LatinEach bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Үз Урамым - 1
Total number of words is 4842
Total number of unique words is 1984
36.4 of words are in the 2000 most common words
50.0 of words are in the 5000 most common words
57.1 of words are in the 8000 most common words
(бәян)
Яңгырдан соң урам чистарып, сафланып калган. Юкәләрдән килгән татлы һава биткә кагыла, чәчләрдән тарый. Мин, иркен сулыш алып, рәхәтлектән күзләремне йомам.
Мин бу урамнан шулай күзләремне йомган килеш тә үтә алыр идем. Миңа монда һәр юкә, һәр йорт, һәр чат таныш.
Күзләремне йомган килеш? Ә кайчандыр мин шушы урамда адашып кала язган идем түгелме?
Мин таныш йортларга карыйм. Якты күзләре — тәрәзәләре белән алар да миңа төбәлгән сыман. Әнә Сабирлар тәрәзәсе. Сабир, Сабир!.. Нечкә күңелле, эчкерсез дустым минем. Сине югалтуыма гомерем буена үкенермен, ахрысы, мин.
Сабирнең йөзен, кыяфәтен күз алдыма китерергә тырышам, һәм кинәт колагымда әниемнең тавышы яңгырап киткәндәй була:
- Кара инде, әтисе, малаеңны! Тагын көпә-көндез авыз-борынын җимереп керткәннәр бит моның! Нәрсә соң инде бу?! Нәрсә карый бу кешеләр?! Милициясе нәрсә карый?!
Әни салкын суга манчылган чүпрәк белән минем битемне сөртә. Ул шулай сукранган саен, минем елыйсым килә. Юк, әнинең тиргәвеннән түгел, гарьлегемнән елыйсым килә минем. Әнигә дә, әтигә дә, сеңелем Айгөлгә дә күрсәтмичә, эчтән генә сулкылдыйм.
Әти дәшми. Миңа кырын гына карап куя да баш чайкый. Их, белми шул ул, белми минем бер гаепсез икәнемне!
- Күченеп килгәнгә ике атна,- ди әни бераз тынычланып,— инде ничәнче тапкыр шул ук хәл... Нәрсәгә дип бәйләнешәсең шул урам ыштырлары белән?!
Әйе, ул чакта без бу урамга яңа күченеп килгән идек. Әни бүтән эшкә урнашты да, фатир алыштырдык. Без күчкән йорт ике урам чатына урнашкан, без яшәгән фатир - өченче катта. Элекке ияләнгән җирдән китү бераз ямансу булса да, яңа урын миңа башта ук ошады. Тәрәзәгә үрелеп торган юкәләр дә, бизәкле кәрнизле йортлар да — барысы да матур иде. Ләкин без килеп урнашканның икенче көнендә үк әлеге матурлыкның бер чите кителергә тиеш булган икән.
Мин әнинең йомышын ялт үтим.
- Таһир, паласны кагып кер.
- Таһир, ипи кибетенә барып кайт, улым!
Яңа йортка күчкәч, мондый сүзләрне көтеп кенә тора башладым. Урамга чыккан саен, бер яңалык табып кайтасың, танышасың. Әһә, безнең каршыда газлы су саталар икән. Ә уң якта - газета-журналлар. Ин якын кинотеатр кайда икән?
Ипи кибетенә барганда барысын карап, күзәтеп бардым. Бер күмәч арыш ипиеннән калган акчага зур клиндер сатып алдым. Анысы - сеңелемә. Ул бик ярата аны. Ә мин сеңелемне яратам.
Кайтканда да үзем әле генә үтеп киткән җирдән ачышлар ясап кайттым. Карале, каршыдагы агач йортның ишегалдында күгәрченнәр очырта торган сарайчык бар икән бит! Иясе кем икән аның? Очканнарын бер күрәсе булыр әле шул күгәрченнәрнең. Шушы теләгемне генә көткәндәй, сарайчык алдында бер малай пәйда булды. Мин тукталып хикмәт көтеп торган арада, күгәрченнәрен очыртып та җибәрде малай. Ак күгәрченнәр арасында бер күк күгәрчен дә бар. Бер күтәрелеп, бер аскарак төшеп, уйнап-уйнап оча күгәрченнәр! Әй, хәзер бер сызгырып та җибәрсәң!
Шулай онытылып, сокланып торган чакта, кемдер терсәгемә китереп төртте:
- Әй, малай актыгы, син кайсы урамныкы?
Борылып карасам, каршымда тәбәнәк буйлы, җирән чәчле бер малай басып тора. Йөзендә зур сипкелләр бүртеп-бүртеп чыккан. Әллә башы бераз алгарак чыгып торганга инде, кыяфәте гел әтәчнекенә охшаган.
Юк, мөгаен, ул чакта мин аның йөзенә-кыяфәтенә игътибар итмәгәнмендер. Мин аны хәзер генә шулай күз алдыма китерәм. Ә ул чакта мин аның бары тик буена гына күз төшердем. Ә малайларда, үзегез беләсез, буй мәсьәләсе бик җитди мәсьәлә. Үземнән тәбәнәк малайлардан да шүрләп тора алмыйм ич инде мин! Шуңа күрә җирән чәчленең болай төртенүенә бер дә исем китмәде.
- Мин каршыдагы йорттан. Ә нәрсәгә?
Җирән чәчле мин күрсәткән якка карады.
- Ул йорт урам чатында. Ә син кайсы урамныкы дип сорыйм мин синнән!
Монысына гаҗәпләнеп үк куйдым.
- Барыбер түгелмени?
- Түгел, йә, кайсы урамныкы икәнеңне әйтәсеңме, юкмы? Югыйсә...
- Югыйсә? - дип кабатлап сорадым мин.
- Югыйсә, мин хәзер синнән боламык ясыйм!
