Latin

Вәгъдә — Иман!

Total number of words is 1155
Total number of unique words is 697
45.4 of words are in the 2000 most common words
59.7 of words are in the 5000 most common words
66.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Ул көннәрдә, гомер булмаганны, вакытым бушрак кебек иде. Язучы Мәгъсүм ага Хуҗин шалтыратып, алдан белешеп, иртәгәге көнгә икеләрдә очрашуны сөйләшеп куйдык. Дөресен генә әйткәндә, ул үзе миңа кирәк, киресенчә түгел иде.
— Борчылмагыз, нәкъ буш чакларым, килеп җитәм. Уникегә икән, уникегә, минут та соңга калмам. Әгәр иртәрәк анда булсам, көтеп торырмын,— дидем.
Шулай вәгъдәләштек. Чыннан да иртәгә әллә кайларга барасыларым юк. Очрашырбыз, Аллаһ боерса, дип тәгаенләп, ниятемне күңелемә бикләп куйдым.
Әмма кабат бер сәгатьтән шалтыратып, иртәгә эшемдә утырыш булачагын, сәгать дүртләрдә икәнлеген әйттеләр. Ярар-ярар, җитешермен, килми калмам, дип уйладым. Мәгъсүм ага белән сүземне бетерермен дә барырмын. Соңармам.
Болардан гайре, сәгате-минуты билгеләнгән мондый эшләр килеп чыкмаска тиеш кебек иде.
Һәм менә ул көн килеп җитте. Мин иртәннән эш белән мәшгуль идем. Икенең кайчан җитәчәген сәгатемнән күзәткәләп-күзәткәләп алам. Менә вакыт ирешеп килә. Китәргә, ашыгырга кирәк дип, урамдагы кышкы салкын февраль һавасының йомшармаганмы икәнлеген тәрәзәдән тышка багып күзәткәләп алдым. Салкыннан туңган чагында кар да бөртекләнгән сыман шул. Ә менә хәзер ул утырган, басынкыланган кебек. Сукмаклар да каралганрак күренәләр. Көнне сындырган булырга тиеш.
Кием элгеченә килеп, туныма үрелгән генә идем, сәркәтип туташ кереп әйтте:
— Утырышны, беләсездер инде, сәгать бергә күчерделәр. Соңармагыз!
— Аһ, минем икегә барып җитәргә тиешле җирем бар иде,— дип сөйләнеп, нәрсә эшләргә белми аптырап калдым. Болай яхшы түгел шул әле бу! Мәгъсүм ага кадәр олы һәм дәрәҗә иясе кешене көттереп тору ярамас, бәлки хуҗам берәр сәгатькә соңга калырга рөхсәт бирер? Яхшы кеше ул. Эшен белеп башкара, хезмәттәшләренә хөрмәте зур. Керим әле үзенә, сорыйм. Үтенечемне аяк астына салып таптамас. Әмма:
— Юк,— диде хуҗам, ярты сүземдә үк мине бүлдереп.— Мәгъсүм Хуҗинда эшлисезме, әллә минем кул астындамы?
— Ярар-ярар, сез дигәнчә булыр!— дип, тизрәк гафу үтенү ягын карадым. Хуҗалар белән тарткалашырга ярамый, үзсүзләнүне бер дә яратмыйлар алар.
— Бигрәк кызык кеше сез!— диярәк хуҗам сөйләнеп калды, мин, үземә чыгып, тизрәк телефонга ябыштым.
Мәгъсүм аганы табу мәсьәләсе җиңел эш булып чыкмады. Әүвәле телефоннары буш түгел иде, инде шалтыратып чыккач, аның анда юклыгын әйттеләр.
Без яки “Чаян” журналы редакциясендә, яисә “Казан утлары”нда очрашырга тиеш идек. Телефоннан-телефонга күчә-күчә аларга шалтыратып мәш килгән арада төшке аш вакыты узып, утырыш сәгате килеп тә җитте. Хәерлегә булсын, Мәгъсүм аганы эзләп табармын, ачуланса, гафу үтенермен дип уйлап, вәгъдәмне бозганым өчен аның гафу үтенүенә өметемне яңарттым да утырышка ашыктым. Ул озакка бармаячак, тиз генә бетәчәк сыман иде.
