Latin

Тапшырылмаган хатлар - 1

Total number of words is 4478
Total number of unique words is 2251
34.5 of words are in the 2000 most common words
49.4 of words are in the 5000 most common words
58.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Искәндәр!
Дусларча язылган җылы хатың өчен рәхмәт. Мин аны кат-кат укып чыктым. Бу сагыну хатыңны укыган чакта, минем күз алдымда аерылышкан көннәрдәге тар холыклы, бозык күңелле Ис-коидәр түгел, бәлки моннан 8 ел элек: «Сезнең чәчегез нинди йомшак, нәфис», — дип килеп танышкан Искәндәр иде.
Нинди матур истәлек! Әйе, минем беренче мәхәббәтем дә, кешеләр белән аралаша башлаудан туган беренче шатлыгым да, сиңа, синең белән танышу вакытына барып бәйләнә. Миндә яңа хисләр тудырган, күңел күзләремә матурлык буяулары биргән бу кадерле минутларны мин бик еш искә төшерәм. Тормышның тис-коре, усал, шакшы яклары белән көрәшкәндә туңсам, арысам әгәр шул рәхәт минутларны хәтерләп җылынам һәм көч җыям.
Исеңдәме беренче танышуыбыз?
Мин, матурлыкның нәрсә икәнен бары хыялда гына күреп, әкиятләрдән генә ишетеп килгән ятимә бер кыз, кинәт өнемдә чын матурлык диңгезенә чумдым, шатлык дулкыннарында йөзә башладым. Чынлап та, корып, саргаеп беткән яз чәчәген иң тәмле хуш исләр чыгарып торган чәчәккә әйләндерү — охшашы булмаган матурлык бит. Үземне, гомумән, кешеләрне чәчәккә тиңләштерү дөрес үк булмаса да, ләкин минем хәл ул чагында шуңа бик якын иде.
Мин элекке Кузнецк өязендә, караңгы мишәр авылында — Ялгашта тудым. Минем атамның гомер-гомергә күргәне бары биш-алты авыл булган. Ә мин — аның кызы — Москвада тордым, Ленинградта булдым, Харьков, Ташкент, Бакуны күрдем... Мин диңгездә йөздем, Кавказ тауларына мендем. Минем атам үз телен дә кирәгенчә белмәгән. Ә мин — аның кызы — татарча гына түгел, рус, немец телләрендә дә сөйләшәм. Минем атам бөтен гомерен көтүчелектә, газап-михнәт эчендә уздырган, үлгәндә дә сарыклар арасында үлгән. Ул бик еш сырхаулаган, ләкин бер генә тапкыр да докторны күрмәгән. Ә мин — Чулак Фәхри кызы — хәзер үзем доктор.
Зур тормышны чын-чынлап белү һәм шуны белгәннән соң киң сулыш алып эшләү шатлыгын, яшисе килү матурлыгын аңлату кыен. Миңа әле күптән түгел бер яңа роман укырга туры килде. Бу китап миңа әйтеп бетергесез сөенеч, ләззәт бирде. Чөнки хәзер доктор булган татар кызының нәселе дә, тормыш төбеннән югарыга, язучылык дәрәҗәсенә күтәрелгән язучының нәселе кебек үк, иске заман бизгәгендә, җәфа чигү утында яшәгән нәсел.
Әйе, беренче танышуыбыз! Тәртипсез язуым өчен гафу ит, иркәм. Минем өчен тормыш хәзер шундый бай, шундый күңелле, бер әйбер турында яза башладым исә, берсе-берсеннән матур булган тойгылар, фикерләр кәгазьгә агылырга гына торалар. Менә хәзер дә үзем сиңа хат язам, үзем радио аркылы Шубертның «Язылып бетмәгән симфония»сен тыңлыйм. Бу симфониядә нинди генә авазлар юк! Акрын, бик акрын башланган музыкаль тавышлар йомшак, ягымлы күченүләр белән зур зилзиләләргә җитә... тына... тагын күтәрелә. Йөрәк тә музыкага кушылып тибә башлый. Гафу ит, Искәндәр. Шубертны тыңлап бетермичә, хатымны дәвам итә алмыйм. Янымда утырган җиде яшьлек Кадриям дә:
— Әнкәем, шундый матур музыка... ә син тыңламыйсың, — дип тора. Улым Рафаэль йоклый. Нинди тыныч йоклый ул! Рафаэль дә, синең кебек үк, учларын яңак астына куеп йоклый. Әнә ул төшендә нәрсәгәдер матур итеп елмайды. Ә без аналы-кызлы, Кадрия белән икәү, Шубертны тыңлыйбыз. Хәер, Кадрия нәрсә уйлый торгандыр — белмим. Ул бик акыллы булды. Күпне белә башлады. Шулай да бала күңелен аңламассың: йә «Әткәем ник озак кайтмый?», йә «Әнкәем иртәгә нәрсә китерер икән?» — дип уйлана торгандыр. Без Шубертны эндәшмичә тыңлыйбыз. Бу музыкада сагыну моңы да, ярату-яратмау тавышы да, җил-давыл да — бар да бар. Рәхәтләнеп тыңлыйм әле. Үзәк калалардан бик ерак урнашкан Әдрәс авылында Шуберт симфониясе аеруча матур яңгырый.
Шатлыклы туган илем! Шуберт, Бетховен шикелле композиторларның иң тирән моңнарын ерак авылларга ишеттерүең өчен сиңа җылы рәхмәт яусын.
Искәндәр!
Хатымны дәвам итәм.
