Latin

Яшел Планета Серләре - 1

Total number of words is 4206
Total number of unique words is 1997
37.1 of words are in the 2000 most common words
51.0 of words are in the 5000 most common words
58.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(Фантастика)
Чиксез галәм киңлегендә, кара бушлыкта очкан бу корабта җан әсәре дә юк шикелле... Аның двигательләре эшләми, иллюминаторларында караңгылык. Корабның эчендә дә күп еллар буена бер чаткы кабынганы, шылт иткән тавыш чыкканы юк. Әмма һич тә һәлак булган яисә ташландык кораб түгел ул, аның бар җире төзек, экипажы да исән-сау. Җирдән старт алганнан соң двигательләр үз эшләрен тиешенчә башкарып, корабны бик зур тизлеккә чаклы куганнар да, автоматлар тарафыннан сүндерелгәннәр, кораб хәзер инерция буенча оча. Тиешле вакыты җиткәч ул кире ягы белән әйләнәчәк, һәм двигательләр яңадан эшкә кушылып, Поллукс йолдызы тирәсенә кадәр тыела барачак. Әлегә исә үткән вакытны санап корабның хронометры эшли дә, навигация приборлары вакыт-вакыт юнәлешен төгәлләп ала. Буш галәмне гизү өчен башка берни кирәк түгел.
Җирдән Поллукс йолдызына кадәр 60 елдан артык очасы. Бу очышны баштан азагына кадәр автоматлар башкарганга күрә, кешеләргә шул бик күп вакыт эчендә яшәгән булып маташуның, гомерләрен кысан кораб эчендә үткәреп картаюның бер мәгънәсе дә юк, алар Җир орбитасында чакта ук тирән анабиоз йокысына талдырылганнар һәм махсус камераларда яталар. Бу камераларга үткәргечләр, көпшәләр сузылган, алар аша корабның компьютеры анабиоздагы кешеләрнең торышын контрольдә тота. Кирәк вакыты җиткәч, ул аларны кабат тулы тереклек хәленә кайтарачак.
Камера тышларына экипаж әгъзаларының исемнәре, туган, Җирдән очып киткән еллары, башкарган вазифалары язылган. Рәсми кәгазьләрдә “анабиоз бокслары” дип аталган бу камераларны астронавтлар жаргон телендә “оча торган табут” дип тә йөртәләр. Космик очышлар үзәге бервакыт бу атама белән көрәшеп, аны тыеп та караган иде, файдасы булмады. Кешеләр буяуларны куертырга, телгә тозлы-борычлы сүзләр кушарга яраталар шул, монда бернишләп тә булмыйдыр, күрәсең. Бик сирәк булса да, бу камералардагы кешеләрнең кире әйләнеп кайтмаган очраклары да булгалый бит, аннары...
Чит йолдызларга барып җитә ала торган мондый кораблар моннан 250 еллар элек оча башладылар. Шул дәвер эчендә алар ярдәме белән якын-тирәдәге йолдызларның берничәсе тирәсендә планеталар тикшерелде, һәм кешелек дөньясы аларда беренче тапкыр чит тереклек белән танышты. Шулар арасында ике цивилизация дә бар иде, алардагы аңлы затлар тышкы кыяфәтләре һәм тулаем сыйфатлары белән кешегә бик якын булып чыктылар, бары биохимик анализ гына аларның бер-берсеннән һәм кешеләрдән ерак торганлыгын ачыклый ала иде. Арадан бер цивилизация ни өчендер таш гасыры дәрәҗәсендә үсештән тукталып, берничә йөз мең ел буе үзгәрешсез калган иде. Озак бәхәсләрдән соң, кешелек дөньясы аның үсешенә катышмаска карар итте. Бу фикергә каршылар белән компромисс рәвешендә, артта калган цивилизациягә тәгәрмәч, җилкән, гади металлургия, игенчелек буенча кайбер белемнәр тапшырылды.
Икенче цивилизацияне кешеләр соңга калып ачтылар – ул һәлак булган иде инде. Ул планетада үле шәһәрләр, эре индустрия объектлары әкрен генә таркалып ята, аларны планетада иң югары тереклек төре булып калган мүксыман үсемлекләр каплап киткән иде. Бу цивилизациянең череп яткан китапларын, тутыгып бетми калган машиналарын өйрәнеп, алардан кайбер фәнни-техник идеяләр алырга мөмкин булды. Мәсәлән, шуларның берсе атом-төш реакцияләре ярдәмендә гади судан җиңел генә энергия алырга мөмкинлек бирде. Җирдә бик озак тикшерүләр алып барып та, бу юнәлештә яхшы нәтиҗәләргә ирешелмәгән иде, югыйсә. Яңа идея Җир энергетикасын революцион үзгәрешләргә китерде. Шул ук планетадан алынган икенче бер идеяне кулланып, портатив атом реакторлары ясый башладылар, еллар буе ягулык салмый эшли торган самолетлар, автомобильләр, хәтта көнкүреш приборлары барлыкка килде.
