Latin

«ШТГ Планы»

Total number of words is 3195
Total number of unique words is 1784
36.3 of words are in the 2000 most common words
50.9 of words are in the 5000 most common words
58.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
«ШТГ планы»н белмәгән кеше юк. XX гасырның башында бөек юл алдында торган Ленин бабай, караңгы Рәсәйне яктыртырга хыялланып, «ГОЭЛРО планы»н төзегәч, электр уты безнең салага да әмерекәннәр айга менгән елны килеп җитте һәм, кичәләребезне нурландыра алмау оятыннан, тагын да бер ел лампочкаларыбыз пыскып кына булса да яна алмыйча торды. Ул вакытларда авылыбыз карталары:
— Үз патшабыз булса, әллә кайчан күккә өрәкитә очыртып уйнаучы татар булыр идек инде,— дип, акрын-акрын сөйләштергәли, колаклары әлегә бик алай ук начар ишетмәү сәбәпле, әңгәмәдәшләре:
— Булыр-булыр, безгә урын шул Айда гына инде, монда — таррак!— диярәк өстәп куялар иде.
Еллар үтеп, догалары кабул булып, үз патшабызны сайлап куйдык. Ул да, рәхмәт яугыры, безнең өчен кайгыртып, «ШТГ планы»н игълан итте, ягъни 2000 нче елга һәр йортка, яшенә-картына газ кертергә, зәңгәр ягулык барчабызны җылытырга, ашатырга тиеш булып чыкты. Бу сөенеч белән күңелләре тулган ил халкы ул җәннәтнең ниндилеген күзалларга тотындылар:
— Утын әзерләп аптырыйсы түгел!— диделәр берәүләр.
— Газны баллон белән ташып гаҗизләнмәбез, үз юлы белән генә килеп торачак!— диде икенчеләр.
— Иртәннән кичкә кадәр кайнар коймак өстәлдә булачак!— диде малай-шалай.
— Бәлеш!— диделәр кызлар.
— Тиз генә булыр микән?— дип, ышанып ук җитмәделәр бабайлар.
— Без күрмәбез инде!— диде, күңелләренә Ахирәт сагышы кергән әбиләр.
Ә аларга ике меңенче елда һичшиксез бәхет иңәчәген радио, телевидение, гәҗит-журнал дәгъва һәм вәгъдә итеп торды.
Казан каласы булып, Казан каласының да Мирный бистәсенә газ дигәннәре бары тик галиҗәнап «үзгәртеп кору» заманында, сиксәненче еллар ахырында гына кергән иде. Бу галәмәтнең никадәр җәбер-җәфалы булуын һәркем үз башыннан кичерде. Акчаны, бер — дәүләткә илтеп түлисең, сызымын, планын, тагын әллә ниләрен эшләтәсең, аннан соң — тагын да мастерына, бригадирына, эшчесенә, эретеп ябыштыручысына, тотышып торучысына, кабул итүчесенә, кул куючысына һәм башкасына, аерым-аерым төреп, шулкадәр үк төртәсең. Башкача булмый. Ишарә ясыйлар, аңламасаң, адәм теленә күчереп, учларын сузып сорыйлар. Канәгатьләндерми мөмкин түгел. Тәртибе шулай куелган. Ансыз ярамый. Бер җиңел машиналык акчаң да, әгәр бар икән, сыер-сарыгың да, мәгәрем ки юк икән, ул вакытта авырракка туры килә инде, үлемтеккә дип җыйган акчаларың — һәммәсе дә кереп китә. Әле аларын да азсыначаклар. Ашаган сизенми, тураган белә! Ярый инде, Аллаһы риза булсын, бәндәләренә җитмәсә дә җитми икән ул акча дигәннәре!
— Сөен, газ кертеләчәк, шул җитмимени? Безнең эш — дөнья кадәр! Син генә түгел, бистәдә тагын ничә мең йорт. Һәммәсенә дә кирәкбез!— диләр.
Анысы — хак. Барчабызның да газ кертелгән йортта яшиселәребез килә. Әмма көненә бер генә хуҗалыкка зәңгәр ягулык торбаларын тоташтыралар икән шул! Чират зур, имеш! Ягъни, без — илле сигезенче. Тәртип саны буйлап киләселәр! Эшне майдан ук башлаганнар. Кимендә кыш уртасында газлы булачак икәнбез, диләр. Иртәрәк тә эшләргә ышандыралар. Әйтик, җәй уртасына...