1923 ел иде. Аяусыз тормыш камчысы астында төрле шәһәр, авылларны гизеп туйганнан соң, мин Казанга килеп чыктым. Ка-чанда университет рабфагына укырга кердем. Бу рабфак ул елларны университет белән бер бинада урнаша иде.
Беренче дәресләрне тыңлау белән үк, мин бәхеттән, шатлыктан, нәрсәгә тотынырга белмичә, шашып йөри башладым. Рабфакка барганда да, кайтканда да бик еш: «Шушы урамнар, шушы коридорлар буйлап кайчандыр китап, дәфтәр тотып Ленин йөргән, шул бинада Толстой укыган. Шунда укырга дип, яшь Горь-кий хыял корган. Шул бинадан дөньяның атаклы галимнәре чыккан. Мин укый торган бүлмәләрдә аларның да тавышлары яңгыраган», — дип уйлана башладым. Рус әдәбияты буенча керим I укытучы Морозов та беренче лекциясен шул фикерләр белән башлады.
Ә кайчагында университетның ап-ак колонналарына сөялә идем дә, башымны югары күтәреп: «Иптәшләр, күрәсезме мин нинди бәхетле... Мин — Чулак Фәхри кызы — Ленин... Толстой укыган йортта укыйм», — дип кычкырып, бик каты кычкырып җибәрәсем килә иде.
Шушындый бөеклеккә ашуыма, тормышка юл табуыма мин шат идем. Ул елларны тормыш минем өчен ал да гөл генә, бөтен бәхетләр бергә, минем йөрәгемә җыелгандай тоела иде. Мин бары тик ирек, матурлык көчен генә хис иттем. Мин үземне чәчәкле бакчада күрдем. Бер сынык икмәк белән ике бәрәңге ашап, алтышар сәгать дәрес тыңларга туры килгәндә дә, мин шат һәм көләч идем. Чөнки мин күзләремне киләчәкне күрергә өйрәтә башладым. Ә киләчәкне күрү, шуны күрәм дип хис итү иң авыр минутларны да җиңел һәм күркәм итә.
Менә шунда, бәхеттән шашып рәхәттә йөргән чагымда, мин сине очраттым, һәрбер сөю һәм сөелүнең: — «Эх, яратасы иде, соясе... сөеләсе иде», — дип, хисләр ташкан чагы була. Алмагач та, тула һәм пешә башлагач, хуш исле алмаларын җиргә ыргытып, җир белән шаяра башлый. Шомырт та чәчәк ата. Сандугачлар да сайраша. Чияләр дә вакыты җиткәч кызаралар, тулылыктан матураялар. Мин дә үземнең матурлык тойгыларыма тулганымны сиздем. Минем дә яратасым, яраткан кешем белән: «Нсз нинди бәхетле, безгә шундый рәхәт», — дип, тын беткәнче кочышасым килде.
Озак вакыт үтмәде — студентлар арасында зур кичәгә әзерлек репетицияләре башланды. Ул елларны мин рабфакның Ос-тровский урамындагы тулай торагында тора идем. Без бер бүлмәдә биш кыз тордык. Без бишәвебез биш төрле милләттән булсак та, безнең арадагы революция туганлыгы җыр белән дә әйтеп бирә алмаслык дәрәҗәдә тирән иде.
Без күбрәк киләчәкне уйларга яратабыз. Бүгенгенең матурлыгы, киләчәкнең тагын да сокландырырлык булуы аркасында, үткән заманны күздән кичерергә бик аз вакыт кала. Ә уйлана башласаң — чәчләр агара. Элек, 17 нче елга хәтле Казан университетының йөзьеллык тарихында без бары биш-алты гына татар студенты күрәбез. Ун елга бер татар студенты да туры килми. Болары да аксөяк нәселеннән. Ә хәзер анда ярты мең татар студенты укый.
Мин бик еш татар музыкасының, җырының акрын үсүе турында уйлаганым бар. Башка сәбәпләр белән бергә, каһәр суккан заманда рәсем ясый башласаң: «Бу рәсем теге дөньяда синнән җан сорар, бирерлек җаның булмагач, ул синең үз җаныңны алыр, рәсем ясама, ташла»; җырлый башласаң: «Җырлама, фәрештәләрне качырасың... тукта», — дип куркытканнар. Ә хәзер безнең бәхеткә, безнең шатлыкка үлчәү юк. Кичә була дигәч тә, без бөтен бүлмәбез белән анда катнашырга язылдык. Беренче репетиция ТКУ студентлары тулай торагында билгеләнде. Без барып кергәндә, син анда идең инде. Сине күрү белән үк без синең турыда яшерен сер итеп сөйләшә башладык. «Бу кем?» — дип соравыбызга шундагы бер студент:
— Артист Искәндәр, — дип җавап бирде. Яшермим, син безнең күбебезгә ошадың. Хәтта егетләрнең матур булу-булмаула-рын билгеләүдә аяклы градусник булып йөргән Лиза да түзмәде, кычкырып ук:
— Нинди чибәр, үбәсе килә каһәрне, — дип куйды һәм сине сөйләтеп карар өчен яныңа барды. Биш-алты минуттан соң Лиза безнең янга кайтып, синең тавышың, күзләрең, тешләрең турында сөйләде.
Әйе, син матур идең. Безнең бүлмә кызлары исә синең бу матурлыгыңны хыял буяулары белән тагын да бизәргә, бизәп баетырга тырыштылар. Син сиздеңме, юкмы — белмим, әмма репетицияләрдә кызларның чиктән тыш күп булулары аларның сиңа карата җылы мәхәббәт тотуларына да бәйләнгән иде. Ә репетицияләр булмаган көннәрдә, афишада синең фамилияңне күргән саен, без, актык тиеннәребезне җыеп, театрга чаба торган идек.
