Latin

Сөен-Бикә

Total number of words is 14336
Total number of unique words is 4112
22.8 of words are in the 2000 most common words
34.6 of words are in the 5000 most common words
41.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Бу хатын нугай мирзасы Йосыфның кызы булып, Йосыф Муса углыдыр. Аның исеме елъязмаларда төрлечә язылып, аны кайсылары «Сеен-бик», кайсылары «Сөмбек», кайсылары «Самбик», кайсылары «Сөмөек», кайсылары «Свен-бук» дип йөртәләр. Безнең белүебезчә, аның чын исеме «Сөен-бикә» булып, калганнары шуңардан бозылган булырга кирәк. «Сөен-бикә» сүзенең «Сөен» илә «бикә» сүзләреннән оештырылган булып, аларның беренчесе «сөенмәк» исем фигыленнән боерык фигыль, икенчесе исә иркә кыз, бәк хатыны мәгънәләрендә булган «бикә» сүзедер. Нугай ирләре арасында Сөен-бәк аталган кешеләр дә бар иде.
«Бәк» сүзе борынгы төрекчәдән бөек, түрә, башлык мәгънәләрендә булып, аның илә төрек ирләренең олугьлары, «бикә» сүзе илә аларның кыз-хатыннары аталалар иде. Терки сүзләрдә ирлек-хатынлык булмаса да, «бикә» сүзе «бәк» сүзенең хатын-кызга бирелгән рәвеше хөкемендә иде. Төрек башлыкларының кечкенәләре «бәк» исеме илә йөртелеп, бәкләрнең олугъракдары «бәкләр бәге» дип аталадыр иде. Менә туларның кыз-хатыннары барысы да «бикә» иде. Иван үзенең нугай мирзаларына язган ярлыкларында Сөен-бикәне Сююнбек дип атап йөртәдер. Нугай мирзаларыннан Динәх-мәднең бер кызы шулай ук Сөен-бәк исемендә иде. Ул үзенең Иванга язган ярлыгында: «Минем ундүрт кызым бар: зурысы Лал тутай; Алатык тутай, Тугай тутай, Болым тутай, Дивай тутай, Багым тутай, Исән тутай, Шөгер тутай, Котлы тутай, Татлыбәк тутай, Сөен-бәк тутай. Минем дүрт хатыным бар. Зурысы: Ханзадә ханым, Хантай ханым, Низәк ханым, һәм дә Үрмөхәммәд мирзаның анасы булган Малга-Орыл дип язадыр. Борынгы төрекләрдә хатын-кыз исемнәренең азагына бәк сүзен тоташтырып кушу гадәт булган кебек, бикә сүзен дә кушу гадәт иде. Нугай мирзалары илә Иван арасында язылган ярлыкларга караганда, Сөен-бикәнең исеме Сөен-бәк булуы ачык аңлашылса да, телдә йөргән сүзләргә карап без аның исеме Сөен-бикә булуына ышана төштек.
Аның чын исеме Сөен булып, «бикә» соңыннан гына кушылган булуы да мөмкин. Сөен-бикә чиктән тыш матур һәм сөйкемле вә шуның илә бәрабәр бик акыллы бер кыз була. Нугай кызлары арасында Сөен-бикәгә охшаган кыз булмаган кеби, Казан һәм рус йортларында да аңа тиңдәш булырлык кыз юк иде. Ул көн ягының иркен җәйләүләре илә аның мөлаем һавасында тәрбияләнеп үскән вә шуның илә бәрабәр тумыштан матур булганлыгы өчен, дөньяның беренче сөйкемлесе иде. Сөен-бикә үсеп җитте. Аны кияүгә бирер вакытлар якынлашты. Язым аны Казан ханы Җангалигә багышлады.
II
СӨЕН-БИКӘНЕҢ ҖАКГАЛИ ХАНГА КИЯҮГӘ КИТҮЕ.
1532 елның җәендә казандылар Сафагәрәй ханны Казан ханлыгыннан каулап, аның урынына Җангалине хан итеп алдылар. Җангали хан 1532 елның 29 июненнән башлап Казанда ханлык итә башлады. Җангали тыштан караганда Казан ханы булып күренсә дә, чынлавында ул ирекле хан түгел иде. Ул, үзлегеннән эш эшли алмаенча, ханлык эшләренең күбесен Василийның боерыгы буенча йөртәдер иде. 1533 елда Җангали хан Сөен-бикәне үзенә хатынлыкка алырга уйлады. Аны үзе генә башкара алмаганга күрә, Василийга илчеләр җибәреп, аңардан Сөен-бикәне алырга ирек куюын үтенергә булды. Шул елның җәендә Казаннан Апай, Кадыш, Котлыгъ-Булат, Яүтәк исемле илчеләр Мәскәүгә киттеләр. Болар Җангали ханга Сөен-бикәне хатынлыкка алыр өчен Василийдан рөхсәт сорарга баралар иде. Июньнең 6 нчы көнендә илчеләр Мәскәүгә җиттеләр. Бөтен Казан йорты исеменнән Василийга багынып, Җангали ханга Сөен-бикәне алырга ирек куюын үтенделәр. Казандылар илә нугайларның кода булышып якынлашулары рус князьләре өчен кирәкле булмаса да, Василий Җангали ханга Сөен-бикәне алырга ирек куйды. Борынгыдан бирле үзара орышып, берсе икенчесенең канын коеп килгән төрки ыругъларның кодалык илә генә якынлашып китүләре тиз генә булачак түгел иде. Аның шулай икәнлеген Василий да белә иде. Августның 10 нчы көнендә Казан илчеләре Мәскәүдән Казанга кайтып киттеләр. Сөен-бикәне алырга Василийның ирек куйганлыгын ханга белдерделәр. Нугай мирзалары Казан ханлыгына дошман исәләр дә, кызларын Казан ханнарына бирәселәре киләдер иде. Җавгали канга Сөен-бикәне алырга комачаулык итүче калмаганлыктан, ул аңа өйләнде. Ике йорт арасында башланган кодалык казандылар илә нугайлар арасын якынлаштырып, ике арада илчеләр йөри башлады. Казан йорты илә Нугай йорты арасындагы яулашу азая төште. Шулай булса да, бу якынлашу ул чаклы бәрк түгел иде. һич бер заманда җүнләп берләшә алмаган ике төрки ыругъның Сөен-бикә аркасында гына берләшүләрен өмет итәргә урын да юк иде. Сөен-бикә Казанга килгәч тә, үзенең атаклылыгын югалтмады. Аны Казан халкы да яратты. Казандылар Җангали ханны бик яраткан сыман булсалар да, аның илә килешә алмадылар. Казан халкы бик вакчыл вә шуның илә бәрабәр орыш-талашны яратучан булганлыгы өчен, алар һичбер вакыт тыныч тора алганнары юк иде. Җангали хан Казан ханы булса да, Казан вчен ул чаклы тырышмый, рус князенең боерыгыннан чыгып ханлык файдасына һичбер эш итми иде. Аның шулай булуы тынычсыз Казан халкын бигрәк тә тынычсызландыра, борчый иде.
III
СӨЕН-БИКӘНЕҢ ТОЛ КАЛУЫ.
1535 елда Казанда Җангали ханга каршы кузгалу башланды. Аның башында Казанның атаклы хатыннарыннан Хөршидә бикә һәм Булат бәк торалар иде. Бу кузгалу бик зурга китеп, сентябрьнең 25 нче көнендә Җангалинең үтгре-лүе илә төгәлләнде. Җангали Казанда 3 ел да 3 ай чамасы ханлык итте. Аның Сөен-бикә илә торуы ике ел чамасы гына булды.
Кайсыбер елъязмаларның сүзләренә караганда, Җангали Казан ханы булганда 15 яшендә иде. Болай булганда аның Сөен-бикәгә өйләнүе 16 яшьләрендә булып, үлгәндә яше 18 дә булган була. Безнеңчә, бу сүз дөрес түгел. 1506 елның җәендә Казан өстенә корыдан йөргән рус атлы гаскәренең уң кулына Җангали исемле бер шаһзадә башлык иткән иде. Бу кеше Сөен-бикәгә кияү булачак Җангали булырга кирәк. Болай булганда, Җангали Казан ханы булганда 15 яшендә генә булмаенча, шактый олыгайган кеше булырга тиеш. Сөен-бикәнең Җангалигә баруы «Алманың пешкәнен аю ашар» дигәнгә тугъры килгән була. Ике елдан соң ул шушы аюдан да коры калды.
IV
СӨЕН-БИКӘНЕҢ САФАГӘРӘЙ ХАНГА КИМҮГӘ КИТҮЕ.
Казандылар, Җаигали ханнан соң, Казанга Сафагәрәйне хан итеп алдылар. Монысы аның Казанга икенче кат хан булуы иде. Ул 1535 елда Кырымнан Казанга килеп, яңадан ханлык итә башлады. Сафагәрәй хан хатынлы кеше булып, аның хатыны нугай мирзаларыннан Мамайның кызы иде. Шулай булса да ул Сеен-бикәие үзенә хатышшкка алырга уйлады. Аның кебек атаклы бер бикәчне кулыннан ычкындырасы килмәенчә, аңа өйләнде. Ул чагында Сафагәрәй 2 яшьләрендә иде. Сафагәрәй хан Сеен-бикәгә терле яктан тиң булганлыгы өчен Сөен-бикә аңа барырга каршылык кылмады. Бикәнең агай-энеләре Сафагәрәй, ханны яратмасалар да2, Сөен-бикә үзе аны бик яратты, Сафагәрәй хан Казан каннарының иң булдыклысы вә шуның илә бәрабәр иң тойгы-лысы булганлыгы өчен Сеен-бикәнең аны яратачагы билгеле иде. Ул чакларда Мәскэү князе Василий үлеп, углы Иван яшендә генә калганлыктан, Казан ханлыгы русларның баскынлык итүләреннән беразга тынычлады. Казандылар еш-еш буларак рус йорты өстенә баскынлык итәләр, аларны шактый борчыйлар иде. Җангали ирексез бер хан булып, рус князенең боерыгынча эш йәртә, аның сүзләреннән чыга алмыйдыр иде. Сафагәрәй хан исә үзенең олугъ бер йорт ханы икәнлеген белеп, рус князьләренең боерыгынча йөрми, ирекле ханнарча эш итәдер иде. Бу еллар Казан ханлыгының иң куанычлы еллары булып, ул урыс боендырыгыннан котылган, тынычлаган иде. Сафагәрәй ханның үзлегеннән эш кылып, җангалиләрчә рус князенен боерыгы илә йөрмәве русларга ошамады. Алар, 1535 елның декабрендә, Сафагәрәй ханнан ачу алыр өчен Казан өстенә йөри башладылар. Бу чагында казандылар да Нижний Новгород өстенә йәрмәк-тәләр иде. Рус башлыклары татарларның Русия өстенә йөрүләрен белгәч тә, Казан йортына йөрергә батырчылык кыла алмадылар. Бу эш казандылар өчен бик күңелле булды. Алар декабрьнең 2 ендә Нижний янына җитеп, тирә-якта баскынлык итә башладылар. 1536 елның 6 гыйнварында Нижний Новгород, Балахнага йөреп, каланың тирәсен яндырдылар.
Шул чакларда Сафагәрәй хан Нугай йортына ничә кат илчеләр җибәреп, андагы мирзалардан, бергәләшеп, Русия өстенә йөрүне үтенгән иде. Ләкин тегеләр Сафагәрәй ханның сүзләренә колак салмадылар. 1536 елның көзендә Кил-Мехәммәд мирза илә Исмәгыйль мирза Иванга ярлык язып, Сафагәрәй ханның Русия өстенә йөрер өчен һәр көн диярлек үзләрен чакырганлыгын, ләкин Иван илә дуст булганлыклары өчен Сафагәрәй ханны тыңламаганлыкларын белдерделәр. Рус боярлары барысы бер сүздә булып, татарларны бетерер өчен бергәләшеп эш иткән чакта, нугай мирзаларының Казан йортына булышлык итмәүләре вә шуның илә бәрабәр Сафагәрәй ханның яшерен киңәшләрен рус князьләренә җиткерүләре ал арның ничаклы тойгысыз булуларын аңлатадыр. Ка-занлылар 1536 елның җәендә Кострома өстенә йөреп, ул тирәдә баскынлык иттеләр. 1537 елның гыйнварында Сафагәрәй хан бик күп яу илә Русия өстенә йөри. Ул, башлап, Кострома өстенә йөрмәкче булса да, соңыннан Муромга барырга булды. Аның явы эчендә Казан кешеләреннән башка байтак кына кырымлылар һәм нугайлар да бар иде. Гыйнварның 15 нче көнендә Сафагәрәй хан урман аркылы Муром өстенә килеп чыкты. Шәһәрнең тирәсен яндырып, үзенә һөҗүм итте, Муром шәһәре яхшы гына туплар илә коралланган булганга, Сафагәрәй хан аны ала алмады. Шулай булса да ул, байтак кына урысларны тоткын итеп, Казанга кайтып китте. Шуннан соң урыслар илә татарлар арасы беразга тынычлап, ике арада орышлар булмый, торды исә дә, соңыннан тагын да була башлады. Василийның улүе, Иванның яшьлеге, Сафагәрәй кебек гайрәтле кешенең Казан ханы булуы Казан йорты өчен ничаклы файдалы булса, урыслар өчен шул чаклы зарарлы булды. Шул елларда Нижний Новгород, Муром, Мещера, Гороховең, Балахна, Владимир, Шуя, Юрьев, Кострома, Галич, Тотьма, Вологда, Устюг, Пермь, Вятка җирләре казандылар тарафыннан таланган вә туздырылган иде.
150 елның 18 декабрендә Сафагәрәй хан 30 мең гаскәр илә Муром өстенә һөҗүм итте, аннан Владимир өлешенә йөрде. Таланган нәрсәләр байтак булдыгы кеби, тоткын ителгән урыслар да күп иде.
Сафагәрәй хан, булдыклы бер хан иде исә дә, башбаштак Казан халкы аны яратып бетерми, аның боерыгымча эш
итмиләр иде. 151 елда Сафагәрәй ханга каршы Казанда астыртын кузгалу башланды. Коткычыларның башында Булат бәк булып, болар Сафагәрәйне ханлыгыннан төшермәкчеләр иде. Шул елның җәендә Мәскәүгә илче җибәреп, Иваннан Казан өстенә гаскәр Җибәрүен үтенделәр. «Без олугь князьгә хезмәт итәрбез, ханны үтерербез яисә урыс башлыкларына тотып бирербез», диделәр. Казанның үзара талаша башлавы Иван өчен чиктән тыш куанычлы нәрсә иде. Шуңа күрә ул, Казан коткычыларына ярлык җибәреп, Казан өстенә гаскәр җибәрәчәк идегене белдерде. Иванның Казан өстенә йөрүе Кырымга ишетелеп, Сахибгәрәй ханның аңа ачуы кабарды. Тиз генә гаскәрен җыеп, Россия өстенә йөри башлады. Сахибгәрәйнең Русия өстенә йөрүе Иванны куркытып, ул Казан өстенә йөрүдән тукталды. 152 елда Мәскәү илә Казан арасында илчеләр йөрешеп торды исә дә, ике йорт ил була алмады. 153 елның җәендә Сафагәрәй хан тагы да Муром өстенә баскынлык итеп, күп авылларны туздырды, байтак кешеләрне тоткын итте.
155 елда Иван, Казан өстенә йөрмәкче булып, гаскәр җыярга боерды. Шул елның апрелендә рус гаскәре Казан өстенә килә башлады. Болар ничә башлык кул астында булып, рус йортының төрле җиреннән җыелганнар иде. Руслар Зөя буендагы татарларга шактый зарар китерделәр, Казанның «Хан капка»сыны яндырдылар исә дә, шәһәрнең үзен ала алмаенча, кире кайтып киттеләр. Русларның Казан өстенә килүләре Казан коткычыларының чакыруы буенча булган икәнлеге Сафагәрәй ханга беленде. Ханның ул эшкә ачуы кабарып, «йорт»ны русларга сатарга тырышкан бәкләрне үлем илә җәзалый башлады. Аларның ничәсе үтерелеп, кайсылары Мәскәүгә, кайсылары нугай йортына качып котылды. Бу чакларда Казан яхшы ук буталып, Сафагәрәй ханга каршы башланган кузгалу шактый кызышкан иде. Казан бәкләре арасында йорт өчен тырышканнары булдыгы кеби, йортны бетерергә көч куйганнары, шулай ук халык арасына коткы салып, арадагы берлекне югалтуга сәбәп булганнары да бар иде. Бу соңгыларның кулыннан зур эш килми иде исә дә, рус князьләренә баш орып, аларның Казан өстенә килүләрен онытырга, йортның яшерен эшләрен русларга белдерергә булдыра алалар иде. Сафагәрәй хан Казан корткычларын ничаклы нык җәзалап, аларның тамырын корытырга тырышты исә дә, бөтенләй бетерә алмады.