Моннан ике дистә еллар элек галәмгә чыгарылган бик зур һәм үтә сизгер телескоплар ярдәмендә игезәк йолдызларның берсе булган Поллукс йолдызына спектраль анализ ясалып, аның нурларының юк дәрәҗәдә әз генә өлеше хлорофил тарафыннан кайтарылган булуы ачыкланды. Бу исә анда тереклеге булган планета бар дигән сүз иде. Аны алдан ук тере планеталар исемлегенә кертеп, цифрлы индекс белән генә чикләнмичә, аңа “Грина” дип исем куштылар. Ара ерак булуга карамастан, аңа таба кешеләр белән космик кораб җибәрергә карар ителде. Чынлыкта бу планетаны әле беркемнең беркайчан күргәне юк иде, ләкин аның барлыгына беркем дә шикләнеп тормады, фәнгә ышаныч шул дәрәҗәдә көчле иде. Һәм менә, кораб инде ерак сәфәрдә. Андагы автоматларга Поллуксның яшел планетасы тирәли орбитага урнашырга, шуннан соң гына кешеләрне уятырга дип боерык бирелгән. “Әгәр анда бернинди планета-мазар булмаса?” дип икеләнеп тормадылар Җирдә.
Бу кораб 120-130 елдан соң Җиргә әйләнеп кайтыр, кешеләр тагын бер яңа дөнья турында белерләр. Бәлки кораб кешелек өчен зур файда китерердәй информация дә алып кайта алыр. Йолдызларга очарлык югары техникалы булуга карамастан, кешеләргә бит әле һаман күп нәрсәләр җитешми, тормыш әле һаман каршылыклар белән тулы. XX гасыр азагыннан бирле цивилизацияне коткару турындагы бәхәсләр бер тынып, бер көчәеп һаман дәвам итә. Кешелеккә сугыш афәте, экологик һәлакәт, ресурслар кытлыгы, тагын әллә ниләр яный. Яшеллек планетасы Гринада рәхәт тормыш коруның серләрен беләләрдер бәлки?...
* * *
Менә, билгеле бер вакыт җитте, автоматлар үз эшләрен төгәл башкарып, экипаж әгъзаларына җан кертте. Алар уянып, тикшерү уздылар, ял иттеләр, ашап-эчеп алдылар. Ниһаять, эшкә керештеләр. Беренче эш – корабның торышын тикшерү, галәмдәге урынын билгеләү иде. Бар да тәртиптә, кораб Поллукс йолдызының яшел планетасы тирәле әйләнә булып чыкты. Аның яшел булырга тиешлеген кешеләр алдан белсәләр дә, иллюминатордан яшь яфрак кебек ямь-яшел түгәрәк күреп, исләре китте. Ясмык кебек озынча түгәрәк ак болыт тапларын исәпләмәгәндә, планета тигез яшел төстә иде.
– Буяп куйган рәсем кебек, – диде кораб докторы һәм биолог Мансур, сокланып. – Бәлки бу чын планета түгелдер, сурәт яки шәүлә генәдер?
– Планетаның диаметры 13524 километр, тыгызлыгы ике дә өч, – дип җавап бирде кораб командиры Эрвин, – менә нинди сурәт ул. Ә болытлары, чынлап та, кулдан ясалган нәрсә кебек күренә. Гади судан торалар. Океан суының да составы Җирдәге кебек, тик нилектән аның өслегенең ямь-яшел булуы аңлашылып бетми. Син ничек уйлыйсың, Мансур, бу түгәрәк болытлар, яшел океан – аң иясе эшләгән эшләр түгел микән?
Мансур тиз генә җавап кайтармады. “Чит, бөтенләй ят дөньяда башка килгән һәр фикергә җигел генә ышана башласаң, бик тиз саташып, бөтенләй юк нәрсәләр күрә башлавың да мөмкин. Бераз күзәтик, яңа фактлар табыйк, ә нәтиҗә ясарга өлгерербез”, – дип уйлап алды ул.
– Без дә бик аңлы да, түгәрәк болыт ясый белмибез, – диде ул ниһаять. – Алай дип әйтергә ашыкмый торыйк. Бөтен акылыңны җыеп тырышсаң, син, әйтик, алма ясый алыр идеңме? Ә бит аны, алманы, акылсыз табигать бик җиңел ясый.
– Игътибар! Орбитабыз буенча билгесез объектлар оча! – дип кычкырды шулвакыт хәвефле тавыш белән кораб штурманы Артур. – Берсе безнең корабка якын гына – утыз километр ераклыкта! – Ул идарә пультының экранына әлеге объектның сурәтен күчерде. Экипаж экранда һич көтелмәгән әйбер күреп, шаккатудан телсез калды. Кара галәм фонында тонык кына ялтырап күренгән бу нәрсә озынча цилиндр рәвешендә булып, аның уртасыннан әйләнә буенча түгәрәк шарлар тезелеп киткән, канат шикелле дүрт панель дүрт якка караган иде. Цилиндрның баш-башыннан исә озын һәм тармаклы энәләр чыгып тора. Космик аппарат! Димәк, икеләнергә урын калмады – планетада югары үсешкә ирешкән цивилизация бар!
– Егетләр, бу нәрсә безне юк итәргә теләсә, нишләрбез? Ни чара күрербез, юньле коралыбыз да юк бит ичмаса! – Артур сүзен кычкырып башлады да, куркуын һәм каушавын яшерәлмичә, ярым пышылдауга күчеп туктады.
