Latin

Сылу Исемле Кыз

Total number of words is 2012
Total number of unique words is 1065
46.4 of words are in the 2000 most common words
61.8 of words are in the 5000 most common words
71.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хикәя) Дөньяның иң бәхетлесе кем дисезме? Беренче тапкыр гашыйк булган егет, билгеле! Әле аңа уналтысы да тулмаган булсамы? Гашыйк егетнең исеме Данир иде. Үз авылында сигезьеллыкны тәмамлап, техникумның беренче курсында укый башлаган чагы аның. Кызны Данир беренче көнне үк күреп алды. Бәлки игътибар итмәгән дә булыр иде. — Сылу дим, Сылу... Әйдә инде тизрәк... Дәрескә соңга калабыз бит ... Ә Сылу дигәне тәрәзә төбендәге ап-ак чәчәкле гөлгә караган да дөньясын оныткан, дус кызының әйдәкләвен ишетми дә. — Мондый гөлне беренче тапкыр күрүем. Чәчәкләрен генә... Чәчәкләрен күрче, болын кыңгыравы диярсең ... — Сылу... Әйдә инде ... Данир да туктады. Туктады да, кызга карап катып калды. «Менә нинди икәнсең син, Сылу исемле кыз!» Кызлар китте. Ә Данир бер гөлгә, бер кыз кереп киткән бүлмә ишегенә күзен төбәп, шактый торды әле. Исенә килеп, дәресенә йөгерде. Башында дәрес кайгысымы? Звонок тавышын көчкә генә көтеп җиткерде дә теге тәрәз буена чапты. Кыскасы, Данир гашыйк булды! ... Ә дөньяның иң бәхетсезе нинди егет дисезме? Улмы? Ул — үзеннән нәкъ бер башка биегрәк кызга гашыйк булган кыска буйлы егеттер. Данир — бәхетле дә, шул ук вакытта — бик бәхетсез дә. Ә Сылу — шундый сылу! Данирдан нәкъ бер башка озынрак. Ах, шул буй булмаулар! Үтерә дә сала бит. Чалбарың кыскалыгына да түзәргә була, аяктагы түфлинең шактый таушалганлыгы да әллә ни түгел! «Озын Шамил улы» дигән исем күтәреп тә, буең метр ярымнан артмаса... Мондый кайгыны берни белән дә чагыштырып булмый шул! Кызның исеме Сылу иде.Үзе матур, үзе серле исем. ... Гел «бишле»гә укыды Данир. Ә беренче сыйныфта алган бердәнбер дүртлесен мәңге онытмас, ахры. «Айдар, сылу Әлфия тауда чана шуалар» дигән җөмләне дә ул үзенчә бик дөрес язган иде ул чакта. Икенче көнне укытучы апасы Данирга хатасын күрсәтте, «Сылу»ның кызлар исеме икәнен аңлатып бирде. Күңел түрендә, сихри томанга уралып, «Сылу» исемле кыз пәйда булды. Алар авылында «Айсылу», «Миңсылу»лар бар... Ә Сылу — юк... Сылу дигән исем барлыгын, мөгаен, берәү дә белмидер... Бу исемне йөрткән кыз берәүгә дә охшамагандыр. ... Хәзер күрде инде. Менә нинди икәнсең син, Сылу! Техникум коридорында Сылу күренсә, Данир сиздерми генә аңа иярә. Ул хәзер кызның тавышын мең, миллион авазлар арасыннан таный ала. Сылуның көлүе дә башка кызларныкына охшамаган: колакны иркәли, күңелне иләсләндерә. Ләкин кызның күзләре үз ягына юнәлгәнен сизсә, Данир берәрсенең киң җилкәсе артына посып калырга тырыша. «Юк, кирәкми! Сылу аны күрмәсен. Хи-и-и! Бигрәк кечкенә малай!» — дип, ялгыш та уйламасын». Техникумда дәресләр бетүен Данир түземсезлек