Latin

Тыкрык - 1

Total number of words is 4272
Total number of unique words is 2263
34.5 of words are in the 2000 most common words
51.3 of words are in the 5000 most common words
60.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(повесть)
I бүлек. Сәгадәт
Мөхлисә карчык ишек каккан тавышка сискәнеп уянды. «Әллә пожар-мазармы?» — дип, тәрәзәгә капланды.
Дөньяны төн караңгылыгы баскан. Күктә ник бер йолдыз җемелдәсен дә, тирә-юньдә ник бер чаткы ялтырасын. Ишек дөбердәве тагын кабатланды. Карчык, сак кына өй ишеген ачып, чоланга башын сузды, шомланып, бераз тыңланып торды.
Кагучы, сабырсызланып, ишекне төйде.
— Кем бар анда?
Тавышы бик тонык, хәлсез чыкты.
— Кем бар? — дип кабатлады ул.
— Мөхлисә түти, бу мин — Гыйззәт хәзрәт!
Ишекнең теге ягыннан кагучының яшь, көчле тавышы яңгырады.
Карчык шул мизгелдә үк җиңел сулап куйды.
«Гыйззәт хәзрәт икән! Димәк, хәвеф-хәтәр булмас. Авыл күрке булган Гыйззәт мулланың имәнеч хәбәр китерүе мөмкин түгел.»
Карчык, бастырыкны алып, өй алды ишеген төн карасына таба этеп җибәрде.
Кара шәүлә булып торган Гыйззәт хәзрәтнең борчулы тавышы ишетелде:
— Гөлйөзем бәбәйгә чирли, түти... Ярдәмең кирәк ...
— Хәзер, хәзер, бәбкәм ...
... Карчыкның кыштыр-кыштыр җыенып чыкканын хәзрәт баскыч төбендә көтеп алды.
Менә алар, тиз-тиз атларга тырышып, караңгылыкка кереп югалдылар. Алдан мәһабәт гәүдәле Гыйззәт хәзрәт бара, аның артыннан карчык теркелди.
... Гыйззәт Гөлйөземгә яратып өйләнде. Кышкардагы данлыклы мәдрәсәне тәмамлап кайтуына күрше кызы тәмам пешеп җиткән, өлгергән иде. Егетнең үзенә сокланып, яратып каравын кыз күңеле шундук сизде.
Чишмә суыннан менеп килеше иде. Таллар арасыннан каршына «тып» итеп Гыйззәт пәйда булды.
— Кем дип торам! Үзебезнең күрше икән! — диде ул, кызга томырылып.
Гөлйөзем кып-кызыл булды, янды, пеште. Чиләкләре дә көянтәсе-ние белән әздән генә иңбашыннан шуып төшмәде. Каушавыннан, яулык чите белән йөзен капларга да онытты.
Чишмә юлын кыскартып, бакча башыннан гына үзенә бер сукмак салган иде кыз. Шуңа күрә өстендәге күлмәге дә, билендәге алъяпкычы да артык гади иде. Ул, күзләрен тузанлы аякларына төбәп, тынып калды.
Егет үзе дә каушаган иде. Шулай да күңелендәгесен әйтеп бетерергә ашыкты:
— Кичен чишмә буена уенга ник төшми дисәм, аның үз сукмагы бар икән ...
Икесе дә сүзсез калды. Көпә-көндез икәү генә аулакта тору уңайсыз иде. Кыз кузгалды. Егет, кабаланып, Гөлйөземнең алъяпкыч кесәсенә нидер шудырды.
— Кичен уенга төш, яме... Төш ...
Егетнең назлы карашы кызны шактый озата барды. Алъяпкыч кесәсендәге теге әйбер никадәр ымсындырса да, карарга җае чыкмады. Суын кисмәккә бушатып, көянтәсен чоландагы кадакка элгәч кенә, кулы серле бүләккә ырынды.
Исле сабын икән... Сурәттәге чибәр кызга сокланып һәм сәерсенеп карады. Гомерендә беренче тапкыр кеше сурәтен күрүе иде Гөлйөземнең. Кәгазен саклык белән аралап, алсу сабынны йөзенә китерде. Шомырт чәчәкләрендә генә була торган әчкелтем хуш ис борынны иркәләде.
Кичен кыз иң матур күлмәген киеп, чигешле алъяпкычын япты. Бизәкле читекләре белән «керт-керт» басып чишмә буена юнәлде. Бу — аның беренче тапкыр кичке уенга баруы иде.
Җәй дә үтте. Ә көзен Гөлйөзем күршегә килен булып төште ...
Тагын ике елдан Гыйззәтне мулла итеп билгеләделәр.
... Мулла йортының тәрәзәләрендә ут балкый.
Мөхлисә карчык чаршау артындагы агач караватта яткан Гөлйөзем янына үтте. Хатынның хәлсез тавышы ишетелде:
— Аллага шөкер, килеп җитештең, Мөхлисәттәй... Үләм дип торам, — дип ыңгырашты ул.
Гыйззәт хатынының ап-ак йөзенә, калтыравык иреннәренә карады.
— Кайнар су, йомшак чүпрәк кирәк булыр, хәзрәт ...
Гыйззәт җиңел сулап куйды: үзе киткәндә ут салып калдырган самавыры гөҗләп кайнап утыра иде, табакка шаулатып кайнар су агызды.
Хатыны ым белән генә кирәкле чүпрәк-чапракның кайдалыгын аңлатты. Карчык, җиңнәрен сызганып, кулларын сабынлап юды. Аптырап басып торган Гыйззәт хәзрәткә чыгып торырга кушты.
— Алла боерса, барысы да әйбәт булыр, хәзрәт, борчылма, — дип, юатырга да вакытын тапты.
... Гыйззәт хәзрәт чыгып болдырга чүгәләде.
