Latin

Татарларның Килеп Чыгуы Һәм Алтын Урда - 1

Total number of words is 4291
Total number of unique words is 2056
29.2 of words are in the 2000 most common words
43.4 of words are in the 5000 most common words
50.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
I
Моннан мең ел элек чакларда, хәзерге Русиянең җәнүбендә, Дон, Идел, Кубань, Днестр елгаларының түбәнге агымында бик киң сахралар бар иде; инде хәзер бу сахра-ларда калалар салынган, күбрәк урыс халкы тора. Ул заманнарда исә аларда куман яисә кыпчак аталган төрек җенесеннән, безнең татар теленә бик якын булган бер тел белән сөйләшүче бер халык торадыр иде. Бу халыклар башта бу сахраларга килгәндә күршеләре урыс белән сугышып торсалар да, соңра XII йөзнең башларына таба тәмам татулашып, хәтта бер-берсе белән кода булышып та беткәннәр иде. Болар күбрәк кырларда күчеп йөреп, мал асрап көн күрсәләр дә, уңайлы урыннарга килеп торсалар, бәгъзе вакытта иген дә чәчеп таплыйлар; күбрәк тары игәләр иде. Боларда бик яхшы атлар булып, хәтта кайсы елларны сиксәнешәр мең елкыны һиндстан чикләренә илтеп саталар, үзләре дә ул җирләрдән дә күршеләре урыслар, болгарлар, Кара диңгез буенда торучы сәүдәгәр италияле вә румнарга саталар, шулай итеп алыш-бирешкә дә катышалар иде. Бу халык күбрәк ыруг-ыруг булып яшәп, барысы бер кырыклап ыругка җитәләр; һәр каю ыруг үзенең ыруг башлыгы (патриарх — аксакал) тарафыннан идарә кылынадыр иде. Бу куман яисә кыпчаклар барысы җыелып, бер падишаһлык вә дәүләт ясый алмаганнар иде. Куман халкы нәкъ башка төрек-татар күчмә халыклары шикелле батыр вә гайрәтле һәм сугышны бик сөяләр, таларга бик яраталар, талап әсир итеп алып кайткан кешеләрне Кара диңгез буйларындагы сәүдәгәрләргә малга алмаштыралар. Алар да Азия, Африка вә Европаның төрле җирләренә илтеп саталар иде. Кыпчаклар тиредән камзол вә чикмән кияләр, башларына җәй көне киездән эшләпә кияләр иде. Менә шушы кыпчак яисә куман халкы XII йөзнең башындагы җәнүби сахраларның хуҗалары иде.

Бу заманда Днепр елгасының урта вә югары агымында, Идел елгасының иң югары агымында, Мәскәү елгасы, Клязьма, Волхов сулары, Чуд күле буйларында урыс халкы вак-вак князьлекләргә бүленеп көн күрәләр иде. Иделнең вә Каманың урта агымнарында исә болгар халкы сәүдә, игенчелек, мал асрау, төрле нәрсәләр эшләү белән гомер итәләр иде.

Болгарлардан өстә урыслардан көнбатышына таба озын сакаллы, урта буйлы, сары тиреле яңаклары чыгып торган финнәр игенчелек вә җәнлек ату, бал корты асрау белән кәсеп кылып торалар иде.

Менә шулай торганда XIII гасырның икенче яртысында бу Шәркый Яуропада торучы халыкның башына бер читенлек килеп, аларның яхшы гына тыныч торган гомерләрен борчыды...

Болгарның Урал таулары буена куелган сакчылары шаһәри Болгарга чабып кайтып тузан тузгытып, буран уйнатып, алдан яшьләре атка атланып, арттан малларын әйдәп, хәтсез күп бер халык Азиянең кыргыз сахрасыннан килеп чыгып, Урал тауларын үтеп килгәннәрен белдерделәр. Бу халыклар исә монгол халкының командасында килгән төрле җенестән гыйбарәт төрек-татар урдасы иде.

Кайдан килеп чыкты бу халык, аларны әүвәле белмиләр идемени соң? Менә без хәзер шушы татар исемле халыкның ! килеп чыгуын вә аларның безнең кыпчак, болгар йортына килеп җитеп, алар белән катышып татар исемле бер халыкның килеп чыкканын сөйләп карыйк.

