Latin

Яшәү көче

Total number of words is 3460
Total number of unique words is 1835
37.5 of words are in the 2000 most common words
53.8 of words are in the 5000 most common words
61.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(Тормышыбыздан бер фаҗига)
Кадерле укучым! Уттай эш өстендә мондый озын язма белән вакытыңны алганым өчен гафу ит. Ләкин аны:«Фәлән колхозда гектарыннан фәлән центнер уңыш алдылар» дигәндәй кыска гына хәбәр итеп бирергә теләмәдем. Хәер үтерешләр хакында да шулайрак язабыз хәзер. Күнегелә... Күнекмәскә иде шул!.. Шуңа да әлеге фаҗигане бөтен нечкәлекләре белән, тулысынча күз алдына бастырырга тырышым. Укып кара әле син аны, яме...
... Соңгы чиктә алар ишекне ватып керергә булдылар. Фатир эченә узганчы ук тикшерүче борынын җыерып куйды. Борынын гына түгел, йөрәген дә нәрсәдер телеп үтте бугай, бу ис аңа шундый таныш иде — бозыла башлаган мәет исе.
— Наркоман, ахры... Күп дозадан үлгән... —диде кемдер залдагы кәнәфигә сузылып төшкән хатын-кыз мәете янындагы шприцка күрсәтеп, һәм сүзләрен расларга теләгәндәй, шунда ук яткан флаконга иелде, — Анестетик сыекча...
Тикшерүче аның сүзләрен игътибарсыз калдырды. Тик әлегә бер нәрсәгә дә кагылырга ярамавын аңлатып ишарә ясады да фатир эченә күз йөгертте. Өй җиһазларына караганда, монда очын очка ялгап гомер сөргән бик күпләрнең берсе яши иде. Ләкин тикшерүче өчен бу күптән билгеле иде инде,әлеге йортка килгән афәт моңа кадәр үк өч кешенең гомерен алып киткән иде. Башта әлеге хатынның бианасы үлде, аннан соң биатасы, бераздан ире... Хәзер менә үзе кәнәфидә исләнеп ята. Башкаларындагы кебек үк бу юлы да бернинди көчләү, мәҗбүр итү эзе күренми, фатир эчендә пөхтәлек хөкем сөрә.
Тикшерүче журнал өстендә яткан дәфтәргә игътибар итте. Аны кулына алып тәүге юлларына күз йөгертте дә ашыгып-ашыгып актарырга кереште һәм тиздән язманың азагына җитеп туктап,
дөресрәге, аның соңгы юлларыннан аерыла алмыйча, катып калды. Бераздан ярым пышылдап язманың соңгы сүзләрен кабатлады: — Инде яшәү көчем бетте...
XXX
Ләйлә авылда, гади колхозчы гаиләсендә үсте. Әти-әнисенең бер караңгыдан бер караңгыга чабып та рәхәт тормышка чыга алмауларын бәләкәйдән күреп-белеп үсте. Хәер, алар гына түгел: бөтен авылдашлары да диярлек шул ук хәлдә иде, кайсы — тимер-томыр, кайсы мал арасында тир түгә, эштән кайткач йорт-курасын, мал-туарын карап гомер үткәрә. Һәм ел әйләнәсенә шулай. Авыл кешесе эштән башканы белми, эш белән туа, эш белән картая. Ә бит дөньяда гел тир түгү генә түгел, адәм баласына бит ял да кирәк — киносы, театры, кешечә күңел ачулар да кирәк, ләбаса. Адәм баласы бит йолдызларга да карый белергә тиеш. Йолдызга, анысы, эт тә карап улый: ләкин бит кеше аның матурлыгын күрә белергә, хыялга бирелергә һәм шул йолдызлы хыялларын чынлыкка якынайту өчен нидер эшләргә дә тиеш. Ә авыл халкының сәнгатькә мәхәббәте телевизор алдыннан ерак китми, күңел ачуы — чучка булганчы эчүдән узмый. Җәйге хыялы күп итеп печән әзерләү дә, кышкысы кыйбатракка ит сату. Шул да булдымы тормыш??
Шулай уйлады кыз. Һәм туып-үскән авылында үзен вокзалдагы сыман сизде. Монда ул вакытлыча гына тукталган юлчы иде. Тиздән поезд, аның поезды килергә тиеш!
