Latin

Уяу Хәтер

Total number of words is 1378
Total number of unique words is 974
36.1 of words are in the 2000 most common words
51.0 of words are in the 5000 most common words
59.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Поэма.
I
Хәрбиләр өйрәнү уздыра:
Туктаусыз туплардан аталар.
Картайган солдатлар төннәрен
Уйланып йокламый яталар.
Ветеран солдатлар йокламый,
Әрниләр күптәнге яралар.
Хәтерне уятып, сызлатып,
Хәрбиләр туплардан аталар.
Ир-егет бурычы - ил саклау,
Дошманнан илеңне таптатмау.
Ватанга куркыныч янаса,
Сыгылмау,
Сынатмау,
Тик ятмау...
II
1941 елның июнендә уздырылган Сабан туе кебек күңелле,
зур Сабан туе безнең авылда инде беркайчан да кабатланмый,
хәтта озак елларга югалып та тора.
Бу көнне кыш буе көттеләр,
Гөр килде Ике Су арасы.
Җилферди сөлгеләр колгада:
Бүген бит Сабантуй буласы.
Күңел шат. Хәвефне сизмиләр,
Егетләр кызларны күзлиләр.
Юртаклар чабышка әзерләр -
Бииләр урында, түзмиләр.
Бер читтә түгәрәк табыннар,
Рәхим ит чәеннән, балыннан.
Мәйданга чыгалар батырлар,
Сөлгеләр билләргә салынган.
Балалар, көлешә-көлешә,
Күз бәйләп таш чүлмәк ваталар.
Улларын, кызларын, дәрт биреп,
Яратып күзәтә аталар.
Җан тыныч. Ил чиге - йозакта,
Армия тынычлык сагында...
Кара хәбәр җәйде канатын
Бәйрәмнең иң кызган чагында.
Германиядән искән җилләр
Сугыш быргысына өрделәр.
Көрәш мәйданыннан батырлар
Илне яклап утка керделәр.
Дәһшәтле, газаплы утлы юл
Онтылмас дүрт елга сузылды.
Үлем белән бергә янәшә
Меңләгән чакрымнар узылды.
Киттеләр атлар да, ирләр дә
Мәйданнан туп-туры сугышка.
Ватанын уйлады һәр солдат
Уйлады иң соңгы сулышта.
Кызганмады гомерен ил өчен,
Каны белән җирне сугарды.
Яу кырында күпләр ятып калды,
Утлы өермәдә югалды.
Көтте яп-яшь киткән улларын
Күз яшьләрен түгеп аналар.
Сөелмичә калды күпме яр,
Ятим калды күпме сабыйлар.
Куркыныч килгәндә чын ирләр
Ил хакын кан белән түлиләр.
Ил өчен гомерен биргәннәр
Үлмиләр, мәңгелек яшиләр.
Җиңү белән кайтты батырлар,
Тик тынычлык җиргә иңмәде.
Ут сүнмәде, бәйдән ычкынган
Гыйфрит исән, гыйфрит үлмәде.
III
1954 елның 14 сентябрендә Тоцк полигонында
атом бомбасын сынау уздырыла.
Көннәрдән бер көнне гыйфритне
Хәрбиләр иреккә чыгарды.
Җиргә бер типте дә, ут булып
Үсте ул һаман да югары.
Таң калып күзәтте бар халык:
Һавада ал гөмбә чайкала,
Полигон үзәге - җәһәннәм,
Җир һәм Күк тоташып айкала.
Маймыллар, ат-сыер, машина,
Очкычлар... - барысы буталды.
Урманга ут капты. Әйтерсең,
Гыйфрит шәмнәргә ут алды.
Болынның бизәге чәчәкләр
Әйләнде кап-кара күмергә.
Керделәр солдатлар аннары
Мәхшәрнең үзәген күрергә.
Белмәде солдатлар гыйфритнең
Үзләрен тотакка алуын.
