Latin

Сихерче Кызы - 1

Total number of words is 4491
Total number of unique words is 2220
36.5 of words are in the 2000 most common words
51.9 of words are in the 5000 most common words
59.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Повесть
Һәр җәйне шәһәрдән авылга кайтарып, мине әбиләрдә калдыра торган иделәр. Соңгы ике елда бу бәхет тәтемәде. Шулай да быел алдан ук әйтеп куйдым:
— Әбиемнәргә кайтасым килә! Мин авылны яратам! Каз бәбкәләрен, сарык бәтиләрен, маэмаебызны сагындым! — дидем.
— Нинди маэмай инде ул? Әллә кайчан бозау кадәрле эткә әверелгәндер!— дип, әткәй каршы чыгып караса да, үз сүземне кабатладым.
Әнкәй килеште:
— Ярар, улым! Кайтарырбыз... Безнең белән бергә ял итәсең килмәгәч, авылда ятарсың, сала малае булып!— дип әйткәч, башым күккә тиде.
Сала малае да булырмын әле! Бик булырмын! Ә нигә? Ярамыймыни? Авылда минем дусларым күп, җәйнең башыннан ахырына кадәр алар белән эт сугарып йөрибез. Ачуланучы-әрләүче дә юк, беркем комачауламый. Бәлки әле әткәй дә ялгышадыр! Акбаем алай ук бозау кадәрле эткә әверелмәгәндер, һаман да маэмайдыр! Юри әйтә ул, белеп торам. Авылга җибәрәсе килми. Гел дә үз янында гына тотар иде. Юк инде! Алай булмас, быел мине авыл көтә! Кызыктырмагыз әллә нинди зәңгәр күлле, бозлы-карлы тауларыгыз белән. Кирәк икән, үзегез генә шунда китегез. Ә миңа авыл һавасы, суы-чишмәсе, урманы-болыны, һәммә-һәммә җирләре якын. Яратам мин сала малае булып, аяк-кулларны тузанга батырып, су буйларында балык чирттереп, иптәш малайларым белән мәш килергә. Ни дисәгез дә, миңа бит инде унике яшь. Сабый бала түгел. Үзем өчен куркасы да, борчыласы да юк! Анда дусларымнан Гамил, Айдар, Җиһангир бар. Менә дигән шәп малайлар. Әйттем — бетте, җәем шулар белән үтәчәк!

I
Сабантуйга дип атап авылга кайткач, әткәй белән әнкәй мине калдырып, елак сеңлем Зөһрәне үзләре белән алып киттеләр. Мин кул селтәп, озаткандай иттем.
— Улым Алмаз, дәү әниеңне тыңла! Эшләрендә булыш, көне буе уйнап кына йөрмә,— дип, әнкәй үгет-нәсыйхәтен тапшырса да, аларның машинасы юл тузанына күмелүе булды, урамга чыгып та шылдым. Инде күптән тәрәзә каршыбызда кайнашкан Гамил белән Айдарның су буена таба төшеп киткәннәрен күреп калган идем, шунда гына уйный торганнардыр әле!
Ялгышмадым. Алар бер өем бүрәнәләр өстендә тирбәлеп-сөйләшеп утыра иделәр. Мине күрүгә, каршыма ук җитешеп төштеләр. Беренчеләрдән Гамил миңа кулын сузды:
— Сәлам, брат!
Аның болай кыландырып сөйләшүе абыйсыннан күчкән гадәте булганлыктан, мин дә өлкәннәрчә кул бирдем һәм шапылдатып уч төбенә суктым да:
— Шәпме хәлләр?..— дип кенә җибәрдем.
Ул арада Айдар да кулын сузды:
— Исәнме? Нигә былтыр кайтмадың?— диде ул.
Күрештек. Аның югарыга тартылып киткән буе, ерык авызы, башындагы түбәтәе тәмам үзен олыгайтып җибәргәннәр, кыяфәтенә карап кына танымаска да мөмкин иде, әмма хәрәкәтләре һаман да элеккечә, кыеш-мыеш килеп торган җил тегермәнен хәтерләтә. Ә Гамил ныгып, тазарып киткән. Ярым шәрә тәне тулып, мускуллары тыгызланып тора.
Турникта уйнаштыргалыйлар икән! Ярышларда да катнашкалаганнар. Мактанышып алырга да өлгерделәр. Авыл малайлары шундый инде алар. Ни булса да — авызлары ерык, ни эшләсәләр дә — мактанырга гына торалар. Ә мин алай түгел. Шәһәрский!
Үзем турында кирәкмәс. Аларга дип алып кайткан күчтәнәчләрем дә бар бит әле: кармаклар, матур-җайлы, ал-кызыл калкавычлары, көмеш энәләре булган яхшы җепле кармаклар! Мин аларны, кесәмнән чыгарып, берәм-берәм Гамил белән Айдарга суздым.
— Ә Җиһангир кайда?
— Бүген күренмәде әле! Йокысыннан уянып җитмәгәндер?.. Әйткән иде, каникулларга чыксам, төшкә кадәр йокы симертәм дип. Шулайдыр.
Гамилнең бу сүзләреннән Айдар тагын да шәбрәк итеп авызын ерды. Аңа мин дә кушылдым. Дусларым, китергән бүләкләремә сөенеп, тәмам дөньяларын оныткан хәлдә кармакларын тикшерә башладылар. Балыкка төшәргә теләкләре кузгалырга өлгергәч, түземлекләре бетте. Мин дә әйдәкли башладым. Әмма Айдарның башы салынып, пышылдап кына аңлатты:
— Анда сихерче кызы әле! Ул менмичә, су буена төшә алмыйбыз!
— Нишли соң ул анда?