Әмма бу юлы да ялгыштым. Утырыш нәкъ менә утыру, хәтта төпләнеп утырмышка әверелде. Миңа һәм бүлегемә турыдан-туры кагылышлы мәсьәләләр көн тәртибенә куелмаса да, алардан хәбәрдар булырга тиешмендер инде, колак куя бирдем. Хезмәттәшләрем шундый да төгәл, эшләрен шундый да җиренә җиткереп башкаручылар булып чыктылар ки, һәр мәсьәләне, шул мәсьләдән килеп туган башка мәсьәләләрне, алары тагын да китереп чыгарырга тиеш тагын бүтән мәсьәләләрне һәркайсын аерым-аерым, җебенә үткәргәнче тәмам тикшереп, үлчәп, хәл итеп, аларга кабаттан да кайтып, аларны тагын да бәяләп, аңлашылып җитмәгәннәрен төгәлрәк ачыклап, үзара бер-берсенә бәян итешүгә алынып, тагын да дистәләрчә сорауларны кузгаткалап, җавап һәм чишү вариантларын тикшереп һәм тикшергәләп шактый озак утырдылар. Минем ишеләр арып бетте. Вакыт-вакыт сәгатькә карап куйгалауларыма һичкемнең исе китмәде. Үземне ничек тә сабыр тотарга тырыштым. Шулай утырыша торгач, ике сәгатьләп вакыт үтеп тә китте. Мәгъсүм аганы ни шалтыратып, ни башкача алдан кисәтеп куеп булмады. Эчем пошу гына түгел, вакытның тиз үтүенә ачуым да кайный, холкымны да кайнарлата бара иде. Ярый әле, бәхетемәдер, утырыштагылар сөйләшүләрнең чиксезлегеннән үзләре дә арый башладылар. Инде хәзер, нинди генә мәсьәлә куелса да, аларның куәтен кузгату мөмкин булмас кебек иде. Менә шушы форсатны гына көткән хуҗабыз көн тәртибендәге “төрлеләр”гә күчте һәм дусты Гапсаттаровны югарырак урынга куярга нияте барлыгын әйтеп, бу кандидатура хакында фикерләребезне сорады. Аяз көнне яшен сукты. Һәрхәлдә әгәр дә бу мәсьәлә берәр сәгать әүвәлрәк куелган булса, сүзе күп чыгар иде, ә монда:
— Бик хуп! Бик яхшы! — дидек тә, шуның белән бетте.
Һәм ахырына ирешкән җыелыш тәмамланды.
Мин тизрәк китү ягын карадым. Анда, сөйләшенгәнчә, Мәгъсүм ага көтәдер. Инде ничә сәгатькә соңга калдым. Бәлки китмәгәндер әле, эш ахырына булса да барып ирешермен дип чатыр чаптым.
Барып керсәм, Мәгъсүм аганың дуслары:
— И, вәгъдәсез икәнсез!— дип каршы алдылар.— Ул сезне көтте-көтте... Икегә сөйләшенгәнсез түгелме?
— Әйе, шулай иде! Гафу итсә иде...— дидем, акланыр сүзләремне күңел киштәлегемдәге хәтер баскычларыннан эзләп.
Ул арада “Казан утлары” журналы редакциясеннән кәттә язучы һәм шагыйрьләр килеп керделәр. Мине күрүгә:
— Нигә “Чаян”да утырасыз? Сезне Мәгъсүм Хуҗин сәгать икедән бирле көтте. Вәгъдәсез икәнсез!— дип, кемлегемне йөземә бәреп әйтеп тә бирделәр.
— Гафу итә күрсә иде...— дидем, шулай ук акланырга күңел түремнән сүз эзләп.— Сөйләшенгәнчә барып чыкмады шул. Хәзер кайдан табарга икән үзен?
— Вәгъдәләшкән вакытыгызга килергә кирәк иде!— диделәр алар, берсе артыннан икенчесе битәрләп.
— Гафу итә күрсен инде?— дип, һаман да аклану җаен эзләдем.— Хәзер нәрсә дияр икән инде?
— Анысын ук белмибез шул! Үзегез карарсыз анда!— диделәр алар, Мәгъсүм аганы вәгъдәсезлегем белән борчуым өчен ачулы кырый күз ташлап.