Сөю кешегә шатлык һәм көч бирә. Чөнки кичәгә әзерләнеп йөргән көннәрдә мин рәтләп йоклаган чагымны да һәм шул ук вакытта арыганлыгымны да хәтерләмим. Бу зур кичә өчен мин «Тормыш турында җыр» әзерләдем. Бу җыр минем башымда бик күптәннән бирле йөрсә дә, көен таба алмыйча җырламый тора идем. Ләкин синең йомшак мөгамәләң, зәңгәр күзләреңне тутырып елмаеп каравың миңа көч бирделәр, уйланган җырымны көйгә салдылар.
«Тормыш турындагы җыр»га мин үземдә булган бөтен иркәлегемне бирергә тырыштым. Мин аның һәрбер сүзе, һәрбер ава-чы турында озак-озак уйландым. Әллә күп уйлап йөргәнгә, колак гөбемдә гел шул көй яңгырап торды. Бу җырда мин азатлык һәм матурлык, табигать һәм сөю турында күп кенә нәрсә әйтергә теләдем. Мин җырымның һәрбер сүзенә ачык буяу һәм тавыш яктылыгы бирергә тырыштым. Кырга чыгып, буш биналарга кереп, репетицияләр ясадым. Җырланасы җырымны мин иртәнге һава җилләрендә назладым, кояш нурларында җылыттым. Минем җырымны илебезнең матурлыгы бизәде. Иртәнге завод гудоклары аңа аккордлар бирде. Хезмәтем бушка китмәде. Зал мине тиз аңлады. Минем җыр, ямь-яшел үләннәр, ал, зәңгәрсу чәчәкләр арасыннан атылып чыккан чишмә кебек, аккан саен арта, киңәя барып, диңгезгә кушылган зур елга төсен алды... Чәчәкләр арасыннан чыккан чишмә диңгезгә кушылган кебек, минем җырым да шәхес лирикасыннан, аерым кеше тойгысыннан җиңүче сыйныф лирикасына, җыр диңгезенә әйләнде. Мине кат-кат сәхнәгә чакырдылар. Ә мин, нишләргә белмичә, сәхнә артына чыгып, үзем тудырган җыр тәэсиреннән исереп, декорацияләр арасына кереп качтым. Шул вакыт берәү:
— Сезнең чәчегез нинди йомшак, нәфис, җылы, — диде.
Бу «берәү» — син идең. Мин, синең шулай якын булуың шатлыгыннан бернәрсә дә әйтә алмыйча, синең зәңгәр күзләреңә карадым. Иотыла-йотыла матур итеп карарга тырышканымны хә-чср дә хәтерлим. Шул ук вакытта бу зур бәхеттән әллә кая качасы, чыгып китәсе килгән иде. Ләкин баскан урынымнан кузгала алмыйча тордым. Чөнки сул аяктагы оегымның сүтеге ботинкама тыгып куелган иде. Менә шул чыккан төсле тоелды. Мин аны, сиңа күрсәтмәс өчен, уң аягым белән капларга тырыштым.
Концерттан соң танцылар булды. Син вальска чакырдың. Танец вакытында син:
— Галия, сезгә артистка булырга кирәк... Сез үзегездә булган галантның кадерен белмисез... Мин сезне шефка алырга телим... Сез атаклы җырчы булырсыз... Сезнең җырыгыз бөтен Союзга, бөтен җир йөзенә ишетелер... Мин сезнең кара күзләрегезне яратам... Алар әллә ничек ягымлылар... Сезнең күзләрдә мин үземне күрәм. Рөхсәт итсәгез, мин сезне озата барыр идем, —- дидең. Мин шатлана-шатлана риза булдым.
Икәү бергә залдан чыгып киткәндә, мин, әллә кемне эзләгән сыман, як-якка карандым. Юк, мин берәүне дә эзләмәдем, бу бары тик хатын-кыз табигатенең «күрәсезме, мин кем белән чыгам!» дип масаерга тырышуы иде. Без чыгып киткәндә, безгә таба бик күп күзләр текәлделәр. Безне озаткан күзләр арасыннан аермачык күренгәне студент Вәли Сафиуллинның кара күзләре булды. Сафиуллин мине ярата иде. Дөрес, ул үзе бу турыда миңа бервакытта да әйткәне юк. Киресенчә, ул һәрвакыт миннән качарга, миңа күренмәскә тырыша иде. Иптәшләремнең әйтүләренә караганда, аның һәр иртө-кич шахмат тактасына карап уйлана-уйлана җырлый торган җыры шагыйрь Тукайдан алынган.
Әмма ләззәтле дә соң яшерен газап, яшерен яну!
Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы? —
сүзләреннән гыйбарәт булган. Ә мин Сафиуллиннан көлеп йөрдем. Мин бу акыллы студентта, бөтен фәннәрдән иң алда барган укучыда, хатын-кызларның байтагын сокландырган кыюлык, батырлык сыйфатларын күрмәдем. Ул күп вакытта йокымсырап йөри иде. Минем каршымда мондый йокымсыраган, салмак кеше озак яши алмас, хәрәкәт яраткан заманыбыз андый кешеләрне онытыр дигән фикер туган иде. Безне озатып калган чагында да, Вәли Сафиуллинның күзләрендә әнә шул бетү, сүнү эзләре күренде.
Искәндәр!