Җирән чәчле кинәт күкрәгемә төртеп җибәрде. Шулчак арттан да, алдан да дөмбәсли башлауларын тойдым. Берүзе генә булмаган икән бит бу җирән чәчле!
Кулымдагы күмәч төшеп китте. Айгөлгә дип алган клиндер асфальт буйлап тәгәрәде. Кинәт булган шушы хәлдән айнып, башымны күтәргәндә, янымда беркем дә юк иде инде.
Көтелмәгән рәнҗетүдән, рәхимсезлектән еларга җитешеп, як-ягыма карандым. Ләкин үземне рәнҗетүчеләрне күрмәдем. Аларның мине тик торганда тукмаулары, соңыннан күзгә күренми юкка чыгулары да аңлашылмас бер хыянәт, зур хыянәт иде. Тик мин бу хыянәтнең ни өчен һәм кем тарафыннан эшләнгәнен генә аңламадым.
Һавадагы күгәрченнәргә карыйсы килми иде инде...
2
Беренче сентябрьгә дә ерак калмады. Сигезенче классны мин яңа мәктәптә укый башлаячакмын. Булачак классташларымның әле берсен дә белмим. Тик шул мәктәптән ике кеше белән танышырга өлгердем. Аларның берсе - Сабир, икенчесе...
Ипи кибетеннән кайтышлый тукмалганнан соң, тагын бер кыйналырга туры килде миңа. Монысында җирән чәчле малай юк иде. Ләкин барысы да шул ук бәйләнчек сүзләрдән башланды.
- Ә, син теге яңа малаймыни әле?! Фоатик сине дөмбәсләдеме? Иә, кайсы урамныкы буласың? Ярбашыныкымы, әллә Озын Урамныкымы?
Үземне сырып алган малайларга карап, шуңа төшендем: алар яшәгән урам исемен әйтмәсәм, эләгәчәк тә эләгәчәк миңа. Ләкин аларның кайсы урамныкы икәнен каян белим ди мин? Бары тик шуны гына тоям: болар теге җирән чәчлегә каршы малайлар булырга тиеш.
- Мин чаттагы йорттан,- дип кырт кистем, аптырагач.- Ул йорт ике урамга да карый...
- Ах, әле син шулаймы?
Белмим, мине озак тукмарлар идеме, кинәт янәшәмдә генә бер тавыш яңгырады:
- Оят түгелме сиңа, Ринат?! Бергә - бер чыгарга курыккач, бер кешегә өелеп ташланасыз! Көчле булсаң, бергә - бер чык син!..
Мине тукмаучылар кинәт тынып калды. Аларны куркып туктадылар дисәм, юк икән, гаҗәпләнүдән туктаганнар икән. Миңа беренче булып бәйләнгән Ринат дигәне гаҗәпләнүеннән бер мәлгә бөтенләй сүзсез калып торды.
Каршыбызда бөрчек-бөрчек бизәкле ак күлмәк кигән бер кыз басып тора иде. Үзе, безне кызганган кыяфәттә, елмаеп тора бит әле!
Ринат дигәнен әнә шул мыскыллы елмаю исенә китерде бугай. Ата каз кебек ысылдап, кызның каршысына атлады:
- Син нәрсә, сарымсак кабартмасы! Кемнән көләсең син?! Малайлар булсаң, бергә - бер чыгып, тетмәңне тетәр идем, кыз булгач, бу эшне әнә Чебешкә генә тапшырам!
Чебеш дигәне араларында иң бәләкәй буйлы бер малай икән. Күп булса бишенчегә күчкәндер. Үз кушаматын ишетүгә, кинәт иелеп, кулларын асфальт тузанында аунатты да, кызның ап-ак күлмәгенә барып ябышты. Бөрчекле-бөрчекле ак күлмәктә кап-кара бармак эзләре калды.
Кыз, минем көтүемчә, кычкырып еларга тиеш иде. Шундый матур күлмәгеңне пычратсыннар әле! Тик ул еларга да, качарга да уйламады. Хәтта урыныннан да кузгалмады.
- Ярар,- диде ул, тагын да мыскыллырак елмая төшеп.- Күлмәгемне барыгыз бергәләп юарсызмы, әллә?..
- Синең күлмәкнеме?
- Тәпәнгә салыпмы?
- Әбиең юа!..
Кыз бу мәсхәрәле сүзләрнең, көлешүләрнең тукталганын сабыр гына тыңлап торды. Аннан соң, Ринат дигәненә баш какты:
- Шаманны беләсеңме?
- Ниткән Шаманны тагын?
- Белмисең, алайса? - диде кыз, һәр сүзгә мәгънәле басым ясап. Бу серле мәгънәлелек Ринатны сагаерга мәҗбүр итте. Тик ул моны сиздермәскә тырышты:
- Андыйларны гына күп күргән,— дигән булды.
— Ярар,- диде кыз тагын да кинаялерәк итеп.- Белмәсәң - белерсең, күрмәсәң - күрерсең...
Сагаешып калган малайлар, үзләренчә хихылдашып, кызның бу сүзләреннән көлгән булдылар. Тик аларның бу көлүендә элекке зәһәрлек, элекке батырлык юк иде инде. Бераздан бөтенләй үк тынышып калдылар.
Кыз минем янга килде. Аның күзләренең зәңгәр төстә булуын һәм бер дә мыскыллы елмаймауларын мин шунда гына күреп алдым.
- Ә минем сине күргәнем бар,- диде кыз.- Син бит безнең күрше йортта яшисең, шулаймы? Минем исемем Альбина. Синең?
- Таһир,- дидем мин, башымны аска иеп. Мин аның моннан тизрәк китүен, шул зәңгәр күзләре белән миңа карамавын, карашларыбызның очрашмавын теләдем. Оят, бик оят иде миңа бу кыз алдында.