— Балык тота!
— Тотса ни, нәрсә булган?
Гамил минем киреләнүне тиз басты:
— Ярамый, зәхмәт китерүе бар!
Чарасыздан мин дә бүрәнәләр өстенә килеп утырдым. Җиһангир дустыма дигән кармакны карый башладым. Аның белән Айдар һәм Гамил дә кызыксынып киттеләр.
— Моныкы әйбәтрәк! — диде Гамил, көнләшкән төсле итеп.
— Алайса алыштыр, сиңа булсын,— дип, Җиһангирныкын аңа суздым. Тик Гамил үзенең кармакларын учлап тоткан иде, алардан аерыласы килмәде, карап алды да:
— Минеке дә яхшы!— дип мактанып куйды.
Җиһангир һаман да күренмәде.
— Ул булса, куркып тормас идек! — диде Айдар.
Гамил аның белән килешергә ашыкты. Боларның икесенең дә йөзләренә чыккан сәер бер өркәклек шәүләсе миңа да күчте. Чөнки ул сихерче кызы һәм аның әнкәсе хакында бераз гына булса да хәбәрдар идем.

II
Аның әнисе кем икәнлеген мин ачык кына белмим дә, хәтта күргәнем дә юк. Яшәгән йортлары авылдан читтәрәк булганлыктан, ул якка хәтта маллар да бармый, малайлар да, усалланып, яшелчә бакчаларына керми, ихаталарын урап узарга тырышалар иде. Әмма ул сихерче хатын исеме белән дан тоткан апаның кызы Камилә белән мин шактый яхшы таныш булып, элек кайтканымда бергә уйнаганым да бар иде. Тик шуннан соң бик озак авырып яттым да сихерче зәхмәтеннән дип әткәй-әнкәй авылга аягымны да бастырмаска киңәшеп куйган иделәр. Хәзер зур үскәнлегем сәбәпле ышандылар булса кирәк.
Ул сихерче хатын турында ишеткән-белгәннәремне бергә җыеп сөйли калсам, көлкеле һәм адәм ышанмаслык бер хикәя кебек нәрсә барлыкка киләчәк. Шулай да хәбәр итеп китәргә кирәктер. Үзем боларга бик ышанып җитмәсәм дә, кайвакыт күңелгә килә дә, әллә тагын хак микән дигән сорау борчый башлый күңелне. Чыннан да, Тукай әйтмешли: «Күктә ниләр булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!..» Бу җир йөзендә дә шулайдыр инде! Башкача түгелдер?
Камиләнең әнкәсе, имештер, инде йөз елгача гомер сөргән әби, диләр. Әмма кызы гына нигәдер бик яшь әле. Миннән дә кечерәк булса кирәк? Танышкан вакытыбызда ул әле икенче сыйныфны гына бетергән иде, хәзер дүрткә күчкәндер мөгаен. Аның хакында: «Гел «бишкә» генә укый!» — дип ишеткәнем бар иде. Белмәгән нәрсәсе, танымаган үләне юк!
Сөйләргә теләгәнем әнкәсе хакында да булганлыктан, сүзне әүвәле шуннан башларга кирәктер?
Вакыйгалар менә болайрак диләр: имештер, элекке заманнарда авылның олуг байларыннан саналган бер адәме бик нык авырып киткән. Сырхавы шулкадәр дә каты булган ки, һәртөрле табиплар вә им-томчылар аңа бернинди дәва да таба алмаганнар. Инде менә-менә үләр дип көткәннәр үзен. Әмма дә ләкин әҗәле җитмәгән кешене үлем алып китә димени? Гомере бар икән. Кайчандыр кемгәдер бик зур яхшылыклар эшләп, аны ниндидер афәттән коткарган ахрысы? Әмма ни генә булмасын, бәндәләрнең яманлыгы да, яхшылыгы да җирдә калмый, бер кайтарыла шул. Монда да шул хәл кабатланган.
Инде үлә, инде күмәрбез дип аптыраган туганнарының һәм гаиләсен шаккатырып, көннәрнең берендә боларга бер им-томчы әби килеп кергән дә әйткән:
— Йа Аллаһы Тәгаләнең изге колы, син күргән җәбер-золымны язмыш безгә бирмәсен! Синең каршыңда күпме табип вә сырхау серләрен белгән бәндәләр хезмәт куйдылар, әмма һичберсенең күңеле нәтиҗә сөенече белән балкымады. Син әҗәлеңне дә, тынычлык-иминлегеңне дә тапмадың. Инде мин килдем! Яхшылык җирдә ятмыйдыр...
Аның сүзләреннән гаҗәпләнгән халык телсез калган, актан да, карадан да сүз катарга җыенучы күренмәгән. Ә бу серле зат һаман да үз эшендә булган. Авыруны баштанаяк карап чыккан, йөзеннән сыпырган, сулышын тыңлаган.
— Аллаһы тәгаләнең рәхмәт-шәфкатьләре ирешсен... Бу бәладән үзеңне коткарырмын!—дигән һәм әлеге хәлгә шаһитлык кылып торган туганнарына әйткән:
— Барыгыз, далага чыгыгыз һәм миңа шундый сөяк китерегез: ул саф һәм чиста булсын, кайчандыр суелган атның калак сөяге төсле оча сөягеннән булсын, кипкән булсын! — дип әмер биргән.
Ни кирәксә, шул инде, дигәндәй, бу сүзләргә колак салып, һәммәсе кырга-далага чәчелгәннәр. Бик күп ара җирләрне узып, һәртөрле сөякләргә юлыкканнар, әмма кирәклесен таба алмыйча гаҗизләнгәннәр.