155 елның 29 июлендә Казан бәкләреннән Кадыш илә Чура Иванга кеше җибәреп, аңардан Казан өстенә яу җибәрүен үтенделәр. Сафагәрәй ханны, шулай ук аның якыннарыннан булган 30 Кырым бәген тотып русларга бирергә булдылар. Иван өчен моннан да куанычлы нәрсә булырга мөмкин түгел иде. Ул, Кадыш илә Чурага ярлык язып, ханны тотарга боерды. Үзе тиздән гаскәр җибәрәчәк икәнлеген белдерде. Иванның Казан өстенә килергә сүз бирүе Казан коткычыларына йөрәк бирде. Болар, борынгыдан бирле, йорт өчен кирәкле булган эшләрне эшләүдә берләшә аямасалар да, аны сатар өчен булган эшләрдә тиз берләшәләр иде. Бу юлы да шулай булды. Көннәрнең берендә азгын казандылар Сафагәрәй ханга каршы кузгалып, өстенә ябырыла башладылар. Аңа Казанны ташлап чыгудан башка чара калмаганга күрә, ул янындагы кырымлылар илә Казаннан чыкты. Казандылар, кырымлыларның артларыннан чыгып, аларның күбесен кырдылар, беразы Сафагәрәй хан илә китеп котылды. Сафагәрәй ханның Казаннан куылуы 156 елның башында булды. Сөен-бикә дә Сафагәрәй илә Казаннан бергә чыккан иде. Кайсыбер рузнамәләрдә Сафагәрәй ханның Сөен-бикәгә өйләнүе Казаннан нугай йортына качып баруыннан соң булганлыгы язылса да, бу сүз ялгандыр. Йосыф мирзаның 159 елда, угыллары Юныс илә Гали мирзаларның 1551 елда Иванга язган ярлыкларыннан Сафагәрәйнең Сөен-бикәгә өйләнүе нугай йортында булмаенча, Казанда булганлыгы бик ачык аңлашыладыр. Сафагәрәй ханның янында Сөен-бикә генә булмаенча, аның башка хатыннары да үзе илә бергә иде. Сафагәрәй хан Казаннан чыкканда, Мансур Сәид исемле кеше Әстерханнан Казанга килгән иде. Хан шуның илә бергәләп Әстерханга китте. Аннан ярдәм алып, Казанны килеп камады, Ул, Казанның яхшы кешеләре аны ханлыкка телиләр, дип уйлыйдыр иде. Шул өмет илә торса да, Казанның бәкләре илә олугларыннан һичбер кеше аның янына килмәде. Шуннан соң орышырга башлады. Алай да Һич нәрсә эшли алмагач, каенатасы Йосыф янына барды. Сафагәрәйнең башта Әстерхан ханыннан ярдәм сорап та, үзенең каенатасыннан сорамавы аның илә тегенең арасында чын татулык юклыктан иде. Бу чагында Сөен-бикә ничә елдан бирле күрми торган нугай йортына кайткан, көньягының иркен җәйләүләрендә яңадан йөри башлаган иде. Сафагәрәй хан, Йосыф мирзадан бик ялварып, үзенә ярдәм итүен, Казанны алышып бирер өчен углы кул астында нугай явы җибәрүен үтенде. Йосыф мирза Сафагәрәй ханны яратып бетерми иде исә дә, ханның үтенечен җиренә җиткезде.
Углы Юныс кул астында нугай явы җибәреп, Казанны алышырга боерды. Сөен-бикәнең Сафагәрәйгә ярдәм җибәрергә атасын димләвендә шөбһә юк иде. Сафагәрәй Качанга китте исә дә аның хатыннары вә шулар арасында безнең Сеен-бикә нугай йортында калганнар иде. 156 елда Сөен-бикә нугай йортында торды. Сафагәрәй Казанга киткәндә аның Казанны алуы яисә ала алмавы билгеле булмаганлык-тан, Сөен-бикә аның илә китмәде. 157 елда Сафагәрәй ханнан Йосыф мирзага илче килеп, бикәләрне, Юныс мирза илә, Казанга җибәрүне үтенде. Илче килгәндә Йосыф мирза өйдә юк исә дә, утлы Юныс Сафагәрәйнең хатыннарын Казанга алып китте. 157 елның җәендә Сөен-бикә яңадан Казанга кайтты. Ул чагында Сафагәрәй хан Казанны алып, яңадан ханлык итә башлаган иде. Шул елны Сөен-бикәдән бер ир бала туып, аңа Үтәмешгәрәй дип ат куштылар. Казан үзенең буталуыннан чынлап тукталмаган булганлыктан, Сөен-бикәнең бу юлы Казанда торуы бик күңелле булмады. Казан йорты илә рус йорты арасы да тәзек түгел иде.
V
ТОЛ КАЛУЫ.
159 елда2 Сафагәрәй хан үлеп, Сөен-бикә тагы да тол калды. Углы Үтәмешгәрәй ике генә яшендә булганлыктан, Сөен-бикәнең хәле бигрәк кызганыч булды. Казандылар Үтәмешгәрәйне хан итеп билгеләделәр исә дә, аның илә генә Сөен-бикәнең җаны тынычланачак түгел иде. Чынлап та шулай булып чыкты. Үтәмешгәрәй икә генә яшендә булганга, аның ханлык эшләрен башкара алмаячагы билгеле иде. Шуңа күрә Казан олуглары үзара киңәшеп, Сафагәрәй ханның Кырымдагы Бүләкгәрәй3 исемле углын ханлыкка сорар өчен, Юлбарыс исемле кешене Кырымга илче итеп җибәрделәр. Аның
илз бергә Казаннан тагы да 30 кеше бар иде. Илчеләр аркы лы Сахибгәрәй ханга ярлык язылып, аңардан Бүләкгәрәйне Казанга хан итеп җибәрүен үтенгәннәр иде. Илчеләр Дон елгасына җиткәч, аларның өсләренә урыс казаклары һөҗүм итте. Болар Урак атлы башлык кул астындалар иде. Илчеләрнең күбесе кырылып, кайсылары качып котылды. Сахибгәрәй ханга язылган ярлык казаклар кулына төште. Бу юлы җибә релгән илчеләрнең берсе дә Кырымга җитә алмады. Шуннан соң казанлылар Кырымга икенче кат илче җибәрделәр исә дә, анысыннан да файда чыкмады. Кырым ханы илә терек солтанының өстән караулары шомлыгында Казан ханлыгы башсыз калдырылды. Сөен-бикә булдыклы хатын иде исә дә, казанлылар аны чынлап танымыйлар, аңа бер хатын дип кенә карыйлар иде. Казанның үз бәкләре арасында чын кеше бул-маганлыктан,- Сөен-бикә Кошчак исемле Кырым бәгенә киңәш итеп эш итәдер иде. Чынлап та Кошчак бәк киңәшергә ярарлык чын кеше вә шуның илә бәрабәр тойгылы мөселман иде. Бикәнең бу эше казанлыларга бер дә ошамады. Алар Сөен-бикә хакында әллә нинди ялган сүзләр сөйлиләр, аңа яла ягалар иде. Казан халкы хәзерендә бик ялакчыл булдыгы кеби, борынгыда да шулай иде. Алар берне биш итеп сөйлиләр, кылны кырыкка яралар иде. Сеенбикә.турында сөйләгән сүзләре дә шулай булды. Сафагәрәй ханның үлүе Йосыф бәккә ишетелгәч, ул, Сеен-бикзне Шәехгалигә бир-мәкче булды. 159 елның җәендә Иванга ярлык язып, Сөен-бикәне Шәехгалигә бирергә теләвен белдерде. Аның бу ярлыгы яхшы ук әһәмиятле булганлыгы өчен, без аны бу урында язып китәсемез киләдер. Ул менә шулай язылган иде:
«Минем дустым олуг князь Иванга Йосыф мирзадан сәлам укып, сүзем шул: Казан бәкләре моннан элек Сафагәрәй ханны каулап, синең атаң Василий князьдан Шәехгали ханның туганы булган Җангали ханны Казанга хан итеп алганнар, Казанның яхшы кешеләрен безгә җибәреп, безнең илә якынлашуны үтенгәннәр иде. Тәңренең язмышы буенча, Җангали ханга үземезнең кызымыз Сөен-бикәне биреп, кода булышкан идек. Сафагәрәй хан Казаннан качкач, Булат бәк, йорттан орынтын аңа ярлык җибәреп, аны Казанга китерде. Синең дустың, безнең киявемез булган Җангалине үтерделәр; минем кызымны Сафагәрәйгә бирделәр. Сафагәрәй беренче мәртәбә Казанга килгән чагында аның берлә нибарысы 30 кеше генә килгән иде. Шуннан соң ничә еллар үткәч, әллә ничаклы ялангач Кырым кешеләрен чакырып китерде. Казанлыларны төрлечә кыса башлады. Казан кешеләре аңардан шул чаклы кысынкылык күрүгә чыдый алмаенча, аны яңадан кауладылар. Ул безгә килеп: «Минем атам Фатихгәрәй шаһзадә синең карт агаң Шигым мирзага бер чагында изгелек иткән иде. Менә син бу чагында миңа изгелек ит: минем берлә үзеңнең углыңны җибәр, миңа явыңны да бир. Мин Казанны синең аркаңда гына ала алам. Мин синең ирегендә булырмын. (Казанда) бер вә йә ике кешене генә үтереп, шуннан артыкны үтермәм. Моннан соң һичкемгә зарар тигермәм», дип сөйләде. Ул шул сүзләрендә торачагына аш итте. Атасының үткәндәге яхшылыгы өчен без аның углына яхшылык кылдык. Углым Юныс мирза илә үземезнең явымызны аның берлә җибәреп, алар Казанны алып бирделәр. Ул, шәһәргә кергәч тә, безгә биргән сүзләренең һичберсенда тормады. Углым Юныс мирзаны нугайга җибәргәч тә, Казанның яхшы кешеләрен, сәедне — барсын да үтертте. Кайсы бәкләрне безгә илче итеп җибәргән булды. Кайсы бәкләр, мирзалар һәм казаклар синең яныңа качты. Алла гадел. Ул безгә булган сүзен үзгәрткән булса, аның үз башына да шул җитте. Хәзерен-дә безнең сиңа тугъры сүземез шул: киләчәктә синең илә дус булсак иде. Шәехгали ханның туганы Җангали илә якынлашкан идек. Ләкин аңа алланың шушындый язмышы иреште. Менә хәзерендә без Шәехгали илә дуслыкта һәм якынлыкта буласымыз һәм дә аңа үзебезнең кызымызны бирәсебез килә. Шушы ярлыгыбыз илә Байсувгар илчебез сиңа барып җиткәч тә,.Аллабирде угланны, Тәүкил бәкне, Агыш мулланы, шулай ук Сафагәрәй ханнан сиңа качып барган Колчура бәкне, Бурнашны, Тәңреколны, Кәбәкне, Исламны, Галикәй мирзаны, Хөсәен бәкне, Килде мирзаны, Шаһчураны һәм башка кешеләрне үзләренең туганнары, балалары, иптәшләре, кешеләре илә, күпме генә булса да, чуаш, чирмеш, рәзан, мукшыларны барсын да Шәехгали илә бергә Казан өстенә җибәр. Синең гаскәрең Волга яныннан шәһәр янына бармасын. Хан үзенең янындагы барлык Казан кешеләре илә Казан янына барып: «Менә сезнең падишаһыңыз, менә сезнең бәкләрегез, менә сезнең кешеләрегез, менә алар бездә күпме бар?» дип әйтергә боерсын. Чапкыныбыз Байсунгар илә үзегезнең яхшы кешегезне, Шәехгалинең дә яхшы кешесен безгә илче итеп җибәрсәгез, кайсы айда, кайсы көндә Шәехгалине Казан өстенә җибәрәчәк идекегезне безгә белдерсәгез иде. Безгә ул билгеле булып торыр иде. Шәехгалигә булышлык итәр өчен туганыбызны, аның илә балаларыбыз һәм явымызны, Боерган Сәедне, Илсыман бәкне, Габдулла Бахтине, шулай ук барча Казан бәкләрен бергә җибәрер идек. Менә шуны белегез. Сафагәрәй үлгәч тә, Казанда торучы бадраклар Юлбарыс Расәф, Дании Мөхәммәд углы кул астында 30 кешене Кырымга хан сорар өчен җибәрделәр. Менә шул 30 кешене синең кешеләрең тоттылар; качып котылганнары безнең кешеләребез кулына эләктеләр. Шушы кешеләрдән соң башка кешеләр хан сорар өчен Кырьдага киттеләр. Шәехгали Казанга хан булгач та, Кырым юлын бик нык сакларга боерып, Казанга икенче падишаһ килмәсен иде.
Бу ел безнең кешеләребез Мәскәүгә сату илә барганнар иде. Кайткан чагында шуларның өстләренә Донда торучы сезнең казак һәм севрюкларыгыз чапкынлык итеп, аларяың кайсыларын кырып, акчаларын талаганнар, кайсыларын исә тотып сезгә илткәннәр. Синең яныңда тере булган безнең кешеләребез, башларында Корат Толыбай, Варанчы, Янчура, Байкилде, Намаз, Көнтуган Хафиз булдыгы хәлдә, 11 кеше. Менә мин шушы кешеләрне чапкыныбыз Байсунгар илә бергә җибәрүегез хакында сиңа баш орамын. Миңа бер яхшы быргы җибәрүегезне үтенәмен. Шушы чапкыныбыз Байсун-гарны 5 көннән артык тотмаенча, тизлек илә җибәрүегезне теләп ярлыкны җибәрәмен».
Байсунгар, 159 елның июлендә Мәскәүгә килеп, ярлыкны Иванга тапшырды. Аның илә бергә 70 иптәше, 200 нугай сатучысы булып, бу соңгылар Мәскәүдә сатар өчен 3 мең ат алып килгәннәр иде. Йосыфның бу ярлыгы Иванны чиктән тыш куандырды. Йосыф мирза Сөен-бикәнең атасы, Үтәмешгәрәйнең исә бабасы була торып та, шулар өстенә Казан хан-лыгыныщ иң борынгы дошманы булган рус князен чакырып җибәрүе Иван өчен куанмаслык та түгел иде. Иван шул елның 9 августында нугай илчеләренә Мәскәүдән китәргә боерып,-алар августның 11 нче көнендә Мәскәүдән киттеләр. Болар илә бергә Иванның Кадыш Кудинов исемле кешесе Йосыф мирзага илче булып китте. Иван аның аркылы Йосыфка ярлык язып, ул ярлыкта тиздән Шәехгалине Казан өстенә җибәрәчәген белдерде. Йосыф мирза Сөен-бикәне Шәехгалигә биреп, Казан ханлыгын үзенә каратмакчы, шулай итеп Иванны алдамакчы иде исә дә, Иванның Йосыф тозагына эләкмәячәге билгеле иде. Исмәгыйль мирза кебек дин, милләт дигән нәрсәләрне белмәгән вә шуның илә бәрабәр бөтен эшләгән эше шуларның киресенә булган сатлык мирзалар булып торганда Иванның эше үзе теләгәнчә барып торачак иде. Чынлап та шулай булды. Үтәмешгәрәй сөт имүче бала булганлыктан, Казан ханлыгының бөтен эшен башкаручы Сөен-бикә иде. Ул, русларга чын күңелдән дошман булганлыгы өчен, руслар илә килешергә теләми, ничек кенә булса да аларга зарар китерү уенда иде. 159 елның мартында ка-занлыларның Муром өстенә баскынлык итүләре шушы дошманлыктан килгән нәрсә иде. Сөен-бикә Иванның дошманы булдыгы кеби, Иван да Сөен-бикәнең дошманы иде. Сафагәрәй ханның Русия өстенә еш~еш баскынлык итүендә вә шуның илә бәрабәр Русия кул астына кереп бармакта булган Казан ханлыгын ирекле бер ханлык итүдә Сөен-бикәнең бик зур катнашы булганлыгын Иван ачык беләдер иде. Шуңа күрә ул аны яратмый, дошман күрәдер иде. Сөен-бикәне яратмаучы Иван гына булмаенча, аны урысларның барысы да яратмыйлар иде. Казандылар Сөен-бикә теләгәнчә эш итсәләр, атасы Йосыф мирза, шулай ук нугай мирзалары Казан ханлыгына ярдәмдә булсалар, Казанның беренче ханлык булып калачагы вә шуның нәтиҗәсендә урысларны тетрәтеп торачагы билгеле иде. Ләкин эш Сөен-бикә теләгәнчә булмады. Нугай мирзалары Иванга сатылып торганы хәлдә, Казан зарарына эш итеп торды. Сөен-бикә Иванны ни чаклы яратмаса да, шулай ук аның илә барышлыкта булуны чын күңеленнән теләмәсә дә, 159 елның 6 июлендә углы Үтәмешгәрәй исеменнән Бахшанда исемле кешене Мәскәүгә җибәреп, Иван илә барышлыкта булырга теләгәнлеген белдерде. Иван Үтәмешгәрәй исеменә ярлык язып: «Безнең илә барышлыкта булырга теләсә, яхшы илчеләр җибәрсен!» диде. Аның болай диюе күз буявы гына булып, ул Казан өстенә барырга уйлап куйган иде. Казан илә Мәскәү арасында илчеләр йөргәләсә дә, бу ике йортның арасында дуслык булганы юк, булачак та түгел иде. Йосыф мирза Иванны Казан өстенә килергә котырттыгы кеби, Сафагәрәй ханнан качып нугай йортында тормакта булган Боерган Сәед, Илсыман бәк, Габдулла Бахшилар да Иванга ярлык язалар, аны Казан өстенә килергә димлиләр иде. Иван 159 елның августында аларга ярлык язып, Казан өстенә барачагын белдерде. Боерган Сәед илә Габдулла Бахши Казанның олуг кешеләреннән булсалар да, Казан йортын Иванга алып бирергә тырышалар. Иван да аларга ярлыклар яза, төрле бүләкләр бирмәкче булып, тегеләрне кызыктыра иде. Казан качкыннары нугай йортында гына булмаенча, Мәскәүдә бигрәк тә күп иде. Болар да Иванны Казан өстенә йөрергә димлиләр, котырталар иде. Аларның һәрберсе «корсак колы» булып, һич берсендә йорт кайгысы булмаганлыктан, тамак өчен Йорт сатуны бер нәрсәгә дә санамыйлар иде. Шул чакларда Хөсрәү исемле бер бәк нугай йортында торадыр иде. Бу кешене кырымлылар
үтермәкче булганлыклары өчен ул Казаннан качкан, соңра, янына кешеләр җыелып, Казан янында кырымлылар илә бик нык орышкан иде. Аның бу эшен Иван бик яратты. 159 елның августында, ярлык язып, аны үз янына чакыртты. Бу чагында урыслар Казан йортына дошман булганнары кеби, нугайлар да допшан иде. 159 елның көзендә нугайның Исмәгыйль, Арслан мирзалар Иванга язып, үзләренең Казан йортына дошман булуларын, тиздән аның өстенә барачакларын белдерделәр. Белек-Булат исә Иван күңеле өчен Казан йортына баскынлык иткәнлегеннән хәбәр бирде. Сөен-бикәнең атасы Йосыф мирза да Иванга ярлык җибәреп, яз һәм көз көн® Казанга баскынлык итәчәген аңлатты. Йосыфның илчесе Исэргән, Исмэгыйлнеке Тимур исемләрендә булып, болар, октябрьнең 9 нчы көнендә, Мәскәүгә килгәннәр; 13 дә Иванны күреп, аңа тегеләрнең ярлыкларын тапшырганнар иде. Белек-Булатның илчесе Карачы, Арсланныкы Байхуҗа исемләрендә булып, болар 1 октябрьдә Мәскәүгә килделәр. Аларның Иван илә күрешүләре 16 октябрьдә, ярлыкларны тапшырулары да шул кәндо булды.
