Latin

Утыргыч

Total number of words is 573
Total number of unique words is 426
51.8 of words are in the 2000 most common words
65.9 of words are in the 5000 most common words
72.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Шәйдулла, торак идарәсендә эшләүче гади балта остасы, бер уйламаган җирдән бизнесмен булды бит. Март аеның егермесенә баҗасы Гата аны юбилеена, илле яшенә чакырды. Кунаклар бик күп чакырылган икән, баҗасы аңа үзе ясаган биш кеше утырмалы агач утыргычын да алып килергә кушты. Билгеләнгән көнне бизәнеп-ясанган хатыны Бибисара күчтәнәч һәм бүләкләр, Шәйдулла ике метр ярымлы утыргычын күтәреп кунакка киттеләр. Бәхеткә каршы алар баҗаларыннан ерак тормыйлар иде, өч тукталыш арасы гына, югыйсә агач утыргыч шактый авыр, каһәрең...
Тирләп-пешеп барып керделәр, аларны ишек төбендә бераз кызмача булып алган Гата каршы алды. Хатын-кызлар аш бүлмәсендә мәш килгән арада бер-ике рүмкәне каплап та куйдылар. Утыргычны куеп утырып карадылар.
– Ну, утыргыч шәп синең бр-р-рат, ә! – дип Гата баҗасын мактап та алды. Ул тәмле сүзле, мактауга юмарт иде. Мәҗлес вакытында кунакларга да баҗасының алтын куллы оста булуын сөйләде. Утыргыч кадәр утыргычны берүзе күтәреп килүенә кунаклар да соклануын белдерде. Шәйдулла өчен аерым тост әйтеп, басып та эчтеләр. Ул кыстауга килә торган кеше, баҗасы мактаган саен төбен кадәр эчеп утырган иде, шактый йомшарды. “Иртәгә үзебез илтеп бирербез”, дисәләр дә мәҗлестән соң утыргычын күтәреп кайтырга чыкты.
Беренче автобус тукталышына җиткәч утыргычын куйды, утырып тәмәке кабызды. Хатыны: “Үзең кайтырсың, шул кадәр дуңгыз кебек эчмәсәң! Ичмасам атларга да хәле юк бит, тәмәке тартырга утырды, хәчтерүш”, – дип ачуланып кайтып китте. Шул вакыт бер егет, ике кыз килеп утырдылар. “Кичә генә бу утыргыч юк иде, бүген эшләп тә куйганнар”, – диде егет. Шәйдулла айнып киткәндәй булды: “Нәрсә?! Ясаганнар ди менә сиңа, көтеп тор. Минем утыргыч бит ул, мәҗлестән кайтып киләм! Ану төшегез, имансызлар!” Итагәтьле яшьләр булып чыкты алар: “ Абый, кумагыз инде безне, бик арыдык, автобуслар юк, биш-алты тукталыш арасын җәяү килдек. Без утырып торган өчен сезгә акча түлибез”, – дип кызларның берсе кесәсеннән биш тәңкә чыгарып Шәйдуллага сузды. Аңардан күреп икенче кыз да, егет тә акча бирделәр. Акча түләгәч – пажалыста, күпме түлисең, шулай утырасың! Яшьләр биш минутлап утырып тордылар да, рәхмәт әйтеп ары киттеләр. Шәйдулла шулай унбиш сум “акча эшләп” өенә кайтты.
Икенче көнне Гаталарда мәҗлестә булган, аның белән бергә эшләгән иптәше утыргыч сорап шалтыратты, өендә Коръән ашы үткәрә икән, Шәйдулла аңа биреп торды. Аннан китте-китте... аның утыргычы алар яшәгән бистә буйлап өйдән-өйгә, мәҗлестән-мәҗлескә йөри башлады. Әлбәттә, бушка түгел, кем 50, кем 100 сум бирә, кайберләренә ул хатынын ияртеп, утыргычын күтәреп кунакка да барды.
Бер утрыгычны ничәгә бүләсең инде аны. Сорау зур булгач, Шәйдулла бишне ясады, бер айда тагын унны, аннары өстәп янә егермене эшләде... Ул торак идарәсендәге эшен ташлады, бизнес киңәйгәннән киңәйде, тоташ шәһәргә таралды. Бибисараны баш бухгалтер итте, кызын диспетчер хезмәтенә куйды. VIP клиентлар өчен коры нарат тактадан матур итеп, сырлап, лаклап махсус утыргычлар ясады. Табигать кочагында ял итүче, мәҗлес үткәрүчеләргә сүтеп җыелмалыны эшләде. Утыргычлары кебек үзе дә хатыны белән бик күп зур мәҗлесләрнең кадерле кунагына әйләнде. Урыны һәрвакыт табынның түрендә булды.
Һәр бәйрәмдә олы табын коруны гадәткә керткән безнең халык. Баласының бер яшьлек “юбилеен”да, яңа үтүк алуны да, беренче кар төшүне дә, боз китүен дә, гафу итәрсез мәче баллалаган көнне дә билгеләп үтә ул. Ә һөнәри, дини, башка бәйрәмнәр, истәлекле көннәр: Яңа ел, иске яңа ел, Раштуа, 1 һәм 9 май, 23 февраль, 8 март, шахтерлар, балыкчылар, тимер юлчылар, студентлар, китапханәчеләр, автомобильчеләр, милиционерлар, укытучылар, матбугат хезмәткәрләре, урам себерүчеләр, көтүчеләр көне – көн дә бәйрәм, хөррият! Урамда беренче тапкыр күргән кешеңне бәйрәм белән котла, ул аптырап нинди бәйрәм белән дип сорамаячак. Шәһәрдә әнә “Бәйрәм белән!” дигән плакатлар еллар буена эленеп тора. Бер карасаң нигә аларны алыштырып торырга, уңайлы бит – бөтен бәйрәмгә дә туры килә. Бәйрәмнәр булганда Шәйдулла, шөкер эшсез утырмас! Аның утыргычларын тиздән күрше шәһәр, өлкә, илләрдән дә соратып ала башларлар, менә күрерсез!
You have read 1 text from Tatar literature.