Ә сырхау бай һәм сихерче зат тыныч һәм сабыр гына боларны көтә биргәннәр.
— Әгәр дә абзарымдагы кара айгырымны суйдырып, сөяген җилдә җилләтергә куйсам, бу вакыт эчендә шул дәрәҗәгә килер иде,— дип байның әйтүе булган, кече улы кайтып кергән:
— Йа Аллаһы тәгаләнең колы, кирәгеңне вә сораганыңны алып кайттым,— дип шатландырган.
Аның артыннан уртанчысы, койрыгына ияреп диярлек өлкәне җитешкән. Сихер вә серләр иясе бәндә бу китерелгәннәрне кырын күз белән генә карап алган да, кече улыныкын сайлап:
— Ә боларын, калганнарын, илтеп күмегез!— дигән.
Ул арада учак ягып, серләр иясе сөякне утка ташлаган, янәшәсенә тимер кендек куйган. Үзе бар дөньясын онытып җыр сузган, кулында думбраны биеткән. Кем күреп калырга, кайсы кызык эзләп килгән: халык тамаша кылуда икән.
Җырлый вә такмаклар әйтә торгач, җырчының авызы күбекләнеп калган. Ул арада уттагы тимер дә кып-кызыл булып кызган. Сихерче аны чыгарып, теленә тидереп караган. Халык аһ иткән. Тамаша кылучы хатыннар куркудан йөзләрен яшергәннәр, ирләр аңсызланып калган. Ә серләр иясенең тел очы чожлап, тимер безелдәп куйган.
Шуннан соң яндырылган сөякне чыгарып, сихерче аны төйгән, тузан хәленә китергән. Яңадан тимерне алып, авызына таба китергән. Йөзләре агарып калган халыкны тагын да хәйранга калдырып, пычак белән сихер иясе тел очын кискән дә, ут кебек кызган тимергә канын тамызган. Чыккан исне сырхауга таба өргән. Тегенең дә бу хәлләрне күреп торудан таң-гаҗәеп калып, авызлары ачылган мәле икән. Йөзенә кайнар һәм моңа кадәр һичбер тапкыр да борынына кермәгән иснең йөгерүеннән ул тагын да аһ иткән.
Бу да түгел, серләр иясе сихерче, теге сөяк тузанын үзенең билбавыннан чыгарган кечкенә шешәдәге суы белән изеп-болгатып, тагын да бераз сыеклык вә су өстәп, шул сыекчаны авызына алган һәм кайнар тимер кендек аша сырхауның йөзенә кабат йөгерткән.
Бу эшләре беткәннән соң:
— Өч көннән атагыз аягына басар, озын гомерләр кичерер, эше вә гамәле яхшылык вә хөрмәттә исә, башка һичкайчан аңа зәхмәт кагылмас!— дип белдергән.
Егетләр баштарак ышанмыйча торганнар. Шунда газиз аталары ыңгырашып әйткән:
— Мин бу серләр иясенә ышандым! Аллаһы тәгаләнең әүлия бәндәсеннәндер. Мул итеп сыйлагыз, байлыгымнан ни кирәк, шуны бирегез, акчаны кызганмагыз! — дип әмер иткән.
Уллары тиз арада әмерне үтәргә ашыкканнар. Әмма бу зат аларны туктаткан һәм:
— Дөньялар бозылырлар. Әмма дә ләкин бер теләгем бар! Вакытлар үткәннән соң авылыгызга ялгыз хатын керер, кулында биләүле бала булыр. Аны какмагыз-сукмагыз! Бу вакытта балаларыгыз денсез вә имансыз, күңелләрегез җимерек вә ертык, мәсҗедегез ауган хәлдә булса да, ул анага хөрмәт күрсәтегез! Йортсыз-җирсез калдырмагыз! Аны кадерләп тәрбияләгез. Менә шул теләгем!— дигән.
Бай шунда үзенең утарын теге киләчәк хатынга атаган һәм аны көтәчәген вә балаларына бу хакта васыятьнамә төзеп калдырачагын белдереп иман кәлимәсен кабатлаган, сүз биргән. Шуннан соң серләр иясе ничек көтмәгәндә пәйда булса, шулай китеп тә барган. Өч көннән бай абзый аякка баскан. Авыл читендәге утарының әйләнәсенә алма бакчасы утырткан, йортын кат-кат төзекләндергән. Әмма анда һичкемне яшәтмәгән.
Ул арада илдә ихтилал чыгып, тормышлар тәмам бозылып беткән. Байны йорт-җиреннән куганнар, әмма әманәт итеп куйган утарына тиюче булмаган. Колхозлар оеша башлап, каладан рәис китергәннәр. Бу бәндә сабан-суканың нәрсә икәнлеген белмәсә дә, бик тә үткер кеше булып чыккан. Байның васыять утарына кереп төпләнгән.
Баштарак бар да җай гына барса да, бу рәиснең гаиләсенә афәт юлыгып, үзе дә сырхауга калган. Табиплар моның серен белә алмаганнар. Җеназасын илткәндә халык кинәт теге серләр иясе белән булган вакыйганы исләренә төшергән. Шуннан бирле утар шул килеш калган. Алма бакчалары кыргыйланган, түбәләре яңгырдан череп, йорты иңеп беткән. Әмма серләр иясе әйткән хатын авылга килмәгән, бай да сөрелгән җиреннән кире кайта алмаган. Илдә сугышлар чыгып, төрле-төрле хикмәтләр булып беткән. Шулай итеп, сихер иясенең юраганнары һәммәсе дә диярлек юш килгән. Бары...