- Алар сиңа бүтән тимәсләр. Әгәр тисәләр... - диде кыз һәм, малайлар ягына кинаяле караш ташлап, китеп тә барды.
Мин, әле генә үземне кыйнаган малайлар арасында берүзем калуымны да онытып, шушы кыз артыннан карап калдым. Үзем карадым, ә үзем аның, күлмәк итәкләрен җилфердәтеп атлаган шушы зәңгәр күзле кызның, кире борылуыннан курыктым. Әгәр ул борылып караса, җир тишегенә кереп китәрмен сыман иде.
Малайлардан сине бер кыз яклап калсын әле!.. Бу оятка кайсы малай түзәр дә, кайсы малай чыдап торыр икән?!
Шул көннән соң мин бөтенләй үзгәрдем. «Нәрсә,- дидем мин үз-үземә,- кызлардан яклатырлык шундый көчсез бер малаймыни инде син? Болай итеп яшәгәнче, бөтенләй яшәмәвең артык!»
Иртән торып физзарядка ясыйм да, бер стакан сөт эчеп, йөгерергә чыгам. Көн саен шулай: яңгырда да, җилдә дә. Ялвара-ялвара, әнидән акча сорап алдым, герләр сатып алып кайттым. Бокс бияләйләренә дә акча сораган идем, бирмәде әни.
- Болай да сугышудан туктамыйсың, тагын нәрсә уйлап чыгардың? - ди. Үзе герләр белән шөгыльләнүемне исе китеп карап тора. Минем үҗәтлекне үзенчә аңлап:
- Кыланма шулкадәр, күтәрмә шулай авырны! Йөрәгеңә кан сава бит инде! - ди.
Юк, әни, юк! Минем йөрәккә бары ояттан гына кан саварга мөмкин! Мин, әни, үземне беркайчан да кызлардан яклатмаска сүз бирдем! Их, көчсез малай булып яшәргә ярыймыни бу дөньяда?!
Шулай дип үчекли, шулай дип дәртләндерә идем мин үземне, һәм, шунысы гаҗәп, һәр көн саен тәнемә көч өстәлгәнен тоя идем...
3
Альбина белән танышу әнә шулай үзгәрткән иде мине. Ә Сабир белән аның күгәрченнәрен карарга кергәч таныштым.
Сабир бер дә бүтән малайларга охшамаган иде.
Күгәрченнәренең уйнап очканын карап тора идем, күреп алды да кул изәде. Нәрсә карап торасын, монда мен, янәсе. Мин тиз генә аның сарайчыгына күтәрелдем.
-Очалар,- диде ул, миңа карап, һәм бу аның исәнләшүе дә, танышуы да иде булса кирәк.
Мин аның үзенә игътибар иттем, йөзе, ни өчендер, агарыбрак тора. Нәзек беләкләре кечкенә сабыйларныкына охшаган. Шуңа күрә бармаклары да артык озын булып күренә.
- Син аларны һәр көнне шулай очырасыңмы?
- Күгәрченнәрнеме? һәр көнне.
- Бер дә туймыйсыңмы?
Ул, гаҗәпләнеп, миңа карап куйды:
- Нәрсәдән? Күгәрченнәрдәнме?
- Соң?
Ул тагын миңа сәер генә карап куйды. Ләкин дәшмәде. Шунда гына мин үземнең мәгънәсез сорау бирүемне төшендем.
Икенче көнне Сабир янына без сеңелем белән бергә килдек. Күгәрченнәрне бик тә күрсәтәсем килде Айгөлгә. Аның ничек шатланасын алдан ук белеп торган идем.
Сабир сарайчык ишеген ачып җибәргәч, күгәрченнәр бер мәлгә сагаешып тордылар.
- Ә нигә очмыйлар? Әллә бездән куркалармы? - дип сабырсызланды Айгөл. Шуннан соң Сабир, сарайчыкның челтәрен каккалап, сызгырып җибәргән иде, күгәрченнәр дәррәү күтәрелешеп, пырылдашып чыгып очтылар. Безнең нәкъ баш очыбызда бөтерелә, уйнаклый башладылар.
Айгөлнең шатланып кул чәбәкләвен, көлүен, сикергәләвен күрсәгез иде! Аннан, кинәт кенә тукталып калды да, борчылып:
- Ә алар ерак очып китмәсләрме соң? Кайтырлармы кире? - диде. Айгөлнең бу сүзләреннән соң, Сабир елмаеп куйды. Моңарчы аның елмайганын күргәнем юк иде әле минем. Дөресрәге, бер дә елмая белми торган малай дип уйлаган идем мин аны. Елмайса, йөзенең ябыклыгы да ул кадәр беленми икән бит!
- Күгәрченнәрне элек хат ташучы итеп очырганнар,- диде ул.- Ничек инде кире кайтмасыннар?!
Айгөл яңадан кулларын чәбәкләде:
- Хат ташучы күгәрчен! Әйдәгез, болай итәбез: мин хәзер йөгереп кенә өйгә кайтам, ә сез икегез, миңа хат язып, күгәрчен җибәрегез!
Сабир тагын елмаеп куйды. Ә мин, түзалмыйча, кычкырып көлеп үк җибәрдем:
- Ай-яй, бик тиз генә син! Сабирның күгәрченнәре син яшәгән йортны каян белсен ди?! Аның өчен башта танышырга, ияләшергә кирәк!
- Монда аралар болай да якын бит,— диде Сабир, уйчанланып.- Ә күгәрченнәр хатны ерак араларга илткән...
Шул көннән башлап, без Сабирларда еш була идек. Аның үзен мин урамда бер дә очратмадым. Гел үз өендә, күгәрченнәре янында гына утыра сыман тоелды ул мина.