Кыш үтә. Биргән сарык-сыерның бәрәнләп һәм бозаулап, алары үсеп өлгерерлек вакыт кичә. Бирелгән акча, ашаткан ризык, эчерткән аракы онытыла. «ШТГ планы» бәндәнең җилеген генә түгел, җанын суыра бирә. Афәрин президентның тагын да афәринрәк «зәңгәр планы» тагын да зәңгәррәк тоела башлый. Акрынлап бөтен дөнья зәңгәрләнергә тотына. Күк йөзе генә түгел, яңа шытып чыккан үләннәр дә, яфрак ярган агачлар да, күрше киленнәренең кара күзләре дә, хәтта президентның якты елмайган йөзе дә һәм бөтен дөньялык эче дә. Тик менә зәңгәр газның үзе генә күренми.
— Булдыклы кешеләр бар инде! Филүзәләр кыш буе газ ягып чыкты. Мунчаларына да керттергәннәр!
Хатыннары ирләрен шулай или, ирләре, хатыннарына үпкәләп, урамга чыгып китәләр. Күңел йомшарсынга «бер ярты»ны аударалар, «ШТГ планы»н ачуланалар.
— Каян уйлап чыгарганнар шул газлаштыруны? Моңа кадәр утынга ризалык итеп, күмер ягып яши идек ләбаса! Вәсвәсә кылып аптыратмаган булсалар, ни-нәрсә инде!..
Мин үзем дә боларның барысы аша уздым, бавырымны киптереп элдергәндәй иттеләр. Хәзер исемә төшерсәм, «ШТГ планы»ның никадәр олы җәфалар тудырганын шунда ук күңелемдә яңартам да, күзләрем яшьләнә, көнем сүрелә. Шулай да, алга китеп булса әйтим: «Газ өйгә килеп тора, моның кадәр рәхәтлекне кайчан күрер идем әле!»— дип, президентыбызның «ШТГ планы»на рәхмәт әйтеп, инде җанымны тынычландырырга ашыгам. Афәрин, безнең падишаһыбызга, дан булсын!
Ә чынлыкта бүтәнчә булырга да мөмкин иде бит! Газлаштыру документларын эшләткәч, тиешле бәясен илтеп түләгәч, чиратым килеп җиткәнче көттерсәләр-көттерсеннәр, әмма җилеккә үтмичә генә зәңгәр ягулыкка мичемне-плитәмне тоташтырып китсеннәр иде. Юк, бездә алай түгел. Төчкерек кенә түрә дә уч тутырып каерып акча алып калырга, хәләлне дә ришвәт белән хәрәмләштерергә тырыша. Әллә илдәге законнарыбыз дөрес түгел, әллә дөньялык шулай корылган?
Тагын җәй башында ук һәр өйгә таба урамны иңләтеп-бүлгәләтеп чокырлар казырга, канаулар сузарга куштылар. Үтеп-кичеп йөрерлек булмас хәл ясаттылар. Җәй узды. Көз җитте. Бүген-иртәгә дип йөгертеп, һәр төкергәннәренә ун бәясен җыеп, ахрыл-әмер, торбаларны күмдертеп куйдылар. Анда да кесә төплек күпме акча өмет итүләрен белдереп, бернинди яшереп тә торусыз, мастерлары да, бригадирлары да игълан кылды. Эретеп ябыштыручыларына кадәр өр-яңа, иң соңгы модель җиңел машиналарда гына килә, матур киемнәрен салып, эшнекен кия иделәр. Аларның төшкә кадәр шулай мәш килүләрен, чиратлап ашка алып сыйлатуларын, көненә сәгать ярым да эшләп аптырамауларын күреп, үземнең дә дөнья йөзендә һичкем түгеллегемне аңлый һәм тоя башладым.