II

Ерак Кытайның чигендә, Байкал күленең асты тарафына киткәч элек ямь-яшел кырлар соңра сусыз киң сахра башлана. Менә шушы сахраларда борынгыдан бирле бер-берсенә бик якын тел белән сөйләшүче, бер төрле тормыш белән торучы ике халык мал асрап, көтү көтеп, кымыз эчеп һәм җәнлекләр тотып көн күргән. Боларның берсен төрекләр дип, икенчесен монголлар яисә кара татарлар дип йөргәннәр. Менә бер вакытта бу халыкларның саны XII йөзнең ахырларында бик артып киткән, җирләре боларны туйдыра алмаслык була башлаган. Чөнки мал асрап, көтү көтеп көн күрер өчен зур далалар кирәк була. Икенче яктан XIII гасырларга таба бу сахраларда бик көчле корылык башланган: яңгырлар яумаган, сахрадагы печәннәр, үләннәр кипкән-корыганнар, мал ачлык вә сусызлыктан үлә башлаган. Шушы фәкыйрьлеккә гаҗиз булган монгол-та-тар вә төрек халыклары кайсысы көнчыгыш тарафларында торучы, игенлекләре күп, бай, сәүдәгәрле, калалары булган Кытай мәмләкәтенә күчәргә теләгәннәр; кайсысы исә кояш чыгышы ягындагы хәзерге Сибирия вә Төркстан далаларына күчәргә теләгәннәр. Ләкин кытайлар аларны кертмәгәннәр; аларга каршы зур гаскәрләр белән каршы торганнар; далаларда исә тагы шул ук халыкларның кардәшләре кыргыз вә башка төрле исемнәрдә йөри торган төрек халыклары болар берәм-берәм күчеп килә башлагач, боларга каршы килеп сугышып һәлак итә торган булганнар. Монгол-татарларның картлары бу хакта бик күп мәртәбәләр җыелып киңәшеп караганнар, ахырдан бу фикергә килгәннәр: болай берәм-берәм, аерым-аерым гаиләләр, кар-дәш-ыруглар белән генә икмәкле җирләргә күчеп булмый икән; әгәр бу коры сахраларда ачка үлмик дисәк, берләшеп җыелып, коралланып күчәргә кирәк, дигәннәр. Менә XII йөзнең ахырында шуның өчен монголлар да берләшеп, бер хөкүмәт ясауга омтылулар килеп, туган; әле берничә ыруг берләшеп бер кабилә ясап, берничә кабилә берләшеп караган, әле икенчесе. Ләкин монгол халкы тәмам җир азлыктан, мал туйдырырга печәнлекләр, җанвар атарга дала вә кырлар азлыктан тәмам гаҗиз булганчы берләшә алмаганнар. Шулай итеп XII * йөзнең башына кадәр монголлар бер җыелып, бер аерылып торганнар. Җитмәсә тагын шушы фәкыйрьлек өстенә монголлардан Кытай хөкүмәте һаман салым алып йөдәтүен куймаган. Шуның өчен XII ** гасырның башында монголларда берләшүгә омтылу ифрат дәрәҗәдә көчәйгән. Бу кирәклек эшнең башында торучы кешене дә китереп чыгарган; ул кеше исә Ясугәй баһадир исемле бер кара татар исемле монгол кабиләсенең аксакалы булган. Инде 1175 елда ул үлгәндә монголлар көчәеп китеп, Кытайны санламый башлап, аңарга салым түләмәс булдылар; монголларның бик күбесе җыелып Ясугәй баһадирның ыругы кул астына кергәннәр иде. Ясугәй баһадирдан соң аның хатыны Тәкәһәм, углы Темучин шул җыелган ыругларның башына менсәләр дә, ярлырак вә Ясугәй заманында изелгән ыруглар аңарга каршы чыгып сугьща башладылар. Ләкин бер кулга җыелгач яңа җирләргә күчеп китү, Кытайны барып талау уйлары өскә чыктылар. Озакламый бөтен монгол халкы вә Монголиядәге төрекләр бер зур күчмә дәүләт ясадылар. Кытайны алдылар һәм Урта Азиядән Иранга таба китә торган сәүдә юлында яткан «Хәрәзм шаһы»лар мәмләкәтен җимерделәр. Менә бу кадәр зур җирләрне Монголиядә торып кына идарә итеп булмаганга күрә Темучин (инде аны «Чыңгыз» дип йөри башладылар) үләр алдыннан 1229 елда дүрт улына бүлеп бирде. Шулардай Җүҗи атлысына кояш батар яклардагы!

* Текстта шулай. Дөресе — XIII йөз булырга тиеш. (Ред.) ** XIII гасыр булырга тиеш. (Ред.)
Сибирия сахралары һәм хәзерге Яуропа русе бирелде һәм аңарга да 27 меңләп монгол гаскәре тапшырылып, башкорт, болгар, рус, кыпчакларны алырга боерылды... Менә шул гаскәр белән Җүҗинең углы Батыр * болгар. Русия, башкорт вә кыпчак җирләрен алды, шулай итеп 1240 елларда хәзерге Русиянең көньягындагы халыклар монголлар кулына керделәр дә андагы төрекчә сөйләшә торган халыклар Чыңгызның ыругы исеме белән «татар» дип атала башладылар.

Шуннан соң «Алтын Урда» дигән бер мәмләкәт килеп чыкты.

III

Хәзерге Царицын, Саратов вә Әстерхан губерналарындагы Идел суы кырыйларындагы Алтын Урданың зур-зур шәһәрләре салынды. Боларның кайсысы яңадан салынды. Иске шәһәрләр дә төзәтелде. Зур шәһәрләрдән Үкәк, Сарай, Яңа Сарай, Көстан ** вә Әстерхан иде.