Бу аларның дүртенче тапкыр бала көтүләре иде. Алдагы сабыйларның икесе үле туды, ә соңгысы, исән туып шатландырса да, куанычлары озакка бармады. Бер айдан кызчыкны да җир куенына салдылар. Исемен дә бик уйлап, Сәлимә дип кушканнар иде. Таза, нык, сәламәт булсын дигән теләктә иделәр. Саклап кала алмадылар.
«Йа Раббым, бала сөю куанычыннан мәхрүм итә күрмә!»
... Монысы инде — дүртенчесе ...
Азан тавышы иртәнге тынлыкны бүлде. Мөәзиннең бераз карлыккан, калтыравык тавышы яңгырады:
— Аллаһү әкбәр... Аллаһү әкбәр ...
Хәзрәт, пакьләнеп, намаз киемнәрен киде. Сап-сары итеп юылган баскыч тактасына намазлыгын җәйде, кыйблага карап басты, күңелдән генә ният кылып, изге сүзләрне пышылдады:
— Бисмилләәһир рахмәәнир рахиим...
... Алсу түгәрәк булып кояш та күтәрелде. Өйдән килергә тиеш тансык аваз гына һаман ишетелмәде. Гыйззәт, онытылып, ишек ачылганын сизми дә калган икән, карчыкның тонык тавышын ишеткәч, сискәнеп китте.
— Керсәң дә була, хәзрәт ...
Мөхлисә карчык, күзләрен яшерә төшеп, хәзрәткә юл бирде. Җиңелчә калтырау бөтен тәннән йөгереп узды да бугазга төелеп калды. Мидән шөбһәле уй сызылып үтте:
«Тагын?»
Хәзрәт, шомланып, бусагадан атлады. Күңеле дөрес сизенгән... Колакны иркәлисе тансык аваз урынына Гөлйөземнең сулкылдавы ишетелде ...
— Хәлең... ничек?
Иреннәре хәл сорашса да, карашы карават читендәге ак төргәккә кадалды.
«Тагын»...
Гөлйөзем нәүмиз күзләрен иренә төбәп, күгәргән иреннәре белән тавышсыз пышылдады.
Хәзрәт аның карават читеннән салынып төшкән кулына бакты. Шул кул иясенә яшәү өмете уятасы килү теләге гаҗәп зур иде! Ир Гөлйөземнең кулына иренен тидерде, сулышын өргәндәй, тынып торды. Аннары нәфис ябык кулны сак кына хатынының күкрәгенә салды. Кул аркасындагы күз яшенә икесе дә игътибар итмәде.
— Аллаһының кодрәте киң, Гөлйөзем... Сабыр булыйк ...
Шуннан соң гына хәзрәт, япманы ачып, сабыйга төбәлде.
... Бала — ир бала иде! Дүртенчесе... Гыйззәт аның йомшак гәүдәсен сыйпап, аяк-кул бармакларын берәм-берәм капшап чыкты. Бар җире дә төзек, бөтен бит! Маңгаена сибелгән чәч бөртекләре белән беленер-беленмәс каш-керфекләре камиллекне тулыландырып торса да, ни аяныч: сабый җансыз иде.
Хәзрәт салкын тәнгә борынын төртте... Бугаздан сыктау катыш ыңгырашу сытылып чыкты. Үз йомшаклыгыннан үзе оялгандай, кисәк турайды, җансыз төргәкне күкрәгенә кысып, ишеккә юнәлде.
Инде дүртенче баласын ахирәткә әзерли.
... Йоласына туры китереп, колагына «Габдулла» исемен пышылдады, тиешле догаларын укыды. (Ахирәттә җаны адашып йөрмәсен сабыйның!)
... Юды... Өч кат бәзгә урады... (Ир бала бит!)
... Сабыр булды... Күз яшъләренә ирек куймады... (Җир куенында туфрагы коры булсын!)
Иренең ни белән шөгылъләнгәнен сизенеп яткан Гөлйөзем бу минутларда ни тере, ни үле иде. Ут янган, кипшергән иреннәр өзек-өзек сүзләр пышылдады:
— Гыйззәт... Ах, нишлим... Балам... Ах ...
... Хатын саташты. Рухы-аңы мәңгелектә адашып-бәргәләнеп аргач, хуҗасын эзләп табып, миен сафландырган бер мәлдә... күзләрен ачты.
Мөхлисә карчык җиңел сулап куйды.
— Терелер, Алла боерса, терелер ...
Ул җитез-җитез атлап, мәтрүшкәле чәй хәстәрләргә кереште.
...Гыйззәт хәзрәт сабыена кабер казый. Ләхет алганда, көрәк сабы шартлап сынды. Хәзрәт үзе дә, үзәге сынган агачтай, сыгылып төште.
«Шулай ук нәсел агачы ботаксыз калып, бөтенләй корырмы? Йа Раббым, сабырлык бир!»
Калтыравык бармаклар сынган көрәк сабын чытырдатып кысты. Изге эшне төгәлләп чыгарга, Аллаһ үзе көч бирде. Тезелеп торган өч яшел калкулык янәшәсендә тагын бер кара өем калкып чыкты.
Хәзрәт ике кулын догага күтәрде:
— Минһәә халәкнәәкөм вә фиихәә нөгиидөкөм вә минһәә нөхриҗөкөм тәратән охра ...
... Дүртенче көн дигәндә генә Гөлйөземнең кызуы басыла төште. Ястыкка сөялгән килеш, ярты чыныяк кына булса да мәтрүшкәле чәй эчте, бер телем булса да икмәк капты.
Мөхлисә карчык авыруны бер минутка да ялгыз калдырмаган иде, хатынның йоклап китүенә ышангач кына, кичкә таба урыныннан кузгалды.