Өченче кышка, шулай да, Аллаһының рәхмәте, йортыбызга газ ялганды. «ШТГ планы»н үтәүгә өлеш кертүем өчен куанып, иптәш президентыбызга чиксез зур рәхмәтле булып, бу җәфалардан котылуыма сөенеп аш та уздырдык, Коръән дә укыттык. Әмма зәңгәр ягулыкның күпме тотылуын санап баручы счетчикны куйдырмаганбыз икән шул. Газы ялганган булгач, монысын, имеш, бик тиз куялар, диләр.
Һәрбер эшнең үз тәртибе һәм җае барын кем белми...
Казанның шәһәр газ төзелеше оешмасына юнәлдем. Мондагы кабинетлар гына түгел, хәтта коридорлар да затлылык белән балкып тора иде. Киров урамы дип йөртелгән элеккеге вәсвәсәле «Печән базары» территориясенә урнашкан мәгърур бинага ишек ачып кергәндә үк юкка «йөрмимме икән әллә» диярәк шикләнергә мәҗбүр буласың. Әүвәле бу оешма әллә ни бай да түгел иде кебек.
Сөзеп кенә кертәләр, түргә дә, башка катларга да җибәрмиләр. Сакта торучы вахтерлар янында гына ике кечкенә тәрәзәнең берсендә гаризаңны калдырасың да, фәлән көннәрдән соң гына килеп, аларның таләбе буенча күпме бәя куелган, шулкадәр акчаңны почта бүлекчәсе аша исәп-хисап кенәгәләренә күчерәсең, кирәге булырга мөмкин саналган сметаларны, сызымнарны эшләтәсең. Бик җайлы. Әле һаман да бу тәртиптә калганнар.
Әмма мине санга алмадылар, демократия заманы диптер инде, теге ике кечкенә тәрәзәне борын төбемдә генә шапылдатып яптылар. Баш инженерларының үзенә шәхси керергә кирәклеген әйтеп, туры егерме дүртенче бүлмәгә җибәрделәр. Икенче кат беренчесеннән тынычрак иде.
Күрсәтелгән ишекне ачсам, бер мөлаем чибәр туташ каршы алды. Әллә инде оҗмахка килеп эләктемме дип кире чигендем. Бераздан кабат шакып кердем.
Һи, бик гади икән! Гаризаңны калдырасың да... Иртәгә аны баш инженерның рөхсәте белдерелгән имзасы белән кайтарып аласың, үз кулыңа тоттырачаклар. Ак якама буылган муенчак-галстугымны боргалап, тын юлына бераз бушлык бирдем. Пинжәк төймәләремне чиштем. Гаризамны берсүзсез алып калдылар, бик зурлап, ышандырып сөйләштеләр. Җәннәтнең хури кызы кебек күренгән сәркәтип туташ барысын да үзенең игътибарында тотачак һәм авырыксынмый эшләп бирәчәк икән.
Куанып кайтып киттем.
Минем кебек олы санга ирешә алмаган гади кешегә карата да газ төзелеше оемасында яхшы мөнәсәбәт урнашыр дип кем уйлаган? Менә ул демократия һәм капитализм нәрсәләр эшләтә! Социализмда каныбызны гына эчкәннәр икән! Әмерекәннәрне ачуланган була идек, имеш, негр-зәнкиләрне имеп яталар дип. Коммунистлар үзләренең халыкны борыннарыннан тартып йөрүләрен яшерер өчен генә гаепне империалистларга юри аударганнар түгелме? Хәерсезләр!..
Икенче көнне гаризам белән бүтән бүлмәгә озаттылар. Аннан, имза салып, сызымнарны Светлана Юрьевна исемле ханымнан алырга җибәрделәр. Ә ул мине, йа Хода, балкып каршы алды.
Берәр олы дәрәҗә иясе кеше белән бутыйлармы болар? Ничек шушылай әле бу?
Светлана Юрьевна дигәннәре калькулятор төймәләренә баскалый да башлады, санап та чыгарды:
— Сездән биш йөз рубля дә җитмеш сигез сум!
Мин һични аңлый алмадым. Нәрсә инде бу биш йөз рубля дә җитмеш сигез сум? Аны ничек аңларга?
— Бәлки биш йөз җитмеш сигез сум дип әйтергә уйлагансыздыр?