Имештер, халыкны таң-гаҗәпкә калдырып, көннәрнең берендә авылдан сөрелгән бай утарының бакчасы да, йорты да әүвәлге хәленә кайткан. Урам буйлап, ул да түгел, ак биләүдә бала күтәреп бер хатын үткән һәм шул өйгә кереп яши башлаган. Баштарак аны килеп күрергә курыкканнар. Әмма ир-егетләрнең күзләренә ул хатынның чибәрлеге чалынмыйча калмаган, алар читтәге бу йортка сукмак салырга уйлаганнар. Тик хыяллары гына барып чыкмаган. Килеп җитүләре була икән, каршыларына яки берәр бозау кадәрле олы кара эт, яисә карчыга-ябалак чыга, ди. Кайсыларын агачлар тотып кала, кайберәүләре егылып зәхмәт таба башлаган. Шулай да моны кемнәргәдер хәбәр итәргә курыкканнар, ә болар шушында яши биргәннәр. Камилә исә менә бу хатынның биләүдәге кызы икән.

III
Сөйләнергә тиешле сүзләр күп булуга карамастан, аларны калдырып, миңа да тормыш вакыйгаларына кайтырга туры килә...
Иптәш малайларым белән утырган арада тегене-моны сораштырып, сихер иясе хакында тузга язмаган хәлләр хакында уйларга да өлгермәдем, өстенә менеп утырган каен бүрәнәм канатлангандай күккә таба сикереп куйды. Ни күрим, каршыбызда Камилә басып тора иде. Шомырт кара күзләре, кара елан кебек чәч толымы, кояшта янган бит очлары — болар барысы да аны шоколад төсенә керткән, матурлык һәм чибәрлекләрен дә өстәсәң, акылларны алырлык бер гүзәлгә әверелдереп бара иде. Минем тел очыннан ике генә сүз чыкты:
— Исәнме, Камилә?
Ул моны көткән иде, күренеп тора, сүзләреннән үк сизелә бит.
— Ә-ә, Алмаз кайткан икән! Кала малае!
Кулындагы зур, өч литрлы банкасын җиргә куйды. Аның эчендә нәрсәләрдер йөзә иде. Гамил белән Айдар агачлар артына качу ягын карадылар. Әмма өелеп торган утын бүрәнәләре арасына кермәсәң, башка җирдә котылу урыны юк иде.
— Бакалары сикереп чыга күрмәсен, тотып ашыйлар үзеңне!— дип, миңа киңәш бирергә дә өлгерделәр, тик качып җитешә генә алмадым.
Безнең болай тора салып шүрләвебез Камиләнең үзенә бик тә көлке тоелгандыр инде, тәгәрәпләр китте инде менә: эчен тотып, ямьле йөзен тагын да күркәмләндереп, минем кебек ахмакларны кызык итеп...
Иптәшләрем нинди хисләр кичергәндер, бәлки оятлары күлмәкләреннән тартып, һаман да җиргә табарак сыенырга мәҗбүр иткәндер? Әмма мин сер бирмәскә тырыштым. Ничек үземне кулга тотып өлгерергә, шушы ерык авызлы чибәр кыз алдында куркак кала малае дигән исемне алмаска? Моның өчен чын егетләр шикелле үк гайрәтле һәм батыр кыяфәт ясарга тиеш идем. Шушы фикер акылымны яндырып узуга, йөземә кызыллык йөгергәнен тойдым. Камилә һаман да эче катып көлә иде.
— Нигә хихылдыйсың? Кузгалмагансыңдыр бит акылыңнан?
Болай әйтеп ташлавымнан кыз кинәт кенә үзгәреп китте. Йөзенә бәреп моңа кадәр һичкем: «Юләрләндеңме әллә?» — дип, минем кебек мәгънәсез рәвештә әйткәне булмагандыр?
Әллә ялгыш ишетәмме дигәндәй, Камилә инде аптырашта карап торды. Утын агачлары артына сеңгән иптәшләремнең башы калкыды. Алар: «Нәрсә булыр инде?»— дип, күзләрен тәреләндерделәр. Камиләнең усал карашыннан инде минем тәнем буйлап икенче кат куркып калтырану хисе йөгерергә өлгерде. Хәлем харап иде.
Ярдәм өметендә иптәшләремә сыенырга теләдем. Әмма аларның үз хәлләре хәл булу сәбәпле, мине бәладән коткарып калуларына һичбер ышаныч юк иде. Табигый рәвештә артка чигенгәндәй иттем. Әмма утырган урыным каен бүрәнәсе булу сәбәпле, тигезлегемне югалтып, чалкан киттем һәм, баштүбән кадалып, бүз үләнгә барып төштем. Күзләремнән утлар күренеп, һәлакәтем шушы икән дип уйладым. Бу кадәр дә мыскыл булмасам инде!
Яман хәлем өстенә гарьләнү хисе мине бөтенләй дә бетереп ташлады. Инде елап, өйгә таба йөгерәсе генә кала! Ә анда кемгә сыенам? Әбиемәме? Шушы башым беләнме?
Чарасызлыгым иш янына куш килеп, башымнан акылны, тәннән гайрәтне чыгарды. Мин инде бүселеп киткән капчык сыйфатында идем.
— Сихерче бәрде! Күзе белән чөйде!..— дип, иптәшләрем телгә килделәр дә, ул да түгел, Гамил артыннан Айдар, шәрран ярып, өйләренә таба шылдылар.
Мин исә Камилә кулында калдым. Тилгән тырнагында көзге чебеш ничек чикылдаса, мин дә шулай тырмашырга әзер идем. Әмма ничектер җанга җылы һәм рәхәт булып китте, бөтен дөньям онытылды, йоклап киткәнемне сизми дә калдым. Моны үлем дип тойдым, җанымны язмышым кулына тапшырдым.
