрен башкаручы затлы һәм чибәр ханым Гамир Мәүләтовичны башыннан аягынача күзе аршынына салып үлчәп һәм бәяләп узды. Бу таныш караш иде. Ханым аның төсен-буен, якты йөзен һәм сабырлык белән ныгытылган ышанычлы адым-хәрәкәтләрен югары бәяләвен сиздерде. Гамир Мәүләтовичка ул:
— Безгә нәкъ менә сез кирәк идегез дә инде!— дигән кебек тоелды. Үз кешеләр белән генә сөйләшкәндәй якын күреп әңгәмә корды, нинди документларны әзерләп җиткерергә кирәклеген санап бирде.
Гамир Мәүләтовичны үзе эшләгән университеты Гыйльми советы Фәннәр Академиясенә әгъза-мөхбирлеккә тәкъдим итәргә тиеш икән. Моны да ике атна эчендә башкарып чыгарга киңәш итте.
Монысы четерекле эш булырга тора иде. Беренчедән, аны тәкъдим итәргә әүвәле кафедра утырышы җыелырга, аннары деканат киңәшмәсе уздырылырга, алар теләге белән генә кандидатурасы Гыйльми советка куелырга мөмкин икән. Тәртип шуны таләп итә. Башкача булмый һәм мөмкин дә түгел.
Гамир Мәүләтович бераз аптырабрак калды. Ул үзен кафедра мөдире һәм деканның яратып бетермәвен белә иде. Алар аның аз гына күтәрелеп китүеннән дә кан калтырап торалар. Ачыктан-ачык каршылыкка килмәсәләр дә, аның йөзендә, эш-гамәлләрендә формаль булмаган лидерны күрәләр, факультетка җитәкче булып алуыннан да шүрлиләр. Болар барысы коллектив эчендә генә түгел, халык арасында да мәгълүм фактлардан, сөйләнелә торган сүзләрдән иде. Андый шартларда үз шәхесеңә өстәмә дәрәҗә юллап йөрүне ошатырлармы соң?
Гамир Мәүләтович университетка шул хәсрәте белән килеп керде. Әмма гомер булмаган хәл, кафедра мөдире дә, декан да иртәннән үз кабинетларында иделәр. Җитмәсә, уйланып басып торган чагында, көтелмәгән җирдән ректор үзе килеп чыкты. Гамир Мәүләтович аңа: «Хәлләрегез ничек?»— дигәненә каршы, әгъза-мөхбирлеккә кандидатурасын кую мөмкинлеге барлыгын әйтеп бирде.
Ректор җитмеш яшьләрендә, базык, үз кемлеге белән канәгать кешеләрдән иде, әмма аңарда бу юлы башкалар хакында борчылу билгеләре дә бар иде. Гамир Мәүләтовичка ике көннән узачак Гыйльми совет утырышына документларын әзерләргә һәм мәсьәләне көн тәртибенә сәркәтип аша куйдырырга кушты.
Бу чыннан да Аллаһы тәгаләнең үзе кушкан һәм амин дигән сәгатендә башланган эш сыман тоелды.

VI
Нинди генә зур галимнәрдә дә бер-бер төрле сәер як була. Кайсыларында ул тәмам күренеп, тышкы якларында ята, икенчеләрендә — «җиде йозак артына яшерелгән». Гамир Мәүләтовичта да бар ул сәерлек. Хәтта берничәдер әле! Аның юк-бар хорафатларга ышанулары хакында хәбәр йөри. Мәсәлән, инде искәрткәнебезчә, ул фалга, язмышка ышана, имеш. Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәселеннән булган Җәгъфәр Садыйк каләменә нисбәт ителүче «Фалнамә»се дә бар, имеш. Һәм ялгышмыйлар да бит. Аны ул кичә үк ачкан иде, күңелен дәртләндерерлек шундый хәбәр тап килде: имеш, дошманнарыңнан өстен чыгып, теләкләреңә ирешәсең, бу башлаган гамәлең — дөрес, уңышка китерәчәк!
