Latin

Уңышсыз Көн

Total number of words is 966
Total number of unique words is 670
44.3 of words are in the 2000 most common words
57.7 of words are in the 5000 most common words
63.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Ашык-пошык кына күзлек пыяласын сөртеп маташканда, кинәт нәрсәдер «кытырт» итмәсенме! Мин беразга тын калдым. Идән тактасы булдымы, әллә телевизормы?.. Кулъяулыгымны алуым булды, идәнгә вак-вак пыяла кисәкләре коела башлады, гүя бөтен тәнем шуның белән бергә чәлпәрәмә килде... Ай, Аллам... Йә, Хода... Нишләдем мин? Яраткан күзлегемнең сыдырылып беткән пыяласы! Харап булды... Баш бетте... Кая барыйм хәзер...
Бөтен үткән, бүгенге һәм киләчәк тормышым күз алдымнан йөгереп узды. Минем гел шулай була ул. Каядыр артык ашыга башласам, бер-бер хәл чыкмыйча калмый. Йә такыр җирдә абынып егылам, йә чынаягымны төшереп ватам, йә кирәкле лекция дәфтәремне өйдә онытып калдырам.
Вакытын да әйтер идем инде, яшь кызны кыскан егет шикелле кыса, каһәр. Әз-мәз уйларга да ирек бирми.
«Вәт!.. Таптым!.. Университетка күзлексез барам да дәрестән соң пыяла куйдыртам». «Алай дисәң, болай гына берни дә күрмим... Хәер, шул ватык килеш киям. Булды, бетте!.. Ничек шәп итеп өзеп әйттем. Шулаймы?..»
...Шыгрым тулы автобуска, урам эте шикелле, көчкә үрмәләп мендем. Өстәвенә шап итеп түшәмгә башымны бәрдем... «Әл-лә-лә... Авырта бит...» «Үсмәскә иде шулкадәр. Кем кушкан сиңа?» «Мин гаеплемени соң?» «Үзең, үзең генә гаепле... Акланып маташа тагын. Ипи шүрлегеңә тондырырмын, күп сөйләнеп, сүз куертып ятсаң...» «Уф-ф-ф-ф...»
Беренче дәрес – физик культура. И, Ходаем, соңга гына калмасам ярар иде. Болай да унбиш дәрескә килмәдем...
Кинәт күз каршыма Гөлфия апа килеп басты: «Малай актыгы, шулай йөрсәң, барып чыгасың син, кара аны, анаңны фәлән итим...»
Мин, абына-сөртенә, спорт комплексына чаптым. Дәрескә вакытында өлгердем өлгерүен. Әмма Гөлфия апа сәламемә каршы җавап бирмәде, усал итеп кенә сөзеп карады да дәшмичә яннан үтеп китте. Әллә күзлегемә карап: «Хәерче тәре», – дип уйлады инде, минәйтәм. Теге унбиш дәрескә, «отработка» ясату өчен нәрсә дә булса өметләнеп, бар хыяллары да минем күзлегем пыяласы кебек чәлпәрәмә килде микән?
...Дәрес ахырында янына килеп карадым каравын... «Зачет сессиясе җитсен, аннан карарбыз», – диюдән гайре берни дә әйтә алмады, мәлгунь.
...Бер булмагач, юк инде. Кафега кереп, бераз «баш төзәтмәкче» булган идем. (Спорт белән шөгыльләнеп алгач, бераз кирәк ул.) Барып чыкмады. Сатучы илле сумлыкны ваклый алмады, тиеннәрен тәки тапмады, бахыр. Ә мин, авызыма килгән суларны йота-йота, икенче кафега киттем. Кофе алган идем, инде утырдым гына дигәндә, кемдер арт саны белән өстәлне селкетеп җибәрде, стакан ауды, бөтен клеенкага кәһвә диңгезе җәелде. Әйтерсең лә яз көне җиткән дә, Агыйдел елгасының бозы киткән... Нишләргә дә белмәдем, савыттан бөтен салфеткаларны җәеп салдым. Авызымны терәп, эт шикелле телем белән ялый алмыйм бит инде... Тагын ач калдым.
Бүген мин күз атып, яшерен сөю утында янып йөргән кызыма мәхәббәт аңлатмакчы идем, шуңа дип Бауман «подземка»сына кып-кызыл роза алырга төшеп киттем. «Ниемә төшәсең анда? Бүген дөнья сиңа артын күрсәткән позада тора. Барыбер бернинди эшең дә, бернинди омтылышың да барып чыкмаячак...» «Телеңне тый. Хисләр һәммәсеннән дә өстен. Барырга, алырга кирәк. Югыйсә, кайчан чын дөресен әйтәсең» «Җүләр сатма, яме. Әйттем ич инде – бүген синең көн түгел» «Харап икән. Шулай җебеп, мәми авызланып йөр алайса... кызыңнан коры да калырсың әле, хөрәсән!» «Кем дидең, тиле?!» «Ярый, булды. Төшәбез тәк төшәбез...» «Үзеңә кара. Миңа барыбер...»