– Очышыбызның беренче зур уңышы белән котлыйм сезне. Бу объект планетаның цивилизация бишеге булуын күрсәтә, – диде Эрвин тыныч тавыш белән. Ул тагын шуңа өстәп, паникага бирелгәне өчен Артурга шелтә белдерергә теләгән иде дә, бер юлга тыелып калды. “Туган Җирдән коточкыч ераклык, җитмәсә, бу үтә дә сәер аппарат – мондый гадәти булмаган шартлар кешенең иң тирәндә яткан үзлекләрен әнә ничек өскә күтәрә”, дип уйлап куйды ул пошынып. – Җирдә аларны никадәр тикшерделәр, энә күзеннән үткәрделәр, әгәр шул чакта Артурның паникага бирелүчәнлеге сизелгән булса, аның мондый зур сәфәргә җибәрмәгән дә булырлар иде. Ә бәлки, аның бу йомшаклыгы очраклы хәлдер, анабиоз тәэсире үтеп бетмәгән булырга да мөмкин. Аннары, бу нәрсәнең чынлап та агрессив булуы бар, ачыгавызланып тору да ярамас.
Ул үзәк компьютердан объект турында информация сорады. Компьютер сүз белән дә, экранга язып та объектка кадәр ераклыкны, аның төсен, зурлыгын, тагын кайбер билгеләрен хәбәр итте. Өстәмә информация алу өчен Эрвин локатор кнопкасына баскан иде, компьютер, объектка локация ясыйсы урынга, Җир галимнәре тарафыннан хәтеренә яздырылган бер инструкцияне экранга чыгарды:
“Билгесез цивилизация объектына, җитәрлек информация булмый торып, локатор нуры җибәрмәскә. Бу нурны анда усал ният гамәле дип аңлаулары мөмкин”.
– Менә сиңа мә! – Эрвин аптырап ук китте. – Информация алу өчен локатор кирәк, ә локатор эшләсен өчен – информация!
Шулвакыт экран саннар белән тулды. Аларга экран җитми калды, саннар баганасы берничә секунд өскә таба шуышып үсте, аннан соң гына сүзләр кабынды:
“... 960, 962 см.лы дулкыннарда сүлпән сигналлар. Тәртип дәрәҗәләре бик югары. Кодлары билгесез.”
Әлеге сигналларны тикшерү нинди дә булса нәтиҗә бирмәде. Компьютер югары тәртиптә дисә дә, кешеләр өчен алар шау-шудан берни белән дә аерылмый иде. Кыскача киңәшеп алганнан соң, чит аппаратка түбән тизлектә якынаерга карар иттеләр. Артур корабның маневр двигательләрен кыска гына вакытка эшләтеп алды. Кораб секундка биш метр тизлек белән аппаратка якыная башлады.
“Борт журналында хата. Объектның чын сурәте журналга күчерелгән сурәткә туры килми.” – Иллюминатор аша күренгән бәләкәй генә ак тапның якынаеп зурая баруын дулкынланып күзәтеп утырган кешеләр экрандагы бу язуны башта күрми калдылар, компьютер сүз белән кабатлагач кына игътибар иттеләр. Экранда, язу астында, ике сурәт иде – берсе бая телескоп аша күренгән, борт журналына күчерелгәне, икенчесе бөтенләй башка – зур шар аркылы озын таяк үткәрелгән, шар өслегеннән күпсанлы нечкә озын энәләр тырпаеп тора. Телескоп экранына караганнар иде – анда да шул ук күренеш!
– Мистика! – дип пышылдады Артур. – Әй, компьютер, объектлар ничәү?
– 1.
– Объект башкага алмашындымы?
– Объект шул ук.
– Ике тапкыр өчең ничә була?
– 6.
– Су формуласы?
– H2O.
– Түгәрәк мәйданы?
– pR2
– Артур, син нишлисең, – дип сорады Эрвин.
– Компьютер саташа. Ул ватылмады микән, шуны тикшерәм. Ничек инде, бер объект ике формада булсын?
– Ашыкма, Артур. Объектның ике формасын да үз күзебез белән күрдек, эш компьютерда түгел.
– Эрвин, Артур, карагыз әле, телескопның фокусы бозылды, ә компьютер аны төзәтүдән баш тарта, фокус дөрес, ди. – Мансур, бу гаҗәп хәлне күрми калмасыннар дигәндәй, телескоптан алынган сурәтне үзәк экранга күчерде. Анда аппарат, дымлы пыяла аша карагандагы кебек, томанлы тап булып күренә иде.
– Димәк, я компьютер, я телескоп дөрес эшләми, – диде Эрвин төшенке тавыш белән һәм иллюминаторга карады. Карады да, ни шатланырга, ни көенергә белмәде. Кораб аппаратка инде якын ук килгән, ул телескопсыз да әйбәт күренә иде хәзер. Тик бу ни хәл – объект урынында баягы, таяк тыгылган шарны бик әз хәтерләтүче болыт кына калган түгелме? Компьютер белән телескоп дөрес эшлиләр, димәк. Тик ничек итеп космик аппарат әле формасын үзгәртергә, әле эреп таркалырга мөмкин? Бу бит һич башка сыя торган түгел.
Ул компьютердан чит аппарат турында яңа белешмәләр сорады.
“Аппарат юк. Ул таркалып...“ Шул урында компьютер тукталып калды. Эрвинның башыннан тагын бер тапкыр “компьютер ватылды” дигән уй чагылып узды. Тик бу юлы ул эшне бик тиз аңлап алды – компьютер чит аппарат урынында калган томан бөртекләрен саный иде. Эрвин кнопкага басып санауны туктатты һәм компьютерга “күп” дигән сүз кертте.