— Шәт иншалла, терелер, хәзрәт ...
Көтмәгәндә килеп чыккан ниндидер мәшәкатьләрен сәбәп итеп, карчык китәргә җыена башлады.
Гыйззәт хәзрәт үзе дә оеп йокыга киткән икән. Ярсып өргән эт тавышыннан сискәнеп башын күтәрде. «Песи-фәләнгә котырынуыдыр, туктар әле», — дип, үзен тынычландырырга тырышса да — юкка!
Йокысы шундук качты, урыннан торып, ишек алдына чыгарга туры килде. Болдырның түбәнге баскычына төшеп, Актырнакка эндәште:
— Ник өрәсең? Я, тукта инде, тукта! Апаң яңа гына йоклап китте, ләбаса. Уята күрмә!
Әмма эт, хәзрәткә карап, өрүен белде.
«Бер урап кермичә булмас, — дип, кәлүшенә үрелгән иде, югары басмада яткан ак төргәкне күреп, сәерсенеп туктап калды.
«Нәрсә булыр бу?»
Бик яхшы хәтерли: баскычка берни дә куеп калдырмады бит!
«Әллә Мөхлисәттәйнең төенчеге калганмы? «
Эт тынды. Хәзрәт тә серле төргәккә омтылды. Кулы белән кагылуга ук аның җылы тәэсирен тоеп, бөтен тәне чымырдап китте. Төенчеккә дә җан керде: ыңгырашкан тавыш белән сулкылдап җавап бирде.
Бу — бала иде ...
«Нинди бала? Кемнеке? Дүрт сабыен җирләгән атага күктән иңдерелгән бүләкме әллә?»
Зиһенендәге барлык уйларны куарга тырышып, йомшак төргәкне сак кына кысып алды да өйгә керде, ашыга-ашыга лампаны кабызды, кабаланып, чүпрәкләрне аралады.
Әйе, бала! Кыз бәби!
Сабый, тынычсызланып, йөзен җыерды. Әллә нинди нечкә, сузынкы тавыш аваз салды.
— Аһ!
Башын күтәрсә, Гөлйөземе, күзләрен шар ачып, балага төбәлгән. Нәфис гәүдәсе — таш сын кебек. Сузылган куллары — сизелер-сизелмәс калтырый.
Әле генә тонык тоелган елау тавышы, көчәя барып, бөтен өйне тутырды.
Гөлйөзем дә җанланды. Ул, таш булып каткан күкрәкләрен капшап, сулкылдап куйды. Әллә аңлап, әллә аңламыйча, изүен чишеп, түгәрәк алмадай ак күкрәккә ирек бирде. Алсу ими башыннан саркып чыккан сөт тамчысы, күлмәген юешләп, изүенә тамды.
— Бир... — дип ыңгырашты ул.
Сабый, селектәй, имигә ябышты. Хатын, татлы ләззәттән исереп, таралды, эреде, югалды ...
Иртүк килеп җиткән Мөхлисә карчык, Гөлйөзем кочагындагы сабыйны күреп, бусагада ук туктап калды. Гыйззәт хәзрәт каушады... Ничек аңлатырга белми буталып бетте ...
Ни хикмәт: карчык артык гаҗәпләнү сиздермәде.
— Аллаһының кодрәте киң... Берәүгә артык булса, сезгә — тансык... Хәере белән булсын!
... Кызчыкка Сәгадәт дип исем куштылар.
Серле вакыйга турында ни Гөлйөзем, ни Гыйззәт сүз башлап авыз ачмаска тырышты. Бала аларныкы иде... Икесе дә шуны теләде, үзләрен шуңа ышандырды ...
Сирәк-мирәк килеп чыккан Мөхлисә карчык та:
— Сөбхәналла, машалла! Күзләре — тач әтисе, борын-авыз — әнисенеке! — дип, шапылдатып Сәгадәтне сөйде.
Әллә төнге вакыйга карчык хәтереннән бөтенләй югалган, әллә ...
Ни булса, шул! Мулла кызы ай үсәсен көн үсте.
... Гыйззәт хәзрәт, хөрмә төшләрен тишеп, Сәгадәткә атап тәсбих тезде. Гөлйөзем дә хәзрәт бүләк иткән сары муенсасын чиште. Үзәктәге иң эре мәрҗәнне сүтеп алды. Сары шарчык эчендәге җем-җем иткән табигать могҗизасына әйләндерә-әйләндерә сокланып карады.
Йа Раббым, кодрәтең нинди киң!
Иң эре сары шарчык — «мулла» булды... Аннан кайтышрак икесе унбер-унбер булып тезелгән хөрмә төшләрен аралады ...
«Сәгадәт тәсбихе! Сиңа кагылган бармаклар иясе, изге сүзләр пышылдап, иман нурын сафландырыр, сабыйның бәхетен арттырыр, Алла боерса».
... Герман сугышы китергән афәт мулла йортын да читләтеп узмады. Табындагы сыйлар да саега барды. Авыл халкына килгән кайгы-хәсрәт тә Гыйззәт мулла йөзенә җыерчык булып ятты. Никах мәҗлесе, исем ашы табыннары сирәгәйде. Сугышта шәһит киткән улына Коръән укытучы хатын- кыз, хәзрәт дога кылганда, чаршау артында сиздерми генә яшен сөртте.
... Тынычсыз еллар берсе икенчесенә кушылып тезелде генә.
1917 нче елның инкыйлабын Гыйззәт хәзрәт шактый борчулы каршы алды. Борчылмассың бар! Яңа власть беренче көннән үк мең елдан артык юл күрсәткән исламга каршы һөҗүм башласын да ...
«Дин — кешенең дошманы, имеш. Әстәгъфирулла! Кеше ничек үз иманына, үз ышануына каршы булсын ди!»