— Әйе, нәкъ шулай!— диде Светлана Юрьевна, сары чәчләрен артка кайтарып, сылу гәүдәсен уйнатып алып.— Биш йөз җитмеш рубля дә сигез сум!
Мин исә кесә янчыгымны чыгардым. Санап алдым. Андый акчаны әле дә кесәмә тыгып килгәнмен!
— Анысын төп бинада, кассага кертеп түләрсез! Ә монда — проектны эшләгән өчен дип белегез, миңа егерме сум калдырыгыз!
— Ничек тиеш, шулай булсын!— дидем. Светлана Юрьевнага «егерме»не калдырып, биш йөз җитмеш сигез сумны кассага илттем. Миннән эш узды. Газны күпме файдалануымны санап торырга счетчикны тиз арада куеп китәрләр дип ышандырдылар. Бик тә шат идем. Менә бит бөек капитализм, затлы демократия адәм баласының кадерен ничек арттыра! Мондый көннәрне дә күрәселәрем бар икән!
— Көт,— диделәр, рәхмәт яугыры. Атна-ун көн эчендә киләчәкләр һәм счетчикны тоташтырып та китәчәкләр. Бернинди хафалану, борчылып йөрү кирәкми. Торба кәкрешкәләренә дә, эшләячәк эшләре өчен дә түләдем. Акчаны алгач, озакка сузмыйлар инде алар. Бик яхшы. Бу инде, әйттем бит, сытык коммунизм гына түгел, алга киткән капитализм куанычы, җәмәгать! Һичбер кайгырып торасы түгел. Кем түләгән — шул хаклы, арттырып биш бәясен дә алмыйлар. Һәр адымнары исәпләнелгән, саналган.
Әмма минем бу куануларым берсе дә урынлы булып чыкмадылар. Апрель узды, май җитте. Әле кичә генә ап-ак булган дөнья эреп юкка чыкты, болыннар-агачлар ничә кат күлмәкләрен алыштырды. Ләйсән яңгырлар әллә кайчан килеп, туфракны күпертеп уздылар. Җылы кояш көн дә мәйданнар тотып, табигать нур эчендә рәхәтлек тапты. Бакчалар чәчәккә күмелделәр. Ходайның сайрар кошлары гүяки җәннәттән җиргә төштеләр, тургайлар җырына сандугачлар кушылды. Ташыган сулар ярларына кайтты. Яшел уҗым диңгезләр булып җилдә тибрәлә башлады. Җәй айларының иң сөйкемлесе июньгә кердек.
Ә счетчик куярга тиешле газчылар гына күренмәделәр. «Биргәннеке — Бирге тайда, алганныкы — Алтайда!»— дигәндәй, аптырагач, үзләрен эзләп киттем. «Техник бүлек» дигәннәренә килеп кердем. Кайчандыр кабаруы җитеп тә, инде шул сыйфатында катып калган бер абзый, чокынып утырган кәгазьләреннән күтәрелеп карамыйча гына:
— Алар килгән, сез өегездә булмагансыз!— дип, күзгә җай гына төтен җибәрде.
— Ни сөйлисез?— дидем, гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча.— Һичкемнең килгәне юк! Алдамагыз!
Бу адәм кызара белмәде. Мин генә, үземнең болай кискен һәм төгәл әйтә алуымнан, ялганчының арка чокырына басуымнан эсселе-суыклы булып киттем. Сүзгә абзыйның күрше өстәлендәге ханым кушылды. Монысы да ни сөйләсә, шуларны дөрес дип уйлаучы, кеше башын ничек тели шулай әйләндерә алучы иде.
— Сез Мастренконы күрдегезме соң, Валентин Ивановичны?
— Нинди мастерны?
Болар бер-берсенә карашып куйдылар, көлешеп алдылар. Ханым, кәефе шактый күтәрелеп, инде тәмам елмаеп һәм гүяки үз итеп:
— Сез «Зорге – 31»гә бардыгыз! Мастренко Валентин Ивановичны табыгыз! Килешенегез! Ул нәрсә дисә, шул булыр!— диде.
— Зорге урамы 31 нче йортмы?
— Әйе-әйе!— дип озаттылар. Мин исә:
— Сез бит әйткән идегез, килерләр, куярлар, көтегез дигән идегез! Нигә алдан ук ничек тиешен белдермәдегез?— дип, сөйләнә-сөйләнә чыгып китәргә мәҗбүр булдым.
