Latin

Яхшы Эш Урыны

Total number of words is 250
Total number of unique words is 194
61.2 of words are in the 2000 most common words
67.6 of words are in the 5000 most common words
73.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Мин гомерем буена яратмаган эшемне башкарырга мәҗбүр идем. Әгәр дә ул мине һәм гаиләмне ашатырлык, эчертерлек һәм иркенлектә яшәтерлек булса — бер хәл, аны ташламавымның сәбәбе дә аңлашылыр иде. Юк бит, алай дип әйтә алмыйм. Кулыма кергән хезмәт хакым учымны җылытырга да җитми. Әмма мин һаман шул ук эшемдә кала бирәм. Моңа кадәр аны алыштырырга исәбемдә дә юк иде, инде кай вакытларда шул хакта өзлексез уйлаштыргалый башладым. Яхшы эш урыны эзләмәкчемен. Кем булырга? Кайсы эшне, ничек сайларга, кайдан табарга?
Мәсәлән, әллә урам җыештыручы, себерүче булыргамы? Әнә, иртә торалар да, себеркеләре белән уңга-сулга чалып чыгалар — эшләре бетте, көне буена буш йөриләр, кесә тутырып акча алалар. Хәзер бит, әйтүләренә караганда, урам себерүчеләр юләр түгел икән, профессорларга бирелә торган хезмәт хакына эшлиләр, ди. Булды бу, эш табылды.
Ә, әйе, кышларын кар көрисе, язларын боз чабып газаплар кичерәсе дә бар бит әле... Кызганыч! Юк икән, булмый. Андый ук җаваплы эшкә батырчылыгым җитми минем!
Кайтып, гәҗитләр караштырып утыра идем, бер белдерүгә тап булып хәйран иттем. Нигә моңарчы ул хакта башыма да кермәгән? Шәһәргә мэр булырга кандидатура эзлиләр икән бит! Ул урынга миннән дә кулайрак кеше юк инде, җәмәгать. Уңга-сулга вәгъдәләр ыргытырга, баш әйләндергеч сәясәтләр корырга, берни дә башкармыйча, барысын да искечә калдырырга миннән дә остарак кеше юк!
Дустым телефоннан шалтыратты, борын төбенә Думага депутатлар сайлау вакыты килеп ята икән. Аһ, ничек онытып җибәргәнмен? Депутат булам, депутат! Ул Дума дигәннәренә миннән дә кулайрак кеше юк. Халык мәнфәгате, диярмен, якты киләчәк, диярмен! Хезмәт хаклары да бик шәп икән! Булды гына! Менә бит, нәкъ кирәкле эш тә табылды!
2007.
You have read 1 text from Tatar literature.