Яшәргә бу якты дөньяда
Санаулы ай, еллар калуын.
Полигон үзәге. Чаң кага.
Чаң кага - хәтерне яңарта.
Бел син, Кеше: гыйфрит үлемсез.
Көтеп үз сәгатен ул ята.
IV
Узган гасырның 70 нче елларында Әмирхан авылы
тирәсендә дә өйрәнүләр уза иде.
Ничә ел узса да төзәлми,
Картайган солдатның ярасы.
Яңартып хәтерне, җитмәсә,
Гөр килә Ике Су арасы.
Сандугач тавышын бүлдереп,
Яңгырый автомат тавышы.
Юк, сугыш түгел бу - илләрнең
Коралны туплауда ярышы.
Тын яткан даланы уятып
Хәрбиләр өйрәнү уздыра.
Корыч танк ярларга үрмәли,
Юлларда тузаннар туздыра.
Дошманнар калтырап торсыннар:
Бездә дә җитәрлек корал бар.
БТР, очкычлар һәм туплар
Куркуны белмиләр солдатлар.
Өйрәнү тукталган арада
Йөгерә болынга балалар.
- Ә мин танк эченә кердем, дип,
Мактана соңыннан малайлар.
Күтәреп ипиен йөгерә
Читтәге солдатның анасы.
Аның да кайдадыр тилмереп,
"Сугышып" йөридер баласы.
Болынга баралмый карт солдат,
Ачылган бүген дә ярасы.
Ә үзе кабатлый бер сүзне:
"Булмасын сугышның яңасы".
Малайлар күзендә очкыннар,
Күбесе хәрбиләр булачак.
... Сине дә сынаулар көтүен
Белмәдең, сизмәдең, балачак.
V
Әфган сугышында катнашкан якташларым истәлегенә.
Көйдереп сулышны, Әфганнан
Кайнар җил исте дә исте.
Чит илнең аяусыз сугышы
Күпме яшь гомерне, эх, кисте!
Сугышны белмәгән балалар
Уеннан утларга керделәр.
Дусларын югалткач мәңгегә
Сугышның чын йөзен күрделәр.
Кемнәрне кемнәрдән якларга?!
Һәр дувал артында дошман бар.
Ни өчен сугыша халыклар?
Әйтерсең, яшәргә дөнья тар!
Әмерләр Үзәктән бирелә.
Уйланып торма син, и солдат,
Әмерне үтәү - төп бурычың,
Атарга кушсалар, син дә ат!
"Без ирек китердек Әфганга,
Ә халык сугыша ник каршы?"
Газраил арыды ил буйлап
"Тюльпан"да "груз 200" ташып.
VI
Эшкә урнаша алмый йөргән Тоцк районы егетләре,
аптырап, хәрбиләрдә эшкә урнашты.
Алда ни көтәсен ул чакта белми иделәр.
Кешелек язмышы шундыймы,
Әфганнан күчтеме кайнар җил.
Кемнәрнең күз яше төште соң,
Таралды бер көнне Туган ил.
Бабасы Берлинны алышты,
Атасы Әфганда сугышты.
Яшь буын, синең үз чиратың:
Син дә күр, син дә бел сугышны.
Ә гыйфрит тауларда уянды,
Уянды яңа таң атканда.
Нәни кош, очарга өйрәнеп,
Канатын кыюсыз какканда.
Уянды, кешеләр аңына
Ашыкты богавын салырга.
Кайнатып мәхшәрдә барысын
Баерга, кан эчеп калырга.
Ит кирәк гыйфриткә - ил буйлап
Җыйдылар яшьләрне далага.
Махсус полк оешты тиз генә
Һәм китте сугышка Чечняга.
Ике Су арасы таллары
Сыгылып төштеләр кайгыдан.
Эш табалмый йөргән егетләр
Сугышка киттеләр авылдан.
Карт солдат уфтанды сызланып,
Ачылды күптәнге яралар.