— Ягез инде, егетләр?— дип ялынып карадым.— Алай ук бетереп ташламагыз!
— Беткәнне икенче кат бетереп булмый!— диделәр алар, бу сүзләреннән шактый канәгать калып.
— Аны каян табарга икән?
— Кайтып китте бугай инде!— дип, йөрмә монда буталып дигәндәй сөйләшүне кырт кистеләр.
Миңа каттан-катка, редакциядән-редакциягә Мәгъсүм аганы эзләп чабасым гына калды. Чөнки ул әле дә монда, бу тирәдә генәдер сыман иде. Шактый йөрелгәннән соң, “Ялкын” редакциясенә барып кердем. Андагы кызлар:
— Мәгъсүм ага сезне көне буе көтте... Вәгъдәсез кеше икәнсез!— дип, битәрләп ташладылар. Һәммәсенең, кайда гына керсәм дә, телләрендә бер генә сүз, миңа карата шул “вәгъдәсез” дигән мөһерләре әзер иде. Шуны йөземә сылый тордылар.
Миңа оят, бик тә оят иде. Акланырлык сүзләрем табылмады. Шулай да:
— Үзен каян табып булыр икән?— дип үтенеп сорадым.
— Өенә китте ул,— диделәр.
— Шалтыратырга ярыйдырмы? — дигәч, телефонга таба ымладылар да:
— Әмма бездә өй телефонының номеры юк! — дип кисәтеп куйдылар.
— Миндә бар иде... — дидем һәм саннарны бер-бер артлы җыя башладым. Алар, ничек акланыр бу дигәндәй, миңа таба колак куйдылар. Әмма Мәгъсүм ага өенә кайтып җитмәгән иде әле. Хәтта соңгарак калгалау очраклары да барлыгын кисәтеп куйдылар.
— Кайда булыр икән? — дип сорадым ялкынчылардан, телефонымны куйгач. Һәрхәлдә җавап бирүләрен көтмәгән идем.
— Ул “Шәһри Казан” газетасы редакциясенә, Ирек янына китте бугай! — диде кызларның берсе.— Шулай да алдан шалтыратып белешегез, бәлки анда түгелдер?!.
Һәм нәкъ шулай эшләдем дә. Әйе, “Шәһри Казан”да, Ирек белән күргәннәр үзен.
— Монда бугай әле ул! Китмәгәннәрдер әле!— дип җавап бирделәр телефоннан.
“Шәһри Казан” редакциясе бер квартал гына арырак, соңламаска тырышып шунда ашыктым. Чатыр чабып килеп җиткәнемдә эш сәгатьләре чыгып бетеп бара иде. Бер бүлмәдән икенчесенә, өченчесенә, дүртенчесенә шакып, таныш журналистларны очраттым, Ирекнең бүлмәсе төбенә “җитмеш тапкыр” килдем. Әмма шакыган ишекне ачарга теләүче һаман да булмады. Әле генә монда сыман иде, сөйләшкән тавышларын да ишеттем кебек.
Әмма барыбер ишекне ачучы булмады.
“Ярый,— дип уйладым,— Мәгъсүм аганың гаиләсенә булса да шалтыратып, гаебемне танып гафу үтеним, аңларлар әле!”
Ә телефон трубкасын, Аллаһ рәхмәте, Мәгъсүм ага үзе алды. Инде өендә үк икән. Монда гына яши ләбаса!
— Минем фатир “Почта” өстендә генә! Килеп чык! — диде ул, битәрләп ташлаганыннан соң.
Күңелем, уф, берьюлы тынычланды. Барышлый кибеткә дә сугылып, сәгать бишләр әле узып кына маташканда Мәгъсүм аганың фатир ишегенең төймәсенә бастым. Кыңгыравының сандугач булып сайравы ишетелде. Бераздан ике катлы кунакчыл ишек ачылды.
— Мин сине көне буе көттем. Алай вәгъдәсез булырга ярамый! — дип, Мәгъсүм ага ачуланып каршы алды.
Ә минем, аның хөрмәтендә, акланырлык кына чамам бар иде.
Февр., 2001.
You have read 1 text from Tatar literature.