Әнисе сырхаурак кеше иде Ләйләнең. Ләкин ничек кенә нык чирләмәсен, урында тынычланып ятып дәваланганы булмады. Төне буе идәндә тәгәрәп, үрсәләнеп, ыңгырашып чыгар да иртән торып фермага, сыер саварга китәр иде. Бәлки кызның авыл тормышыннан канәгатьсезлеге дә шуннан килгәндер. Андый чакларда Ләйлә: «Их, нигә мин зур түгелмен икән, нигә врач түгелмен икән, әниемнең бер чирен дә калдырмый дәвалар идем», — дип өзгәләнә иде. Шуңа да мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйламыйча медицина институтына
юлланды. Тик шәһәргә килеп төшү белән үзенең бик бәләкәй кеше булуын аңлады. Арзанлы гади киемнәре белән генә түгел, ә үз-үзен тотышы белән дә башкалардан аерылып тора иде ул. Кешеләрдән сорашып медицина институтын эзләп тапты да мәһабәт бина алдына басып уйга калды: «Миңа, күршеләрдән бурычка алынган акча белән калага килгән гади авыл баласына, шушындый йортларда уку бәхете тәтер микән?! Ай-һай!! Эчкә узгач, шиге тагы да көчәйде. Ялгызы гына килгән бер генә абитуриент та юк иде. Барсы да әти-әнисе белән, барсы да затлы киемнән... Шулай да бәхетне сынап карарга кирәк иде. Кабул итү комиссиясенә чират торганда бер ханым Ләйләнең терсәгенә кагылды:
— Гафу итегез, сеңлем, — диде ул пышылдап кына. — Хатын-кызлар туалеты кайда сезнең?
— Белмим...
Хатын күзен түгәрәкләндерде:
— Бәй, сез җыештыручы түгел мени?!. Гафу итегез...
Ләйлә егылып китмәс өчен стенага сөялде. Күз алдында яшелле-зәңгәрле дүңгәләкләр өерелде, коридордагы шау-шу үзен йотарга тиешле упкын үкерүе булып ишетелде. Аны җыештыручы дип белделәр! Адәм гарьлеге... Эх, бәхетле ата-аналарның бәхетле баласы булып тусаң икән дә бит...Кыз күңелен әрнү ярып үтте, тик шунда ук икенче уй күтәрелеп чыкты. Ә нәрсәсе гарьлек?! Җыештыручы да кеше, ләбаса. Угры түгел, җинаятьче түгел, ә намуслы хезмәт белән яшәүче кеше. Аннан соң, киемдәмени хикмәт?! Бәлки, Ләйлә теге хатынның баласына караганда да белемлерәктер? Бәлки, Ләйлә укырга керер, ә аның баласы керәлми калыр. Студент булу бәхетенә ирешкәч, әлеге ханымга карап мәсхәрәле елмаю теләге ничек кенә татлы тоелмасын, аек акыл җиңде. Кыз медицина училищесына китте. Тукталышка җитәрәк институтның мәһабәт бинасына тагы бер борылып карады. «Мин, барыбер, сиңа кайтачакмын!» - - дип уйлады ул. — Ә әлегә...»
Ләкин училищены тәмамлауга дәверләр үзгәреп китте. Югары белемлеләрнең башы арзан булса да, диплом алу, укырга керү кыйммәттән кыйммәт иде. Хәзер инде Ләйлә аны-моны аңлый иде, азмы-күпме ришвәт бирерлек рәтең булмаса, югары уку йорты дип хыялланмавың хәерле. Ул бер дәваханәгә урнашты. Шәфкать туташының акчасы чамалы булса да бик сөенде кыз, чөнки тулай торактан урын бирделәр. Баш исән булгач, һәм шул баш өстендә кыек та булгач, калганына ходай юнь бирер әле, дип уйлады. Шуның өстенә, эшен дә яратты. Авыруларга ярдәм итә алудан тәм тапты, кешеләрнең сызлануын җиңеләйтү тора-бара яшәү мәгънәсен сыманрак нәрсәгә әйләнде. Эше белән мавыгып, яшьлеге ялгыз үтеп баруын да артык авыр кичермәде хәтта.
Авылдан килеп шәһәрдәге шау-шулы тормыштан, иректән башы әйләнгән бик күп беркатлы кызлар кебек үк Ләйлә якты хыяллар белән мәхәббәт диңгезенә чумарга һәм аның ләззәтле мизгелләрен, ачы давылларын кичерергә өлгергән иде инде. Ул сафлыгын да, мәхәббәткә булган ышанычын да югалткан иде. Шуңа да әкияттән киләчәк хыял-егет белән саташмады. Тик күңел бит... Кыз күңеле көтте. Гади генә тормышта адәмчә яшәрлек гади генә егетне көтте...