Шушы хорафаттан гына да ул күпме ышаныч алды. Моны укыгач та башлаган эшенең уңыш белән тәмамланачагына шиге калмады. Үзе эшләгән кафедраның башбаштак мөдиренә Гамир Мәүләтович үз кандидатурасын әгъза-мөхбирлеккә тәкъдим итүне үтенеп ректор исеменә язган гаризасын тотып керде. Алар дуслардан түгел һәм була да алмый иделәр. Мөдир барлык хезмәтләре һәм фикерләре белән ясалма галимнәрнең берсе иде. Сәер, аныңча фән раслау юлы белән, демократик нигездә, күпчелек тавыш җыю бәрабәренә хакыйкать мәсьәләләрен хәл итеп үсәргә тиеш. Ул моның ничек һәм ни рәвешле шушылай булырга тиешлеген бик үк ачык итеп күз алдына китереп тә җиткерми, фәнни проблемаларга бәйле бәхәсләр килеп туа калганда, чишү өчен аны тавышка куя һәм карар чыгару юлы белән раслый торган иде. Гамир Мәүләтовичка килгәндә, ул фән дөньясында адашып һәм адаштырып йөрүче мондый адәмнәрне сөймәде һәм өнәмәде. Хәер, аның үзен дә кафедра мөдире гел кага килде. Беренчедән, яшь булганлыгы өчен, икенчедән, белеме аркасында, өченчедән, аның хакында: «Ул фәндә нинди ачыш ясады соң әле?»— дигән сүзләрне еш әйткәли барды, әмма бу хаксызлыгыннан үзе үк шүрли, шунлыктан сафсатасында ары китә алмый аптырый бирде. Шушы хәл җанын изә мөдирнең. Сөймәве йөзенә чыкса да, турысын әйтми, туктаусыз тамак кырулардан узмый, гүяки бугазына сөяк килеп тыгыла.
Мөдирнең тагын да бер ягы бар: ул намус турында искәртергә ярата, намус кешенең гомерен озынайта дип белә, әмма намуссызлыгы белән аптырый-аптырата торган кеше. Инде шушы яшенә җитеп килә-килә, астыртынлыкны, үзенә кирәкчә яшәүне, үз дигәненчә һәм югарыдагылар теләгәнчә эш йөртүне ул намуслы булу дип аңлый башлады. Хәер, мондый фикергә килүе өчен татар әдәбиятында этәргеч бирерлек әсәрләрне дә шактый укыды. Моның белән мактана да белде. Намус кебек бөек кешелек төшенчәләрен хәл итү, аңлау-аңлату принципта һәркем өчен кирәк, билгеле, һәм бу эш җәмгыятьтә һәр чорда асылда дәверенә бәйле чишелә дә. Һәр дәвер төшенчәләрне үзенчә яңарта анысы. Болары — бәхәссез. Әмма һәммә чорларга да бердәй төшенчәләр бар бит әле ул!
Гамир Мәүләтович ректорның сүзләрен дә мөдиргә җиткергәч, мәсьәлә җиңел хәл ителде, каушавыннан калтыранып булса да гаризага ул имзасын салды, каршы түгеллеген белдерде. Аның авыз ачып сүз дә әйтергә кыймавыннан телсез калганлыгын аңларга мөмкин иде.
Гамир Мәүләтовичның үзенә дә бу хәл гаҗәеп бер вакыйга сыман тоелды, деканат ишеге төбенә килеп җиткәндә дә бу тойгыларыннан айнып җитмәгән иде.
— Мөдирегез ничек алай кул куйды соң?— дип, декан аптырашта сорагач кына, бераз сулышы киңәйгәнен тойды.
— Белмим, әйтмәде.
— Аңламый калды микәнни?
— Әллә сез каршы?
— Һич юк! Мөдирегезнең каршы килмәве...
Аның тел төбе аңлашыла иде. Тагын да шул ачыкланды: декан аны бары тик кафедра мөдире сөймәгәнгә күрә генә читләштерергә мәҗбүр икән бит!
Гамир Мәүләтович факультет җитәкчелеге каршы булмау хакында гаризасына имза салдыргач, барча ваклыкларны сыпырып ташлагандай артта калдырып, үтенечен ректорга китерде дә, аның «Гыйльми совет утырышында хәл итәргә» дигән күрсәтмәсе белән сәркәтипне эзләп юнәлде, аннары көн тәртибе таләп иткән документларны җыйнау, барлау һәм эзләү эшенә кереште. Барысы да үз җаена, җиңел генә бара бирде. Бу чыннан да Аллаһы тәгалә кушкан эш сыманрак кулай килгәндәй тоелды.

VII
Адәм гомере һаман да эш һәм тагын да эш белән үтә дә китә икән ул. Күп очракларда рәхмәтсез, рәхәтсез һәм куанычсыз эш белән бит әле. Гамир Мәүләтовичныкы да шулайрак булды. Тырышты, тырышты, тырышты да, әле һаман да тырмаша, көнен-төнен фәнгә хезмәт итә. Гади генә инженерлар да асылда үзләрен ахырда галим буларак таныталар, ниндидер җиһазлар, җайланмалар уйлап табалар да, патент алып, әллә кемнәр булырга өлгерәләр. Ә Гамир Мәүләтовичның андый эшләр белән маташырга вакыты булмады. Дөрес, аның фәнни ачышларын файдаланып, инженерия акылы үсешен дә алга җибәрә алучылар юк түгел. Әмма мондый эшләрне оештыру башында ул үзе тормады. Һаман да вакыты җитмәде. Фәнни эзләнүләрдә ул тирәнгәрәк чумды. Аның ясаган ачышларын күпчелек әлегә аңларлык дәрәҗәдә түгел иде. Фән һәрвакыт алдан йөгерә инде ул!