Бу шәһәрләр кырыйларыннан үр белән әйләндереп алган булып, үрнең тышыннан биек койма белән чолганган иде 3. Янә шәһәрнең урта бер җирендә койма белән әйләндереп алган урында ханнар, түрәләр тора торган бер җире бар иде. Моның эчендә зур-зур кирпеч вә ак таштан салынган зур йортлар, бакчалар бар, йортларның эчләре ялтыравыклы ташлар, төрле бизәкле үрнәкләр төшергән чынаяк мичнеке төсле кирпечләр белән зиннәтләнгән иде. Эчләрендә һәртөрле алтын, көмештән савытлар, төрле ефәк, парча материаллардан ясалган өенә кирәк нәрсәләре белән тулып ятадыр иде. Бу йортларда ханнар вә түрәләр үзләренең хисапсыз күп хатын-кыз, бала-чага вә хезмәткәр-коллар'ы торалар; татар вә чит халыкларны талап җыйган маллар белән рәхәтләнеп, кымыз вә шәраб эчеп, туйганчы симез ит ашап, рәхәтләнеп симереп яраталар *** иде; шәһәрнең бу кисәген үткәч, татар байлары йортлары башланып, болар таш, кирпеч вә агачтан ясалган булып, эчләре вә тышлары төрле бизәкләр белән зиннәтләнгән буладыр иде. Шәһәрнең бу кисәгендә зур мәчетләр вә башка милләтләрнең чиркәү вә гыйбадәтханәләре салынган буладыр иде; соңра шәһәрнең уртасында киң мәйданда базар булып, базарның һәрбер тарафында чит халыклар, сәүдәгәр вә һөнәрмәндләрнең мәхәлләләре булган; бу һәрбер милләтнең мәхәлләсе, румныкы, итальянныкы вә Урта Азия халыкларыныкы аерым койма белән әйләндерелеп алынган булып, һәрбер мәхәлләнең аерым таза капкасы булып, кичләрдә һәм шәһәрдә тынычсызлык чакларында бу капкалар бикләнә торган булганнар. Моннан кала шәһәрне әйләндереп алынган ныгытмалар артында фокара вә эшче халыкның мәхәлләләре башланып, аларның йортлары балчык вә начар ташлардан ясалган кечкенә генә өйләрдән гыйбарәт булган. Байларның алтын, көмеш вә чынаяк табак-савытлары төрле асыл, ефәк кием вә зиннәт нәрсәләре урынына боларның гади чүлмәк савытларыннан вә тире туннарыннан, төрле нәрсәләр ясый торган корал вә станокларыннан башка нәрсәләре булмаган.
* Текстта шулай. Бату булырга тиеш. (Ред.) ** «Гөлстан> дип язылырга тиеш иде. (Ред.) *** «Яталар» дип укырга кирәктер. (Ред.)

Шәһәрләр корырак сахралар өстенә салынса да, читтәге чишмә вә елгалардан, җир астына күмелгән чүлмәк трубалар буенча сулар китерелгән булган. Мунчаларда вә байлар йортларында һәм хан вә түрәләр сарайларындагы бакчалардагы фонтаннарга сулар килеп аттырып тора торган булганнар.

Алтын Урданың бу шәһәрләрендәге рәсем ясаучы, бизәкләр төшерүче осталарның имлялары бик нәзек булып, матурлыкны бик яратканнар. Болар рәсемнәр төшергән чакта куе, ачык төстәге буяулар белән ясамаганнар. Яраткан төсләре сыек зәңгәр, сыек яшел вә сары, ал вә ак төсләр _бул-ган. Төрле чүлмәкләр вә чынаяк кирпечләр өсләренә татар осталары төрле кыр хайваннары, боланнар, бүре, төлкеләр сурәтләре һәм чәчәк атып торган гөл агачлары өстенә кунган сандугачлар ясарга тырышканнар.

Сыек күк чынаяк кирпечләр өстенә төрле бәетләрне ма-тур-матур гарәби хәрефләр белән бүрттереп язарга сөйгәннәр. Татарлар музыканы да бик сөйгәннәр. Тыныч вакытларда сахраларда, озын төннәрдә киез өйләрдә яисә шәһәрләрдәге йортларда учак тирәсенә җыелып борынгы батырларны хәтерләп, үткән заманнарда булган зур сугышларны искә төшереп махсус җырчы картлар җырлаганнар.

Кулларына дүрт кыллы думбра алып, яисә авызларына курай кабып уйнап торганнар. Сугыш алдыннан да татарлар шул думбраны чиртеп, гайрәт кертү өчен җырлап уйнарга сөйгәннәр.

Шәһәрләрдәге мәдрәсәләрдә меңләп шәкерт дәрес укып, боларны хәзинә туйдырган һәм зур мәҗлесләргә чакырып сыйлый торган булган. Мәдрәсәләрдә укытучы галим хәлфәләр зур китаплар язганнар; татар шагыйрьләре шигырь •белән китаплар язып торганнар.

Алтын Урданың бу шәһәрләрендәге халыкның киеме ничек булган соң? — дип сорасагыз, аңарга да җавап биреп узыйм: бик мәгълүм нәрсә ләбаса, байлар белән ярлылар, гаскәрләр белән мондый халыкның киемнәре белән бер төсле булмый.

Алтын Урданың хан вә аның тирәсендә йөрүче кешеләр •сугыш булмаган чакларда башларына кыйммәтле тиреләрдән ясаган очлы, ике кырые кайтарылып тора торган то-мык кигәннәр; өсләренә исә чит илләрдән килгән ефәк, би-касәп, әдрәс вә сукнолар да хәзерге татар агайның кыска җиңле камзолы өстеннән җилән кигәннәр дә, суык вә кышларда хәзерге муллаларның Кама тоткан намаз туннары төсле һәйбәт җәнлек тиреләреннән тун киеп куйганнар. Сәүдәгәрләр дә шулай ук байлыкларына карап киенгәннәр. Фәкыйрьләр, күчмә кешеләр һәм татарның игенчеләре исә шул ук бүрекне киездән һәм сарык тиресеннән кигәннәр, өсләренә дә әлеге камзолны, куй тиресеннән тегеп йонлы ягын эчкә калдырып, җиләннәрен исә шул ук тиредән йонлы ягын тышка калдырып кигәннәр. Әлхасыйль, хәзерге борынгы камзол, җилән һәм чапан һаман да әле татарның борынгы киемедер.