Сөен-бикәнең туганы Юныс мирза күптән бирле Казан бәге булырга телидер иде. Ул 157 елда Сафагәрәй ханның хатыннарын Казанга китергәндә дә шул уй берлә килгән иде. Ләкин андый уйлаганы булмый калган, шуңа курә ул Казан йортына ачулы иде. 159 елның җәендә Казанга килеп, үзен бәклеккә алуны үтенде. Казандылар Юнысны бәклеккә алмадыклары гына түгел, аны Казанга кертмәделәр. Байтак кына кешеләрен дә кырдылар. Бу эш нугайлар илә казандылар арасын тагын да бозыштыра төшеп, аларны Казан өстенә йөрү уена китерде. 159 елның көзендә урыслар Казан өстенә барырга хәзерләндекләре кеби, нугайлар да шуңар хәзерлән-мәкче булалар иде. Кызганыч, Сөен-бикә бер яктан урыслар, икенче яктан үзенең ыруглары, туган вә якыннары илә орышырга тиешле иде. Бу ел Сөен-бикә өчен иң кайгылы ел булды. Иренең үлүе, баласының яшьлеге, ата вә туганнарының урыслар илә бер булып Казан өстенә йөрергә теләүләре аны чиктән тыш борчыйлар, кайгырталар иде. Нугайларның Казанга дошманлыклары Иван өчен сөйләп бетергесез куанычлы эш булганга күрә, ул 159 елның азагында Казан йорты өстенә барыр өчен гаскәр җыярга боерды. Ноябрьнең 2 нче көнендә үзе дә Мәскәүдән кузгалды. Февральнең 12 нче көнендә Казан янына килеп туктады. Ул көн сишәмбе көн иде. Казандылар нугайларның үзләренә каршы илекләрен белсәләр дә, 159 елның көзендә Йосыф мирзага илчеләр җибәрделәр. Болар нибарысы 7 кеше булып, башларында Изәл-Гура исемле хаҗи иде. Илчеләрнең ни өчен килүләре ярлыкларда күрсәтелмәгән булса да, аларны, атасы Йосыфтан ярдом сорар өчен, Сөен-бикә җибәргән булуы аңлашыладыр. Йосыф Казан илчеләрен салкынлык илә каршы алып, аларга ачык йөз күрсәтмәде. Аның болай итүе ка-замлыларның шушы җәйдә Юнысны Казанга кертмәенчө, аиың янындагы кешеләрне кырулары өчен иде. Нугай мирзалары Иванга язган ярлыкларында үзләрен «без мөселман» дия язсалар да, боларның һмчберсендә чын мөселманлык юк иде. Алар Иванның аз гына бүләкләре өчен Кырым йорты өстенә баскынлык итдеклере кеби, Казан йорты өстенә да баскынлык итүдән тартынмыйлар, туган канын агызудан чиркәнмилэр иде. Йосыф мирза шундыйларның берсе булса да, ул Казан өстенә йөрүне ошатып бетерми, ул эшкә күңеле чынлап утырмый иде. Сәбәбе исә юззы Сөен-бикәнең Казанда булуы иде. Ул Иванны Казан өстенә килергә чакырып ярлык җибәргән вде исә дә, аны ошатып бетермәде. 159 елның көзендә Иванга яңадан ярлык җибәреп, аны казандылар нлә килешергә димләде. «Хәзерендә минем кызым Казанда, минем ыругларым да анда, мин Казанга сезнең илә килешергә боерырмын, мин сезне килештерермен. Инде синең илә килешергә теләмиләр икән, ул чагында җәй көне син кырдан, мин бу яктан барырмын. Минем өчен сии аларны хәзе-рендэ тар-мар итмә. Мин син® Казан илә килештерермен. Сезгә түлвк түләргә боерырмын. Минем сүземне казандылар тыңламыйлар икән, ул чагында үз эшеңне үзең карарсың», диде. Йосыфның бу ярлыгы һиҗрәттән 956 елның ок-. тябреядө (159 ел) язылган булып, аның Мәскәүгә ирешүе 159 елның 11 декабрендә булды. Ул чагында Иван Мәскәүдән Казан өстенә киткән иде. Шуңа күрә Йосыф ярлыгының Казан өчен аз булса да файдасы булмады. Йосыф Сөембикәне соңыннан кызганды исә дә, аның кызгануы Сөен-бикәнең канлы яшьләрен туктатырга ярдәм итмәде. Иван Казанны 11 көн камап торса да, алырга булдыра алмады. Каткак күңелле нугай бәкләреннән Сөен-бикәгә ярдәм булмаса да, багышлаучы тәңре аны ташламады. Куәтле ягмур явып, русларның эшләренә комачауладыгы кеби, бик көчле җил чыгып та аларның эшләренә шактый комачаулык итте. Карларның эри башлавы да русларны аптырашта калдырды, һава көннән-көн җылына башлап, кечкенә елгаларда бозлар какшады. Көн буе яуган ягмурлар илә аяк асты йөрмәстәй булды. Болар барысы да Иван өчен эшпошыргыч нәрсәләр иде. Шуңа күрә ул февральнең 25 иче көнендә Казанны ташлап китте. Иван, Идел аркылы чыккач, Зөя елгасының тамагы янына туктады. Янындагы кешеләре илә киңәшеп, Зея тамагына бер шәһәр бина итәргә уйлады. Ул урында «Түгәрәк тау» аталган биек бер тау булып, каланы шуның башына ясарга булды. 1550 елның 26 декабрендә нугай мирзаларыннан Арслан, Атай, Тылак мирзалар урыс йортының Мещера аталган өлеше өстенә баскынлык иттеләр. Болар илә 50 мең нугай явы бар иде. Нугайларның бу баскынлыклары үзләре өчен зарарлы булып чыктыгы кеби2, Казан өчен дә файдасы булмады. Әгөрдә алар үткән елның кышында баскынлык иткән булсалар, Сөен-бикөне дә куандырганнар, үзләре өчен дә шактый файда иткән булырлар иде. 159—1550 елларда урыслар Казанга зур зарар китерә алмадылар исә дә, киләчәктә аларның тагы да Казан өстенә һөҗүм итәчәкләре билгеле иде. Шуща күрә Сөен-бикә 1551 елның кышында углы Үтәмешгәрәй исеменнән Иванга илче җибәреп, аныщ илә барышлыкта булырга теләгәнлеген белдерде. Атасы Йосыфның да Кище-Ур исемле илчесе Мәскәүгә килеп, Иванга Йосыфтан ярлык китерде. Аның бу ярлыгында Иваннан Казан илә татулашуы үтенелгән иде. Ләкин урыслар илә татарлар арасында дошманлык бик нык тамыр җәйгәнлеге сәбәпле, аны тиз генә бетерергә мөмкин -түгел иде. Ике йорт арасында ничаклы илчеләр йөрсә дә, һичбер-сеинән күзгә күренерлек файда чыкмады һем чыгачак та түгел иде. Иван, Зөя тамагына кала ясарга чын күңеленнән теләгәнлеге өчен, 1551 елның яз башында Зея шаша көчле гаскәр җибәрде. Кала өчен кирәкле булган буралар Углич урманында буралалар иде. Шул елның җәендә Зөя каласы эшләнеп тәмамланды. Анда чиркәү да салынды.
Зөя каласының мсалуы Каэан ханлыгын бетерер өчен урысларга иң нык терәк иде. Тау ягы кешеләре урысларның Зөягә урынлашуларын күргәч тә, урыс башлыклары янына килеп, олуг князьгә багындыкларын белдерделәр. Зоянең салынуы каэанлыларны да куркытты. Казан олуглары үзара җыелышып, урыслардан ничек сакланырга кирәклеге турында киңәшә башлады. Урысларның Казан ханлыгы уртасына килеп урнашулары Сөен-бикәне бигрәк тә куркытты. Ул Казанны ныгытырга боерып, һәр яктан гаскәр җыярга кушты. Урыслар илә сугышырлык гаскәр җыелып җитмәгәндә, ирекле кешеләрне акча илә булса да ялларга, шуларга акчаны үз хәзинәсеннән бирергә булды. Звя каласы булып торганда, Казанның русларга китүе билгеле булганлыктан, Сеен-бикә урысларны Зөядән куып, каланы үз кулына алырга, актык көчне куеп булса да, шуны эшләргә телидер иде. Казанны ныгыттыруы, гаскәр җыярга боеруы, җитмәгәннәрен үз акчасына ялларга булуы барысы да шуның өчен иде. Аның уйлаганы ханлык өчен файдалы булса да, Казан халкы аныңча зш итмәде. Сөек-бикәнең боерыгын тоткан бер генә кеше булып, ул да булса Кошчак углан иде. Бу кеше таза һәм гакыллы, вә шуның илә бәрабәр чын мөселман иде. Казанда Кошчак булмаган булса иде, ул әллә кайчан урысларга киткән, аның каласы өстенә урыс ялавы күптән кадалган булыр иде. Кошчак, кырымлылар илә нугайлардан 20 мең гаскәр хәзерләп, урыслар илә сугышырга булды.
Казандылар Сөен-бикәнең сүзен тыңламаенча, урыслар илә орыштан баш тарттылар. «Без урыс гаскәренә каршы тора алмыйбыз», дип сугышка барлаячакларын белдерделәр. Кошчак, йорт өчен тырышучы ирләрнең беренчесе вә шуның илә бәрабәр Сөен-бикәнең боерыгынча эш итүче бердәнбер башлык булганлыктан, Сөен-бикәнең акы башка бәкләрдән артык күрүе билгеле иде. Казан бәкләре Сөен-бикәнең Кош-чакны артык күрүен яратмыйлар, аңа эчләре пошадыр иде. Казан халкы борынгыдан бирле бушбугазлык итүчзн, кеше өстенә яла ягуны яратучан булганлыктан, алар Сөен-бикәгә дә яла ягудан тартынмадылар. Сөен-бикә Кошчак илә уйнаш итә, Кошчакка хатынлыкка бармакчы, аның илә берләшеп углы Үтәмешгәрәйне үтермәкче була, дип сөйлиләр иде. Казандылар үзара талашып ятсалар да, урыслар Зея каласына урынлашалар, Казанны алыр өчен ныклап хәзерләнәләр иде. Бу чагында Тау ягы бөтенләй диярлек урысларга багынган, Казаннан аерылган иде. Казанны урысларга бирми торучы Сөен-бикә илә Кошчак, шулай ук алар боерыгынча йөрүче кырымлылар гына булып, Казан кешеләренең күбрәге Иванга багынырга, Шәехгалине исә ханлыкка алырга телидер иде. Казандылар илә кырымлылар арасы бик нык бозылганга күрә, соңгылар үзләрен казанлыларның урысларга тотып бирүләреннән курка, ничек булса да Казаннан качарга уйлый башладылар. Төннәрнең берендә Кошчак, кырымлылар илә, Казаннан чыгып качты. Боларның углан, бәк, хаҗи, мирза, казаклары гына 300 кеше булып, аларның хатыннары һәм балалары Казанда калган иде. Волганың түбәнендә һәм югарысында рус сакчылары булганлыгы очен, Кошчак Кырымга Кама аркылы чыгып кайтмакчы булды. Ләкин анда да рус сакчылары барлыгын белгәч, Каманың югарыгы тарафына менеп чыгарга уйлады. Вятка елгасына якынлашып, елга аркылы чыга башлагач, шул урында сакчылык итмәктә булган рус казаклары кырымлылар өстенә һөҗүм итеп, аларны кыра башладылар. Кырымлыларның күбесе кырылды, кайсылары суга батырылды, кайсылары исә тоткын ителде. Тоткын ителүчеләр нибарысы 6 кеше булып, шулар арасында Кошчак та бар иде. Болар барысы да Мәскәүгә озатылды. Казанны русларга бирдерми торучыларның башында Кошчак булганга күрә, аны Мәскәүгә богаулап китерделәр. Ул чакларда урыслар кулына төшкән татарлар үлем җәзасыннан дин алмаштырып кына котыла алалар иде. Иван Кошчакны да дин алмаштырырга димләде. Шулай булганда аны үлемнән коткарып, багышлаячак идеген белдерде. Ләкин Кошчак Иванга кол булырга теләмәдеге кеби, дин алмаштырырга да теләмәде. Урыс кулыннан шәһид ителүне артык күреп, изге үлем илә үлүне ихтыяр итте. Кошчак ничә көн төрмәдә ябылып татылдыктан соңра, шәһәрнең тышына чыгарылып, башы киселде. Башка иптәшләре дә аның илә бергә шәһид ителде.
Кошчак Казаннан качтыктан соңра, Казан олуглары Сөен-бикә янына килеп: «Бикә! Без хәзерендә ни эшли ала-мыз? Син безнең хакта нәрсә уйлыйсың? Безгә килгән бу кайгыдан без кайчан котылырмыз? Синең падишаһлык итүеңә, безнең исә синең илә бергә хуҗалык итүебезгә соңгы чик килеп җитте, без шулай дип беләбез... Хәзерендә күпләп килгән, шулай ук безнең җиремез уртасында нык кала ясап, аңардан һәрвакыт безнең илә орышырга килә алган, яннарында зур туплары булган рус гаскәренә без үзебезнең җыелып җитмәгән һәм хәзерләнмәгән аз гаскәребез илә ничек каршы торыйк? Без аларны җиңгәнче, алар безне җиңәрләр. Кошчак батырны үзебезнең ханымыз урынында тотып, аны, ханның боерыгы буенча, хан кебек олуглый һәм аңа баш бирә, шулай ук ханга ышанган кебек аңа ышана идек.
Менә ул шундый кирәкле һәм авыр чакта ташлап китүе илә, һәрнәрсәләрдән элек, безне куркуга салды. Безне кузгалу һәм кайгы эчендә калдырып, үзенең нәрсәләрен, башкаларныкын, шулай ук аның батыр кешеләрен яшертен алып китүе илә ханлыкны һәлак итте. Ул качуы илә тәңренең язмышыннан ялгызы котылмакчы булды. Ул, кемнәрдән куркып качкан булса, шуларның кулына үзе барып төште һәм шунда юк булды. Безгә хәзерендә үзебезнең олуглыгымыз һәм килешмәс уйларыбызны ташлап, синең исемеңнән Шәехгали янына килешергә барырга кирәк. Ул безнең начарлыкларыбызны онытсын, безгә падишаһ булып килсен; сине үзенә хатынлыкка алсын. Аның сиңа өйләнүе, тоткынга өйләнү кебек булмаен-ча, яратып, сөйкемле бикәгә өйләнү булсын. Шулай итеп аның йөрәге тынычланыр, башлыкларның барчасы килешер», диделәр. Бу сүзнең агымына караганда, аны сөйләүче кешеләр Казан олугларының Сөен-бикә яклылары булып, болар Сөен-бикәне Шәехгалигә бирмәкче, шулай итеп Казан халкын тынычландырмакчылар иде. Кайсыбер елъязмаларның сүзләренә караганда, Сөен-бикә үзе дә тышкы яктан аңа риза булды. Казан халкының күбрәге исә Сөенбикә илә Үтәмешгәрәйне Иван кулына тапшыру уенда иде. Бу чакта Казан иң уңайсыз хәлдә булып, аның һичкайдан ярдәм алу ихтималы юк иде. Сугышсыз вакытларда да тыныч тора алмаган казанлыларның бу чакта гына тынычланып, ханлыкның яшәве өчен кирәкле булган эшләргә килешүләре мөмкин түгел иде. Кошчак кебек булдыклы бер батырның Казаннан китүе Сөен-бикә өчен ничаклы кыенлык булса, Казан өчен дә шул чаклы кыенлык ясады.
VI
СӨЕН-БИКӘНЕҢ ТОТКЫН ИТЕЛҮЕ.
Казанлыларга урыслар янына барып ярлыкау сораудан башка чара калмаганга күрә, алар, Зөядә торучы Шәехгали һәм дә рус башлыкларына илчеләр җибәреп, үзләрен олуг князьнең багышлавын, гөнаһларын гафу итеп, аларны тоткын иттермәвен, Казанга хан буларак Шәехгалине җибәрүен, Сөен-бикә илә Үтәмешгәрәйне Мәскәүгә алдыруын үтенделәр.