Беркөнне Сабирларга керсәм, тезләрен кочаклап, сарайчык янында күңелсез генә утыра.
- Ник очырмыйсың күгәрченнәреңне?
Сабир дәшмәде. Аннан соң, күңелсез генә:
- Көне начар, кәефем юк,- диде.
. -Нәрсә, берәр хәл булдымы әллә?
Сабирнын гадәтләренә күнегә башлаган идем инде. Шуңа күрә соравымны кабатламадым.
- Әти тавышлана,— диде ул бераздан.- Исереп кайтса, гел шулай...
Мин аны бик нык кызганып куйдым. Нәрсә белән булса да шатландырасым, юатасым килде.
- Әйдә безгә! Беләсеңме, мин сиңа... Мин сиңа үзем төшергән фоторәсемнәрне күрсәтәм!
Сабир баш кына чайкады:
- Юк, утырам әле...
Аның ялгызы гына каласы килә иде бугай. Шуңа күрә китәргә ашыктым.
- Тукта! - Сабир артымнан ук йөгереп төшеп җитте.- Хәзер, бер генә минут... Китмә, көтеп тор! Мин хәзер...
Өйләреннән кире әйләнеп чыкканда, анын кулында зур катыргы кәгазь иде.
- Нәрсә бу?
- Айгөлгә бирерсең...
Мин, гаҗәпләнеп, кәгазьгә күз төшердем. Анда кулларын югары сузып торган Айгөлнең рәсеме ясалган, ә өстә канат җилпеп очкан күгәрчен рәсеме төшерелгән иде.
- Үзең ясадыңмы бу рәсемне?! - дип кычкырып җибәрдем мин һәм, соклануымны яшерә алмыйча, башымны чайкадым. Минем мактавыма Сабир чын күңеленнән шатланды:
- Рәсем ясарга яратам мин. Матур бит, әйеме?!
- Бик матур рәсем!
- Юк, рәсем алай ук түгел... Айгөлне әйтәм мин,— диде ул һәм, ашыгып, сүзне икенчегә борды: - Ә син фото белән шөгыльләнәсең, алайса?
- Элек иде ул. Хәзер мин спорт белән шөгыльләнәм.
- Нинди төре белән?
Бу сораудан мин аптырап калдым. Чыннан да, спортның нинди төре белән шөгыльләнәм соң әле мин?
- Гимнастика, бокс, самбо...— дип тезеп киттем мин һәм үземнең болай ук арттырып җибәрүемнән үзем үк оялып куйдым. Тик Сабир минем бу сүзләргә чын-чыннан ышанды. Аның күзләре очкынланып китте.
- Их, мин дә шулай көчле булсам!..
- Ник алай дисең?
- Көчле кешене кем рәнҗетсен?
- Нәрсә, рәнҗетәләрме әллә?
Сабир дәшмәде.
- Кагылып кына карасыннар! - дидем мин, үзем дә сизмәстән. Инде бик мактанып ташлагач, монысын әйтми калу мөмкин түгел иде. Дөресрәге, мактанудан бигрәк, Сабирны чынлап та юатасы килүдән әйтелгән сүзләр иде болар.
Сабир ясаган рәсемне биргәч, Айгөл шатлыгыннан нишләргә белмәде:
- Менә бит, күгәрчен миңа хат алып килгән! Син бүген хат ташучы күгәрчен булгансың, абыем! — диде.
Карале, чынлап та нинди матур, нинди гүзәл икән бит минем сеңелем! Мин моңа игътибар да итми йөргәнмен. Ә Сабир әнә кай арада күреп алган?!
Әлеге рәсемне Айгөл үз бүлмәсенең иң түренә элеп куйды, һәм еш кына, шул рәсемгә карап, уйлана торган булып китте.
4
Иртән иртүк торып йөгереп кайттым да, гер күтәрергә тотынган идем, әни әрләргә кереште:
- Инде мондый бәйрәм көнендә дә бу кадәр кыланмасаң, ни була? Киемнәрең барысы да тәртиптәме, шуны кара әнә!..
Юк инде, әни, юк! Күпме генә әрләсәң дә, әйткән сүзем - суз! Мин көчле һәм бик көчле булып үсәргә тиеш. Минем әле Сабирны рәнҗетүләрдән дә яклыйсым бар. Аннан соң, сеңелем дә үсеп килә бит әле. Аның да көчле абыйсы, яклаучысы булырга тиеш мин!
Герләрне куйдым да салкын су белән юынырга керештем, һәр көнне шулай. Мин моңа хәзер тәмам күнегеп беттем. Әгәр шулай эшләмәсәм, көнем көн булмас кебек тоела. Инде хәзер табын артына утырсаң да була. Айгөл киенеп тә куйган. Көрән күлмәге өстеннән кигән ап-ак алъяпкычы, тигез итеп, пөхтә итеп үтүкләнгән галстугы килешеп тора үзенә. Үсеп киткән сыман. Ул быел алтынчы класска бара. Бер үк мәктәптә укыячакбыз сеңелем белән.
- Киттекме?
- Киттек!
Әйе, без мәктәпкә киттек! Саумы, мәктәп! Исәнме, кояшлы сентябрь!
Җитәкләшеп йөргәнебез юк иде сеңелем белән. Бу юлы, үзебез дә сизмәстән, җитәкләшеп атладык.
Өйдән чыгып, ерак та китмәдек, бөтен шатлыгым коелып төшкәндәй булды. Безнең нәкъ каршыбызга гына әлеге дә баягы җирән чәч Фоат бер төркем малайларны ияртеп килеп чыкты. Теге вакытта ипи кибете янында «очрашу»дан соң күргән юк иде әле аны. Бәлки, танымас әле дисәм, таныган икән шул: мине күрүгә, бармагы белән безнең якка төртеп:
- Әнә, безнең шәкерт мәдрәсәгә бара! - дип хихылдады. Башкалары да ана кушылды. Их, сеңелем алдында бит!..