"Без илне фашисттан якладык,
Китәсез кайларга, оланнар!"
Ике Су арасын шаулатып,
"Аҗаган" уйнаган балалар
Үстеләр, солдатлар булдылар.
Үлемнең каршына бардылар.
"Аҗаган" - кызыклы уен ул,
Ярышып кар кирмән аласың.
"Каршы як" - чын дошман түгел лә,
Барыбер дус булып каласың.
Уятып йоклаган хәтерне
Козгыннар кычкыра тауларда.
Уен түгел сугыш. Белегез:
Күбегез югалыр яуларда.
"Күз яшенә Мәскәү ышанмый" -
Борынгыдан калган гыйбарә.
Эшелонга төяп, кызганмый,
Киләчәген утка җибәрә.
Азатлык даулаган Чечняга
Халыкның җыелды төрлесе.
Иманлы, белемле, яхшысы,
Бар иде денсезе, иблисе.
Ә гыйфрит тантана итте дә,
Вәхшилек юлына бастырды.
Гаепле, гаепсез - барсын да
Кол итте, үтертте, астырды.
Юк монда сугышның чикләре,
Тыл, фронт - барысы буталган.
Гөлбакча корыган. Каргалган
Тау илен тоташтан ут алган.
VII
Икенче Чечня сугышында иптәшен коткарганда һәлак булган,
"Мужество" ордены белән бүләкләнгән авылдашым Ринат Ибраһимов
һәм аның иптәшләре истәлегенә.
Дуслар китә.
Мин дә калмыйм дип,
Син дә кайттың Абхаз иленнән.
Белмәдең шул язмыш аерасын
Мәңгелеккә туган җиреңнән.
Каршыладың Яңа ел таңын
Соңгы тапкыр дуслар янында.
Балачакка кабат кайткандай
Шаярдыгыз чыршы янында.
Әйлән-бәйлән уйнадыгыз бергә,
Таң атканчы утлар сүнмәде.
Шаян сүзгә кушылып көлсәң дә,
Күзләрең бит синең көлмәде.
Әле яңгыр яуды, әле кар,
Тәрәзәләр елап бозланды.
Әнкәң түкте кайнар күз яшен,
Әтиеңнең җаны сызланды.
Түрә балалары кадерле,
Акча түләп кача сугыштан.
Үзең теләп утка керәсең,
Акча кирәкме соң, әллә дан?
Кадерләрен бел дип яшәүнең,
Туганнарың күпме ялынды.
Ашкындырды микән күрәчәк,
Уйламадың сөйгән ярыңны.
Иптәшләрем утка кергәндә
Өйдә, дидең, ятып калыйммы?
Нәрсә уйлар дуслар шул чакта,
Куркак данын, дидең, алыйммы?!
Сау булыгыз, дидең, ашыгып,
Күрешмәсәк, бәхил булыгыз.
Сез догада, дидең, торыгыз.
Авыр иде барыр юлыгыз.
Таң атканда юлга чыктыгыз.
Кар астында йоклый киң дала.
Өянкеләр шаулап озатты:
"Исән генә йөреп кайт, бала".
Гыйфрит утлы камчы уйната
Тау күгендә уйный аҗаган.
Киноларда гына күрелгән
Сталинградка Грозный охшаган.
Әмер бирде Үзәк: "Каланы
Чистартырга кирәк дошманнан".
Өйрәтмәде ләкин: ничек соң
Аерырга дусны дошманнан.
Ныгытылган монда һәрбер йорт
Һәр почмакта үлем сагалый.
Кабер ташы кебек ташлары
Һавасы да җанны яралый.
Иттарткычын гыйфрит көйләде,
"Минутка"га [1] куйды аннары.
Системаны эшкә җикте дә,
Акты ташып адәм каннары.
Һәр җирдә ул була вәхшиләр,
Шайтанга җаннарын сатканнар.