белән көтеп ала. Сылу ишектә күренүгә, ул, урам буйлап утыртылган карт сәрби күләгәләренә ышыклана-ышыклана, «кызны озата» бара. Сылуларның өе урамның тег-е-е очында ук икән. Нәкъ башка йортлар кебек — гап-гади бер йорт. Ә тәрәз төбендәге гөлләре... Нинди матурлар! Кып-кызыл чәчәкләр әллә кайдан ук янып торалар. Аларга суны Сылу сипкәндер, куллары белән кагылып, иркәләп-сыйпап та алгандыр. Төннәрен Данир әллә нинди төшләр күреп саташып бетә. Имеш, ул — озын буйлы егет! Сылу белән бергә каядыр баралар, имеш... Менә Данир Сылуның йомшак бармакларын учына кыса... Кызның кулларыннан шундый кадерле, рәхәт җылылык агыла... Шул җылылык Данирны урап ала, сулышы ешаеп, йөрәге дөп-дөп тибә ... Мөгаен, мәхәббәт дигән серле хис — шул үзедер! Сылу бармакларының җылысын үз учыңда тою ... Октябрь башларында Данирлар төркемен күрше колхозга бәрәңге чүпләргә җибәрделәр. Көн матур һәм кояшлы иде. Рәхәтләнеп, ярыша-ярыша эшләделәр. Ял итәргә туктагач, Мәдинә исемле кыз бер уен уйлап тапты: чәй тутырып алып килгән шешәсен зырылдатып әйләндереп җибәрә дә, тукталганда, шешә борыны кемгә юнәлгән булса, шуңа сораулар яудыра башлый. Уен барысына да ошады. «Хыянәтче» шешә Данирга күрсәтеп тукталгач, Мәдинә аңа бер генә сорау бирде: — Яраткан кызыңның исемен әйт! Үзе, кап-кара күзләрен кыса төшеп, малайга сөзеп карады. Данир каушап калды. Бит алмаларына алсулык үрмәләп, борын очының тирли башлавын тойды. Каршысында басып торган бу зур гәүдәле таза кыз аның бөтен серләрен беләдер дә, хәзер сынау өчен генә кызыксынган булып кыланадыр кебек тоелды. Иреннәр үзеннән-үзе пышылдады: — Сылу ... Мәдинәнең күзләре түм-түгәрәк булды. Кыз, җырыла башлаган авызын җыярга онытып, бер генә мизгелгә тынып торды. — Ишетмәдек, ишетмәдек... Ни диде? — дип шаулашты калганнар. Данир ялгышканын аңлады. Тик эш узган, «Сылу» исеме аталган иде инде. Менә хәзер барысы да карсак буйлы малайның сылу кызга мәхәббәтеннән шаркылдап көлә башлар да, күңел түрендәге яшерен хыял, тоныкланып, сихри көчен җуяр кебек тоелды. Данир, шул чынлыктан куркып, чытырдатып күзләрен йомды. — «Мәдинә!» диде бит! Әллә ишетмәдегез? Кыз гашыйк егетнең хатасын әнә шулай төзәтте. Нигә? Моны ул үзе дә аңлатып бирә алмас иде. ... Шул вакыйгадан соң Мәдинә Данирны аналарча «үз канаты астына алды». Әллә инде шундый зу-у-ур мәхәббәтле кеп-кечкенә малайны яклыйсы килде, әллә ... Аңламассың бу кызларны! Мәдинә хәбәрләрне ташып кына торды: — Сылу — группада комсорг икән бит! — Сылу бүген математикадан «өчле» алган... Шуңа елаган ... — Сылу яңа күлмәк кигән... Күрдеңме әле? — Бәйрәм концертында Сылу «Каз канаты»н җырлый ди ... Данир, кып-кызыл булып, башын түбән ия. Шулай да аңа рәхәт, бик рәхәт ... Мәдинәнең соңгы хәбәре Данирны шактый дулкынландырды: — Сылу бүген кинога бара... Кичке сигездә ... Ул билетны иң соңгы рәттән алды. Кырык, илле... йөз