- Йә, теге көнне штаннарыңны озак киптердеңме соң? Безнең урам тирәсендә бүтән күренмәдең, дим!..
Тагын хихылдашалар. Айгөл белән бергә чыгасы калмаган мәктәпкә. Үзен генә җибәрәсе калган. Әнә бит, мина гаҗәпсенеп-гаҗәпсенеп карап ала. Ә мин, тегеләрнең үртәвен ишетмәмешкә салышып, сеңелемне алгарак ашыктырам.
- Ә монысы тагын нинди чәчбикә соң әле? Галстугыңны үтүкләп тактыңмы, тәти кыз?! Әт-тә-тә!.. Карале, чәче шәп икән бу кәттәнең!..
Тагын көлешү, тагын хихылдашу. Юк, ярый әле Айгөл белән бергә чыкканмын. Югыйсә менә шулай килеп бәйләнерләр иде дә елатып бетерерләр иде сеңелемне. Туктале! Нәрсә карап барам соң әле мин? Нигә болай телсез калдым? Синең сеңелеңнән көләләр, ә син, куркак, бер сүз дәшми барасың! Ник кирәк булды алайса синең ул иртән йөгерүләрең?! Ул гер күтәрүләрең ник кирәк булды?!
Шуны уйлап бетермәдем, Айгөл чәрелдәп кычкырып җибәрде. Җирән чәч анын толымыннан эләктереп алган икән.
- Син! - дидем мин, кинәт туктап калып.- Ал кулларыңны! Югыйсә...
- Йә, шуннан, «югыйсә»...- диде Җирән чәч, Айгөлне ычкындырып. Үзе миңа таба атлады.- Шуннан ни әйтерсең?
- Мәктәпкә бара алмый калырсың!- дидем мин һәм тәнемдә бөтен куркуның юкка чыгуын тойдым.
- Нәрсә дидең, хәчтрүш?!
Юк, Җирән чәч миңа кизәнергә өлгерә алмый калды. Ике терсәгеннән ике кулым белән эләктердем дә бөтереп кенә җибәрдем моны. Каян килгән миңа андый көч? Үзем дә аңламадым. Җирән чәч, бөтерелә-бөтерелә, әллә кайларга барып төште. Барып төшкәч тә бер-ике тапкыр мәтәлчек атып куйды әле.
Мин инде чынлап сугышырга әзерләнгән идем. Тик башкалар нигәдер тынып калды. Ә Җирән чәч әкрен генә торып басты да, иптәшләренә карамаска тырышып, өс-башын кагарга кереште. «Әһә! Әтәчлегең беттеме?!» - дип шатландым мин эчтән генә. Тегеңә ияреп йөргән малайларның гаҗәпсенеп тә, аптырап та калган йөзләре, сүзсез-нисез китеп барулары алар алдында Җирән чәчнең абруе бик нык төшүе турында сөйли иде.
- Ярар, күрербез әле! - дип янады Җирән чәч, бераз киткәннән соң кире борылып, миңа йодрыгын күрсәтте.
- Күрербез! - дип кычкырдым мин аның артыннан һәм бу сүзне, Җирән чәчкә әйтүдән бигрәк, Айгөл өчен әйттем. Бу минем, башта җебеп калуым өчен, сеңелем алдында гафу үтенүем иде.
- Ә син курыкма! - дидем мин аңа, дулкынланудан ешайган сулышымны басарга тырышып.- Кыерсытсалар, миңа әйт, яме?
Айгөл елмаеп баш какты. Аның елмаюында әйтеп бетергесез бер горурлык бар иде...
5
Бер атна вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Классташлар белән дә, укытучыларыбыз белән дә танышып беттек. Мин тик бер генә нәрсәгә бик кыенсындым: Альбина минем белән бер класска туры килгән иде.
Әйе-әйе, теге вакытта мине малайлардан яклап калган зәңгәр күзле Альбина! Башта мин аны бөтенләй күрмәмешкә салыштым. Үзе килеп исәнләшкәч, баш кактым да читкә китү ягын карадым. Аның карашы белән очрашу минем өчен иң авыр, иң куркыныч, иң оят бер нәрсә иде. Әле ярый, теге чакта булган хәлне ул үзе беркемгә дә сөйләмәгән. Югыйсә, көлеп, күз дә ачырмаслар иде класста.
Шатланганым шул: Альбина миннән дүрт парта алдарак утыра. Кайчакта, борылып карамаячагына тәмам ышанган вакытымда, мин аның ягына күз салам. Матур итеп тарап куелган чәченә, язган чакта дерелдәп-дерелдәп киткән иңнәренә күз төшерәм, һәм, ни өчендер, Альбинаның шул халәтен Сабирдан рәсемгә төшертәсем килә.
Икенче атнаны көтеп алдым. Ял көне арасында аерылып торгангамы, яңа классташлар инде тагың да якын булып киткән. Күптәнге танышлар кебек, көлешә-көлешә, шаярыша-шаярыша исәнләшәләр.
Озын тәнәфестә Альбина минем беләгемнән эләктереп алды да, сөйрәп диярлек, бер читкә алып китте.
- Әйт әле, Таһир, ни өчен син миннән гел качып йөрисең?
Мин бу сораудан бөтенләй каушап калдым. Колак төпләремә кадәр кызарып чыкты.
- Качмыйм бит...
- Ничек инде?! Класста чакта бөтенләй сөйләшмисен. Яныңа килсәм, читкә таю ягын гына карыйсың. Әллә сизми дип беләсеңме?