Хәзрәт әнә шулай уйлады.
Шәригатьчә яшәргә күнеккән буын, кыйбласын җуеп, «яңа тормыш» болгавырында чәбәләнде ...
... Яңа власть Гыйззәт мулланы нишләтергә белми аптырады. Кырык яшьлек хәзрәт мулла гына түгел, ярты авылның хәреф танырга өйрәткән хәлфәсе дә иде шул! Аны ничә еллар буе олылап, хөрмәтләп килделәр дә, менә хәзер авылдан ук ку, имеш!
Хәзрәт сизенә: җомга намазын мәчеткә килеп укырга җөрьәт итмәсәләр дә, картларның күбесе — намазлык өстендә. Яңа власть азан әйтүдән тыйса да, Аллага шөкер, мәчет үзе — исән! Айлы манарасы да — төп-төз! Әнә бит: җан өшеткеч хәбәрләре дә ирешеп тора. Имеш, күрше авыл мәчетенең манарасын кискәннәр, ди.
«Йа Раббым, үзең сакла! »
Мәчет диварындагы һәр бүрәнә, андагы һәр ярык, һәр ботак эзе таныш иде Гыйззәткә. Авыл ирләре белән бергәләп үзе бурашты, үзе күтәреште мәчетне.
«Дөньялар болайга киткәч, безне дә кузгатырлар, ахры ...»
Шәкерттәш дусты Исламгалине дә Себер якларына озатуларын ишетеп белә иде хәзрәт ...
... — Әти-и-и!
Сәгадәтнең ишек алдыннан ишетелгән яңгыравык тавышы мәчет диварларына бәрелеп чылтырады:
— Әти-и-и, дим!.. Сине чакыралар!
Гыйззәт ашыгып чыгу ягына юнәлде. Сәгадәт, никтер, бик борчылган иде. Йөгерек күзләренең сәер ялтыравы чибәр йөзен тагын да күркәмләтсә дә, андагы күләгәне яшерә белми иде әле кыз. Нәфис гәүдәсе — гаҗәп сылу. Ак яулык буена сыеша алмыйча сузылган купшы толымнары сыгылмалы билне узып бөдрәләнеп тора.
«Сакларга, ничек тә сакларга кирәк!»
... Йорт чит кешеләр белән тулган иде. Читек-кәвешләрен баскычта ук салып, ап-ак оекбашлары белән килеп кергән мулланы күргәч, кайсы-берсе читенсенеп таптанып куйды. Аяктагы чабатадан шактый тузан-пычрак коелып өлгергән икән.
Гөлйөзем, пырдымсыз көтүдән курыккан сарык бәрәнедәй калтыранып, почмак якка поскан.
— Әссәләмөгаләйкем, кунаклар, — дип сәлам бирүне кирәк тапты хәзрәт.
— Кер, әйдә, кер, — диде тәккәббер яшь тавыш.
Егет Гыйззәткә таныш иде. Таныш булмый ни! Әле кайчан гына үкчәләрен ялтыратып уйнап йөргән малай бүген ир-егет булып өлгереп җиткән. Өстендәге ярым-хәрби киеме, киң каешы белән күн итекләре үзенә килешеп торса да, башындагы кызыл тасмалы кепкасы, әллә ничек зур һәм килбәтсез булып, бөтен маңгаен каплаган.
— Ә-ә-ә, Хөрмәтулла улым, син дщ монда икәнсең, — дип, мулла күрешергә ике кулын сузды.
— Мин сиңа — «улым» түгел! — дип кырт кисте егет. — Мин — власть кешесе! Менә — бойрык! Иртәгә сәгать унга волостька барып җиткән булыгыз! Ат-арба, азык-телек, кием-салым алырга рөхсәт ителә. Совет илен мулла-мөәзиннәрдән чистартабыз!
Гыйззәт бер мәлгә, фикере таралып, каушап калды.
«Алай икән! Димәк аларга да чират җиткән... Үзе тир түгеп салган йорт-җирендә картаеп, үз «каенлыгында» гүргә иңдерелергә язмаган икән. Нишләмәк кирәк! Язмыштан узмыш юк, күрәсең ...»
Кинәт йөрәге дөп-дөп килеп бу гаделсезлеккә каршы баш күтәрергә җөрьәт итте.
«Ә Сәгадәт? Яңа гына уналтысын тутырып килгән Сәгадәтнең ни гаебе бар? Чит-ят җирләрдә аларны ни көтә? «
Күңеле сыкрап, күзләре белән кызын эзләде.
Йа Хода! Хөрмәтулла, ашардай булып, аның Сәгадәтенә төбәлгән. Яңа гына тәккәббер әтәчтәй кукрайган карашы мыштым гына кызны күзли. Таныш караш бит бу! Кайдадыр, күңелнең иң-иң түрендә, нәкъ шушы караш белән бәйле җылылык, җиңеллек шәйләнә түгелме соң? Кайда күрде ул мондый күзләрне? Кайда? Уйларга вакыты кысын идее, исенә төшерә алмады.
Егет үзен бик тиз кулга алды. Икенче мизгелдә инде Хөрмәтулланың нәүмиз карашы мәкер катыш мыскыл белән алмашынып өлгерде. Бу күренеш Гыйззәт хәзрәтнең ышаныч һәм өмет тулы күңелен җәрәхәтләде, сытты, изде.
«Ай-һай, бу кешедән миһербан-шәфкать көтү ахмаклык һәм җиңел акыллылык булыр. Дөнья шундыйлар кулына калыр микәнни? Алла сакласын, Алла сакласын!»
... Кием-салымның иң-иң кирәклесен тенә алдылар. Ике-өч төенчеккә төйнәлгән азык-төлек белән күпме җан асрап булыр икән? Билгесез... Арбадагы төенчекләр арасында бөрешеп утырган Гөлйөземнең күзләреннән тыелгысыз яшь ага. Сәгадәт тә аптыраулы карашын әле әнисенә, әле әтисенә төби.