“... күп кисәккә бүленде”, – дип төгәлләде компьютер.
Ул арада кораб томанга якын ук килеп, аның эченә кердә һәм аркылы үтеп чыкты. Томан эчендә чакта иллюминаторларның тышкы яктан бик нык тирләвен исәпләмәгәндә, корабка берни булмады. Берничә минуттан кешеләр арткы якта иң баштагы рәвешенә кергән аппаратны күрделәр. Ул ике-өч метр ераклыкта гына булып, кораб артыннан ияреп килә иде.
– Аппарат белән контактка керергә тәкъдим итәм, – диде шунда Мансур. Артур белән Эрвин ризалык белдереп баш кактылар.
Мансур кнопкага басып, компьютер хәтеренә алдан салып куелган, чит объектлар белән контактка керү хәбәрен эфирга җибәрде. Эфирга киткән хәбәрне кабатлап, экранда геометрик фигуралар, саннар һәм билгеләр, схемалар һәм сурәтләр, Җир һәм кешеләр тормышыннан төрле күренешләр тезелеп китте.
Хәбәр тапшырылып беткәч, кешеләр үтә киеренке хәлдә экранга, телескопка, иллюминаторга берьюлы дигәндәй карап, җавап көтә башладылар. Чит аппарат исә җавап бирергә ашыкмады. Ул яңадан томанга әверелде дә, башка рәвешкә кереп оешты. Хәзер инде ул ярымшар гөмбәзне хәтерләтә, гөмбәз эченнән озын таяк сузылып чыккан, таяк башында кечкенә шар бар иде.
– Рефлекторлы антенна бит бу, – дип танып алды Мансур, – менә күрерсез, ул хәзер безгә таба борылачак та, җавап тапшыра башлаячак. Менә күрерсез!
Шулвакыт экран яңадан әле генә җибәрелгән хәбәр белән тулды. Тик, бу юлы аны кораб читтән кабул итә иде.
– Безнең хәбәрне аппарат планета өстенә тапшыра, – диде Артур дулкынланып, аңласалар гына ярар иде! Сез ничек уйлыйсыз, аңлармы алар, юкмы?
Кораб аппаратурасы мөмкин булган барлык дулкыннарда кабул итүгә күчерелде. Бик озак тоелган киеренке минутлар башланды. Биш минут үттеме, бер сәгатьме – кешеләр аны сизмәде. Һәм, менә ниһаять, җавап килде!
Башта экранда Поллукс йолдыз системасының схемасы сурәтләнде. Сурәт зурая барып, экранда яшел планета Грина гына калды. Планета янында Җир корабы барлыкка килде. Ул әкрен генә планета өстеннән шуышып, аңа якыная барды да, ахырда төшеп утырды. Шуннан соң экран бераз сүнеп торды, һәм хәбәр яңадан кабатлана башлады.
– Безне Гринага төшәргә чакыралар, – диде Мансур.
– Ә бәлки боералардыр? – диде Артур.
– Борт журналына ничек яздырабыз? – дип сорады Эрвин. Бераз уйлап торганнан соң, ул кнопкага басып, компьютерга эндәште:
– Борт журналына. Безгә планета өстенә төшәргә... күрсәттеләр.
* * *
Төшү аппараты йомшак кына бәрелеп планета өстенә, ямь-яшел тигезлеккә утырды. Кешеләр, исән-имин төшеп утыруга ышангач та, тизрәк иллюминаторга текәлделәр. Шоп-шома дип әйтерлек тигез яшел өслек... Ерактарак анда-санда конуссыман антеннага охшаган челтәрле баганалар күренгәли. Аңлы затлар яшәгәнне күрсәтердәй бернинди корылмалар, юллар, я булмаса эшкәртелгән җирләр юк иде монда. Тип-тигез “җир” үлән белән түгел, ниндидер яшел кунык белән капланган, аның өстенә кан тамырлары кебек тармакланып көпшәләр челтәре җәелгән. Эрерәк көпшәләр буйлап аларны торым-торым бүселдереп ниндидер сыеклык хәрәкәт иткәне күренә. Шул җай хәрәкәттән башка, бер җирдә бернинди җан әсәре сизелми...
Терек тәннең тамырлары тибеп торган эчке органын хәтерләткән бу күренеш күңелдә җан өшеткеч тәэсир калдыра иде. Кешеләр моны күзәтеп байтак кына сүзсез тордылар. Алар монда гөрләп торган тормыш, шәһәрләр, машиналар, үзләрен каршы алучылар булыр дип көткәннәр иде. Килеп карасалар менә – нинди көтелмәгән бушлык. Акыллы затлар булмаса, һич югы кыргый табигать кайнап торсын иде, ә монда – ичмаса бер агач та юк!
– Менә килеп тә җиттек, иптәшләр, – диде Эрвин, тынлыкны бозып. – Килдек, күрдек, инде эшкә керешик. Артур, син орбитада калган корабка безнең планета өстенә төшеп утыруыбыз турында хәбәр ит. Син, Мансур, мондагы цивилизациянең радио һәм телевидение тапшыруларын тотарга тырышып кара. Ә мин борт журналына планетага төшү турында хисап күчерим. Аннары, ял итеп алырбыз.