Хатыннарның киеме ирләрнекеннән тегелү рәвеше ягыннан бик аз аерылган. Ләкин аларныкы озынрак булу белән бергә, төрле бизәкләр белән бизәлгән булган. Башларына к|ия торган ^әрсәләре исә тутый кошы вә башка шуның шикелле матур кош канатлары белән бизәлгән булган. Хатын-кыз кулларына беләзекләр, балдак, йөзекләр, муеннарына төрле ташлар асарга яратканнар.

Борынгы татарларның ирләре чәчләрен алдан колакка кадәрен алып, артта калган чәчләрен кытайлар шикелле үреп салындырып яисә баглап йөргәннәр; хатын-кыз булса чәчләрен алмаганнар, озын килеш йөртеп, бик күп толым итеп үреп, төрле якка салындырганнар.

Сугыш киемнәре татарларның шулай булган: башларына сөңге очы төсле очлы түгәрәк тимер такыя кигәннәр; бу такыяның артыннан көбәдән ясаган каплавыч муеннарына салынып төшеп, муеннарын кылыч җәрәхәтеннән саклаган; сугыш чагында теге тимер бүрекнең алдагы ягын каплау өчен бер тимер төшереп куйганнар. Өсләренә көбәкүздән авыр кием кигәннәр, чалбарлары да кайсы вакыт көбәкүздән, кайсы чакта калын тиредән булган. Сул кулларына түгәрәк тимер калкан тотканнар. Байларның бу калканнары төрле язулар вә рәсемнәр белән бизәлгән булган; бәгъзе чакларда калканнары өстенә асыл ташлар да утыртып ясалган булган. Сул якка салындырып кәкре кылыч асканнар, яннарына җәя һәм ук тага торган савыт такканнар. Кулларына озын, нәзек сөңге тотканнар. Татарларның гаскәре күбрәк атлы булган. Иярнең артына сарык тиресеннән ясалган капчык асканнар, әгәр су аркылы чыгарга туры килсә, шуны өреп тутырып, башын бәйләп өстенә утырып йөзеп чыкканнар. Иярләренә сөттән ясаган корт тутырып бер капчык асканнар; ашыйсылары килгәндә шуны суга яисә шулпага катып эчкәннәр.

Татарларның ашый торган нәрсәләре күбрәк иттән булган. Алар иттән шулпа пешереп, шуны эчкәннәр, итне ашаганнар. Бәгъзе вакытта эченә ит тыгып пилмән яисә пәрәмәч шикелле нәрсә дә пешергәннәр. Ләкин һәрхәлдә оннан булган ашны аз ашаганнар. Күбрәк эчкән нәрсәләре сөт вә кымыз булган. Кымызның кара кымыз дигәннәрен бик каты әчетеп исерткеч урынында истигъмаль кылганнар.

Менә Алтын Урдада тормыш шундый булган.

IV

Алтын Урда дәүләтендә, алда берничә мәртәбә әйтелеп киткәнчә, халык байлык җәһәтеннән бертигез булмаган.

Иң югары баскычта хан вә аның нәселе торган: болар мәмләкәтнең бөтен малы, бөтен көче белән файдаланганнар; ханнан башка болар хуҗаны бер дә танымаганнар. Бөтен хәзинә белән теләсәләр ничек болар файдаланганнар.

Болардан кала торган җир хуҗалары, зур алпавыт вә кабилә башлыклары торганнар. Болар гаскәр башы булып та, зур түрәләр булып та хезмәт иткәннәр. Боларны үзара тагын дәрәҗәгә бүлеп, иң зурларын бәкләр, әмма түбәнрәк вә ярлыракларын «мирза» дип атаганнар. Болар да хәзинәгә бер нәрсә дә түләмәгәннәр. Боларны «аксөякләр» дип йөргәннәр. Болардан кала тагын бер зур дәрәҗәле гөруһ халык булып, аларны «тарханнар» дип йөргәннәр. Бу тарханлыкны теләсә кемгә, байлык, хезмәтенә карап хан гына «ярлык-фәрман» язып бирә алган. Болардан калган халыкны «карасөякләр» дип йөргәннәр, алар хөкүмәткә салым-ясак түләгәннәр. Ләкин болар да байлыкларына карап төрле сыйныфларга аерылганнар. Шулар эчендә зур бай сәүдәгәрләр булганы шикелле урта дәрәҗә һөнәрчеләр булган һәм ярлы хезмәтчеләр дә булган.

Барысыннан да түбән дәрәҗәдә коллар торганнар. Коллар чит илдән әсир төшкән кешеләр вә байларга бирәчәкләре тәкабеленә үзләренең ирекләрен саткан кешеләр булганнар. Боларның бер төрле дә маллары, җир-сулары, йорт-җирләре булмаган. Болар ат, сыер, кәҗә шикелле хуҗаларның малы хисапланганнар. Боларны базарларда аяклы мал алып саткан шикелле алырга һәм сатарга мөмкин булган.

Алтын Урдада бөтен халык, гаскәр хисапланган. Шуның өчен бөтен ил кеше саны белән бүленгән булган: ун кеше ун башына, ун башлары йөз башына вә йөз башлары мең башына, мең башлары ун мең башына буйсынганнар да соңгылар ханга турыдан-туры буйсына торган булганнар. Хан җыелырга әмер иткәч тә, башлыклар үзләренә буйсынган кешеләрне җыеп тәгаен кылынган урынга килеп җитә торган булганнар. Ләкин күп вакытта йөз, мең, ун мең башлыклары ыруг вә кабилә башлыклары булганлыктан, аксөякләрдән булганнар.