«Нигә? Нигә аларны сөрәләр?»
Дилбегә тотып утырган Гыйззәт ат барган уңайга каерылып артына карады.
Әнә аларның йорты... Таза, нык нарат бүрәнәләрдән салган иде. Тәрәзә, кәрниз читләрен дә үз куллары белән бизәкләп эшләде. Тәрәз төбендәге яраннар шау чәчәктә калды..
Каршы яктагы мәһабәт мәчет түбәсендә кояш нурлары уйный.
«Күпме еллар шунда хезмәт куелган. Гыйззәтме авылга зыян салды? Әстәгъфирулла! Ничә буынны хәреф таныргы өйрәтүче бит ул. Күпме гомере иманлы тормыш дилбегәсен тартып узды. »
Гыйззәтләрне озатырга шактый халык җыелган иде. Ир-ат, хәзрәт карашы белән очрашудан шүрләп, күзен читкә төбәгән. Кул биреп, күрешеп бәхилләшер иде, «яңа влач» ни әйтер бит? Кешечә саубуллашмасаң да әллә ничек шунда. Менә сиңа галәмәт! Үз күңелең теләген ирексезләп, үзеңнең дошманыңа әверел инде ...
Халык тынсыз иде. Әллә нинди уңайсыз, җелекләргә үтеп кереп, бәгырьләрне телгәли торган җайсыз тынлык.
Кинәт Мөхлисә карчыкның шактый көр тавышы күпләрне айнытып җибәрде.
— Җәмәгать, сүзем бар... Сүзем бар... Туктатыгыз арбаны... Кем дим, улым, Хөрмәтулла... Тыңла әле... Сәгадәтбануны әйтәм... Ул бит Гыйззәтнең үз кызы түгел... Асрамага алган ташландык бала ...
Хөрмәтулла аргамагында очып кына хәзрәт каршыны килде.
— Дөресме?
Мөхлисә карчык үзе дә, җитез талпынып, арба тирәли титаклады.
— Хәзрәт, әйт инде, әйт! Сәгадәт ташландык бала дип ...
Көтелмәгән яңалык арбадагыларны телдән калдырды. Алар, аптырап һәм каушап, бер-берсенә карашты. Халык арасында да чыш-пыш китте.
Хәзрәт, тәвәккәлләп, башын күтәрде. Назлы карашы Сәгадәтнең ак йөзен сыйпап узды.
— Дөрес, кызым... — диде ул, тонык кына.
Хөрмәтулла кинәт үзгәрде. Эчендәге шатлыгын тыялмыйча, күзләрен очкынландырып, һөҗүмгә күчте:
— Әһә, менә ничек!? Димәк син, муллалыгыңнан файдаланып, кеше баласын үзләштердең!? Аң-ла-шыл-ды!
Ул аның саен кызды, аның саен ярсыды.
Арбадагылар сабыр гына үзара аңлашкан арада егетнең башына гаҗәеп уй килде.
— Кызны — калдырырга! -дип сөрән салды ул, әллә нинди чыелдык нурсыз тавыш белән.
Хәзрәт үзе дә вакыйганың мондый борылыш алуына әзер түгел иде.
«Бәлки чынлап та калдырыргадыр... Үз илендә чыпчык үлми, диләр бит. Алдагысы ничек буласын бер Алла гына белә..»
Гыйззәтнең фикерләре чуалып бәргәләнде ...
— Бәлки... калырсың, кызым ...
Кыз да каушады. Нәни йөрәгенә ишелеп төшкән бу кадәр яңалыктан башы буталып, бермәл берни аңламас булды.
Гыйззәт авылдашларына күз салды. Кызганыч, теләктәшлек өмет иткән карашы җавапсыз калды. Мөхлисә карчыкның гына төсе уңып тоныкланган күзләреннән бертуктаусыз яшь акты да акты.
Хәзрәт Хөрмәтуллага борылды.
Егет исә кызны күзли иде: Сәгадәтнең ымсындыргыч нәфис йөзен, түгәрәк алмадай күкрәкләрен күзләре белән оятсыз капшап, ул онытылып киткән иде. Гыйззәт тә моны күрде. Җирәнгеч караштан Сәгадәтне ышыкларга теләп, ул, ашыга-ашыга, кызның зифа гәүдәсенә җиләнен каплады, әллә нинди ярсу көч белән дилбегәсен какты.
— Әйдә, малкай!
Басу капкасына җиткәндә аларны ниндидер ят тавыш куып тотты. Әллә күк күкрәп, яшен яшьнәдеме?
Өчесе дә сәерсенеп артка томырылды.
Йа Хода! Мәчет манарасы шыгырдый-ыңгыраша җиргә ауды. Аннан күтәрелгән тузан өере мулланың калай түбәле йортын да каплап китте.

II бүлек. Мөхлисә карчык
Кәҗәсен савып бетергәч, Мөхлисә карчык, шыңгырдый-шыңгырдый урыныннан кузгалды.

«Аһ, шушы картаюларны! Ялгыз картаю бигрәкләр дә яман икән бит».
Карчык әле гасыр башында ук Япон сугышына китеп югалган Галимулласын исенә төшереп көрсенеп куйды. Балалары да булмады, ичмасам. Ничәмә-ничә сабыйга кендек әбисе булган карчыкка үз баласын сөяргә насыйп итмәде ходай. Менә хәзер яшәгән еллар санын да онытырлык булган гомер соңы җитеп килә.
Ул кытыршы арык кулы белән кәҗәсенең сыртын иркәләп сыпырды. Җылы чүлмәген кочаклап, читән абзардан чыкты да күгәненә чак-чак эләгеп торган ишеген таяк белән терәп куйды.