Бу хәбәрне Шәехгалигә китерүчеләр Казанның иң атаклы галимнәреннән булган Колшәриф мулла илә Би-Барс Растов исемле кеше иде. Шәехгали Казан илчеләре илә сөйләшкәннән соңра, аларга олугь князь Иванның үзе янына илчеләр җибәрергә, аңа багындыкларын белдерергә боерды. Эшне эшләр өчен 20 көн миһләт куеп, шул арада Казан өстенә йөрми торырга сүз бирде. Казашшлар Юлбарыс мирзаны Мәскәүгә илче итеп җибәрделәр. Шәехгали илә боярлар Яков Губин исемле бояр баласын җибәреп, аның аркылы Казан йортының ни хәлдә икәнлеген ачык итеп Иванга белдерделәр. Юлбарыс мирза Мәскәүгә барып, бөтен Казан йорты исеменнән Иванга ялынычлы ярлык тапшырды. Ул ярлыкта: «Бөтен Русьнең олуг надишаһысы, олугъ князе булган Иван Васильевичка, башларында Ходайкол углан һәм Мурали бәк булды-гы хәлдә, бөтен Казан йорты, муллалары, сәедләре, шәехләре, Шәехзадәләре, муллазадәләре, имамнары, хаҗилары, хафиз-лары, бәкләре, угланнары, мирзалары, эчкеләре, йорттагы һәм йортның тышындагы казаклары, шулай ук чуаш, чирмеш, мукшы, тархан, мишәрләре вә бөтен Казан җире син олугъ падишаһның аларны багышлап, аларга булган ачуыңны бетерүең, Казанга хан итеп Шәехгалине җибәрүең, Үтәмешгәрәй ханны исә, анасы илә бергә алуың турында сиңа багыналар; рус тоткыннарын коткарып, кырымлыларның Казанда калганнарын, шулай ук аларның хатын һәм балаларын олугъ князьгә бирергә булалар; шулай итеп падишаһ аларны багышласа иде, шул хакта алар табыналар» , дип язылган иде.-Иван казанлыларның ялынычлы ярлыкларын ишеткәч тә, Юлбарыс мирзага җавап бирергә кушты. Ул җазап: Үтәмешгәрәй илә Сөен-бикә, шулай ук кырымлыларның барчасы олугъ князьгә тапшырылганда, Иван Казан йортын багышлаячак; казандылар рус тоткыннарын һичбер вакыт кулларында тотмаенча, аларның барчасын азат итәргә, бәкләр һәм үз кулларында булган рус тоткыннарының барчасын Казан елгасының тамагына китереп, аларны шунда рус боярларына тапшырырга, калган тоткыннарны исә, Шәехгали падишаһ булгач та, барысын да коткарып, казандылар кулында рус тоткыннары һичбер кеше калмаска, дигән сүзләрдән гыйбарәт иде. Юлбарыс мирза, Иванның җавабын ишеткәч тә: «һәр эш падишаһның ирегендә, ул аларны ничек багышласа, барысы да шулай булыр»2, диде. Шуннан соң Иван Юлбарыс мирзаны Казанга кайтарып, теге сүзләрне Казан бәкләренә сөйләргә боерды. Шәехгали, шулай ук рус башлыклары янына Алексей Адашев исемле кешене җибәреп, аның аркылы тегеләргә ничек эш итәргә кирәклек турында боерык язды. Иванның бу боерыгы Казан ханлыгы өчен чиктән тыш зарарлы булдыгы кеби, Сөен-бикә өчен дә шул чаклы зарарлы иде. Аңа караганда, Иделнең сул ягы илә Арча кыры Казан ханлыгына калдырылып, Тау ягы Русиягә калырга, Шәехгали Казан ханы булырга тиешле иде, 1551 елның 6 августында Алексей Адашев Зөягз килеп, Шәехгали илә күреште. Казандылар илә ничек эш итәргә тиешлелеге хосусында булган Иванның сүзләрен Шәехгалигә сөйләде. Шәехгали, Иванның бар эшен яратты исә дә, Тау ягын Казанга калдырмаенча, Русиягә каратуын яратмады. Ләкин аның яратмавыннан Казан ханлыгы өчен файдалы эш чыкмады. Боерыкта әйтелгәнчә, Шәехгали илә башлыклар Казанга илче җибәреп, казанлы-ларга Иванның аларны багышлаганлыгын, олуг князьгә тугъ-ры булучылыкка сүз бирер өчен Зөя каласына килергә тиешле иҗекләрен белдерделәр. Августның 9 нчы көнендә Казаннан илчеләр килде. Боларның башында Касыйм мулла.илә Би-Барс бәк иде. Шәехгали аларга Иванның нәрсәләр теләгәнлеген белдереп, нинди нәрсәләргә сүз бирергә тиешле идекләрен сөйләде.
Иванның боерыгында казандылар өчен бик авыр шартлар булганга күрә, аларның күбесе ул шартларны кабул итәселәре килмәде. Казандылар боярлар илә бик озак сатулашып карасалар да, аларга урыслар тарафыннан һичбер йомшаклык күрсәтелмәде. Иванның боерыгында: әгәр дә ка-занлылар аның теләгәннәрен булдырхасалар, ул шушы көзне Казан өстенә барачак, диелгән булганга күрә, казандылар ирексездән урыслар теләгәнчә эш итмәкче булдылар. Боярлар илә казандылар арасында сөйләгән сүзләргә биназн, соңгылар Үтәмешгәрәй илә анасы Сөен-бикәне, шулай ук Казанда калган кырымлыларны Зөя каласына китереп урысларга тапшырырга, урыс тоткыннарының барчасын азат итәргә, бәкләр исә үзләренең кулларында булган тоткын урысларны Казан суының тамагына китереп бирергә, Шәехгали боярлар илә Казан елгасының тамагына килеп, шунда казандылар илә сөйләнми калган нәрсәләрне сөйләргә, аны бөтен Казан йорты шул урында каршы алырга тиешле иде. Инде казандылар, урыс тоткыннарының кайсыларын азат итми калдыралар икән, ул чагында олуг князь үзе теләгәнчә эш итәр, диелгән иде. Августның 11 нче көнендә казандылар Ходайкол углан, Мурали бзк, Аңкилде абызны Шәехгали янына җибәреп, Үтәмешгәрәй илә Сөен-бикәне урысларга тапшырачак идекләрен белдерделәр. Шуларны каршы алырга- кешеләр җибәрүен Шәехгали илә боярлардан үтенделәр. Шәехгали урыс башлыклары илә киңәшкәннән соңра, Сеен-бикәне Казаннан алып кайтыр өчен Петр Серебряныйны җибәрде. Аның янында байтак кына бояр балалары һәм укчылар бар иде. Кайсыбер елъязмаларның сүзләренә караганда, аларның саны мең иде. Казан татарлары Сөен-бикәне урысларга тапшырырга булсалар да, Сөен-бикәнең ул эштән хәбәре юк иде. Петр Серебряный, Казан олуглары илә, Сөен-бикәнең сараена барып керде. Ул чагында Сөен-бикә биек урындык өстендә иде. Петр Серебряный Сарайга кергәч, бүреген салып, Сөен-бикәне алырга килгән икәнлеген сөйләде. Тизлек илә китәргә тиешлелеген белдереп, Сөен-бикәгә хәзерләнергә кушты.Серебряныйның бу сүзе Сөен-бикәгә бик авыр тоелып, утырган урынында катып калды.
Акрын гына тавыш илә: «Тәңренең язмышы, Мәскәү пади-шаһысының теләгәне булсын», диде. Сөен-бикәнең хәлсезләнгәнлеге сарай кәнизәкләренә дә сизелерлек булганлыгы өчен, аны култык астыннан тотып торалар иде. Теге сүзне әйтүе илә Сөен-бикә бөтенләй хәлсезләнеп китте. Ачы тавыш илә кычкырып җиргә егылды. Аның болай булуы бөтен сарай кешеләренә тәэсир итеп, андагы кешеләрнең берсе дә егьламый калмады. Сарайның сөйкемле хатыннары, матур кызлары ачы тавыш илә егьлыйлар, битләрен тырныйлар, сачларын йолкыйлар, кулларын чәйниләр иде. Боларның тавышлары сарайның тышына да ишетелеп, хан йортындагы кешеләр дә егълый башлады. Хан сарае илә хан йорты канлы яшьләр агызыла торган урын булып калды. Егышу тавышы шәһәр халкына да ишетелеп, алар хан йортына килә башлады. Казанлыларньщ кайсылары урысларны кырмакчы булып, кулларына ташлар алганнар иде. Ләкин Казан башлыклары аларга ирек куймадылар. Таяклар илә каулап, хан йорты яныннан өйләренә җибәрделәр. Бу чакта Сөен-бикә егылган җиреннән тормаган иде. Бераздан соң аны күтәреп торгыздылар. Аңа үлек төсе кергән иде. Казан елгасының тамагында рус көймәсе күптән Сеен-бикәне көтеп торганга күрә, Петр Серебряный аны Идел кырыена алып китте. Ул үзе алдан, Сөен-бикә арттан барадыр иде. Сөен-бикәнең йөрерлек хәле булмаганлыктан, аны сарайдан күтәреп чыгардылар. Үтәмешгәрәйне исә сарай кешеләре кулларына күтәреп баралар иде. Сөен-бикә, ире Сафагәрәй ханның кабере янына барып хушлашырга, Петр Серебряныйдан рөхсәт сорады.
Сафагәрәй хан Казан мәсҗедләренең берсе янына күмелгән иде. Петр Серебряный Сөен-бикәнең үтенечен тыңлап, аңа ире илә хушлашырга ирек куйды. Шулай булса да, аны саклар өчен ничәләп каравылчылар җибәрде. Үзе исә ишек төбендә карап торды. Сөен-бикә кабер янына җиткәч, башындагы алтын башлыгын алып ташлады. Моңлы тавыш илә егълап: «Әй, минем сөекле падишаһым Сафагәрәй! Күрәсеңме бөтен хатыннарыңнан артык яраткан хатыныңны? Хәзерендә мин сөекле угълың илә урыс йортына тоткын булып китәмен. Синең илә озак ханлык итмәдем... күп яши алмадым. Син ник миннән вакытсыз аерылдың? Ни өчен мине тол, сөекле угълыңны үксез калдырып, кара җир астына киттең? Син кайда торасың? Мин дә синең яныңа барыймчы, икәүләп бергә торыйкчы! Ни өчен син мине монда калдырып киттең? Күрмисеңме, синең бикәң үзебезнең мәңгелек дошманыбыз булган Мәскәү падишаһысының кулына биреләдер. Мин ялгызым гына аңа каршы тора алмадым, үземә ярдәм итүче кеше таба алмаенча, ирексез аңа биреләмен. Әгәр дә тел һәм динебез бер булган падишаһ кулына тоткын ителгән булсам иде, мин һич кайгырмаган булыр, шатланып кына барыр идем. Сөекле падишаһым! Минем ачы егълауларымны ишетсәнә! Үзеңнең караңгы ләхетеңне ачып, мине үзеңнең яныңа алсана! Синең ләхетең сиңа һәм миңа хан урындыгы, якты сарай булсыннар, әй сөйкемле падишаһым! Кайсы чакта мин рәнҗеп, сиңа «үлүчеләр илә тугъмаучыларга куаныч булыр», дия идем түгелме? Шул мин әйткәнчә булмадымы? Син шуларны белмәдең, менә безгә хәзерендә тере көенчә кайгы һәм рәнжү килде. Сөйкемле падишаһым, үзеңнең яшь һәм матур бикәңне кабул итсәнә! Мине харап итмәсәнә! Минем матурлыгым илә дошманнар файдаланмасыннар иде. Мин синнән аерылмыйм, көлке һәм мыскыл ителер өчен, телләре һәм диннәре башка булган ят җиргә китмим. Сөекле падишаһым! Кем анда килеп минем егълавымны басылдырыр, кем минем ачы яшьләремне туктатыр, кем минем җанымның кайгыларын таратыр, кем минем яныма килер? Миңа һичкем юк... Мин кайгымны кемгә сөйлим: угълыма сөйлимме, ул сөттән аерылмаган; атама сәйлимме, ул моннан бик ерак; казанлыларга сөйлимме, алар бит үз ирекләре илә ант итеп мине урысларга бирделәр. Әй, сөекле падишаһым Сафагәрәй! Ник син миңа җавап бирмисең, ни өчен үзеңнең сөекле бикәңнең ачы яшьләрен ишетмисең? Менә монда, ишек төбендә, мәрхәмәтсез гаскәрләр торалар, алар мине, ерткычлар кыр кәҗәсен алып киткән кебек, синең яныңнан алып китмәкче булалар. Бер чагында синед хатының булган, бөтен Казан падишаһлыгының бикәсе саналган кеше хәзерендә кызганыч тоткын, ярлы һәм арык кол булып калды. Борынгыдагы куанычлар, андагы кәеф-сафалар өчен хәзерендә егь-лаулар, ачы күз яшьләре килде. Электәге ханлык шатлыклары урынына мине рәнҗүләр, кайгылар, бәлаләр чормады. Мин хәзерендә егълый да алмыйм, күземнән яшьләрем дә чыкмый. Бетми торган ачы яшьләр илә минем күзләрем сукырайды. Күп кычкырудан тавышларым кысылды...», диде. Сөен-бикә шул сүзләрне сөйләгәч тә, кычкырып, Сафагәрәй ханның каберенә егылды. Ике сәгать чамасы урыныннан кузгала алмады. Сөен-бикәнең моңлы тавышлары илә сулкылдап егълаулары рус башлыгының да күңелен йомшартты. Ни чаклы каты йөрәкле булса да, егъламый булдыра алмады. Аның күзләреннән мөлдерәп яшьләр агадыр иде. Шунда ни чаклы угланнар, мирзалар бар исә, барысы да кычкырып елый башладылар. Петр Серебряныйга Сеен-бикәне көтеп тору авыр тоелды. Үзенең кешеләреннән берсен җибәреп, Сөен-бикәне алып чыгарга боерды. Теге кешенең кушуы буенча, сарай егетләре илә сарай кызлары Сөен-бикәне җирдән күтәрделәр. Шул чагында аның хәле киткән, йөзе сулган, башы ачылган, бите ерткаланган иде. Петр Серебрякый-ның кешесе Сөен-бикә янына килеп: «Бикә, син курыкма, елавыңнан тукта! Син бит мыскыл ителергә, үләргә бармыйсың. Сине Мәскәүгә олы сый өчен алып барабыз. Казанда ничек булган булсаң, анда да шулай булырсың. Олылыгың илә ирегең синнән алынмас. Ирекле падишаһ сиңа зур сый күрсәтер. Ул, һәр кешегә мәрхәмәтле булып, синең падишаһыңның начарлыкларын искә төшермәс. Сине бигрәк тә яратып, Казан урынына сиңа рус йортында шәһәр бирер. Сине кайгы һәм сагышта калдырмавыча, аларны шатлыкка алмаштырыр. Мәскәүдә, Шәехгалидән башка, яшь падишаһлар, сиңа тиңдәшләр күп. Әгәр теләсәң, туларның үзеңә охшаганына барырсың. Шәехгали синең атаң вә яхуд бабаң шикелле карт. Син матур чәчкә, пешкән җиләк кебек яшь. Шуның өчен Шәехгали сине алырга теләмәс, һәр эш падишаһның ирегендә, ул нәрсә теләсә, сиңа шуны кылыр. Син ул хакта кайгыртма, сагышланма!»— дип Сөен-бикәне юатырга тырышты. Сөен-бикәне озатып калыр өчен Казан халкының барчасы урамга чыккан, ир, хатын, егет, кыз, зур, кечкенәләрнең берсе дә өйдә калмаган иде. Сөен-бикәне урыслар кулына тапшыру башта кыен саналмаган иде исә дә, соңыннан чиктән тыш кыен булып чыкты. Таш кебек каты күңелләр дә йомшарып, кызгану яше күрмәгән күзләрдән дә яшьләр агар булды. Сөеы-бикә үзенә билгеләнгән арбага утырып, Казан елгасының тамагына таба китә башлады. Озак та үтмәстән, арба яр кырыена килеп туктады. Сеен-бикәнең арбадан төшәрлек хәле калмаганга күрә, аны култыгыннан күтәреп төшерделәр. Сөен-бикәне алып китәчәк көймә яр кырыенда көтеп торадыр иде. Бу көймә төрле бизәкләр илә бизәкләнгән, уртасында, Сеен-бикәгә утырыр өчен, бизәкле бер бүлмәсе бар иде. Сөен-бикәнең арбадан төшәргә хәле булмадыгы кеби, көймәгә керергә дә хәле юк иде. Шуңа күрә, аны көймәгә күтәреп кертергә тиешле булды.
Сөен-бикә көймәгә керер алдыннан озатырга җыелган халык илә сагълыклашты. Халык та аның илә чын күңелдән хушлашып, Сөен-бикәне кызганган идеген белдерде. Мәскәүгә озатылачак кешеләр арасында Кошчак угланның ике углы, Акмөхәммәт угланның бер углы бар иде. Теге көймәдән башка тагы да ничәләп көймәләр яр кырыенда торалар иде. Шуларның берсе Петр Серебряныйга, башкалары исә Сөен-бикәне саклап барачак рус гаскәренә билгеләнгәннәр иде. Озак та тормаенча көймәләр кузгалып китте. Казан халкы елганың ике ягыннан Сөен-бикәне озатып барды. Сөен-бикә чиктән тыш акыллы вә шуның илә бәрабәр бик юмарт, шулай ук халыкның һәр кайсына мәрхәмәтле булганлыгы өчен, аны Казаннан җибәрү халыкка бик кыен тоелды. Көймәләр күздән югалганга чаклы халык аны карап калды. Сөен-бикә утырган көймәнең алдында һәм артта сугыш көймәләре булып, боларның эчендә коралланган урыс гаскәре Сөен-бикәне саклап барадыр иде. Казан халкына Сөен-бикәне озату ничаклы кыен булса, аны урыс кулына тапшырып, өйләренә кайту да шул чаклы кыен булды. Озатканда күпме яшь коелды исә, кайтканда коелганы да аннан ким булмады. Сөен-бикәнең Казаннан китүе 1551 елның 11 августында, Зөягә җитүе шул көннең кичендә булды. Аны озатыр өчен Казаннан байтак кеше Зөягә килгән иде. Шуларның кайсылары елап Казанга кайтты, кайсылары исә Зөядә калды. Сөен-бикә Зөя каласында бер кич кундыктан соңра, августның 12 нче көнендә Волга буенча Мәскәүгә озатылды. Аны саклап барыр өчен Петр Серебряный җибәрелде. Петрның янында бояр балалары, укчылар, шулай ук Казан олугларыннан Костров илә Галимәрдән хаҗи бар иде. Сөен-бикә Зөядән киткәч, Казанга таба карап: «Кызганыч син, канлы, кайгылы шәһәр! Синең башыңнан таҗың төште. Син хәзерендә тол хатын кебек булып калдың. Син хуҗа түгел, инде кол булдың. Синең атаклылыгың барысы да китте. Син, башсыз арыслан кебек, хәлсез калып, беттең, һәрбер падишаһлык акыллы падишаһ илә идарә ителә, көчле гаскәр илә сакланыла. Шулар булмагач, кем синнән падишаһлыгыңны алмас? Синең көчле ханың үлде, башлыкларың көчсезләнде, кешеләрең боекты, башка падишаһлыклар сине якламады, аз булса да сиңа ярдәм бирмәде, шуңа күрә син җиңелдең. Менә хәзерендә син үткәндәге атаклылыкларыңны, андагы бәйрәмнәрне, андагы җыеннарны, андагы кәеф-сафаларны сагынып, минем илә бергә ела! Кайда синең борынгыдагы ханлык бәйрәмнәрең, андагы шатлыкларың? Кайда синдәге угланнарның, бәкләрнең, мирзаларның мактану вә олуг-ланулары? Кайда синең яшь хатыннарың, матур -кызларың? Аларның бию вә җырлары? Болар барысы да югалды, бетте. Хәзерендз синең ул урыныңда халыкның ыңгырашуы, уфылдавы, елавы, үксүе генә калды. Синдә бал елгалары, эчемлек чишмәләре аккан чаклар бар иде. Хәзерендә анда синең кешеләреңнең каннары агадыр, ачы яшьләре коеладыр, урыс кылычы аларны бетергәнчегә чаклы кипмидер. Әй алла! Минем башыма килгән вакыйганы атам илә анама барып хәбәр бирүче, кеше теле илә сөйләүче, тиз очучан кош кайдан алыйм икән? Әй алла! Безнең көнчебез һәм азгын дошманыбыз булган Шәехгалине үзең хөкем ит, үзен, җәзасын бир! Мине дошманым кулына биргәнлекләре өчен, миңа килгән кайгылар Шәехгали илә казандылар башына да килсен. Аларның теләве, Иванны алдаулары буенча, мин шулай булдым. Мин тоткынны (Шәехгали) үзенә алырга теләмәде. Мине зур хатын итәсе килмәде. Ул, миннән башка, үзенең хатыннары исә генә, Казанда падишаһлык итмәкче булды. Ул миңа олуг князьне ачуландырып, аның боерыгы буенча, безне, һич гөнаһсыз, үзебезнең падишаһлыгыбызда кудырды. Ни өчен безне үзебезнең җиребездән куалар, ни -өчен безне тоткын итәләр? Ул миңа Казанда кечкенә бер өлеш җир бирсә, мин шуннан артык нәрсә теләмәс, үлгәнчегә чаклы шунда торыр идем. Яисә мине үземнең утрагым булган Нугай урдасына, Җаек артына аның олуг бәге булган атам Йосыф янына җибәрсә иде, мин анда атамның өендә тереклек итәр, үземнең үксез һәм тол калуыма үлгәнчегә чаклы -елар идем. Мәскәүгә баруга, урыс йортында мыскыллавын, көлке ителеп яшәүгә караганда, миңа ирем янында булу артыграк, ачы үлемне тату яхшырак булыр иде...», диде.