Ул шулай дигәч, һәркем үз эшенә кереште. Тик эшләрне тиз генә бетереп тынычларына язмаган икән аларга бу тылсымлы планетада. Үз урыннарына утырып, аппаратураны кабызгач, алар динамикларда көчле шау-шу, шытырдау гына ишеттеләр, экраннар кар бураны уйнаганны хәтерләтеп җемелди иде. Моның сәбәбе бик тиз ачыкланды. – Планета өстендә бөтен элемтә диапазоннары радиодулкыннар белән тулы булып чыкты.
Артур, кнопкаларга тиз-тиз баскалап, орбитада калган кораб белән элемтәгә керергә тырышып карады, тик бернинди җавап ала алмады.
– Эрвин, безенең кораб юкка чыккан! – дип кычкырды ул. – Алар корабны юк итеп, безне монда кулга төшерергә җыеналар микән әллә? Хәзер инде нишлибез?
– Тынычлан, Артур, мондый шартларда радио эшли алмый. Орбита белән бәйләнешкә керү мөмкин түгел, бары шул. Ә корабны юк итүнең алар өчен мәгънәсе юк. Без болай да тулысынча алар иркендә, – диде Эрвин. Шулай дип, кабаланмый гына үз эшен дәвам итте. Берничә минуттан соңгы хәбәрләрне борт журналына күчереп тә бетерде.
– Ә хәзер – ял. Бернигә карамастан, алты сәгать йокы! – диде ул кырыс тавыш белән. Инструкция шулай куша, бу хәлдә никадәр мәгънәсез тоелмасын, аңа буйсынмаска сәбәп юк иде.
Тик, йокыга әзерләнә башлау урынына, Артур белән Мансур, сүзсез генә ымлап, иллюминаторга күрсәттеләр.
Төшү аппаратын тыштан куе томан урап алган иде. Менә томан болганып алды, аннан өрәк сыман үтә күренмәле кеше сурәте аерылып чыкты, киң итеп елмайды һәм кабат эреп юкка чыкты. Аннары томан икегә аерылып, уртасында коридор барлыкка килде. Бераз торгач коридорны яңадан томан басты, томан эченнән тагын теге өрәк елмайды.
– Безне планета өстенә чыгарга чакыралар, – дип аңлап алды Мансур. – Йокыны калдырып торырга туры киләчәк, Эрвин. Без йоклаган арада, боларның безгә дип әзерләгән чәчәк бәйләмнәре шиңә башламасын.
– Чәчәктән бигрәк, боларга йокы дигән нәрсәнең бөтенләй таныш булмавы ихтимал. Ул чагында безнең йокыны алар чакыруны кире кагу дип аңлаячак. Шуңа күрә, ялны якты киләчәккә калдырабыз. Экипаж, Грина өстенә чыгуга әзерләнә башларга! Карагыз аны, чыкканда теге өрәк кебек киң итеп елмаерга онытмагыз! – Эрвин Мансурның шаяртуын кабул итеп, үзе дә шулай җиңелчә сүзләр әйтеп алды. Тартылган кыл кебек нервыларны бу бераз булса да йомшатып җибәрде. Кешеләр җанланып, планета өстенә чыгу алдыннан үзләренә тиешле эшләрне башкарырга керештеләр. Планета һавасына анализ ясалды. Анда 29% кислород, 1% углекислота булып, ул сулау өчен яраклы булып чыкты. Ләкин барыбер, чит планетага кешеләр скафандр киеп чыгарга тиешләр иде. Инструкция шулай куша.
Әмма, Артур скафандрын кия башлаган җиреннән нидер уйлап кире салып ташлады.
– Дуслар, сез, әлбәттә, күреп торасыз, мин инде берничә мәртәбә сезнең алда каушап күрсәттем. Шушы вакытка кадәр монда үзебез өчен ниндидер явызлык көтеп шикләнәбез икән, монда минем гаеп бар. Шуңа күрә, мондый карашны беренче башлап та мин үзгәртергә тиешмендер. Аермачык югары дәрәҗәле цивилизация белән очрашканбыз икән, безгә аннан сакланып торырга кирәк түгел дип саныйм. Безне кунакка чакыралар, ә кунакка скафандр киеп бару килешми. Алар безне юк итәргә бер дә җыенмыйлар шикелле. Планетада инфекция куркынычы, я башка берәр хәтәр булса, безен тышка чакырмаслар да иде алар. Миңа Грина өстенә скафандрсыз чыгарга рөхсәт итегез.
Бу фикер белән берсүзсез килешеп, өчесе дә скафандр кимәскә булдылар.
Төшү аппараты ишеген ачып чыгып, кешеләр планета өстенә аяк басты.
Читтән караганда йомшак чирәмгә охшаган өслек такыр һәм каты булып чыкты. Аны түшәп торган яшел катлам ярты сантиметр чамасы гына калынлыкта иде. Кешеләр аяк баскан урында бу катлам изелеп, аларның табан эзләр уелып калды, тик бу эзләр таз арада юкка чыга, яшеллек тагын элекке хәленә кайта бара иде.