Җәйнең эссе шәһәр һавасы тәнгә сагыз булып сыланды. Бер килгәч инде дип ниятләдем һәм Светлана Юрьевнага да кердем.
— Счетчик куярга смета-сызымнар эшләргә иткән идегез, күрим әле, ничек булды икән?
— Кем буласыз?..— сары ханымның сары карашы баштан аяккача узды, арык гәүдәсе белән папкалар ягына сыгылды.— Кем дисез әле?.. Ә, шулаймы! Менә планыгыз!.. Юк икән, әлегә әзер түгел!
— Ничек инде?
— Менә шулай!
— Сез бит әзерләп бирербез дип әйткән идегез. Акчасын түләдем. Кулыгызга егерме сумны да бирдем...
Соңгысын ник әйттем, хәзер сөйләшеп тә тормаячак!
— Ул егерме сумны хәзер акча дип, бирдем дип әйтеп торасы да түгел!
Ачуланды, әмма исе дә китмәгән кыяфәт чыгарды, бар, йөрмә монда диярәк ишарә генә ясады, ишеккә чигенгәнемдә шулай да карары артымнан куып тотты:
— Җомга көнне Мастренко үзе килә. Кулына наряд белән бергә тоттырып җибәрермен!
Бу сүзләрен ишетү тәмам сөендерде, ышанычым артты.
— Миңа Зорге урамы 31 нче йортка барыргамы соң?
— Үзегезгә карагыз!— диде ханым, исе дә китмичә.— Барсагыз да ярый, бармасагыз да була! Җомга көнне наряд белән планны кулына тоттырачакмын, анысы өчен борчылмагыз!
— Алайса, киләсе атна башында килеп, счетчик куячаклар инде?
— Әйе, нәкъ шулай!
— Рәхмәт сезгә!
Мин, сөенеп, кайтырга чыктым. Эссе кояшның ягымлы нурлары иртәннән су, елга буена чакыра, коенырга әйди иде...
Көткәннеке — авыр, килгәннеке — ерак, диләрме? Нәкъ шулай булды. Бер атна түгел, икенчесе дә үтеп китте. Мин тагын теге 24 нче бүлмәнең ишеген шакыдым.
— Килерләр, көтегез, дигән идегез!
— Кемне?
Аңлатып бирдем. «Наряд» дигәннәре һаман да папка тулып ята икән. Мастренконың уена да, хисабына да кереп карамагандыр инде.
— Без бит сезгә, барыгыз, сөйләшегез, килешегез, дип әйттек. Кайгыртыгыз, артыннан йөрегез!
— Юк, көтәргә генә куштыгыз, атна башында килеп, счетчик куеп китәрләр, өегездә булыгыз, дидегез!
Минем сүзләремә исләре дә китмәде, тегесе-монысы үзара караштылар да көлешеп кенә куйдылар. Арадан берсе:
— Сезгә кирәк, безгә түгел!— диде.
Гарьләнеп чыгып киттем һәм «Зорге – 31»гә юл алдым. Шәһәрнең икенче почмагында иде. Эзләп таптым. Сагызлы һава муеннардан тир булып акты, йөк машиналарының тузаны йөзгә саз булып ягылды. Мин килеп кергәндә бер төркем пенсионер әби-бабайлар очрадылар, шундый ук эш белән йөри иделәр. Бер ишектән чыгалар, икенчесенә барып керәләр, аннан тагын кире күренәләр. Зарлары һаман да бер:
— Йөрмәгез, көзгәчә булмас, диләр! Акчасы да түләнгән, болардан гына тора!