Алтын Урда мәмләкәтенең башында аксөякләрнең башлыгы хан булган. Хан гадәттә шул бабалары Чыңгыз хан нәселеннән килә торган аксөякләрнең җыенында сайлана торган булган. Ләкин бу ханнар күп эш белән маташмаганнар, күбрәк кәеф-сафа белән мәшгуль булып, биюче кызларны биетеп, кымыз эчеп утырганнар. Шуның өчен илне карап, эшләр башкару өчен бер мөәссәсә булып, аны «зур мәхкәмә» (диван әлмәгзәм) дип йөргәннәр. Анда аксөякләр эш кылганнар. Мәмләкәтнең төрле җирендә башта хан тарафыннан аксөякләрдән куелган баскак яисә даругау дигән бәк торган. Кайсы җирләрдә исә кабилә башлыклары эш башкарып торганнар, хөкем кылганнар, салым җыеп сарайга җибәргәннәр, мәмләкәтләрен дошманнар һөҗүменнән саклаганнар.

Бөтен Алтын Урда мәмләкәте хәзерге губерналар шикелле «өлешләр»гә бүленгәннәр. Мәсәлән, «Болгар», «Кырым», «Русия», «Башкортстан» аерым өлешләр хисапланганнар. Хөкүмәт расходларын каплар өчен төрле җирләрдән салымнар алынган, һәркем үзенең малының ун кисәгеннән берсен бирергә тиеш булган. Мәсәлән, ун сарыктан бер сарык шикелле. Шуның өстенә амбарларда мал тоткан өчен, күпердән чыккан өчен, тегермән тоткан өчен акча ала торган •булганнар. Бу салымнарның күбесе кара халык хисапланган ярлыларга төшә торган булган. Ләкин хәзинәнең иң күп килә торган малы «тамга» булган: һәрбер чит илдән мал китергән кешеләрнең малларын баскаклар карап торып, өстенә ханның исемен язган мөһер, яисә «тамга» сугып, шуның бер кисәген хәзинәгә ала торган булган. Кара диңгез вә Каспий һәм Идел буендагы шәһәрләргә Италия, Греция

вә мөселман җирләреннән бик күп сәүдәгәрләр хисапсыз мал китереп торганга, мондый «тамга акчасы» бик күп җыела торган булган. Русиядә болгар шикелле Алтын Урдага буйсынып та, аерым өлешләр хисаплана торган җирләрдән башта салымны алда әйтелгән баскаклар аркылы; җыйдырганнар. Ләкин соңра бара торгач, хөкүмәт шул җирләрдән җыелырга тиешле малны аерым зур байлардан (әрмән, персиян, яһүд байлары) алып, аларга теләсәләр никадәр шул илләрдән салым җыярга рөхсәт биргән. Ләкин бу эш халыкка бик авыр булып төшеп, халык кузгалгач бу гадәтне бетергәннәр.

Алтын Урдада акча сугу гадәте дә булган. Акчаны бакыр, көмештән вә бәгъде вакытта алтыннан да суга торган булганнар. Акчаның бер ягына кайчан сугылуы вә кайсы җирдә сугылуы язылып, икенче ягына да шул заманның ханының исеме языла икән. Алтын Урдада тагы хәзерге кәгазь акча шикелле күннән сугылган акча да булган. Ул акча шул хәзерге вак акча урынына йөргән. Хәзерге балалар, бакыр акчаның бер ягын «күн ягы» дип йөридер. Менә-шул сүз борынгы заманнан калган.

VI

Алтын Урда мәмләкәтенең иң көчле чаклары унөченче йөзнең уртасыннан, ундүртенче йөзнең ярымына кадәр иде. Бу заманда Шәрекътан мал килә торган иң зур юл Алтын Урда аркылы үткәнгә мәмләкәт бай, шуның өчен көчле булган. Бу заманда Алтын Урда Яуропаның кояш чыгышы ягында иң зур патшалык хисапланган Яуропа патшалары, Рум императоры аларга бүләкләр җибәреп торган, Русия дә Алтын Урда кулында булган. Ләкин ундүртенче гасырның икенче ярымында мал йөри торган юл үзгәрде; шуның өстенә дә госманлы төрекләре Кара диңгезгә керә торган Дарданеллны алып, Италия сәүдәгәрләренең керүләренә комачаулый башлады. Шуның белән теге «тамга акчасы» аз җыела башлады. Менә ярлылык башланып, хәзинә ярлылангач, мәмләкәттә башбаштаклык туды. Шуның аркасында Алтын Урда зәгыйфьләнде. Шул ук заманда Русия дә көчәеп китеп, Алтын Урда кулыннан ычкынды. Шулай итеп Алтын Урда мәмләкәте вак-вак кисәкләргә буленеп, Кырымда, әүвәлге Болгар урынындагы Казан өлкәсендә һәм Әстерханда аерым ханлыклар килеп чыкты. Сәүдә беткәч, теге шәһәрләр бушап калдылар; йортлар искерде, сугышлардан шәһәрләр бозылды, ватылды, таланды. Шулай итеп күп заманнар Алтын Урда кечкенә генә бер мәмләкәт булып калып тора торгач, ниһаять, XVI йөзнең башында бөтенләй югалып китте.