Дөресен әйтмичә калу мөмкин түгел иде.
- Оят миңа,- дидем мин һәм беренче тапкыр Альбинаның күзләренә күтәрелеп карадым.
- Нәрсәдән оят?
- Теге вакытта... Малайлар алдында... Син кызлар башын белән... Ә мин...
Альбинаның күзләре зур булып ачылып китте:
- Ах, менә нәрсә!.. Соң, моның ни ояты булсын?! Син бит - берүзең, ә алар күбәү иде. Алар үзләре оялырга тиеш! Сиңа нәрсәсе оят булсын ди?!
- Барыбер. Оят...
- Юләр син,- диде Альбина һәм, кулларымнан алып, туп-туры карап елмайды.- Ә мин бөтенләй бүтән нәрсә уйлап йөрим тагы. Өнәп бетерми икән бу мине дип... Бүтән миннән качып йөрмә, яме? Вәгъдәме?
Мин баш кактым. Ә ул, елмаеп, көлде дә, йөгереп китеп тә барды.
Өстемнән тау төшкәндәй, җиңел сулап куйдым. Нинди акыллы кыз икәнсең бит, Альбина! Каян белдең, ничек аңладың синең алда миңа шулай авыр икәнен?!
Шул аңлашудан соң, мин аның карашы белән очрашудан курыкмый башладым. Киресенчә нигәдер гел шул зәңгәр күзләрне күрәсе, шул елмаюлы караш белән очрашасы килә иде...
6
Ул көнне мәктәптән кош тоткандай атылып чыктым. Үземне эзәрлекләп йөргән авырлыктан котылу, Альбина белән булган сөйләшү күңелемне иркәләп, жилкетеп тора иде.
Урамга чыксам, мине Сабир көтеп тора. Йөзеннән бөтенләй төс качакан. Үзе миңа күтәрелеп тә карамый.
- Нәрсә булды, Сабир?
Сабир, карашын күтәрмичә генә, янәшәдәге йорт читенә таба ымлады.
- Сине чакыралар...
- Мине? Кем чакыра?
Җавап та көтеп тормыйча, ул ымлаган якка карадым. Анда Җирән чәч һәм шактый озын буйлы бер малай басып тора иде. Бераз читтәрәк - Жирән чәчнең иярчен малайлары. Мин сиздем: беренче сентябрь көнне иртән булган хәл өчен «аңлашу» булырга тиеш иде бу.
Соңыннан шуны белдем мин: Сабир минем турыда «Боксчы дустым бар» дип сөйләгән. Рәнҗетмәсеннәр өчен, миңа ышанып сөйләгән инде ул аны, мескен.
- Шушымы инде синең боксчың? - диде озын буйлы малай. Бу сүзләрне ул Сабирдан бигрәк, миңа төбәп әйтте.
- Шушы... Сабирның тавышы ишетелер-ишетелмәс кенә булып чыкты.
- Ярар, карарбыз, - диде озын буйлы. - Йә, ничек, бергә – берме?
Чигенергә чара да, чама да юк иде:
- Бергә – бер...
Шулай диюемә, озын буйлы малай Җирән чәчкә портфелен ыргытты да, каршыма килеп, әрле-бирле йөренә, сикеренә башлады. Мин дә портфелемне Сабирга суздым. Йөземне сакларга тырышып, йодрыкларымны алгарак чыгардым.
Шулчак эчемне нидер бик каты яндырып үтте. Сулышым кысылып, җиргә бөгелеп төштем.
Минем хәл алуымны озын буйлы малай түземсезлек белән көтеп торды. Аннан сон, җиргә теш арасыннан черт итеп төкерде дә:
- Менә шулай. Прием надо знать! - дип китеп тә барды. Миңа бүтән кагылучы булмады. Димәк, озын буйлы мине тукмар өчен түгел, ә үз данын яклар өчен килгән. Монысын соңыннан тагын да төгәлрәк белдем мин. Мәктәптә Җирән чәчне дә «өреп кенә очырган» малай барлыгын ишеткән бу. Җитмәсә, Сабир да минем хакта боксчы дип сөйләгәч, бөтенләй кызган һәм көч сынашуны максат итеп куйган.
Ә ул чакта, җирдән күтәрелә алмый яткан вакытта, бу турыда уйларлык түгел иде минем хәлем. Җитмәсә, гаепле кеше сыман башын иеп, янымда Сабир басып тора.
- Бик авырттымы? - диде ул, ниһаять. Мин, оятыма түзалмыйча, елап ук җибәрдем.
- Юк, син алардан барыбер көчлерәк,- дип юатты мине Сабир.— Алар бит шул прием белүе белән генә алдыра... Бокс түгәрәгенә язылырга кирәк сиңа да. Әнә, Шаман түгәрәккә малайлар җыя ди бит...
Шаман? Альбина теге вакытта малайларны шушы исем белән куркыткан иде тугелме? Кем икән соң ул? Ярар, ни генә булмасын, Сабир дөрес әйтә. Өйрәнергә кирәк бокс алымнарын, язылырга кирәк түгәрәккә.
- Әйдә, күгәрченнәреңне очырабызмы?! - дидем мин Сабирга һәм кинәт тураеп бастым. Ул миңа гаҗәпләнеп карады.
- Ә син... Син миңа ачуланмыйсыңмыни?!
- Нәрсә өчен?
- Соң... Мин сине чакырдым бит... Алар янына...
- Юкны сөйләмә! - дип кырт кистем мин, һәм Сабирның күзләрендә шатлык очкыны чагылуын күрдем.- Әйдәле тизрәк, күгәрченнәр янына киттек!