Мин ишектәге язудан «Валентин Иванович» дигәннәрен укыдым һәм аның кабул итү бүлмәсенә дип уздым. Әмма анда тагын бер ишек иде. Анысына «Начальник» дигән язулы такта эленгән. Шуны ачмакчы идем, аннан ярым шәрәләнгән кызгылт күмәч төсле бер ханым килеп чыкты. Өстемнән гүяки таптап кына узды да, көзге алдына килеп тукталды, үзен көязләгән каз төсле әле муенын сузып, әле кулларын күтәргәләп, кофта һәм итәкләрен тарткалап төзәтенде, ясанды. Тагын да харапрак әллә кем кыяфәтенә кереп өлгермәсен бу диярәк, теге «Начальник» такталы ишекне ачып, эчке якка уза бардым. Зур һәм озын өстәлнең аргы башында бер адәм кызарынып-бүртенеп, аракылы-аракысыз шешәләр һәм стаканнар янында утыра иде. Ашына кара таракан булып төштем, ахрысы. Шулай да кулымны сузып исәнләштем. Ул да кабул итте.
— Менә эштән соң бераз ял итеп алырга уйладык әле!— диде. Айнык иде үзе, рәхмәт төшкере.
— Ярый торган эш!— дигән булдым, сүземне озынга сузмыйча.— Счетчик куйдыртасым бар иде. Акчасы да түләнгән. Мартта-апрельдә үк! Хәзер июль җитә. Һаман килә алмыйсыз!
Мин инде былтыргы атның билен быел сындырып маташканымны әйтеп тормадым.
— Шулай шул, эш күп, эш!— Валентин Ивановичның шушы сүзләрен ишетеп, хәленә керми дә ярамады. Аңладым. Шулай да үземнекен дә бөгеп өлгердем. Ул ахырда: — Ярар, шушы атнаның чәршәмбесенә,— диде.— Ә юк, җомга, юк-юк, дүшәмбе, киләсе атнага, көтегез!— дип, өстәлендәге календаре сәхифәсенә эре хәрефләр белән язып та куйды.— Онытмас өчен! Иртәгә бригадир һәм мастерга җиткерермен!
Рәхмәтемне әйтеп, моңа тәмам ышанып, аңа олы эшләрендә комачаулап йөрүемә оялып, тиз генә чыгып китү җаен карадым. Ә шушы Мастренко янында ул арада каяндыр икенче бер кеше пәйда булган, өстәле кырыена узарга өлгергән иде. Дөрес, әйе, хезмәттәше икән! Аракы бүлешә башладылар.
Инде бу юлы да мин куанып кайтып киттем. Счетчик шушы көннәрдә куелачак иде. Ул хатын сөенде, ул бала-чага, күрше-тирә, карт-коры. Хәтта этебез Граф та йомшак кына, ялагайланып кына өрә башлады. Көннәр ямьләнделәр, яшәве дә рәхәт кебек тоела башлады. Бөтен дөнья шатлык белән тулган иде. Әмма ышандырылган газчылар килмәделәр. Бүген-иртәгә күренмәсләрме дип көтә-көтә гарык булгач, тагын да атна-ун көн узгач, Мастренко Валентин Иванович дигән бәдбәхет, хайванның ишеген кактым. Түренә уздым:
— Ә мин көткән идем. Өстәл ясатып, аш-су әзерләтеп,— дидем. Ни өчен йөрүемне исенә төшердем. Мөмкин кадәрле мөлаем булырга тырыштым.
— Карбид беткән иде,— диде ул, йөрмә әле башымны катырып дигән сыман әйтем.— Хәзер кем ике йөз тәңкәгә счетчик куйдыра инде?
— Ничек ике йөз генә булсын? Менә, биш йөз дә фәлән, квитанцияне карый аласыз!— шунда портфелемнән кәгазьләр чыгарып, алдына китереп салдым. Ул мыгырданып куйды. Беләм, бик беләм, ришвәт таләп итүе. Әмма сизмәмешкә сабышам. Намусны аны бер атлап китсәң, икенчесендә үк хәрәмгә өйрәнеп аласың.
Кызып китүем өчен гафу үтендем.
— Сез дә аңлагыз!— диде ул, күзләремә туры карарга теләмичә.— Югарыдан, Шәймиев шулай куша! Счетчиклар куюны октябрьгәчә туктатып торырга, ди!
Бу сүзенең дөрес булуына ышанасым килмәде. Мастренко — хохул йөзле, ярым татар, ярым урыс характерлы, авыр аңлаешлы адәм шул. Әмма миңа көтмәгәндә сүз бирде:
— Ә мин сезгә счетчикны куйдыртам! Дүшәмбе көтегез!