Караңгы да төшеп килә иде. Капка-коймасыз ихатасына кереп килүче таныш түгел шәүләләр карчыкны сискәнергә мәҗбүр итте.
«Кемнәр булыр? Нишләп йөрүләре?»
Авылда «бүлнис» ачылганнан бирле, карчыкның гомерлек кәсебе дә онытылып килә иде инде. «Кендек әбисе» дигән мәртәбәле исеме дә бу чор өчен яраксызга әйләнде.
Керүчеләр аңа ят иде. Озын буйлы ябык кына ир-ат ике кулына да зур-зур агач чемодан тоткан. Янәшәсендәге хатынның төенчекләре дә шактый авыр күренә. Унике-унөч яшьләр тирәсендәге шәһәрчә киенгән яшүсмернең дә куллары буш түгел. Карчык, күзләрен кыса төшеп, ни танырга тырышса да, килүчеләрне төсмерли алмады.
— Кем дип әйтим соң?... — диде ул сузып кына.
Ят хатын телгә килде:
— Исәнме, Мөхлисә түти... Бу — мин идем, Сәгадәт ...
Яше шактый булса да, карчыкның хәтере шәп иде.
— Йа Аллам, Сәгадәт!
Ул, каушап, кулындагы сөтле чүлмәген кая куярга белми бәргәләнде.
— Йа Раббем, сине күрер көннәр дә булыр икән... Ничә еллар бит! Ничә еллар!
— Менә ... Кайттык әле... Болар — минекеләр: ирем белән улым ...
... Өйгә керделәр. Әйберләрнең кайсын-кая урнаштырып, өстәл янына утырышканда, урамда төн иде инде.
Кунаклар хөрмәтенә лампаның филтәсе шактый югары күтәрелде. Кеп- кечкенә өй эче бердән яктырып китте. Мөхлисә карчык гөжләп кайнаган самавырын утыртты, булган барлык сыен өстәлгә куярга ашыкты. Карчыкның табыны бик фәкыйрь иде шул: киселгән арыш ипие, вакланган шикәр дә сөтле чәй. Сәгадәт тиз-тиз төенчекләрен чиште, кәнфит, чәй, җимеш ише шәһәр күчтәнәчләрен чыгарды.
Бу эшләр барысы да тавышсыз-тынсыз башкарылды. Кунакларны бер-ике чынаяк чәй белән сыйлагач кына, карчык сораулы карашын Сәгадәткә төбәде.
— Я, сөйлә инде ...
Ят хатын әллә кайда еракта калган Сәгадәт тавышы белән сөйләп китте.
Йа хода! Күзеңне йомсаң, теге унсигез ел эреп юкка чыгар кебек ...
— Безне Уралга җибәрделәр... Товар вагоннарына төяп... Юлда бик читен булды... Әни шунда чирләде... Үлүчеләр ул гына түгел иде... Бер стансада аларны вагоннан төшерделәр... Әти... соңрак... таш астында калды ...
Йа, Раббем, ике кешенең гомер язмышы турында шулай кыска итеп тә сөйләп була икән!
Карчык, иреннәрен калтырата-калтырата, авыз эченнән генә укып, озаклап дога кылды, күз читеннән сытылып чыккан сыңар яшен бармак чите белән генә сыпырып алды. Сәгадәт еламаска өйрәнгән, ахры, карашын түбәнгә төбәп, шактый озак сүзсез утырды, кулындагы дисбесен гел тынычлыкта калдырмады: әле төймәләрен берәм-берәм аралады, әле учына йомарлап кысты.
— Гыйззәт хәзрәт нәселеннән калган бердәнбер истәлек - бу дисбе... Бердәнбер ...
... Иртәнге кояш нурлары, тоныкланган тәрәз пыяласы аша үтеп, кунакларның йөзен яктыртканда, карчык инде күптән уянган иде. Дөресрәге, ул бөтенләй йокламады да кебек. Гыйззәт хәзрәттән башка үткән унсигез ел гомерен акрынлап хәтерендә яңартты.
... Кичә генә кебек. Әле кичә генә мәчет манарасын кискән шомлы көндә өчәүләшеп авылдан чыгып киткәннәр иде. Унсигез ел буе үкенде карчык, унсигез ел буе уфтанды. Уналты яшьлек җиләк кебек кызның урыс арасына сөрелүенә үзен дә гаепле санады.
«Аллага шөкер, Сәгадәт исән-сау калган. Исән-имин булу өстенә, гаиләле, балалы да булган.»
Күрше авылдагы Ислам хәзрәтнең Себердә бөтен бала-чагасы белән йогышлы чирдән кырылуы турындагы яман хәбәр күптән килеп ирешкән иде инде.
Карчык сәкедә яткан бик тә ят, шул ук вакытта бик якын да булган бу өчәүгә карап, шактый озак уйланып утырды. Сәгадәт уянганда, ул намазын төгәлләп килә иде инде. Мөхлисә карчыкның хәрәкәтләренә карап, хатынның күңелендә дә әти-әнисе белән бәйле истәлекләр яңарды. Әллә кайда ук, еракта калган тансык хәтирәләр, елыйсыны китереп, күзен ачыттырды.
... Менә ул урам буйлап бара.
Авыл әллә ни үзгәрмәгән дә кебек, салам түбәле йортлар, читән коймалар да нәкъ элеккечә. Карала төшкән язгы кар астыннан корыган алабута башлары да элеккечә тырпаеп тора. Каршы очраганнар аңа борылып-борылып карый.
«Кем булыр бу? Шактый кыю исәнләшеп үтүенә караганда, чит-ят булмаска тиеш кебек».