XX
Үз-үзеңне үтерүнең иң ышанычлы юлы зур уңышка ирешү. Шунда гына сине көндәшләрең, якын дусларың, туганнарың һәм хатыны бер булып юк итәчәк.
Ләкин, Сергей бу хакта уйламады. Аның үз кайгысы көчле иде. Егерме биш белән бара, ә һаман «малай» килеш. Төскә-башка да ярыйсы, тик менә хатын-кызлар белән генә бер нәрсә дә килеп чыкмый. Соңгы уңышсызлыктан соң җирән чәчле гүзәл җан өшеткеч елмаюын егетнең йөзенә бәреп: «Гарип? Импотент!» — дип чыгып китте. Сергей мондый гарьлеккә бүтәнчә түзәлмәде. Пычак алды да үз эчен айкады. Ләкин врачлар аны кабат якты дөньяга кайтарды.
...Санитар бүлмәсендә Ләйлә аңа клизма ясый иде. Әллә процедурадан, әллә назлы кыз куллары кагылудан егет чын
мәгънәсендә егеткә әверелде. Сергей кызганыч иде Ләйләгә. Ул бөтен йөрәге белән аңа ярдәм итәргә тели иде...
— Син үзеңне юкка чыгарырга ашыкма әле, — дип назлы елмайды ул. — Хәзер барсы да менә дигән булачак...
Барсы да шушында, санитар бүлмәсендәге кушеткада булды. Чиксез бәхеткә чумып: «Эх, син... Син!..» — дип кабатлаган егетнең күзләрендә тормыш нуры кабат кайтуын күреп Ләйләнең түбәсе күккә тиде. Кешеләргә кирәкле булуыңны, аларга ярдәм итә алыр дәрәҗәдә югары булуыңны тою да көч өстидер, ләззәт бирәдер, күрәсең.
— Менә молодец! -- диде Ләйлә,елмаюын тыя алмыйча. — Хәзер бөтен кызлар да синеке булачак инде.
- Ә син?
— Ә син минем кем икәнемне беләсеңме?
— Дөньядагы иң асыл зат!
— Бу хакта уйларга вакытың бар әле, - - диде Ләйлә җитди төс алып. — Ә хәзер марш палатаңа.
Сергейның күзләрендә вакыты-вакыты белән көчле теләк чагылып китсә дә мондый хәл башкача кабатланмады. Аңа карата Ләйлә зур хисләр кичерми иде һәм әлеге матавыгы да егетне тулы канлы тормышка кайтарырга теләүдән генә булды.
Ләкин Сергей төрле юллар белән кыз күңелен яуларга тырышты. Алама егет түгел шикелле, тора-бара, бәлки, ияләшеп китәрбез, дип уйлады Ләйлә. Ни дисәң дә,гомер үтеп бара, гаилә корып адәмчә яши башларга вакыт. Шуңа күрә, Сергейның хисләренә колачын җәймәсә дә, катгый кире кагарга да ашыкмады.
Дәваханәдән чыгу белән Сергей кызны кунакка чакырды:
— Әнием белән таныштырырмын, — диде ул мәгънәле елмаеп. Ләйлә риза булды.
Тик Сергейның әнисе өйдә юк иде.
— Леля! Лелечка моя, спасительница... Я так тебя люблю... — Сергей аны шашып иркәләргә тотынды һәм күтәреп диванга юнәлде,— Я так тебя люблю! Будь моей женой!
— Тукта! Кирәкми... Әле түгел... Ләйлә хәлсез генә карышып маташты.
Нәкъ шул чакта ишектә ачкыч тавышы ишетелде.
— Кем бу?! дип җикерде Сергейның әнисе, үзен тәртипкә китереп тә өлгермәгән кызга карап.
— Әни, бу Ләйлә... Ул минем хатыным булачак.
Ләйлә нәкъ шушы мизгелдә бер дошманы артуын тойды. Бу дошман Сергейның әнисе иде.