Тагын сөенеп кайтып киттем. Көннәрнең эсселеге хәтта чиста ак күлмәкне дә тәнгә ябыштыра, Казан тузанының исе тамакка утыра иде. Ялга чыккан кешемен, берәү булса, диңгезгә китәр иде. Минем ише фәкыйрь адәм Идел буена төшепме арка кыздырырга булса да вакыт табар иде. Әмма әфәндегезгә берсе дә тәтемәде. Вәгъдәләшкән дүшәмбе дә җитеп, үтеп тә китте. Мин тагын Мастренконы күрергә, чираттагы ялганын тыңларга юнәлдем. Әмма ишеге бу юлы бикле иде. Аны ялда, Анталия комлыкларында аунарга китеп барды, диделәр. Ике айсыз күренмәячәк икән!
Кулларым асылынып төште. Нәрсә эшләргә дә белмичә, коридор буйлап атладым. Бу вакытта берәрсе нишләп йөрүем белән кызыксынып туктатса, ул бер гаепсезне дә әйләндереп җибәрәсе идем. Әмма миндә һичкемнең эше булмады. Карыйм — «Начальник урынбасары Лукоянов Александр Дмитриевич» дип язылган ишек ачылыбрак тора. Анда ике кеше сөйләшеп утыралар.
Кердем.
— Кем кирәк иде?— диләр.
Ә мин әйтәм:
— Валентин Иванович Мастренко счетчик куярбыз дип әйткән иде, килүче-куючы газчылар булмады. Бөтен нәрсә дә әзер, диварларга кирәкле тишекләрен дә ясадык. Нигәдер күренмәделәр.
— Ничек алай?— димәсенме бу адәм, тәмам борчулы кыяфәттә кәгазьләрен актарып.— Мин әмер биргән идем бит! Куйдык, диделәр.
— Бәлки адресны бутаганнардыр?
— Кайсы әле?
— Мелитополь урамы.
— Ә улмы? Иртәгә көтегез!
— Юри генә әйтмисезме?
— Ике сөйләшү юк!— Лукоянов адресымны каядыр язып куйды.— Шушы «наряд»ны кулларына бүген үк тоттырам. Иртәгә килерләр!
Мин ышанмадым. Ышанмый кая барасың:
— Ярар, көтеп карарбыз!— дидем дә чыгып киттем. Әмма мыгырдый бирдем: «Мондагыларның бер сүзенә дә ышанмыйм инде мин хәзер!»
Август башының эсселеге шәһәр урамнарындагы тузанлы тонык газоннарда чикерткәләр биетте. Асфальт юллар кайнар таба булып тәмам кызганнар, чатный ук башлаганнар. Күктән тамчы да яңгыр бөртеге тамарга уйламый, болытның әсәре дә юк.
Мине өйдәгеләр тагын да бу юлы мыскыллап каршы алдылар:
— Алдалап кайтардылармы?
— Бигрәк җебек инде син, борыныңнан тартып йөртәләр!
— Булдыра алмыйсыңмы?
Бу мыскыллауларга түзеп тору мөмкин түгел иде. Берәү булса, дөньясын урталай кисәр иде дә «дүрт ягым кыйбла» дип чыгып та китәр иде. Мин исә сабыр итәргә булдым. «Эһе-һеһе!— дип уйлап куйдым.— Дуслар, әгәр дә мондый хәлләрне күрсәләр, бозык күңелне яктыртырга, кискәләнгән җанны савыктырырга тырышыр, йомшак сүзләрен кызганмый юатыр иделәр!»
Көн эш белән кайнашып үтте дә китте. Икенче көнне газчылар килеренә ышанычым юк иде. Иртәннән шулай ук ике кулымда да эш булды. Әмма каршыбызга бер олы машина килеп туктамасынмы!
— Кемгә монда счетчик куясы?
— Ул безгә иде!
— Беләбез! Күрсәт!
Егетләр сүзләрен коры тоттылар, эшләрен дә озакка сузар кебек түгел иделәр. Шартын туры китереп әзерләнгән барлык әйберләрне карадылар да:
— Монда сезнең торба кәкрешкәләре юк икән!— дип нәтиҗә чыгардылар.