— Уян инде, Алмаз, берни дә булмады... Егылудан гына малай кеше имгәнми! — дип Камиләнең йомшак кына сөйләвеннән һәм башымны сыпыруыннан соң күзләрем ачылды. Җәйнең үткер һәм туры кояшына чагылган күзләремне кабат кыстым. Сакланып кына керфекләремне күтәргәндә, сихерче кызының карашына очрап, ятсынып ук киттем. Әмма бу юлы курку урынына җан түремә рәхәтлек һәм тынычлык тулган иде.
— Зәхмәт кагылмасын!— дигән сүзеннән соң тагын да айнып киткәндәй булдым һәм сикереп тордым.
— Нәрсә соң ул?
Камилә миннән рәхәтләнеп көлде. Яңа гына кичергән тынычлыгым инде юкка чыккан, күңелемдә кабат юшкыннар кайнап, акылыма аптырау коткысы төшкән иде. Соравымны кабатладым:
— Нәрсә соң ул зәхмәт?
Бу юлы Камилә үзе дә аптырап калды. Кара күзләрен миңа тутырып карады, наданлыгыма исе-акылы китеп булса кирәк:
— Шуны да белмисеңмени? — дип куйды.
— Белмим дип, беләм бугай... Усаллыктыр иңде. Сихерченең зәхмәте тия диләр бит.
Никләр генә шушы сихерче сүзен әйттем. Моңа Камиләнең ачуы киләчәк, хәзер котымны чыгарачак инде дип көттем, әмма бу куркуым да юкка гына икән.
— Сихерчеләрдә зәхмәт була да була инде ул. Алар бит дию пәриләре белән эш итәләр, җен-пәриләрне арбаларына җигәләр...
Минем баш бетте алайса. Бу сихерче кызы чыннан да дию-җеннәр белән бергә әшнәлек кылса, харап кына итеп ташлый инде хәзер. Өлкәннәр сүзен тыңламыйча, тапканмын бәйләнер кешене!
— Синең дә җен-пәриләрең бармы?
Куркак кешенең акылы китә икән ул. Минем дә шулайрак килеп чыкты. Берсе артыннан икенчесе дигәндәй, һаман да ялгыша бирдем. Котым ботыма гына качтымы соң?
— Ә нигә булмасын ди?
Камилә рәхәтләнеп куркыта бирде.
— Аның берсенең исеме — Аксак, икенчесенеке — Сукыр, өченчесенеке —Чулак... Кайсына әмер итсәм дә, башыңа җитәләр инде!
— Юк ла, шаяртасыңдыр әле...
Көчсез генә чыккан тавышымны Камилә элеп алды, елмаеп, юаткандай әйтте. Шул сүзләреннән соң котым бераз тәнемә кайткандай иде:
— Менә, менә акылың эшли башлады, дәвам ит...
Тагын нәрсә дияргә инде моңа? Иң яхшысы — торып йөгерү инде. Ә артыңнан мыскыллап-көлеп калса? Кызлар каршында, кала малае була торып, шулай оятка калырга мөмкинме соң? Юк инде! Нәрсә дисә, шул! Бирешеп торасы түгелмен!
— Диюләреңне чакыр! Сугышабыз!
Минем болай батыраеп китүемнән Камилә тагын да эче катып көлә башлады. Мин аны, малай башым белән, менә хәзер төртеп егарга, теленең мыскыллауларына чик куярга тиеш идемме? Бәлки шулай кирәк булгандыр. Әмма кыюлыгым җитмәде. Шомырт кара күзләре һәм матурлыгы каршында баш ияргә, күтәрелгән кулымны төшерергә мәҗбүр идем.
— Ышанмыйм мин ул диюләреңә! — дип белдерүдән артык эшкә ярамадым анысы.
— Ә кем сиңа, әйе, ышан әле, ди?
— Ышанмыйм шул! Тапкансың куркытыр әйбер! Дию пәрие, имеш! Биш ятып, бер төшемә кермәгәнне... Юк-бар сөйләп торасың тагын. «Барчасы юк сүз аларның, булганы юктыр гомер!»
— Беләсең икән!
— Беләм шул!
— Тукайны!
— Аны әйтәсеңмени?
— Ә диюләр, зәхмәтләр хакында һичнәрсә дә белмисең! Ахмак син!
— Үзең кем!
— Камилә...
— Беләм...
Безнең болай телләшеп китүебезнең ахыры-чиге юк иде. Шулай да Камилә ерылган авызын җыярга ашыкмады, минеке исә бәлеш кебек бүселеп китәргә генә тора. Ну, кызый, малайлар белән телләшеп тә җиңелмәсәң, башың бетте!
Уйлаганымны әйтергә өлгермәдем, күз алларыма караңгылык җәелеп, кулым белән баш капкачын тоттым. Җайлы-җайсыз егылуымның беренче нәтиҗәсе иде бу.
Камилә ярдәмгә ашыкты. Инде йөзенә борчылу һәм минем өчен ут йоту төсе чыккан.
— Юләр, ышанмаган буласың тагын. Әйттем бит, зәхмәте тия, дип. Төкер җиргә!
Мин егылган урынга ул бер-бер артлы такмаклап төкеренде дә кабатларга кушты:
— Тфү-тфү, бетсен-китсен, җиргә иңсен! Миннән үтсен, шунда бетсен! Тфү-тфү...
Бу такмак үземә дә кызык кебек тоелды. Өч кат кабатлап төкерендем, җитмәсә уң аягым белән шул җиргә тибеп-тибеп тә куйдым. Гүя саулык-сәламәтлегем шушыңа гына бәйләнгән, гүя гади генә бу такмак бәладән коткара инде! Әмма дөрес булып чыкты. Күңелем урынына утырды. Әле яңа гына авыртып алган баш капкачым сихәтлек тапты.