7
Башта керергә икеләнеп тордым. Ишекне әз генә ачып, спорт залына җыелган малайларны күзәттем. Миңа таныш кеше юк икән. Барысы бергә җыелганнар да уртада кулларын болгый-болгый сөйләүчене тыңлыйлар. Анысы, әлбәттә, Шамил иде. Малайларның Шамилне Шаман дип йөртүләрен алдан ук белдем мин. Ләкин үзен күргәнем, очратканым юк иде. Шулай булса да, кулларын җитез хәрәкәтләндереп, нәрсәдер аңлатып торуыннан ук аның нәкъ менә Шаман булуын аңлап алдым. Тукта! Әнә тегесе, минем белән бергә - бер чыгып, мине бер сугуда җиргә иңдергән озын буйлы малай түгелме сон? Нәкъ шул. Хәтта Шаманнан да калкурак булып тора.
Ишек ярыгыннан шымчы кебек күзәтеп торуымнан үзем үк оялам. Тик ни хәл итәсең, ишекне ачарга да шүрләп торам менә. Мин инде ишеттем: Шаман малайларны бик сайлап кына ала икән. Түгәрәккә язылырга дип килсәң, кем икәнеңне, каян икәнеңне сорап тормый - берәр минуттан торган ике раунд тәкъдим итә. Шунда син үзеңне күрсәтеп калырга тиеш. Күрсәтә алмасаң - йөрмә буталып...
Түгәрәккә язылырга дип килеп, кире уйлаган малайлар сөйләделәр: «Бер кызыгы да юк, бүтән бармыйбыз анда»,- диделәр. Ә мин алай итә алмыйм. Миңа, һичшиксез, бокс алымнарын өйрәнергә кирәк. Их, каян килеп чыкты соң әле монда теге озын буйлы малай?! Хәзер керсәм, кычкырып көләчәк тә: «Мин бу малайны бер прием белән бетереп ташладым!» - дип мактаначак. Шуннан соң нишли инде түгәрәк җитәкчесе? Нишләсен, «Син, энекәш, бераз үсеп, сөякләреңне ныгытып кил әле, яме?» - дип, борып кына җибәрәчәк. Китә инде аннан соң мәктәптә сүз: «Таһирны сынап та тормаган Шаман, кыяфәтенә генә бер карап алган да, ишекне ачып, озатып ук калган!» - дип көләчәкләр. Андый көлкегә калганчы, кире борылуың мең артык...
Шулчак янымда гына аяк тавышлары ишетелде. Борылып карасам - Альбина.
- Нәрсә,— диде ул пышылдап кына,- син дә түгәрәккә язылырга дип килдеңме? Йөрмә син анда, Таһир?!
Карале син моны, нинди кызганулы йөз чыгарган. Мине бер мескен, көчсез һәм куркак дип уйлый инде бу. Ачуым килде Альбинага.
- Кеше эшенә катышмавыгызны үтенәм! – дидем дә, ишекне каерып ачып, эчкә үттем. Барысы да минем якка борылып карады. Теге озын буйлы малайның йөзендә көлү түгел гаҗәпләнү генә күрдем мин. Түгәрәк җитәкчесенең каршына килеп бастым да:
- Мине дә түгәрәккә алыгыз әле? – дидем. Шамил миннән әллә ни озын түгел икән. Йөзе ябыграк булса да, гәүдәсе таза. Чәчләрен боксчыларныкы төсле кыска итеп алдырган. Күзләре сынап, сөзеп карый.
Бәлки ул миңа алай ук озак карап тормагандыр. Тик миңа бу сынаулы караш артык озакка, бик озакка сузылган кебек булды.
Түгәрәктән ваз кичкән малайлар арттырганнар икән. Шамил миңа ике раунд тәкъдим итмәде. Кесәсеннән кәгазь һәм каләм алып, исем-фамимлиямне, кайсы класста укуымны, моңарчы спортның нинди төре белән шөгыльләнүемне, әти-әниемнең кем булып эшләвен сорашты.
-Ярый, - диде ул шуннан соң, - түгәрәккә йөрүчеләрнең берәрсе белән көч сынашып карарга теләмисеңме соң?
Мондый чакта кем инде «юк» дип торсын?! Мин, баш кагып, ризалашырга ашыктым. Ах, теге озын буйлы шуны гына көтеп торган икән. Шамил:
- Йә, кайсыгыз? – дип әйтүгә үк:
- Рөхсәт ит, Шаман! – дип, алга атылып чыкты. Тагын прием күрсәтәчәк бу миңа. Тәмам көлкегә калдырачак.
Кулыма бокс бияләйләре китереп тоттырдылар. Кулыма ничек кигергәннәрен, бауларын ничек бәйләгәннәрен сизми дә калдым. Озын буйлы малай каршымда әрле-бирле йөренә иде инде.
- Ике минутлык бер раунд! – диде Шамил. – Бокс!
Ике минут әллә ни күп түгел. Ничек тә булса аякта торырга, егылмаска кирәк. Эчне яхшы сакларга. Эчкә китереп бирсә, беттең дигән сүз. Үзеңә якынлаштырмаска кирәк озын буйлыны. Ул үзе дә, нигәдер, якынлашырга ашыкмый. Сикеренеп йөргән була. Уңайлы вакыт көтеп, бер сугуда егарга уйлыйдыр инде. Кизәнгәнен чамалап калырга кирәк.
- Дамир! Активрак бул! – дип кычкырды Шамил. Һәм мин озын буйлы малайның Дамир исемле булуын белдем. Димәк, Дамир...
- Икегез дә кәҗә бәтиләре кебек кыланасыз! – дип ризасызлык белдерде Шамил. – Бокс, бокс!
Дамир беренче ударларын ясады. Әллә ни авырттырмый. Ул алга ташланган саен, Шамил кычкырып тора:
-Тагын! Тагын! Алга!