Аппараттан ун метр чамасы киткәч, кешеләр үз алларында барлыкка килгән ак түмгәкләр каршында тукталып калдылар. Озак та тормый, бу түмгәкләр кабарынып ярылдылар да, гөмбә шикелле, һавага тузан очыра башладылар. Кешеләр сыек кына ак томан эчендә калды. Ни дә булса кылырга белмичә, алар баскан урыннарында тора бирделәр. Ике минут чамасы вакыт үтте.
– Шулай да, безгә башта ял итеп аласы калган икән, үтереп йокы килә, – диде Мансур, зур итеп ачылган авызын учы белән каплап. Ул тагын нидер әйтергә теләгән иде, тик тел әйләндереп сүз әйтү аның өчен инде бик авыр эш кебек тоелды. Хәтта басып торуы да чиктән тыш кыен иде. Сүнеп барган күз карашы белән ул иптәшләренең сыгылып җиргә авып төшүен күрде. Үзенең ничек җиргә ятуын ул тоймады. Гәүдәсе чайкалып чүгә башлаганда, тирән йокыга киткән иде инде.
* * *
“Дүртенчел рухтан Үзәккә – чит цивилизация вәкилләре аппараттан чыкты. Үзәктән рухка – боерык – аларга таба контакт өчен вәкилләр җибәрергә... Бишенчел рухтан Үзәккә – сорау – инициатива аларда булса ничек?.. Үзәктән рухка – җавап – алар килде, хәбәр бирде, чират бездә... Контакт вәкилләреннән Үзәккә – белешмә – чит цивилизация вәкилләре өч төркемгә бүленгән, радионурланышлары юк... Дүртенчел рухтан Үзәккә – хис – гаҗәп, алай булуы мөмкин түгел!.. Үзәктән рухка – белешмә – борынгы заманда андый күзәнәкләр бездә дә булган. Фараз – чын вәкилләр күзәнәк төркемнәренең эчендә булып, нурланышсыз күзәнәкләр саклагыч роль үти торгандыр бәлки. Контакт вәкилләренә – боерык – күзәнәк төркемнәре эченә үтеп кереп, чын вәкилләрне эзләргә... Рухлардан Үзәккә – алар агрессив! Алар безнең вәкилләрне юк итәләр. Төркемнәр эчендә кислородка бай сыеклык бар, агрессив күзәнәкләр шунда йөзәләр һәм безенең вәкилләрне ашыйлар. Тәкъдим – аларның төркемнәрен таркатып, кире аппаратларына кайтарырга кирәк... Үзәктән рухларга – компромисс – күзәнәк төркемнәре тирәлегендә нурланышсыз күзәнәкләрнең тереклек эшчәнлеген туктата, ләкин төзелешләренә бернинди үзгәреш ясамый торган матдәләр кертергә. Шарт – матдәләр чыгарылгач, системалар тулысынча баштагы хәлгә кайтырга тиеш. Боерык – рухлардан контроль төркеме оештырырга... Беренчел рухлардан Үзәккә – рапорт – матдәләр кертелде, системалар хәрәкәтсез... Рухлар берләшмәсеннән Үзәккә – хәбәр – чит цивилизация төркемнәренең нурланышлы күзәнәкләре бөтенләй юк. Аларның күзәнәкләре аерым хәлдә яшәүгә сәләтсез, алар системаларга аерылгысыз булып берләшәләр. Системадагы бәйләнешләр бик катлаулы. Системаның төп өлеше – тармаклы күзәнәкләр җыелмасы, нормаль шартларда алар бездәге дүртенчел рухларга охшаш аң барлыкка китерәләр. Күзәнәкләр эчендә системаларның төзелеш программасы табылды. Системаларның хәзерге торышында программага туры килмәүләр бар. Фараз – программадан тайпылышлар безнең планета шартларының начар йогынтысыннан булырга мөмкин... Үзәктән тикшерү төркеменә – боерык – системаларны үз программаларына ярашлы хәлгә китерергә... Тикшерү төркеменнән Үзәккә – рапорт – тикшерү тәмам... Үзәктән рухларга – боерык – чит цивилизация вәкилләрен җанлы хәлгә кайтарырга... Барлык тере затларга алар эчендәге тирәлектән чыгарга. Аерым боерык булмыйча, анда керү тыела.”
Грина цивилизациясенең аң дәрәҗәсен, аның фикер йөртү рәвешен кеше телендә аңлату мөмкин түгел, анда сүзләр юк. Әле китерелгән өзек – бик якынча тәрҗемә генә. Монда ни турыда сүз барды соң? – Башта алар кешеләрне дә үзләре кебек үк аерым, үзара тоташмаган күзәнәкләрдән тора дип уйладылар. Үзләрендәге күзәнәкләр радиосигналлар ярдәмендә бәйләнешкә керә алганга, алар кешеләрдә дә радионурланышлы күзәнәкләр эзләргә керештеләр. Һәр микробны юк итә торган кан тәнчекләре аларның “вәкилләрен” үтерә башлагач, алар моны агрессивлык дип уйлап, кешеләрне чак кына харап итмәделәр. Кешеләр үзләре, әлбәттә, берни сизмәде. Алар тиз арада тирән йокыга киттеләр һәм үзләренең ак күзәнәкләр катламы астына күмелүләрен дә, тирәләрендә төрле приборлар барлыкка килүен дә, күпме вакыт үткәнен дә тоймадылар.