XXX
Гаилә бәхет китермәде. Сергейның хатын-кызлар белән ни өчен борчагы пешмәгәнен Ләйлә тиз төшенде: әнисе чын мәгънәсендә тиран иде. Тик Ләйлә бөтенләе белән кемгәдер буйсыныр дәрәҗәдә мескен хатын түгел инде, шуңа да бианасы белән бәрелешләр бик еш кабатланды. Ләйләне ул күрәлмәде, әле авылдан булуын, әле милләтен искә алып, әле башка сәбәпләр табып җае чыкса-чыкмаса да төрлечә кимсетеп торды. Ләкин болары гына түзәрлек иде әле. Сергейның әти-әнисе эчәргә бик әвәс бәндәләр булып, адым саен я «яртылык» акча таптырдылар, я эштән спирт алып кайтырга куштылар. Бу хәл теңкәсенә тиеп бетсә дә Ләйлә чыдады, чөнки «тамак чылатыр» нәрсә булмау коточкыч җәнҗалга китерә иде. Шуның өстенә, ире Сергейның «травка» белән мавыгуы ачыкланды. Хатын дәваханәдә наркоманнарның ничек җәзаланып үлүләре хакында җан әрнеткеч хәлләрне сөйләп торса да, Сергей аны аңламады. Мавыгу — гадәткә, гадәт чиргә әверелә барды.
Түзәрлек әмәле калмаган чакларда иренә: «Китик моннан Сергей. Башка урынга күчик. Тулай торакта яшәсәк тә үлмәбез», дип күз яшьләре белән ялварса да әнисенең табан астында үскән ир үз сүзен сүз итәрлек көч тапмады. Хәер, кем белә, тормыш чынбарлыгы белән көннән-көн арасын өзә барган адәм өчен, бәлки, нәкъ шушылай
гомер итү кулай булгандыр да. Наркотиклардан аңы томаланган бәндә хатынының кичерешләрен, күңел газапларын аңлагандыр дисеңмени... Озакламый Ләйлә үзенең буйга узуын белде.Бу аның өчен күптән көтелгән бәхет иде. Баласының сәламәтлеге хакына ул гаиләдәге ызгыш-гаугаларны урап үтәргә омтылды. Акчасы булганда — аракы, булмаганда спирт алып кайтты, кимсетү сүзләренә җавапсыз калырга тырышты. Ләкин моның да ярдәме тимәде, «папа-мама»ның таләбе торган саен артты, киленнәренең бирешә башлавын тоеп, алар яңа көч белән һөҗүмгә ташландылар. Ахыр чиктә Ләйлә түзмәде, алар белән адәмчә итеп, ачыктан-ачык сөйләшеп карарга булды.
— Мам, — диде ул көннәрнең берендә, гадәттәгедән күбрәк спирт алып кайткач, — Сезгә авыр икәнен аңлап торам инде. Сез миңа да алай бик каты бәрелмәгез әле. Ни бит... Авырлы бит мин... Карынымда сезнең оныгыгызны йөртәм бит.
Бианай кеше ялгыш ишетмәдемме дигәндәй катып калды. Һәм елмая биребрәк кабатлап сорады:
— Нәрсә дидең?..
Ләйләнең йөзе яктырып китте. Биананың елмаюын ул шатлыкка юрады.Соң шулай булмыйни, бала баласы балдан да татлы, дип бер дә юктан әйтмәгәннәр бит инде. Гаиләдәге хәлләрне кинәт кенә яхшыга үзгәртеп җибәрәчәк сабые аңа тагы да кадерлерәк, тагы да газизрәк булып тоелды. Һәм ул шатлыклы уйларыннан авызын җыялмыйча балкып кабатлады:
— Сезнең оныгыгыз булачак!!!
Ләкин кинәт бианайның чыраен, гүя, көзән җыерды, ул коточкыч гарип кыяфәткә керде, яман сүгенү сүзе ишетелде. Ләйлә ни булганын да аңлап өлгермәде, нык итеп йөзенә суктылар. Сугу берничә тапкыр кабатланды, хатынның авызы канга батты. Бер мизгелгә дөнья томанга төренеп кайдадыр юкка чыкты...
— Үзең дә кирәкми, балаң да, — дип акырды бианай кеше. — Кем сиңа рөхсәт итте, кемнән сорадың?! Хәерче үрчетмәкче буласыңмы?! Аллаяр үрчетәсеңме?! Аборт яса!? Иртәгә үк аборт! Ишеттеңме!