Ә нигә ул Дамирны гына шулай дәртләндерә? Нигә миңа бер генә хуплау сүзе дә әйтми? Хәер, әйтергә дә тиеш түгелдер. Дамирны түгел, мине сыный бит ул.
- Ишеттеңме, Дамир?! Уңнан дим, уңнан дим мин сиңа!
Яңагымда, ияк төпләремдә чат-чат килгән тавышлар ишетәм. Авырттырмый. Түзәрлек. Ардырды. Нигә шулай бик озак икән бу ике минут дигәннәре? Миңа инде сәгатьләр үткән кебек тоела башлады. Бар көчемне җыеп, каршы торам. Үзем дә сугарга үреләм, ләкин тидереп кенә булмый. Күз алларым караңгылана.
Озын буйлы малай миңа бөтенләй күренми.
- Стоп!
Ниһаять, сулышымны тутырып алып, утыргычка килеп төшәм. Нигә бу кадәр сынап алалар икән бу түгәрәккә? Монда бит кеше өйрәнергә дип килә...
- Иә, кәефең ничек? - Шамил яныма килеп утырды.- Тагын бераз көч сынашырга исәбең бармы?
Бер хәлем дә юк иде. Тик, үзем дә сизмәстән: «Әйе»,- дип, баш кактым.
- Ярар, анысы икенче вакыт,- диде Шамил.- Берьюлы күпкәрәк китәр...
Кич иде инде. Кайтканда артымнан Дамир куып җитте.
- Беренче сынау ничек узды? - диде ул, мин бөтенләй көтмәгән дустанә тавыш белән.- Бик авырга туры килмәдеме?
- Ярыйсы булды...- дип суздым мин, ни әйтергә дә белмичә. Шактый гына сөйләшмичә атладык.
- Беләсең килсә, син миңа теге вакытта ук ошадың,- диде Дамир бераздан һәм, ниндидер олы сер ачкандай, пышылдабрак сөйләшүгә күчте.- Шуңа да бүген сиңа каты сугарга тырышмадым. Ә Шаман кыйнап сынарга ярата. Күрдең бит, ничек өстереп торганын. Икенче вакыт җебеп калма, бар көчеңә каршы тор...
Аннан соң ул саубуллашты да:
- Бу сөйләшүне беркемгә дә әйтмә,- диде.
Ә мин, нәрсә уйларга да белмичә, баскан урынымда торып калдым. Чыннан да, ни була соң инде бу? Димәк, Шамил бик нык сынап алырга ярата. Аның шул гадәтен белгән Дамир минем белән юри сак кыланган. Димәк, мине яклар өчен, ул юри иң беренче булып атылып чыккан. Боларның барысы да бик гаҗәп булып тоелды мина.
Икенче тапкыр килгәч, Шамил мине гаҗәпләнеп каршы алды.
- Син килдеңмени?! - диде ул һәм башын чайкап куйды.- Ә мин сине килмәс дип уйлаган идем...
Аннан соң, бераз уйланып торды да:
- Ярар, үзсүзле малай икәнсең. Миңа ошадың, йөрерсең түгәрәккә,- диде.
Ничек шатланганымны курсәгез иде! Менә бит Шамилнең иң зур сынавы нәрсә булган икән?! Әгәр дә мин теге юлы тукмалудан сон да килгәнмен икән, димәк, курыкмаганмын. Шуны сынарга теләгән Шамил.
Миңа дөньяда Шамилдән дә яхшырак, аннан да акыллырак, аннан да мәрхәмәтлерәк кеше юк булып тоелды. Мин аны шул тукмап сынаулары өчен, «түгәрәккә йөрерсең» дигән сүзләре өчен берьюлы яраттым.
- Безнең түгәрәккә йөрүчеләрнең уртак кагыйдәсе бар,- диде Шамил, һәм әлеге кагыйдәләрне әйткәннән соң, кабатлап, сүз бирергә кушты.
- Тәмәке тартмаска, нинди генә хәлдә калганда да бер-береңне сатмаска! - дип кабатладым мин аның артыннан.
Шул көннән башлап, минем тормышым гел бүтән якка үзгәреп китте. Җирән чәчле Фоатлар, мактанчык Ринатлар минем өчен хәзер чүп кенә булып калды. Алар үзләре үк хәзер минем алда ялагайланып йөри башладылар. Түгәрәккә ник берсен алсыннар шуларның! Шулай дип уйлап горурландым мин ул чакта. Ләкин әлеге малайларның: «Син кайсы урамныкы?» - дип бәйләнүләре, урам данын яклап сугышып йөрүләре эшсезлектән эш табу, кәпрәю генә булган икән ул. Алардан да көчле булам дип, Шаман оештырган бокс түгәрәгенә язылып, хәтәр бер тозакка кереп барганымны сизми дә калганмын мин. Минем өчен яңа, авыр сынаулар алда булган икән әле...
8
Әйе, үз урамымнан бүтән чатка борылганымны сизми дә калганмын. Моны мин хәзер генә шулай итеп күз алдыма китерәм. Ә ул чакта үземне бәхетлеләрдән дә бәхетлерәк, көчлеләрдән дә көчлерәк саный идем, зур-зур ярышларда катнашырга өметләнә идем.

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Үз Урамым - 2
- Parts
- Үз Урамым - 1Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4842Total number of unique words is 198436.4 of words are in the 2000 most common words50.0 of words are in the 5000 most common words57.1 of words are in the 8000 most common words
- Үз Урамым - 2Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4868Total number of unique words is 205736.6 of words are in the 2000 most common words51.8 of words are in the 5000 most common words60.2 of words are in the 8000 most common words
- Үз Урамым - 3Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 2194Total number of unique words is 107542.3 of words are in the 2000 most common words54.1 of words are in the 5000 most common words61.3 of words are in the 8000 most common words