Latin

Үзгәреш

Total number of words is 352
Total number of unique words is 308
38.2 of words are in the 2000 most common words
52.6 of words are in the 5000 most common words
61.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Үзгәреш (кыскартып алынды) 1 Шәһәр эш белән кайный, кярханәләр Халыкны эшкә дәшеп кычкыралар. Төтен таулары, күкләрне карайтып, Шәһәр өстендә чайкалып торалар. Бакыр мичкәләр өелә бер-бер өсле. Юл өстендә тимерләр ялтырыйлар. Бөтен бәхтеңне мәңге йота төсле Тирән-төпсез тәрәзәләр карыйлар. Кибетне яңгыратып, байлар дулыйлар. Чабалар эш белән ялчы малайлар. Бер очта үрчи ярлылык вә михнәт, Ә бер очта үсә алтын сарайлар. 2 Базар тыгыз! Үтеп булмый халыкны. Сүгеш белән һава тулган. Күңелсез. Чү! Кемдер килә ярып урталыкны, Елый үксеп, аһ ора эчтән... өнсез. Ни кайгыга дучар булган бу хатын? Югалтканмы баласын? Тапмыймы ул? Җиңел эштән туган газап, оятын Җиңә алмый, йөрәген таплыймы ул? 3 Авыр тормышта уза көн вә айлар. Тибә язмыш элеккечә барына. Бичара эшчеләр белән гидайлар Күнеккәннәр бугай кайгы-зарына. Ачыкса да эшен ташламый һич тә! Түгә көчен машина-станокта... Чуен кебек каралып кайта кичләп; Юынмаса, аны булмый танып та. 4 Йөк астында сытылган бер олаучы... Берәүсе зур тәгәрмәчкә кысылган... Урамда җан бирә түбә буяучы... Кәләпүшче хатынның йөзе сулган. Чахотка белән авырый тегүчеләр... Агу йоткан берәү газ фабригында! Шулай инде!.. Кибеп бил бөгүчеләр Мөкәфат1 алалар тормыш чигендә... 5 Үлекләрне йөзәрләп озаталар... Үләксә белән тула, ахры, җиһан. Мәзин-муллалар дога саталар, Кем аларга бәһа куярга кыйган? Каберлекләрдә эш кайный муеннан, Үлекләр күплегеннән зарлый барысы. Табутлар, баш казыклары җыелган. Каберләр дә каберләр... очрый каршы. 6 Йөрәктәге авыр эзләр уңалмый... Очырмый җил... Яумый һәм яңгыры да. Халык эшли... көрәшә армый-талмый, Өмет итеп: таң атар бер кырыйда!.. Себергә, төрмәгә яки кабергә Сөрәләр күп егетләрне... изәләр. Сүнә таңнар... түзә алмый җәбергә, Йөрәкләр шомлана... нидер сизәләр! 1 Мөкәфат — бүләк. 11 Агачлар шаулашып яфрак коялар... Зур урманның эчендә кемнәр утыра? Алармы? — Эшчеләр бит! Көч җыялар, Йөрәкләрендә көрәш каны котыра. 12 Бүген бәйрәмме әллә? Буржуалар Чакырмыйлар эшкә? Нигә сызгырынмый? Нигә станциядә дә янмый утлар?.. Урамга морҗалар сипми корымны? ...Кинәттән барысы да җанланып китте, Кешеләр кайнаган су кебек акты. Әнә атлы казаклар чатка җитте. Чү! Кемдер мылтыгыннан кемне атты? Күз алдында сузылды якты утлар, Каядыр бухлады зур снаряд та. Коймалар, мичкәләр өйгән рәттә Выжылдап куышалар кургашын уклар. 15 Шәһәрне чолгаган матур кызыл төс. Халык бәйрәм итә дошманны җиңеп... Кояштан назлы-нечкә нурлар иңеп, Кызыл гөлгә күмелде ас белән өс. Шәһәр өстендә шатлык өне яңгырый: «Бүген бетте канавызлар, палачлар, Киләчәктә бетәр ялангач-ачлар...» Никадәр шатлык! Азатлык уянды!..
You have read 1 text from Tatar literature.