Розаның иң матурын сайлап алдым да алман дәресенә менеп киттем. Группадагы кызлар бер-бер артлы үз сораулары белән камап алдылар. Кемгә дә кемгә? Миңа бүләк ит тә, миңа бүләк ит...
– Әйе, хәзер. Очрашуга барасым бар минем, очрашуга.
– Ә кем белән? – дип һаман кызыксынганнан кызыксыналар.
Җүләрме мин авызымны үлчәмичә бар серемне кычкырып йөрергә...
– Әйтмим. Бәлкем, туташтыр, бәлкем, ханымдыр, бәлкем... берәр әбидер...
Тырышып-тырышып карадылар, бүтән сүз тартып ала алмадылар. Мин, немец тоткынлыгына эләккән чын татар партизаны шикелле, берни дә дәшмәдем. Җүләрме мин бөтен серләремне сөйләп йөрергә?! Үзләре бер дә әйтмиләр. Хәзер, көтеп торсыннар. Әйтмим, барыбер әйтмим. Үтерсәләр дә ләм-мим.
Аптырагач:
– Безгә кайчан шундый матур чәчәкләр бүләк итәсең инде, – дигән булалар.
– Берегезгә генә бирсәм, бүтәннәрегез көнләшә. Барыгызга да – эрәт юк... – дим.
...Хәзер, көтеп торсыннар. Мине ыштансыз калдырмакчы булалармы әллә. Акчам булсамы, дөньядагы барлык кызларга да чәчәк алып бирер идем дә... Ә теге кызга, бүген очрашырга тиешлесенә, берне генә түгел, ә өчне!.. Юк... бишне!.. Юк-юк... Унбишне!.. Хәер, сандамыни хикмәт. Әгәр ул да яратса, берәү дә җитә. «Ә яратмаса?» «Ничек инде яратмаса... Ул мине сөя.» «Нәрсә белән дәлилли аласың?» «Беркөн шигырь блокнотымны карамакчы булган иде. Ә мин юри бирмәдем» «Бәлкем, болай гына сорагандыр ул?» «Юк. Тиккә генә түгел. Дустының кесә телефонына (бердәнберем исеменә) SMSка белән шигырьләр җибәргән идем, шуңа миннән дә шикләнә торгандыр, ул шаян егетнең кем икәнлеген белергә телидер...» «Әйе, әйе, «Дыр» белән «бугай» сугышкан, ди, кайсы җиңде микән?» «Нәрсә?» «Кәбестә...» «Ярый, башымны катырма әле. Сөя дигәч сөя инде. Бетте-китте, вәссәләм...»
...Дәресләр беткәч, университетның унберенче катына күтәрелдем. Лифтлар шыгрым тулы булганга, җәяүләп кенә очкан идем... Тугызынчы һәм унынчы катлар арасында, чайкалып китеп, нәкъ баскыч өстенә барып кадалдым. Ә баскыч, күптән ир назы күрмәгән тол хатын шикелле, мине үз кочагыннан җибәрергә теләмәде. «Соңга калам бит!.. Ишшу җитмәсә телем ике теш арасына кысылып калган... Әнием... У-у-уф-ф... Каный... Әнием... Каный...» «Нәрсә авызыңны бәлеш кебек җәйдең?! Кыз сине көтеп тора, ди, бар... күбрәк мескенлән... Авызыңны ачып калырсың әле, тинтәк!..»
Тиз генә торып әллүр...
Унберенче каттан и эзлим, и эзлим. Юк кына бит, юк кына. Сөйләштем ич, әйтмәсәм бер хәл иде. Көтә-көтә күзләрем талды, күңелне өметсезлек алды. Аһ!.. Килмәведер. Будыр килмәве...
Әйтәм ич, үзем уңышсыз көн икәнен белеп торам. Кирәк бит, ә?! Бу чәчәкне кая куярга, ничек тапшырырга? Белмим...
...Көтеп-көтеп тә трамвай килмәгәч, маршрут таксие белән тулай торакка кайттым. Розаны суга куйдым да кабат университетка. Компьютерда гәзит эшлисе бар иде. Студентлар гәзитен. Тагын ниләр күреп бетерермен?..
Ә барысы да алда булган икән... Барыбер берни дә эшләп булмады. Санак сыйныфындагы компьютерлар, шашкан кебек, бер команданы да тыңламыйча, үзләренекен әтмәлли бирделәр. Эчкәннәр дисәң, авызлары юк инде. Бәлкем, вирустыр?..
Аннары ут сүнде... И көтәбез, и көтәбез – ут та юк, кәеф тә юк дигәндәй...
...Кояш баер алдыннан гына тулай торакка кайтып егылдым. «Ниһаять, бу «этле», «бетле» көн ахырына якынлаша... Чәчәкне иртәгә бирермен, ахры. Эх, тагын, каушап китеп телләрем бәйләнмәсә... Барысы да шул күзлек пыяласыннан башланды... Барып көйләтергә дә онытканмын. Уф-ф-ф»...
«Ярый, борчылма! Сөя ул кыз сине, ярата. Ә сине яратмый мөмкинме соң?! Барысы да алда. Алла боерса, һәммәсе дә ал да гөл булачак, ә артта – чәчәк!»
You have read 1 text from Tatar literature.