- Баламны бирмим мин сезгә! Биомим, кабәхатьләр... – дип ыңгырашты эченә типтермәскә тырышып бөгәрләнеп яткан Ләйлә.- Җитте сезгә! Җитте! Күпме түзәргә була!..
х х х
УЛ ТӨННЕ Ләйлә йокыга китәлмичә озак бәргәләнде. Ире эш буенча берничә көнлек командировкага киткән иде, күкрәгенә башын салып еларлык та кеше булмады. Хәер, янында булса да якын җибәрер иде микән, Сергейга нәфрәте зур иде аның. Үзен якты дөньяга кайтарырга ярдәм иткән хатынны менә шундый ерткычлар оясында яшәткәне өчен дә, гаиләсен, туачак баласын онытып энә очына күчеп баруына да... Барсына, барсына да йөрәге әрнеде. Үз-үзенә кул салучыларны кабат тормышка кайтару хатадыр, бәлки? Алар-ның күбесе бит, иртәме-соңмы, барыбер, төрле юллар белән әҗәл куенына атлый. Кем хәмергә бирелә, кем наркотикларга, кем явыз җинаятьчегә әверелә... Яшәү белән үлем чикләрен санга сукмаган бәндә тормыш кануннарын бар дип тә белми инде ул. Үләргә уйлаган, аннан да бигрәк, тәвәккәлләгән икән, димәк, ныклы бер карарга килгән бит инде ул. Димәк, коткарып маташуның файдасы юк, кабат терелгәч тә ул аңсыз рәвештә әнә шул карарын тормышка ашырырга омтылачак. Тик аныңчы әле бик күпләрнең язмышын җимерергә өлгерәчәк. Сергей кебек... Бер карасаң, Сергейны үлемнән алып калу изге эш бит инде. Эх, нигә изге ният белән башкарылган гамәлләр гел явызлык булып кире кайта икән?!. Югыйсә, бит Ләйлә кемнәргә генә яхшылык кылмады. Ә үзенә... Әнә, беркөнне операциядән соң көч-хәл белән аякка баскан хатын автобуста урын тәкъдим итмәгәне өчен Ләйләне эт итеп сүгеп китте. Дәваханәдән чыкканда: «Мәңге онытмам!»- дия-дия рәхмәтләр яудырган иде. Хәзер танымады. Дөньяда рәхмәт хисеннән дә кыска гомерле нәрсә юк шул. Шулай булгач, нигә кешеләргә яхшылык итәргә? Синең ярдәмең башкалар күңелендә аз гына да изгелек уятмый икән, аның ни мәгънәсе?!
Иртән Ләйләнең бөтен тәне сызлады. Ул йөзендәге зәңгәрсу эзләрне бизәнгечләр белән яшерсә дә бүртенгән иреннәрен күрсәтмәслек чара табалмады.
-Ишетсен колагың, аборт ясатмыйча кайтып керәсе булма!
Бианай кеше махмырлан шешенгән күзләрен алартып татып калды. Ләйлә дәшмәде, ризалыгын белдереп баш кына какты.
Ләкин аның уе башкада иде. Бианасының бу сүзләре тән сызлануын, җан әрнүләрен тыелгысыз ачы нәфрәткә әйләндерде. Ул нәфрәт шундый көчле иде, хәтта авыруларның авыр хәлен күрү дә хатынның күңелен йомшарта алмады. Киресенчә, гадәттә, күңелендә ярдәмчеллек тойгысы уята торган чирлеләр бүген аңа мескенлеккә төшкән явызлар булып күренде. Бүген никадәр гөнаһсыз чырай белән ятсалар да, терелеп чыккач, үзләренең шушы халәтен онытып, явыз, мәкерле, комсыз бер ерткычка әвереләчәк бәндәләр бит инде болар, Ләйлә мондый ямьсез уйларын куарга тырышты, әнисенең авырып яткан чакларын хәтерләде. Тиздән ул гадәти халәтенә кайтты, чир-леләрнең һәр кайсы авыру әниседәй газиз булып тоелды. Ләкин бианасына булган нәфрәт кенә нәфрәт көе калды...
* * •
.. Ишектән керү белән бианай тәүдә Ләйләнең сумкасына, азак эченә күз йөгертте.
«Ревизор, — дип уйлады хатын. — Бала үтерүче!..Җитте сиңа вакыт». Үзенең тыныч булуына ул үзе дә гаҗәпләнеп куйды.
