Latin

Үз Кеше

Total number of words is 362
Total number of unique words is 292
51.3 of words are in the 2000 most common words
64.8 of words are in the 5000 most common words
70.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Эштән кайтып килешли Закирҗанны кечкенә генә бер эт тешләде. Эт димәсәң, хәтере калыр, бияләй хәтле генә чәңгелдек бер нәрсә инде шунда. Чеметеп алган кебек кенә бу тешләүгә Закирҗан игътибар итмәде. Әмма иртән гөбедәй шешеп чыккан балтырын күргәч, шүрли калды.
– Хәзер үк бүлнискә йөгер! – диде аңа, пошаманга төшкән хатыны.
Кичен кунакка барасын исендә тоткан Закирҗан нәкъ шулай эшләде дә.
...Болар чакырылган җиргә парлашып килеп кергәндә мәҗлес әле башланып кына килә иде. Кунаклар башта, гадәт буенча, хөкүмәтне сүгеп алдылар. Бераз "пар" чыгаргач, ирләр әкренләп машина, бензин бәяләренә, хатын-кызлар яраткан сериалларына күчте. Шулай матур кына күңел ачканда кемдер Закирҗанның бөтенләй эчми утыруын шәйләп алды.
– Син нәрсә, Закирҗан, – диде табын хуҗасы тавышын калынайта төшеп. – Ураза тотмыйсыңдыр бит? Давай, кеше кәефен бозып утырма монда, тот рюмкаңны!
Бөтен күзләрнең үзенә текәлгәнен күргәч, Закир җан читенсенеп китте, аның маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты.
– Ни бит, ярамый, – диде ул, уңайсызлануыннан урындыгында боргаланып.
– Әкият сатма! Ничек инде ул ярамый? Миндә кан басымы, баҗайның, әнә, язва – ярамый дип тормыйбыз. Рас җыелганбыз икән, эчәбез!
Моңа кадәрле мәҗлесләрдә кыстаганны да көтеп тормыйча шайтан суын ялт итеп каплап куя торган Закирҗанның бу юлы фәрештәгә түнеп утыруы шактый гына кызып өлгергән кунакларга бер дә ошамады. Колактан-колакка чыш-пыш китте:
– Без аракы эчәбез, ә ул мыек астыннан мыскыллап көлеп утыра, – диде берсе, кашын-күзен җыерып.
– Эчүен ташлап, машинага акча җыймакчыдыр ул, – диде икенчесе, тешләрен шыгырдатып.
– Юк, юк, алай түгел, кәттиж салырга йөри ул, – диде өченчесе, күзләреннән хәтәр очкыннар чәчеп.
– Пычагым да белмисез! Аңа кәттиж дә, машина да кирәкми, акча җыеп, яшь хатынга өйләнмәкче ул, – диде дүртенчесе, астыртын елмаеп.
Соңгы сүзгә Закирҗанның хатыны чыдамады.
– Эч тизрәк, бирән! – диде ул терсәге белән иренең кабыргасына төртеп.
– Кем чакырган аны? – дип нәфрәтләнде бер исерек тавыш. – Чыгып китсен! Утырмыйбыз аның белән!
Ахыр чиктә Закирҗан тамагына утырган төерен көч-хәл белән йотып җибәрде дә, түземлеге бетеп, сикереп торды.
– Их, сез! Урамда эт тешләгәч врач уколдан соң кырык көн аракы эчәргә ярамый дип әйтмәгән булса, утырыр идемме соң мин сезнең алда күз көеге булып, сезнең авыз чайкаганыгызга түзеп?!
Шунда ук барысына да ничектер рәхәт булып китте. Чырае ачылган хуҗа кунакларын үтереп кыстый башлады. Мәҗлес әле генә игътибар үзәгендә булган Закирҗанны бөтенләй онытты! Шулай да салмыш күршесе, күз кысып:
– Маладис, безнең кеше икәнсең! – дип, аркасыннан кагып куйды.
You have read 1 text from Tatar literature.