Бу кичне син гаҗәп игътибарлы идең. Сүзләрең җылы, тавышың йомшак иде. Айлы кичтә яуган беренче кар тәңкәләрен син, чәчәкләргә охшатып, сүзне киң күңелле, батыр йөрәкле, тирән хисле зур акыл ияләренә бордың. Син бу кичне байтак даһиларның үзләрен һәм аларның әсәрләрендә булган каһарманнарны телгә алдың. Бөек кешеләр турында булган сүзләрең мине канатландырып, самолетта очырткан кебек, югарыга таба күтәрделәр. Төн буе сине тыңлыйсы килде. Мин бу кичне сине култыклап барганда: «Нинди бәхет! Мин үземнең киләчәк тормышымны күрәм. Акыллым Искәндәр, мин сине үлгәнче яратырмын, мин сиңа яхшы иптәш булырмын», — дип уйладым.
Син мине тулай торакка хәтле озаттың. Таңга хәтле янында торырга, синең белән бергә булырга теләдем. Ләкин: «Бик соң инде, иртә торасы да бар, бүгенгә җитәр», — дип китәргә ашыктым. Ә үзем: «Ник киттем?» — дип үкендем.
Парадный төбенә җиткәч, син йөрәккә ятышлы гаҗәеп бер елмаю белән минем иреннәремә карадың. Ә мин оялып читкә борылдым. Син: «Галия... син нинди акыллы... бу онытылмаслык кичәнең дәвам итүен телим», — дип, мине кочагыңа алдың. Бертуктаусыз үбә башладың. Минем тыным бетте. Тыштан: «Кирәкми, җитәр, нишләвең инде?» — дисәм дә, эчемнән бу беренче үбешүнең озаграк дәвам итүен теләдем. Чөнки синең үбүең шул минутта бар нәрсәдән дә өстен иде. Чөнки синең кочагың ана кочагыннан да җылырак иде. Шушындый рәхәт кочактан соң бас- буйлап ничек менгәнемне, бүлмәгә ничек кайтып кергәнемне дә хәтерли алмыйм.
Мәхәббәт кешене матур итә. Бүлмәгә керү белән үк мин көзгегә карадым. Гомеремдә беренче тапкыр мин үземнең йөзем-кы-яфәтем белән канәгатьләндем. Шатлык кызыллыгы белән бизәлгән бит алмаларым кара күзләремнән сибелгән нурлар яктысында һәм чәчелеп төшкән бөдрә чәчләрем астында тагы да матуррак булып күренделәр.
— Мин матур... «трал-лә-лә», — дидем мин. Хәтерлисеңме, «трал-лә-лә» дип, Фатыйма Ильская бер рольдә сәхнәгә чыга иде. Мин аның шулай «трал-лә-лә» дип әйтүендә оллә нихәтле тәм табам. Анда ниндидер җылылык, матурлык бар. «Трал-лә-лә» дигәч, ничектер күңелле булып китә.
Шулай «трал-лө-лә» дип чибәрләнеп торганда, мин үземне: «Галия, боларны бит син Искәндәр өчен эшлисең», — дигән фикердә тоттым. Кинәт:
— Ә шулай булса соң?! «Трал-лә-лә», — дидем дә төнге сәгать бердә урындык алып биергә тотындым. Биеп туйгач, өстәл ;шдына утырып, бергә тора башлавыбызны, син талантлы артист, мин врач булып, яраткан кешеңне тирән итеп сөяргә, теләгәнчә тат яшәргә мөмкинлек биргән Советлар иленә хезмәт итүебезне уйларга керештем.
Төнге сәгать икедә бүлмәдәшләрем кайттылар. Алар, өстәлгә күз төшерү белән үк:
— Оһо, эш зурга киткән икән. Хәер, зарар юк, егете чибәр, — диделәр.
Мин, уйланып утыра-утыра, өстәлгә җәелгән кәгазь өстен «Искәндәр», «Искәндәрем», «Искәндәрчегем» шикелле бөдрәле сүзләр белән язып тутырганмын. Әйе, бу кичне мин сине чиктән тыш дәртләнеп ярата башлаганмын. Ә Лиза, чынлап яратудан курыккан Лиза, миңа карап, немец телендә Гейненың бер шигырен укыды. Иптәш кызым Фатыйма: «Бу шигырьнең русчасы да бар бит», — дип, түбәндәге юлларны декламировать итте:
Старинная сказка, но вечно Останется новой она, И лучше б на свет не родился Тот, с кем она сбыться должна.
Менә шунда, гомеремдә беренче мәртәбә мин Гейненың бу фикерләренә каршы чыктым. Дөрес, мин яшь идем әле. Ләкин әдәбият укытучыбызның дәресне күңелле итеп алып баруы аркасында, күп кенә әсәрләр белән танышырга өлгергән идем. Аннары рус теле һәм әдәбияты кабинетында көтепханәче булып эшләвем дә үсүемә аз ярдәм итмәде. Мәхәббәт турында сүз чыккач, мин үземдә булган бөтен белемемне җыеп, әлеге шигырьнең соңгы ике юлын шатлыкка, бәхеткә борып үзгәртергә теләдем. Илебез белән бергә безнең хисләребез дә үзгәрә... Без мәхәббәттән курыкмыйбыз. Безнең тойгылар тагы да баерлар, матураерлар... без матур итеп, җылы итеп яратырга өйрәнәбез, дидем мин.
Иртәгесе көн — ял көне иде. Шунлыктан бу төнне минем белән бергә Фатыйма да йокысыз үткәрде. Без төн буе синең турында сөйләшеп чыктык. Фатыйманы онытмагансындыр бит. Ул соңыннан да безгә килеп йөрде, хәзер Бондюгта инженер булып эшли.
Беренче мәхәббәт яраткан кешеңне матур итеп күрсәтә. Чөнки бу төнне мин синең турында уйлаганда, синдә бер генә дә кер, начар як күрмәдем. Тик Фатыйма гына:
— Яхшы кара, Галия, ул синең җырыңа гына гашыйк түгелме? — диде.