Мин инде бернәрсәдән дә курыкмый торган затка әверелдем сыман: сихерче кызының серен белдем бит!
IV
Айдар белән Гамил менеп йөгергән җирләреннән кабат әйләнеп килеп, койма артына кача-поса почмактан безне күзәткәндә, мин инде Камилә белән уртак телгә килеп беткән идем. Аның әллә нинди диюләр хакында сөйләүләре, зәхмәтләрнең ак һәм карасы барлыгы турында белдерүләре кызык та, серле дә иде. Һай дөньялар, белми генә йөрибез икән!
Ышанмый торгансыздыр инде? Йә, ярар, анысы — сезнең эш. Әмма минеке — сөйләп бирү!
Кайсыннан башлыйм икән? Ә-ә, ничек бар, ни рәвешле булган, шулай!..
Камилә әйтә, зәхмәт, ди, диюләрдән килә! Имештер, бу җир йөзенең аркылысы-буена, өстеннән астына кадәр һәммә урыннарда меңләгән вә йөзләгән дию гуртлары-кавеме булып, алар кешеләргә һәрдаим зыян эшләргә генә торалар. Әмма һәр диюнең дә барча кешеләргә дә көче җитми. Әйтик, минем үземә бары тик бер диюнең генә, яки аның кавеменең генә гайрәте зыян китерә, ә бүтәннәре ни генә кылмасыннар, кулларыннан килми. Шулай да дию-пәри заты бик тә үзсүзле һәм башбаштак булу сәбәпле, ничек тә адәм баласына үз көчләрен күрсәтергә атлыгып кына торалар, ди. Шулай итеп, җир йөзендә күпме кеше яшәсә, һәммәсенә каршы бер-бер төркем диюләр гурты каһәр әзерләп йөриләр, саклык кылырга кирәк икән!
Бу кадәрле дә көтелмәгән нәрсәләр хакында ишетү мине бөтенләй дә бетереп ташлады, утырып елыйсы гына калды. Бәндәләрнең мескенлеге, коралсыз вә көчсез булулары тагын да олы кайгыларга салды, үземне түгел, башкаларны кызганып еларга әзер идем. Тик сер бирәсе килми. Сихерче икән, хәтта кызы гына саналса да, асылда бер-бер хикмәтләрне белмиме дип сорау бирергә теләдем. Әмма куркуданмы телем ябышкан, авызым бикләнгән иде.
— Нәрсә дисең?
Камиләнең авырттырып кына әйтеп куюы ярады тагын, миңа да көч керде, сүз капкасын бикләгән иреннәрнең йозаклары ватылып:
— Бер дә алардан котылу җае юкмыни? — дияргә ашыктым.
— Нигә булмасын ди? Бик бар... Әни әйтә...
Сөйли генә башлаган иде, сүзеннән бүлдереп, каршысына теге куркаклар килеп басты. Гамил белән Айдар өченче берәүнен киң җилкәләре артына качып кына йодрык селкиләр. Ә теге күсәк, билләренә таянган хәлдә:
— Бар, бар, әниеңә кайтып әйт...— дип үрти бирде.
Бу кеше Җиһангир иде. Моңа тулысынча ышанычым булмаса да, кыланышы һәм катылана төшкән тавышы үзен танырга ярдәм итте. Камилә белән артыгын бәхәсләшеп тормастан, ул миңа таба борылды һәм:
— Нишләтте бу сине, сихерче кызы? — дип хәлемне белешүдән исәнләшеп күрешүен башлап җибәрде.
— Белмим... Берни дә түгел...
— Алай димә! Бик яхшы аңлыйм. Курыкма син аннан. Әгәр дә зыян ясап, зәхмәтен китерә калса, үземә генә әйт. Тиз акылга утыртырмын!
Җиһангир шул рәвешле күкрәк каккан арада Камилә, банкасын тотып, безнең яннан таю ягын карады. Иптәшләрем миңа таба борылып баскан, кызның аяк суытуын сизенми иделәр. Күреп торсам да әләкләргә теләмәдем. Ничек кинәт пәйда булса, Камилә шул рәвешле юкка да чыкты, якты көндә эреде диярсең.
Бераздан без, дүрт иптәш, болытлы салкын көннән соң кояш чыгып үсемлекләрне ничек балкытып җибәрсә, шулай иркенәеп, әлеге дә баягы каен бүрәнәләр өстендә арка җылыга идек. Үзенә бүләккә дип китергән кармакларны күргәч, Җиһангир бөтенләй дә йомшарып, куанычын яшерә алмыйча, мине мактауда булды:
— Ну шәп тә дус инде үзең, Алмаз! Бер дигәне! Әллә кайчан хыялланып йөри идем. Каян белдең! Нәкъ мин яраткан төстә бит калкавычлары да...
Үземә кыенрак булып китте. Иптәшләремнән Айдарны да аның сүзләре туйдыра башлаган икән, сүзгә катышырга ашыкты:
— Әйдәгез балыкка төшәбез! Бүген яхшы каба торган көн инде, әйе бит!
— Кайдан белдең?
Гамил аптырабрак аңа карады, соравын кабатлады:
— Кайдан белдең, дим!
— Әнә Камилә дә тоткан бит...
Иптәшләрем сәер күз карашларын аңа төбәгәч, мин дә ярдәмгә ашыктым:
— Тоткан... Тоткан шул!
Әллә каушадым, әллә башка сәбәптән, моңарчы күрелмәгән хәл, телем тотлыгып алды. Дусларымның сәер күз карашлары инде үземне үтәли чыктылар.