Сөен-бикә Зөядән Нижний-Новгородка, аннан Муромга, Муромнан Владимир аркылы Мәскәүгә килде. Аның Зөя илә Нижний арасында, шулай ук Нижний илә Муром арасында булган сәфәре көймәләрдә булып, бол арның беренчесе Волга буенча, икенчесе Ока буенча иде. Башкалары арба илә булды. Сентябрьнең 5 нче көнендә Сөен-бикә Мәскәүгә килеп җитте. Ул көн шимбә иде. Сеен-бикәнең Зөядән китүеннән бер көн соң Шәехгали Казанга китте. Казан елгасының тамагында көймәдән төшеп, Бишбалта янында урын тотты. Августның 1 нче көнендә Казаннан Колшәриф мулла, Мөхәммәтсәед, Ходайкол углан, Мурали бәкләр Шәехгали янына килделәр. Болар Шәехгалине Казан ханлыгына билгеләр, урыслар илә ике арада булачак эшләрне сөйләшер өчен килгәннәр иде. Августның 16 нчы көнендә Шәехгали Казанга кереп ханлык итә башлады. Шулай итеп, Казан ханлыгы яңадан Шәехгали кулына күчте. Шәехгали тыштан караганда Казан ханы булып күренсә дә, ханлыкны башкаручы рус князе Иван иде. Казан ханлыгын башкаруда Шәехгали үзлегеннән бер эш эшли алмаенча, аның бар эшләгән эше Иван боерыгы буенча иде. Моннан элек Шәехгали Казанда тынычлап ханлык итә алмадыгы кеби, бу юлы да тынычлап тора алмады. Аны казандылар яратмыйлар, аңа ханлыкның алга китүе өчен тырышучан җитәкче дип карамыйлар иде. 1552 ел гыйнварында Мурали, Костров бәкләр, шулай ук Галимәрдән хаҗи Иванга багынып, Шәехгалине Казаннан алуын; аның урынына бер калгай җибәрүен үтенделәр. Болар ул чагында Мәскәүдә торалар иде. Тегеләрнең сүзләре Иванга ошады. Шул елның февралендә Алексей Адашевны Казанга җибәреп, аңа Шәехгалине ханлыктан төшерергә боерды. Мартның 6 нчы көнендә Шәехгали Казаннан китте. Язны Зөядә уздырып, елгалар арчылгач Касыймга кайтты.
VII
СӨЕИ-БЙКӘНЕҢ ШӘЕХГАЛИГӘ КИЯҮГӘ КИТҮЕ.
Һичбер вакыт тыныч тора алмаган Казан Шәехгали киткәч тә тынычлый алмады. Казан халкы урыс калгаен алырга сүз биргән иде исә дә, сүзендә тормады. Мартның 2 нче көшендә Иван Шереметев Зөядән Мәскәүгә кайтып, Казанның болганганлыгын Иванга белдерде. Бу эшкә Иванның чиктән тыш ачуы килде. Үч алу уе илә Казан өстенә барырга буяды. Тиз арада гаскәр хәзерләп, Казан өстенә җибәрә башлады. Май аенда Шәехгалигә кеше җибәреп, аңа Мәскәү-гө килергә боерды. Бу чагында Шәехгали Касыйм шәһәрендә торадыр иде. Ул шуннан тизлек илә Мәскәүгә килде. Иван аны төрлечә бүләкләр илә бүләкләде. Иван Шәехгалигә байтак нәрсә багышлады исә дә, Шәехгалинең күңеле булып җитмәгән иде. Аның Сөен-бикәне үзенә хатынлыкка аласы киләдер иде. Бу чакта Сөен-бикә Русиядә булганлыгы сәбәпле, аны Шәехгалигә бирү Иван ирегендә иде. Шәехгали Казан өстенә йөрер өчен Иванга кирәкле кеше булганга күрә, Иванның Сөен-бикәне Шәехгалигә бирүе билгеле иде. Шәехгали Сөен-бикәне алырга теләгәнлеген Иванга белдерде. Сөен-бикәне Шәехгалигә бирүдән Иванга һичбер кимчелек килмәгәнгә күрә, ул, һичбер каршылык кылмаенча, Сөен-бикәне Шәехгалигә бирде. Иван Казан ханлыгын алу уе илә баш ваткан хәлдә, Шәехгалинең башы Сеен-бикәне уйлап ватыладыр иде. Шәехгали кара йөзле, озын салынкы колаклы, кыска аяклы, зур корсаклы, хатын битле, кәкре үкчәле булганлыгы өчен2 сөйкемсезләрнең беренчесе иде. Ул үзенең күренеше илә ирләрне дә җирәндерәдер иде. Сөен-бикә кебек матур бер хатынның шундый сөйкемсезне яратмаячагы билгеле иде.
Иванның Казан өстенә йөрүе Йосыф мирзаның ачуын китерде. Ул 1551 елның көзендә Иванга ярлык язып, Казан өстенә йөргәнлеге өчен ачуланган идеген белдерде. «Минем 300 мең явым бар. 8 углым бүленеп, боларның һәрберсенең унар мең яулары бар. Шулар һичбер вакыт синең кешеләрең өстенә барганнары юк», диде. Йосыфның бу ярлыгы 1551 елның 1 октябрендә Мәскәүгә иреште. Аны Байбахты исемле нугай илчесе алып килгән иде. Илче 2 октябрьдә Иванны күреп, аңа ярлыкны тапшырды. Бу чагында Сеен-бикә Мәс-кәүдә иде исә дә, Йосыфның ярлыгында Сөен-бикә турында сүз юк иде. Аның болай булуы Сөен-бикәнең тоткын ителү хәбәре Йосыфка ирешмәгәнлектән булырга кирәк. Нугай йорты илә Мәскәү арасы ай ярымлык юл булганлыгы өчен, ул хәбәрнең тиз генә ирешмәячәге билгеле иде. Йосыфның Иванга ачулануы аның бер мөселман ханлыгы өстенә йөргәнлеге өчен булмаенча,- кызы Сөен-бикә илә угышы Үтәмешгәрәйне кызганганлыгы өчен иде. Байбахты илә бергә Шамык исемле илче Мәскәүгә килде. Моны Йосыфның углы Юныс мирза Иванга илче итеп җибәргән, аның аркылы ярлык та биргән иде. Юныс үзенең ярлыгында Иван илә дус булганлыгын белдереп: «Казан сиңа дошман булдыгы кеби, безгә дә дошман. Син аны алсаң да, мин синең белән бозылышмамын... Синең беренче теләгең якын дошманың булган Казанны җиңү (иде). Сиңа аны Алла бирсен», диде. Юныс, Сөен-бикәнең туганы була торып та, Иванның Казан өстенә йөрүенә ачуланмавы вә шуның илә бәрабәр Казанны алырга теләктә булынуы Иван өчен зур шатлык иде. Нугай илчеләре Мәскәүдән китмәкче булып, 1552 елның гыйнварында Иваннан китәргә сорадылар. Гыйнварның 28 нче көнендә Байбахты, үзенең иптәшләре илә, Иван янында булынып, Иван алар-га Мәскәүдән китәргә ирек куйды. Февральнең 5 нче көнендә нугай илчеләре Мәскәүдән киттеләр. Болар аркылы Иван Йосыф мирзага ярлык җибәрде. Аның бу ярлыгында Йосыфның Иванга ачулануы урынсыз идеге аңлатылган; Казан йорты борынгыдан бирле русларныкы булган икәнлеге язылган, Үтәмешгәрәй илә анасы Сөен-бикәнең Мәскәүдә икәнлекләре белдерелгән иде. Сөен-бикә илә Үтәмешгәрәйнең тоткын ителүләре Йосыф мирзаның ачуын китергән булуын Иван бик ачык беләдер иде. Шуңа күрә ул үзенең ярлыгында тегеләрне тоткын итүенә матур төс бирергә маташты. «Сафагәрәй хан шул йортка безнең теләвебездән башка килеп, безгә күп зарарлар ясады. Без, алланың теләве буенча, аңардан үч алдык. Сафагәрәй хан илә бергәләп безгә начарлык кылган кырымлылар илә казанлыларның барчасы безнең кулыбызда булдылар. Сафагәрәй ханның углы Үтәмешгәрәй, атасының начарлыгы өчен, хәзерендә безнең яныбызда Мәскәүдә. Анасы Сеен-бикә дә безгә килде. Шәехгали хан аны үзендә тотасы килмәде. Мин, синең хакыңа, кызың Сөен-бикәне зур багышлаулар илә багышлап, аны төрлечә куандырдым. Углы Үтәмешгәрәйне, тәрбияләр өчен, аның үзенә бирдем. Без киләчәктә аны Шәехгали ханга бирмәкче булабыз. Үтәмешгәрәй хан үскәч тә, аны «йорт» иясе итәргә уйлыйбыз. Сафагәрәй ханның әшәкелеге өчен, Сөен-бикә илә углын багышларга да кирәкле түгел иде. Ләкин без, синең өчен, аларга яхшылык итмәкче булабыз» , диде. Иванның бу ярлыгы 1552 елның гыйнварында язылган иде.
Иван Сөен-бикә илә Үтәмешгәрәйне багышлаячагын Йосыфка белдерсә дә, Йосыфның аның илә генә ачуы басылмады. Ул 1552 елның язында Русия өстенә йөрмәкче булды. Бергәләп йөрү өчен Исмәгыйль мирзаны да чакырды. Исмәгыйль нугай мирзаларының ин тойгысызы вә шуның илә бәрабәр Иванга сатылган бер кеше булганлыктан, Йосыфның сүзен кабул итмәде. Шуннан соң Йосыф илә Исмәгыйль арасы шактый бозылып, арадагы берлек бетә язды. Сөен-бикәнең тоткын ителүе нугай бәкләренең күбесен кайгыга төшергән иде исә дә, боларда туганлык, берлек булмаганлыгы өчен Иванга каршы бер эш эшли алмыйлар, аңа ялынудан башка икенче чара белмиләр иде. 1552 елның язында Исмәгыйль илә Белек-Булат мирзадан Иванга илчеләр килде. Исмәгыйльнең илчесе Байтирәк, Белек-Булатныкы Күчтән исемле кеше иде. Болар 31 майда Мәскәүгә җитеп, июньнең 2 нче көнендә Иван янында булындылар, аңа Исмәгыйль илә Белек-Булат-ның ярлыкларын тапшырдылар. Исмәгыйльнең ярлыгында: «Казан синең дошманыңның йорты иде. Алладан сораган идең, ул изге сәгатьтә сиңа шул падишаһлыкны бирде. Үземнең карт һәм яшь туганнарым, шулай ук барча балаларым илә беравыздан бикәне сорыйбыз. Син аны Байтирәк батыр илә җибәрсәң, Волгага чаклы езаттырсаң иде... Инде бикәне җибәрмисең икән, ул чагында син безнең сүзебезне кире кайтарган буласың», диелгән иде. Белек-Булат исә үзенең ярлыгында Иванга саулык теләп, «амин» дип теләктә булганнан соң: «Сиңа Казанны тар-мар итәргә сөйләгән идек. Без сине ирекле куеп, үзем (Казанга булышырга) бармадыгым кеби, явымны да җибәрмәдем. Син туганлыгымны күрдең... Әгәр дә син сеңлемезне безгә бирмәсен., ул чагында безгә булган антыңны бозган буласың», дип язган иде. Иван июньнең 9 нчы көнендә, Исмәгыйль илә Белек-Булатның ярлыкларын тыңлап, нугай илчеләрен Мәскәүдән җибәрергә боерды. Ул,Казан өстенә йөрергә ашыкканлыгы өчен, илчеләрне тизрәк җибәрәсе киләдер иде. Июньнең 1 нче көнендә нугай илчеләре Мәскәүдэн киттеләр. Болар аркылы Иван Исмәгыйль илә Белек-Булатка ярлыклар бирде. Нугай мирзалары Сөен-бикәне азат итүне- Иваннан үтенделәр исә дә, Иван
аларның үтенүләренә колак салмады. Исмәгыйль илә Белек-Булат сатлык кешеләр булганлыклары өчен, Иван аларны сатып алуына ышанадыр иде. Белек-Булат мирзаның ярлык азагында гына: «Ак туганым! Бер көбә җибәрүең хакында мин сиңа багынамын», диюеннән аның бик аз нәрсәгә дә сатылачагын аңлап буладыр иде. Иван Сеен-бикәне Мәскәүдө тоткын итеп тотмакта иде исә дә, нугай мирзаларыма язган җавабында аны икенче төрле итеп күрсәтергә тырышты. Исмәгыйльгә язган ярлыгында: «Сез миңа Йосыфның кызы Сөеи-бикәне сорарга җибәреп, аиы үзегезгә җибәрүне үтенгән идегез. Без аны җибәрмәкче булган идек, Шәехгали хан безгә багының, Сеен-бикәне үзенә сорады. Ул аның туганы Җангалй канның хатыны булып, сезнең динегез буенча аңа булырга тиешле. Без, синең безгә булган дуслыгыңны сагынып, Сөен-бикәне тоткын итеп тотасыбыз килмәде. Сезнең өчен бикәгә зур сый күрсәтеп, аны үзебезнең туганыбыз Шәежгалигә бирдек. Үтәмешгәрәй падишаһны исә аңа (Сеен-бикәгә) тапшырдык. Син безнең шушы яхшы эшебезне ишеткәч тә куансаң, аңа каршы үзеңнең нык дуслыгыңны сакласаң иде...» дип үзен аклап күрсәтте. Исмәгыйль теге ярлыгында Җангалй канның Шәехгали асрамаганда булган кызын2 үзенең Мөхәммәт исемле углына бйрдерүне Иваннан үтенгән, «мин Шәехгали илә кода булуны теләмим, синең б«лән ко-. далыкта, туганлыкта булырга телим», дип, теге кызны киленлеккә алуы Иван илә якынлашыр өчен булганлыгын белдергән иде. Шулай булса да Иван кызны Исмәгыйльнең углына бирмәде. «Син безгә Җангалй җанның кызы турында язган идең, без Шәехгали илә ул хакта сөйләштек. Шәехгалихан: минем...шуннан башка утлым һәм кызым юк. Мжн аны үземнән җибәрәсем килмидер, дип әйтә» дип, кызны ни өчен бирә аямаганлыгын белдерде. Иванның Белек-Булат мирзага язган ярлыгы да, Исмәгыйльгә язганы кебек, буяулы иде. Ул аңа да: «Без, синең тугърьшыгың өчен, сеңдегез бикәне зурлап, Шәехгали ханга бирдек. Углы Үтәмешгәрәйне аның үзенә үк тапшырдык. Ул олыгайгач та, без аны йортлы итәрбез; Сез безнең шушы яхшылыгыбызны исегездә тотсагыз иде», дип язды.