Менә ниһаять, Үзәктән боерык килде, чит күзәнәкләр таралышты, приборлар юкка чыкты. Кешеләр, берни булмагандай, тереклек хәленә кире кайтты.
Аларның бервакытта да болай рәхәт, көр күңел, ачык аң белән уянганнары юк иде әле.
– Эрвин, бу синме, әллә башка кешеме? Яңагыңда нишләп яра эзе юк?
– Мин туксан ел буе Эрвин инде, ә менә син, Артурга охшагансың охшавын да, тик синең кичә бер тешең китек иде... Әллә без йоклаган арада теш куйдырып йөрдеңме?
– Егетләр, минем бөерләр авыртмый башлаган! Моңарчы сезгә әйтми йөри идем, “табут”тан чыкканда ук авырталар иде инде алар. Бүген кайда икәннәрен дә белмим, тфү-тфү!
– Менә, әйттем бит, бу цивилизациягә тулы ышаныч күрсәтергә кирәк дип! Без монда йоклап ятканбыз, ә алар безгә тимәгәннәр... дисәм дөрес булмас – безне юньлерәк хәлгә китереп куйганнар. Ничек итеп? Баш җитәрлек эш түгел мәгәр анысы... Ничек кенә булмасын – бар да яхшы! Мин, мәсәлән, үземне шундый әйбәт тоям, миңа бер генә нәрсә җитми хәзер – эчтә ач бүреләр улый. Тамак ялгап алсак, начар булмас иде.
Йокыдан көр күңел белән уянган кешеләр шулай җанлы гына сөйләшә-сөйләшә төшү аппаратына таба кузгалганнар иде, алларында яңа хәрәкәт күреп, тагын туктап калдылар. – Каршыдагы җир өстендә тамырлар калынаеп киткәндәй булды, алар буйлап матдәләр күбрәк агыла башлады. Берничә урында ак койкасыман масса күпереп чыгып, озынча таякларга әверелде. Алар бер метр чамасы булгач, барысы берьюлы ак массадан торган калкулык астында калдылар. Бераздан ак масса тарлады, һәм кешеләр үз алларында... түгәрәк өстәл, өч урындык күрделәр. Ә өстәл өстендә, өч пыяла савытта – кызарып пешкән алмалар! Тагын нинди дә булса аңлаешсыз хәл көтүдән кешеләрнең нервылары тартыла башлаган иде, алмаларны күргәч, алар иркен сулап куйдылар. Авызларыннан сулар килде. Аларга Җирдән әзерләп җибәрелгән азык ничек кенә тәмле булмасын, консерва – консерва инде ул, чын алмага җитәме соң!
Алар бик канәгать төстә өстәл артына утырыштылар. Мансур беренче булып алдындагы савыттан бер матур алманы сайлап алды да, аңа тешләрен батырды... һәм әкрен генә кире тартып алды. Бу алма – алма түгел иде! Ул “алма”ны урталай сындырып карады. Тирә-якка ит белән кыздырылган бәрәңге исен хәтерләткән аппетитлы ис таралды. Бүтән “алма”ларны сындырып каралдылар – кайсыннан гөмбәне, кайсыннан балыкны хәтерләткән ис килә, тик исләр бу азыкларның берсенә дә төгәл туры килмиләр иде.
“Алма”ларның бөтенләй башка нәрсә булып чыгуы бераз кәефне кырса да, кешеләр түзмәде, тышына бик карамый гына, аларны ашарга керештеләр. Гринаның бик тә сәер, күзгә күренмәс хуҗалары тәкъдим иткән “кунак сые”, чыннан да, тәмле генә булып чыкты.
– Ни өчен алма, ни өчен груша түгел? – Эрвин иптәшләренә бу сорауны төбенә тирәнрәк мәгънә салып бирде, әлбәттә. Ягъни, “алар” каян алма турында беләләр дә, нишләп аның нидән торганын белмиләр? Ничек аларга шуны һәм тагын бик күп нәрсәләрне аңлатырга? Уйга калган иптәшләренә карап, ул дәвам итте:
– Аларга тапшырылган контакт хәбәрендә, безнең акыллы зат булуыбызны аңлаткан төп өлештән соң, Җир тормышы белән таныштыру өлеше бар иде: урман, ялан, диңгез, шәһәр күренешләре, атлар, кошлар, машиналар... Шунда, хәтерлисезме, нәкъ менә шушындый өстәл артында бер кыз алма ашый... Ә бүтән төрел ашау күренеше юк ул хәбәрдә.
– Безнең ул хәбәрдән башка тагын бай фильмотекабыз бар бит, шуны күрсәтә башларга кирәк чит цивилизациягә. Башта байлар, сәүдәгәрләр, миллионерлар тормышы турындагы фильмнардан башларга киңәш итәм, – диде Мансур, хәйләкәр елмаеп. Аннары җитди итеп өстәде:
– Безнең аларга ачкыч табалганыбыз юк әле һаман. Шулай да, мөмкин булган эшебезне эшли торыйк, аларны үзебез белән таныштыруны дәвам итик.
Кешеләр төшү аппаратыннан махсус экран алып чыктылар, аңа шнур суздылар. Аппарат компьютерына фильмотекадагы фильмнарны берсе артыннан берсен күрсәтә башларга боердылар. Экран кабында, анда беренче күренеш буларак, Чарли Чаплин героеның бәхет эзләп Клондайкка юнәлгәне күренде...