Эштән алып кайткан спиртка көчле йокы даруы кушты да чит-ят тәм сизелмәсен өчен сок поро­шогы өстәде.. Ашап-эчкәч тегеләр сузылып ятып телевизор карарга тотындылар һәм тиздән гырылдап йоклап та киттеләр. Бераздан Ләйлә аларның йокы бүлмәсенә керде һәм дәваханәдә өйрәнелгән хәрәкәт белән бианасын йөзтүбән әйләндерде. Бите белән мендәргә капланган исерек бианай берни дә сизмәде...
Икенче көнне тончыгып үлгән хатынны җирләделәр. Гаиләдә беркем дә артык кайгырмады. Җанга тигән холкы белән ул барсының да үзәгенә үткән иде. Ләйлә, беркадәр күңел газабы кичерсә дә, ниһаять, адәмчә яши башлаячакларын уйлап, үз-үзен акларга тырышты. Ләкин ул нык хаталана иде...
Биатай кеше хатын сүзеннән чыкмый торган бер бозау иде. Ләкин бичәсенең үлеме аны бөтенләй үзгәртеп җибәрде. Ләйлә элек тә аның азгын карашын тоя иде. Ә хәзер ул бөтенләй ычкынды.
Бер мәлне Ләйлә төнге кизүдән соң ял итеп ята иде. Сергей эштә. Биатай бүлмәгә килеп керде дә юрганны күтәрде һәм аны-моны уйламыйча йоклаган хатынга ташланды. Ләйлә күпме генә карышмасын, көче җитмәде, биатай аның кулын каерып караватка аркылы салды.
— Кәнтәй! — дип ысылдады ул.— Кирәкми, дисеңме!? Хатынны бит син үтердең, менә хәзер мине хезмәтләндер!
Ләйләдән шикләнер өчен бернинди дә сәбәп юк иде. Ләкин хатынны курку алды. Ул каршылык күрсәтмәслек хәлгә килде. Бер сүзсез, бер хәрәкәтсез калып калтыранды гына. Яңакларын ачы күз яше көйдерде...
Ләйлә өчен тәмуг башланды. Ул үзен дөньяның иң пычрак сазлыгына баткан дуңгыз итеп сизде. Көне — көн, төне — төн булмады. Бу хакта иренә әйтергә укта-лып карады, тик Сергейда хатын кайгысы түгел иде... Ләйләнең җирдә гәүдәсе генә йөрде, җаны туңган иде инде.
Ә биатай дәртле булып чыкты. Ләйләнең ялгыз калган чагын кулдан ычындырмады ул, дөрес, хатынның түшәгенә башкача якын киләлмәде. Ләкин кыс кала-улар, бәйләнүләр белән җилегенә үтте. Ләйләнең тормышы җенси һөҗүм көтеп яшәүгә әверелде. Болай итеп түзү мөмкин түгел иде. һәм хатын тәвәккәлләде...
Чираттагы бәйләнүеннән соң булды ул. Биатай кеше исерек иде инде.
Туктале, болай булмый,— диде хатын биатасына ягымлы елмаеп. — Бераз «төшерик» әле. Кыюлык өчен.
— Карышып маташкан була, — диде биатай, әлеге тәкъдимнән канәгать калып.— Теге чакта сиңа ошаганымны сизеп торам бит. Минем малакасос мәңге алай булдыралмый.
Сүзгә әүрәпме, Ләйләнең елмаюына алданыпмы, биатай кеше килененең бер йотым да аракы эчмәвен сизмәде да Тиздән ул әзер иде инде. Хатын исереп егылган биатасының җиңнәрен сызганды да укол кадады, һәм берни булмагандай, җинаять эзләрен җыештырып эшкә итте. Үзенең өйдән чыгу вакытын иртәрәк күрсәтеп, Сергейга суыткычтан аш алып ашарга кушылган язу калдырырга да онытмады.
Әти-әнисенең үлеменнән соң Сергей хатынына игътибарлырак, ягымлырак карый башлады. Шуңа да Ләйлә үзенең дөрес эшләвенә шикләнеп то карамады. Ерткычлар арасында изелеп үзең дә ерткычка әверелг.шче, алармы юк итеп, башкаларга изгелек кылып яшәвең артыграк. Бу уеның хаклыгына ул торган саен ныграк ышанды. Хәзор аның күңелендә бер тамчы да нәфрәт юк иде. Авыруларга ул элеккегә караганда да шәфкатьлерәк, имамлырак булды. Сергейга да мәхәббәте арта төште, хәзер ул аны ир итеп кенә түгел, ә туачак баланың атасы итеп тә яратты Тормышның шулай көйләнә баруына сөенеп туялмады, киләчәкне уйлап, тату гаилә, сөйкемле балалар хакында якты хыяллар корды. Ул бәхетле иде.