Икенче тапкыр кайда һәм ничек очрашу турында без сүз куешмадык. Репетицияләр дә билгеләнмәде. Ә күрешәсе килә. Шуның өстенә кичәге кадерле минутлар да өзелеп калган матур төш булып кына тоелдылар. Мин иртүк, беркемгә бернәрсә әйтмичә, урамга чыктым. Кабан күле буе урамына киттем. Ник? Белмим. Әллә булмаса, син сүз арасында үзеңнең шул урамда торганыңны әйткән идеңме? Шулай бугай шул. Ләкин урам—озын, йортлар — күп. «Минем бәхетем шундадыр, ул да мине уйлый торгандыр», — дип, мин тәрәзәгә күз төшердем. Әмма син күренмәдең. Бу көнне дөнья — якты, көн җылы иде. Кабан күле күперенә барып, бик озак басып тордым. Миңа карап, күп кенә халык үтте. Узып баручыларның берсе янындагы иптәшенә:
— Күрдеңме кошны... кашыкка салып кына йотарлык бит... Каһәр суккан җенес... Аларның һәрберсе шул. Син аларга ирек кенә бир... эләккән бер иргә тагылачаклар, — диде дә миннән ике-өч адымда туктады. Бераз карап торды. Аннары иптәшенә: — Телисеңме, валлаһигазим, хәзер алып китәм үзен, — дип, мактана-мактана сөйләшеп китте.
Юк, юк, мин гомеремдә дә андый ирләр колы булмам. Мин үземнең хисләремне чүпрәкләтмәм. Мин бер генә кешене сөяргә, бер генә кешене үбәргә телим..
Шулай уйланып торганда, янымнан ирле-хатынлы бер пар үтеп китте. Эх, кешеләр дә соң... Баруларына гына кара: берсе — алдан, икенчесе — арттан, эт белән мәче шикелле, ырылдап-мырыл-дап баралар. Кем белә? Бәлки, алар да беренче очрашканда гыйшык сатканнардыр, алар да, бәлки, бер-берен тизрәк күрер өчен озын төннәрне сәгатькә карап уздырганнардыр. Ә хәзер — карарга чирканыч!
Искәндәр!
Бу уйлар мине хәзер дә ташламыйлар. Менә шушы хатны язганда да: «Соң нигә бездә матур семьялар аз?» — дип сорау бирәсем килә.
Минем Маркс турында аның кызының истәлекләрен укыганым бар, Маркс һәм аның хатыны Женни иң авыр минутларда да, шәһәр-дон шәһәргә куылып йөргәндә дә, бер-берсен яратып, үзара ихтирам тотып, күтәренке рухта яшәгәннәр. «Капитал»ны язып кешелек допьясына яңа гыйлем ачкан Маркс үзенең иптәше өчен иң ягымлы, иң шигъриятле җырларны җыйган, аларны «Минем йөрәгемә» дип, аңа, сөекле дустына багышлаган. Материалист Маркс иптәшенең ми турлыгы, күркәмлеге, зифалыгы белән мактанган. Ә кичләрен балалары өчен Шекспир әсәрләрен, «Небелунги» поэмаларын кат-кат укып чыгарга вакыт тапкан. Женни Маркс әсәрләрен акка күчергән, аларны массага таратырга булышкан, Маркс өчен хатлар язган. Димәк, ул Маркс белән бергә тору гына түгел, Маркс белән бергә бер Гюрәк, бер хис, бер уй булып яшәгән. Дөньяда ул заманны алардан да шат, алардан да көләч һәм күңеллерәк яшәүче кеше булмаган. ] һжин бу бөек кешеләрнең төп максатлары үз бәхетләрен кайгыртуда! I күп югары булган. Алар кешелек дөньясын коллык богауларыннан азат итәр өчен, аны бәхетле ясар өчен яшәгәннәр. Шунсыз мин аңлаган семьяның бәхетле булуы мөмкин дә түгел.
Искәндәр!
Хатым бер-ике көн өзелеп торды. Инде дәвам итәм.
Әйе, матур семьялар да бар. Ләкин аларны күп итәсе килә. Юкса начар семья аркасында тормышлар ватыла, кешеләр биртелә, гарип тойгылар җәмәгать эшенә начар тәэсир итә. Бездә семья )шенә җиңел карап иртә өйләнү, иртә кияүгә чыгу, ике-өч ел бергә торганнан соң, «характерлар белән килешә алмадык» дип аерылышулар бар. Мондый бозык семьяларның иң авыр ягы эшкә 1юм яшь буынга төшә. Менә сиңа 12 яшендә семья эшен кайгырта башлаган пионерка А.И.Мойкинаның хаты. Бу хат «Работница» журналында басылган:
Барлык эшчеләрдән, эшче хатын-кызлардан һәм «Работница» журналын укып баручылардан миңа минем әтиемне табып бирүдә ярдәм күрсәтүләрен үтенеп сорыйм. Минем әтием—Мой-кин Иван Петрович. Мин дөньяга тугач та, ул мине һәм әниемне ташлап качып китте. Шуннан соң аны бик тиз таптылар һәм ул ике ел әниемә булышып килде. Ләкин тагын качты. Хәзер менә ун ел инде аның кайда качып йөрүе безгә билгеле түгел. Зинһар, табарга ярдәм итегез.
Пионерка А. И. Моикина
Семья турында уйлана алган киң күңелле кеше өчен бу документ йөрәк әрнетерлек нәрсә.