Иванның һәр ике ярлыгы 1552 елның июнь аенда язылганнар иде. Йосыф мирза урыс князенең буйсынучы колы сыман иде исә дә, Сөен-бикәнең тоткын ителүе аны шашыртып калдырды. Казан ханының хатыны булган, ничә еллар ханлыкны башкарып торган кызының тоткын ителеп Мәскәүдә тотылуы Йосыфны шашыртмаслык та түгел иде. Электә Йосыф Иванга ярлыкны сирәк яза вә шуның илә бәрабәр аның ярлыклары йомшак була иде исә дә, Сөен-бикә тоткын ителгәннән соң ул ярлыкны еш яза вә шуның илә бәрабәр сүзләре дә каты була башлады. 1552 елның 23 маенда Йосыф, Касай, Юныс мирзалардан Мәскәүгә илчеләр килде. Боларның берен-чесеннән Җан-Мөхәммәт, икенчесеннән Ишек , еченчесеннән Байүтәмеш исемле кешеләр илче булып килгәннәр иде. Майның 31 нче көнендә, Иван илә күрешеп, аңа тегеләрнең ярлыкларын тапшырдылар. Йосыфның ярлыгында иң күп урын алган нәрсә Сеен-бикә, Үтәмешгәрәй, Казан мәсьәләләре булды. «Син Казан өстенә йөргән чагында мин, синең илә бозылышмас өчен, Казанга ярдәм итәргә бармадым. Сүземдә тору өчен синең өстеңә яу илә йөрмәдем. Туганнарымны һәм балаларымны да җибәрмәдем. Син исә сүзеңдә тормадың... Син Казан өстенә йөрдең, без шунда синең өстеңә йөрмәдек. Синең сүзең бер булыр дип өмет иттек. Бер кеше алдаса, аңа бу дөньяда һәм киләчәктә һичбер яхшылык булмас. Син безнең белән, борынгыдагыча, барышлык һәм туганлыкта булырга теләсәң, аның билгесе минем кызым илә Үтәмешгәрәйне бирүдер. Дуслык, туганлык итеп шул эшләнсә, аңа билге шушы булыр. Минем сиңа сүзем шул: әгәр дә кызым Сөен-бикәне, шулай ук Үтәмешгәрәйне бирсәң, сиңа 100 меңлек нугай явыннан һичбер зарар булмас. Сиңа минем белән дусмы, дошманмы булып торырга икәнчелек хәзер беленә. Әгәр дә син минем хәзерге илчем илә сораганыбызны җибәрмэсәң, ул чагында дуслык башкарыр», дип язды. Йосыф үзенең Иванга иткән яхшылыкларын, Иванның исә аның ашына таш илә җавап биргәнлеген белдерсә дә, ул сүзләрнең Иван өчен бер тиенлек тә әсәре булачак түгел, иде. Чынлап та шулай булды. Йосыфның бу ярлыгы һиҗрәттән 959 елда язылган иде. Касай мирзаның ярлыгында да зур урын тоткан нәрсә Сөен-бикә булды. Ул: «Минем беренче атам Шаехмамай бәк булып, мин аның сүзе, аның кушуы буенча йөрдем. Хәзәрендә исә атам Йосыф бәк, аннан кала Исмәгыйль мирза. Без барыбыз да бәкнең ишеге төбендә торабыз, барыбыз да сүзне беректердек. Сездән бәкнең кызы Сөенбикәне сорыйбыз. Безгә ееңлебез Сөен-бикә илә Үтәмешгәрәйне бир. Бу дөньяда дус булуыңа билге шул булыр. «Юк», дисең икән, ул чагында шул көннән башлап бездән туганлык булмас» , дип, Сөен-бикә җибәрелмәгәндә нугай йорты илә рус йорты арасында дуслык бетәчәген аңлатты. Касайның ярлык башындагы сүзләре Иванны бераз борчырлык иде исә дә, ярлыгының азагындагы: «Кызымны хан углына кияүгә биргән идем. Аңа кара бүрек, катифә тышлы кеш тун, утак, кебә кирәк иде, бирү ирегеңдә...» диюе илә эшне бөтенләй бозып ташлады. Кырым ханнары илә нугай мирзалары чиктән тыш ялкау, кеше өстеннән яшәүне яратучан булганлыклары өчен, алар һәрвакыт үзләренә кирәкләрне рус князьләреннән теләнәләр иде. Тегеләрнең теләгәннәрен князьләр бирәләр, шулай итеп татар олугларының күбесе руслар кулында корал булып каладыр иде. Татар ханлыкларының бетүенә вә шуның илә бәрабәр ул ханлыкларның руслар кулына керүенә әлеге ханнар илә бәкләрнең ялкаулыклары, теләнчелекләре беренче сәбәп булды. Юныс мирзаның язган ярлыгы да Иванны куркытырлык булмады. Нугай мирзаларының һәрберсе сатлык булганлыклары аркасында алардан Иванны куркытырлык ярлык көтәргә урын да юк иде, Юнысның ярлыгында: «Казан сиңа да, безгә дә яу иде. Атам илә агаларыма багының, Казанга ярдәм иттермәвем синең илә безнең арада булган дуслыкка билге түгелме? Кем дә булса Казанга ярдәм итәргә бардымы?.. Казанны Алла сиңа бирде. Ул сиңа да, безгә дә дошман иде. Мәгәр сеңлебез дошман түгел иде. Инде син дошманың Казанны алдың. Аны алу — йортны алудыр. Безнең сеңлебезне безгә бирмәенчә, үз яныңа алып киттең. Шуның илә дуслык буламы?.. Безнең илә дус булырга теләсәң, син сеңлебезне үзенең углы илә Байүтэмешкә бир һәм җибәр. Әгәр дә сеңлебезне Байүтәмеш батырга биреп җибәрсәң, шул тугъры дуслыкка билге булыр», диелгән иде. Иван июньнең 8 нче көнендә нугай мирзаларының ярлыкларын тыңлап, илчеләрне Мәскәү-дән җибәрергә боерды. Алар илә бергә Сөендек исемле кешесен Йосыф мирзага илче итеп җибәрде. Июньнең 10 нчы көнендә нугай илчеләре Иван янында булып, 1 нче көнендә Мәскәүдән -киттеләр. Иван болар илә Йосыф, Касай, Юныс мирзаларга ярлык җибәрде. Йосыф Сөен-бшсәне җибәрүен чынлап үтенгән иде исә дә, аның үтенече Иванны йомшартмады. Ул аңа: «Синең дуслыгыңны без онытмадык. Кызың илә Үтәмешгәрәйне Казаннан алдык. Синең өчен [синең хакка] аларга һичбер начарлык кылмаенча, зур сый күрсәттек. Аларны үзебезнең ярлыкашыбызга алдык. Шәехгали хан кыз синеке, йорт аныкы булганга күрә, безгә багынып, Сөен-бикәне үзенә алырга сорады. Сезнең шәригатегез буенча да ул аңа тиешле. Кызың аңарга барырга теләде. Без, синең сүзеңне, синең дуслыгыңны искә төшереп, зур сый белән кызыңны Шәехгалигә бирдек. Үтәмешгәрәйне дә кызыңа тапшырдык. Ул үсеп җиткәч тә, хода боерса, аны йортлы итәргә телибез. Син безнең шушы яхшылыгыбызны ишетеп, үзеңнең туганнарың һәм барча балаларың илә куансаң иде. Киләчәктә дә безнең яхшылыклары-бызны уйласаң иде. Сез безгә яхшы эш эшләгәнлегегез өчен, без дә сиңа яхшылык иттек...», дин кенә җавап бирде..Иванның бу сүзләре, чынлап караганда, Йосыфны мыскыл итү иде. Аның Юныс илә Касай морзага язган ярлыклары да шушы рәвештә булды. Аерма шунда гына иде: Иван Юныс мирзаны, Казанга ярдәм итмәгәнлеге өчен, аеруча күтәргән, аны үз янына чакырган иде. Бу ярлыклар өчесе дә 1552 елның июнендә язылганнар иде.
Нугай мирзаларыннан Айдар мирза да Иванга ярлык язып, Сөен-бикәне Мәскәүдән җибәрүен үтенде. Айдарның Аксакал исемле углы Казанда үтерелгән булганлыгы өчен ул Казан йортының чын дошманы иде. Айдар үзенең Казан дошманы булуын белдереп, Казанны алуы илә Иванны котлады исә дә, аның бу юмаланулары Иванны йомшартмады. Ул: «Без сезнең өчен бикәне багышлыйбыз, аны Шәехгалигә бирмәкче булабыз», дип кенә җавап бирде. Нугай мирзалары Сеен-бикәнең азат ителүен ничаклы сорап карасалар да, Иван аларның сүзләренә колак салмады. Сөен-бикәне җибәрмәде. Аның бу эше Йосыф мирзага шактый авыр тоелды. Шул елның 16 июнендә Иван Казан өстенә йөреп, аны камаган, Казан йорты бик авыр хәлдә калган иде. Нугайлар илә казандылар арасында чын дуслык юк иде исә дә, бу соңгылар Йосыф мирзага илче җибәреп, үзләренә ярдәм итүен үтенделәр. Сөен-бикәне җибәрмәгәнлеге өчен Йосыфның Иванга ачуы килгән иде. Аның тагы да Казан өстен» йөрүе Йосыфның ачуын бигрәк тә кабартты. Ул, нугай мирзаларының барсын җыеп, рус йорты өстенә йөрергә теләгәнлеген аларга белдерде. Аның бу уена башлап Исмәгыйль мирза каршы килде. Шулай итеп, Йосыф Казанга ярдәм итә алмады. Шул елның 2 октябрендә Иван Казанны алды.
Казан өстенә йөргән рус гаскәре арасында бик күп татарлар булдыгы кеби, Оөен-бикәнең өченче ире булган Шәехгали дә бар иде. Бу чакларда Сөен-бикәнең кайда торганлыгы билгеле булмаса да, ул Касыйм шәһәрендә торган булырга кирәк. Казан алынгач та, Шәехгали Касыйм шәһәренә кайтты. Сөен-бикәнең Шәехгали илә торуы тату булмады. Аларның тату тормаганлыклары нугай йортына да беленгән иде.
Йосыф, Сөен-бикәне Шәехгалигә бирмәкче, бу соңгыны Казан ханы итмәкче булган, шуның өчен Иванны Казан өстенә чакырып җибәргән иде исә дә, аның теләгәне булмый калды. Сөен-бикәнең тоткын булып калуы, Казанның алынуы Йосыфның йөрәген тырный иде исә дә, аңардан һичбер файда булмады. Сөен-бикә тоткын булып калды. «Казан йорты» аталган ханлык та юк булды. 1551—1552 еллар Сөен-бикә өчен чиктән тыш авыр булдыгы кеби, 1553 ел да шулай ук авыр булды. Шул елның 8 январенда углы Үтәмешгәрәйнең Мәскәү-дә көчләп дине алмаштырылды. Аның динен алмаштыручы митрополит Макарий, чукындыру атасы Савва Крутицкий исемле епископ иде. Макарий Үтәмешгәрәйнең динен алмаштырганнан соңра олугь князь Иван янына җибәрде. Иван аңа үзенең сараенда торырга боерып, аны укырга-язарга өйрәтү өчен бер кеше билгеләде. Үтәмешгәрәй диненнән чыгарылган чакта Җанибәк, Байтирәк, Янбулды, Аккола, Кошай, Салтаган, Тогыш, Колчан исемле нугай илчеләре Мәскәүдә иде. Болар-ның беренчесе Йосыф мирзадан, икенчесе илә өченчесе Исмәгыйль мирзадан, дүртенче илә бишенчесе Касай мирзадан, алтынчы илә җиденчесе Белек-Булат мирзадан, сигезенчесе Арыслан мирзадан илче булып килгәннәр иде. Гыйнварның нче көнендә Иван нугай илчеләренә үз йортларына кайтырга боерды. Гыйнварның 23 нче көнендә илчеләр, Иван янында бу-лынып, 30 нчы көнендә Мәскәүдән киттеләр. Иван, болар аркылы, Йосыф, Исмәгыйль, Касай, Белек-Булат, Арыслан мирзаларга ярлыклар язып, Йосыфка язган ярлыгында үзен Казан падишаһысы дип атады. Иванның бу ярлыкларында да нугай мирзалары өчен куанырлык нәрсә юк иде. Йосыфка язган ярлыгында «...син безгә Җанибәк исемле кешеңне ярлык илә җибәреп, ул ярлыкта бездән кызыңны җибәрүне сорагансың. Без синең дуслыгың өчен кызыңны багышладык, зур сыйда тоттык. Сиңа үзебезнең дуслыгыбызны күрсәтер өчен, зур сый илә аны Шәехгалигә бирдек. Моннан элек, сиңа сөенеч бирер өчен, Сөендек Тулусупов исемле казагыбызны җибәргән идек. Синең кызыңны Казаннан алудан соң казаильиар, бездән баш тартып, ханлыкка Ядкәр падишаһны алдылар. Без алар-ның баш тартулары өчен шушы җәйне өсләренә йөрдек. Тәңре безгә үзенең мәрхәмәтен күрсәтте. Казанны, бетен кешеләре илә, безнең кулга бирде. Казан кешеләреннән безгә баш бирмәгәннәре барысы да безнең кылычыбыздан үлде. Аларның хатыннарын, шулай ук балаларын безнең кешеләребез тоткын итте... Казанны [алуның] сөенечен сиңа әйтер өчен, Тәүке исемле казагымны җибәргән идем. Тәүкене синең казакларың юлда талап, аны синең яныңа җибәрмәгәннәр...», дип язылган иде. Иванның бу сүзләреннән Сөен-бикәне җибәрергә уе юк икәнлеге, Йосыфны дин һәм милләт тойгысы булмаган бер сугым санаганлыгы ап-ачык күренеп торса да, нугай мирзаларында аны аңларлык баш юк иде. Иванның Исмәгыйль, Касай, Белек-Булат, Арыслан мирзаларга язган сүзе дә: без Казан өстенә йөрдек. Алла үзенең мәрхәмәтен күрсәтте. Казанны безнең кулга бирде. Казанны кылычтан кичердек. Хатын-кыз һәм балаларын тоткын иттек. Ядкәрне Мәскәүгә алып кайттык. Сезнең кешеләрегез сату-алу өчен Казанга барырга теләсәләр, барсыннар, сез аларны җибәрегез, вә шуңа охшашлы сүзләр иде. Иванның бу ярлыклары 1553 елның гыйнварында язылганнар иде. Сөен-бикә илә Үтәмешгәрәйнең тоткын ителүләре нугай мирзалары өчен күңелсез булдыгы кеби, Ядкәр ханның тоткын ителүе тагы да күңелсез булды. Шуңа күрә алар, Ядкәрне азат итүне сорап, Иванга илчеләр җибәргәләделәр. Иван, тегеләрнең соравы илә генә Сөен-бикәне азат итмәгән кеби, Ядкәрне дә азат итмәде. Казан йорты өстенә килгән бәлаләр тиз көннән нугай йортының үз өстенә дә киләчәк идеге билгеле булса да, кара йөрәкле нугай мирзалары шуны аңлый алмадылар. Иван кулында сукыр корал булып, аңа балта сабы хезмәтен иттеләр. Иван Казан өстенә йөргәндә: «Мин былчырак татарлар өстенә йөрмәкче булам. Православный дин һәм мөкаддәс чиркәү өчен, түгел канымны гына, бәлки җанымны да фида итәргә телим. Гайса өчен үлү — үлем булмаенча, мәңгелек тереклектер», дигән иде. Менә шушы теләк илә йөреп Казанны алган, атаклы бер мөселман ханлыгын бетергән, андагы ничә мең мөселманнарның каннарын елгалар илә агызган, ничаклы кешеләрнең дин алмаштыруына сәбәп булган Иванны нугай мирзалары Казанны алуы илә котлыйлар, «Казан йортын алдың, яшә!» диләр иде.
