Latin

Телефон Хикмәте

Total number of words is 688
Total number of unique words is 439
48.4 of words are in the 2000 most common words
59.2 of words are in the 5000 most common words
67.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Мин дә кешечә булдым: телефон куйдырттым. Данлыклы бер татар язучысының теле белән әйтсәк — “ерактан сөйләшү торбасы” инде бу. Бик уңайлы нәмәрсә. Казанның теләсә кайсы почмагында яшәүче теләсә нинди дустыңа, танышыңа шалтыратасың. Махсус тәгәрмәче дә бар икән. Номерлар сугылган. Шуны боргалап бетерүгә, каз бәбкәсе кебек бер нәрмәсә озын-озын итеп бибелди, “пи-пи...” килә башлый. Әһә, чакыра, димәк ки, шалтырый. Күтәрәчәкләр.
Алалар.
— Әлү-ү?— дисең, бераз сузып кына.
— Әлү!— ди, тегендәге кеше.
— Хәлләр ничек?— дисең.
— Бик шәп әлегә!— ди ул да. Әмма хафага кала: — Бу кем әле?
Теләсәң, Мөхәммәдәминнең исемен әйт, Гыйльметдин, диген, Камалетдин. Аермасы юк! Сине барыбер танымыйлар, чөнки йөзең күренми аңа. Туйганчы сөйләш, гәп ор, сәясәтен, икътисадын, әдипләрен һәм мәбипләрен, ягъни журналистларын эт итеп сүк, ачулан, һични булмаячак. Сүз — синеке, колак — аныкы. Тыңласын, ишетсен, белсен! Бераз күзләре ачылсын!
Әйтәм бит, бу “ерактан сөйләшү торбасы” әкәмәт тә яхшы нәрсә, билләһи. Хатын: “Ерак Көнчыгышка да, хәтта Әмерикәгә дә шалтыратырга, теләгән кешең белән гәп орырга мөмкин”,— ди. Шулай икән ул!
Беркөнне тәгәрмәчен боргалый торгач, Владивостокка эләктем. Аермачык ишетелә инде, рәхмәт яугыры.
— Әлү-ү?— дим, ул да:
— Әлү! Әйе, тыңлыйм!— ди.
— Бу мин әле,— мин әйтәм,— Казаннан.
— Кайдан-кайдан?— ди.
И колак кешедә.
— Казаннан!— дим.
— Канададан?..
“Ярар,— дип уйладым,— бу ахмак мине Канададан шалтыратучыга нисбәт итсен. Хәлләрен белешим әле!”
— Яхшы, бик яхшы!— ди бу, чукынчык, тавышы да матур, чибәр хатын-кыз затыннан булырга кирәк. Колагына бераз “токмач элгәндә”, ягъни мәсәлән, очрашу-кавышу мәсьәләсен хәл иткәндә, берәр адрес-мазар биргәндә — начар булмас.
— Тагын ниләр бар?— дигән булам.
— Менә әле ун-унбиш минут кына элек “Гаптери” исемле тайфун үтеп китте. Нәкъ безнең йорт түбәсенә японнарның суперзаманный кибетен китереп ташлады. Ул кием-салымны, савыт-сабаны, кадак чүкечне, тагын әллә ниләрне кая куярга белгән юк,— ди.— Китергәч-китергәч, берәр азык-төлек универмагын аудармаган шунда,— дип зарлана. Имеш, биш йорт аша берәүнең түбәсенә балыкчылар корабын китереп каплаган, бөтен мәчеләр шунда ташланган, гаҗәеп сасы ис шәһәргә таралган икән.
Менә кешеләр ничек шәп яши, малай! Ходай тәгалә кибетләрне дә өсләренә китереп аудара. Ә безгә — юк! Берәр магазинга керсәң, элекләрне шар тәгәрәтеп кенә чыга идек, хәзер күз әйләндереп кенә йөрибез.
