Latin

Теләк

Total number of words is 54
Total number of unique words is 46
36.9 of words are in the 2000 most common words
45.4 of words are in the 5000 most common words
47.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Әй Ходаем, безләрне берлек җебилә бәйләсен,
Тугъры фикерне үзең сал, һәркем үзе аңласын.
Мәгърифәттә башка милләттән безне ким итмәсен,
Уемызда, хисемездә бушка җилләр исмәсен.
Арамызда яна торган нифакъ[1] утын сүндереп,
Ислах илә иттифакны безгә ихсан әйләсен[2].
______________
[1] Нифакъ — икейөзлелек.
[2] Ислах илә иттифакны безгә ихсан әйләсен — яхшыга үзгәртү (реформа) юлы белән бергәлекне булдыруда безгә ярдәм итсен.
You have read 1 text from Tatar literature.