Үзем хат язам, үзем Кабан күле күперенә басып торгандагы-дай уйланам. Яңадан күз алдыма шул чагымны китерәм. Күзләремне йомып, онытыла башлаган күренешләрне хәтерләргә тырышам. Әнә бер пар бара. Нинди бәхет! Бу ике кеше, бер-берсенә кысылып, чит кешеләр ишетмәсен дигәндәй, нәрсә турындадыр сер итеп сөйләшеп баралар. Тукта... Әллә күзләрем саташамы? Булмас, ялгышамдыр...
Әйе, күпме генә аһ-ваһ итсәм дә, бу ике кешенең берсе син идең. Бу күренеш, дөресе — сине тану, минем иң матур уйларымны пычратты. Күпме катып торганмын, ачык хәтерләмим, ләкин шул минутта күз алдымнан нинди картиналар узганы исемдә. Әле мине үпкән эзләрең бетәргә дә өлгермәгән... инде аны, яныңда бара торган кызны, үбәсең, кочасың төсле тоелды. Миңа сөйләгән сүзләрне аңа да сөйлисең кебек ишетелде.
Син мине күрмәдең. Ә мин сезне театр урамына хәтле озата бардым. Көлешкән чактагы кыланышларың, театр урамы чатында аның белән саубуллашуларың — синең ул вакытта ук ирләрнең бозыкларыннан икәнлегеңне күрсәттеләр.
Шуннан соң без гаҗәп озак тоелган ике атна буенча очрашмый тордык.
Мин тормышта, Искәндәр, сөйләп бетергесез кыенлыклар күрдем. Сигез яшемдә мин ата-анасыз калдым. Тугыз яшемдә туганнарым тәрбиясенә күчеп, бала чагымны, сабый көннәремне бишек тирбәтеп үткәрдем. Әнә шуңа, шушындый авырлыклар корбаны булганга күрә, мин «Уралда гына» җырын бөтен нечкәлекләре белән бирелеп җырлыйм. Син бу җырны бик ярата идең. Сүзләрен язып җибәрүемне дә сорагансың. Мин аны кичке тынлыкта, синең Кабан күленә караган бүлмә тәрәзәләреңне ачып, моңга чумып җырларга ярата идем. Күзләреңне йом да күз алдыңа шулай җырлавымны китер. Менә мин җырлыйм, ләкин бу юлы хат аркылы гына... Тавышымны хәтерләсәң, ишеткәндәй булырсың:
Уралда гына микән өй туфани, Әйләнәсе алты ла чакрым. Тауга гына менеп, ташка басып, Еглый микән Зәлифә факырым. Зәлифөкәй кайда?.. Су читендә... Су сибә лә микән бакчага?.. Зәлифәкәй мескен — нихәл итсен. Үз агасы саткачтын акчага?..
Мин үксез балалар белән бергә урамда йөрдем. Хаксызга кыйналганым, гаепсезгә иң әшәке сүзләр белән сүгелгәнем бар. Ләкин болар бар да синең ялганыңны белүдән җиңелрәк иделәр.
Кайбер җиңел карашлы кешеләр арасында якын күреп йөргән иптәшенең хәленә, уйларына керә алмау, тирән тойгылар белән хисаплашмау бар. Мин моны, ихтимал, врач булганга кү-ро, артык дәрәҗәдә югарыга күтәреп әйтә торганмын. Чөнки үз миен яраткан врач авыруны тиз аңлый торган сизгер күзләргә дә, ягымлы йөрәккә дә ия булырга тиеш. Синең ялганың турында яза башлап әллә кая сикергәнмен. Әйтергә теләгән сүзем: кешеләр стандарт түгелләр. Бер уйда, бер фикердә йөргән кеше-лор арасында да характерда, башкада аерымлык була. Герцен да бит (нинди зур кеше!) яраткан иптәше — хатыны белән икесе арасында семья фаҗигасе күтәрелгәч, исемен пычратудан курыкмыйча, шул вакыйганы матбугатта язып чыгып, дуслары хөкеменә бирә.
Синең ялганыңны сизгәннән соң, мин ябыктым, суырылдым.
Икенче очрашуыбызда мин синнән кем белән булуыңны сорадым. Син: «Күрше йортта торучы танышым», — дидең. Аннары сораганны көтмичә үк: «Аның белән минем арада шикләнер-иск бернәрсә дә юк», — дип, шикләндерерлек әйберләр сөйләдең. Яшермим, мин сиңа ышанмадым. Чөнки кешеләрнең бозык өлешендә булган әхлаксызлык аларны ялганларга өйрәтә. Ялганлау сезне кызартмый да. Сез, ирләрнең бозык өлеше, бер үк «сөям» сүзен ике-өч көн эчендә өч-дүрт кешегә әйтә аласыз. Кайбер ир-иорнең семья, мәхәббәт мәсьәләсендә булган бозыклыклары шул дорәҗәгә җитә ки, — алар ялган белән дөреслекне дә аера белми башлыйлар. «Яратам» дигән минутта сез — бозык ирләр — чын күңелдән яратам дип уйлыйсыз. Сез, Гогольнең Хлестаковы шикелле, үз ялганыгызга үзегез ышанасыз. Сез, ирләрнең бозык холыклы өлеше, бер кичлек хисләр, сатып алынган «бәхетле» минутлар колы булганда, озакка сузылган матурлыкны, тирән тойгыны аңлаудан бик ерак һәм түбән буласыз. Болар бар да иске заман тәрбиясеннән, хатын-кызга курчак, чәчәк итеп караудан кил-
Бу карашлар үткән заманда үзенең фахиш шагыйрьләрен дә тудырган иде. Андый шагыйрьләр:
Хатын-кыз — матур чәчәк. Син аны хуш исле чагында, Чәчәк атканда өзеп алырга тырыш. Өзмөсөң үкенерсең, шиңәрләр алар... —
дип җырлаганнар иде.