Университетның Гыйльми советында Фәннәр Академиясенә әгъза-мөхбирлеккә тәкъдим ителүчеләр бер ул үзе генә булмады. Гыйлемдә тармаклар төрле. Фәннәр Академиясе аларның барысы буенча да диярлек конкурс игълан иткән иде.
Гамир Мәүләтович монда да, университетның Гыйльми советында да, эшенең бернинди авырлыксыз баруына һәм хәл ителүенә сөенде. Совет әгъзаларыннан 68 галимнең ни бары тик икесе генә аның кандидатурасы белән килешмәгәннәр. Ул аларның кемнәр икәнлекләрен төсмерли дә сыман, әмма андый вак мәсьәләгә игътибар итеп торалар димени?
Документларын теркәп-җыйнап, Фәннәр Академиясенә вакытында илтеп тә бирергә өлгерде бит. Дөрес, кайбер формаль таләпләрне исәпкә алып җиткермәгән очраклары табылды, шунлыктан бер-ике кәгазен яңадан эшләргә туры килде, әмма алар һәр оешманың үз күзаллавына бәйле формалардан гына гыйбарәт иде. Гамир Мәүләтович язмаларга куелган таләпләрне тиз төшенде, яхшы аңлап эш итте, әмма гомерләре буена шул төрдәге кәгазьләрнең эчтәлегенә түгел, формасына карап кына фикер йөртергә өйрәнгән, дөреслеген билгеләргә күнекмәгән чиновниклар үзләренең нәрсә белән ничек кеше башын катыруларын сизенмәү генә җитмәгән, хәтта үзара килешә дә алмыйлар күп вакытларда. Монда да шулай булды. Һәр ведомствоның үз формасы гына дөрес, имеш. Университетның Гыйльми совет секретаре Фәннәр Академиясенең формаль таләпләре белән килешмәде, хәтта кәгазендәге сүзләрнең язылу тәртибен үзгәртү теләге юклыгын да ачу белән әйтте. Гамир Мәүләтович, махсус үтенеп, ярар инде, алар әйткәнчә эшлик инде дигән рәвештә әйткәч кенә, «һәр сазлыкның шәүлегәне үзенчә сызгыра» дип шаяртып кәефләрен аулагач кына, ахырда ризалаштылар тагын. Аның ул сүзләреннән чыгып: «Гомер буе эшлә дә, документ формаларын да белмә, имеш!»— дип мыскыллануын да аңларга була иде.

VIII
Фәннәр Академиясендә яңа әгъзаларны сайлаулар май ае урталарындамы, ахырларындамы булыр — әлегә үзләрендә дә билгесез иде. Гамир Мәүләтович документларын тапшырып бетерде дә, бу матавык эшнең шулай җиңел һәм әллә ни ис китәрлек баш катыруларсыз гына барып чыкканлыгына сөенеп:
— Аллаһ кушкан эштер бу!— диде.
Моның шулай булуында шик юк иде.
Ә сайлауларны бары тик июль урталарына гына билгеләделәр. Кандидатлар шактый күп булып чыктылар. Академия әгъзалары аларны әүвәле «өйрәнергә» тиеш икәннәр. Гамир Мәүләтович бу кызыксынуларын намус эше дип санап, аларның күзләренә кереп аптыратмау тактикасын сайлады. Әмма кайберләре белән күзгә-күз очрашмау мөмкин дә түгел иде. Шуларның берсе күрше кафедрада гына эшли, мөдир, студентлардан дәүләт имтиханнарын бергә алачак иделәр. Ул, Разил Юнысович, элекләрне ун-унбиш еллап ректор булып та эшләп алган, гомеренең кышында яшәүче зат буларак та билгеле. Бервакыт шулай, үзара дусларча әңгәмә корып утырганнарында:
— Гамирларны беләм. Алар бик катлаулы кешеләр, ышанып бетеп булмый,— дип, юләр сүз әйтеп, Гамир Мәүләтовичның гайрәтен дә чигергән иде. Шул хәлдән соң аңа карата хөрмәте бермә-бер кимеде, аралашмас булдылар. Шуның аркасында Гамир Мәүләтович Разил Юнысовичны әйләнеп уза торган юлларны сайлый бирде.
Һәм менә дәүләт имтиханнарын бергә алалар. Ә андый эштә каршылыкларга очрамый, бәяләүдә икеләнүләр булмый калмый. Тагын да шунысы кызык — Разил Юнысовичның үз кандидатурасын академиклыкка куйганлыгы да күптән билгеле булды. Әгъза-мөхбирлеге дә очраклы гына бирелгән дигән сүзләр элгәре ишетелгәләгән иде, буш сүз сөйләгәннәрдер инде!