баш арасыннан Сылуны эзләп тапты да, күзен алмый, аңа төбәлде. Кино беткәч, кызны «озата китте». Тик Сылу үзе генә түгел иде шул. Озын буйлы, киң җилкәле солдат егет, кулларын болгый-болгый, нидер сөйләде. Ә Сылу көлде дә көлде. Данир үртәлеп һәм кимсенеп кире борылды. Ах, шушы буй булмаулары! Егет төнне йокысыз үткәрде. Ә иртән Мәдинә сөенечле хәбәр китерде: — Сылуның абыйсы армиядән кайткан! Кинәт бөтен дөнья нурга күмелде диярсең! Егет тагын бәхет диңгезенә чумды. ... Мәдинә бер көнне Данирга ниндидер журнал тоттырды. — Моны укыганың бармы? Кайчакта бик кызык әйберләр була. Укыса — шаккатты! Рәхмәт яугыры, Мәдинә! Буй үстерү серләре турында мәкаләне каян тапкан диген! Суга батучы саламга ябыша, диләр. Ә Данир куллары белән өянке ботагына... асылынды (Журналда шулай өйрәткәннәр иде). Иртән дә, кичен дә... Хәле бетеп, егылып төшкәнче... Сәгатьләр буе... Үсәсе килү теләге бик көчле иде шул. Җәйге каникул бик озын һәм кызыксыз үтте. Егет җәй буе ферма көтүен көтте. Рәхәте шул булды: Сылуны юксынырга болында аңа берәү дә комачауламады. Буш вакыты булдымы — ялгыз карт каен ботагына ике куллап ябышты. Мускуллар ныгыды, ә йөрәк һаман бер сүзне кабатлады: «Сылу... Сылу... Сылу ...» Җәй буе көзгегә күз дә салмаган иде. Махсус шулай эшләде. Караса, тынсыз калды. Ул... үскән! Үскән! Күрәсезме — үскән! Техникумга киеп барасы киемнәрен тартып чыгарды. Ур-р-р-ра! Җиңнәр — терсәктән! Ә чалбар балаклары — тездән! — Әни, күрәсеңме? Күрәсеңме мине! Мин үскәнмен! Үс-кән-мен! Ялгызы гына биш бала үстереп яткан тол хатын бармак очы белән күзен сыпырып куйды. Сытылып чыккан сыңар күз яшен улы күрми дә калды бугай. * * * ... Кыз бала беренче мәхәббәтен кайчан көтә башлый? Уналтыда? Унбиштә? Ә бәлки, иртәрәктер? Сылу да көтте. Һәр иртәне ул елмаеп каршы алды. Бәлки «ул» бүген килер? Серле дә, дулкынландыргыч та булган — мәхәббәт! Кыз үз хыялларыннан үзе дә ояла. Ояла-ояла, күңелгә бик якын булган таныш түгел егетнең сурәтен хыялында җанландыра. Үзенә беренче тапкыр «яратам» сүзен пышылдарга тиешле ул егет ниндирәк булыр икән? Озын буйлы... Әйе, әйе, озын буйлы... Киң җилкәле... Ә йөзе... Билгеле инде, чибәр! Киноактер Борис Токарев кебек (Сылу шул артистны ярата иде). Күзләре... Мөгаен, зәңгәрдер... Ничек җырлыйлар әле? ... Зәңгәр күзләр, зәңгәр күзләр, Алар безгә тиң түгел. Тиң түгеллеген дә белә, Өзелеп сөя яшь күңел ... Ә нигә — «тиң түгел?» Кыз күңеленә килгән бу җырны тиз генә куып җибәрә. Юк, юк! Ул егет — кара кашлы, кара күзледер, мөгаен. Ә иреннәре... Хыялдагы җылы, йомшак иреннәр үз иреннәренә орынуын тоеп, кыз җиңелчә калтырап куя. Оялудан кып-кызыл булып, йөзен куллары белән каплый ... Ул укый торган техникумда егетләр дә бар, билгеле. Тик хыялдагы «теге егет» алар арасында күренми. Сылу белгән егетләрнең дә берсе дә «аңа» охшамаган. Көннәрдән-бер көнне аңлашылмый