Үзәктә - полк 506нчы,
Уңнан да, сулдан да аталар.
Белмәде кая да атарга
Әмирхан авылы егете.
Хәтердә - әтисе-әнисе,
Колакта - туганнар үгете.
Искә төшә, өзеп үзәкне
Авыл да, инеш тә, таллык та...
Килмәде сугышка дан эзләп,
Кирәкми акча да, байлык та.
Күзләрдә биешә нишләптер
Миләшнең өлгергән тәлгәше.
Чү! Әнә ярдәмгә чакыра
Яралы иң якын иптәше.
Снайперлар хәйләсен белмәде,
Беркем дә туктата алмады.
Дустына ярдәмгә ашыкты,
Куркырга вакыт та калмады.
"Түз, диеп, әйтергә өлгерде,
Туеңда биербез бергәләп".
Ут чәчте шул чакта Каракош
Бәгырьне кисәккә телгәләп.
Елмайды иптәше, сизмичә,
Яшәргә секундлар калганын.
Азатлык даулаган чеченның
Үлгәннәр өчен үч алганын.
Сүнде кояш. Кинәт йолдызлар
Якынаеп җиргә коелды.
Җан кош булып очты иреккә,
Ак болытка барып сыенды.
Фәрештәләр алды күтәреп
Сызланудан алҗыган җанны.
Җир өстендә - утлы өермә,
Буа төннәр туачак таңны.
Эшелон-эшелон киттеләр,
Кайттылар әйләнеп... табутта.
Сугыш керде шулай өйләргә
Тоцкое, Әмирхан, "Восток"та.
Җаның күккә ашты. Гәүдәңне
Кайтардылар туган ягыңа.
Яңа елны бергә каршылаган
Кыз-егетләр килгән яныңа.
Эх, язмыш! Әле кайчан гына,
Кайчан гына бергә идегез.
Киләчәккә юрап ак бәхет,
Әйлән-бәйлән уйнап йөрдегез.
Кызык түгел иде сәясәт тә,
Ерак иде кебек сугыш та.
Аңга җитте: яшьтәшләр
Һәлак була сәер сугышта.
VIII
Кемгә кем сугыша? Ни өчен
Көл була шартлаудан тораклар.
Террорист, бандитлар кемнәр соң?
Ил халкы тулаем - тотаклар.
Күбәя көн саен "нокта"лар
Рәсәйнең җанында яра бар.
Кем өчен үләләр балалар,
Канлы яшь түгәләр аналар?
Сугышны кемнәр соң башлаган?
Илне яклый яшьләр кемнәрдән?
Җирдә җавап тапмаган күзләр
Ярдәм сорап күккә төбәлгән.
Буып кына җиңеп буламы,
Боз эрүдән туган тау суын?
Баш өстендә камчы уйнату
Кузгата тик халык ярсуын.
Яулап буламы соң ирекне,
Канга батып күкрәк-муеннан?
Газраилнең талган канаты
Мәет ташый гыйфрит туеннан.
Бу сугышта булмас җиңүче
Беркемне дә әҗәл аямый.
Сабыймы, өлкәнме, егетме,
Корбанның яшенә карамый.
Гыйфрит тауда яккан учакның
Очкыннары илгә таралган.
Җир арыды инде. Сөремнән
Ак болытлар күктә каралган.
Котып сулышлары җилләрдә,
Җәйләрендә җаның өшерлек.
Җәһәннәмне үзе тудырып,
Сират күперен уза кешелек.
....................................................
Хәрбиләр өйрәнү уздыра:
Туктаусыз туплардан аталар.
Ветеран солдатлар уйланып,
Төннәрен йокламый яталар.
Ә туплар туктаган арада,
Чал чәчле кылганлы далага,
Хәтерне уятып, сызлатып,
Чаң каккан тавышлар тарала...
2003 ел.
--------------
“Минутка” – Грозныйдагы мәйдан.
You have read 1 text from Tatar literature.