Ә менә күзенә чалынмыйча мөмкин булмаган Фәннәр Академиясе әгъзаларыннан икенчесе — академик Илбәк Чураев белән аларның җәйге бакчалары бер тирәдәрәк иде. Аның инде ничә еллар элек әгъзалыкка дәгъва кылырга чакырып, белдерүләрне күзәткәләп барырга кушуларын Гамир Мәүләтович һаман исендә тотты. Дөрес, бакча димәктән, чагыштырырлыкмы соң? Илбәк Дансөярович Чураев анда җәен-кышын яшәп ята. Зур, затлы, рәхәт бакча йорты, йорт кына да түгел, мирза сарайларыннан да яхшырак ихаталар, тагын әллә ниләр. Шулай булмый ни? Илбәк Чураев сәясәттә дә ат уйнатып, замананы шактый буташтырган кешеләрнең берсе бит. Сүзе ил башларына да үтә аның, диләр, хак булса.
Һәм менә аның белән юллары уйламаган-көтмәгән вакытта очрашты. Дөресрәге, хатыны белән Илбәк Чураевның бергәләп затлы аш мәҗлесеннән кайтышлары икән, «сезне күреп китик дип», көтмәгән һәм чакырылмаган җирдән үзләре килеп керделәр. Гамир Мәүләтович инде ничәнче елы һаман төзеп бетерә алмаган кечкенә генә бакчасы йортында такта ышкылау белән мәшгуль иде. Илбәк Чураев галиҗәнапларын күргәч, аптырап китте.
Эһ, хөрмәт тә күрсәтәсе иде бит!
— «Уик-энд»тан кайтып киләбез әле!— диде Илбәк Дансөярович, мактануын яшермичә, гүяки Гамир Мәүләтовичның нәрсәдер әйтергә яки сораштырырга теләге барлыгын аңлаган сыман сизенепме, әллә инде: «Менә, сезнең кебек ишәкләр эшләгәндә, безнең кебек затлылар рәхәт чигә!»— диярәк мыскыллау өченме кыяфәтен китереп. Аның шактый сирәкләнгән, шулай да озынаеп үсәргә өлгергән кара бөдрә чәчләре гадәттәгечә йөзенә төшеп-төшеп, сыланып тора иделәр. Ул аларны, чүлмәк төбе кыршылып ялтырый бит әле, шул сурәтне хәтерләткән пеләш башына, һаман-һаман төзәтеп-җайлап маташкандай, ничәнче тапкыр ямьсезләтеп тә өлгерде. Кыек авызының читендә мыскыллы елмаюы эленеп торды. «Уик-энд» димәктән, шимбә-якшәмбе көннәрендә ял итеп күңел ачу күздә тотылса да, безнең татар аны шашлык-кибап ишене кыздырып ашаудан гыйбарәт бер сыйлану буларак аңлый икән.
Бераз сүзләр алышкач, Гамир Мәүләтовичның хатыны да алар арасына килеп кушылды. Илбәк Чураевның хатыны аның белән якын итү төсен чыгарып бу юлы да зурлап күреште, хәтта үз кызыдай кочаклап диярлек алды.
— О-о, Зарифә ханым!— диде.
— Без дә сезнең төркемгә керергә булдык!— диде шунда Зарифә, беренче сүзләре белән үк аларны аптырашта калдырып һәм, аңсыз итүен күреп: — Ирем Гамир Фәннәр Академиясенә әгъза-мөхбирлеккә үзенең кандидатурасын тәкъдим итте бит әле!— дип төшендереп тә бирде.
Илбәк Чураев та, аның без кемлек мәртәбәсен сөюче «бик гади» хатыны да мондый сүзләрне көтмәгән иделәр булса кирәк. Зарифә аларны тагын да аптырашта калдырды:
— Аның кандидатурасын яклап тавыш бирерсез бит?
Бу турыда сөйләшү Илбәк Дансөяровичнең теләгендә юк иде булырга кирәк, күңеленең тәмам бозылып китүен яшерми йөзенә чыгарды: кыек авызы, бүлтәеп, тагын да кыйшайды, сирәк, әмма да озынайган кара сыламчык чәчләре йөзенә кабат ишелеп төшеп аптыраттылар. Ул җитмәсә ыкы-мыкы килде. Гамир Мәүләтович аны кыен хәлдән чыгарырга ашыкты:
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Язмыш Сикәлтәсе - 2
  • Parts
  • Язмыш Сикәлтәсе - 1
    Total number of words is 4425
    Total number of unique words is 2164
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Язмыш Сикәлтәсе - 2
    Total number of words is 2680
    Total number of unique words is 1372
    40.5 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.