Бервакыт, “ерактан сөйләшү торбасының” тәгәрмәчен тәгәрәтә торгач, Әмерикәгә эләккәнмен. Харап була яздым, билләһи!
— Бу — Казаннан, Гыйльметдинов Камил Бариевич буламы?— дип сорый бит теге.
— Ничек?— мин әйтәм.— Каян белдегез? Үзем шалтыратучы, сүз түгел!— дим.— Кем буласыз әле?
— Блинны Клинны!— ди бит бу, Әмерикәнең президенты икән. Егылып китә яздым.
— Без,— ди бу,— һәммә нәрсәне белеп торабыз. Кем шалтыратуга карамастан, исеме, фамилиясе, туган елы — барысы да билгеле була.
— Ничек?— дим.
— Менә шулай!— ди.
— Әле өченче көнне генә телефон куйдырттым. Сез түгел, номерын үзем дә белмим хәзергә!— дим.
— Ничек алай?— ди бу.— Язып куегыз, кирәге чыгар: биш-биш-унбиш-егерме биш!
— Бу сезнекеме?— дим.
— Юк, сезнеке,— ди,— ахмак!
— Алай икән!— дидем дә, рәхмәт әйтеп, сөйләшүне өздем. Ну, соңыннан үкендем инде, шалтыраткач, Блинлы Клинның үзенә эләккәч (яхшы кеше диләр аны), сорарга иде, ни хәлләр икән анда, яңгырлар явамы? Һава торышы ничек? Юкса, бездә яңгыр да явым, унбишенче көн рәттән. Аптыратып бетерде.
Ярар, ул олы кешене юк белән борчу яхшы булмас иде барыбер. Менә, телефонымны белдем әле:
— Биш-биш-унбиш-егерме биш!
Хатынга яздырып өлгермәдем, “ерактан сөйләшү торбасы” биергә тотынды. Шалтырый.
Алдым.
— Камил Бариевичмы?— ди, мөләем тавыш.
— Әйе,— мин әйтәм.
— Хәлләр ничек?
— Яхшы!
— Хәмит Зәбировичны беләсезме?— ди бу.— Үтә чыккан ахмак, шарлатан кеше!
— Дөрес,— мин әйтәм,— Хәмит Зәбирович — нәкъ шундый кеше. Әмма сез аны белеп бетерми торгансыздыр әле! Ул — надан, карьерист! Бер тиенлек акылы юк. Әллә кем булып йөргән була. Бүген генә әле мине ачуланып маташты. “Нигә дөрес хисапламадың? Син төзеткән йорт ишелеп төште!” ди. Ахмак ул!
— Ахмак?— дип сорый теге.
— Ахмак!— мин әйтәм.— Хатынын Вафа караштырып йөри, ә ул сәркәтибе белән себерелә.
— Ничек?— ди бу.— Каян беләсең?
— Мин аларны үзем таныштырдым, нигә белмәскә!— дим.
— Аһ син, фәлән фәсмәтән,— дип кызып китмәсенме бу. “Ерактан сөйләшү торбасы” кайнар тимер кебек ут булды. Колагымны пешерә башлады. Гомеремдә хатыным да бу кадәр шакшы сүзне берьюлы өстемә түкмәгәндер.
— Карагыз әле, кем соң сез?— дидем, тәмам аптырап.
— Ахмак син, дурак!— ди бу, көпә-көндез кешене мыскыл итеп.
— Сез нәрсә?— дим.
— Ә сез нәрсә?— ди.
— Кем соң сез?— дим.
— Ахмак, аңгыра, мокыт!— ди бу, тагын да битәрләп.— Хәмит Зәбировичның үзе булам. Моннан соң күземә күренәсе итмә, эшеңнән сөрдем!— диде дә телефоны өзелде.
Менә шулай, телефон хикмәтле нәрсә икән ул. Президентлар белән дә әллә кем итеп сөйләштерә, эшеңнән дә сөрдерә!
Сентябрь, 1999.
You have read 1 text from Tatar literature.