— Күрдем бит, банкысында иде,— дип акланырга ашыктым.— Кызылканатлар, берсе-берсе беләк озынлыгы!
— Бакалар, диген!
Җиһангир мыскыллы гына итеп көлгәндәй итте. Әмма аның кыланышына игътибар бирмәдем, сүзләренә генә ачуым кабарды, кире какмыйча калдыра алмадым:
— Бакалар түгел, балыклар иде!
Сүзгә катышудан читләшеп өлгергән Айдар да әйткәннәремне куәтләде. Тик Җиһангир гына йөрәккә шом йөгертте:
— Кояш авышмыйча төштем юк, егетләр! Теләсәгез нишләгез! Су анасының тозагына кабасым юк! Сихерче кызы да юктан гына йөрмәгәндер! Котыртып куйгандыр үзен...
Тукайны укыганым булганлыктан, Су анасының гына ниндилеген бик яхшы күз алдыма китерә идем. Шунда укытучымның дәрес аңлатканда әйткән сүзләре исемә төште дә:
— Юк сүз, ялган,— дип кырт кистем.— Әкияткә ышандыгызмы?
Әле яңа гына үзем белән булып узган вакыйганы бөтенләй үк хәтеремнән чыгарып ташларга өлгергәнмен. Авыз оясыннан сүз кошы чыгып очуга, акылым кушланып, ник әйттем икән дигән хәсрәтем йөрәгемә ябышты, аяк бармакларымнан алып колак очына кадәр кызардым булса кирәк. Иптәшләрем тагын да исләре киткән сурәттә күзләре белән иңем-буемны үлчәделәр.
— Ярар,— дип нәтиҗә чыгарды Җиһангир.— Шәһәр малае, белеп сөйләми! Күргән нәрсәсе түгелдер. Яле, Гамил, культура-агарту эшләрен башлап җибәр. Бер кыйссаңны тәвәккәллә, сабак биреп үт шәкерткә, белемсез калмасын!

V
Җиһангир ни әйтсә, шул икән: әмер итүе булды, Гамил телгә дә килде. Беренче сүзләре авыр гына чыкса да, ике-өч җөмләдән соң ул ихластан үз иркенә безне буйсындырды. Инде мең мәртәбәләр ишетеп тә, мең дә беренчесеннән хәтта Айдар белән Җиһангир да баш тартмадылар, анысын сөйлә, монысына да туктал дип көч бирделәр, үртәп тә алгаладылар. Мин үзем хәйран идем, билләһи! Ишеткән нәрсәләрмени?
— Син «юк» дисең, ә мин әйтәм: бар! Нинди генә әле, ниндие генә.— Гамил кулларына ирек биреп, каршысында хәрәкәтләр белән хәйран зур түгәрәк ясады. Әмма Айдар сүзеннән бүлдерде:
— Албастыны сөйләмә, Албасты кирәкми әлегә! Су анасын, Су анасын, дим!
«Катнашма!» дигәндәй, Җиһангир кысылып өлгергән Айдарга төртеп алды, тегенең теле киселде. Гамил, тын алырга өлгереп, сүз айгырына көч бирде:
— Су анасымы, Су анасы шундый да мәлгунь икән ул, үзе гел дә адәм кыяфәтенә керә ала ди. Аны сихерчеләр су төбеннән чакырып чыгаралар да яшь балаларны батырып үтерергә әмер бирәләр икән. Карачкы да карачкы, Су анасы да шулай карачкы инде менә. Үзенең аяклары артка таба карап тора икән, элпәле ди. Ә күкрәкләре инде тезләренә кадәр асылынган. Менә болай! — Гамил ихласланып вә илһамланып китеп, куллары белән тубыкларына кадәр төшеп күрсәтте. Минем өчен болар яңалык булса да, Айдар катышмый кала алмады:
— Үзең тезгә кадәр, дисең, әмма җиргә кадәр асылындырып күрсәтәсең, булмаганны!
— Нәрсә, күргәнең бармы әллә?
— Күрмәстән сөйләмәс идем... Күрдем шул!
— Әбиеңә кайтып сөйлә, күргәнсең ди менә, көтеп тор!
— Үзең күрмәгәч тә, кешенекенә катышма, яме! Күптән булды ул. Төштем су буена шулай иртәнчәк. Карыйм: яр кырында берсе чәчләрен тараштырып утыра, алтын тарагы да бар иде. Кояшта ялтырый инде менә сиңа. Каттым да калдым.
— Сөйләп утырма юкны! Әкият...
— Тыңларга ирек бир әле! — Җиһангир шунда Айдарның касыгына ару гына төртеп куйды.
— Нәрсә һаман мине каезлыйсың? Әнә Гамилгә төрт, ул алдалап утыра бит! — Айдар канәгать түгел иде. Әмма аның шунда тынып калуы Гамилнең телен чишеп җибәрде. Инде хикәясе ахырына кадәр сүз дилбегәсен үз кулыннан ычкындырмады. Мең дә беренче тапкыр тыңлап та ышанып җитмәгән, әллә ышанудан узган Айдарның күзләре барыбызныкыннан да яктырак ялтырый иде. Юкка батыр кебек кылана ахыры ул, курка торгандыр әле! Шуның өчен Гамилгә каршы төшәдер, сөйләтмәскә маташтыра, серен бирмәскә тырышадыр!
— Ә беләсезме, Су анасын тотып була икән! Әти сөйләде! — Җиһангир да, Айдар да Гамилдән мондый сүзне беренче ишетүләре иде булса кирәк, көтмәгәндә авызлары ачылып, иреннәре салынып төште.
— Булмас ла, кит аннан!
— Кая китим!