Шәһәрчә озын пәлтәле, үкчәле ботинка кигән бу хатын авыл урамына бер дә ятышмый, баш киеме дә әллә нинди үзгә, ят аның.
Хәзрәт йорты әле дә иң биеге, төзеге булып, җиргә чүккән салам түбәле өйләрдән аерылып тора. Ике тәрәзә арасына «Авыл Советы» дип язылган кызыл буяулы такта кадаклап куйганнар, түбәсеннән кояшта уңып, төсен җуя башлаган кызгылт чүпрәк асылынган. Капка-коймадан да җилләр искән. Элек сарай- мунча урнашкан ишек алды — буп-буш, анда пычрак кар өеме генә шәйләнә.
Сәгадәт баскычка басты. Йөрәге чәнчеп куйды. Кайчандыр ап-ак оекбаш белән генә атлап йөрелгән, ә хәзер пычранып каткан басмалардан чиркана-чиркана югары күтәрелде. Ишекне ачып җибәрүгә, тәмәке сасысы тынын буды. Әнисе ап-ак итеп акшарлап кына тоткан, ә хәзер исә яргаланып беткән, исәпсез-хисапсыз язулар белән чуарланган мичкә күз салмаска тырышты ул. Караса, мичкә сыенып басып торган әнисенең яшьле күзләре белән очрашыр да, үзе дә, тыела алмыйча, елап җибәрер кебек тоелды.
Аңа бүген еларга ярамый иде... Бүген дә... Иртәгә дә ...
Зур өстәл артында нидер язып утырган ир-ат башын күтәрде.
Бу — ул иде...
Теге чакта, атка атланып, аларны өязгә кадәр озата баручы, кызның әле алдына, әле артына төшеп бимазалаучы әрсез егет... Ул да олыгайган, сакал-мыек баскан йөзе үзен тагын да картайткан, маңгай сырлары да шактый тирән күренә.
Ул чакта, әти-әнисенең ниндидер кәгазьләргә кул куеп мәшәкатьләнүеннән файдаланып, Хөрмәтулла кызны тар аралыкка өстерәде.
—Китмә, риза бул... Мин сине алып кала алам... Син аларның асрамага алган кызлары гына ...
Аннары каушап калган кызны үзенә тартып, комсыз иреннәре белән муенына селектәй ябышты. Сакал очлары белән нәфис тәнен чәнчеп, тупас куллары белән күкрәкләрен капшый башлады. Сәгадәт әллә каян күтәрелгән кыргый көч белән егетне үзеннән этеп җибәрде:
— Кабәхәт!
... Хатынның күкрәкләре чымырдап куйды: онытмаганнар икән, беренче тапкыр тәненә кагылган җирәнгеч затны алар да хәтерли булыр.
Хөрмәтулла да аны таныды. Гәүдәсенең зифалыгын, йөзенең чибәрлеген, толымнарының башны әйләндергеч хуш исен әле дә җуймаган сылу хатынга томырылып шактый торды ул.
— Ник кайттың?
Сәгадәт кәгазьләрен Хөрмәтулла алдына салды. Анда бар да тәртиптә иде: туган авылына кайтырга рөхсәте дә бар. Ире... Улы... Гаиләсе турында язылган графаны ир кат-кат укыды, күкрәгендә күтәрелә башлаган давылны басарга теләп, тешләрен кысты.
— Ник... кайттыгыз?
— Бу — минем туган авыл, монда — минем нигезем ...
— Нигез? Нинди нигез кирәк сиңа? Сезнең кебек халык дошманнарының нигезе — әнә Себердә ...
Хатын кинәт кычкырып көлеп җибәрде. Көлүе дә кыяфәтенә тиң матур иде аның. Көмеш кыңгырау авазларын хәтерләткән тавышы кинәт өзелде. Ул, ирнең күзенә туп-туры карап, сүзен дәвам итте:
— Оныткан булсаң, исеңә төшерәм: мин — асрамага алынган бала. Ә ирем Хәмитҗан — детдомда үскән, ул — орденлы шахтер ...
Хөрмәтулла кәгазьләргә тагын бер карап куйды, бәйләнерлек җирен тапмады.
— Нәрсә уйлап кайттың? Бу йорт — дәүләтнеке ...
— Күрәм ...
Чынлап та нәрсә уйлап кайтты соң алар?
Донбасска инде ияләшенгән, яшәр почмаклары да бар, эшләгән өчен акчасын да шактый мул бирәләр иде. Көтмәгәндә-уйламаганда җыендылар да юлга чыктылар. «Әйдә!» — дип әйтүчесе Сәгадәт үзе булды. Кайчан шундый карарга килде соң ул? Гомеренең кайсы мизгелендә «туган авыл», «нигез» дигән төшенчәләр аның күңел кыңгыравын чыңлатты соң?
... Шахтерлар арасында татар егетләре дә бар иде. Урыслар, ял җитсә, күңел ачу җаен карап, эчеп сугышудан арына алмый, ә болар тальянда уйнап, җырлап утырырга ярата. Бер көй икенчесенә кушылып дәвам итә... «Герман көен» «Сарман», «Сарман»ны «Каз канаты» алмаштыра... Шундый минутларда Сәгадәткә әллә ни булла: күз алдына, моңсу елмаеп, әти-әнисе килеп баса, үзләренең чишмә буйлары хәтердә яңара, күңеле, сыкрый-сыкрый, авылны сагына... Яз җитүгә, теге егетләр өйләренә таралыша. Аларга ияреп Сәгадәт тә күңеле белән авылга ашкына. Хыялында гына үз йортларының яран гөлләренә күмелгән тәрәз буйларын урап үтә, азан тавышларын тыңлый-тыңлый мәчеткә илтүче сукмактан атлый ...