Идел буе өчен көрәш тарихыннан

Шәрекъ вә Гаребне бергә тоташтыручы Идел елгасы өчен көрәш гасырлар буенча килгән тарихи бер вакыйгадыр. Бу Идел буе өчен коелган кан, истигъмаль ителгән акыл вә хәйләнең иге-чиге юк.

X гасырдагы Хәзәр дәүләтенең1 норманнар вә урыслар белән көрәше, болгарларның шулар белән үк тартышлары, Алтын Урданың элек удел Россиясе, соңра Мәскәү Россиясе белән көрәше, аннан соң Казан ханлыгының Мәскәү белән тартышы, ниһаять, Казан төшкәннән алып 1557 елга кадәр дәвам кылган татар вә башка гайри рус ның Мәскәүгә каршы кузгалышлары — һәммәсе дә шушы эпопеянең тарихка мәгълүм булган бер кисәкләре генә. Табигый, бу көрәшнең тарихтан элек заманнарда ук башлануында шик вә шөбһә юк...

Менә шушы тартышның бер кисәге XVI гасырда башланган Төркия — Кырым 2 вә Мәскәү Россиясенең чарпы-Шуыдыр. Дөрес, бу көрәшнең идеология җәһәте заһир күренештә ике төрле булып күренде: бер яктан, Төркиянең вассалы Гәрәйләр Казан вә Әстерханны үз җирләре, йортлары дип хисаплап, Иделнең урта вә түбән агымына Мәскәү Россиясенең тәгаррызын Гәрәйләр сәлалясенә каршы килү, аларның кулларыннан «йортларын» тартып алырга омтылу Һәм тартып алу, дип карадылар.

Казан тәхетенә Сәхиб Гәрәй3 чакырылмас борын ук, Кырым Казанны үз йортыбыз дип карый башлады. Иван Грозныйның атасы заманында 1521 елда Сөләйман' кануни тәхеткә утыргач Төркиягә җибәрелгән Мәскәү илчесе Третьяк Губин дигән кешегә бирелгән тәгълиматта бу мәсьәләне аңлатучы шундый сүзләр бар:

Безнең ишетүебезчә Мөхәммәтгәрәй хан Солтанга хат язып Казан җире безнең йортыбыз дигән имеш тә Казан тәхетенә безнең дошманыбыз Шаһгалине, урыс патшасы хан итеп җибәргән. Анда христиан чиркәүләре салырга, безнең мәчетләребезне ватарга әмер иткән, кыңгыраулар асарга кушкан диелгән имеш дигән. Соңында тәгълиматта бик озын итеп Казан ханнарын Мәскәү патшалары куеп килүләре тарихын бик озын итеп сөйләп, Шаһгалине «сәедләр, угъланнар, бәкләр һәм бөтен Казан җире халкы Мәскәү патшасыннан сорап» китерделәр дияргә кушып, Казанның һич тә Кырым йорты булмаганлыгын исбат итәргә кушылган иде. Казан тәхетенә Гәрәй сәлалясеннән булган Сәхиб Гәрәй менүе белән исә филвакыйг Казан вә Кырым берләшкән, шуның аркасында Идел буеның югарыгы агымы госманлы империясе кулына кергән иде. Сәхиб Гәрәй энесе Сафа Гәрәйне Казанда хан итеп калдырып киткәч, Россиягә ультиматум биреп, Казан өстенә йөрмәвен таләп кылды да, шушы сүзләрне гыйлавә итте: «Без хәзер сезнең өстегезгә әүвәлге шикелле коры татар гаскәре белән генә бармабыз; минем үземнең Тупчыларымнан башка төрек солтанының йөз мең атлы гаскәре бар. Син уйлама ки, мин Мөхәммәт Гәрәй шикелле коры гаскәр (голая рать) белән генә барырмын дип, юк, хәзер минем көчем аныкыннан күбрәк барачак. Казан җире минем йортым, Сафа Гәрәй хан минем борадәрем... *

Вакыйгән Мәскәү хөкүмәтенең Казан өстенә барырга хәзерләнгәнен ишеткәч тә, Кырымда хан булып алган Сәхиб Гәрәй, төрекләр, нугайлар һәм әстерханлылар белән берләшеп, Россиягә һөҗүм итте**. Ләкин бу вакыйга зур нәтиҗә бирмәде. Әмма төрекләр белән Кырыйчыларның бергә хәрәкәт итүләре һәрхәлдә бер зур вакыйгадыр.

Мәскәү, Бакчасарай һәм Истамбулның Идел буе өчен XVI һәм XVII гасырлардагы тартышларына, ул заманның дипломатиясе дин фиркасын киерттеләр. Шуның өчен Иван Грозный Казанны алуның төп сәбәбе итеп:

1554 елдан алып 1566 елга кадәр Кырымда хөкүмәт сөрүче Мөхәммәтгәрәй бине Сәламәтгәрәй исә Россия белән сугышны дини идеология калыбына салу юлында үзенең Алексей Романовка язган ярлыгында: «Синең вилаятьлә-реңдә булган мөселманнарны тоттырып, аркаларыннан каеш чыгарып минем динемә кер дип сөкөнҗәләр итеп кә-ләме шәриф вә мәсҗед, мәдрәсәләрен ябып мондай олуг гөнаһ иттегез...» диде****.