Экран каршында берничә урында кара тап булып күзләр барлыкка килде.
– Күзләр, тамырлар, түмгәкләр!.. Ә кайда мондагы кешеләр? Нинди дә булса затлар булырга тиештер бит монда! Һәй! – Артур алдындагы бушлыкка карап аваз салды. – Менә мин! – Ул үзенә бармагы белән төртеп күрсәтте, кулы белән иңбашыннан аягына кадәр сыпырып төшерде. Аннары бармаган алга төртте. – Ә сез кайда? Кемнәр сез?
Җавап урынына аның алдында, инде алда күрелгән алым белән, зур экран үсеп чыкта. Экран яктырып, кайсы озынча, кайсы түгәрәк, кайсы тармаклы, кайсы керфекле күзәнәкләр белән тулды...
Экран алдында өч урындык һәм компьютер терминалы барлыкка килде.
– Безгә күренергә теләмиләр, шулай да, сөйләшүгә чакыралар, – дип аңлады моны Эрвин. – Ярый соң, эшкә керешик, егетләр, компьютер аша сөйләшеп карыйк болар белән.
Шулай итеп, Грина цивилизациясе белән диалог башланды. Математик гамәлләр, фигуралар, рәсемнәр, шартлы билгеләр ярдәмендә күпмедер дәрәҗәдә аңлашырга өйрәнгәнче байтак вакыт узды. Ике як берсен-берсе әзрәк аңлый башлагач, кешеләр Грина цивилизациясеннән үзе белән тирәнрәк таныштыруны, үзенең төзелешен, яшәү рәвешен аңлатуны сорадылар. Бу эшне Грина акыл ияләре планета һәм андагы тереклек тарихын күрсәтүдән башлады. Экранда янар таулар, кайнап торган океан, планетаның борынгы өслеге күренде.
Мондый сәер цивилизация белән сөйләшү бик катлаулы һәм авыр эш. Бу сөйләшүдә ялгышлар, табышмаклар берсе артыннан берсе килә, файдалы информация монда, бигрәк тә баштагы мәлләрдә, кибәк арасындагы бөртек кебек сирәк нәрсә. Шуңа күрә, буш сүз белән кәгазь тутырмас өчен, бу урында диалогларның нәтиҗәсен, Эрвин тарафыннан борт журналына күчерелгән рапортны гына китерик.
“Моннан күп миллион еллар элек Гринада тере күзәнәкләр барлыкка килә. Алар башта Җирдәге күзәнәкләрдән бер яклары белән дә аерылып тормыйлар. Ләкин бервакыт, ни сәбәп аркасындадыр, дөньяга бер гаҗәеп үзлекле күзәнәк ярала. Бу күзәнәк үзеннән радиодулкыннар тарату һәм аларны кабул итү сәләтенә ия була. Радионурланыш аңа башта бернинди дә файда китерми әле. Ләкин, менә күзәнәк үрчи башлый, радиокүзәнәкләр күбәя. Алар бер-берсенең нурларын тотып үзләре өчен файда ала башлыйлар. Әгәр берәр күзәнәк бәлагә тарыса, аның радиодулкыннары үзгәреп, башкаларны кисәткән. Берәр күзәнәк әйбәт шартларга эләксә, ул “әйбәт” дулкыннар таратып, башкаларны үз янына җәлеп иткән. Шундый үзара ярдәм аларга дулкынсыз күзәнәкләргә карата зур өстенлек бирә. Озакламый алар андый гади күзәнәкләрне бөтенләй кысрыклап чыгаралар. Планетада бары радиокүзәнәкләр кала.
Эволюция барышында алар үзгәреш кичерәләр, бер төрлесе эре, икенчеләре вак, кайсы хлорофиллы, кайсы берәр кирәкле ферментлы булып китәләр, бер-берсе белән торган саен тотрыклырак элемтәдә була баралар. Катлаулырак, мәгънәлерәк сигналлар алмашуга күчәләр. Үзенә күрә нерв системасы барлыкка килә. Әмма шул ук вакытта, һәр күзәнәк ирекле булып кала, чөнки радиобәйләнешләр өчен берегеп тоташуның кирәге юк. Шундый ирекле күзәнәкләрнең күпмедер саны төркем булып оешып, үзара җайлашып яши. Берәүләр фотосинтез үткәрә, икенчеләр алардан органик матдәләр алып, башкаларга тарата. Кайбер күзәнәкләрнең нурланышы көчлерәк булып, алар күрше төркемнәр белән дә бәйләнешкә керәләр. Берничә төркем эре күзәнәкләрдән торган элемтә үзәге барлыкка китереп, алар шулай ук башка үзәкләр белән бәйләнешкә керә. Шулай итеп, әкренләп системалар катлаулана бара. Бу процесс күп миллион еллар дәвам итә, һәм ниһаять, планетада аң ярала.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Яшел Планета Серләре - 2
  • Parts
  • Яшел Планета Серләре - 1
    Total number of words is 4206
    Total number of unique words is 1997
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    51.0 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Яшел Планета Серләре - 2
    Total number of words is 4357
    Total number of unique words is 2051
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    49.9 of words are in the 5000 most common words
    58.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Яшел Планета Серләре - 3
    Total number of words is 4465
    Total number of unique words is 2032
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    52.8 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.