торган сәер хәл булды. Сылу яныннан үтеп баручы бер кыз, аңа туп-туры карады да, бары тик бер сүз генә пышылдады: — Килен! Кыз аптырады. Кемгә дәшә? Әллә аңамы? Каршысында — зур гәүдәле таза гына кыз. Үзе кап-кара күзләре белән аңа төбәлгән. — Килен! Сылу ялгызы иде. Димәк, теге сүз аңа адреслана. Нигә? Ни өчен? Һич аңлашылмый. Ә таза кыз гел очрап тора. Бер техникумда укыгач, очрамый нишләсен инде! Авызын ера да, Сылу гына ишетерлек итеп, «килен!» — дип пышылдый. Таза кызның сәер кыланышы Сылуны аптырашта калдырды. Ул Мәдинәнең (кызның исеме шулай иде) күзенә чалынмаска тырыша. Ни хикмәт! Мәдинә аны гына эзләп йөри диярсең: килә дә чыга Сылу каршына, килә дә чыга. — Килен! Соңрак бу сүзнең серенә төшенә башлады Сылу. Техникум гадәте буенча, группадаш егетнең сөйгән кызына —« килен», ә сөйгән егетләргә— «кияү» дип дәшәләр икән. Шаярып кына, билгеле. Дәшсәләр дәшәләр инде. Ә Сылуның монда ни катнашы бар? Ул бит техникум егетләре белән йөрми. Гомумән, бәйләнмәсеннәр аңа! Аның сөйгәне... Аның сөйгән егете... Ул шундый... Ул ... Кыз тагын хыялга бирелә ... ** * Китапханәдә дәреслекләр бирелгән көн иде. Алдан хәстәрлек күрмәве, сумка алмавы өчен үзен сүгә-сүгә, бер кочак китап күтәреп кайтып килеше иде. Китапларының таралып, кулыннан төшүен сизми дә калды кыз. Коелган яфраклар өстендә таралып яткан китапларга тагын бер кул сузылды. Сылу күтәрелеп карады. Карашлар очрашты. — Ярдәм итим... Рөхсәтме... Сылу? Кем булды соң? Таныш та кебек... Юк та ... Китапларны алар бүлеп күтәрделәр. Сүзсез генә юлны дәвам иттеләр. Тынлыкны Сылу бүлде: — Син... Сез мине каян беләсез? — Без бер техникумда укыйбыз ... Сылу, гаҗәпләнеп, тагын бер карап куйды. Егет кызарды. «Бигрәк оялчан! — дип уйлады кыз. — Үзе сөйләшми дә ...» Сылулар өенә бик тиз килеп җиттеләр. — Рәхмәт булышуыңа, исемсез егет. — Минем исемем — Данир ... — Хуш, Данир ... Сылу, кергәч тә, тәрәзәдән үрелеп карады. Данир һаман китмәгән иде. Озын буйлы. Киң җилкәле. Тик хыялдагы егеткә бөтенләй охшамаган. * * * Әнә шулай Сылу янәшәсендә Данир пәйда булды. Ул һәркөнне кызны озатып куя. Сылу үзе сүз башламаса, бөтенләй сөйләшмиләр, диярлек. Шундый аз сүзле егет инде бу Данир. Ә рәсеме техникумның Мактау тактасында тора. Аз сөйләшеп тә, ничек гел «биш»легә укып була икән ул? — Данир, синең бер «дүрт»ле дә алганың юк, диләр. Дөресме шул? — Юк ... — Нәрсә — «юк»? Алганың юкмы? Егет кызара. — Алганым бар ... — Мин, «өч»ле алсам, гел елыйм. Ә син? — Миңа ул «дүрт»ле бәхет алып килде ... — Шундый кызык! Я-я, сөйлә инде... Нинди бәхет? Егет тагын да кызара.