Latin

Шигырьләр - Шәүкәт Галиев

Total number of words is 226
Total number of unique words is 179
52.4 of words are in the 2000 most common words
61.2 of words are in the 5000 most common words
65.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Сабантуйда җыңелгән малай Җилкенеп чыкты уртага, Үзе дә белми нидән — Ахры мәйданга ашкыну Җитмеш бабадан калган. Карыйлар җиде яшлеккә Көрәшче итеп зурлап, Алды ул ипләп сөлгене, Бик оста гына урап. Уйламый кем алдында да Һич артка чигәрмен дип, Ышанып, көч тоеп чыккан Әлбәттә җиңәрмен дип. Аңа каршы баскан малай Озынрак шул бер башка, Үзең ега алмасаң да, Тырыш син егылмаска. Җиңү телиләр дус-ишләр, Тирә-күршегә чаклы; Дәрт биреп тора тавышлар - Танышлар аның яклы. Әмма көрәш — көрәш инде, Җиңгәннәр өскә чыга, Көчленеке замана дип Әйткән дөрескә чыга... ...Мәйданга беренче керде, Беренче бирешүе, Горур атлап чыгып килә, Сизелми килешүе. Җиңелү гарлеген бүген Йегетләрчә җиңәчәк. Аһ итәр әле Сабантуй, Котлар аны киләчәк!






Дуслык балы Дустым миңа алып килгән Күчтәнәчкә «Башкорт балы», Янәшәгә мин дә куям — Җыйган татар бал кортлары. Гәрәбәдәй якты икән, Икесе дә татлы икән: Синең бал да кәттә икән, Минем бал да яхшы икән! Кысташабыз алмаш-тилмәш, Макташабыз алмаш-тилмәш, Очрашабыз алмаш-тилмәш — Бик күңелле дустың килгәч! Кыр-болыннар янәшәләр, Гөл-чәчәкләр янәшәдер, Бал кортлары әрле-бирле Шәт кунакка йөрешәләр? Син дип, мин дип бүлешергә Гөл илендә чикләр юк бит, Касәләре көнгә ачык, Гел дә ачык — бикләр юк бит. Синең балкорт, минем чәчәк Күптән инде кушылгандыр, Синең көйме, минем җырмы — Җан уртаклык шушындадыр? «Сезнең бал шәп!», «Сезнеке!»— дип, Макташыйк без бергә килеп, Туганнарча йөрик шулай, Сезгә барып, безгә килеп. Бозылмый да, картаймый да Безнең татар-башкорт балы — Гәрәбәдәй якты булсын, Мәңге булсын дуслык балы!
You have read 1 text from Tatar literature.