Ләкин бу көрәшнең әсасендә, бер яктан, Кырым — Ис-танбулның һәм Мәскәүнең Иделнең урта вә түбәнге агымы шикелле икътисади яктан мөһим җәгърәфй мәүкыйгны алырга омтылулары, икенче яктан, Төркиянең V гасырдагы Рум империясе шикелле дошманы Ираннан үтмичә Шәрык белән сәүдә мөнәсәбәте Идел буе Каспий аркылы ясарга тырышуын һәм, өченче яктан, Кырымның Идел буен бәһанә итеп Мәскәүгә һөҗүм итеп торып кол күбәйтү, мал талау, Мәскәүдән «тиеш» (бүләк һәм хираҗ) алуга өметләнүеннән башка нәрсә юктыр. Сәхиб Гәрәйне Казанга хан итеп кую, Иделнең урта агымын Төркия кулына кертү дигән сүз иде. Соңра Гәрәйләр Казаннан куылгач, Казанда Мәскәү тарафдарлары көчәя башлагач, Төркия хәзер Идел елгасы мәсьәләсенә катышты. Ләкин бу заманда Төркиянең Иран сәлалясе Сәфәвиләр 4 белән сугышы вакыты булганлыктан, ул бу мәсьәләгә ачыктан-ачык катыша алмады. Шулай булса да 1552 елда Төркия хөкүмәте Солтан исеменнән нугай морзасы Йосыфка хат язып:

«Ераклык Азак һәм Казанга булышчылык итәргә миңа комачаулык китерә. Кырым ханы белән нык берлек ясагыз. Мин аңар Әстерхан әһалисе булган бөтен кешеләрне өйләренә кайтарырга куштым. Мин Әстерханга тизлек белән патша да җибәрермен. Казанга да Гәрәйләр ыруыннан башлык бирермен. Аңар кадәр сез Казанның мөдафә-гычысы булыгыз...»* — диде. Шул ук заманнарда Россиянең Кырымдагы сәфире Мәскәү хөкүмәтенә язган язуында Төркия хөкүмәтенең нугайларга язган хитапнамәсен (бу хитапнамә рус телендә'сакланып калган) шул рәвештә күчерә.

«Безнең мөселман китапларының язуына караганда, урыс князе Иванның елы килеп җитте. Мөселманнар өстендә аның кулы югары, инде миңа да ул күп уңайсызлыклар ясады; сахраны, бөтен елгаларны минем кулымнан алды, Донны минем кулдан алды. Азакта бөтен ирекне бетерде, Доннан су эчәргә дә ирек бирмәсләр. Кырым халкына да зур начарлыклар кылалар. Перекопка һөҗүм итте. Урыс казаклары Әстерханны бастылар; Иделнең ике як ярын алдылар һәм сезнең волостьларыгызны да сугышып алырга телиләр. Сез ничек итеп үз мәнфәгатегезне мөда-фәга итә алмыйсыз? Казанга хәзер ничек итеп һөҗүм итәләр, Казанда да безнең мөселман дине ләбаса! Без, бөтен мөселманнар, сүз беркеттек, урыс ханына каршы берләшеп мөдафәга кылабыз» **,— диде.

Бу нугайларны кулда тотарга тырышу, шуның аркасында Идел буенда иң сугышчан вә күп санлы бер гонсырны кулда итәргә омтылу сәясәтен моннан алда да Төркия хөкүмәте йөртә иде. Шул ният белән Төркия дәүләте 1549 елда да Йосыф морзага хат язган, зур бүләкләр җибәргән, хәтта «хат Һөмаюнендә» аны «әмир эл ом ара» шикелле, ул заманда мөселман дөньясында иң зур исем белән атаган иде *. Мәскәү хөкүмәте исә бу эшкә борчыла һәм нугайларны үз ягына аударырга тырыша иде. Нугайлар белән дуслык саклау нияте белән Әстерхан тәхетеннән Төркия — Кырым яклы ханны төшереп, нугай яклы Дәрвишне дә хан итәргә ярдәм итте. Йосыфның кызы Сөембикә мәсьәләсендә, ягъни аның элек Мәскәү яклы Җангалигә 5 бирелүе, Җангали үтерелгәч, Сөембикәне Гәрәйләр сәлаля-сеннән Истанбул вассалы Сафагәрәйнең6 алуы, Сөембикә Мәскәүгә озатылгач, Иван Грозныйның аның үзенең ялчысы Шаһгалигә7 бирүе вакыйгаларында шул ук Идел буе өчен Мәскәү һәм Кырым — Истанбул көрәшенең бер сәхифәсен күрәбез. Вакыйган ике көрәшче якның да нугайларга таянуы шактый мөһим бер нәрсә иде: чөнки бу чакта нугайлар Иделнең түбән агымында шактый зур көч булып тордылар8. Йосыф морзаның Иван Грозныйга язган бер хатында мәгълүм булуына күрә, нугайларның 300 мең гаскәр куярга куәтләреннән килгән. Казанга соңгы патша итеп нугай морзасы Ядкарьне кую шушы бабта Төркия депутациясенең җиңүе иде.

