Latin

Үзем Турында Үзем

Total number of words is 233
Total number of unique words is 185
48.6 of words are in the 2000 most common words
59.3 of words are in the 5000 most common words
67.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Мин үзем күргән, тормышлары, яшәешләре, кылган гамәлләре белән мине баеткан бик күп кешеләр алдында зур бурычлы әле. Мин унҗиде яшемә хәтле авылда яшәдем. Сугыш еллары һәм аннан соңгы еллар иде бу. Шул елларның истәлеге минем өчен аерата газиз һәм кадерле. «Берәү», «Дүртәү» повестьларында мин бу истәлекләрнең бер өлешен язарга тырышып та карадым. 1972 елда «Язгы кәрваннар» һәм «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» исемле кечкенәрәк күләмдә ике повесть яздым. Бу минем үземнең авылдашларыма, якты шәхесләргә, Югары Баграж кешеләренә, Зәй буйларына бурычымны кайтаруым гына. Әсәрләргә геройлар тормыштагы үз исемнәре белән кермәсәләр дә, географик һәм биографик дөреслеккә ябышып ятмасам да, бу әсәрләр минем янәшәмдә яшәгән гүзәл авылдашларым турында. Яшәгән саен миңа алар хезмәтенең гадилеге һәм бөеклеге, алар яшәешенең матурлыгы һәм авырлыгы ныграк күренә сыман. Моңарчы язылган әсәрләремдә берникадәр тарлык барын үзем дә сизеп йөри идем, тәнкыйтьчеләрнең дә сүзе урынлы булды, әмма мин үзем белгән, үзем яраткан кешеләр алдында бурычлы булып калмаска тырышырмын.
Хәзер дә тормыш белән багланышны ычкындырмаска тырышам. Ел саен диярлек үз авылыбызга кайтам, башка төбәкләргә чыгам, йөрим. Тормыш көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә. Тормыш агышыннан ычкынып төшеп калмаска кирәк. Барыбыз да шуңа омтылабыз. Тормыштан артта калмас өчен, аның хәрәкәтен генә түгел, үзгәрмәс кыйбласын да яхшы белергә кирәк. Туган илеңә, халкыңа бирелгәнлек, туган телеңә сүнмәс мәхәббәт — менә ул язучының үзгәрмәс кыйблалары! Тормыш шартлары, яшәү күренешләре көнләп-сәгатьләп үзгәреп торса да, бу бөек төшенчәләр — мәңгелек, һәм шушы мәңгелеккә тугры кешеләр генә үзгәрешләрне халык белән бергә сиземли алалар.
Аяз Гыйләҗев. 1973
You have read 1 text from Tatar literature.