Ә кыз аны үчекли: — Ул бәхет синең кебек оялчан һәм кып-кызыл булгандыр, мөгаен ... — «Айдар, Сылу, Әлфия тауда чана шуалар» ... — Ниндн Айдар? Нинди Әлфия? Берни аңламыйм. — «Сылу»ны кечкенә хәреф белән язганмын... Шуңа «дүрт» алдым, Сылу исемле кыз ... Сылу, түзми, көлеп җибәрә. Шулай да Данир кебек эчкерсез дустың булу нинди рәхәт! Тик дус кына шул, бары тик дус кына. Ә мәхәббәт дигән серле хис һаман да кайдадыр адашып йөри ... ... Кайчакта Сылу егеткә әллә ниләр әйтеп ташлый: — Йөрмә минем арттан! Туйдырып бетердең инде! Егет китә. Берничә көн үткәч тә, Сылу нигәдер күңелсезләнә, бик якын кешесен югалткандай, егетне юксына башлый. Бәлки мәхәббәт дигәннәре шул үзедер? Кызның шуңа ышанасы... юк-юк... үзен шуңа ышандырасы килә. Ун-унбиш адым арттан атлаган Данирны көтеп алып, портфелен аңа бирәсе килә башлый. Ул шулай эшли дә ... Тик унсигезен тутырмаган йөрәк һаман да нидер көтә ... Данирны күрмәмешкә салышып йөргән көннәрдә теге таза кыз аңа никтер ешрак очрый. Кап-кара күзләрен кысып карый да: «Ну, кызый, мин сине!» дигәндәй, башын чайкап куя. Сылуны гаепләргә теләвеме? Тик нидә? Йөрәккә әмер биреп булмый бит! ... Чыгарылыш кичәсендә алар гел бергә биеде. Данир кызның кулын чытырдатып учына кысты да җибәрмәде дә диярлек. Сылуларның өенә кадәр дә алар җитәкләшеп кайттылар. Егет шунда тагын бер кыюлык күрсәтте: Сылуны кысып кочаклады да шактый вакыт җибәрми торды. Кыз үзе дә каушап калды. Аның әле берәү белән дә болай кочаклашып торганы юк иде. Нигәдер, әллә ничек уңайсыз һәм бик җайсыз аңа. Егеткә сыенасы килү теләге әлегә үсмәгән, өлгереп җитмәгән, ахыры. Ул, учларын Данирның күкрәгенә терәп, читкә тартылды ... * * * ... Сылу Данир белән төп-төгәл егерме биш елдан соң гына очрашты. Мәскәүдәге кызы янына барышы иде, самолетта урыннары янәшә туры килде. Исең китәр! Аларга күктә — ап-ак болытлар арасында күрешергә язган икән. Бер-берсен шунда ук танып алдылар. Баһадир гәүдәле, җитди чырайлы бу ир — үзе бик якын, үзе шул ук вакытта бик тә ят иде. Бер елмаюы булды, элекке Данирга әйләнде дә куйды. Сылу үзе дә сылу кыздан сылу ханымга әверелгән инде. Уртак танышларны, сабакташларны искә төшерделәр. Тынып калган бер мизгелдә баһадир ир Сылу ханымның йомшак, җыйнак кулын үзенең зур, җылы учына кысты. — Мин сине бик еш искә алам, Данир... — Мин дә ... — Озак еллар күңелемдә йөрткән сүзләрем бар сиңа... Сылу ханым зур көчле кулдан йөгереп узган җиңелчә калтырауны сизеп, бер мәл тынып торды. — Ул чакта син очрамаган булсаң, минем хәзерге тормышым башкача булырга да мөмкин иде. Үз мәхәббәтемне таба алуым белән дә — мин сиңа бурычлы... Ханым сүзләренең бик китапча килеп чыгуыннан уңайсызланды, ахры, бераз дәшми торды. —Иремнең исеме дә Данир икәнне син беләсеңдер ... — Әйе... Безнең кызыбызның исеме дә Сылу бит... Мәдинә шулай теләде ... — Рәхмәт ... Ханым үзенең кулын сак кына Данир учыннан алды. Түгәрәк тәрәзәгә карап, елмаеп пышылдады: — «Айдар, Сылу, Әлфия таудан чана шуалар» ... Йомшак кар тауларыдай ак болытлар арасыннан килеп чыккан кояш нурлары, күзне чагылдырып, битне иркәләде.
You have read 1 text from Tatar literature.