Үз куанычлары, татлы хыяллары белән мавыгып, Ләйлә ирендәге үзгәрешне сизмәде да Сергей ак агуның кара сазлыгына кереп баткан иде инде. Ул ба­шта шаяру катыш кына, ә соңыннан чынлап торып, тукмау-кый-наулар белән куркытып дәваханәдән шприцлар һәм наркотиклар алып кайтуын таләп итте. Мондый дарулар катгый исәптә тора иде. Ләйлә тәүдә баш тартып килде, ә азак иренең йодрыкларына чыдамыйча, урлашырга мәҗбүр булды. Сергей янә ягымланып китте. Баласын күргәч, акыл утырыр әле. Наркотиклар белән мавыгуын да ташлар. Үзе генә булдыра алмаса, врач ярдәменә мпроҗэгать итәрбез, дип өметләнде хатын
• * •
Ул көнне Ләйлә үзенең малай көткәнен белде. Сергей бала булса, аның мотлак малай булуын тели иде. Хатынның түбәсе күккә тиде. Менә сөенәчәк әтисе, дип уйлады ул. Шатлыгы эченә сыймады, бу хәбәрне иренә җиткермичә түзеп торырлык тәкате калмады, һәм ул сәбәп табып өенә кайтып килергә булды. Хәзер инде иренең тәртипсез тормыштан тәмам бизеп, кешечә яши башлаячагына шиге юк иде. Ниһаять, килде ул бәхетле көн.
Артык шау-шусыз гына фатирны ачып керде дә йокы бүлмәсенең ачык ишегеннән күренгән хәйран тамашага ышана алмыйча катып калды. Диванда анадан тума икәү дөньяларын онытып ләззәт эзли, шул икәүнең берсе Сергей иде. Бер мизгелдә Ләйләнең күз алдыннан бөтен тормышы үтте. Бөтен якты хыял­лары, өмет-ышанычлары бер мизгелдә челпәрәмә килде. Аның гауга күтәрерлек кенә түгел, телен әйләндереп сүз әйтерлек тә чамасы юк иде, ничек шым гына кергән булса, шулай чыгып китте.
Ләйләнең күңелендә әрнүле бушлык иде. Ул үз бәхетенә омтылды, шуның хакына хәтта үтерү ише куркыныч адымнарга барды, һәм нәтиҗәсе... Бер нәрсәгә дә кирәкмәгән икән бит аның бу тырышлыгы. Ул үзен авыруны аякка бастырыр өчен иң затлы, иң кыйммәтле уколлар ясаганнан соң, шприц энәсенең куркыныч инфекцияле икәнен белгән табиб кебек тойды. Инфекцияле эна. Көтелмәгән уйдан Ләйләнең йөрәге жу итеп куйды. Иренең иртәнге якта: «Шприцлар алып кайт!» — дип калуын хәтерләде. «Алып кайтырмын, -- дип пышылдады хатын, әрнүгә тончыгып. — Соңгы тапкыр...»
Сергей аны гадәттәгечә ягымлы каршылады. Элек мондый җылылык күңелен иләсләндерә иде, хәзер җирәнүдән башка тойгы уятмады. Шулай да Ләйлә аңа авыр сүзләр белән ташланырга ашыкмады, өмете сүнеп бетмәгән иде әле.
— Сергей, — диде ул яхшылап аңлашырга теләп. — Безнең улыбыз булачак.
Ир бер мәлгә тынып калды да, шатланырга кирәклеген искә төшергәндәй, киң елмайды:
— Әйбәт, җаным, әйбәт...
- Малай булгач, әти тәрбиясе нык кирәк бит инде аңа, — дип дәвам итте хатын. — Син, Сергей, әти булырга әзерлән инде. Наркотикларның юньлегә илт­мәвен беләсең... адәмчә яшисе килә, Сергей... Мәхрүм итмә безне шул бәхеттән.
Ир дәшмәде. Ул ни әйтергә белми иде бугай.