Нугай мирзаларының һәрберсеннән Иванга илчеләр килеп торса да, Йосыфтан илче килгәне юк иде. Ул Сөен-бикәне азат итмәгәнлеге өчен Иванга ачуланган, аңардан ничек булса да үч алу уенда иде. 1553 елның җәендә Йосыф Русия өстенә йөрмәкче булып, нугай мирзалары илә киңәшә башлады. Ку-. лыш исемле кешесен Касай мирза янына җибәреп, аңардан Русия өстенә бергәләп баруны үтенде. Ләкин Касай Йосыфның сүзенә колак салмады, «Мин бара алмыйм», дип җавап кайтарды. -Касайга шулай дими ярамый да иде. Ул шул җәйне Иванга ярлык җибәреп, аның Казан йортын алганлыгына шатланганлыгын белдергән. Үзенә 30 сум акча җибәрүне Иваннан үтенгән иде. Шулай булса да, Йосыф уеннан кайтмады. Русия өстенә баскынлык итү уе илә яу җыюында дәвам итте. Аңа Әстерхан ханы да 500 кеше бирмәкче булды, Йосыф Исмәгыйль мирзага кеше җибәреп, Русия өстенә йөрмәкче булганлыгын белдерде, «син дә минем илә бергә йөр» дип, аңардан үтенде. Исмәгыйль Йосыфка: «Синең сатучыларың Бохара-га, минекеләр Мәскәүгә баралар. Әгәр дә мин Мәскәү илә орышсам, ул чагында миңа ялангач калырга тугъры килә. Безнең өскә Кырым ханы киләчәк, мин үзем генә аңа каршы тора алмыйм», дип, Русия өстенә йөри алмаячагын әйтте. Исмәгыйль Белек-Булат илә Арыслан мирзаларны да котыртып, аларны да сугышка җибәрмәде. Исмәгыйльнең бармавы, башка мирзаларны да җибәрмәве Йосыфка курку төшереп, ул Русия өстенә барудан туктады. Иван 1552 елның җәендә Сөендекне, 1553 елда Тәүкене Йосыф мирзага илче итеп җибәргән иде. Боларның яннарында ничәләп юлдашлары да бар иде. Йосыф, Иванның Сөен-бикәне җибәрмәвенә ачу итеп, Сөендек илә Тәүкене ябып тотты. 1553 елда Касай мирза Йосыф янына барып, аңардан Сөендек илә Тәүкене Мәскәүгә кайтарып җибәрүен үтенде. Ләкин Йосыф Касайның сүзен тотмады: Иван Сеен-бикә илә Үтәмешгәрәйне җибәрмәде, мин дә аның илчеләрен җибәрмим, диде. Касай, Йосыф яныннан кайткач та, Дәүләтхуҗа исемле илчесен Мәскәүгә җибәрде. Аның аркылы Иванга ярлык та язган иде. 155 елның 3 гыйнварында Дәүләтхуҗа Мәскәүгә җитте. Гыйнварның 19 нчы көнендә Иван илә күрешеп, аңа Касайның ярлыгын тапшырды. Ул- ярлыкта Сөен-бикәне җибәрмәгәнлеге өчен Йосыфның Иванга ачулы икәнлеге дә язылган иде. Шул елны Исмәгыйль мирза, шулай ук Йосыфның үз угыллары Иванга ярлык язып, Йосыфның Сөен-бикә өчен Иванга ачуланганлыгын белдергәннәр иде. Иван үзе дә Йосыфның ачуланганлыгын белә, шулай булса да ул Сөен-бикәне җибәрмәде, нугай мирзаларының сүзләренә дә колак салмады..Иван Йосыф мирзадан курыкмый иде исә дә, беразга чаклы аның илә яхшы торырга телидер иде. Шуңа күрә 155 елның гыйнварында Йосыфка ярлык җибәрде. Аның бу ярлыгында: «Кызыңны җибәрмәгәнлек өчен синең безгә ачу-ланганлыгыңны, шуның өчен безгә илчеләр, шулай ук үзебезнең казакларыбызны җибәрмәгзнлегеңне дустыбыз Исмәгыйль, Касай мирзалар, шулай ук синең угылларың безгә язганнар иде. Син үзең исәпләп кара: синең кызың Шәехгалинең туганы булган Җангали ханда иде. Кырым шаһзадәсе Сафагәрәй, кырымлыларның алдавы буенча килеп, Җангали ханны үтерде. Синең кызыңны үзенә алып, аңа язарга ярамый торган әллә ничаклы сыйсызлыклар кылды. Син безгә ничә мәртәбә язып, кызың Шәехгалинеке икәнлекне белдергән, Сафагәрәй ханнан ачу алуны, шулай ук аңардан кызыңны алып, Шәехгалигә бирүне үтенгән идең. Без Сафагәрәй өстенә әллә ничә кат гаскәр җибәреп, аңа күп авырлыклар ясадык. Сафагәрәй хан үлгәч тә, кызың кырымлылар һәм казандылар илә берләшеп, безгә зур әшәкелекләр кылды. Менә шушы әшәкелекләр өчен без үзебез Казан өстенә йөрдек. Үзебезнең Казан йортыбызны алыр өчен күп гаскәр җибәрдек. Ул йорт борынгыдан бирле безнең йорт иде. Алла үзебезнең шушы йортыбызны кулыбызга бирде. Казанда безгә каршылык кылган кешеләрнең барчасы безнең кылычыбыздан кичерелде. Кызыңны алдык, синең өчен аның әшәкелекләрен багышладык. Синең дуслыгыңны исәпләп, кызыңа зур сый күрсәттек. Аны Шәехгали ханга бирдек. Сафагәрәй ханның углы Үтәмешгәрәйне үзебезнең яныбызга алып, аны углыбыз урынында тотабыз. Алла боерып ул үскәч тә, без аны багышлап, йортлы итәрбез. Анда аңа падишаһлык итү уңай булыр. Дошман кеше шулай эшлиме? Безнең бабабыз Казанны алып, аның ханы Илһамны, үзенең анасы һәм хатыны илә тоткын иткәнлеге, аңа нәрсәләр кылганлыгы синең үзеңә, шулай ук сезнең картларыгызга билгеле. Ал арның барысы да авырлыкта үлде түгелме? Без синең дуслыгыңны истә тотып, алай итмәдек. Зур сый илә кызыңны сыйлап Шәехгалигә бирдек. Торышыңны исә үз улыбыз урынында тотабыз. Алла боерса, аны йортлы итмәкче булабыз. Сиңа хатыннарның ярамаган сүзләрен тыңларга кирәк түгел, безгә багынып, безнең яхшылыкларыбызны мәңгелеккә сагынырга тиешле иде. Син, хатыннар сүзе аркасында, безнең яхшылыгыбызны начарлыкка зверәсең; казакларыбыз Сөендек Тулусупов илә иптәшләрен авырлыкта тотып, дошманлыгың илә мактанасың. Бер нәрсәне Хода теләмәсә, аны кем булдыра алыр? Без, көчле Ходага ышанып, безгә берәү дуслык итсә, аның дуслыгына каршы артыгы илә дуслык кылабыз. Инде берәү Ходаның гадәләтен, безнең дуслыгыбызны оныта икән, без аңа дошманлык итәбез. Аллага шөкер, хәзерендә Казан безнең аягыбыз астында ителде. Дошманнарыбыз безнең ирегебездә булып калды. Үзебезнең хөкемебез өчен. Ходайга ышанып, һичбер дошманнан курыкмыйбыз. Дошманга каршы һәрвакыт хәзербез...» дип язылган иде. Иванның ярлыгы бер яктан Йосыфны тынычландырырлык итеп язылган булса да, икенче яктан аны куркытырлык ителгән иде.
VIII
СӨЕН-БИКӘНЕҢ СОҢГЫ ЕЛЛАРЫ.
Шәехгали чын урыс колы вә шуның илә бәрабәр сөйкемсез һәм болымсыз* кеше булганлыктан, Сеен-бикә аны яратмыйдыр иде. Аның болай булуы Шәехгалине дә Сөен-бикәдән суыткан, ул Сеен-бикә илә чын татар иречә эш итә башлаган иде.
*Болым — борынгы төрки телдә вөҗдан мәгънәсендә булып, болымсыз — вөҗдансыз дигән сүздер.
1553 елның җәендә нугай йортында «Шәехгали, Иванның кушуы буенча, Сөен-бикәнең борынын кискән, аңа зур сыйсызлыклар күрсәтеп үтергән икән», дигән бер хәбәр таралды. Бу хәбәр Сөен-бикәнең атасы илә анасына чиктән тыш авыр тоелды. Болар Сөен-бикәнең Шәехгали илә тату тормауларын белгәнгә күрә, теге хәбәргә ышанганнар иде. Ул хәбәр ңугай йортында байтак шау-шуга сәбәп булды. Исмәгыйль, Касай, Юныс мирзалар да 1553 елда Иванга ярлык язганнар, шул эш турында Иваннан сорашканнар иде. Шәехгалинең Сөен-бикәгә сыйсызлык итүе бөтенләй тепсез түгел иде исә дә, Сеен-бикәне үтерүе дөрес түгел иде. Иван Юныс мирза илә Гали мирзаның Зын-Гали вә Бәхет-Килде исемле илчеләрен Касыйм шәһәренә җибәреп, үз күзләре илә Сөен-бикәне күрергә боерды. Аның болай итүе теге хәбәрнең төпсезлеген нугайларга белдерү өчен иде. Иван Йосыфка язган ярлыгының азагында: «Юнысның илчесе Зын-Галигә Шәехгали хан илә кызың янына барырга боердык. Зын-Гали тегеләр якында булды. Син Зыв-Галидән кызың турында сорашып, безнең боерыгымыз буенча, кызыңны Шәехгали хан ничек тотканлыкны бел!» дип язган иде. Иванның Юныс, Гали, Касай, Шәехгалигә язган ярлыкларында нугай мирзаларының хәлләрен аңлаткан нәрсәләр, вә шуның илә бәрабәр Сәенбикө турында байтак сүзләр булганлыктан, без аларның кайсы урыннарын бу урында язып китәсебез килә. Аның Юныс мирзага язган ярлыгында: «Бөтен Русиянең падиша-һысы һәм олуг князе булган Иваннан Юныс мирзага сүз шул: син үзеңнең егетең Җангалине безгә ярлык илә җибәргән, агаң Исмәгыйль, шулай ук үзеңнең 8 туганың илә безгә яхшылык теләгәнлегеңне, атагызны (безнең илә) дошман булудан тыйганлыгыгызны, аның яман уйларына баш бирмә-тәнлегеңне язган идең... Бет синең тугъры булучылыгыңны үзебезнең казакларыбыз Бәхтияр илә иптәшләреннән дә ишеткән идек. Синең шушы турылыгыңны без бик яратып, сине мзңгелекчә дус итеп тотарга булдык. Сине үзебезнең олы багышлавыбыз илә багышламакчы булабыз... Хатыннар сүзе буенча йөреп, синең атаң безгә үпкәлидер. Аның-..кызы Сөен-бикәнең, Казанда чагында, безгә күпме әшәкелекләр кылганлыгы синең үзеңә билгеле. Тәңре безнең кулыбызга аны биргәч тә, атагыз һәм сезнең өчен, аның әшәкелекләрен оныттык. Сезнең дуслыгыгызны искә төшереп, аңа зур сыйлар күрсәттек. Зур багышлаулар илә багышлап, Шәехгали ханга бирдек. Углы Үтәмешгәрәйне исә, үзебезнең динебезгә кертеп, үз яныбызда угыл итеп тотабыз. Аның исеме, безнең динебезчә, Александр булды. Хода боерып үскәч тә, аны яхшы йорт илә багышлаячакбыз. Дошман булган кеше без иткән яхшылыкларны итәме?» дигән сүзләр бар иде. Бу ярлык Йосыф мирзаның 8 углы илә Исмәгыйль мирзаның Иван ягында булганлыкларын, алар һәрвакыт Йосыф мирзага каршы килеп, Йосыфның. Иван зарарына булган эшләрендә аны тыңламаганлыкларын вә шуның илә бәрабәр Юныста иман дигән нәрсәнең очкыны да булмаганлыкны бик ачык итеп белдерәдер. Әгәр дә -Юныста иман булса иде, Иван аңа: «Синең шушы тугьрылыгыңны без бик яратып, сине мәңге-лекчә дус итеп тотарга булдык» дип, атасына каршы килгәнлеге өчен Юнысны мактамас, аңа «Үтәмешгәрәйне үзебезнең динебезгә керттек», дип язарга батырчылык кыла алмас иде. Иванның Гали мирзага язган ярлыгында: «Бөтен Русьның падишаһысы һәм олуг князе булган Иван Васильевичтан Гали мирзага сүз шул: син безгә Зын-Гали илә сөйкемле ярлыгыңны җибәргән идең. Без синең шушы ярлыгыңны карап, сүзләреңне сөеп тыңладык. Сине чын күңелдән багышларга телибез, туганың Юныс мирзаны сөйгән кебек, сине дә сөй-мәкче булабыз. Син киләчәктә дә безгә шулай яхшылык теләсәң иде. Кайда да булса сиңа бер авырлык килсә, Тәңренең безгә биргән ярдәме илә, сиңа ярдәм бирербез. Хәзерендә, синең соравың буенча, үзебезнең казакларыбыз Бабиш Барамщиков илә иптәшләрен сиңа җибәрдек», дип язылган иде. Иван Касай мирзага ике ярлык язып, аның берсендә Касайны яратканлыгын, киләчәктә тагы да яратарак төшәчәген, Касай сораган 30 сум акчаны җибәргәнлеген вә шуңа охшашлы нәрсәләр язган иде. Икенчесендә исә: «Бөтен Русьның падишаһысы һәм олуг~ князе булган Иван Васильевичтан Касай мирзага сүз шул: безнең саулыгымызны белергә, үзегезнең дуслыгыгызны белдерергә дип, сез миңа илчегез Дәүләтхуҗаны ярлык илә җибәргән идегез. Безнең яхшылыгыбызны онытмаганлыгыв, өчен, ул безгә бик ошады. Син киләчәктә дә дуслыкны нык тотсаң иде. Без дә сине үзебезнең дуслыгыбыздан коры калдырмабыз. Син безгә агаң Йосыфның кызы хакында үпкәләгәнлегеңне язгансың. Йосыф хатыннар сүзен тыңлаганга күрә, шундый сүзләрне сөйләгәнлеге билгеле. Безгә багынмак, шулай ук безнең дуслыгыбызны мәңгегәчә истә тотмак аның өчен артыграк булыр иде. Аның безгә үпкәләве кызын Шәехгалигә биргәнлек, аңа зур сый күрсәткәнлек өчен. Шәехгали, безнең боерыгыбыз буенча, аны бик сыйлап тота һәм багышлый. Аның кызы Шәехгалинеке икәнлеге, аңа Шәехгалидән башка һичкемгә барырга ярамаганлыгы сезнең үзегезгә дә билгеле. Торыны Үтәмешгәрәйне углыбыз урынында үзебездә тотабыз. Хода боерып үскәч тә, аны зур йорт илә багышларга телибез. Ул шунда падишаһлык итәр. Йосыфның кызы илә торынына без кылган яхшылыкларны дошман кыламы? Без хәзерендә Йосыф бәккә Билак Киков исемле казагыбызны ярлык илә җибәреп, аңа үзебезнең турылыгыбызны белдердек. Син дә Йосыф бәккә, буш сүзләргә ышанмаска, безнең аңарга булган дуслыгыбызны истә тотарга әйтсәң иде. Киләчәктә безнең илә дус булып торырга теләсә, казакларыбыз Сөендек Тулусуповны иптәшләре илә, безгә җибәрсен. Алар илә бергә үзенең илчеләрен дә җибәреп, аларга киләчәктә ике арада булачак эшләр турында сөйләргә боерсын иде», дип язылган иде. Шәехгалигә язган ярлыгы исә болай иде: «Бөтен Русьның падишаһысы һәм олуг князе булган Иван Васильевичтан туганыбыз Шәехгали ханга: Исмәгыйль, Касай, Юныс мирзалар безгә язу язганнар. Сез, туганыбыз, безнең кушуыбыз буенча, Сөен-бикәнең борынын кискән, аңа төрлечә зур сыйсызлык-лар кылып, аны үтергәнчегә чаклы кыйнаган, дип Йосыф бәккә сүз булды (дигәннәр). Шуның өчен Йосыф бәк безгә ачулана, илчеләр һәм сатучылар җибәрми. Безнең казакларыбыз Бәхтияр Баймаков илә иптәшләре дә Йосыфка кызының үтерелгәнлеге ишетелгән дип безгә сөйләделәр. Сөендек Ту-лусуповның колагызы Карамыш Мостафин үзенә Сөен-бикәнең анасы «кызым үтерелгән» дип сөйләгәнлеген безгә сөйләде. Менә хәзерендә без нугай илчеләрен нугай йортына кайтарып җибәрдек. Юныс мирзаның Зын-Гали исемле кешесе илә Гали мирзаның Бәхет-Килде исемле кешесен синең яныңа барырга боердык. Зын-Гали илә Бәхет-Килде синең янына баргач та, син аларга үзеңнең янында, шулай ук хатының Сөен-бикә янында булырга боерсаң иде. Алар аны күрсеннәр иде. Соңра аларны нугай илчеләре илә бергә Касыйм шәһәреннән җибәрсәң иде. Сөен-бикә үзе дә атасы илә анасына язу язып, үзенең саулыгын аларга белдерсә, аларның да саулыкларын сорашса, яхшы булыр иде. Син аңа ярарлык язу, шулай ук ярарлык сагынмалык җибәрергә боерсаң иде. Сөен-бикә Йосыф бәк илә анасына нинди язу җибәрсә, син, туганым, шул язуның күчермәсен безгә җибәрсәң иде.
Синең үзеңә дә дуслык турында Йосыф бәккә бер ярлык җибәрү яхшы булыр. Син аңа ярлык җибәр әле. Аңарга җибәргән ярлыгыңның күчермәсен безгә дә җибәр. Без Йосыф бәккә үзебездән ярлык җибәрдек. Кызын ничек багышлап, ничек саклаганлыгыбызны, нинди зур сыйлар илә сыйлап сиңа биргәнлегебезне, шулай ук торьшын үзебезнең углыбыз урынында тотуыбызны мин аңа яздым. Менә шуларның барысы хакында мин аңа язып, ул эшләрне эшләвем аның өчен булды, дидем. Киләчәктә Йосыф турында син туганымның уе ничек? Син шушы ярлыкны сиңа илтүче чапкын илә ул хакта миңа язсаң иде».
Иванның Йосыф, Юныс, Гали, Касай, Шәехгалиләргә җибәргән шушы ярлыклары 155 елның гыйнварында язылганнар иде.
Шушы елдан соң тарихларда Сөен-бикә турында хәбәрләр киселәдер. Аның кайсы елда вә кайда үлгәнлеге ачык билгеле булмаса да, 155 елдан соң озак тормаган, үлүе Касыйм шәһәрендә булган икәнчелеге аңлашыладыр. Казандылар Сөен-бикәне Иван кулына тапшырулары илә тыныч-ланмакчы булганнар иде исә дә, эш алар теләгәнчә барып чыкмады. Сөен-бикә канлы яшьләрен агызып Казаннан ае-рылдыгы кеби, Сөен-бнкәнең китүеннән бер ел соң казанлы-ларның үзләренә дә Казаннан егьлап аерылырга туры килде. Сеен-бикәнең авыр үлем илә вакытсыз үлүендә казанлы-ларның ничаклы гөнаһлары булса, нугай мирзаларының да шул чаклы гөнаһысы булды. Болар Сөен-бикәнең аһ-ваһларын ишетмәделәр, ул бичараның канлы яшьләрен туктатыр өчен аз гына булса да егетлек күрсәтмәделәр.
Урыслар Казан өстенә йөргән чагында нугай мирзалары Казанга ярдәм итсәләр, Иванның аз гына бүләкләренә алдан-маенча,урыс йорты өстенә йөргән булсалар иде, Казан урыслар кулына китми калган, Сеен-бикә дә шушы кызганыч хәлгә төшмәгән булыр иде. Нугай мирзаларының һичберсендә дин, милләт кайгысы булмадыгы кеби, туганлык кайгысы да юк иде. Бигрәк тә Исмәгыйль мирза һәрбер изге тойгылардан коры калган бер каткан йерәк иде. Бу кеше Сөен-бикәне азат итүне Иваннан сорашкалады исә дә, сатлык, тойгысыз икәнлеге илә Иванга бик ачык танылган булганлыгы сәбәпле, аның сүзләре Иванга һичбер тәэсир бирә алмады. Йосыф мирза илә бергәләп урыс йорты өстенә йөргән булса иде, Иванны шактый какшаткан, аны татар ханлыклары илә шаярудан туктаткан булыр иде. Ләкин ул алай итмәде, Йосыфка ярдәм күрсәтмәде. Иванның Казан өстенә йөрүе терек солтанына ишетелеп, ул Казанга булышлык итүен теләп, Исмәгыйль мирзага илче җибәргән иде. Исмәгыйль солтанның сүзен тотмады гына түгел, үзенә төрек солтаныннан илче килгәнлеген урыс илчесенә сөйләп, солтанның нәрсә кушканлыгын барысын да урысларга белдерде. Казанның бетүендәге, Сөен-бикәнең тоткын булуындагы гөнаһларның зур бер өлеше Исмәгыйль мирзага йөкләнгән кеби, Әстерхан ханлыгының бетүендәге гөнаһның да иң зур өлеше шушы каргалганның җилкәсенә йөкләнәдер. Йосыф мирза Сеен-бикә ачуын Иваннан аласы килә, нугай явы илә рус йорты өстенә йөреп баскынлык итмәкче була иде исә дә, Исмәгыйльнең Иванга сатылганлыгы шомлыгында уйлаганын булдыра алмый калды. Исмәгыйльнең Иванга Казан ханлыгын теләгәнчә туздырырга ирек куюы, шулай ук Йосыф илә бергәләп Иванга каршы эш итмәве Казанны үз кулына алмак уе илә иде. Әстерхан ханлыгы өстенә Иванны чакырып китерүе дә Әстерханны үзенә каратмак уе илә булды. Ләкин бу уйларның берсе дә булмый калды. Иван Казанны Исмәгыйльгә бирмәдеге кеби, Әстерханны да аңа бирмәде. Иван кебек тойгылы бер падишаһның урыс көче илә алынган ханлыкларны тойгысыз бер кешегә тапшырмаячагы билгеле иде.