— Нигә?— дидем.— Акчасын түләгән идем, анда бәясен алып калдылар бугай!— Мин аларның тел төбен аңламаган кебек икеләнгәндәй сөйләгәч, бу форсаттан файдалану ягын карадылар.
— Юк, анысы кермәгән!
— Алай икән...— дидем, тәмам борчылып.— Үзегез белән юкмы соң? Хакын да түләр идем.
Ул кәкрешкә аларда, төзелгән «смета»сына кергәч һәм акчасы түләнгәч, бар инде, анысы! Икеләнеп аптырыйсы түгел!
— Юк!— диде мыеклысы. Күренеп тора, татар егете инде ул, әмма урысча сукалагандай әйтә.
— Нишләргә икән? Бәлки эзләп карарсыз, ә?
— Белмим инде...— Сүзгә икенчесе, гәүдәгә тазарагы кушылды.— Бәлки бардыр да...
«Әһә,— дип уйладым мин,— болар хәйләли. Акчаны чумырып сорарга маташалар!»
— Күпме тора соң ул? Бәясен әйтәм!
Бу сүзләремне ишеткәч, күзләренә, кулларына, йөзләренә җан керде. Газ көйләүче өч адәм, берсеннән икенчесе остарак зат, үзара карашып алдылар.
— Базарда уналты тәңкә!— диде татар йөзлесе.
— Ә мин очсызгарак та күргән идем,— дияргә туры килде.— Сезнең кибеттә алтыдан саталар.
— Ярар алайса, шулай эшләрсең!— диделәр.
— Ничек?
— Алып кайт, килеп куярбыз!
— Нигә алай?
— Менә шулай!
Сөйли белсәң — сүз, белмәсәң — имгәк! Алар китәргә җыендылар. Болай гына җибәрергә ярамый иде.
— Мин бит яз буе, җәй буе көттем. Юк инде, егетләр, куегыз да, акчасын түләрмен!
— Җәмгысы йөз чамасы булыр!— диделәр газчылар, оялып та тормастан, күзгә туры карап.
— Ярар,— дидем.— Бирермен!
— Әйдәгез, егетләр!
Шулай әмер бирелде, алар эшкә дә керештеләр. Үзләрендә кирәкле барча детальләре дә бар икән, кәкрешкәсе дә, башкасы да... Ябыштырдылар, счетчикны куйдылар. Ашарга да кереп торасы итмәделәр. Ярты сәгатьтә эшләрен бетереп, коралларын җыештырдылар.
Йөз тәңкәмне түләдем. «Жәлке штули!» Чәйгә дә кабат дәшеп карадым. Ә алар:
— Рәхмәт йөзеннән нәрсә?— диделәр.
Бер «ярты»ны чыгарып тоттырдым. Артыгыннан баш тарттылар. Эчем тулы куаныч, күңелдә — гауга, акылым — хәйран итүдә, зиһенемне вәсвәсә баскан иде. Алар китеп бардылар, мин, озатып, артларыннан хәерле юллар теләп озатып калдым. «ШТГ планы» халыкны шушы рәвешле сөендерүен дәвам итте.
Җир шарында континентлар бар, илләр! Аларның һәркайсында сәясәт, күз уңында торган максат алга сөрелә һәм шул илләрнең эчендә, олы булсыннар, кечкенә, барыбер, тулы кан белән аерым империяләр яши. Ил-көндә аларның эше юк! Бу империяләрдә дә үз сәясәтләре, икътисади максатлары, кагыйдәләре чәчәк ата, аерым кануннары бар. Аларны һәр әһеле-эшчесе белеп тора һәм шулай булырга тиеш дип кабул итә. Илләр таркалалар, президентлары алышына, ул империяләрнең исемнәре генә үзгәрә. Берара тәртип кергән шикелле тоелса да, озак та үтми, кагыйдәләре, максатлары, сәясәтләре — барчасы да элеккеге кысаларына кайта, чөнки кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре һаман да искечә кала бирә. Сыналган кагыйдәләр буыннан-буынга тапшырыла, тагын хикмәтлерәк итеп яңартыла барыла. Бөек «ШТГ планы» да халыкны әлегәчә сөендерә бирә.
Сентябрь-октябрь, 1999.
You have read 1 text from Tatar literature.