XVI гасырда әллә ничә вак феодаль әмирлекләргә бүленгән Иран шигый мәзһәбендәге сәфәвиләр сәлалясе кул астында зур бер дәүләт булып китте. Димәк, Якын шәрекъ-та бу гасырларда иң куәтле булган сәяси гамил Төркиягә бер мохасим артты: Сәлим вә Сөләйман заманыннан9 алып туктаусыз сугышлар башланды. Шуның нәтиҗәсендә шә-рекътан килә торган мал Иран аркылы үтеп килмәс булды. Бу хәл Төркиянең хәзинәсенә начар тәэсир итте. Шуның өчен, бер яктан, Идел буен Төркия кулына кертү белән Иранның артына төшү, икенче яктан, Төркиягә малны Хәзәр, Идел, Дон, Азак, Кара диңгез юлы белән китерү мөмкин булачагын хәтергә алып, Төркия Идел буе эшләренә катыша башлады. Кырымлылар да Россия белән сугышып, алардан әсир (тотсак) алып кайтып сату, «бәдәл җәзья»-сен алу «тыеш» һәм Россияне куркытып, хан вә бөтен аристократиягә бүләкләр алу өчен Идел буе эшләренә әһәмият биреп, аны бер сәбәп итеп тотып Россиягә бәйләнеп тордылар. Бу мәсьәләгә даир Кырым ханы -Иван Грозный-ның илчесе Нагойга турыдан-туры: «Татария любит того, кто ему больше даст, тот ему и друг», — дигән иде.

Идел буе өчен Мәскәү вә Төркия — Кырым көрәше 1552 елда Казан алыну белән генә бетмәде. Дөрес, Казан алыну вакыйгасы Шимали Яуропр:, Урта һәм Шимали Азия өчен бөек бер вакыйга булды! Шәрекъның капкасы, Яуропа вә Азиядәге төрек-татар мөстәкыйль дәүләтләрнең җеп очы булган Казан, Россия самодержавиясенең империализмысына вә горур Яуропаның колонизаторлык сәясәтенә юл ачты. Казан алыну белән җепнең очы табылгач, аны сүтү өчен тартасы гына калды һәм вакыйган да аннан соң мөстәкыйль татар дәүләтләре бер-бер артлы сүтелделәр. Шуның өчен Россиянең дәүләтче мөәррихе Соловьевның тантаналы рәвештә: «До сих пор, пока сущест-вовала Казань, до тех пор дальнейшее движение русской колонизации на восток по Волге, поступительное движение Европы на Азию, было невозможно», дигән сүзе дөрес. Ләкин тәкрар әйтәбез. Идел өчен көрәш трагедиясе катгыян, Казан алыну белән генә бетмәде.

Татарларның вә гайре русларның XVI гасырның уртасындагы кузгалышлары, шул ук гасырның 80 елларындагы чирмеш кыямы бер җирле халыкның истикъляле өчен генә көрәше түгел, бәлки Шәрекъның Гареб империализмына каршы көрәшәдер. Ләкин Казан алынмас борын бу көрәш бәйнәлмиләл бер төс алып китмәде, бәлки Казан дәүләтенең истикъляле өчен көрәш төсле генә булып торды. Мәсьәләнең тәгаррызе көчәя төшкәч (?) Казан халкында Кырым — Төркия белән якынлашу сәясәтендәге кешеләрнең күбәюе, Сәхиб Гәрәйне чакырып хан итүләре заманы бу көрәшнең иң көчәйгән чагыдыр. Ләкин бу вакыйгаларның Сәхиб Гәрәйдән элек тә булган икәнлеге мәгълүм. Бу вакыйга турында урыс мәнбәгъләрендә мәгълүмат бик аз булганлыктан, Хөсәен Әмирхановның 10 «Тә-варихы Болгария» исемле әсәреннән шушы вакыйгага даир ганганәви бер материалны кыстырып китәбез:

һәрвакытта һәр халык ганганәсендә булганы шикелле бу ганганәдә дә анахронизм вә ялганнар бар, аларны алып ташлаганнан соң шактый мәгълүмат кала (...)

Әлегә бу хәбәрнең мәнбәгъләрнең дөреслеге тикшерелмәгән. Ләкин һәрхәлдә көрәшче Сәхиб Гәрәй заманында тулы бер төс алып, аннан соңгы заманнарда дәвам кылып, Казан алынгач мөгайян бер төскә керәдер. Сәхиб Гәрәй вә Сафагәрәйләр заманында Казанның Мәскәү белән низагы шушы көрәшнендбер кисәгедер. Бу мәсьәләнең иң кызган чагы Казан вә Әстерхан Мәскәү кулына кергәч булды.

Казанны алу белән Мәскәү дәүләте Кырымга булган мөнәсәбәтен үзгәртте. Царь язган хатларында үзен төрле ләкабләр белән атаганда, «Казан патшасы» дигән сүзне арттыра башлады. Табигый бу эш Кырымга каршы турыдан-туры перчатка ыргыту дигән сүз иде. Кырым ханнары үзләренең урысларга язган ярлыкларында үзләрен әүвәлге Алтын Урданың варисы дип хисаплап, «дәште кыпчакның вә сансыз күп татармын,» патшасы дип йөртәләр иде. Казан алынганнан соң Иван Грозный тарафыннан Кырымга җибәрелгән урыс илчесе Нагойга бирелгән тәгълиматта да әгәр хан вә аның хөкүмәте Казан хакында сүз чыгарса, шулай боерылган иде:


Әгәр инде Кырым татарлары Иван Калита11 һәм Үзбәк 12 заманнарын искә төшереп Мәскәүнең татарларга буйсынганлыгын сөйли башласалар, шулай кырт кисеп:

«Такие разговоры к доброму делу нейдут, то дело было невзгодою государя нашего прародителей, а теперь бо-жею волей Узбеков юрт у когу в руках? Сами знаете, из-вестно от кого на том юрте пасланники и воеводы си-дят...» * дип әйтергә кушкан иде.

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Татарларның Килеп Чыгуы Һәм Алтын Урда - 2