Иван Казанны Исмәгыйльгә бирмәве илә үзенең кешелеген белдердеге кеби, Әстерханны бирмәве илә дә шуны белдерде. Исмәгыйль мирза Казан, Әстерхан ханлыкларыннан коры калдыгы кеби, бара торгач Волга буеннан да коры калды. Сөен-бикә башына килгән кайгыларның бер өлеше аның үзенә дә килергә якынлашты.
IX
СӨЕН-БИКӘНЕ САГЫНУ.
Сөен-бикә үзенең матурлыгы илә бөтен Казанда атаклы булдыгы кеби, акыллылыгы илә дә атаклы иде. Кыз-хатыннар арасында аңа тиң булырлык матурлар булмадыгы кеби, андый акыллылар да юк иде. Ул, үз файдалары өчен генә тырыш-маенча бөтен йортның файдасы өчен тырыша, һәр кешегә яхшылык итәдер иде. Казанның олуглары үзләренә тиешле булган сыйларны Сөен-бикәдән кирәгенчә күрдекләре кеби, Казан халкының урта һәм түбәндәгеләре дә үзләренә тиешле булган сыйны Сөен-бикәдән күрәләр иде. Сәен-бикәнең яхшылыклары, кояш нуры кебек, Казан халкының һәрберсен каплаган, һәр төрле кешегә шул яхшылыктан өлеш чыккан иде. Сөен-бикә ханлык файдасын бик яхшы төшенә, Йорт өчен ничек эш итәргә кирәклекне бик ачык белә, шуңа күрә халыкның һәр төрлесен риза итү уенда иде. Ул шулай уйласа да, шул эш өчен бар көче илә тырышса да, казандылар аны чынлап таный алмадылар, аның кадерен кирәгенчә белмәделәр. Менә шушы танымау һәм белмәүләр аркасында Сөен-бикә урыслар кулына тоткын ителде. Кызганыч, Казан ханлыгы үзе өчен иң кирәкле булган тиңсез бер башлыгын югалтты. Сөен-бикәнең тоткын ителүе бер хатынның тоткын ителүе булса да, чынлавында бөтен халыкның тоткын ителүе иде. Сөен-бикәнең кем икәнлеген Казан татарлары белә аямасалар да, урыслар аны бик яхшы беләләр, аның нинди катын икәнлеген бик ачык төшенәләр иде. Шуңа күрә алар Сөен-бикәне кулга төшерергә тырыштылар, сатлык казандылар аркасында үзләренең теләкләренә җиттеләр. Сөен-бикәнең тоткын ителүе урыслар өчен бик зур саналганга күрә, митрополит Макарий 1552 елның 21 маенда Зөядәге рус башлыкларына язган үгетендә: «Тәңре тәгалә безнең сөекле падишаһыбыз илә аның христиан сөюче гаскәрләренә, һичбер кан түкмәеңчә, үзләренең дошманнарыннан өстен булырга, Казан ханлыгын җиңәргә насыйп итте. Казанның падишаһысы илә Сөен-бикәне безнең падишаһыбызның кулына бирде», диде. Сөен-бикә Казанда чагында аны санга санаган кеше аз иде исә дә, ул Казаннан китә башлагач, аның кадерен белүчеләр күбәйде. Сөен-бикә киткәндә Казан халкының ире, хатыны, кызы, зурысы һәм кечкенәсе Казан елгасына чаклы
озата барулары, ачы яшьләрен агыза-агыза үксеп елаулары, күп кешенең Зеягә чаклы Сөен-бикә артыннан барулары, барысы да Сөенбикәнең Казан өчен сагынырлык кеше булганлыгын аңлаталар иде. Казандылар өчен Сөен-бикәне озату бик авыр булдыгы кеби, аңардан башка тору да авыр булды. Озак елларга чаклы Казан кешеләренең күзләреннән яшьләре кипмәде. Казан халкы һәрвакыт Сөен-бикәне искә төшерә, аны сагынадыр иде.
Чынлап та, Сеен-бикә сагынырлык хатын иде, Казанның борынгы падишаһлары ханлыкның кайсыбер сыйныфларын алда тоталар, үзләренең күбрәк багышлауларын шуларга гына багышлыйлар, халыкның күбрәген исә коры калдыралар иде. Сеен-бикә исә алай булмады. Ул Казан олугларын дәрәҗәләренә карап багышладыгы кеби, Казанның урта һәм түбән дәрәҗәдәгеләрен дә онытмыйдыр, һәркайсына үзенең сыеннан өлеш чыгарадыр иде.
Йортның түбән дәрәҗәдәге кешеләре Казан ханнарыннан күбесенең күңеленә дә кереп чыкмадыгы хәлдә, Сөен-бикә аларны күңеленнән чыгармый, аларга төрлечә җиңеллекләр күрсәтә иде. Аның шушы эшләре Казан халкының күңеленә бик нык урынлашкан булганлыгы өчен алар Сөен-бикәне тиз генә оныта алмадылар. Казан ханнарыннан күбесенең исеме онытылдыгы хәлдә, Сөен-бикә исеме онытылмады. Ул үзе күңелләрдә калдыгы кеби, аның исеме дә телләрдә калды. Аны үз заманасының кешеләре сагынып сөйләдекләре кеби, соңгы заманаларда да ул сагынылып сөйләнер булды. Ул хәзерендә дә сөйләнә ки, аңа һәркем чын хатын дип карый. Татар хатыны тагы да шундый булдыклы хатыннар тугъдырсын иде дип теләктә була.
X
СӨЕН-БИКӘ МАНАРАСЫ
Татар телендә «Хан мәсҗеде» аталып йөртелгән бу манара Казан каласының иң биек урынында булып, үзенең моңлы күренеше илә бик ерактан күренеп тора. Ул кызыл кирпечтән бина ителгән булып, җиде катлы. Аның беренче, икенче, өченче катлары дүрт кырлы; дүртенче, бишенче, алтынчы, җиденче катлары исә сигез кырлыдыр. Шушы җиде катның өстендә тагы да бер кат булып, анысы калай илә капланган. Башына исә урыс билгесе булган ике башлы каракош сыны куелган. Манараның тәбе 21 аршин 15 вершок озынлыкта, 18 аршин 5 вершок киңлектә булып, биеклеге 105 аршиндыр.
Беренче катның көнчыгыш ягыннан көнбатышка юл булып, аңардан арба илә йөрелә. Монысында тәрәзәләр юк. Көн ягы илә төн ягында түгәрәк берәр тишек кенә бар.
Икенче катның көнчыгыш илә көнбатыш ягында икешәр тәрәзәсе бар. Көньягы илә төньягында тәрәзә булмаенча, һәр икесендә берәр түгәрәк тишек кенә бар. Өченче катның көнбатыш илә көнчыгыш ягында икешәр тәрәзә, уртадагы берәрсе капланган. Көньягы илә төньягында берәр тәрәзә булып кырыйдагы икешәр тәрәзәсе капланган.
Дүртенче катның көн, төн, көнчыгыш, көнбатыш якларында дүрт тәрәзә булыньш, калган дүрт сырдагы дүрт тәрәзәсе капланган. Бишенче катның һәрбер сырында бер тәрәзәсе булып, ул катта барысы 8 тәрәзә бар. Алтынчы катта тәрәзә булмаенча, дүрт якта дүрт түгәрәк тишек кенә бар. Җиденче катның 8 сырында 8 тәрәзә булып, сырларның һәрберсендә берәр тәрәзә. Бу манараның кайчан вә кем тарафыннан бина ителгәнлеге ачык билгеле булмаса да, аның татар ханнары тарафыннан бина ителгән булучылыгьшда шөбһә юк. Татар телендә «Хан мәсҗеде» аталып йөртелүе аның хан мәсҗеде янында булучылыгыннан булырга кирәк.
Казанны алышканда башлык булган Андрей Курбский «Хан йорты» якынында биек манаралар булганлыкны яза. Аның күргән биек манараларыннан берсе шушы Сөен-бикә манарасы аталып йөртелгән манара булуы бик якын ихтималдыр.
Бу манара рус телендә Сөен-бикә манарасы (Сумбекина башня, Сююнбекива башня) аталып йөртелсә дә2, аның Сөен-бикә тарафыннан бина ителгән булуы билгеле түгел. Минем белүемчә, Сөен-бикә манарасы дип аталуы Казаннан киткән чагында Сөен-бикәнең шушы манара янында ире Сафагәрәйнең кабере илә хушлашуы сәбәпле булырга кирәк.
Хәзерге Казан кыз-хатыннарының шул манара янына барып Коръән укулары, шулай ук төрлечә теләктә булынудары вә, шуның илә бәрабәр, ирләргә караганда кыз-хатыннарның шушы урынга күбрәк килүләре теге манараның Сөен-бикә елаган манара булуын белдерәдер.
Бу манара татар телендә «Хаи мәсҗеде» аталып йөртелсә дә, чынлабъшда ул мәсҗед түгел һәм булганы да юк. Борынгыда аның янында бер мәсҗед булган. Казан алъшдыктан соңра аны чиркәүгә әйләндергәннәр. Ул мәсҗеднең кайсы мәсҗед булганлыгы ачык билгеле булмаса да, «Мурали мәсҗеде» аталган мәсҗед булучылыгы аңлашыладыр. Бу манара үзенең ясалуы һәм торышы илә, манарадан бигрәк, яу килгәнне карар, шулай ук дошман өстенә атар өчен ясалган нәрсә булганлыгын аңлатадыр. Чынлап та, Казанда шундый нәрсәләр булган. Иван Казанны алганнан соңра андагы мәсҗедләрне бетертте исә дә, кайсыларын чиркәүгә әйләндергән, кайсыларын исә үз кирәге өчен калдырган булырга кирәк. Менә шушы «Хан мәсҗеде» аталган манара да кирак өчен калдырылган биналарның берсе булырга тиеш.
ЯЗУЧЫДАН БЕР-ИКЕ СҮЗ
Инсанны чын мәгънәсе илз инсан иткән гыйлемнәрнең иң беренчесе, һич шөбһәсез, тарих гыйлемедер. Үзенең кем икәнен белмәгән инсан ни чаклы хиссез исә, үз милләтенең тарихын белмәгән инсан да шул нисбәттә хиссездер. Тарих гыйлеме инсанда милләт хисе уятучы гыйлемнәрнең бердән бере булганлыгы сәбәпле, алдынгы милләтләр үз тарихларына фәүкылгадә әһәмият биргәннәр вә һаман бирмәктәләр. Безнең бабаларыбыз булган төрек-татарлар борынгы заманнарда иң атаклы халыклардан булганлыклары сәбәпле, аларның тарихлары иң парлак тарихлар җөмләсеннәндер. Башка милләт галимнәре үз бабаларының борынгы хәлләрен тикшереп, аларның вак кына эшләреннән әллә нинди зур нәтиҗәләр чыгарып, үз кардәшләренең балаларында милләт хисе уятырга тырышкан бер вакытта безнең төрек [төрки] голямасы | тарих галәмендә беренчелек казанган атаклы бабаларының иң олугъ эшләре хакында хис уятырлык һичнәрсә язмаганнар вә һаман язмыйлар. Безнең һәр эш соңга калганлыгы вә шунлыктан газамәтле татар милләте мәдәният галәменең мәсгуд булдыгы иң файдалы хиссаларыннан мәхрүм иделлеге кеби, тарих язуыбыз һәм соңга калганлыктан күп хәерле хиссалардан мәхрүм калдык. Үткән гасырларда ислам голямасы дөнья һәм ахирәт өчен зарарыннан башка файдасы, шулай ук берлек вә туганлык нигезе өстенә корылган әһле ислам арасына ихтилаф таратудан башка нәтиҗәсе булмаган фәннәр хосусында күп иҗтиһадта булындыклары вә нигезе какшалган ислам галәмен тагы да ныграк какшаттыклары хәлдә, милләтне бергә туплауга сәбәп булган тарих гыйлеме хосусында, теге көчләренең, тузан чаклысын булсын, сарыф итмәгәннәр. Мөнкарыйз булырга башлаган милләтнең бер-бер затлары һәрвакыт файдасыз эшләр илә мәшгуль булып килгәнлеге кеби,, милләтне инкыйраз дәрьясына гарык итүгә алып баручы безнең галимнәребез дә гомерләрен милләтнең бердәнбер сау калган тамырын бетерүгә хезмәт иткән файдасыз гыйлемнәр илә шөгыльләнгәннәр.
Башка милләт галимнәре төрки-татар тарихына караган гаять кыйммәтле нәрсәләр язып калдырдыклары хәлдә, үз галимнәребез шул хосуста бер нәрсә дә язмаганнар. Төрки-татар халкының башка милләтләргә караганда хиссез вә шул сәбәпле үз карендәшенең каны илә җаныннан ләззәт алучан булучылыклары алар арасында милли тарих юклыктан, шулай ук аларның тарих гыйлеменнән хәбәрсез булуларыннандыр. Иге һәм чиге күренми торган татар өлкәләре ят милләтләр тарафыннан басып алынгач, алариың мәмләкәтләре илә катнашып, икенче төскә кердекләре кеби, милли тарихларыбызга караган вакыйгалар да тегеләрнең тарихларына катнашып икенче төскә кергәннәр. Шунлыктан үз тарихыбызны саф хөленчә язмак шактый мөшкилдер. Ләкин иҗтиһад әһелләренә мөмкин булмаган нәрсә бу дөньяда булмаганлыгы өчен, чын иҗтиһадлар сарыф иткәндә безнең тарихыбызның саф хәлеңчә язылачагында һич шөбһә юктыр. Без татарлар бу көндәге урыс мәдәниятыкнан файдалар иттегебез кеби, тарихыбызга караган нәрсәләр хакында да урыс голямасы тарафыннан язылган тарихлардан бик күп файдалар итәчәгебез мәгълүмдер. [...] урыс рузнамәчеләре илә мөәррихләре арасында тәгассыб илә язып, вакыйгага икенче төс бирүчеләре күбрәк булсалар да, ләкин фәнни җәһәттән генә карап язучылары да юк түгелләрдер.
Ничек кенә булса да без, тарихыбызга хезмәт иттекләре өчен ул мөәррихләрнең мөтәгассыйб һәм гайре мөтәгас-сыйбларының һәрберсенә тәшәккер итәбез, үткән гасырларның караңгы көннәре астында татарларның өлкәләре кебек үк харап булып калырга тиешле булган тарихларыбызны әхья иттекләре өчен, рус мөәррихләренең һәрберсенә тәшәккер итүне без өстебезгә бурыч дип беләбез. Төрки-татар тарихына карата русча язылган бик күп кыйммәтле әсәрләр бардыр.
Аларның кайсылары ничә гасырлар элек язылган булсалар да, һаман да басылдыклары юктыр. Менә шулар кирәгенчә өйрәнелгәндә, шулай ук башка милләт телләрендә язылып та, һаман да татарларга мәгълүм булмаган әсәрләр
Гайре мөтәгассыйб — фанатик булмаган үз телебезгә тәрҗекгә җылынганда, безнең тарихыбызның саф хәленчә вөҗүдкә киләчәгендә һич шөбһә юктыр. Мин үзем милли тарихыбызның юклыгына чын күңелемнән кайгыра идем. Күз алдыбызда язарлык милли чыганаклар булмаганлыктан, ул тарихның вөҗүдкә киләчәгенә дә бик авыр ышана идем, ләкин төрле рус голямасы тарафыннан язылган тарихларны җентекләп өйрәнә башладыгым заманнан алып, мин татар тарихының вөҗүдкә киләчәгенә чын күңелдән ышана бардым. Шушы ышану нәтиҗәсе буларак, тәвәккәллек илә татар тарихына караган нәрсәләрне язарга ният итеп эшкә керештем. Иң әүвәл уларак шушы Себер тарихын язарга керешеп, аның беренче җилден яздым. Моннан соң калган җилдләрен, шулай ук төрки халыкның тарихына карата башка китапларны язмак уендамын. Алла муафикъ итсен. Шушы тарихны рус голямасының борынгылары тарафыннан язылган әсәрләрдән, шулай ук падишаһлар тарафыннан бирелгән Себергә бәйле ярлыклардан алып яздыгым сәбәпле, байтак урыннарда соңгы заман галимнәренә мөхаләфат иттем. Шунлыктан минем яздыгым нәрсәләргә каршылык итүчеләрдән соңгы замангы рус мөәррихләренең сүзләренә таянып игътираз итмәүләрен, бәлки теге борынгы китаплар илә ярлыкларга таяныбрак игътираз итүләрен үтенәмен.
Вөҗүд — бар булу
Җилд — кисәк
Мөхаләфат — мөрәҗәгать
Игътираз — каршылык
Төрек, төрекләр — автор бу атаманы хәзер фәндә кабул ителгән төрки, төр к ил әр мәгънәсендә куллана. Шунлыктан алга таба «төрки» формасы алынды.
Фәүкылгадә — гадәттән тыш
Хисса — хикәят
Парлак — зур, бай
Мөнкарыйз — бетү, юкка чыгу
Голяма — галимнәр
Ихтилаф — каршылык
Газамәт данлы
Иҗтиһад — тырышлык
Мәсгуд игелекле
Инкыйраз — бетү
You have read 1 text from Tatar literature.