— Сергей... Сергей, әйбәт итеп яшик инде... Без бәхеткә хаклы-быз бит, Сергей... Мин... Мин барсын да гафу итәргә әзермен... Наркотиклар кулланмасаң, яхшы кеше бит син...
Бер мәлгә авыр тынлык урнашты. Сергейның күзләрендә мизгелнең бер өлешендә генә мәсхәрә катыш нәфрәт ялтлал калды да аны кайгыртучанлык пордәсе алыштырды.
- Ташлармын, — диде ул гаебен танырга мәҗбүр җинаятьче сыман. - - Бүтәнчә бер тапкыр да... Үзе ялт итеп Ләйләнең портфеленә карап алды.
- Бәлки, врачка барырбыз? Иртәгә үк.
- Юк... Үзем...
Бу сөйләшү никадәр авыр булмасын, Ләйлә үзеннән канәгать иде. Ул иреннән уч алырга теләде, ләкин анда да явызлыкка бирелмәде, Сергейга сайлау хокукы калдырды. Я бу азгынлыгын-бозыклыгып ташлап, кешечә яши башлый, я инфекцияле шприцлардан әҗәлен таба — хәзер барсы да фәкать ирнең үзеннән тора иде. Ләкин җанының әрнүләре, барыбер, басылмады. Никадәр генә акыллы булырга тырышсаң да, хыянәт — хыянәт инде ул. Ә урын җәяргә диван япмасын күтәреп җибәргәч, күз аллары караңгыланып китте,Сергейның хайванлыгына нәфрәте ташты, никах түшәгенә ниндидер сөйрәлчекне китерүе генә җитмәгән, азгынлык эзләрен дә шул килеш калдырган иде. Түшәктәге төссез таплар, әйтерсең тамуг кисәвенә әйләнеп, хатынның йөрәгенә күчте. Хфянәтне күтәрүе авыр, әгәр ул никах түшәгендә кылынса, газабы унлата, йөзләтә көчәя икән.
Ләйлә иренә бернәрсә дә сиздермәскә тырышты, тик теге тәмуг кисәве генә хлзер бөтен барлыгын ялман алды да аяусыз көйдерүен белде. Хатын эченең аскы өлешендә ачы әрнү тоеп иреннәрен тешләде.
- Сергей... Сергей... -- дип пышылдады ул, хәленең начарлануын тоеп.
Күрше бүлмәдән атылып чыккан ир Ләйләнең ботлары буйлап агып төшкән канны күреп катып калды, һушын җыйгач, телефонга үрелде...
- Кабахәт син, Сергей... -дип пышылдады хатын. — Син минем бөтен тормышымны җимердең...
Ул инде үз хәленең ни дәрәҗәдә авырлыгын, карындагы баласына якты дөньяны күрү насыйп булмаячагын яхшы аңлый иде...
..Дәваханәдә ул хәтсез генә ятып чыкты. Шул дәвердә Сергей һәм аның сөяркәсе токсик вируслы гепатит эләктереп, фани дөнья белән хушлашканнар иде. Ләйлә моңа артык көенмәде. Ул хәтта, сабыен югалтуга да, кабат бала таба алмаячагына да борчылмады. Тормыш аның өчен мәгънәсен югалткан иде инде. Аны бер генә нәрсә борчыды: әгәр теге вакытта Сергейны үлемнән алып калмаган булсалар, Ләйлә кызганып егеткә би-релмәса тормышы ниндирәк юлдан киткән булыр иде икән?! һич югы, аңа кияүгә чыкмаса?.. Ә бит әти-әнисе теше-тырнагы белән каршы килде: «Мондый нәрсәнең нәселебездә булганы юк. Аңа чыгасың икән, син безнең бала түгел» — диделәр. Эх, сүзләрен тыңлаган булса икән. Тик соңлап үкенүләрдән файда юк шул.
Хатынның тормышы тоташ мәгьнәсезлеккә әйләнде. Ашның тәмен, көннең ямен күрмәде. Кайчандыр авыруларга ярдәм итүдән ләззәт тапкан хатын хәзер аларны күрәлмәс чиккә җитте.
Кайчандыр аларның шатлыгын күреп сөенсә, бүген бу аңа җирәнгеч булып тоелды. Гарипләрнең елмаюыннан да га-рибрәк нәрсә юк икән дөньяда. Аның күңелендә мәхәббәткә, изгелеккә булган ышаныч югалды... Аның яшәү көче бетте...
You have read 1 text from Tatar literature.