Хатын-кызларның кайбер өлеше үзен шулай мактауны (ә мактау хатын-кызның байтак өлешен бик тиз буйсындыра әле), чәчәкне өзеп ташлаган шикелле, үзен үтеп барышлыдан өздерүне матурлыкка санады һәм ирләр хөкеменә бирелде. Ялган ярату күп кенә хатын-кызны курчак итте. Ә чын ярату ире белән бергә урак урган крестьян хатынында, ата-аналары сөйгәненә бирмәгәнгә протест итеп суга ташланган кызда, иренә булышлык итеп станокка баскан, дөнья батырларын тәрбияләгән эшче анада, ире артыннан Себергә киткән декабрист хатыннарында иде.
Казан университетында укыган чакта, мин җәмәгать эше буенча Елга аръягы эшчеләре арасына йөрдем. Анда миңа Галиәкбәр дигән бер эшчене өенә йөреп укытырга туры килде. Гаҗәп бәхетле семья иде бу. Галиәкбәр абзый революциягә хәтле Бондюгта, аннан соң Алафузов заводында эшләгән. Тәүлегенә унике-ундүрт сәгать эшләгәндә дә, аның семьясы ачлыкта-ялан-гачлыкта михнәт чиккән. Салкын барак өч баласын тереләй кабергә керткән. Ә хәзер квартирасына керсәң — чыгасың килми: коры һавалы, яп-якты өч бүлмә, ванна, кухня. Зур улы Кызыл Армиядә командир, икенче улы — инженер-төзүче, бер кызы — инженер-химик, Леруна исемле иң кече кызы музыкага өйрәнә.
Беренче баруымда Галиәкбәр абзый, бер миңа, бер карчыгына карап:
— Балаларың командир да инженер булгач, надан калу ничектер килешми. Нехорошо! Хәреф танып булмасмы дим, карчыгым, самоварыңны куеп җибәрсәң, ничек булыр икән? Сабактан соң эчәсе килер бит, — дип, дәрес арасында үзенең тормышын сөйләп китте. Миннән дә сөйләтте. Мине тыңлап бетергәч, ул:
— Без икебез дә бер алмагачтан икәнбез, — диде.
Ул өч ай эчендә укырга-язарга өйрәнде. Матур итеп сөя-сөя, үзе белән бергә китапка хатынын да тартты. Менә шушы карт белән карчыкның, Советлар илендә яңадан яшәргән, яшьлек белән чәчәк аткан ике кешенең, шатлыгын күрсәң — шаккатыр идең. Хәтта тик торганда сабыйларча шаярган чаклары да еш була. Мин аларга бик тиз ияләштем. Алар да мине үз кызлары кебек йөртә башладылар.
29 нчы елны Галиәкбәр абзыйның заводта эшләвенә утыз ел тулу уңае белән зур бәйрәме булды. Завод управлениесе аңа, кызының музыкага өйрәнүен белеп, пианино һәм тагы да башка нәрсәләр бүләк итте. Хөкүмәт Хезмәт батыры исемен биреп олылады. Бәйрәмгә картның бөтен балалары җыелдылар. Басмачыларга каршы көрәштәге батырлыклары өчен орден белән бүләкләнгән улы турында Кызыл Армия дивизиясеннән котлау хаты да килде. Клубтагы тантаналардан соң, без — Галиәкбәр абзыйның якын дуслары — аның квартирасына җыелдык. Монда татыган шатлыгымны мин хәзер тыныч яза алмыйм. Аннары син аны бик тиз генә аңлый да алмассың...
Искәндәр!
Беренче хатымны сиңа җибәрмәдем.
Өзек-өзек җөмләләр белән язылган фикеремне аңлата алмыйм тосле. Әйтергә теләгән төп фикерем әйтелмичә кала кебек. Хагымны җибәрерменме, юкмы — анысын да белмим. Менә хәзер до синең өчен түгел, үзем өчен язам, үземнең тормышым белән сойләшкәндәй утырам.
Икенче очрашуыбызда син:
— Галия, мин сине генә яратам. Минем матур тормыш төзисем килә. Яшермим, мин бик күп хатын-кызны күрдем. Ләкин андый тормыштан туйдым. Хәзер бер генә кешене яратасым килә. Ул бер кеше — син, әйдә, бергә тора башлыйк, — дидең.
Француз язучысы Анатоль Франс яхшы ярату өчен күп яратырга кирәк дигән фикерне әйтә. Сәхнә кешесе булганга күрә син мохәббәттә дә репетицияләр ясадың, ахры, чөнки син: «Сиңа хәтле булган гыйшыкларым сине күбрәк, тирәнрәк ярату өчен булырлар, иске танышларым онытылырлар», — дигән идең. Мин ышанмадым. Чөнки ирләр үзләренең ярсып сөйгән ярларын бик тич онытучан булалар. Ирләрнең бозык өлеше биш-алты елдан соң яраткан кешеләренең исемнәрен дә хәтерләреннән чыгаралар. Андый фахиш донжуаннар үзләре белгән хатын-кызларны бармак бөгеп мактана-мактана: «Полячка, марҗа, еврейка, татар-ка, чувашка, украинка», — дип, милләт белән генә саный башлыйлар. Нинди кабахәтлек!
Мин сине, Искәндәр, артык якын күрдем. Шуңа күрә сине бу кабахәтләр арасына кертергә теләмәдем. Аннары үзең дә үзгәр-ти, бунтарьлыгың басыла төшкән кебек тоелды. Без еш очраша башладык, һәрбер очрашуыбыз матур төш шикелле үтә иде.