Шундый минутларда ул катгый бер карарга килде: кешенең туган җире, туган нигезе булырга тиеш! Улы Васил да ата-баба туфрагының җылысын тоеп, аңлап үсәргә тиеш түгелмени?
Менә кайтты... Дөресрәге, кайттылар... Чит-ят җирләрдә каңгырап аргач, язмышның үткән елларын киләчәк белән тоташтыручы нигез җылысын юллап авылга кайтты алар ...
... — Миңа йорт салу өчен урын кирәк!
Сәгадәтнең тавышы шактый кыю һәм көчле яңгырады. Хөрмәтулла башта каушап калды. Бу таләпчән матур хатын каршында үзен йомшак һәм көчсез тоеп, җаны үртәлде, бөтен тәннән сәер калтыравык йөгереп узды.
Ул үзен кулга алырга ашыкты:
— Аңлашыла... Кәгазьләреңне тагын бер тапкыр тикшерербез, өй салырга урын бирү мәсәләсе тиз арада хәл ителер.
... Вәгъдәсен бик җиңел бирсә дә, мәсьәләне хәл итү һаман сузыла килде.
Сәгадәт сабыр булырга тырышты. Көтәргә икән — көтәргә. Вакытларын юкка әрәм итмәделәр бит: Мөхлисә карчыкның абзар-курасын сипләп, йортының да тишек-тошыгын ямаштырдылар (мондый эшкә Хәмитҗанның кулы бик ятышып тора иде), ихатасын читән койма белән уратып алдылар. Күктән төшкән бу бәхеткә карчык шатланып туя алмады.
Түземсезлек белән көткән көн килде. Әмма авыл Советының карарын күргәч, Сәгадәт чүт шартламады. Биреләсе урынны Ибрай тыкрыгыннан тәгаенләгәннәр икән. Кайчандыр өч-дүрт йорттан торып, хуҗалары читкә киткәч, инде алары да сүтелеп, хәзер чүплек башына әйләнеп калган бер тыкрык иде бу.
Сәгадәтнең җавабы бик кыска булды:
— Юк инде, чүплектә йорт торгызырга дип кайтмадык без монда! Минем нигез моңарчы да тыкрыкта булмады!
Совет членнары шактый буш ихаталарны тәкъдим итеп караса да, Хөрмәтулланың барысына да каршы чыгуын, бары Ибрай тыкрыгына гына ризалыгын биреп, теше-тырнагы белән шуңа ябышуын Сәгадәт белми иде әле.
Бу өлкәдә председатель Хөрмәтулланың күңелендә йөрткән башка планнары бар иде шул. Тәккәббер мулла кызының үз янына ялынып килүен, бәлки әле күз яшьләре белән дә үтенүен, түбәнсенүен уйлап, шушы булачак манзарадан илһамланып, дәртләнеп, Сәгадәтне көтә башлады ул. Ләкин хатын килмәде. Өч көн дә, атна да үтте... Түземе беткән Хөрмәтулла Донбасстан кайтучыларны юллап үзе китте.
Мөхлисә карчык ихатасындагы үзгәрешне ул шундук күреп алды. Сәгадәтнең ирен дә шунда күрде, улы белән дә беренче тапкыр шунда очрашты. Ир дигәне — озын буйлы, ябык булса да шактый нык күренгән Хәмитҗан — карчыкның бәрәңге бакчасын казый иде. Янәшәсендәге яшүсмер дә эшне белеп эшләүчегә охшаган, кулындагы көрәге ялт та йолт килеп тора.
Хөрмәтулланың күкрәге чәнчеп куйды: хатыны аңа, ни өметләнсә дә, малай табып бирә алмады шул. Ә бу үсмер — кап-кара күзле, бөдрәләнеп торган йомшак чәчле унике-унөч яшьлек малай — аның, къпме хыялланып та тумый калган улына (аның улына!) ничек охшаган! Малайның да, үзенеке булмыйча, әнә шул озын ябык ирнеке булуы, аның болай да ярсыган күңелен тагын да иләсләндереп җибәрде.
Ап-ак сөлге, җиз комган тотып өйдән килеп чыккан Сәгадәт Хөрмәтулланың үртәлүдән мөлдерәмә тулган сабыр савытына соңгы тамчыны өстәде бугай. Ул кычкырып җибәрүен үзе дә сизми калды:
— Нәрсә монда хуҗа булдыгыз?
— Хуҗа булдык әле... Йортны Мөхлисә түти үз ихатасында торгызырга рөхсәт бирде бит. Бергә-бергә яшәрбез, Алла боерса ...
Монысы тагын да яманрак яңалык иде. Карчыкның йорты иң үзәктә булып, бакча башлары белән инешкә барып тоташа. Ул да мәңгелеккә килмәгән бит: үлә-нитә калса, бала-чагасы юк, күктәге ай кебек япа-ялгыз. Бу милеккә күченергә хыялланып, ничә еллар карчыкның кәкрәйгәнен көтеп йөрүе иде Хөрмәтулланың. Менә - күчтең!
Сәгадәтнең картаюны белмәс һаман да сыгылма биле, төртеп торган ими башлары ирне тагын да ярсытты, тагын да котыртты.
«Аның тәкъдимен кире какты бит! Авыл активисты булып йөргән дәрәҗәле егеттән сөргенне артыграк күрде!»
Ул бер тын сулыш алалмыйча дәшми торды, аннан кырт борылды да, исәнләшмичә килгән кебек, саубуллашмыйча китеп тә барды.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Тыкрык - 2
  • Parts
  • Тыкрык - 1
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2263
    34.5 of words are in the 2000 most common words
    51.3 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тыкрык - 2
    Total number of words is 4401
    Total number of unique words is 2248
    35.4 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тыкрык - 3
    Total number of words is 3764
    Total number of unique words is 2050
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    52.8 of words are in the 5000 most common words
    60.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.