Җиһангирның Гамилгә сөйләр өчен куәт бирүе, берсе икенчесен аңламаган кебек кыланулары көлке дә, җайсыз да иде. Мин дә сорау ташларга кирәк таптым:
— Ничек тоталар?
— Нәрсә, берегезнең дә ишеткәне юк идемени? — Гамил һаваланып китте. Менә хәзер: «Нәрсә бирәсез, сөйлим!» — дип шарт куйса, барыбызны да ыштансыз калдыра инде.
Юк, Гамил алай эшләмәде. Үртәп торуны кирәк санамыйча, белгәнен җәеп салырга ашыкты. Ул сөйләде, аның саен Айдарның күзләре тынычлыгын югалтты, Җиһангир исә, батыраеп, беләкләрендәге мускулларын тоткалап-тоткалап алды. Әгәр дә менә шунда Су анасы күренсә, ул аны тотып алачак һәм харап итеп ташлаячак иде. Әмма җае гына килмәде.
— Әти сөйләгәннән генә, малайлар, әти сөйләгәннән генә,— дип аклангалап алды Гамил.— Сере бар икән аның, белеп эшләсәң, борчаны да дагаларга мөмкин ди. Шулай бервакыт, элекке вакытларда инде, борынгы заманнарда
бер иргә Су анасы каршы чыккан да, тегене батырырга маташа ди бу. Юк ла инде. Ул кеше көтүче булган, имештер. Әллә баймы? Ярар, кем генә дә түгел, бер ир, бик белә торган кеше икән, бисмилласын әйтеп, эләктереп алган ди Су анасын. Ә-ә, теге качарга маташа икән. Әмма күкрәкләре алга салынып төшкәч, йөгерергә комачаулаган үзенә. Әгәр дә шунда аларны аркасына ташлап өлгергән булса, ат белән дә куып тоту мөмкин түгел ди. Ә бу абзый Су анасын чәчләреннән эләктереп тә алган, кыйный да башлаган. Әгәр дә чыбыркы яки камчы белән суксаң, ул зурая-үсә генә икән. Белеп кыйнаган бу. Чалбар каешын салып алган да берне суга икән, икене, өчне. Су анасы үкереп җыларга тотынган: «Җибәр мине, әгәр дә үз иркемә куйсаң, үзеңә дә, балаларыңа да, нәселеңә дә зыян китермәм, мәңге якын килмәм!» — дип әйтә икән. Ә ир юләр түгел ди. Нигә җибәрсен әле ул аны? Бер тоткач ычкындырсаң, тагын кайчан очрый әле сиңа?
— Шулай итеп, каеш белән суккалаган да ике чәч бөртеген өзеп алган. Су анасы тагын да хәтәррәк җылый башлаган. Үтенә икән бу: «Алма, бир миңа, алар сиңа бер дә бәхет китермәс, тынычлык та бирмәс!» — ди икән. Ә теге ир тыңламаган. Белә икән: әгәр дә ике чәч бөртеген алып калмасаң, Су анасы биргән сүзен оныта да бүтәннәргә зыян эшләвен, су кергәндә батырып үтерүләрен дәвам итә ди. Шуңа күрә басмадан барганда аска карарга ярамый. Күзләреңне күрсә, Су анасы үрелә дә тартып төшерә икән. Башың әйләнсә дә түзәргә, басманың аргы башына карарга кирәк.
— Теге ир ике бөртек чәчен өенә алып кайткан. Әмма Су анасы да артыннан килгән. Ничек тә алдаларга-ялганларга уйлый үзе. Ике чәч бөртеген кире аласы бар бит. Әмма ир бирешми, үтенүләре-ялынуларына колак та салмый. Су анасы кайта бирә ияреп.
— Коръән эченә салып куярга кирәк икән ул, аның чәчләрен, дигәнем. Йортта, һәммә кешедә Коръән булу шуның өчен дә бик кирәк бит. Изге китап, тынычлык саклап, Аллаһы тәгаләнең барлыгын хәтта җен-шайтан ишеләргә дә белдереп тора. Коръән булган йортка алар керә алмый, керсәләр дә зыян ясарга көчләре җитми ди. Ул-бу кыла калсалар, суга икән ул аларга. «Әгузебилләһи!» сүзен әйтүгә, җеннәр ничек янып юкка чыксалар, Коръәнне күрүгә — шулай хәлсезләнәләр икән.
— Шуннан бу кеше теге Су анасының чәчләрен, өенә алып кайтып, Коръән эченә салып куйган, һичкемгә кагылырга кушмаган. Су анасы нишләсен, адәм сурәтенә кергән дә, боларга хезмәтче булып ялланган. Бер көн яши бу аларда, ике көн, өч, дүрт... Бер ай, аннан бер ел үтеп киткән. Бик тырыш икән үзе. Хуҗаның ышанычын яулау өчен нинди генә авыр хезмәтләрне дә башкара ди. Тирес түгәргә кушса, аны да эшли, җир сөрдерсә, сука да тартып йөри бу. Әмма ирне алдый алмый. Ике чәч бөртеген урлап кына качар иде, Коръәнгә якын килергә курка. Үрелә калса, кулы пешә, йөзе карала. Шулай да түзә, җай эзли. Балаларын карый, хатыны тирәсендә бөтерелә. Уе гына барып чыкмый.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Сихерче Кызы - 2
  • Parts
  • Сихерче Кызы - 1
    Total number of words is 4491
    Total number of unique words is 2220
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Сихерче Кызы - 2
    Total number of words is 4431
    Total number of unique words is 2153
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Сихерче Кызы - 3
    Total number of words is 1105
    Total number of unique words is 731
    46.3 of words are in the 2000 most common words
    61.4 of words are in the 5000 most common words
    67.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.