Башта мин бу очрашулар укуыма зарар китерер дип уйладым. Ләкин көчле ярату эшне яратуга да бәйләнгән. Сине күргән саен, мим үземдә яңа көч артканын сизә идем. Синнән кайту белән дәресләремне әзерләргә тотынып, бик кыска вакыт эчендә иң авыр материалны бик тиз үзләштерә идем.
Илебезгә кара! Кыска вакыт эчендә аның искиткеч уңышларга ирешүе — эшчеләр сыйныфының, хезмәт ияләренең партияне, тормышны, туган илне яратулары, киләчәккә ышанулары нәтиҗәсендә булган нәрсә түгелме! Әйе, чын ярату кешене генә түгел, илне дә үстерә.
Шушындый кадерле минутлар белән матур кыш үтеп тә китте. Яз... чәчәкле яз... мәхәббәтле яз җитте. Сирень агачлары чәчәк атты... Беренче Май байраклары җилфердәде... Урам шауларга тотынды. Сандугачлар сайравы ишетелде... Бакчаларда музыка яңгырады... Май костюмнарына киенгән яшь йөрәкләр, йолдызларга карап, төрле телләрдә, төрле тавышта «сөям», «яратам» сүзләрен әйтә башладылар.
Бу яз минем хәтердән бик озак чыкмас. Бу язда мин рабфакны бетердем. Бу язны без бергә кушылдык.
Хәтерлисеңме, бу язны синең урамыңны су баскан иде. Кабан күле тирәсе чын-чынлап Венециягә — су шәһәренә охшап китте. Ләкин бу матурлык шәһәребезгә күп кенә зарар да китерде. (Матурлыкның да ямьсез ягы була икән. Кешеләр урам буйлап көймәләрдә йөрергә тотындылар. Мин дә көнаралаш кичке кояш нурлары астында көймәдә, көймә булмаса, аякларымны салып, итәкләремне җыеп, сиңа, синең бүлмәңә ашыга идем.
Очрашу кичәләре гадәткә кереп киткәнгә, син мине, зур самоварыңны куеп, тәмле күчтәнәчләреңне әзерләп көтә идең. Тора-бара оялуым да бетте. Квартира хуҗаларына да ияләштем.
Шул кичәләрнең берсендә син миннән «Гыйшкым» көенә җырлавымны сорадың. Ярату тойгысы көчле булганга күрә, ахры, мин аны бөтен тәнем, рухым белән җырладым. Шуннан соң син мине «Гыйшкым» дип кенә йөртә башладың. Бу кичәләрдә байтак матур китаплар укылды, күп кенә рольләр өйрәнелде. Мандолина белән көймәдә йөргән чаклар да исемдә әле. Спектакльләр булганда, син театрга китә идең, ә мин синең бүлмәңдә, ялгыз калып, китаплардагы каһарманнар белән сөйләшә-сөйләшә, синең кайтканыңны көтә идем.
Ярату миңа күп көч бирде. Синең алда кечкенә булып калмау, иптәшләрең белән очрашканда күздән югалмау өчен, мин үземнең белемемне арттырырга өйрәндем. Дәрес китапларын укып арыган сәгатьләрдә дөрестән тыш әсәрләр белән дә таныша килдем. Әдәбият, фән, техника китапларын, тарих-политика журналларын һәрвакыт күздән кичереп бардым. Иң яратып укыган китапларым —бөек кешеләрнең тәрҗемәи хәлләре һәм алар турында язылган истәлекләр иде. Хәзер дә мин аларны яратып укыйм. Син дә укы. Алар сине дөньяда ничек яшәргә, нәрсә өчен көрәшергә өйрәтерләр.
Ләкин культура югарылыгына омтылган, эшкә чумган кеше өчен вакыт җитмәве — зур бәла. Бу нәрсә бигрәк тә хатын-кызларның алдынгы өлеше өчен кыен хәл. Мин монда утыз яшькә җитмәс борын үз-үзләрен оныткан хатын-кызларны кертмим. Андый хатыннар, заманга иярүне ялгыш аңлап, башларына кепка, аякларына итек киеп, тәмәке тартып, ирдәүкә булырга тырышалар.
Мондый хатын-кызлар, шулай кыланып, болай да кыска бул-I ип гомерләрен тагы да кыскарталар. Андый хатын-кызларга мыек үстерәсе генә кала. Мондый типларның: «Без — җәмәгать мичесе, без — совет хатын-кызлары. Без мещан түгел», — дип, мссы күкрәкләренә суга-суга сөйләүләре ялган. Мин эш-белем тыннан алдынгы ирләр белән бер югарылыкта торган, күркәм һам сылу рус, грузин, татар, еврей, төрекмән, украин, казах ха-н.ш-кызларын беләм. Коллык чадраларының ертылып ташлануына аз гына вакыт үткән булса да, эшлекле, талантлы, матур инженер, агроном, врач, профессор, эшче, колхозчы хатын-кызлар бездә хәзер искиткеч күп бит.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Тапшырылмаган хатлар - 2
  • Parts
  • Тапшырылмаган хатлар - 1
    Total number of words is 4478
    Total number of unique words is 2251
    34.5 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    58.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тапшырылмаган хатлар - 2
    Total number of words is 4491
    Total number of unique words is 2235
    34.7 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    55.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тапшырылмаган хатлар - 3
    Total number of words is 4402
    Total number of unique words is 2217
    35.4 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тапшырылмаган хатлар - 4
    Total number of words is 2384
    Total number of unique words is 1350
    42.3 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.